Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Рабочие программы / 5 класс әдәбият "Ш.Галиев иҗатында юмор һәм сатира"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

5 класс әдәбият "Ш.Галиев иҗатында юмор һәм сатира"

библиотека
материалов

Шәүкәт Галиев иҗатында юмор һәм сатира” темасына дәрес эшкәртмәсе


Максат. - Шәүкәт Галиев иҗатын өйрәнү;

  • укучыларны яңа әдәби төр белән таныштыру;

  • укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү;

  • укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.


Җиһазлау. Ш.Галиев китапларыннан төзелгән күргәзмә;

Фонограмма “Озак яшәүнең сере”



  1. Актуальләштеү.


Исәнмесез, хәерле көн укучылар һәм кунаклар.

- Күргәнегезчә дәресебез информатика кабинетында үтә. Без бу дәрестә сезнең белән Шәүкәт Галиев иҗаты белән якыннан танышырбыз һәм аның иҗатында юмор һәм сатираның бирелешен күзәтербез.


П. Яңа күнекмәләр формалаштыру.


1 нче сайд . “Шәүкәт Галиев”

Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, халыкара бүләк – Г.Х.Андерсен исемендәге диплом һәм Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты Шәүкәт Галиевка – 75 яшь.


Татар шигърияте талантларга бай. Ш.Галиев шуларның берсе.


2 нче сайд. Сүзлек.

* Юмор дип эчтәлегендәге көлкесе булган әсәргә әйтәләр. Фикерләүнең бер төре.


* Сатира – кемнең ә булса кимчелеген табып, ул кимчелектән ачы итеп көлү.


3-4 нче сайдлар. “Тормыш сукмаклары”

* Шагыйрь 1928 нче елның 20 нче ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туа.

* 1943 нче елда җидееллык мәктәпне тәмамлый.

* Колхозда, район газетасы редакциясендә, “Чаян” журналында эшли.

* 1958 нче елда Язучылар берлегенә керә.


5 нче сайд. “Балалар әдәбиятына хезмәт итәм!”.


Ш.Галиев әдәбиятка 40 нчы еллар ахырында килә. Аның беренче шигырьләрендә туган авылы, аның эшчән кешеләре, табигате, кешеләр күңелегендәге сугыш яралар: мәхәббәт хатирәләренә бәйле шәхси кечерешләр урын ала.

1962 нче елдан башлап, аның балалар өчен язылган 58 китабы басылып чыкты.

Исемнәрен уку.


6 нче сайд. “Иҗат җимешләре”


2002 нче елда 5 томлыгы басылып чыкты.

- “Тәмле йорт” китабыннан “Билет тикшергәндә” шигырен тыңлау.


7 нче сайд. “Шәүкәт Галиев шигырьләре музыкада”


Ш.Галиев – югары зәвыклы, сизгер рухлы, дөньяны һәм кешеләрне үзенчә тасвирларга омтылучы лирик шагыйрь. Аның шигырьләренә язылган җырлар халкыбыз күңелендә үз урынын тапты.

Р.Хәсәнов музыкасы, Ш.Галиев сүзләренә “Кыңгыраулы мәктәп еллары” җыры яңгырый.


8-9 нчы сайд. “Хезмәттәшләре аның турында”


Котбетдин, Сәйфетдин мәзәген 2 укучы сәхнәләштерә.

Сәйфетдин оялып кына сөйли:

  • Акча таптым. Кемнеке икәнен дә белеп торам, шайтан котыртты бит, кызыгып үземдә калдырдым... Уянып киткәч, төштәге табышым өчен тынычлыгымны югалттым...

  • Юкка кыйналма, бир акчаңны, бүген төшемдә үзем хуҗасына кайтарырмын! – ди Котбетдин, дустына булышырга теләп...


Котбетдин машинага утырып кайта. Ярты юлга җиткәч:

  • Күпме сорарсың?

  • Биш сум.

  • Туктат! Биш сумга мин аны җәяү дә кайтам, ни элегрәк әйтмәдең?!


10 нчы сайд. “Кем ул – Шәвәли?”

Шәвәли ничә яшьтә?”.


Шәвәли “Мин” шигырен сөйли.

  • Шәвәлинең протатибы бармы?

Шагыйрьнең туган авылы Олы Бакырчыда аның якын дусты Шәвәли абзый яши. Бала чакта ул, чыннан да шук, мәзәкчән, эшчән малай булган. Аны дуслары: “Шәвәли, көлдән ипи әвәли” дип үрти торган булганнар. Шәвәли образында күп малайларның холык-фигыльләре чагылыш тапкан.

Әйе, Шәвәли гап-гади бер татар малае, тапкыр сүзле, шаян холыклы, бервакытта да югалып кала торганнардан түгел. Ул – татар халык әкиятләрендәге Шомбай, Алдар, Хуҗа Насретдин кебек популяр герой.


Шәвәли маҗаралары. Укучылар чыгышы.

Шәвәли ярдәме”, “Юмартлык”.


Физкульминут. Ш.Галиев сүзләренә Л.Б.Болгари музыкасына язылганг “Бииләр итекләр, читекләр” җырына хәрәкәтле бию.


Бергәләп Ш.Галиевның юмористик шигырьләренә анализ ясыйбыз.

Фонограммадан Ф.Галимуллин укында “Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлау.


-Уйлап утырыгыз әле, озак яшәүнең сере нәрсәдә икән?

-Татаулыкта (Бабай карчыгы белән татау торганга озак яшим ди, талашмыйбыз, сүзгә кермибез, җитмеш ел шулай бергә торабыз , ди.

-Соңрак нәрсә беләбез?

-Бабай карчыгы белән тату тормаганга озак яши икән. Әби тузынган саен бабай урамга чыгып киткән дә урамда йөргән, ярты гомере капка төбендә үткән, ягъни бабайның ярты гомере тату яшәмичә үткән булып чыга.

-Өлешкә аердык. Ләкин бу өлешләр үзара бәйләнешкә керергә һәм бөтенгә әйләнергә тиешләр. Бәйләнешне эзлик.

-Сернең сәбәбе - әби еш тузнган, шуның өчен бабай ярты гомерен саф һавада үткәрергә тиеш булган.

-Әйе. Шигырьнең соңгы строфасын табын бер мәртәбә укып чыгыгыз әле.

-Бабай нинди кеше?

-Бабай үзен шаян дип атый. Озак яшәүнең төп серен дә тормштагы вак-төяк тәртипсезлеккә көлеп кенә карауда күрә. Бабай саф һава сулыйм, ди.

-Бабай шаян, көр күңелле. Алай да шигырьдә юмористик кеше – көлке вакыйганы уйлап тапкан кеше – кем?

-Автор, Ш.Галиев.

Хәзер Ш.Галиевның “Пәрәмәч” шигырен тыңлагыз.

-Каршы якларны табыгыз?

-Каршы якларны кабатланган җөмләләрдә табып була. Шигырь башында малайның әтисе белән дәү әнисе “пәрәмәч”, “бәлеш” сүзләренә теләк мәгънәсен салалар. Соңыннан, шул ук сүзләрне кабатлап, аларга бөтенләй башка мәгънә бирәләр. Пәрәмәчсез, бәлешсез дә калу турында әйтәләр.

-Үзәк сүзне әйтегез һәм ни өчен икәнен аңлатыгыз?

-Берләштерелгән сүзләр – бәлеш һәм пәрәмәч. Башта ашый торган ризыкны күз алдында тоталар. Аннан соң аптырау мәгънәсе салалар.

-Малайга бәя бирегез.

-Әтисе белән дәү әнисе биргән бәя. Бу бәя “бәлеш”, “пәрәмәч” сүзенә салынган. Алар улларының булдыксызлыгына гаҗәпләнүләрен һәм канәгатьсезлекләрен берлдерәләр.

-Малай җәза аламы? Малайга җәза бирүчене әйтегез?

-Автор, камыр. Камыр, сүз тыңламаган өчен малайны көлкегә калдыра, бу эшне ул язучы ярдәмендә башкара.


Ш. Йомгаклау.


-Әйе, Ш.Галиев шигырьләре тормышыбызны бизи, шаярып_көлеп, кимчелекләребезне төзәтергә ярдәм итә, елар чакларны көлеп үткәрергә, авырлыкларга бирешмәскә өйрәтә, ихтыяр көчен ныгытырга булыша. Аның шигырьләре бала табигате кебек тере, хәрәкәтчән, йөгерек. Ш.Галиев : “Безне авыр сугыш еллары көләргә өйрәтте. Әйе, әйе, сер бирмәс, сынмас-сынатмас өчен көлдек без, киләчәккә ышандык”, - ди ул.


-Буклетларыгызны алабыз. Анда бүгенге дәрестә ишеткән белемнәрегезне тикшерү өчен кроссворд төзелгән. Чишәсез һәм үзегезгз билге куясыз.

-Кемнәр “5”, “4”, “3” билгеләре куйды. Көндәлекләрегезгә төшерегез.


-Дәрес тәмам. Сау булыгыз.


Краткое описание документа:

 “Шәүкәт Галиев иҗатында юмор һәм сатира” темасына дәрес эшкәртмәсе

 

Максат.   - Шәүкәт Галиев иҗатын өйрәнү;

-          укучыларны яңа әдәби төр белән таныштыру;

-          укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү;

-          укучыларның фикерләү дәрәҗәсен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

 

Җиһазлау.     Мультимедия,Ш.Галиев  китапларыннан төзелгән күргәзмә;

                       Фонограмма “Озак яшәүнең сере”

 

 

Автор
Дата добавления 10.12.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Рабочие программы
Просмотров656
Номер материала 183361
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх