Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / "Ә.Гаделне искә алу кичәсе"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

"Ә.Гаделне искә алу кичәсе"

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Балык Бистәсе муниципаль районы

3ур Мәшләк урта гомуми белем бирү мәктәбе











"Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең"

(Танылган татар шагыйре, кинодраматург, шагыйрь-публицист Әхмәт Гаделне искә алу кичәсе)

http://matbugat.ru/pics/news/news_6922.jpg























Башкарды: 1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вафина Валентина Ивановна



(Танылган татар шагыйре, кинодраматург, шагыйрь-публицист Әхмәт Гаделне искә алу кичәсе) Кичәдә Әхмәт Гаделнең улы Ихтияр Гаязов, Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артисты Мингол Галиев, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафин, Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин, журналист Мансур Сафин, "Авыл офыклары" газетасының хатлар бүлеге җитәкчесе Идрис Ахметов катнашты.

Kичәнең планы:

1.3ур Мәшләк авылы зыяратына күмелгән Ә.Гадел каберенә зыярат кылу.

2.3ур Мәшләк авылы мәчетендә Ә.Гадел рухына дога кылу.

3. "Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең"-искә алу кичәсе

Kичә барышы.

1 а.б. Җилле – буранлы , карлы – болытлы 1942нче елның 2нче февралендә Мамадыш төбәгендә ифрат матур исемле татар авылында – Ак чишмәдә – Әхмәт Мөхәммәтһади улы Гаязов дөньяга килә.

2 а.б. Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы Әхмәт Ак чишмә авылында яши. Көйгә,моңга күчкән чишмә тавышы, адашкан бураннар шәүләсе, яшерен серлелек бөтерчек Әхмәткә туган – як табигатеннән күчкәндер, мөгаен.

Ак чишмә, Әткәй уйный курайда , Әниемә шигырьләен уку

1 а.б. 1946нчы елда әтиләре Мөхәммәтһади армиядән кайткач, алар бөтен гаиләләре белән Саба районының Әбде урман хуҗалыгына күчәләр.

2 а.б. Гомумән, Әхмәтнең әтисе, урман белгече буларак, бер урыннан икенче урынга күчеп йөри, һәм Әхмәткә кечкенә яшеннән ук Татарстанның төрле районнарында яшәргә туры килә. Саба, Тәкәнеш, Алексеевск, Балык бистәсе районы булачак иҗатында тирән эз калдырган.

Авылым яңгырлары , Авылым шигырьләре укыла

1 а.б. 1959 нчы елда Балык бистәсе районы Котлы Бөкаш урта мәктәбен тәмамлый.Котлы Бөкәш урта мәктәбендә укыганда, сабакташы (куренекле шагыйрь) Равил Фәйзуллин белән ярыша-ярыша, рус телендә язган Әхмәт, дусты Равилдән урнәк алып, ана телендә шигырьләр иҗат итә башлый.

2а.б.Мәктәпне тәмамлагач, Лубян урманчылык техникумында махсус белем ала.

1962-1965елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтендә шашынып-шашынып үзенең каләмен сыный.

Хәрби газета редакциясендә солдат Әхмәтнең “Поиск” (Эзләнү) исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

( Туган ил Көз. Урман. шигырләре укыла)

1а.б. 1965нче елның ахырында хәрби бурычын үтәп туган якларына кайта һәм комсомол юлламасы белән Түбән Кама нефть-химия заводы төзелешенә эшкә китә. Түбән Камада ул тракторчы, төзелеш компрессоры механигы, газета хәбәрчесе вазифаларын башкара

2а.б 1966 нчы елда Балык бистәсе районының Шомырбаш авылында яшәгән әнисе янына кайта.Шомыртбаш сигезьеллык мәктәбендә немец теле укытучысы булып эшли.

.(Шомыртбаш урманнары. Туганнар )

1аб 1967-1972еллар арасында төрле төбәкләрдә Үзбәкстан өлкәсендә производство гимнастикасы инструторы, Тольяти шәһәрендә слесарь –монтажчы, аннан янә Түбән Камада тракторчы компрессочы вазифаларын башкара.

2.а.б. 1973нче елда гаиләсе белән Казанда төпләнә. Казан телевидениясендә-тәрҗемәче, Татарстанның республика халык иҗаты йортында ,Мәдәният министрлыгында методист булып эшли.

1977елда Әхмәт Гадел, читтән торып укып, Мәскәүдәге Максим Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. 1979нчы елдан СССР Язучылар союзы члены.

Балачагым ,Дуслык кояшы шигырьләре укыла

1а.б. Әхмәт аганың 1978елда Ташкентта “Чам” “Нарат “кырым татар телендә, 1982елда Казанда “Яшьлек урамы” 1985елда “Көмеш кылган җырлары” “Яшьлегем былбыллары” исемле китаплары дөнья күрә.

2а.б. 1983-1984нче елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры булып тора. “Әхмәт Гадел җир-су, нигез, туфрак, буыннар язмышыны багышланган әсәрләрендә көчле. Шагыйрь иркенләп яза, үзенең табигый хәләтенә кайта, әрнү-борчулары сине уйландыра, ул хисләр, синең хисләр, синең борчуларга әйләнә. Кыскасы, шагыйрь укучы алдында җанын ачып сала. Бер нәрсәне дә яшерми –дип Сибгат Хәким 1985нче елда ук язган иде Ә.Гаделнең “Яшьлегем былбыллары” исемле җыентыгына кереш сүздә.

1а.б.Әхмәт Гадел Сибгат Хәкимнең фатихасын алганнан соң, тагын да көчлерәк, җитдирәк иҗат итә башлый. 1990нче елда “Серле күпер”,1992нче елда”Дәрт”,

2000нче елда “ Йолдызлы чат”,2002нче елда “ Рух бәйрәме”

2003нче елда “Танылган болытлар “исемле китаплары исә Әхмәт Гаделне татар шигъриятендә үз йөзен тапкан, заман ритмын тоеп яшәгән, үзенчәлекле, шигъри алымнарга, сурәтле язу манерасына ия булган каләм остасы итеп таныта.

2А.б Шагыйрьнең дистәләрчә лирик шигырьләре Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан көйгә салына. Җырларының байтагына көйне автор Әхмәт Гадел үзе язган, үзе тудырган. (Исеме үк җырлап торган “Ак болытлар ага җырын Миңгол Галиев яратып башкара.)

Җыр Шәмсевәлиева Кадрия Күңелеңә авыр алмаӘхмәт Гадел сүзе

1а.б. Әхмәт ага кинодраматургия жанрында да актив иҗат итә. Аның сценарийлары буенча Татарстанның дистәләгән күренекле шәхесләре- Минтимер Шәймиев, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Гариф Ахунов, Мансур хәсәнов, Мәгъсүм Насыйбуллин һәм башка бик күпләр турында документаль фильмнар эшләнде. Шуны да онытмыйк: Әхмәт Гадел-беренче татар мультфильмы авторы, тәрҗемәче һәм редакторы.

2а.б.1984елда Ашхабадта, 1987елда Мәскәүдә узган Бөтенсоюз кинофестивальләрендә лауреат булган. 1992-1997нче елларда киноматография дәүләт комитетында,

1997-1999нчы елларда Язучылар рәисе урынбасары булып эшли. Шулай ук , тормышның төрле якларын яктыртан публицистик мәкаләләр, очерклар авторы буларак та Әхмәт ага безгә яхшы таныш.

Кеше, Матурлык

2а.б. Әхмәт Гаделгә1992нче елда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә.

1999нчы елда –ул Башкортстанның Фатих Кәрим исемендәге әдәби бүләккә ия була.

Эшчәнлегенең соңгы елларында “Шәһри Казан” газетасының әдәби –сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.

1а.б. 2012нче елның 13нче ноябрендә Әхмәт Гадел арабыздан китте. Васыяте буенча кабере зур Мәшләк авылы зиратында.

2а.б.Танылган татар шагыйре, кинодраматург, язучы-публицист Әхмәт Гадел (Әхмәт Һади улы Гаязов) татар дөньясына тирән эз калдырган шәхес. Ул иҗат иткән шигырьләрдә халыкның җаны, моңы, характеры чагыла.

.б. Xәзер сүз Әхмәт Гаделнең иҗатташ дусларына, якташларына бирелә.









  1. 3ур Мәшләк авылы зыяратына күмелгән Ә.Гадел каберенә зыярат кылу.



C:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12478.JPGC:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12480.JPG

Авылыбызның имам-хатибы-Нуриев Вәлиәхмәт Ә.Гадел рухына дога укый

C:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12481.JPGC:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12483.JPG

Сулдан уңга: Шаһинур Мостафин, Ринат Нуруллин, Ихтияр Гаязов, авылыбызның имам-хатибы Вәлиәхмәт













  1. 3ур Мәшләк авылы мәчетендә Ә.Гадел рухына дога кылу.





C:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12487.JPGАвылыбызның имам-хатибы Нуриев Вәлиәхмәт

C:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12488.JPG

C:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12491.JPGC:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12490.JPG

М.Галиев мәчеттә авыл картлары янында



  1. "Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең"-искә алу кичәсеннән күренешләр



hello_html_238d56dd.pngC:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12500.JPG

Бәйрәм кунаклары Шаһинур Мостафин

C:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12517.JPGC:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12518.JPG

Ринат Нуруллин Ихтияр Гаязов

C:\Vafina Val\вафина\гадел\Ринат абыйга\SDC12520.JPGМ.Галиев чыгышы


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

 (Танылган татар шагыйре, кинодраматург, шагыйрь-публицист Әхмәт Гаделне искә алу кичәсе) Кичәдә Әхмәт Гаделнең улы Ихтияр Гаязов, Татарстан Республикасының  атказанган һәм халык артисты Мингол Галиев, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Шаһинур Мостафин, Татарстан Республикасының  атказанган уйлап табучысы Ринат Нуруллин, журналист Мансур Сафин, "Авыл офыклары" газетасының хатлар бүлеге җитәкчесе Идрис Ахметов  катнашты.

Kичәнең планы:

1.3ур Мәшләк авылы зыяратына күмелгән Ә.Гадел каберенә зыярат кылу.

2.3ур Мәшләк авылы мәчетендә Ә.Гадел рухына дога кылу.

 

3.    "Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең"-искә алу кичәсе.

Автор
Дата добавления 05.03.2015
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров658
Номер материала 422995
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх