Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Инфоурок География Научные работыӘмирхан Еникинең "Кем җырлады?" хикәясендә психологизм.

Әмирхан Еникинең "Кем җырлады?" хикәясендә психологизм.

библиотека
материалов

Казан шәһәре Идел буе районы

136 нчы рус-татар урта белем бирү мәктәбе








Каюм Насыйри исемендәге XVI

регионара яшьләр фәнни-тикшеренү укулары


Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?”

хикәясендә психологизм











Язды:

туган тел һәм

әдәбияты укытучыcы

Шәмсетдинова Г.Р.






Казан, 2019

Кереш


Классик әдипләребезнең реалистик традицияләрен дәвам итүче дип, иң элек, Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники исемен атыйбыз. Чөнки аның хикәя-повестьлары тормышчан, сәнгатьчә югарылыкта языла.

Ә. Еникинең үзенә генә хас аерым дөньясы бар. Әдәби детальләр, психологизмның форма һәм алымнары ягыннан өйрәнү язучы иҗатын бербөтен карарга мөмкинлек бирә. Аның әсәрләрендә вакыйгалардан бигрәк шул вакыйгалар тудырган кичерешләр кадерлерәк. Персонажларның уй-кичерешләрен тасвирлауда Ә. Еникигә тиңдәш әдип юктыр, мөгаен.

Хикәя остасы буларак, Ә. Еники безнең әдәбиятыбызны, барыннан да элек, психологик хикәяләр белән баетты. Ул чын мәгънәсендә татар әдәбиятының горурлыгы. Аның иҗаты башка язучылар иҗатыннан нык аерылып тора. Әсәрләрендә кешеләрнең язмышы, борчу-кайгылары, көнкүрешләре генә сурәтләнеп калмый, ә аның бөтен эчке дөньясы, уй-фикерләре, хисләр нигезе чагыла.

Фәнни эшебезнең максаты – Ә. Еникинең “Кем җырлады” хикәясендәге психологизмны өйрәнү. Максаттан чыгып түбәндәге бурычлар билгеләнде:

1. Әдәби әсәрдә сурәтләнгән дөнья, психологизм төшенчәсен теоретик нигезләү.

2. “Кем җырлады” хикәясендәге психологизмны өйрәнү.

Эшебез ике бүлектән тора:

Беренче бүлек – “Әдәби әсәрдә сурәтләнгән дөнья. Психологизм”.

Икенче бүлек – “Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?” хикәясендә психологизм”.




Беренче бүлек

Әдәби әсәрдә психологизм


Әдәби әсәрдә аерым бер сыйфат – психологизм бар. Язучы аерым кеше образларын тудырганда, ул кешегә бәйләнешле вакыйгаларны биреп кенә калмый, әлеге образның эчке дөньясына, күңел түренә керә, аның рухын, эчке халәтен психологик яктан анализлый.

Психологизм – ул геройның эчке дөньясын әдәби әсәр детальләре аша сурәтләү һәм ачыклау дигән сүз. Моңа геройның уйлары, борчылулары, теләкләре, эмоциональ халәте һәм башкалар керә. Бу сурәтләү төгәл һәм тирән булуы белән аерылып тора.

Әдәбиятта психологизмның ике төп алымы бар:

1. Психологик анализ – III заттан кешеләрнең эчке дөньясын, уй-кичерешләрен, халәтен аңлатып бирү.

2. Үзанализ – кешенең эчке дөньясын I заттан ачу. Әсәр эчендә бу алым эчке монолог, үз-үзең белән сөйләшү, уйлану төсендә бирелә.

Беренче форманы психологик сурәтләүнең туры, ә икенчесен кыек формасы дип билгелибез. Кыек формада без геройның эчке дөньясын психологик халәтнең тышкы билгеләре аша беләбез.

III заттан сөйләү кыска вакыт аралыгында булган хис-

кичерешләрне сөйләргә ярдәм итә. Шулай ук бу рәвешле берьюлы берничә геройның хис-кичерешләрен ачарга мөмкин.

Психологизмда әдәби деталь булып портрет, пейзаж тора. Алар эчке дөньяны сурәтләү өчен кулланыла.

Соңгысы – дәшми калу – автор аерым бер моментта геройның эчке кичерешләре турында әйтми калдыра, уйланырга мәҗбүр итә.




Икенче бүлек

Ә. Еникинең «Кем җырлады?” хикәясендә психологизм


Ә. Еники хикәя жанрын үстерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Аның хикәяләренең үзәгендә кешенең рухи дөньясын, хис-кичерешләрен, тормыштагы кыйммәтләргә мөнәсәбәтен сурәтләү тора, төп проблемалар булып намус һәм бурыч, яшәү һәм үлем куела.

Ә. Еникинең хикәяләрендә психологик сурәтләүнең төрле формаларын очратырга мөмкин.

Әдипнең сугыштан соң язылган “Кем җырлады?” (1956) хикәясенә тукталыйк. Биредә сюжетны яшәү-үлем каршылыгы барлыкка китерә. Әсәрнең темасы – сугыш; яшәү һәм үлем. Көзге төндә җимерек станциядә ике кара каршы эшелон тора. “...еракка күз ташласаң, сугыш барган якта, кайдадыр офык артында ук, күк чите буйлап сызылган кандай кызыл шәүлә тибрәнә. Караңгы төн. Станциядә ялгыз землянка калкып тора. Әйләнә-тирә морҗа эчедәй кап-кара. Ике кап-кара паравоз тора”. Әсәрдә яралылар төялгән эшелонның туктап торуы, бер станциядән узып китү вакыйгасы сурәтләнә.

Язучы хикәянең хис сызыгында яралы солдат һәм аның сөйгән кызы Таһирәнең хисләренә бәя бирә. Димәк, бу очракта ике эшелонның төнге разъезда очрашулары – психологик анализ ясау өчен бер фон гына, язучының бурычы исә – ике яшь йөрәкнең авыр да, газаплы да, татлы да хисләрен бирү, геройларның эчке дөньясына психологик анализ ясау.

Ә. Еники алты-җиде җөмлә белән, әдәби детальләр аша, сугыш чоры картинасын безнең алга бастыра да куя.

Әсәрдә пейзажның ике функциясе дә бик уңышлы кулланылган. Беренчедән, пейзаж вакыйга урынын күрсәтә, икенчедән, әсәр персонажларының рухи халәтен күрсәтү өчен хезмәт итә. Психологик пейзажга мисал итеп әсәрдән түбәндәге юлларны китерергә мөмкин: “Кинәт җил исте, биек нарат, эре яңгыр тамчыларын җиргә коеп, салмак кына башын чайкады. Күктәге салынкы соры болытлар, кемгәдер юл ачкандай, икегә аерылдылар... Нарат төбендәге кабер өсте, әйтерсең, егетнең җирдә калган, үлмәгән һәм мәңге үлмәячәк якты хыяллары белән кинәт нурланып балкыды”.

Хикәянең эчтәлегенә якынрак килик. Фронттан тылга кайтучы поездда лейтенант татар егете ята. Ә каршы яктан, фронтка бара торган составтан, бер кыз татарча матур итеп җырлый. Һәм яралы егет ничектер үзенә таныш тавыш белән җырланган көйгә, моңга таң калып, газапларын онытып, туган якларын искә төшереп рухлана, савыгуын хис иткәндәй була. Кинәт кенә аның тәненә куәт кергән кебек була. Янындагы һичкемне, һичнәрсәне сизмәс егет җырны ишетә, аңлый. Ләкин аның тәнендә гангрена башланган. Егет шушы җыр тәэсирендә хыял дөньясына чума: “Аның хәтта тәне, һавада йөзгәндәй җиңеләеп калды, акылы ничектер бердәй яктырып китте, сизгерлеге искиткеч үткенләште”, – ди автор. Җыр аның күңеленә ике хатирә алып килә. Аның берсе – чуп-чуар чәчәкле болын. Егет үзен шунда хис итә. Йомшак җил кибеп яткан покосларның исен китерә кебек тоела. Икенчесе – өйләре, әнисе. Ул “тәрәзә пәрдәләрен төшереп йөри, тәрәзә төбендәге гөлләрнең кипкән яфракларын чүпләп-чүпләп ала, имеш”. Бу урында автор контраст куллана. Бер якта – шыксыз станция, караңгы төн, ыңгырашкан тавышлар, үлем дәһшәте. Икенче якта – чәчәкле болын, чапкан печән исе, егетнең әнисе, туган йортның тәрәзәләре. Әсәрнең шулай итеп эмоциональ көче арта. Ниһаять, алга таба егет үзен өченче төрле халәттә күрә: ул үзенең яраткан кызы – Таһирәсе белән очраша. Саташу психологизмның ярдәмче алымнарыннан саналган эчке монологның иң югары ноктасы.

Егеткә рәхәт булып китә. Үлем газабы менә нинди саташулы төш белән алышына: “Менә алар, тотынышкан хәлдә кулларын киң җәеп, таудан күтәреләләр һәм пар аккоштай елгалар, кырлар, урманнар өстеннән шул чиксез нур дөньясына очалар...” Без сизеп торабыз: егетнең соңгы сулышлары бу. Язучы бу урында бик оста эш иткән. Ул үлем газабын егетнең хыялый саташуы, татлы төше белән алыштырган. Шулай итеп, бу сюжетта үсеш-үзгәреш өлкәсе – яшәү һәм үлем арасындагы көрәш. Егетне туган җире, өе-әнисе һәм сөйгән яры яшәү ягына тарта. Автор фикере, идеясе кебек төгәлләштерсәк, кешене өч нәрсә: туган җир, өй-әни һәм мәхәббәт яшәтә.

Ә. Еникинең “Кем җырлады?” хикәясендә портрет сурәтләүгә зур урын бирелгән. Автор психологик портрет алымнарын куллана. Мәсәлән, “Кара янып кипкән иреннәрен хәлсез ялап куйды – эчәсе, бик эчәсе килә иде аның...” – дип автор егетнең эчке халәтен сурәтли.

Шулай ук Таһирәнең тавышына да бәя бирә: “Әмма аның иркен, матур, аз гына калынрак күкрәк тавышы төнге тирән тынлыкта бик ачык итеп ишетелә иде” , – дип өстәп куя. Шулай ук Ә. Еники иҗатында сурәтләнгән мәхәббәт һәм җыр-музыка да герой кичерешләрен күрсәткән әдәби детальләрне тулыландыра. Яшь лейтенант үлә. Ләкин ул бәхетле. Чөнки ул туган илен, сөйгәнен исенә төшерә, татар җырын ишетә, шуны тыңлап ләззәтләнә: “Татар җыры, Таһирә җыры, туган ил җыры... Аһ, моңнардан да кадерлерәк һәм ләззәтлерәк нәрсә булырга мөмкинме соң?!”

Ә.Еникинең хикәяләрендә лирик-психологик башлангыч сурәтләнгән дөнья детальләре – пейзаж, портрет элементларына салына. Портретның психологик төре, пейзажның кеше күңелен гәүдәләндерү функциясе алга алына.










Йомгак


Фәнни эшне башкарганда Әмирхан Еникинең “Кем җырлады?” хикәясендәге лирик-психологик башлангычны тикшереп, түбәндәге нәтиҗәләргә килдек..

Сурәтләнгән дөньяның әдәби деталь, пейзаж, портрет, психологизмнан торуы билгеләнде, психологизмга гомуми билгеләмә бирелде. Пейзаж вакыйгалар урынын һәм психологик халәтне күрсәтү функцияләрен үти дип каралды.

Психологизмның, үз чиратында, кайсы зат тарафыннан хикәяләнүеннән чыгып ике алымы күрсәтелде: I зат тарафыннан психологик анализ, III зат тарафыннан үзанализ функциясе.

Тикшерүләр нәтиҗәсендә әлеге хикәядә пейзаж, психологизмга зур әһәмият бирелүен күрдек. Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: хикәядә сурәтләнгән дөнья бик бай, тиешле дәрәҗәдә ачып бирелгән. Вакыйгалар агышы, персонажларның портретлары, аларның хис-тойгылары, уй-кичерешләре, борчулары бер-берсенә тыгыз үрелеп, бер-берсен баетып, зур сәнгать әсәре тудыруга зур өлеш керткән һәм кешеләрнең рухи сыйфатларын, эчке дөньяларын, характерларының психологик төсмерләрен ачык итеп күрсәтергә мөмкинлек бирә.

Хикәядә автор пейзаж, кеше портретын сурәтләгән вакытта тонык буяулардан файдалана (соры, күк һ. б. ), геройларын борчу-сагышлы, хәсрәтле, төшенкелеккә бирелгән, якыннары өчен кайгыручы итеп сурәтли. Шул ук вакытта алар яхшыга, якты киләчәккә өмет-ышаныч уты белән яналар.

Әсәрдә эчке монологның иң югары ноктасы булган саташу, төшләнү дә күзәтелә.

Сугыш шартларында кешеләрнең рухи дөньясы, үзенең шатлыгы һәм кайгылары белән нинди сынаулар кичерә – язучының төп максатларының берсе менә шул.

Кем җырлады” хикәясендә язучы хис сызыгында яралы солдат һәм аның сөйгән кызы Таһирәнең хисләренә бәя бирә. Димәк, бу очракта ике эшелонның төнге разъезда очрашулары – психологик анализ ясау өчен бер фон гына, язучының бурычы исә – ике яшь йөрәкнең авыр да, газаплы да, татлы да хисләрен бирү, геройларның эчке дөньясына психологик анализ ясау. Ә. Еники алты-җиде җөмлә белән, әдәби детальләр аша, сугыш чоры картинасын безнең алга бастыра да куя.

Әсәрдә вакыйга-факт бик кечкенә. Эчтәлекләрен берничә җөмләгә сыйдырырга була. Төп игътибар геройларның эчке дөньясына, уйлану-икеләнүләренә, күңел кичерешләренә юнәлгән.. Әмирхан Еники чын мәгънәсендә психологик анализ остасы буларак, әсәрләрендә психологик тирәнлеккә ирешкән: тормыш- чынбарлыкны, вакыйганы геройлар күңеле аша үткәреп гәүдәләндергән, хисләр агышы рәвешендә биргән.

Кулланылган әдәбият исемлеге


1. Еники Ә. Н. Сайланма әсәрләр. III томда.— Казан: Татар. кит. нәшр. , 2000. – 415 б.

2. Гыйззәтуллина Н. Ә. Еники повестьларының сюжет-композиция үзенчәлекләре / Герой, стиль, осталык. – Казан: Татар. кит. нәшр. , 1972. – 191 -208 б.

3. Еники Ә. Н. Публицистик мәкаләләр / Кояш баер алдыннан. – Казан: Татар. кит. нәшр. , 1996. – 109 б.

4. Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма.– Казан: Мәгариф, 2004. - 104-108 б .

5. Халит Г. Таләпчән һәм эзләнүчән талант // Еники Ә. Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар. кит. нәшр. ,1970. – 5 б.


Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Учитель географии
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Проверен экспертом
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация научно-исследовательской работы студентов в соответствии с требованиями ФГОС»
Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Экономика и право: налоги и налогообложение»
Курс повышения квалификации «Экономика предприятия: оценка эффективности деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс повышения квалификации «История и философия науки в условиях реализации ФГОС ВО»
Курс повышения квалификации «Правовое регулирование рекламной и PR-деятельности»
Курс повышения квалификации «Разработка бизнес-плана и анализ инвестиционных проектов»
Курс повышения квалификации «Использование активных методов обучения в ВУЗе в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс профессиональной переподготовки «Разработка эффективной стратегии развития современного ВУЗа»
Курс повышения квалификации «Актуальные вопросы банковской деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Эксплуатация и обслуживание общего имущества многоквартирного дома»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.