Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Рабочие программы / 6 класс әдәбият Г.Камал "Беренче театр" дәрес планы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

6 класс әдәбият Г.Камал "Беренче театр" дәрес планы

библиотека
материалов


-----------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------------

Әдәбият дәресе. VI сыйныф.

Тема: Г.Камалның “Беренче театр” комедиясенә анализ.

3нче сәгать.

Максат:1) Конфликт турында төшенчә бирү;

              2) Конфликтның тууын һәм үсүен, ярдәмче каршылыкларның асылын өйрәнеп, геройларның эш-гамәлләрен, тормыш позицияләрен, характерын аңларга ярдәм итү;

              3) Мәгълүматлы, зәвыклы, фикерли белә торган тамашачы тәрбияләү.

Материал: 6 нчы сыйныф өчен әдәбият китабы;

                   “Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт театры”- фотоальбом

                   Ф.Хатипов “Әдәбият теориясе”.

 

Дәреснең төре: анализ, нәтиҗә ясау.

Метод: әңгәмә.

Методик алым: автор артыннан ияреп бару.(Күренеш арты күренешне, пәрдә арты пәрдәне өйрәнү.)

План.

I.                   Актуальләштерү.

1.    Кереш әгәмә. Әсәр кем тарафыннан, кайчан язылган? Ничә пәрдә, ничә күренештән тора? Кемнәр катнаша? Жанры?

2.    Нәрсә ул комедия?

3.    Дәреснең максаты белән таныштыру.

II.                Яңа белем күнекмәләре бирү. Кыскача сюжетны сөйләү.

1.    Конфликт турында төшенчә бирү.

2.    Конфликтларны табу.

1)      Ярдәмче конфликтлар:

                                               

-         Вәли – Гафифә                              театрга

-         Хәбибрахман – Факиһә                бару- бармау

-         Хәмзә - өйдәгеләр                         турында

-         Хәмзә - театр   

2)      Хәмзә байга бәя. Сайланма уку.

3)      Төп конфликт

Яңалык - искелек 

3.    “Беренче театр” нәрсә турында?

III.             Белем күнекмәләрне ныгыту.

1.    Иң ошаган урыннарын әйтү, уку.

2.    Драматургның теле (каламбур сүзенә аңлатма).

3.    Авторның әйтергә теләгән фикерен ачыклау.

IV.           Йомгаклау.

1.    Анализ буенча нәтиҗә ясау.

2.    Укытучының йомгаклау сүзе.

3.    Билгеләр кую.

V.              Өй эше. Хәмзә бай образына язмача бәя бирергә.

Дәрес барышы.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Без кемнең, нинди әсәре белән таныштык?

Укучылар: Г.Камалның “Беренче театр”ы.

-         Нинди вакыйгага багышланган?

-         Театр кую.

-         Әйе, беренче мәртәбә куелып, татар дөньясында зур шау-шу тудырган татарча спектакль куелу вакыйгасы сурәтләнә. Ничә пәрдә, ничә күренештә?

-         1 пәрдә,3 күренештә.

-         Әйе, әсәр бик кыска күләмле. Кемнәр катнашканын әйтеп чыгыйк әле?

-         .....

-         Вакыйга кайда бара?

-         Казанда, Хәмзә бай өендә.

-         Кыскача сюжетын сөйлик әле.

-         .....

-         Әсәр нинди жанрда язылган?

-         Комедия.

-         Нәрсә ул комедия?

-         Комедия – көлкеле вакыйгаларны тасвирлый. Кеше характерындагы йомшак яки кимчелекле  якларны арттырып күрсәтүче, тормыштагы кире сыйфатларны кискен рәвештә тәнкыйтьләүче әсәр.

-         Без бүгенге дәрестә шушы комедияне анализлау аша драматургның әйтергә теләгән фикерен ачыкларбыз.Ә хәзер әйтегез әле, драма әсәрләре хикәя, повесть, шигырьләрдән нәрсәсе белән аерыла?

-         Сәхнәдә уйныйлар.

-         Димәк, драматург тормыш турында үзе сөйләми, диалог һәм монологлар аша аны хәрәкәттә күрсәтә икән. Ә хәрәкәтне, белгәнебезчә, каршылык тудыра. Каршылыкны икенче төрле конфликт дибез. Каршылык кешеләр арасында да, кешенең үз күңелендә дә, кеше белән тормыш хәлләре арасында да килеп чыга. Әдәбият теориясе дәфтәрләренә конфликтның нәрсә аңлатканын язып куйыйк:

Конфликт (латин сүзе) капма-каршы мәнфәгатьләр, карашлар бәрелеше, фикер каршылыгы, бәхәс.” Ф.Хатипов “Әдәбият теориясе” китабы, 26 б.

-         Әсәргә анализ ясау өчен әдәби геройлар арасындагы каршылыкларны эзлик. 1нче күренештә каршылык кемнәр арасында?

-         Гафифә белән Вәли арасында.

-         Нәрсә өчен бәхәсләшәләр?

-         Театрга бару өчен.

-         Димәк, 1нче каршылык нинди мәсьәләгә карый?

-         1нче каршылык – театрга бару-бармау мәсьәләсе.

-         Әйе, Вәлинең барасы килә, Гафифә каршы килә. Каршылыкта бер як җиңәргә тиеш. Кем җиңә?

-         Вәли.

-         Ә нигә Вәли җиңә? Үзе бу турыда нәрсә ди әле (“бармак башы кадәр генә булса да революция булды”). Аның өчен Вәлинең ниндирәк кеше икәнлеген белергә кирәк? Белеп буламы?

-         Гади гаиләдә үскән. Алдынгы карашлы. Укыган. Дөньяда нинди вакыйгалар барлыгын белеп тора. Кызыксынучан. Театр беренче тапкыр куела. Шуңа күрә дә барасы килә. Шул ук вакытта ул кызу канлы. Гафифә бик озак киенгәч чыгып китү белән куркыта. Шат күңелле, әйбәт кеше.

-         Гафифә турында нәрсә әйтә аласыз?

-         Үзе иркә кыз. Бай кызы. Өйдә киенеп-ясанып, бизәнеп утырырга ярата, кеше арасына чыгарга ояла, әтисеннән дә курка.

-         Вәли белән Гафифә арасындагы мөнәсәбәтне күздән кичерик әле. Вәли аңа ничек эндәшә?

-         “Аппагым”, “былбылым”, ди. Бизәнсә дә сүз әйтми, “Килешә тагы үзенә” ди. Тәмле-татлы сүзләрен кызганмый. Менә шушы мөнәсәбәткә бер сүз белән бәя бирегез әле.

-         Ярату.

-         Димәк,1нче каршылыкны нәрсә чиште.

-         Ярату.

-           Укучылар,әйтегез әле, Гафифәнең үзенең театрга барасы киләме, юкмы?

-         Килә.

-         Шул ук вакытта күңелендә нинди хис?

-         Курку хисе.

-         Димәк, курка да, барасы да килә. Мондый каршылыкны без эчке каршылык дибез.

-         2нче каршылык кем белән кем арсында һәм ул нинди мәсьәләгә карый?

-         Факиһә белән Хәбибрахман арасында, биредә дә  каршылык театрга бару-бармау мәсьәләсенә карый.

-         Кем җиңә? Ни өчен? Факиһәгә хас сыйфатларны табабыз.

-         Кыю. Үз сүзен әйтергә курыкмый. Заманча яшәргә тели, бер генә булган вакыйганы да игътибарсыз калдырмый. Җитез, кешедән калышасы килми, көнчелек тә бар.

-         Хәбибрахманга бәя бирик.

-         Бай улы, бераз томана, үз-үзен дә яклый алмый, әкрен холыклы, беркатлы, тик хәйләләп диван артына качып калмакчы була. Әтисеннән бик курка, хатыныннан да курка. Сабый бала кебек.

-         Каршылык ничек чишелә?

-         Театрга китәләр. Факиһәнең нык характерлы булуы җиңеп чыга.

-         Эчке каршылык бармы? Булса, кемдә?

-         Хәбибрахманда (“Минем үземнең дә бик күрәсе килә-килүен ул театр дигән нәрсәне”).

-         3нче каршылыкны табыйк. Кем белән бәйле?

-         Хәмзә бай һәм өйдәгеләр.

-         Дөрес, Хәмзә бай белән өйдәгеләр арасында. Иң беренче Хәмзә бай кем белән очраша?

-         Биби белән.

-         Биби белән Хәмзә бай арасында каршылык бармы? Хәмзә бай Бибине нәрсәдә гепли? Дәлиллек.(нәрсә дип кычкыра?)

-         Аңгыра, җебегән нәрсә, ди. Ахмак, әрәмтамак, ди.

-         Ә Бибинең Хәмзәгә мөнәсәбәте нинди?

-         “көне-төне эшлисең, аның өстенә һәр көн орыш та талаш. Миңа дисәләр, кырык чөйләре кырылып бетсен шунда. Хабибрахман абыйларның да, Гафифә апаларның да театрга киткәннәрен әйтәм, мине генә орышмасын әле, аларны да орышсын.

-         Каршылык ничек чишелә.

-         Биби Хәмзәгә улының да, кызының да театрга киткәннәрен әйтә.

-         Әйдәгез әле, Хәмзә бай белән якыннанрак танышыйк. Хәмзә бай авызыннан укучы ишеткән иң беренче сүз нинди?

-         “гөнаһ шомлыклары!”

-         Теленә игътибар итик әле.

-         “Йөзе каралар, бәдбәхетләр! Муеннары астына килгерләре. Кулың черегән мәллә? Ахмаклар, әрәмтамаклар.”

-         Әйе, Хәмзә бай кычкыра да бакыра. Бу аның нинди сыйфаты турында сөйли.

-         Әдәпсез, тупас, беркемне дә яратмый, хөрмәт итми, надан. Урыс сүзләре катыштырып сөйләгән була, ләкин аларның берсен дә дөрес әйтми.

-         Көнен ничек үткәрүе турында язылган өлешне укыгыз әле.

-         “Әле менә бүген теге урыс сыман нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр икән...(бу өзекне тулы килеш уку) Алла боерса икенче вакыт уйнатмабыз әле, пристефне алдан күреп куярбыз”.

-         Өзектән аңлашылганча, Хәмзә байның театрга мөнәсәбәте нинди?

-         Ул аны куйдырмаска тырыша.

-         Димәк, каршылык кайда?

-         Хәмзә бай белән театр арасында.

-         Каршылык ничек чишелә?

-         Театр барыбер була. Хәмзә байның үз балалары да театрга киткән, ул үз балаларын да тыңлата алмый, көлкегә кала.

-         Шулай итеп, каршылык кайда?

-         Хәмзә бай – балалары.

-         Бөтен каршылык та нинди сүз белән бәйле булды?

-         Театр.

-         Димәк, әсәр нәрсә турында?

-         Беренче тапкыр театр куелу турында.

-         Әйе, театр беренче тапкыр куела. Беренче тапкыр куелганга без аны нәрсә дип әйтәбез.

-         Яңалык (бу сүзне әйтә алмасалар, сорауны башкача бирергә мөмкин, ләкин укучылар үзләре әйтсеннәр).

-         Бу яңалыкка кем каршы чыга?

-         Хәмзә бай.

-         Ничек итеп каршы чыга.

-         Ул аны булдырмас өчен чабып йөри.

-         Язучы бу әсәре белән нәрсә әйтергә тели.

-         Яңалык җиңеп чыга. Ә яңалыкка каршы чыккан кеше көлкегә кала.

-         Без нәрсәдән, кемнәрдән көләбез?(кемгәдер Хәбибрахманның диван башына качуы кызык, кемгәдер Хәмзә байның кыланышы, тышкы кыяфәте яки Гафифәнең күлмәк сайлавы...укучыларның фикерләре, аерым урыннар укылырга мөмкин.)

-         Димәк, әсәрдә көлке тудыра торган урыннар күп. Хәмзә байның без теленнән дә, киеменнән дә, үз-үзен тотышыннан да көләбез. Җитмәсә, үзе “җыен аңгыралар безгә җыелган,”ди. Күрәсең, үзен аңгырага, наданга санамый. Әгәр ул үзе гыйлемле булса, аның балалары да надан булырга тиеш түгел бит. Нәрсә белән дәлилли алабыз.

-         Хәмзә бай Хәбибрахманның томаналыгын үзе үк сөйләп тора.”Бар, агач базарына Хисмәткә бар да,аны тизрәк монда алып кайт, – дип җибәргән идем, барган да бер зур кисмәк алып кайткан.”

-         Әйе, бу урында драматургның осталыгына хәйран калабыз. Ул менә шундый сүз уйнату аша (аны каламбур диләр) аңгыралыктан, наданлыктан көлә.( Бибинең аңгыралыгын күрсәтү өчен кислота – тиз ката кебек каламбурны кулланганын әйтеп үтәргә кирәк.)

 

    Укытучының йомгаклау сүзе.

-         Пьеса язылган заманда Хәмзә бай кебек искелеккә ябышып ятучы властьлы кешеләр күп булган. Алар теләсә нинди яңа фикергә, яңа күренешкә, яңа башлангычларга каршы көрәшкәннәр. Театр вакыйгасы шундый каршылыкка очраган бик күп яңалыкларның берсе генә. Г.Камал “Беренче театр” комедиясе белән гаять зур уңышка ирешә. Ул чын-чынлап комедия “оясына” тап була, икенче төрле әйткәндә, тик комедия жанрында гына эчке мәгънәсен тулы ачып бирә торган тормыш материалына юлыга. Җәмгыятьтә алдынгы карашларның таралган бер чорында, искелеккә ябышып яту үзе үк көлке чыганагы. Г.Камал комедия чаралары белән оста итеп, үткен итеп, ачы итеп көлү аша үзенең хөкемен чыгара.

Өйдә әсәр турында фикерләмә тибында сочинение язып  килергә кушыла.

       Билгеләр куела.

Краткое описание документа:

Г.Камалның “Беренче театр” комедиясенә анализ.

3нче сәгать.

Максат:1) Конфликт турында төшенчә бирү;

              2) Конфликтның тууын һәм үсүен, ярдәмче каршылыкларның асылын өйрәнеп, геройларның эш-гамәлләрен, тормыш позицияләрен, характерын аңларга ярдәм итү;

              3) Мәгълүматлы, зәвыклы, фикерли белә торган тамашачы тәрбияләү.

Материал: Мультимедия, 6 нчы сыйныф өчен әдәбият китабы;

                   “Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт театры”- фотоальбом

                   Ф.Хатипов “Әдәбият теориясе”.

 

Дәреснең төре: анализ, нәтиҗә ясау.

Метод: әңгәмә.

 

Методик алым: автор артыннан ияреп бару.(Күренеш арты күренешне, пәрдә арты пәрдәне өйрәнү.)

Автор
Дата добавления 10.12.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Рабочие программы
Просмотров3769
Номер материала 183316
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх