Әбиемнең күңел сандыгы(Әдәби-музыкаль кичә)

Предпросмотр материала:

                  Әбиемнең күңел сандыгы  (Әдәби-музыкаль кичә)

Айгөл: Бүген без сөйгән халкыбызның күңел бизәкләре, йолалары, уеннары, гореф-гадәтләре белән танышырбыз.

 

        Хәтердән курыкма син!

        Үткәнеңне онытма син!

        Бел син ерак бабайларның,

        Ничек итеп көн иткәнен.

        Нинди уйлар, нинди моңнар,

        Безгә калдырып киткәнен.

 

Айгөл: (шигырьне укыганнан соң иптәш кызын чакыра).  Кер әле, кер.

Ясминә: (керә). Нигә чакырдың?

Айгөл: : Әти-әни өйдә юк. Ә әбием әхирәтләренә утырмага китте. Әйдә, аулак  өйгә кызлар чакырабыз!

Ясминә: Әйдә. Кемнәрне чакырыйк икән?

Айгөл: Үзебезнең урам кызларының барысын да чакырыйк. Кызлааар...эйдэгез аулак өйгә килегез.

Бераздан кызлар керә башлый-барысы да милли киемнән: Магнитофон  язмасында “Галиябану”, ”Авыл көе” уйнатыла.

Эби(кайтып керә). Нинди моңлы көй  ишетелә дисәм, үзебезнең кызлар куакка килгән икән.

Айгөл: Әбием, кайтып та җиттеңмени? Ахирәтләреңә  утырмага барам дигән идең бит? Зинһар, ачуланма инде, кызларны аулак өйгә чакырган идем.

 Эби. Ярар, ярар, мин сезгә комачуламам, почмак якта гына утырырмын. Ә сез уйнагыз, көлегез. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар...Без дә шулай өйгә җыела  торган идек. Егетләр килеп, күңел күтәреп китәләр  иде. Ул  уйнаган  уеннар, җырлаган җырлар!..Исәбе-хисабы юк иде.

Айгөл: Әбекәй, үзегез уйнаган уеннарны безгә дә өйрәт әле.

(Ерактан гармун тавышы ишетелә).

 Эби. Гармун тавышы түгелме соң бу? Ходаем,егетләрегез  килә бугай. (Кызлар, урыннарыннан  сикереп торып, төзәтенәләр. Егетләр җырлап керәләр,исәнләшәләр).

-Исәнлек-саулыкмы. кызлар?Әссәламегаләйкем, әби!

Кызлар, әби - Вәгаләйкемәссәлам!

Эби. И, балалар, килүегез бик әйбәт булды әле. Сезгэ кичке уен вакытында егетләр белән уйный торган уеныбызны өйрәтим эле.

 (Чума үрдәк,чума каз”уены уйнала)-Мэктэпкэчэ әзерлек төркеме чакырыла

Чума үрдәк, чума каз,Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне  ярата шул, ярата,Тирән күлне ярата шул, ярата,

Айдар үзенә иптәш эзли,Белмим, кемне ошата?

Алияне ошата шул, ошата,Алияне ошата шул, ошата. (Җыр кабатлана, исемнәре үзгәртелә)

 Эби.  Без бит җырлап-уйнап кына утырмый идек, табышмаклар да әйтешә иде.

Айгөл:  Әйдәгез, табышмак әйтешәбез.

Мич башында комган, авызын-борынын йомган.(Мәче)

Ак  күлмәк  кигән, башы түшәмгә тигән. (Мич)

Баш йөз баш,бер койрык.(Чират.)

Җанлы җансызны кыйный, Җансыз  кычкырып елый.(Барабан)

Айгөл:  Ә без мәкальләр дә беләбез.

- Агач-җимеше белән, кеше эше  белән.

-  Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

- Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.

-  Тырышкан –табар, ташка кадак кагар.

-  Эш сөйгәнне  ил сөяр.

- Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

-Калган эшкә кар ява.

 Эби: Бигрәк булдыклы егетләр, уңган   кызлар икәнсез. Булдырдыгыз бит.

  Ходай сезгә шатлыклы көннәр, озын гомерләр бирсен!

Без яшь чакларда бик күп санамышлар да белә идек.

- Әлчи, бәлчи,               Саесканның                  Җепсез орчык,

Әни күлмәк үлчи.                            койрыгы                       чәүкә, чыпчык.

Үлчи торгач,                            Саный китсәң -             Кара балчык,         

җитмәде.                                  Унике.                           Син кал, бу чык! 

Кисә торгач,                            Сыңар аяк,

бетмәде.                                   сыңар чык.

Чәүкә, чыпчык, син кал,          син калып тор,

бу чык.                                     Ә син чык!

Эби. Безнең заманда аулак өйләр, күңел  ачу кичәләре генә  түгел иде, сандыкка бирнәләр әзерли идек. Менэ минем дэ сандыгым бар.

Әдилә: - Әбиләрнең сандыгында

           Сакланмый ниләр генә.

           Әйдәгез, сорыйк үзеннән

           Ачып күрсәтсен безгә.

Әби: - Әйе, минем дә серле сандыгым бар. Сандыкта буыннан-буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдәгез алайса, бергәләп ачып карыйк, нәрсәләр бар икән анда. (Әби сандыктан сөлге чыгара). Бу беләсезме Казан сөлгесе. Әбиләребез үзләре тукып эшләгәннәр. Кайсы гына егетнең иңенә ятмаган да, нинди генә батырларга бүләк булмаган бу сөлге!.

Зәлия: - Сөртенсәң - сөлге кирәк,

            Көрәшсәң - сөлге кирәк,

            Батырларга Сабан туйда

            Бирелгән сөлге бүләк!

 Әби: - Карагыз әле, балалар, ничек балкып тора бу сөлге. Туку станогында тукылган сөлгеләрне халкыбызда ничек дип йөрткәннәр әле?

Балалар: - «Кызыл башлы» сөлге дип.

Әби: - Ә менә минем үзем чиккән сөлге. Бу сөлгеләр ничек чигелгән?

Айгөл Бу сөлгеләр, ашъяулыклар

            Тамбур белән чигелгән

            Әллә инде чын чәчәкләр,

            Өсләренә сибелгән.

Әби: - И балалар, сезнең яшь чагыгыз үзе чәчәк кебек бит.

Эби: Монысы “күкрәкчә”дип атала. Беренчедән, ул бизәнү әйбере, икенчедән, хатын- кызның күкрәген ят күзләрдән саклаган. Бала имезгән  вакытта да бик уңайлы булган. Бирнәгә дип бик күп күкрәкчә әзерли торган идек тә кияүнең туганнарына бүләк итә идек.

 Эби: Менә монысы алъяпкыч. Татар кызларының алъяпкычлары канатлы булырга тиеш. Чиккән алъяпкычлар зифа буйлы кызларга  бигрәк тә килешеп тора.

Лея: Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә

Матур лалә чәчәк төшкән

Бик ошады уземә

 Эби: Бала итәкле күлмәк  тә татар кызларының  милли киеме. Итәкләре  никадәр күп  булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын  чит- ят күзләрдән саклый.

Инсаф - Әби, синең монда кызлар өчен генә. Ә малайлар өчен бернәрсә дә юкмыни?

Әби: - Бар, бар, улым. Менә бу нәрсә, балалар, - түбәтәй.

Эби: (бер малайның  башына  кидерә) Карагыз әле, ничек килешә.

Камиль: -

 

 

 

Әби:  – Алайса, әйдәгез, “Түбәтәй” уенын уйныйбыз.(Зурлар төркемен чакырабыз)

        Түбәтәеңне кигәнсең,                        Түп-түп түбәтәй,

Ераклардан килгәнсең.                     Төбәтәең укалы.

Төскә матурлыгың белән                  Чиккән матур түбәтәең

Шаккаттырыйм дигәнсең.                 Менә кемдә тукталды.

 

Түбәтәй кемдә туктала, шул бала җәза үти

Эби:- Бу нэрсэ, балалар, - калфак.

Калфак  чигү  һәм тегү бигрәк тә зур осталык таләп итә. Менә бу чуклы калфакны  үзем   чигеп  кидем. Ак  сәйлән  белән  күпертеп  эшләнә ул.

Ясминә: - Калфагымның матурлыгын

Һәммәсе дә күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән кыз ул-

Татар кызы, дисеннәр.

Ясминә: Җыр «Кәләпүшем, калфагым».

Эби: Мендәр тышларын да бик тырышып чигә идек. Каты күзле, яман күңелле кешеләрнең күзләре шушы матур чигешле мендәрләргә төшә дә хатын – кызларга күз тими. Карагыз әле, никадәр хезмәт, күңел җылысы салынган бу бизәкләргә!

Эби: Тагын бер табышмак эйтим эле. Башы- мунчала, койрыгы-сүс. (Җавабын таба алмыйлар)-И, балалар, сез таба  алмассыз шул  аның җавабын.  Чабата ул. Элек  әтиләр чабата үреп бирәләр иде. Төшеп калмасын өчен, артына киндерә, сүс бау да тагалар. Ә яз, көз көннәрендә, пычрак кермәсен өчен  табанына  шакмак кагып, күтәртмә ясый торганнар иде

       Эби: (Сандык тартмасыннан чиккән кулъяулыкка төрелгән йөзек ала.) Бу йөзек – әбиемнән калган истәлек. Мин аны бик кадерләп саклыйм. Аулак өйгә җыелгач, шушы йөзек белән “йөзек салыш” уйный торган идек.

      Айгөл: Әбекәйләр, безгә дә өйрәтегез әле шушы уенны.

       Эби. Әйдәгез, барыгыз да тезелешеп утырыгыз, учларыгызны тотыгыз. Мин сезгә йөзек салам. Йөзек кемдә икәнне сизсәгез, аңа берәр “җәза” бирәбез. (Йөзек сала) Йөзек кемдә, сикереп чык.

      Уйнаучылар. Йөзек – Инсафта. Нишләтәбез Инсафны? Икенче төрккем җавап бирэ

Уйнаучылар. “Биетик!”, “Җырлатыйк!” диешәләр.

      Инсаф:  Рөхсәт итсәгез, мин шигырь сөйләр идем.

                                                                       

“Мин-татар малае”

Чатнатып сөйләшәм

Үз ана телемдә.

Оялмыйм, курыкмыйм,-

Мин бит үз илемдә!

Башымда –чигүле,

Каюлы түбәтәй.

Догалар укырга өйрәтә дәү әтәй.

Тәүфыйклы булырга

Кирәген беләм мин.

Чын татар малае

Йөрәгем белән мин!

 Йозек салыш дэвам итэ. Йозек бер малайга чыга. Барысы: нишлэтэбез.

Мөхэммәд:

 

 

Вильдан:

 Юк, мин табышмак эйтэм.

Сырлы-сырлы, сырлы ул.

Безнен белэн жырлый ул,

биетэ дэ, жырлата да,

Кунелле ул, монлы ул.

 Я, нэрсэ ул, эйтеп карагыз.

Барысы: гармун

Эби: (сандыктан  тальян  гармун ала) Бусы  бабагыз  истәлеге. Сугышка киткәндә: ”Мин кайтканчы берәүгә  дә  бирмә, саклап тот”, - дигән  иде. Үзе генә  әйләнеп кайта алмады шул. Күрше Гаффар  бабагыз белән ярышып  уйныйлар иде...

 

Айгөл: Рэхмэт,эбием! Серле сандыгында бик куп эйберлэр бар икэн.

Әби: - Әйе, балалар, сандыкның серләре күп әле. Без бүген әби-бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңарттык. Уйнадык-көлдек, җырладык-биедек. Бергәләп күңел ачтык. Мәңге сүнмәс безнең Милли сәнгатебез, һаман шулай балкып, чәчәк атып торыр.

Җыр «Матур булсын»

 Син дэ жырла батыр егет, син дэ жырла, матур кыз.

Матур булсын, матур булсын, матур булсын бу тормыш.

Без дэ тормыш кояш кебек, яктыра торган саен

Якты булсын, якты булсын, якты булсын кон саен.

Илебезнен халыклары тыныч тормыш коралар

Тыныч булсын, тыныч булсын, тыныч булсын доньялар.

Әби :

Рәхмәт, рәхмәт барыгызга

Күңелле ял иттердегез.

Яшь чакларны искә төшереп

Йөрәкләрне җилкеттегез.

 

 Кыз: Кызлар, егетләр! Уйнадык та, җырладык та,

биедек тә! Әйдәгез кайтыйк инде.

Әбиемнең күңел сандыгы(Әдәби-музыкаль кичә)

  • DOCX

Файл будет скачан в формате:

  • DOCX

Автор материала

Закирова Айгуль Хакимулловна

Воспитатель

  • На сайте: 3 года и 11 месяцев
  • Всего просмотров: 1289
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 5
  • 1289
    просмотров
  • 5
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Айгуль Хакимулловна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~60

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: