Тема: Фатих
Әмирхан ”Кадерле минутлар” хикәясен өйрәнү.
Планлаштырылган
нәтиҗәләр:
Метапредмет: Әдәбият
тарихы, андагы үзгәрешләр белән даими кызыксыну тәрбияләү.
Предмет: XX йөз
башына хас булган иҗтимагый вакыйгалар һәм мәдәни күренешләр турында белешмә
бирү. Язучыларның әхлакый-фәлсәфи, әдәби-эстетик эзләнүләренең әдәбиятта
чагылышы белән таныштыру.
Шәхескә кагылышлы:
халкыбызның үткәненә, тарихына аңлы караш тәрбияләү.
Материал: Ф.Әмирханның “Кадерле минутлар”әсәренең
аудиоязмасына ссылка https://mybook.ru/author/mirhan-fatih/kaderle-minutlar/
Җиһазлау:
Фатих Әмирхан портреты, әсәрләреннән китап күргәзмәсе,
тест.
Дәрес барышы:
I.Мотивлаштыру-ориентлаштыру
1.Дәресне оештыру
Исәнләшү.Уңай
психологик халәт тудыру.
2. Актуальләштерү.
1)Укытучы укучыларга проблемалы сорау тудыра.
Слайдта
язучының портреты күрсәтелгән. (Слайд1)Укучылар, әйтегез әле, кемнең
портреты бирелгән? (Укучылар язучыны атыйлар). (Слайд2) Хәзер алдагы
слайдтагы язучының яшәгән елларына игътибар итегез әле. (Слайд 3) Аның
иҗаты кайсы чорга туры килә дип уйлыйсыз? (20 нче йөз башына). 20нче йөз башында
нинди вакыйгалар булган?(Тарих фәненнән өйрәнгән белемнәр искә төшерелә.)
3.Уку мәсьәләсен
кую.
Укытучы бүгенге
дәрестә XX йөз башында булган тарихи вакыйгалар, татар яшьләре һәм мәхәббәт
темасы белән танышачакларын һәм Ф.Әмирханның иҗатында чагылышы турында
сөйләшәчәкләрен әйтә.
II.Уку мәсьәләсен
өлешләп чишү
1.XX гасыр
башындагы тарихи вакыйгалар белән танышу.
1)Укытучы XX гасыр
башындагы тарихи вакыйгалар белән таныштыра.
Укытучы сүзе.
2.
Яңа теманы кабул итәргә әзерләү.
1)
Сүзлек белән эш. (Дөрес әйтелешне тыңлау,кабатлау,
тәрҗемә итү – башта үзләре уйлаганча, аннары дөреслеген слайдтан карап
тикшерәләр.)(Слайд 6)
Персне
– күзлек (очки)
Ихлассыз
– ышанычсыз (бескорыстно)
Тужурка
– костюм (верхняя одежда)
Исемле
карточка – визитка
Әфәнде
– господин
Кыйбла
як – көньяк (сторона ,куда обращаются взорами во время молитвы мусульманы)
Яман
– худо,плохо
Чәһрә-йөзендә
(на лице)
Нәфәсәт
– матурлык (красота)
2)Ф.Әмирханның “Кадерле минутлар”
әсәренең эзекләрен тыңлау.
3)Укытучы
сораулар ярдәмендә, укучыларның аңлавын тикшерә
1.Хикәянең
төп герое кем?
(Рашат)
2.Рашат уйлавынча,берничә мәхәббәт тарихын берләштергән бу хикәядә
кадерле минутлар ничәү
булган?
3.Ни өчен аларны “Кадерле минутлар” дип
атаганнар?
4.Беренче “кадерле минутлар”ның эчтәлеге нидән
гыйбарәт? 5.Икенче “
кадерле минутлар”ның эчтәлеге нидән
гыйбарәт? 6.Өченче
“кадерле минутлар”ның эчтәлеге нидән
гыйбарәт?
7. Милли әхлак,кеше рухы,мәхәббәт темасы аша язучы Фатих Әмирхан укучыларга
нәрсә турында җиткерергә уйлаган?
III. Рефлексия
1. Дәрестә нәрсә белүләрен һәм
нинди юллар белән ирешүләрен ачыклау.Укытучы, юнәлдерүче сораулар биреп,
укучылар белән әңгәмә оештыра.
-Бүген без дәрестә нәрсәләр
белдек? Аңа
нинди юллар белән ирештек?
2.Бәяләү.
Дәрестәге эшчәнлекләренә үзбәя бирү. Укучыларга, дәрестә катнашканнары
бәяләнеп, билгеләр куела.
3. Өй эше:
Ф.Әмирханның “Кадерле минутлар” әсәренең тулы вариантын
тыңларга.
ә)әсәр эчтәлеге
буенча диалог төзергә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.