Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / 6 КЛАССТА "НАИЛ ҺӘМ ФАИЛ" ӘСӘРЕН ӨЙРӘНҮ

6 КЛАССТА "НАИЛ ҺӘМ ФАИЛ" ӘСӘРЕН ӨЙРӘНҮ



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Әсәр вакыйгаларының эчтәлеген ачу

(6 класста Ләбибә Ихсанованың “Наил һәм Фаил” повестен өйрәнү)

Максат. 1. Сөйләүченең башка геройларга карата фикерләре, хис-кичерешләре, теләкләре аша әсәрдәге вакыйгаларның эчтәлеген ачу. 2. Юморны күрергә, танырга, аңларга өйрәтү. 3. Вакыйгаларга бәйле рәвештә, укучының критик фикер йөртү сәләтен үстерү.

1.Дәрес уңай психологик халәт тудыру белән башлана. Өй эше искә төшерелә. (1. Ләбибә Ихсанова “Наил һәм Фаил” повестеннән өзекләрне укып килергә. (214-220 битләр). 2. Блум ромашкасының төп таләпләрен кабатларга.) Сүзлек өстендә эш башкарыла.

2. Блум ромашкасының төп таләпләрен искә төшерү: (төркемнәрнең урнашу тәртибендә укучыларның җаваплары тыңлана).

  1. Гади сорау – материал буенча булган белемнәрне камилләштерә.

  2. Сорау-төпченү «мин ничек аңладым?...», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»

  3. Сорау-интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)

  4. Сорау-чагыштыру – укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар.

  5. Иҗади сорау (прогноз) – «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз?»

  6. Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз?» «Сез ничек эшләр идегез?»

3.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабында БББ таблицасына нигезләнеп, булган белемнәргә ачыклык кертелә:

БББ таблицасы


Б – Беләбез

Б – Беләчәкбез

Б – Белдек






4. Шуннан соң әсәрнең эчтәлеге искә төшерелә. (Берәү сөйли, башкалар тулыландыра). Әсәр эчтәлегендәге вакыйгаларны билгеләнә. (Укучыларның җаваплары тыңлана).

Көтелгән җаваплар:

1) Класс тормышы хакындагы фикерләр.

2) Укытучы Зоя Михайловна белән бәйле вакыйгалар.

3) Наил белән танышу.

4) Мин (сөйләүче) ягъни Фаилнең үзе турындагы фикерләре.

5) Зөбәрҗәт белән танышу.

6) Света белән танышу.

7) Сәвия белән танышу.

5. Геройлар тормышына тулырак тукталып әсәр вакыйгаларының эчтәлеген ачу өстендә эш алып барыла (төркемдәге теләге булган барлык укучылар да катнаша ала).

Биремнәр.

1. Класс тормышы белән бәйле сыйфатларны санагыз. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра).

Якынча көтелгән җавап:

2. Укытучы Зоя Михайловна белән бәйле вакыйгалар. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра).

Якынча көтелгән җавап:

3. Наил белән танышу. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра).

Якынча көтелгән җавап:

4. Мин (сөйләүче) ягъни Фаилнең үзе турындагы фикерләре. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра).

Якынча көтелгән җавап:

5. Зөбәрҗәтнең холкы белән танышу. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра).

Якынча көтелгән җавап:

6. Света белән танышу. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра).

Якынча көтелгән җавап:

7. Сәвия белән танышу. (Бер укучы саный, башкалар тулыландыра).

Якынча көтелгән җавап

6. Сәламәтлекне ныгыту минуты. Тиззарядка. Юни рәсеменнән чыгып, 2013 елгы универсиада һәм Яшь ТНВ каналында башланган “Тиззарядка” тапшыруы турында укучыларның исләренә төшерү, күзләргә күнегүләр ясау.

7. Сөйләүче-хикәяләүче герой – Фаилнең сыйфатлары турында сыйләшү уздырыла. (Критик фикерләү технологиясенең Блум ромашкасы таләпләре нигезендә, сорауларны укучылар бер-берсенә үзләре бирәләр. Биредә укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Беренче төркем гади сорау, икенче төркем сорау-төпченү, өченчеләр сорау-интерпретация. Шул рәвешле төркемнәрнең сорау бирү тәртибе үзгәрә бара ).

Якынча укучылар бирергә мөмкин булган сораулар:

    1. Гади сорауматериал буенча булган белемнәрне камилләштерә.

    1. Сорау-төпченү – «мин ничек аңладым?….», «мин сезне дөрес аңладыммы?…»

    1. Сорау-интерпретация (аңлатучы) – теге яки бу күренешләрнең асылына төшендерү (ни өчен?)

    1. Сорау-чагыштыру укучыларның үзара әңгәмәсендәге каршылыклар

    1. Иҗади сорау (прогноз) – «Алга таба нәрсә булачак, сез ничек уйлыйсыз…?»

    1. Практик сорау – «Без нәрсә эшли алабыз…?» «Сез ничек эшләр идегез…?»

Укытучы укучылар фикеренә үзенең тәкъдимнәрен дә җиткерә.

  1. ПМК таблицасы нигезендә дәрестә башкарылган эшкә нәтиҗә ясала. Нәтиҗә дәфтәрләргә языла.

  2. Рефлексив анализ ясала: дәрестә башкарылган эшләргә нәтиҗә ясала. БББ таблицасы нигезендә фикерләр туплана.



Б – Беләбез

Б – Беләчәкбез

Б – Белдек








10. Белемнәр бәяләнә, өй эше бирелә.

3


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

2013 ел -  күренекле балалар язучысы Ләбибә Ихсанованың юбилей елы. Әдибәнең “Наил һәм Фаил” повесте – мавыктыргыч әсәр. Повесть геройлары шаян һәм наяннар, тапкыр һәм тәвәккәлләр. Укучылар бу әсәрне бик яратып кабул итәләр, теләп һәм кызыксынып укыйлар.

Икенче буын федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча төп таләпләрнең берсе - белем бирүдә критик фикерләү технологиясенә  нигезләнү. Әлеге дәрес критик фикерләү технологиясенең блум ромашкасын куллануны күз алдында тота, шулай ук универсаль укыту гамәлләрен үтәүне дә үз эченә ала. Сорау бирү, ул сорауны укучының формалаштыруы, иптәшенең әлеге сорауга җавап эзләү барышы; шул бирелә торган сорауларның үз тәртибе булу, берсенең икенчесе дәвамы булып торуы; сорауларга җавап эзләгәндә укучының белгәннәрен үз башында тәртипкә китереп җавап бирергә омтылуы; фән буенча алган белемнәре белән бергә әйләнә-тирә мөхиткә дә таянып һәм башка фәннәрдән алган белемнәрен дә истә тотып җавап бирүе -  дәрестә укучы эшчәнлегенең отышлы алымнарының берсе. Куелган максатларның берсе -  укучыларның критик фикер йөртү сәләтен үстерү. Әлеге сыйфат укуда гына түгел, ә бәлки мәгълүматны кабул итү, асылына төшенү, объектив бәя бирү,  анализлау өчен тормышта да кирәк. Укучылар әлеге юнәлештә эшләгәндә, куелган сорауга җавап биргәндә уйланылган, төгәл адым ясарга өйрәнәләр. Мәгълүматне кабул итеп кенә калмыйча, аны төшенеп, аңлап, актив кулланып эш итәләр. Шулай ук ПМК, БББ таблицалары нигезендә эш алып бару да каралган. Болары да критик фикерләү технологиясенең алымнары.

 

                                                                                                                                             

Общая информация

Номер материала: 371306

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>