Описание разработки:
Кроссворд состоит из 15 вопросов, посвященных жизни и творчеству Роберта Шумана. Вопросы охватывают ключевые произведения, биографические факты, музыкальные термины и окружение композитора.
Преимущества разработки:
Универсальность: подходит для уроков музыки, МХК, внеклассных мероприятий и викторин.
Гибкость: вопросы можно адаптировать под разный уровень подготовки (школьники, студенты, любители музыки).
Наглядность: простая текстовая форма позволяет быстро распечатать или отобразить на экране.
Рекомендации по использованию:
Для закрепления темы после изучения творчества Шумана.
В качестве контрольного задания или разминки в начале урока.
Для индивидуальной или групповой работы (соревновательный формат).
Ожидаемые результаты:
Повышение интереса к классической музыке.
Закрепление знаний о биографии и произведениях Шумана.
Развитие ассоциативного мышления и музыкальной эрудиции.
Целевая аудитория:
Учащиеся 6 –11 классов.
Студенты музыкальных училищ и колледжей.
Педагоги и любители классической музыки.
Заключение:
Кроссворд — эффективный инструмент для проверки и расширения знаний о Роберте Шумане. Его простота и вариативность позволяют интегрировать материал в разные формы обучения, делая процесс запоминания увлекательным.
Материал представлен в 2-х форматах: в формате pdf, готовом для печати, и в формате docx, доступном для редактирования.
Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Курс профессиональной переподготовки
Курс профессиональной переподготовки
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
Татарстан Республикасы
Әлмәт шәһәренең
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
“Ризаэддин Фәхреддин исемендәге 1 нче гимназия”
6 нчы сыйныфларда Роберт Миңнуллин иҗаты буенча“Роберт Миңнуллин шигырьләрендә Ана һәм Туган як образы” темасына татар әдәбияты дәресенең технологик картасы
Автор: Галиева Айсылу Фәнис кызы
татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
УМК: “Әдәбият”, 6 нчы сыйныф .Татар телендә телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф. Ә. Ганиева, М.Д. Гарифуллина; - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2014.
Аннотация
Мин 6 нчы сыйныфлар өчен Роберт Миңнуллин иҗаты буенча“Роберт Миңнуллин шигырьләрендә Ана һәм Туган як образы” темасына татар әдәбияты дәресенең технологик картасын төзедем. Мәктәп программасында аның шигырьләрен өйрәнүгә 3 сәгать каралган. Р.Миңнуллин иҗатында ана һәм туган як темасы бер-берсеннән аерылгысыз саныйм. Шуңа күрә дә укучыларның туган як темасына караган “Шундый минем туган ягым”, “Кайтыйк ла үзебезгә!” шигырьләре белән генә чикләнмичә, “Һаман чибәр минем әнкәй” шигыренә таянып, өстәмә мәгълүматлар ярдәмендәана һәм туган як темаларыныңР. Миңнуллин иҗатында төп тема икәнлеген аңлауларын бурыч итеп куйдым. Технологик карта Федераль дәүләт белем бирү стандартларына нигезләнеп, үстерешле укыту технологиясен кулланып төзелде. Бу дәрес 6 нчы сыйныф укучылары өчен кызыклы булыр дип уйлыйм.
Класс:6 | |
Предмет: татар әдәбияты | |
Тема: Роберт Миңнуллин шигырьләрендә Ана һәм Туган як образы | |
Максат: 1) белем бирү максаты: -Р.Миңнуллин иҗаты буенча алган белемнәрне тирәнәйтү, ана һәм туган як темасына багышланган (“Һаман чибәр минем әнкәй”, “Шундый минем туган ягым”) шигырьләренең төп фикерен ачыкларга өйрәтү;сөйләм телләрен баету, аңлап уку күнекмәләре формалаштыру; 2) фикер сәләтен үстерү: шигырь анализлау күнекмәләрен; хәтерне, сөйләмне, фикерләүне үстерү; күзәтүчәнлекне, кызыксынучанлыкны арттыру; 3) тәрбияви максат:шигъри әсәрләр укуга кызыксыну уяту, поэзиягә уңай мөнәсәбәт, әниләргә, туган илгә, туган якка карата мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләү | |
Предмет буенча нәтиҗәләр : яңа мәгълүматлар туплауда дәреслекбелән эшли белү; йөгерек уку, тыңлау, ишеткәннәрнең асылына төшенү; әдәби белән бәйле төрлеситуацияләрдә үз фикереңне җиткерү. | |
Төп төшенчәләр: ана, әни, туган як | |
Пространство оештыру: индивидуаль, төркемнәрдә эш | |
Чыганаклар: “Әдәбият”, 6 нчы сыйныф .Татар телендә телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы/ Ф. Ә. Ганиева, М.Д. Гарифуллина; - Казан: Татарстан китап нәшрияты,2014.; Роберт Миңнуллин китаплары | |
Җиһазлау: презентация, Р.Миңнуллинның китаплары, портреты, стенд | |
Предметара бәйләнеш: татар теле,музыка, ИЗО |
Дәрес этабы | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге | УУГ ШУУГ – шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре РУУГ – регулятив универсаль уку гамәлләре ТБУУГ – танып белү универсаль уку гамәлләре КУУГ – коммуникатив универсаль уку гамәлләре |
I.Оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру Максат: дәрес эшчән- легенә керешеп китү ихтыяҗы булдыру өчен шартлар тудыру | - Исәнмесез, укучылар! - Кәефләрегез ничек? Ә хәзер бер -беребезгә карап елмаеп алыйк. Елмаю гомерне озайта диләр. Димәк, дәресебезне елмаеп башласак, көннәребез дә, дәресебез дә уңышлы үтәчәк. - дәрестә үзеңне ничек тотарга кирәклеген искә төшереп үтик.
| -Исәнмесез, хәерлекөн!
Укучылар укыйлар. | КУУГ: классташлар һәм укытучы белән уку эшчәнлеген оештыруда хезмәттәшлек итү РУУГ: үзмаксат кую |
II. Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ тудыру Максат: элек үзләштергән белемнәрне мөстәкыйль рәвештә искә төшерү мөмкинлеге булдыру |
2. Минем кулымда серле тартма. Анда яраткан шагыйребезнең бер шәхси әйбере салынган. Ничек уйлыйсыз, нәрсә икән ул? Сез ни өчен алай уйлыйсыз, җавабыгызны Р.Миңнуллинның тормыш юлына (биографиясенә), иҗатына нигезләнеп дәлилләп бирүегез кирәк. | Укучыларның җавабы тыңлана Көтелгән җаваплар: -туу турында таныклык; -әнисенең фоторәсеме; -туганнары белән төшкән фотосы; -ак шәл; -гаиләсе белән төшкән фотосы; -ручка, блакнот; -“Сабантуй” газетасы; -китабы һ.б.) | ТБУУГ: төп билгеләрне аерып күрсәтү РУУГ: кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу КУУГ: тыңлый белү, диалог төзүдә һәм коллектив фикер алышуда катнашу |
III. Уку мәсьәләсен кую. Максат: яңа белемнәр кабул итүне оештыру һәм үзләштерүгә юнәлеш бирү; килеп туган уку мәсьәләсен анализлау; дәреснең темасын, максатын билгеләү | -Әйе, укучылар, сез дөрес әйттегез. Тартмада - аның китабы. Ләкин бу аның бик үзенчәлекле китабы, ул “Әнкәмнең догалары” дип атала. Әлеге китапка Р.Миңнуллин сүзләренә язылган җырлар тупланган. Сез инде беләсез: Р.Миңнуллин – бик күп популяр җырлар авторы. Шагыйрь Ләбиб Лерон аны юкка гына “Моңнуллин” дип атамагандыр. Аның шигырьләре шул дәрәҗәдә моңлы, үзләре үк көй язуны сорап торалар кебек. - Ничек уйлыйсыз, ни өчен китап “Әнкәмнең догалары” дип исемләнгән икән? -Бик дөрес. Р.Миңнуллин бик күп шигырьләрен әнисенә багышлап язган, ул аларда Ана дигән бөек затка чиксез ихтирамын күрсәтә, аларга мәдхия укый. Ә ул шигырьләр җыр булып халык күңеленә күчә. Аның әниләргә багышланган бик күп шигырьләренә көй иҗат ителгән, аларның һәммәсе дә диярлек бу китапта урын алган. (“Әнкәмнең догалары”, “Әнкәй”, “Исән-сау бул, әни”, “Әнкәйнең ак чәчләре”, “Әни кирәк”, “Әнием” һ.б.). - Китапның шундый кечкенә булуына да игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Ни өчен шулай кечкенә итеп ясалды икән ул, ничек уйлыйсыз? - Әйе, китапны рәхәтләнеп йөрәк яныбыздагы куен кесәсендә йөртергә була. Дөрес, бу китапта шагыйрьнең күңел түрендәге иң изге, чиста, саф, кадерле хисләре тупланган дигән сүз. Һәм әлеге хисләр – безнең дә һәркайсыбызның йөрәгендә яши торган хисләр. Шуңа да якын безгә ул җырлар. Ә хәзер шагыйрь Гәрәй Рәхим сүзләренә игътибар итик әле. Әлеге юллар бүгенге дәресебезнең эпиграфы булып тора. (бер укучыдан укыту) -Димәк, бүген без Р.Миңнуллинның ана һәм туган як темасына багышланган шигырьләренә тукталырбыз. Ә сезнең әниләр турындагы нинди шигырьләрен укыганыгыз бар, кайсыларын яттан да беләсез? ( 1-2 баланы тыңлау) | Укучыларның җаваплары Аңлап, сәнгатьле уку, укыган буенча үз фикереңне әйтә белү, иптәшләрнең фикерләрен тыңлый белү 1-2 баланың яттан шигырь сөйләве | ТБУУГ: танып белү мәсьәләсен мөстәкыйль ачыклау һәм максат кую РУУГ: кагыйдә, инструкуцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу КУУГ: коллектив фикер алышуда катнашу |
IV.Танып-белү эшчәнлеге. Уку мәсьәләсен чишү. Максат: күзаллау булдыруда ярдәм итү; мисаллар китереп раслый белү УМ этабын адымлап чишүне дәвам итү. Яңа белемнәрне ныгыту, мөстәкыйль куллану Максат: яңа белемнәрне дәреслек кулланып камилләштерү; укучыларның тәҗрибәләрен практик кулланырга мөмкинлек тудыру V. Рефлексия. Уку эшчәнлегенә нәтиҗә. Максат: дәрестәге эшчәнлекне анализлау, белемнәрне бәяләү һәм киләчәккә перспектива билгеләү; үз фикереңне дәлилләү, дәрестә алган белемнәрнең әһәмиятен аңлау, аларны киләчәктә куллана белү | - Бик күп шигырьләре арасыннан “Һаман чибәр минем әнкәй” шигыренә аерым тукталасы килә. Сәнгатъле укуга игътибар итик. (укытучының сәнгатъле укып күрсәтүе) -Укучылар, кеше гомере дә, табигать фасыллары кебек, аерым чорлардан тора. Ел фасыллары белән чагыштырсак, яз ул – безнең балачагыбыз һәм яшьлегебез, җәй – гомер уртасы, ә көз – картлык. Шигырьдә лирик герой әнисе тормышының кайсы чорын тасвирлый? -Ни өчен ул аны олыгайган чагында да яшь һәм чибәр итеп күз алдына китерә? -Балалар, ә әниләр ни өчен картая соң? Ял итү минуты -Хәзер Р.Миңнуллин сүзләренә язылган “Әнкәмнең догалары” җырын тыңлыйк. Көенең авторы – танылган композитор Илгиз Закиров. - Бу җыр безне нәрсәгә өйрәтә? -Ә Роберт абыегыз үзе әлеге җыр турында менә нәрсәләр әйтә. (“Ялкын” журналыннан Р.Миңнуллин фикерләрен уку) -Күп шигырьләрендә Р.Миңнуллин әнисенә эндәшкән, аңа мөрәҗәгать иткән кебек яза. Ә “Күпме шигырь яздым” шигыре әнисен зурлавының иң бөек ноктасы кебек тоела. Ул шигырьне дә сезгә җиткерәсе килә. -Әйе, менә шундый бөек, изге һәм илаһи затлар безнең әниләребез. Ә хәзер, укучылар, кабат дәресебезнең эпиграфына әйләнеп кайтыйк әле. Р.Миңнуллинның танылган шагыйрь булып китүенең тагын бер сере нәрсәдә дип уйлыйсыз? - - Бик дөрес. Автор үзе бу турыда “Шагыйрь генә булып калалмадым” китабында менә нәрсәләр ди. (Сөн табигате турында беренче мәкаләдән өзек уку) 5) -Бу темага багышланган “Шундый минем туган ягым” шигыре буенча фикер алышырбыз. Иң башта әдәбият галиме Фоат Галимуллин укуында әлеге шигырьне магнитофон язмасында тыңлыйк. Сәнгатълелеккә игътибар итегез. -Шигырь сезгә ошадымы? - Ә хәзер төркемнәрдә эш: Шигырьдә нинди хис чагыла? ( соклану, ярату)Әлеге хиснең сәбәбе булып нәрсә тора? Беренче һәм икенче куплетта нинди сурәтләү алымы кулланылган? Дүртенче, бишенче куплетларда нинди сурәтләү алымы кулланылган? Р.Миңнуллин Туган як сурәтен (рәсемен) нинди детальләрдән (образлардан) төзи? (чәчәкләр, каеннар, яшен, тайлар, басу) Шигырьдә тагын нинди сурәтләү чаралары кулланыла? (юмор, гипербола) Соклану хисенең иң югары дәрәҗәсе кайсы куплетта? (соңгы -“Мин төзәлә алмам ахры”)(Сораулар экранда күрсәтелә) -Шагыйрь сурәтләгән күренеш, гаҗәеп хәлләр сезне ышандырамы? Мондый хыялый картина ясау авторга нигә кирәк булган? -Ә сез үз туган ягыгызны яратасызмы? Туган ягыбыз белән шулай мактанып карыйк әле. Я, кайсыгыз кыюрак? 1) -Димәк, укучылар, Р.Миңнуллин иҗатында нинди ике төп теманы билгели алабыз? -Әйе, Гәрәй Рәхим сүзләре дә нәкъ шушы фикерне дәлилли бит. Әдәби әсәрләр безне яшәргә өйрәтә, әдәбият дәресләренең әһәмияте дә шунда. Р.Миңнуллин шигырьләрен укыгач, бүген без үзебез өчен нинди нәтиҗәләр ясый алабыз? -Дәрес сезгә ошадымы? -Аеручанәрсә кызыклы булды? -Нинди яңалык белдегез? 2) -Ни өчен бу ике теманы (Ана, Туган як) бергә өйрәндек соң? (вакытка карап, укучылардан сорау) -Туган җир һәм Ана образы... Чынлап та, бу һәр ике төшенчә берсе икенчесеннән аерылгысыз. Бу табигый. Р.Миңнуллин шигырьләре - моңа тагын бер дәлил. Кайбер шигырьләрендә ике образ табигый рәвештә бер- берсенә үрелеп китә. “Сез, мөгаен, беләсездер, Андый авыл барлыкны. Минем әнкәй яши анда Ул шуңарга данлыклы!” – ди ул “Безнең авыл” шигырендә. Ә инде утыз елдан артык популярлыгын югалтмаган “Әнкәй” җырында: “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан, Сөн суында юган иң элек,” – дип горурлана.Үзенә җан өргән әнисен, үзе туган җирен, туган төбәген назлы хисләр белән тоеп яши алу – кешенең иң зур бәхете. Р.Миңнуллин үзенең әнисен, туган төбәген, Сөн буйларын, димәк ки, олы мәгънәдәге изге Ананы, Туган илне, Ватанны мактый, шуны зурлый. Ул бәхетле. Мин сезгә дә әнә шул бәхетне – Анага мәхәббәт, туган якка тугрылык кебек олы хисләрне телим. | Бер укучыдан сәнгатъле укуы Укучыларның җаваплары тыңлана җырның бер куплетын магнитофоннан тыңлау, 1-2 укучының фикерен тыңлау 1 укучы шигырь укый 1 укучының җавабы Дәреслектән берничә укучының сәнгатъле укуы Укучылар төркемнәрдә эшлиләр Укучыларның җаваплары Үзбәя “5” ле – мин сорауларга тулы һәм дөрес итеп җавап бирдем. “4” ле – мин сорауларга тулыитеп җавап бирдем, ләкин 1-2 урында хата җибәрдем. | ТБУУГ: шигырьне аңлап уку, эчтәлекне сөйләү, геройны бәяләү, чагыштыру КУУГ: үз фикереңне тулы һәм төгәл итеп әйтә башкаларны тыңлый белү, туган тел нормаларын саклап сөйләү, әңгәмәдә катнашу РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү ТБУУГ: яңа мәгълүмат туплауда өстәмә материал куллану КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү ШУУГ: үз уңышларың / уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү РУУГ: үз эшчәнлегеңне контрольгә алу |
VII. Өй эше Максат: өй эшен хәбәр итү, аны башкару ысулын аңлату | 1) Бүгенге дәрестә өйрәнгән темаларга караган мәкаль-әйтемнәр табып, дәфтәргә язарга. 2) Шагыйрьнең бер шигырен ятларга (иң яратканын |
7 346 150 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Галиева Айсылу Фанисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВам будут доступны для скачивания все 323 179 материалов из нашего маркетплейса.
Мини-курс
7 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.