Тема: Җөмләнең
тиңдәш кисәкләре
Максат.
Укучыларның тиңдәш кисәкләр турындагы белемнәрен системалаштыру һәм яңа
мәгълүматлар белән баету; тиңдәш кисәкләрне куллана белү күнекмәләрен үстерү; танып-белү
активлыкларын, бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү өстендә эшләү; туган җиргә
мәхәббәт, аның белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Дәрес
тибы: Яңа теманы өйрәнү дәресе
Дәресне
җиһазлау: компьютер (слайдлар); Г.Тукай рәсеме;
карточкалар; магнитофон; Г.Тукайның “Туган авыл” шигыренең аудиоязмасы,
дәреслек.
Алымнар:
дәреслек белән эшләү, техник чаралардан файдалану,
үзара ярдәмләшү.
Дәрес
барышы
I.Уку
эшчәнлеген мотивлаштыру
-
исәнләшү
-
кәеф сорашу
Әйдәгез,
барыбыз да матур итеп басып, кулга кул тотынышыйк, бер – беребезгә елмайыйк та
зур итеп кояш ясыйк, куллардан –кулларга җылылык, күңелдән – күңелгә рәхәтлек
йөгерде, йөзләргә якты нур булып елмаю сирпелде. Менә шушы җылылык, рәхәтлек
көн буена җитәрлек көч бирә дә инде. Әйдәгез, матур итеп урыннарга утырыгыз!
-
Барыгызга да эшлекле кәеф теләп, дәресне башлыйбыз. Укучылар, дәрестә актив
булырсыз, булган белемнәрегезне күрсәтерсез дигән өметтә калам һәм үз
фикерләрегезне раслап, курыкмыйча әйтерсез, дип ышанам.
2. Кинезиологик күнегү башкару
“Үкчәләрне
бөкләү"
Фикер
формалаштыру һәм бәян итү өчен җаваплы баш мие участогы эшкә кушыла, иҗади сәләтләр активлаша.
Күнегү утырган хәлдә башкарыла. Уң аяк тубык сөяген сул аякның тезенә куябыз. Кул
белән мускулларның киеренке урыннарын табабыз һәм, аларны тотып, бөклибез һәм
табанны тигезлибез. Башка аяк өчен кабатлыйбыз.
II.
Актуальләштерү.
Тырышкан
табар,
ташка кадак кагар. (слайд)
- Укучылар,
әйдәгез бу җөмләне тикшереп карыйк эле. Төре буенча бу нинди җөмлә? (гади,
җәенке, ике составлы хикәя җөмлә). Ә хәзер җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерик
(бергәләп тикшерү).
III. Яңа белем һәм күнекмәләр бирү
- Игътибар
итсәгез, монда бер үк сорауга җавап биргән сүзләр бар. Без аларны ничек
атыйбыз? (тиңдәш кисәкләр). Рус теле дәресендә өйрәнмәдегезме? Анда ничек
атала? (Однородные члены предложения). Бүгенге дәрескә нинди уку максаты
куярбыз? (тиңдәш кисәкләрне өйрәнү, аларның җөмләдәге үзенчәлекләрен белү).
а)
мөстәкыйль эш.
Хәзер мин сезгә
карточкалар бирәм. Анда шигырь юлларыннан җөмләләр бирелгән. Игътибар белән
укып, тиңдәш кисәкләрне табабыз. Асларына тиешле җөмлә кисәге итеп сызабыз.
1.Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.
2. Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.
3. Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!
4. Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан
карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим,— инде мин
кайда барыйм?»
5. Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә
йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
6.Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
7.Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
(Тикшерү, нәтиҗә ясату. Иптәше белмәсә, ярдәм итү.)
-
Димәк, җөмләнең төрле кисәкләре дә тиңдәшләнеп килә ала икән. Шигырьләр кайсы
авторныкы? (Г.Тукай)
-
Әйе, дөрес, Г.Тукай. Тукай үзенең туган авылын чиксез яраткан һәм үзенең
хисләрен шигъри юлларга салган. Менә, укучылар, безнең авыл да нәкъ
шигырьдәгечә, тау башына салынган. (слайд ачыла) Безнең авылда белем йорты
булган мәктәп бар. Безнең авылдан атаклы адвокат Яхина Зөбәйдә апагыз чыккан. Укучылар,
Габдулла Тукайның “Туган авыл” шигыренә көй дә язылган бит әле. Кайсы композитор
көй язган аңа?
-
Алмаз Монасыйпов көй язган аңа. Әйдәгез әле бергәләп җырлап та карыйк. (1
строфасы җырлана)
б) сөйләм үстерүгә бирем
- Укучылар, ә сез
үзегезнең туган җирегез турында ниләр беләсез икән. Ә хәзер “Туган авылым”
дигән темага кечкенә генә хикәя төзик һәм анда тиңдәш кисәкләр дә булсын.
- Укучылар, сезгә
сорау: тиңдәш кисәкләрнең сөйләмдә нинди әһәмияте бар? Тиңдәш кисәкле җөмлә
белән әйтелгән фикерне тиңдәш кисәкләрдән башка гына биреп булмыймы?
Чагыштыру
өчен җөмләләр бирелә (слайд).
Каникул
вакытында Каникул вакытында алар ямь-
алар ямь-яшел
болын- яшел болыннарда ял иттеләр.
нарда, ямьле су
буйларында, Каникул вакытында алар ямь-
җиләкле урман
аланнарында ле су буйларында ял иттеләр.
ял
иттеләр. Каникул вакытында алар җи-
ләкле урман аланнарында ял
иттеләр.
(Укучыларның
фикере тыңлана)
Физкультминут
IV.
Ныгыту
1.Дәреслек буенча
эш. 381 нче күнегүне эшләү. Составы ягыннан тиңдәш кисәкләр нинди була икән?
(җыйнак, җәенке).
2.Карточка өстендә
эш. (шәхси универсал уку эшчәнлеге).
А) Бирелгән
җөмләләргә тиңдәш кисәкләр өстәп язарга.
1.Безнең бакчада
ак, ... чәчәкләр үсә.
2. Мин Казан, ...
шәһәрләрендә булдым.
3. Кунаклар татар
милли ашларын: бәлешне, ... яратып ашыйлар.
4.7 нче сыйныф
укучылары төрле конкурсларда катнашалар, ... .
Б) Күпнокталар
урынына тиешле тыныш билгеләрен куялар.
1.Бу
– гүзәл як.
Монда һәрбер сукмак...
Һәрбер
почмак изге... ягымлы.
Мин
дөньяның һичбер урынына да
Алыштырмам
туган ягымны.
(С.Уральский)
2.
Бар да якын миңа: урман... кырлар...
Миләш
куаклары... зелпеләр.
Әллә
инде артык сагынганга,
Һич
китмиләр яннан черкиләр. (Ә.Ер.)
3.
Әй газиз җир! Синең чәчәкләрең...
Чыклы
иртәң... тыныч кичләрең.
Сиңа
булсын җырым... мәхәббәтем...
Батырлыгым...
көчле хисләрем. (Ш.М.)
Нәтиҗә
ясала. Нинди тыныш билгеләре куела, тиңдәш кисәкләр ничек бәйләнә? (өтерләр,
санау интонациясе).
V.
Дәресне йомгаклау.
Өй эше:
1.
Кагыйдәләрне кабатларга, тиңдәш кисәкләр моделен төзеп куярга.
2.Әдәби
әсәрләрдән тиңдәш кисәкләр булган 4-5 җөмлә язып алырга.
Рефлексия.
Укытучы: Менә
безнең дәрес ахырына якынлашты. Бу дәрестә ничек эшләгәнегезне бәяләгез әле,
зинһар.
Укытучы: Эшләрегездән
канәгатьме? «Җөмләнең тиңдәш кисәкләре» темасы буенча материалны ничек
үзләштергәнегезне бәяләгез. Моның өчен бер тамганы сайлагыз:
! -
аңладым һәм бүтәннәргә аңлата алам.
? -
нигездә аңладым, ләкин ниндидер ышанмау бар.
- аңламадым, тагын бер кат кабатларга
кирәк.
Укытучы: Сез
барыгыз да тәкъдим ителгән биремнәрне яхшы башкардыгыз. Яңа очрашуларга кадәр!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.