Инфоурок / Биология / Рабочие программы / 5 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбият дәресләренә эш программасы

5 нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбият дәресләренә эш программасы

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы


Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф»,2011ел), 5 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2011), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина әзерләгән кулланмага нигезләнеп төзелде.


Эш программасы структурасы


Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.


Эш программасының эчтәлеге


Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның төп максаты һәм бурычлары

- укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.


Белем бирү эчтәлегенең мәҗбүри минимумы


Тыңлап аңлау. Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш).

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Язу. Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү, грамматик биремле диктантлар язу.


5 нче сыйныфны тәмамлаучы рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр


- татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазлы сүзләрне дөрес әйтә белү;

- авазларны сүзләрдә, сүзтезмәләрдә, җөмләләрдә дөрес әйтүгә ирешү һәм сингармонизм законының асылына төшенү;

- сөйләмне орфоэпик һәм орфографик яктан дөрес оештыра белү;

- коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнашу;

- төрле аралашу сфераларыннан чыгып, телдән яки язмача үз фикерләрен белдерүгә ирешү

- тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле монологик сөйләм төзи алу;

- тиешле (1200 сүз) күләмдә татар сүзләрен яттан белү.


Укыту программасының үзләштерелүен тикшерү

1. Дәреслектәге «Белемегезне тикшерегез» биремнәре

2. «Татарча да яхшы бел». Р.Нигъмәтуллина. Контроль тестлар һәм тестлар. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәп укучылары өчен ярдәмлек. Казан. Мәгариф, 2006

3. Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова, Н.Г.Сазонова. Татар теленнән контроль эшләр һәм тестлар. Гомуми урта белем бирүче рус мәктәбенең 5-11 сыйныфлары өчен. Казан-Тарих, 2006.


Укыту-методик комплекты


-Коммуникатив технология нигезендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасыәйдәрова Р.З., Малафеева Р. Л.-Казан.« Мәгариф» нәшрияты.2011);

- Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты;

- Хәйдәрова Р.З. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус теледә сөйләшүче балалар өчен),2011.

4. Р.З.Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина. Татар теле дәресләре. 5нче сыйныф. Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен кулланма.


Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

1

Без мәктәптә

29

2

Мин өйдә булышчы

16

3

Бергә эшлә, бергә аша.

14

4

Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр

8

5

Минем туган көнем

8

6

Минем дустым бар

6

7

Дүрт аяклы дусларыбыз

4

8

Без спорт яратабыз

4

9

Без Татарстанда яшибез

7

10

Светофор- минем дустым

5































5нче сыйныф (татар теле З сәгать) өчен тематик план

Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р. 3.


Дата

Дәрес темасы

Лексика

Грамматика

Көтелгән нәтиҗә

Укучыларның эшчәнлек төре.

Контроль

Өй эше

план

факт

Без мәктәптә”(29сәг.)



1



Яңа уку елы котлы булсын!

Гаҗәп, хөрмәтле, табигать, Белем бәйрәме, яхшы кәеф, чәчәк бәйләме, каршылый.

Яхшы теләкләр

Белем бәйрәме белән котлый белү


Үз хезмәтеңне оештыра белү



2



Без мәктәптә.

Матур, килешә, бик шат.


Комплимент-лар әйтә белү

Парларда эшли белү



3



Хикәя фигыльнең заман формалары.

Уку- язу әсбапларының исемнәре.

Хикәя фигыльнең заман формалары.


Схема буенча җөмләләр төзи белү



4



Сорау җөмләләр.

Кайдан? Кая?

Сорау җөмләләр.

Сөйләмдә куллана белү




5



Антонимнар.

Узган ел, күңелсез, кояшлы, җылы.



Мөстәкыйль эшли белү

Карточка-лар


6



Мәктәптә Белем бәйрәме темасын кабатлау.

Алдагы дәрестә өйрәнелгән лексика

Лексиканы белү.

Сөйләмдә куллана белү

Хикәя төзи белү



7-8



Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Уку- язу әсбапларының исемнәре.

Тартым кушым-чаларын белү, хәрефләрнең чиратлашу күре-нешен аңлату.


Парларда эшли белү



9



Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше.

Уку- язу әсбапларының исемнәре.


Сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү, диалоглар төзү



10



Боерык фигыль.

Җыештыр, тузан суырт, су сип, чүп чыгар

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерә белү

Сөйләмдә куллана белү




11



Боерык фигыльләрнең зат-сан белән төрләнеше.

Алдагы сыйныфларда өйрәнелгән фигыльләр

Боерык фигыльнең юклык формасын аңлату


Сәнгатьле уку



12



Әдәпле сорый беләсеңме?

Бар әле, барчы, әйт әле, әйтче, бир әле, бирче.

Әдәпле сорый белү.


Парларда эшли белү, диалоглар төзү



13



Үткәннәрне кабатлау

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексика

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Сөйләмдә куллана белү.

Парларда эшли белү



14



Контроль эш.

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә-кыйль эш биремнәре


15



Хаталар өстендә эш..




Хаталарга анализ ясый белү

Индиви- дуаль эш


16-17



Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнеше.

Эшли, чишә, булыша., коена, чәчрәтә, чума, сөзә, йөзә.

Хәзерге заман хикәя фигыльне зат - сан белән төрләндерә белү


Таблица белән эшли белү



18



Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат - сан белән төрләнеше.

Ял итә, су коена, балык тота, җиләк җыя.

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын танып белү


Таблица белән эшли белү



19



Үткәннәрне кабатлау.

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексика


Хәзерге заман хикәя фигыль-нең барлык- юклык форма-лары

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә- кыйль эш


20



Бәйлекләр.

Турында, белән.

Бәйлекләрне таный белү

Бәйлекләрне сөйләмдә куллана белү




21-22



Өс, ас, ян, арт бәйлек сүзләре.

Бәйлек сүзләр.

Бәйлек сүзләрне таный белү

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллана белү

Сәнгатьле уку күнекмәләре.



23



Үткәннәрне кабатлау

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексика

Бәйлек сүзләрне таный белү

Сөйләмдә куллана белү.

Парларда эшли белү



24



Олегның кәефе юк” хикәясендәге лексик-грамматик материал

Кушарга, алырга, бүләргә, тапкырларга кирәк. Сүзендә тора алмады, чирек азагы

Лексиканы белү

Инфинитив + кирәк конструк-циясен сөйләм-дә куллану.

Төркемнәрдә, парларда эшләү



25



Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?” әңгәмә

Дәрес әзерләргә, көчле-ихтыярлы булырга,онытмаска, күчерергә ярамый .

Лексиканы белү

Тема буенча сөйләшә белү

Парларда эшли белү



26



Саннар.

Саннар.


Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр” төзелмәсен сөйләмдә куллана белү

Аутентив материал белән эшли белү



27



Сан төркемчәләре.

Микъдар,тәртип һәм җыю саннары.

Сан төркемчәләрен белү.





28



Татар телендә саннарның әйтелеше һәм язылышы.

Кушма саннар, тезмә саннар.

Саннарның әйтелешен белү һәм язылышын аңлату.

Сөйләмдә куллана белү.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Сүзлек диктанты.


29



"Без мәктәптә" циклын йомгаклау.

"Без мәктәптә" цик-лындагы лексиканы, үзләштерүне тикшерү.



Мөстәкыйль эш



Мин өйдә булышчы (16сәг.)


30



Хәзерге заман хикәя фигыль.

Торам, җыям, юынам

Хикәя фигыльнең заман формаларын белү


Схема белән эшли белү



31



Сәгать ничә? Конструкциясе.

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?, ярты

Сәгать ничә?

Сәгать ничәдә? сорауларын белү.


Парларда эшли белү.



32



Билгеле үткән заман хикәя фигыль.



Торды, юынды, зарядка ясады, китте, кайтты, әзерләде.

Билгеле үткән заманның кушымчала-рын белү

Билгеле үткән заманның кушымчала-рын сөйләмдә куллана белү




33



Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Сеңлесен карый, идән юа, урын җыя, сөртмәде, булышты.

Билгеле үткән заманның кушымчала-рын, зат-сан белән төр-ләндерә белү

Билгеле үткән заманның кушымчала-рын сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү.



34-35



Билгеле үткән заманның юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

Иртә, иртән, бергә, коймак, һәрвакыт, киенә, үзе, ипи кисә, һәркем, чәй әзерли, озатып кала.

Билгеле үткән заманның юклык формасын таный белү.

Билгеле үткән заманның юклык формасын сөйләмдә куллана белү

Таблица белән эшли белү



36-37



Инфинитив. Кушымчаларның ялгану тәртибе.

Ярый, ярамый, кирәк, кирәк түгел., мөмкин, тиеш, була

Инфинитивны таный белү

Инфинитивны куллану,язылышын белү.

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Сүзлек диктанты.


38



Инфинитив + кирәк, ярый, тиеш, мөмкин, кирәкми, ярамый, мөмкин түгел сүзләре.

Чыгарга, су сибәргә, пешерергә, җыярга, утукләргә.

Инфинитив + кирәк, ярый, тиеш, мөмкин, кирәкми, ярамый, мөмкин түгел төзелмәсен тәрҗемә итә белү

Инфинитив + кирәк, ярый, тиеш, мөмкин, кирәкми, ярамый, мөмкин түгел сөйләмдә куллана белү

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)



39



Ботка” шигыре буенча диалогик, монологик сөйләмгә чыгу

Ошый, ошамый, тимер, көмеш, алтын, агач, кашык


Ботка” шигыре буенча диалог төзү

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру


БСҮ хикәя төзү


40



Табын янында кыстау формалары.

Рәхим ит, табынга утыр, әйдә чәй эчәбез, балдан авыз ит.


Кыстау формаларын сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү күнекмәләре булдыру



41



Теләк белдерүнең "Ашыйсы килә" төзелмәсе.

Ашыйсы килә, ашыйсы килми, эчәсе килә, килми

Теләк фигыльләрне таный белү

Теләк фигыльләрне сөйләмдә куллана белү

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)



42



Рәсим” хикәясе буенча монолог

Кичке аш, мәче белән уйный, өй эше бирмәделәр, онытканмын, мәсъәлә чишәсе бар, бәрәңге әрчи

Лексиканы белү

Өйрәнгән лексиканы кулланып сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү

План төзү

БСҮ хикәяне сөйләү


43



Мин өйдә булышчы” темасын кабатлау дәресе.

"Мин өйдә булышчы" циклындагы лексика.



Ситуатив күнегүләрне эшли белү



44



Контроль эш. “Мин өйдә булышчы”

"Мин өйдә булышчы" циклындагы лексика.ны. грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә-кыйль эш


45



Хаталар естендә эш.





Хаталарга анализ, нәтиҗә ясый белү



Бергә эшлә, бергә аша (14сәг.)

46



Инфинитив + булыша төзелмәсе

Әрчергә, үтүкләргә, мәсъәлә чишәргә, юарга, сибәргә

Лексиканы белү

Инфинит+ булыша төзел-мәсен сөйләмдә куллану

Нишләргә булышасың?” соравына җавап бирү

Парларда эшләү



47



Минем өчен, безнең өчен..., төрләнеше.

Зат алмашлыклары.

Зат алмашлык-ларын белү


Зат алмашлык-ларын сөйләм-дә куллана белү




48-49



Ике пирожный” лексик-грамматик материал, хикәяне үзгәртеп, яңа хикәя язу


Өйрәнелгән лексиканы ныгыту

Өйрәнелгәннәр не сөйләмдә куллана белү


Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Мөстәкыйль эшли белү.

БСҮ хикәяне үзгәртеп язу


50



Кереш сүзләр.






Минемчә, минем фикеремчә, мин риза түгел, әлбәттә, минем уйлавымча, берен-чедән, икенчедән.

Кереш сүзләр таный белү





Кереш сүзләр сөйләмдә куллана белү







51-52



Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

Орлык, тегермә. Он, ипи изә, мичкә яга, тарттыра, риза (түгел)

Лексиканы белү



Өйрәнелгәннәр не сөйләмдә куллана белү






53



Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятендәге лексик-грамматик материал


Өйрәнелгән лексиканы ныгыту



Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү




54



БСҮ Без әкиятләр язабыз






Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

БСҮ әкият язу


55



"Эшли ала" конструкциясе.

Кибеткә бара, идән себерә, ипи алып кайта, кар көри, урындык төзәтә, сөйләшә.

Лексиканы белү,

"Эшли ала" конструкциясен таный белү

"Эшли ала" конструкциясен сөйләмдә куллана белү

Чагыштыра һәм гомумиләштерә белү (рус һәм татар телен)



56



Супермалай”текстындагы лексик-грамматик материал.

Әгәр теләсә, әллә нәрсәләр, утын кисә, яра, маҗаралы, төзәтә.

Тектта бирелгән лексиканы аңлый белү.





57



Инфинитив+телим, теләмим.

"Бергә эшлә, бергә аша" циклындагы лексика.

Инфинитив+ телим, теләмим төзелмәләрен таный белү

"Бергә эшлә, бергә аша" циклындагы лексика.ны сөйләмдә куллану

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә- кыйль эш


58



Диктант.



Сүзләрнең дөрес язылышын белү.

Мөстәкыйль эшли белү

Диктант


59



Хаталар өстендә эш. Үткәннәрне кабатлау.

"Бергә эшлә, бергә аша" циклындагы лексика.


"Бергә эшлә, бергә аша" циклындагы лексика.ны сөйләмдә куллануны камилләштерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә- кыйль эш


Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр (8сәг.)

60



Сыйфатның гади һәм чагыштыру

дәрәҗәсе.

Эссе, яңгырлы, буранлы, аяз, болытлы, тәртипле, тәрбияле.

Сыйфатның гади һәм чагыштыру

дәрәҗәсен таный белү


Сыйфатның гади һәм чагыштыру

дәрәҗәсен сөйләмдә куллана белү

Чагыштыра, гомумиләштерә нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен камилләштерү



61



Тәмле сүз” хикәясе буенча монологик, диалогик сөйләмгә чыгу

Кагылма, ачуым килде. гафу үтен, тупас, икәү








Иң яхшы укучыга бәя бирергә өйрәнү

БСҮ диалог төзү, сәхнәләш-терү


62



Сыйфат дәрәҗәләре.

Тәмле сүз” текстында бирелгән лексика.

Сыйфатның артыклык һәм кимлек дәрәҗәсен таный белү.

Сөйләмдә куллана белү.




63



Хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

Тора, бара, әзерли, юына, эчә, чыга, керә, бозыла






64



Язгы каникул” хикәясендә лексик-грамматик структуралар

Бит, күптән, алып чык, кәшәкә таягы, бозыла, күңелсез, ялгыз, үпкәләп.


Инфинитив+ иде төзелмәсен таный белү.Лексиканы белү.

Лексиканы сөйләмгә кертү

Инфинитив+ иде төзелмәсен сөйләмдә куллана белү




65



БСҮ “Язгы каникул” хикәясен үзгәртеп язу




Язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

БСҮ хикәяне үзгәртеп язу


66



Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр” циклын кабатлау

Ничек эндәшсәң. шулай җавап бирерләр” циклындагы лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Ситуатив күнегүләрне эшли белү

Мөстә- кыйль эш.



67



Телефоннан сөйләшү этикеты.



Шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше, чакырыгыз әле.

Телефоннан сөйләшү этикеты.белән танышу


Парларда эшли белү








Минем туган көнем (8сәг.)

68



Татар халык ашлары.

Азык-төлек исемнәре

Татар халык ашларын таный белү.

Сөйләмдә куллана белү




69



Булышырга кирәк, чакырырга телим структуралары.

Курше, мәшәкать, тиздән, туганнар, чакырам, токмачлы аш, коймак, табын

Булышырга кирәк, чакырырга телим структураларын таный белү.

Булышырга кирәк, чакырырга телим структураларын сөйләмдә куллана белү.

Парларда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү



70



Саннар. Кибетнең эш сәгатьләрен әйтә белү.:

Саннар


Иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр” төзелмәсен сөйләмдә куллана белү

Аутентив материал белән эшли белү



71



Туган көнгә чакыру формалары.





Тавык ите, сыер ите, сарык ите, итле бәлеш, кабак бәлеше, вак бәлеш, кыстыбый, өчпочмак, иөзем, тәмлеткеч.

Яңа лексиканы таный белү





Туган көнгә чакыру формалары. сөйләмдә куллана белү


Парларда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү





72



Туган көнгә чакыру язу үрнәкләре

Түрдән уз, тук, кыстама, чынаяк

Яңа лексиканы таный белү

Чакыру язу, үз адресыңны әйтә белү күнекмәләрен булдыру

Аутентив материал белән эшли белү



73



Табын янында” хикәясе буенча диалогик, монологик сөйләмгә чыгу.

Хуҗа, хуҗабикә, аннан соң, башкаларны, чапылдатып ашый, аунап ята иде.

Яңа лексиканы таный белү

Лексиканы сөйләмдә куллана белү

План төзү

Хикәядәге геройларның үз-үзен тотышына үз фикереңне белде-рергә өйрәнү



74



Хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

Алып бар, бас, ди, ал, ашык, кара, сал, бир, куй.






75



"Минем туган көнем" циклын кабатлау.

"Минем туган көнем" циклындагы лексика


"Минем туган көнем" циклын-дагы лексика.ны сөйләмдә куллану

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә- кыйль эш


Минем дустым бар (6сәг.)

76



Минем дусларым бар

Алдагы дәресләрдә өйрәнелгән лексика


Алдагы дәресләрдә өйрәнгшннрне куллана белү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Кечкенә күләмле сочинение


77



Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Йоклаганмын, жил булган, менгән, күрсәткәннәр

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык - юклык формасын таный белү

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык - юклык формасын

сөйләмдә куллана белү




78-79



Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнеше. Күнегүләр эшләү.


Каршысына, очрый, агач башына, йокларга яткан.

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат - сан белән төрләнешен белү

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат сан белән төрләнешен сөйләмдә куллану

Таблица белән эшли белү



80



Бәйлек сүзләр.

Янында, өстендә, астында, артында, алдында, каршысында.

Бәйлек сүзләрне таный белү

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллана белү




81



"Минем дустым бар" циклын йомгаклау.

" Минем дустым бар" циклындагы лексик -грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә-кыйль эш


Дурт аяклы дусларыбыз (4сәг.)

82



"Дурт аяклы дусларыбыз", аларның гадәтләре.

Кыяфәт, койрыгын болгый, күзләре ут яна, томырылып чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, колаклары үрә тора, күзләре ялтырый.

Таблицадагы сөйләм үрнәкләрен таный белү

Таблицадагы сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллана белү

Таблица белән эшли белү



83



Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

Иорт эте, ау эте, урам эте, озын колаклы, тәпиен бирә, команда үти, акыллы, усал, юаш, хужасына тугры.

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен; тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен таный белү

Исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллана белү

Таблица белән эшли белү



84



Мин зат алмашлыгының килеш белән төрлә-неше.


Алмашлыкларны, аларның килеш белән төрләнешен таный белү

Алмашлыклар-ны, аларның килеш белән төрләнешен сөйләмдә куллана белү

Таблица белән эшли белү



85



Дүрт аяклы дусларыбыз” циклын кабатлау.

"Дүрт аяклы дусларыбыз'' циклындагы лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә-кыйль эш


Без спорт яратабыз (5сәг.)

86



Минем сәламтлегем.

Теш сызлый, теш табибы, эч авырта, башым әйләнә.

Тән әгъзалары исемнәрен искә төшерү

Кеше кыяфәтен сурәтли белү

Төркемнәрдә эшләү



87



Спорт төрләре.

Чана шуа, кызына, хоккей уйный, йөзэ, спорт түгәрәге, фигуралы шуу.

Спорт төрләре исемнәрен таный белү

Мин нинди спорттөре белән шөгыльләнәм?” темасы буенча сөйли белүгә чыгу

Парлада эшләү



88



"Без спорт яратабыз" циклын кабатлау.

"Без спорт яратабыз" циклындагы лексик -грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә-кыйль эш


89



Диктант.



Сүзләрнең дөрес язылышын белү.

Мөстәкыйль эшли белү

Диктант


90



Хаталар өстендә эш.




Хаталарга анализ ясый белү

Индиви- дуаль эш


Без Татарстанда яшибез. (8сәг.)

91



Безнең Татарстан” хикәясендәге лексик-грамматик материал



Калын урманнар, тигез далалар, усал бүреләр, бодай, арыш, борчак, тары, карабодай, санала, һәркем

Татарстан яшәүче җәнлекләрнең һәм үсә тор-ган үсемлек-ләрнең исемнәрен белү

Табигать күренешләре-нең исемнәрен сөйләмдә куллана белү



Таблица белән эшли белү



92



Татарстан елагалары.



Югары, озын, киң, табигать, хайваннар дөньясы, җиләкләр өлгерә.

Татарстан елгалары белән танышу

Идел елгасы сүзтезмәсен килешләр белән төрләнешен белү




93



Татарстанда яшәүче милләтләр.

Чувашлар, үзара дус; дәүләт теле.

Милләт исемнәре белән танышу

Минем туган телем – рус теле структу-расын сөйләм-дә куллану




94



Сабантуй бәйрәме.





Танылган, кыр эшләре беткәч, көн җылынган, үлән белән каплангач, ашьяулык, бүләк

җыялар.

Сабантуй бәйрәме белән танышу

Сабантуй программасын, афишасын язарга өйрәнү



Аутентив материал белән эшли белү



95



Татар милли уеннары


Көрәш, ат чабышы, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага менү, капчык белән йөгерү

Татар милли уеннары белән танышу

Татар милли уеннарын уйнау

Төйркемнәрдә, парларда эшләү



96



"Без Татарстанда яшибез" циклын йомгаклау. Күнегүләр өстендә эш.

Без Татарстанда яшибез" циклындагы лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Мөстә-кыйль эш


97



Контроль эш.

Өйрәнелгән лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү

Тест


98



Хаталар өстендә эш.




Хаталарга анализ ясый белү

Индиви- дуаль эш


Светофор-минем дустым (7сәг.)

99



Юл йөрү кагыйдәләре.

Тукталыш, боза, яна, кузгала, җәяүле.

Светафорның төсләрен таный белү

Юл йөрү кагыйдәләрен тормышта үтәү.




100



Боерык фигыль. Юклык формасы.

Йөгер, кычкыр, уйна, шаула, дәрес әзерлә.

Боерык фигыльнең юклык формасын белү

Боерык фигыльнең юклык формасын сөйләмдә куллана белү

Парларда эшли белү



101



Еллык контроль эш.

Өйрәнелгән лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү



102



Хаталар өстендә эш.




Хаталарга анализ ясый белү

Индиви- дуаль эш

103 105



Кабатлау, йомгаклау дәресләре.

Алдагы дәресләрдә үтелгән лексиканы куллану күнекмәләре.

Өйрәнелгән грамматик структуралар.


Диалог төзү күнекмәләре булдыру.

















Татар әдәбиятыннан эш программасы

5 нче сыйныф

(70 сәг)

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары”на нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы.

Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбияты укытуның төп максаты һәм бурычлары.

1992 нче елның 8 нче июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды һәм Татарстан Республикасы мәктәпләрендә рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак укыту процессы башланды. Мәгариф министры җитәкчелегендә бик кыска вакыт эчендә бу өлкәдә нәтиҗәле эш оештырылды: махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы” төзелде.

Моңа кадәр рус телендә сөйләшүче балалар татар теленең грамматик нигезләрен үзләштерү дәвамында аерым күнегүләр эшләргә, диалог һәм монологлар төзергә генә өйрәнеп килделәр. Әмма сүз сәнгатенең асыл нигезен тәшкил иткән әдәби әсәр игътибардан читтә кала килде.

Сәнгатьнең бер төре булган әдәбият белән танышу әдәби уку дәресләрендә башлана. 5-9 нчы сыйныфларда эстетик әһәмияткә ия булган күләмлерәк әсәрләрне әдәбият дәресләрендә укуны дәвам итәбез.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен әдәби уку дәресләре татар язучыларының иң матур әсәрләре белән танышу, аларны дөрес интонация белән, басымнарны урынлы куеп уку, аңлау, истә калдыру, аерым гыйбарәләрне, сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләләрне сөйләмгә кертеп җибәрүгә юнәлдерелергә тиеш. Әдәби текст баланы матур җөмләләр төзеп сөйләргә, татарча аралашуга этәрергә тиеш.

Тәкъдим ителә торган программаның максаты:

  • башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, алар гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын, ягъни уку мотивациясен көчәйтү;

рус телендә сөйләшүче балаларны татар әдәбиятының алтын хәзинәсен тәшкил иткән әдәби әсәрләр белән таныштыру;

татар халкының тарихына, мәдәниятына ихтирам хисе тәрбияләү;

татар әдәбияты әсәрләрен өйрәнү аша, укучыларның татар телендә телдән һәм язмача аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү;

әлеге максатны тормышка ашыру өчен түбәндәге бурычлар куела:

  • мәктәп баласының сөйләү, уку, тыңлау сәләтен үстерү, төрле текстларны өйрәтүнең нигезләрен аңлату;

баланы мөстәкыйль рәвештә китап укырга әзерләү;

татар әдәбиятына, сәнгатенә, мәдәниятенә кызыксыну һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү;

татар әдәби текстларын дөрес интонация белән укырга өйрәтеп, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдырү;

тексттагы сүзләрдән, гыйбарәләрдән файдаланып, эчтәлек сөйләргә өйрәтү;

татар телендә язылган әдәби әсәрнең моңын, аһәңен тоярга өйрәтү.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар әдәбиятының асылын төшендерү укытучының сүз сәнгате серләрен яхшы белүен, анда иҗади эшләү күнекмәләре булуын таләп итә. Мәктәп баласына сүз сәнгатенең серләрен ачуда эстетик принцип (укучыларның матурлыкны күрә алуы һәм башкаларны күрергә өйрәтә алуы), эзлеклелек (укучы алган белемнең тулыланып, баеп баруы), әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү (татар телендә язылган әсәрләрдә әдәби образларны ачу үзенчәлекләре, татар теленең матурлыгын күрергә өйрәтү), психологик принцип (мәктәп баласының яшь үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәләрен исәпкә алып эш итү); аерым алып карауны талап итә торган принцип итеп коммуникативлык принцибы килеп керә, чөнки әдәбият дәресләрендә алынган белем балаларның аралашу чарасына әверелергә тиеш. Укучыларны әдәби әсәрне кабул итү һәм әдәби үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, дифференциацияләү дә (аерым төркемнәргә бүленеп эшләү) һәм интеграцияләү (татар теле һәм рус әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне һәм гамәли эш күнекмәләрен файдалану) үзәккә алына.

Рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләгән вакытта өстенлек иҗади уку (сәнгатьле уку), репродуктив методларга бирелә. Балаларның үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен эзләнү методы алына. Биредә метод һәм алымнарны төрләндерүгә, укучыларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алу, аларның әдәби үсеш үзенчәлекләренә таяну, башка әдәбиятны кабул итү шартлары, укучыга җиткереләчәк материалның күләме, әлеге курсны үзләштерүнең максаты һәм бурычлары да йогынты ясаячак.

Төрле сәнгать вәкилләре белән таныштыру, алар турында укучыларның татарча сөйли белү күнекмәләренә ирешү – программа бурычларының берсе.

Билгеле булганча, рус телендә сөйләшүче балаларга татар телендә укыту максатларының берсе – аларны язма сөйләм аша аралашырга өйрәтү. Шуңа күрә уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр эшләү дә максатка ярашлы эш төре булып тора. Аларга түбәндәгеләр керергә мөмкин:

  • әсәрнең планын төзү;

әсәр геройлары турында үз фикереңне язу;

әсәрнең сюжетын үзгәртеп, яңа хикәя төзү;

күргән, ишеткән турында хикәяләп язу, һ.б.;

укылган әсәрнең эчтәлеге буенча инша язу;

бирелгән темага өйрәнелгән әдәби әсәр буенча сочинениеләр язу.

Гомүмән алганда, рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын оригиналда укыта башлау татар телен өйрәнүнең дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәбият хәзинәләребезне башка халыклар арасында таратуга юл ачачак.


Укыту планында 5 нче сыйныфта татар әдәбиятыннан атнага 2 сәгать вакыт бирелә. Татар әдәбиятыннан тематик планны “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле дәреслегенә (Р.З. Хайдарова, “Мәгариф” нәшрияты. 2011.) нигезләнеп төзедем. Программада 70 сәгать каралган.


5 нче сыйныфны тәмамлаган рус телендә сөйләшүче балалар үзләштерергә тиешле белем –күнекмәләр.

  1. Әдәби әсәрләрне рольләргә бүлеп укырга өйрәтү.

  2. Сәнгатьле укырга әзерлек кагыйдәләрен хәтергә сеңдерү. Эчтәлеккә туры килгән картинаны күз алдына китерү, шигырь яңгырашын ишетә белү.

Йөгерек, аңлы, дөрес, сәнгатьле уку. Әдәби тел нормаларын истә тотып, теләсә нинди жанрда язылган әсәрне үзлектән аңлап укый белү.

Укылган әсәрләрдән төп фикерне укучының аерып күрсәтә алуы, үз сүзләре белән төп фикерне әйтә белүе, текстның төп фикерен билгеләп, өлешләргә, кисәкләргә аеру.

текстны үзлектән төзелгән планга нигезләнеп, иллюстрациягә таянып, кыска һәм төгәл итеп сөйли белү. Аерым темага хикәя төзү өчен материал табу.

Әдәби әсәрдәге геройларга бәя бирә белү.

тексттагы сүзләрнең мәгънә төсмерләрен аера белү, аларны сөйләмгә кертеп җибәрү. Әсәрдә аларны табу, әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләренә игътибар итү, мәгънәләрен аңлап калу.

Әсәрдәге вакыйгаларны күпертеп сурәтләнгәндә, геройларның тирә-юньдәге табигатькә мөнәсәбәтен күрсәткшндә автор кулланган сурәтдәү чараларын (чагыштырулар, эпитетлар, метафоралар, фразеологик әйтелмәләр) күрә һәм аерып алырга өйрәтү.

Иҗади хикәяләр төзү: кайөсы да булса бер герой исеменнән, ягъни затын үзгәртеп сөйләү, геройның язмышы турында хикәяне дәвам итү, тормыштагы вакыйгалар турында хикәя төзү, күзәтү элементларын кертеп, тасвирлауны үзгәртеп сөйләүкүнекмәләрен булдыру.

Тыңлап аңлау

Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү;

дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү;

тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш).

Монологик сөйләм

Гади җыйнак җөмләләрне җәенкеләндереп һәм сүзләрне җөмләдә дөрес урнаштырып, хәбәрләмә төзи белү;

җөмләләрне эзлекле урнаштырып, күренешләрне һәм вакыйгаларны тасвирлау;

лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш);

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү; яттан өйрәнелгән шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү.


Уку

Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне, диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм тулысынча аңлап уку;

тексттагы төп мәгълүматны аерып әйтү; таныш булмаган сүзләрнең, фразеологик берәмлекләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.


Укыту – методик комплекты

  1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар әдәбиятын укыту буенча сынап карау программалары” (Р.З. Хайдарова, Р.Л. Мавлафеева. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2006)

2. Рус мәктәпләрендәге рус төркеме укучыларына татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты

3. Р.З. Хәйдәрова. Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). ). 2011, Казан “Мәгариф” Нәшрияты.

Телдән җавап бирүне тикшерү һәм бәяләү

Укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмә­ләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сый­фатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:

1)сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан төгәллеге;

2)сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм

эзлеклелеге;

  1. сөйләмнең аңлаешлылыгы;

сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге

һәм стиль бердәмлеге.

Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимче­лекле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.









Укучыларның телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшер­гәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә билгеләнә:



Эш төрләре

Сыйныфлар



V

VI

VII

VIII

IX

X—XI

1.

Тыңлап аңлау (минутларда)

2

2

3

3

3

4

2.

Диалогик сөйләм (репликалар саны)

7

8

9

10

12

14


Монологик сөйләм (фразалар саны)

8

9

10

12

14

16


Тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәкъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә «5»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2—3 орфографик,

3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2—3 хатасы булган эшкә «4»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, тәкъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик

5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4—5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәкъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса,

6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән ар­тык хатасы булган эшкә «2»ле куела.


Диалогик сөйләмне бәяләү

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әйтелеше һәм грамматик төзелеше ягыннан дөрес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегәндә, «5»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора алганда, әмма репликаларның әйтелешендә һәм аерым сүзләрнең грамматик формаларында 2—3 хата җибәреп, эчтә­леге ягыннан эзлекле диалогик сөйләм төзегәндә, «4»ле куела.

Өстәмә сораулар ярдәмендә генә әңгәмә кора алганда, репликаларның әйтелешендә һәм сүзләрнең грамматик формаларында 4—6 хата җибәреп, эчтәлеген бозып диалогик сөйләм төзегәндә, «3»ле куела.

Бирелгән ситуация яки өйрәнелгән тема буенча диалог төзи алмаганда, «2»ле куела.




Монологик сөйләмне бәяләү

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча әйтелеше, грамматик төзелеше ягыннан дөрес һәм эчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган монологик сөйләм өчен «5»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле төзелгән, әмма аерым сүзләрнең әйтелешендә, грамматик формаларында яки җөмлә төзелешендә 2—3 хатасы булган монологик сөйләм өчен «4»ле куела.

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча эзлекле Төз!лмәгән, сүзләрнең әйтелешендә, ^£™Дв А 7 хатасы булган монологик сөйләм өчен «3»ле куела. 'Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог төзи алмаганда, «2»ле куела.


Укуны бәяләү



Сыйныфлар

Кычкырып уку


Сүзләр саны

V

60—65

VI

65—70

VII

75—80

VIII—IX

80—85


Х-Х1

90—95



Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, авазларны һәм сүзләрне дөрес әйтеп, басымны дөрес куеп, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда, «5»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әмма 2—3 орфоэпик хата җибәреп (аваз­ларның әйтелешен бозу, басымны дөрес куймау, синтагма­ларга бүленештә ялгышу) укыганда, «4»ле куела.

Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, 4—6 тупас орфоэпик хата җибәреп укыганда һәм уку тизлеге акрын булганда, «3»ле куела









Программаның эчтәлеге

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

1

Без мәктәптә

13

2

Мин өйдә булышчы

8

3

Бергә эшлә, бергә аша.

9

4

Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр

6

5

Минем туган көнем

9

6

Минем дустым бар

5

7

Дүрт аяклы дусларыбыз

4

8

Без спорт яратабыз

5

9

Без Татарстанда яшибез

8

10

Светофор- минем дустым

7





























5нче класс (уку 2 сәгать) өчен тематик план

Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р. 3.


Дата

Дәрес темасы

Лексика

Грамматика

Көтелгән нәтиҗә

Укучыларның эшчәнлек төре.

Өй эше



Без мәктәптә”(13сәг.)


1



Яңа уку елы котлы булсын!

Искиткеч, гаҗәп, хөрмәтле, табигать, чәчәк бәйләме, каршылый,белем көне,яхшы кәеф.

Яхшы теләкләр

Белем бәйрәме белән котлый белү


Үз хезмәтеңне оештыра белү


2-3



Мәктәптә Белем бәйрәме.

Бүген 1нче сентябрь.

Сыйныф җитәкчесе, ата- аналар, киенгәннәр.

Текстның эчтәлеген белү.

Сөйләмдә куллана белү

Текстның эчтәлеген сөйләргә өйрәнү


4



Мәктәптә Белем бәйрәме”

темасын кабатлау

Алдагы дәресләрдә үтелгән лексика.

Җөмләдә сүз тәртибе.

Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Хикәя төзи белү


5



БСҮ Диалоглар төзү.

Алдагы дәресләрдә үтелгән лексика.

Җөмләдә сүз тәртибе.

Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Диалоглар төзү


6



Г.Тукай “Кызыклы шәкерт”

Арт аягың, аума, төз утыр, өйрән.



Сәнгатьле уку күнекмәләре.


7



Әдәпле сорый беләсеңме?

Бар әле, барчы, әйт әле, әйтче, бир әле, бирче.

Әдәпле сорый белү.


Парларда эшли белү, диалоглар төзү


8



Х.Шабановның “Китап”шигыре.

Киңәшче, ярдәмче, ертма, почмакларын бөкләмә, пычратма.

Боерык фигыль.


Яттан сөйләү.


9



Җәй көне.Текст өстендә эш.

Су коенырга, балык тотарга, чәчәк, җиләк җыярга


Алган белемнәрне сөйләмдә куллану.

Хикәя төзи белү.


10



Г.Әхтәмова “Дәрестә” шигыре.

Һаман., шаян, күрә каян, борыла, кыен

Бәйлек сүзләрне аңлату.

Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллана белү .

Сәнгатьле уку күнекмәләре, дәрестә утыру кагыйдәләре.


11



Олег турында хикәя.

Кәеф, инде, вакытында, сүзендә тора алмады, чирек азагында, мөстәкыйль эш.


Исемнәрнең килеш белән төрләнелеше.

Хикәяне сәнгатьле уку.


12



Хикәядәге Олегобразына характеристика бирү.

Алдагы дәрестә үтелгән лексика.

Җөмләдә сүз тәртибе.

Исемнәрнең килеш белән төрләнелеше.

Кечкенә күләмле сочинение язу.


13



Мәзәкләр.

Бишкә берне кушсаң, эндәшми, әйтик, кесәдә.


Саннарны сөйләмдә куллану.

Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.


Мин өйдә булышчы (8сәг.)

14



Л.Леронның “Хәерле иртә” шигыре.

Сөйлим, урын җыям,сөртәм, юынам, иртәнге аш ашыйм, барам, кайтам, алам



Сәнгатьле уку күнекмәләре


15



Б.Рәхмәт “Белдем! Белдем!” .

Ап-ак, күзле, олы, кече, көне, төне



Сәнгатьле уку күнекмәләре


16-17



Рәсим һәм Илнур турындагы хикәя.

Коймак, һәрвакыт, киенә, үзе, ипи кисә, һәркем, чәй әзерли

Көндәлек режим.


Хикәянең эчтәлеген сөйләү.


18



Әни кайтуга”тексты.

Тыйнак, ялкау, начар, мактанчык, дус ихтирамлы, кайнаган, елмайдылар, бер- берсенә

,

Мактау сүзләре.

Тыйнак, ялкау, начар, мактанчык, ихтирамлы, дус

Парларда эшли белү


19



М.Газизов биографиясе һәм “Ботка”шигыре белән танышу.

Туа, тәмамлый, булып эшли, иҗат итә, ошамый, әллә, кыстыйлар, һаман, тимер, алтын, көмеш, булыша



Сәнгатьле уку күнекмәләре


20



М.Газинең “Ботка”шигыре буенча эш.

Табын янында кыстау формалары

Ашыйсы килә, ашыйсы килми формалары.


Парларда эшли белү


21



Хикәядәге Рәсимгә бәя бирү.

Кичке аш, мәче уйный, өй эше бирмәделәр, онытканмын, мәсьәлә чишәсе бар, алдаша, яхшы булышчы, түгел



Сәхнәләштерү осталыгы булдыру


Бергә эшлә, бергә аша (9 сәг.)

22



Бергә эшлә, бергә аша

Савыт-саба, юрга, булышам, ярдәм итәм.

Инфинитив фигыльләр

Сөйләмдә куллана белү .



23-24



Ю.Ермолаевның “Ике пирожный” хикәясе.

Ярдәм итәргә уйлады, булышырга уйлады, чакырды, үзем өчен, синең өчен һәм өйдәге





25



Ике пирожный” хикәясен үзгәртеп, яңа хикәя язу.

Хикәядәге сөйләм үрнәкләре.


Монологик сөйләмгә чыгу.

Хикәя язу.


26



Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру.

Орлык, тегермән, ипи изә, мичкә яга, икмәк пешә, алып бара, алып кайта

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, формасы.




27



Тавык, Тычкан һәм Көртлек” әкияте.

Орлык, тегермән, ипи изә, мичкә яга, икмәк пешә, алып бара, алып кайта

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, формасы.

Әкиятнең эчтәлеген сөйләү.



28



Без әкиятләр язабыз.

Алдагы дәресләрдә үтелгән лексика.


Алдагы дәрес-ләрдә үтелгән лексиканы сөйләмдә куллана белү.

Әкиятләр язу күнекмәләре булдыру


29



Л.Леронның “Супермалай” хикәясе.

Әллә ниләр, чишмә, су алып кайта, ишегалды, кар көри, буш вакыт, маҗаралы

Әгәр теләсә структурасы.


Сәнгатьле уку күнекмәләре


30



Супермалай” хикәясе буенча эш.

Әллә ниләр, чишмә, су алып кайта, ишегалды, кар көри, буш вакыт, маҗаралы

Сорау формасын, киңәш бирү, кушу формаларын искә төшерү.


Сәнгатьле уку күнекмәләре


Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр(6сәг.)

31-32



Ә.Бикчәнтаеваның “Тәмле сүз” хикәясе белән танышу.

Тәмле сүз, тәмле телле, ачу килде, оялды, беркөн.





33



Ә.Бикчәнтаеваның “Тәмле сүз” хикәясе буенча сөйләмгә чыгу.

Дөрес укуга бәя бирү.


Хикәянең эчтәлеген сөйләү.



34-35



Язгы каникул” хикәясе.

Бит, күптән, алып чык, кәшәкә таягы, бозыла, ялгыз, күңелсез.

Инфинитив + кирәк формасы.




36



Телефоннан сөйләшү” тексты.

Шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше, чакырыгыз әле.

Балалар бакчасы төзелмәсе.

Текстның эчтәлеген сөйли белү.

Текст белән эшләү күнекмәләре.


Минем туган көнем (9 сәг.)

37



Туган көн” хикәясе.

Өчпочмак, бәлеш, токмачлы аш, чәкчәк, коймак.


Текстның эчтәлеген сөйли белү.

Текст белән эшләү күнекмәләре.


38



Хикәя буенча эш.

Яхшы кыз, бик рәхәт, яхшы бала.





39-40



Гүзәл Ләйсәннәрдә” тексты.

Рәхим ит, тыйнак бул, табын күрке.



Хикәянең эчтәлеген сөйләү


41



Туган көнгә чакыра беләсезме?

Чакыру, риза булмау, күндерү, риза булу.

Яңа лексиканы таный белү

Чакыру язу, үз адресыңны әйтә белү күнекмәләрен булдыру

Парларда эшли белү күнекмәләрен камилләштерү




42



Кунак килүгә әзерләнү.

Тавык ите, сыер ите, сарык ите, итле бәлеш, кабак бәлеше, вак бәлеш, кыстыбый, йөзем, өчпочмак.


Диалогик сөйләм.



43



Табын янында” хикәясе.

Түрдән уз, тук, кыстама, чынаяк, чапылдатып, валчыклар аунап ята, сөйләшә-сөйләшә.

Яңа лексиканы таный белү

Лексиканы сөйләмдә куллана белү

Хикәядәге геройларның үз-үзен тотышына үз фикереңне белдерергә өйрәнү


44



Д.Аппакованың “Рөстәм”хикәясе.

Беркөн, килеп басты, ашыкмады, агызмады.

.


Хикәянең эчтәлеген сөйләү


45



Туган көн уеннары. Тизәйткечләр, сынамышлар.

Тәбәнәк, биек, киң, тар.



Сәнгатьле уку күнекмәләре


Минем дустым бар(5сәг.)

46



Минем дусларым бар” темасына хикәя язу.


Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.




47



Рөхсәт сорау – кирәкле эш.

Кунакка чакырырга рөхсәт ит, класстан чыгарга ярыймы, буярга ярыймы?

Инфинитив + рөхсәт ит, + ярый, + мөмкин структуралары.


Рөхсәт сорый белү.


48-49



Куркак юлдаш” әкияте.

Юлдаш,

берзаман, иснәгән, кире китеп барган.





50



Н.Мәдьяров “Инде мактанмас”шигыре.




Сәнгатьле уку күнекмәләре


Дүрт аяклы дусларыбыз (4сәг.)

51



Дурт аяклы дусларыбыз”, аларның гадәтләре.

Кыяфәт, койрыгын болгый, күзләре ут яна, томырылып ча-ба, минем янда бөте-релә, шатланып өрә, колаклары үрә тора .


Таблицадагы сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллана белү

Таблица белән эшли белү


52-53



Х.Гардановның “Акыллы Карабай” хикәясе.

Хөрмәт итә, ягымлы, койрыгын болгый.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнелеше.




54



Дүрт аяклы дусларыбыз” циклын кабатлау.

Дүрт аяклы дусларыбыз’’ циклындагы лексик – грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү.

План белән эшләү күнекмәләре.


Без спорт яратабыз (4сәг.)

55



Минем сәламәтлегем.

Теш сызлый, теш табибы, эч авырта, башым әйләнә.

Тән әгъзалары исемнәрен искә төшерү

Кеше кыяфәтен сурәтли белү

Төркемнәрдә эшләү


56



Спорт төрләре.

Чана шуа, кызына, хоккей уйный, йөзэ, спорт түгәрәге, фигуралы шуу.

Спорт төрләре исемнәрен таный белү

Мин нинди спорттөре белән шөгыльләнәм?” темасы буенча сөйли белүгә чыгу

Парлада эшләү


57



Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм?” темасы буенча сөйләмгә чыгу.






58



"Без спорт яратабыз" циклын кабатлау.

"Без спорт яратабыз" циклындагы лексик -грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү


Без Татарстанда яшибез (7сәг.)

59



Татарстан елагалары.



Югары, озын, киң, табигать, хайваннар дөньясы, җиләкләр өлгерә.

Татарстан елгалары белән танышу

Идел елгасы сүзтезмәсен килешләр белән төрләнешен белү



60-61



Безнең Татарстан” хикәясе.



Калын урманнар, тигез далалар, усал бүреләр, бодай, арыш, борчак, тары, карабодай, санала, һәркем

Татарстан урманнарында яшәүче җәнлек-ләрнең һәм кыр-ларында үсә тор-ган үсемлекләр-нең исемнәрен белү

Табигать күренешләре-нең исемнәрен сөйләмдә куллана белү



Таблица белән эшли белү


62



Татар милли уеннары


Көрәш, ат чабышы, бүрәнә өстендә капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага менү, капчык белән йөгерү

Татар милли уеннары белән танышу

Татар милли уеннарын уйнау

Төйркемнәрдә, парларда эшләү


63-64



Сабантуй бәйрәме.





Танылган, кыр эшләре беткәч, көн җылынган, үлән белән каплангач, ашьяулык, бүләк

җыялар.

Сабантуй бәйрәме белән танышу

Сабантуй бәйрәме турында сөйләргә өйрәнү



Аутентив материал белән эшли белү


65



Без Татарстанда яшибез” циклын йомгаклау.

«Туган ягым – Татарстан» циклындагы лексик – грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Сорауларга җавап алу.


Светофор-минем дустым (5сәг.)

66



Юл йөрү кагыйдәләре.

Тукталыш, боза, яна, кузгала, җәяүле.

Светафорның төсләрен таный белү

Юл йөрү кагыйдәләрен тормышта үтәү.



67



Юл бир” А.Нуриева

Һәр, туп тибәргә, як-якка, ашыгып.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

Юл йөрү кагыйдәләрен тормышта үтәү.



68



Контроль эш

Өйрәнелгән лексик - грамматик материалны, өйрәнелгән грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Өйрәнелгән материалны үзләштерүне тикшерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү


69-70



Үткәннәрне кабатлау дәресе

Алдагы дәресләрдә үтелгән лексика.

Җөмләдә сүз тәртибе.

Алган белемнәрне гомумиләштерү.

Диалоглар төзү









Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы

 

       Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган «Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы» (Казан, «Мәгариф»,2011ел), 5 нче сыйныф өчен Р.З.Хәйдәрова тарафыннан эшләнгән (Казан, Мәгариф, 2011), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслек һәм рус телендә сөйләшүче балалар белән эшләүче укытучылар өчен Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә.Гыйниятуллина әзерләгән кулланмага нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы

 

      Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

 

Эш программасының эчтәлеге

 

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуның  төп  максаты һәм бурычлары

- укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

- программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

- татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү, текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

- халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

 

  Белем бирү эчтәлегенең  мәҗбүри  минимумы

 

Тыңлап аңлау. Аерым сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; бәйләнешле текстны тыңлап, эчтәлеге буенча укытучының сорауларына җавап бирү; дәрес барышында җанлы сөйләмне аңлап аралаша белү.

Диалогик һәм монологик сөйләм. Сорау һәм җавап репликаларын дөрес кулланып, әңгәмә төзи белү; тәкъдим ителгән ситуация буенча сөйләшү үткәрү (һәр укучының репликалар саны җидедән ким булмаска тиеш); укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген сөйләп бирү, лексик тема буенча бәйләнешле текст төзеп сөйләү (җөмләләр саны сигездән ким булмаска тиеш).

Уку. Татар теленең әйтелеш нормаларын үтәп, аерым җөмләләрне диалогик һәм монологик текстларны сәнгатьле итеп һәм аңлап уку; таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен сүзлекләрдән табып аңлата белү.

Язу. Лексик темага караган һәм актив үзләштерелгән сүзләрнең язылышын истә калдыру, укылган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирү яки сөйләү, грамматик биремле диктантлар язу.

 

 

Общая информация

Номер материала: 479713
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>