Инфоурок Школьному психологу Конспекты5нче сыйныф рус группасы. Тема: «Билгеле үткән заман хикәя фигыль».

5нче сыйныф рус группасы. Тема: «Билгеле үткән заман хикәя фигыль».

Скачать материал

5нче сыйныф рус группасы.

Тема: «Билгеле үткән заман хикәя фигыль».

Максат:

- билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кулланылышын һәм төрләнешен кабатлау;

- укучыларда фикерләү сәләтен үстерү;

- әхлакый тәрбия бирү.

Материал:

Хәйдәрова Р.З., Белоусова Л.Д., Хәбибуллина Э.Н. Татар теле (рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек). – Казан: Мәгариф, 2006

Харисов Ф.Ф. Психолого-педагогические и лингвистические основы обучения татарской устной речи в русской школе. – Казань: Хэтер, 1998.

Сафиуллина Ф.С., Шарафиева Г.Р. Учат таблицы и схемы. – Казань: Магариф, 1998. 

Җиһазлау: компьютер

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау дәресе.

Дәрес методы: катнаш дәрес.

Дәрес төзелеше:

1. Уңай психологик халәт тудыру.

2.Уку мәсьәләсе кую.

3. Өй эшен тикшерү.

4.Уку мәсьәләсен чишү.

5.Белемнәрне практикада куллану.

6.Белемнәрне ныгыту.

7. Рефлексия, билге кую.

8.Өйгә эш бирү.

 

 

 

 

 

Дәрес барышы.

Актуальләштерү.

Укытучы. Исәнмесез укучылар. Хәерле көн! Кунаклар белән исәнләшик.

Укучылар. Исәнмесез хөрмәтле кунаклар!

Укытучы. Утырыгыз. Сыйныфта кем дежур?

Укучы. Бүген унбишенче апрель. Сыйныфты барысы да бар.

Укытучы. Рәхмәт утыр. Тәрәзәгә карыйк. Бүген көн нинди?

Укучы. Буген көн аяз. Кояш җылыта.

Укытучы. Рәхмәт. Бүген без үткән дәрестә өйрәнә башлаган темабызны дәвам итик. Үткән дәрестә без билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне өйрәндек. Экранга игътибар итик. (слайд № 2). Шигырьне укыйк.

Укучы.

 Боз һәм кар эреде

Сулар йөгерде,

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт?

Я, әйтеп кара!

Габдулла Тукай

Укытучы. Бу шыгырьдә безне кызыксындыручы фигыльләр бармы?

Укучы. Әйе, бар. Эреде.

Укучы. Йөгерде.

Укучы. Тугелде.

Укытучы. Дөрес. Кагыйдәне искә төшерик. (слайд №3)

 

Яңа осталык һәм практик кунекмәләрне формалаштыру.

Укучы. Укый.

Укытучы. Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыльләр нинди кушымчалар ялганып ясала?

Укучы. Сүзнең нигезе яңгырау тартыкка һәм сузыкка тәмамланса –ды, -де кушымчасы ялгана. Килде - пришел; эшләде - сделал.

Укучы. Сүзнең нигезе саңгырау тартыкка тәмамланса –ты, -те кушымчасы ялгана. Кайтты – вернулся, сүтте – распорол.

Укытучы. Әйе. Димәк, билгеле үткән заман хикәя фигыльләр кулланганда без –ды,-де,-ты,-те кушымчаларын ялгыйбыз. Ә хәзер китапларны ачыйк. Валентина Александровна Осееваның “Зәңгәр яфраклар” тексты 121 бит. (слайд №4)

 

Катяның ике яшел карандашы бар иде. Ә Ленаның берәү дә юк.
- Миңа яшел карандашыңны биреп тор әле, - диде Лена Катяга.
- Яра
р, әниемнән сорармын, - диде Катя.
Икенче көнне кызлар икесе дә мәктәпкә килделәр.
- Я, әниең рөхсәт иттеме? – дип сорады Лена. Катя, авыр сулап:
- Әнием рөхсәт итте, ләкин абыема әйтергә онытканмын, - диде.
Икенче көнне кызлар тагын мәктәпкә килделәр.
- Я, абыең рөхсәт иттеме? – дип сорады Лена.
- Абыем рөхсәт итте, ләкин мин үзем куркам, я карандашларымны сындырырсың.
- Ә мин саклап кына тотармын.
- Кара аны, - диде Катя, - бик каты басма, авызыңа капма, очлама, рәсемеңне күп ясама.
- Юк, мин агач яфракларын, үләннәрне генә буйыйм.
Бу сүзләрне ишеткәч, Катяның кашлары җыерылды.
Укытучы. Гадәттәгечә, башта тәрҗемә иттәбез.

Укучы. Тәрҗемә итәләр.

Укытучы. Текстка яңадан карыйк. Тагын искә төшереп алыйк: билгеле үткән заман хикәя фигыльләр ничек ясала?

Укучы. –ды, -де, -ты, -де кушымчалары ярдәмендә ясала.

Укытучы. Дөрес. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне табыйк.

Укучы. Укыйлар.

Укытучы. (слайд № 5)Укучылар, әйтегез әле сорауларга җавап бирик. Лена нәрсә эшләде?

Укучы. Ул рәсем ясады.

Укытучы. Лена Катядан нәрсә сорады?

Укучы. Лена Катядан карандашлар сорады.

Укытучы. Лена дустыннан яшел карандашларны сорагач, ни өчен Катя әнисеннән, абыйсыннан сорарга булды?

Укучы. Катя яшел карандашларны бирәсе килмәде.   

Укытучы. Катя дөрес эшләдеме?

Укучы. Юк, ул үзен әдәпсез тотты.

Укучы. Дусларга ярдәм итәргә кирәк.

Укытучы. Дөрес укучылар. Иптәшләреңә авыр минутта ярдәм итәргә кирәк, иптәшеңә ярдәм итсәң, ул да сиңа ярдәм кулын сузар.

Балалар, физкульт минутка вакыты да җитте. (слайд №6)

 

Әкәм-төкәм әзерләнә

Сабантуй бәйрәменә.

Көн саен ул баганага

Биш метр өскә менә.

Төнлә төшә дурт метрга,-

Тәүлек буе күнегә…

Нигә сөйлим мин боларны?

Ә сөйлим менә нигә!

Багананың биеклеге

Ун метр булса әгәр,

Ничә көннән Әкәм-төкәм

Очына менеп җитәр?

 

Яңа осталык һәм практик кунекмәләрне ныгыту.

Укытучы. Балалар, ничә көннән Әкәм-төкәм очына менеп җитәр?

Укучы. Биш метр оскә менеп һәм дүрт метр төшеп, алты көннән менеп җитәчәк.

Укытучы. Дөрес санадыгыз! Искә төшерик, Зәңгәр яфраклар хикәясе белән аваздаш дуслык, әхләк, әдәп темасын күтәргән без тагын нинди хикәя үттек?

Укучы.  Без «Куркак юлдаш» хикәясен үттек. Хикәядә батырлык, дуслык, хәйләкәрлелек, зирәклек темаларын карадык.

Укытучы. (слайд №7) Тактадагы мәкальләрне ничек аңлыйсыз?

Укучы. Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын. Без яхшы кешеләр белән дус булырга тиеш. Һәм үзебез дә яхшы, тапкыр, акыллы кеше булырга тиеш.

Укучы. Үзең юаш булсаң да юлдашың батыр булсын. Куркак булмаска. Юлга чыкканда, төрле ситуацияләрдә бер-беребезгә терәк булырга тиеш.

Укытучы. Әйе, дусларыбызга ярдәм кулын сузып, дусларыбызга игътибарлы булырга тиеш һәрберебез. Гадәти тормышта да әдәплелек, тәрбия турында онытырга ярамый. Тагын без дусларга карата нинди булырга тиеш. Русча да әйтә аласыз.

Укучы. Храбрыми, внимательными, воспитанными, терпеливыми, уважительными, честными, добрыми…

Укытучы. (слайд №8) Яңа сүзләрне сүзлек дәфтәренә язып куегыз. Сүзләрне тикшерик.

Укучы. (слайд №9) Берәр сүз укып тәрҗемәсен әйтәләр.

Укытучы. (слайд №10) Ә хәзер дәреслекнең 127 битен ачыйк. 3 күнегү. ……………… биремне укы.

Укучы. Укый. Фигыльләргә кушымчалар куеп языгыз.

Укытучы. Дәфтәргә бүгенге числоны язып куегыз. Сыйныф эше. 3нче күнегү.  Бер-ике минуттан тикшерәбез.  

Укучылар. Укыйлар. (слайд №11).

Укытучы. Кушымчаларны дөрес куйдыгыз! Молодцы. Ә хәзер икенче күнегү фигыльләрне билгеле үткән заман формасына куегыз. (слайд №12)

Укучы. Берәр сүз укыйлар.

Укытучы. Ә хәзер бер уен да уйнап алыйк.(слайд №13) Уенның исеме «Ул нишләде?» Рәсемгә карап,ул нишләде соравына җавап бирегез. Игътибар белән карыйк. Беренче рәсемдә әни сурәтләнгән. Әни нишләде?

Укучы. Әни баласын юды.

Укучы. Әни баласын сөлше белән сөртте.

Укучы. Әни баласы белән сөйләште.

Укучы. Әни утырды.

Укучы. Әни елмайды.

Укытучы. Куян нишләде?

Укучы. Куян сикерде.

Укучы. Куян кишер ашады.

Укучы. Куян йөгерде.

Укучы. Куян кишерне тартты.

Укытучы. Сыер нишләде?

Укучы. Сыер сөт бирде.

Укучы. Сыер йөгерде.

Укучы. Сыер йоклады.

Укучы. Сыер ашады.

Укытучы. Укучылар нишләде?

Укучы. Укучылар дәрес эшләделәр.

Укучы. Укучылар укыдылар.

Укучы. Укучылар сөйләштеләр.

Укучы. Укучылар яздылар.

Укучы. Укучылар санадылар.

Укучы. Укучылар тәрҗемә иттеләр.

 

Нәтиҗә чыгару.

Укытучы. Молодцы, укучылар. Бөтенесен дөрес эшләдегез! Без бүген нинди теманы кабатладык?

Укучы. Без бүген билгеле үткән заман хикәя фигыльне кабатладык.

Укытучы. Әйе, билгеле үткән заман хикәя фигыль кайсы кушымчалар ярдәмендә ясала? (слайд №14)

Укучы. Билгеле үткән заман хикәя фигыль –ды,-де,-ты,-те кушымчалар ярдәмендә ясала.

 

Өй эшен бирү.

Укытучы. Дөрес, рәхмәт. Дәресебез тәмамлана. Барыгызга да уңай билгеләр куям. Өй эшен дә көндәлекләргә язып куегыз. Билгеле үткән заман хикәя фигыльләр кулланып, дуслык темасына 5 җөмлә язып килегез. Дәресебез тәмам. Сау булыгыз. Кунаклар белән дә саубулашыйк.

Укучылар. Сау булыгыз хөрмәтле кунаклар.

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "5нче сыйныф рус группасы. Тема: «Билгеле үткән заман хикәя фигыль»."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Садовод-декоратор

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

5нче сыйныф рус группасы.

Тема: «Билгеле үткән заман хикәя фигыль».

Максат:

- билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кулланылышын һәм төрләнешен кабатлау;

- укучыларда фикерләү сәләтен үстерү;

- әхлакый тәрбия бирү.

Материал:

Хәйдәрова Р.З., Белоусова Л.Д., Хәбибуллина Э.Н. Татар теле (рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек). – Казан: Мәгариф, 2006

Харисов Ф.Ф. Психолого-педагогические и лингвистические основы обучения татарской устной речи в русской школе. – Казань: Хэтер, 1998.

Сафиуллина Ф.С., Шарафиева Г.Р. Учат таблицы и схемы. – Казань: Магариф, 1998. 

Җиһазлау: компьютер

Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне кабатлау дәресе.

Дәрес методы: катнаш дәрес.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 375 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.12.2014 1188
    • DOCX 56 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Джураева Гузель Фердинантовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Джураева Гузель Фердинантовна
    Джураева Гузель Фердинантовна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13845
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психологическое сопровождение детей-спортсменов

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 28 человек из 17 регионов

Курс повышения квалификации

Основы психологической экспертизы детско-родительских отношений

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 36 человек из 21 региона

Курс повышения квалификации

Способы повышения мотивации и формирования ответственности у детей и подростков

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 56 человек из 23 регионов

Мини-курс

Галерейный бизнес: медиа, PR и cотрудничество

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Личность в психологии

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 14 регионов

Мини-курс

Основы искусствознания

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе