Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалы1 сыйныфка аңлатма язуы

1 сыйныфка аңлатма язуы

Скачать материал

                                     Аңлатма язуы .  

  Эш программасы статусы

1.   Программа нигезенә  РФ нең 273-Ф3 “Мәгариф турындагы» Законы (29.12.12-кабул ителгән; 1.09.13-гамәлгә кертелгән)

2.     Татарстанның “Мәгариф турында” Законы (1.09.13)

3.   Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары;

4. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан  Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законына  (2004) 

5.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар  әдәбиятын укыту программасы” (төзүче-авторлары: Ф. Г. Галимуллин, З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011ел).

6.2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы”на (2004 ел, 11 октябрь), 2014-2015 нче уку елында гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Татар теле” һәм “Әдәбият” фәннәре буенча төзелгән үрнәк программалар, дәреслекләр турында һәм аларны  куллану буенча җибәрелгән аңлатмага

7. ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар  телен һәм әдәбиятын укыту турында”гы 2013 нче елның 7 сентябренең 12138/13 санлы хаты

8.  ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2014 елның 8 нче июлендә чыккан 11005/14 номерлы “Татарстан Республикасы мәктәпләренең   1-9 нчы сыйныфларында  федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә укыту планнары” дип исемләнгән хатына (3 вариант, 1 модель)

9.  2014 нче елның 29 нчы августында чыккан 66 нчы номерлы  “Яңа Кәшер санатор интернат-мәктәбенең базис укыту планын” раслау боерыгы 

10.  Мәктәпнең “Эш программаларының структурасын раслау” турындагы локаль акты

11. “Санитарно-эпидемиологических требований к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях” (29.12.2010 ел, №189)

12. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы рөхсәте белән басылган рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфының татар телендә сөйләшүче балалары  өчен әлифба дәреслеге (Ф.Ш.Гарифуллина,  И.Х.Мияссарова, Казан “Мәгариф- вакыт” нәшрияты, 2012 ел),  Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән  рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфында татар телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәреслекләренә (Р.Х.Ягъфәрова, Казан Татарстан китап нәшрияты,2013ел) нигезләнеп төзедем.

              Рус мәктәбендә укучы татар балаларына әдәби укуны укытуның төп максатлары һәм бурычлары:

    -хәрефләрне һәм авазларны өйрәнү, туган телне белү;

   - балаларда күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү;текстларны уку барышында татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтергә ирешү;

   - балаларда уңай сыйфатлар( дуслык, туганлык һ.б.) тәрбияләү. Һәр җирдә тәртипле булуны үрнәк итеп кую;

    - ел фасылларының үзенчәлекле билгеләрен билгеләү,табигатьтәге үзгәрешләргә игътибарлы булу;

    -әдәби әсәрне тыңлап һәм укып аңлау күнекмәләре булдыру;

    -әдәби текстларны дөрес, тиз һәм тора- бара сәнгатьле итеп укуларына ирешү;

    - мөстәкыйль рәвештә әдәби әсәрләрне укырга һәм үзләштерергә күнектерү,белемгә омтылыш, китапка карата кызыксыну тәрбияләү;

    -әдәби әсәрләр ярдәмендә үз-үзеңне әдәпле тотуга ихтыяҗ тәрбияләү;

   -укучыларның иҗади фикер йөртүен, затлы зәвыгын үстерү;

  --дөрес,бәйләнешле итеп телдән һәм язма сөйләмгә өйрәтү.

         Уку елы ахырында 1 нче сыйныф укучылары “Телдән әзерлек чоры” өчен тәкъдим ителгән темалар буенча бирелгән сүзләрне кара-каршы һәм монологик    сөйләмдә куллана белергә тиеш. Укытучы, сыйныфтагы укучыларның белем дәрәҗәләрен исәпкә алып, үрнәктә бирелгән сүзләрне үзгәртә ала.

 Хәрефләрдән иҗекләр, иҗекләрдән сүзләр, сүзләрдән сүзтезмә һәм җөмләләр төзи белү, юлдан-юлга күчерү.

Сүз басымын дөрес куеп уку.

Татар теленең үзенчәлекле сузык һәм тартык авазларын дөрес әйтү, бу авазларны белдергән хәрефләр булган сүзләрне уку һәм  язу.

Татар теленең үзенчәлекле авазлары кергән сүзләрдәге аваз һәм хәрефләрне аерып әйтә белү.

Җөмләләрдән исемнәрне, фигыльләрне, сыйфатларны табу.

Җөмләдәге сүзләр бәйләнешен аңлату.

Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую.

 

    Бүгенге көндә иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

    Матур әдәбият әсәрләре яшь буынның күңелен, хисләрен баетуда, аларның тирә-яктагы тормышны һәм кешеләрне аңлый башлавында, нәрсәнең яхшы һәм матур, ямьсез һәм начар булуын төшенүдә, зәвыгын тәрбияләүдә, туган халкының рухи дөньясы белән азыклануында бик тә үтемле, көчле тәэсир итүче нигез булып тора. Чөнки әдәбият – сүз сәнгате. Аның шушы зур мөмкинлекләрен тиешенчә файдалану- әдәбият укытуның төп максаты.

     Хәзерге шартларда матур әдәбиятны сәнгатьнең бик әһәмиятле, нигез төрләреннән берсе итеп укыту мөмкинлекләре бар. Әлеге шартларда укытуның эчтәлеген заман таләпләренә туры китерү, камилләштерү һәм яңарту кирәклеге үзәк мәсьәләләрнең берсе булып әверелде. Мин   гомуми урта белем бирүнең дәүләт стандартларын нигез итеп алдым, шул ук вакытта аларның таләпләрен тормышка ашыруга иҗади якын килүне мөһим итеп куйдым.

 

                                             Предметның характеристикасы

                    

       Татар теле һәм укуга өйрәтүнең башлангыч этабы булып, 1 нче сыйныфта “Грамотага өйрәтү” курсы тора. Грамотага өйрәтүнең эчтәлеге тел дәресләре чикләрендә бирелә.Әйтмә һәм язма сөйләмне яраштыру принцибыннан чыгыпґ. Язарга өйрәтү белән параллель алып барыла.

       Элементар уку һәм график күнекмәләрнең нигезе формалашу белән бергә, укучыларның күз күреме киңәя, сөйләм осталыгы үсә, сүзлек запасы байый һәм активлаша, фонематик ишетеп аңлау камилләшә.

       Грамотага өйрәтү тәмамланганнан соң, татар теле һәм уку дәресләре аерым уздырыла.

       Грамотага өйрәтү чорында төпле белемле шәхес формалашуга нигез салына, баланың тел һәм сөйләм үсешенә ирешелә.

       Грамотага өйрәтү чоры әлифбагача(әзерлек) чорга, укырга өйрәтү (әлифба) чорына, әлифбадан соңгы чорга бүлеп өйрәнелә. 

       1 нче сыйныфта “Әдәби уку”курсы грамотага өйрәтү чорыннан соң башлана.

       Уку һәм сөйләм үстерү татар халык авыз иҗаты әсәрләре, татар халык авыз иҗаты әсәрләре, татар язучыларының әсәрләрен өйрәнүне күз алдында тота. Эш программасы әдәби  жанрларны ( бишек җырлары, санамышлар, әйтем, мәкаль, табышмак, әкият, мәсәл, хикәя, шигырь һ.б.) өйрәнүне бурыч итеп куя.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "1 сыйныфка аңлатма язуы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Системный администратор

Получите профессию

Бухгалтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

1 сыйныфка аңлатма язуы

1.   Программа нигезенә  РФ нең 273-Ф3 “Мәгариф турындагы» Законы (29.12.12-кабул ителгән; 1.09.13-гамәлгә кертелгән)

2.     Татарстанның “Мәгариф турында” Законы (1.09.13)

3.   Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары;

4.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан  Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законына  (2004) 

5.Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар  әдәбиятын укыту программасы” (төзүче-авторлары: Ф. Г. Галимуллин, З. Н. Хәбибуллина, Х. Г. Фәрдиева, Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011ел).

6.2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча ТР Дәүләт программасы”на (2004 ел, 11 октябрь), 2014-2015 нче уку елында гомуми белем бирү мәктәпләрендә “Татар теле” һәм “Әдәбият” фәннәре буенча төзелгән үрнәк программалар, дәреслекләр турында һәм аларны  куллану буенча җибәрелгән аңлатмага

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 595 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.11.2014 1039
    • DOCX 22.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Ибрагимова Гульназ Азгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Ибрагимова Гульназ Азгатовна
    Ибрагимова Гульназ Азгатовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 4064
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инструменты в преподавании кубановедения в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Математика: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель математики в начальной школе

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 43 регионов

Мини-курс

Основы программирования и мультимедиа: от структуры ПО до создания проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы нарративного подхода: теория и методы

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Раннее развитие: комплексный подход к развитию и воспитанию детей от 0 до 7 лет.

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов