Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / 7 класс татар теле "Зиһен сандыгында ниләр бар" КВН дәрес
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

7 класс татар теле "Зиһен сандыгында ниләр бар" КВН дәрес

библиотека
материалов

Зиһен сандыгында ниләр бар?

7 сыйныфта татар теленең дәрес план-конспекты





















Тема: Зиһен сандыгында ниләр бар?


Максат: 1.Сүзтезмә, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, баш һәм иярчен

кисәкләр турында алган белемнәрне ныгыту.

2.Әниләргә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

3. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшне дәвам итү.


Җиһазлау: биремнәр, номерлы шакмаклар салынган капчык


Эпиграф: Белемдә - көч.



Дәрес барышы

  1. Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү.

2. Укучыларны дәрескә туплау.

3. Тема һәм максатны хәбәр итү.


  1. Актуальләштерү.

Сүзтезмә, җыйнак һәм җәенке җөмләләр, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре турында кагыйдәләрне искә төшерү.


  1. Яңа материал өстендә эш.

1.Классны ике командага бүлү, исемнәр сайлау.

2.Укучыларны уен белән таныштыру.

Беренче турны уйнау.

Капчыктан номерлы шакмакларны һәр команда чират буенча ала һәм биремне үти.

3.Икенче турны уйнау. Табышмак, тизәйткеч әйтешү, биремне үтәү.

4. Физкультминут(шигъри пауза).

5.Өченче турны уйнау.Сорауларга тиз-тиз җавап бирү.


  1. Йомгаклау.

1.Нәтиҗә ясау. Очколарны санау, җиңүчене билгеләү.

2. Өй эше бирү.

3. Актив катнашкан укучыларга билгеләр кую.

4. Саубуллашу.

















Дәрес барышы.

-Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Барыгызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башларбыз.

Укучылар, бу дәресебез өч турда үтәр.

Беренче тур – “Капчыктагы хикмәтләр”, икенче тур – “Син-миңа, мин-сиңа”, өченче тур – “Тел чарлау” дип аталыр. Дәрестә барыгыз да тиешле сорауларга җавап бирә алырсыз дип ышанып калам. Сезгә ике командага бүленергә кирәк. Һәр команда үзенә исем, девиз уйлый.

Беренче команда-“Зирәкләр”, икенче команда “Тапкырлар” дип атала.

Сәламләшү;

Тапкырлар”: Тырышкан табар, ташка кадак кагар.”

Зирәкләр”: Сынатмаска, бирешмәскә, артта калмаска!

(Очколар куела.)


Командалар белән таныштык, укучылар, ә хәзер уенга күчик.

Беренче тур – “Капчыктагы хикмәтләр”. Менә бу янчыктан номерлы шакмакларны чираттан аласыз.Ничәнче номер чыга, шул биремне ике команда да үтисез. Шакмакны кайсы команда ала, шул башлап җавап бирә, икенче команда тулыландыра ала.


Биремнәр.


1.Тәмле сүзе түбәндәге җөмләләрдә җөмләнең кайсы кисәге булып килгән? (Җөмләләрне дәфтәргә яздыру.)


Тәмле күп булмый. Бала тәмле йокыга китте. Мәче тәмле итеп иснәп куйды. Әнием ясаган чәй бигрәк тәмле. (Җавап тыңлана: Ия. Аергыч. Хәл. Хәбәр.)


2. Нинди максат белән әйтелүеннән чыгып, җөмләләр нинди төрләргә бүленә? Мисаллар китерегез. (Җөмләләр дуслык темасына.) Җавап: хикәя, боерык, сорау, тойгылы.


3. Җөмләдә исем белән белдерелгән кисәкне ачыклап, нинди? кайсы? кемнең? һ.б. сорауларга җавап биргән иярчен кисәк? (Аергыч)


Авыр эшне күмәк кул җиңә.(Дәфтәргә язу.)


Мәкальнең мәгънәсен аңлату,аергычны табу,нинди сорауга җавап бирә? Ничек белдерелгән? Җавап: (авыр, күмәк, нинди? Сыйфат белән белдерелгән)


4.Баш килештә килеп, җөмләдә башка сүзләргә буйсынмыйча, кем? нәрсә? ни? сорауларына җавап бирүче кисәк?(Ия)


Дус – акчадан кыйммәт.(дәфтәргә язу)


Мәкальнең мәгънәсен аңлат, ияне тап, нинди сорауга җавап бирә? Ничек белдерелгән? Җавап (дус, кем? берлек санда, баш килештәге исем белән белдерелгән.)


5.кайда? кайчан? ничек? ник? ни өчен? кебек сорауларга җавап булган иярчен кисәк. ...(хәл)


Дөньяда иң йомшак нәрсә - ....(әнием кулы)


Җөмләне язып бетер, хәлне тап, нинди сорауларга җавап бирә, ничек белдерелгән? Җавап (дөньяда, кайда? берлек санда, урын-вакыт килешендә, исем белән белдерелгән.) Әниләр турында кыскача әңгәмә оештыру.

-Укучылар, әниләр турында бик күп шигырьләр иҗат ителгән. Әйдәгез, сез дә берәр шигырь сөйләп китегез әле. (Һәр төркем бер шигырь сөйли. С.Хәкимнең “Әнкәй”, “Клиндерләр эзлим”).


6. Җөмләдә фигыль белдерелгән кисәкне ачыклап, кемне? нәрсәне? кемгә? нәрсәгә? сорауларына җавап булган иярчен кисәк.... (тәмамлык)


Ялгыз агачны җил сындыра.(дәфтәргә яздыру).

Мәкальнең мәгьнәсен аңлатыгыз, тәмамлыкны тап, нинди сорауга җавап бирә, ничек белдерелгән, кайсы сүзне ачыклый? Җавап (агачны, нәрсәне?, төшем килешендә, берлек санда, исем, сындыра фигылен ачыклый).


7. Ике яки берничә мөстәкыйль сүзнең үзара бәйләнешкә керүе нәтиҗәсендә бер төшенчәне аңа охшаш икенче төшенчәдән аера торган төзелмә....(Сүзтезмә). (тактага җөмләләр һәм сүзтезмәләр язылган плакат чыга.)


Яздай матур, якын дустым, бәхетле ана, кар ява, кунакка бару, ул китте, минем әнием, уңнан икенче, көн буранлы.


Сүзтезмәләрне генә язып алырга. Ияртүче һәм иярүче кисәк нинди сүз төркеме белән белдерелгән? Җавап (яздай матур, якын дустым, бәхетле ана, кунакка бару, минем әнием, уңнан икенче.)


8. Баш кисәкләрдән гайре иярчен кисәкләре дә булган җөмлә ....


Кыш та җитте. Кар ява. Көннр кыска. Без уйныйбыз.

Караңгы төшә. Йолдызлар кабына. Кичләр күңелле. Без шуабыз.


Җыйнак җөмләләрне җәенкеләндерергә (телдән).



Ял итү “Йөзек салыш “ уены. Йөзек кемдә, шул җәзасын ала.


2нче тур. “Син – миңа, мин – сиңа”.

Төркемнәр бер-берсенә сораулар бирәләр

Тапкырлар” “Зирәкләргә”:


Ак сандыгы ачылры, эченнән ефәк чәчелде.(кояш)


Табышмакның җавабын әйтегез. Әйтү максаты ягыннан, төзелеше ягыннан бу нинди җөмлә?Җавап( хикәя, кушма.)


Зирәкләр” “Тапкырларга”.


Сәлимнең сәләмә сыеры сәнәккә сөртенеп сыйрагын сындырган.


Тизәйткечне отып калып, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.Җавап (аергыч, аергыч, хәл,тәмамлык, хәбәр.)


3нче тур“Тел чарлау”(сорауларга тиз-тиз җавап бирергә).

Зирәкләр”гә:

  1. Нинди җөмлә атамасы пөхтә мәгънәсн аңлата?

  2. Теркәгечләр ия булып килә алалармы?

  3. Билгеле бер мәгънәгә ия булган аваз яки авазлар тезмәсе.

  4. Нинди тәмамлыклар була?

  5. Җөмләме, сүзтезмәме? Марат укый.

  6. Аергычны рус телендә ничек атыйбыз?

  7. Ия сүз төркемеме, җөмлә кисәгеме?

  8. Бер генә җөмләдән торган җөмлә?

  9. Глагол татарча нәрсә дигән сүз?

  10. Марат рәсем ясый, ә мин кулъяулык чигәм. Гади җөмдәме, кушмамы?



Тапкырлар”га.

  1. Нинди җөмләләр боерырга, өндәргә яраталар?

  2. Бәйлекләр ия булып килә алалармы?

  3. Тәмамланган интонация белән әйтелеп, уй-фикер хәбәр итә торган сүз яки сүзләр тезмәсе.

  4. Нинди хәбәрләр була?

  5. Китап уку. Җөмләме, сүзтезмәме?

  6. Тәмамлыкны рус телендә ничек әйтәбез?

  7. Фигыль сүз төркемеме, җөмлә кисәгеме?

  8. Ике яки берничә җөмләдән торган җөмлә.

  9. Наречие татарча ни дигән сүз?

  10. Зөһрә дөрес яза, сәнгатьле укый. Гади җөмләме, кушмамы?



Очколарны санау, җиңүче команданы билгеләү.


Дәресне йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында кабатладык?

-Сүзтезмә, җөмлә, җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, сүз төркемнәре, җөмлә төрләре.

-Укучылар, сез дәрестә барыгыз да әйбәт эшләдегез. Инде өй эшләренә дә яхшы игътибар итегез.

I вариант: “Әниемнең йомшак кулары” темасына инша язып килергә.

II вариант: Белем темасына караган 3 мәкаль, 3 табышмак карап, аларны җөмлә кисәге ягыннан тикшерергә.


Билгеләр кую.

Саубуллашу







Краткое описание документа:

  -Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн!  Барыгызга да хәерле көннәр теләп, дәресебезне башларбыз.

Укучылар, бу дәресебез өч турда үтәр.

Беренче тур – “Капчыктагы хикмәтләр”, икенче тур – “Син-миңа, мин-сиңа”, өченче тур – “Тел чарлау” дип аталыр. Дәрестә барыгыз да тиешле сорауларга җавап бирә алырсыз дип ышанып калам. Сезгә ике командага бүленергә кирәк. Һәр команда үзенә исем, девиз уйлый.

Беренче команда-“Зирәкләр”, икенче команда “Тапкырлар” дип атала.

Сәламләшү;

“Тапкырлар”: Тырышкан табар, ташка кадак кагар.”

“Зирәкләр”: Сынатмаска, бирешмәскә, артта калмаска!

 

(Очколар куела.)

Автор
Дата добавления 10.12.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров500
Номер материала 183376
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх