Инфоурок / Обществознание / Рабочие программы / 8 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (индивидуаль укыту)
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

8 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы (индивидуаль укыту)



Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов



«Каралган»

МБ җитәкчесе


(ф.и.о.)

Беркетмә №________

«____»____________2014 ел


«Килешенгән»

Кичкетаң урта мәктәбенең

укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

_______(Нуретдинова А.М.)


«___»___________2014 ел


«Расланган»

Кичкетаң урта мәктәбе директоры

________(Зиннәтова Н.М.)

Боерык № _______

«____»____________2014 ел



ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ӘГЕРҖЕ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

КИЧКЕТАҢ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ



8 сыйныфы өчен

татар әдәбиятыннан

эш программасы

(индивидуаль укыту)


Укытучы: Шәймөхәмәтова Әлфия Искәндәр кызы,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы







Педагогик киңәшмә утырышында

кабул ителгән,

беркетмә №1,

29август, 2014 ел




2014-2015 уку елы

Аңлатма язуы


Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп төзелде:

  1. Россия Федерациясе Конституциясе

  2. Татарстан Республикасы Конституциясе.

  3. Россия Федерациясе халыклары телләре турында”гы РФ законы

  4. Россия Федерациясендә мәгариф турында”гы ФЗ-273 номерлы законы (29.12.2012)

  5. Татарстан Республикасында мәгариф турында”гы ТР законы

  6. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  7. 2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).

  8. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

  9. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп базислы укыту планы.

  10. Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Кичкетаң урта гомуми белем мәктәбенең 2014-2015 нче уку елына төзелгән укыту планы.

  11. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “2014-2015 уку елына укыту планнары турында” 08.07.2014 елгы 11005/14 номерлы хаты.

  12. Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиева. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслке-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2006

Мәктәпнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 8 нче сыйныфта өй шартларында укучы Вәлиев Рәзил өчен әдәбият дәресләренә атнага 0,5 сәгать (елына 17,5 сәгать)вакыт каралган. Тематик план, программа материалын 35 сәгатькә бүлеп, атнага 30 минут хисабыннан төзелде. Ел дәвамында түбәндәге практик эшләрне үтәү каралган: әсәрләрне өйрәнү: - 23 сәгать; бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать; дәрестән тыш уку - 4 сәгать.


5-9 нчы сыйныфларда татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирү максатлары

  • матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;

  • төп тарихи-әдәби мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

  • дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

  • матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

  • укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Программада әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә укучыларның сөйләм телен һәм язу культурасын үстерүгә һәрчак игътибарлы булуны күздә тоткан эшләр дә алынды. Укучыларның мөстәкыйль әдәби иҗатка омтылышларын мөмкин кадәр үстерү өчен иҗади биремле эшләр мөһим бурычларның берсе.

Конкрет биремнәргә килгәндә:

-Татар халкының милли казанышлары буларак татар әдәбияты. Татар әдәбиятының бөтендөнья матур әдәбияты, аерым алганда төрки әдәбиятлары арасындагы урыны;

- Сүз сәнгате буларак матур әдәбият, аның тел үзенчәлекләре. Тезмә һәм чәчмә сөйләмнәр. Халык авыз иҗаты һәм әдәбият. Әдәби телләр һәм жанрлар.

-Образлылык-әдәби әсәрнең төп сыйфаты; сәнгатьле сурәтләүнең асыл чаралары.

-Әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм төзелеше (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы).

-матур әдәбитятагы мәңгелек темалар һәм “мәңгелек образлар”. Андагы әхлакый һәм тарихи-мәдәни проблематика (алла һәм кеше, изгелек һәм явызлык көрәше, кеше һәм җәмгыять, кеше һәм табигать, буыннар мөнәсәбәте4 намус, туганлык, бурыч һәм вәгъдәгә тугырылык, ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һ.б.)

-Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре арасындагы мөнәсәбәт.

-Әдәби әсәрдә тормыш материаллары һәм сәнгатьле уйланманың үзара мөнәсәбәте. Матур әдәбиятта милли үзенчәлек һәм гомумкешелек кыйммәтләре.

-Классик әдәбият әсәрләренең үз чоры һәм бүгенге көн өчен әһәмияте.


Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)

  • Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.

  • Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.

  • Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.

  • Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.

  • Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

  • Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.

  • Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.

  • Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

  • Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

  • Әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.

  • Диалогта яисә бәхәстә катнашу.

  • Сүз сәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).

  • Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Бәяләү нормалары

Минутка укыганда куела торган таләпләр


Таләпләр

Билге

Шул сыйныфка таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиз, ачык, дөрес әйтелеп, фикер аңлаешлы бирелсә, ягъни:

-фонетик үзенчәлекләр (хәрефләрнең укылыш үзенчәлекләре) дөрес бирелсә;

-татар әдәби теленең орфоэпик нормалары (сүзнең язылыш һәм әйтелеш үзенчәлекләре) сакланса;

-җөмләләр сөйләмнең төп структур берәмлекләренә (сүзләр-иҗекләргә; җөмлә-сүз тезмәләре һәм сүзләргә, мәгънәле кисәкләргә) дөрес бүленсә;

-тукталышлар (паузалар) дөрес ясалса, сүз басымы һәм логик басым дөрес укылса яисә язылса;

-интонацион яктан тестктагы җөмләләр дөрес тавыш белән укылса;

Укучының текст эчтәлегеннән чыгып бирелгән сорауларга төгәл җавап бирелсә;

5”ле куела

Таләп ителгән күләмдәге сүзләр (текст) тиешле тизлектә укылса, ләкин кайбер сүзләрнең әйтелешендә фонетик, орфоэпик үзенчәлекләр тиешенчә үтәлмәсә, ягъни:

-кайбер сүзләрне укыганда, сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килмәсә;

-сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталар булса;

-җөмләне укыганда, интонацион яктан 1-32 төгәлсезлек җибәрелсә;

Укытучының сорауларына төгәл җавап бирсә

4”ле куела

Уку тизлеге вакыт чикләренә сыймаса һәм уку барышында 3-4 фонетик,2-3 орфоэпик хата җибәрелсә;

Текст сөйләм берәмлекләренә тиешенчә бүленмәү сәбәпле, интонация төгәл бирелмәсә;

Текстны аңлап та, сорауларга бирелгән җавапларда төгәлсезлек булса;

3”ле куела

Тиешле тизлектә уку күнекмәләре булмаса;

Уку барышында үтелгән орфограммаларда төгәлсезлекләр күп кабатланса;

Уку барышында җибәрелгән фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачауласа;

Текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап алынганда;

2”ле куела


Сочинение бәяләү нормалары


Эшнең эчтәлеге һәм теле

Грамоталылыгы

Билге

1

Эчтәлек темага туры килә; язмада фактик ялгышлар юк;план (яки плансыз) эзлекле язылган;теле бай, образлы, стиль бердәмлеге сакланган

1 орфографик яки пунктуацион (яки грамматик) хата бар

5”ле куела

2

Язманың эчтәлеге темага туры килә, ул дөрес ачылган; 1 фактик хата җибәрелгән, хикәяләү эзлеклелелегендә артык әһәмияте булмаган бозу сизелә;тулаем алганда, теле бай, образлы; стиль бердәмлеге сакланган

2 орфографик,1 пунктуацион (яки1 грамматик) хата бар

4”ле куела

3


Эчтәлекне бирүдә мөһим читләшүләр бар: ул нигездә дөрес, ләкин фактик төгәлсезлекләр очрый, хикәяләү эзлекле түгел; телнең ярлылыгы сизелеп тора; синонимик сүзләрне аз куллана, бертөрлерәк синтаксик төзелмәләр файдалана, образлы түгел, сүз куллануда ялгышлар җибәрә; стиль бердәмлеге сакланып җитмәгән.

3 орфографик,2 пунктуацион 1 грамматик хата бар

3”ле куела

4

Тема ачылмаган; фактик төгәлсезлекләр күп, планга туры килми, эзлеклелек бозылган; теле ярлы; сүз куллану ялгышлары еш очрый; стиль бердәмлеге юк.

Орфографик хаталарның саны 3тән, пунктуацион хаталарның саны 2дән, грамматик хаталарның саны 3 тән артык

2”ле куела

5

Төгәлсезлекләр билгесе “2”ле кую нормасыннан артып китә.

Төгәлсезлекләр “2”ле кую нормасыннан артып китә.

1”ле билгесе куела


Телдән җавапларны бәяләү.

Телдән җавап бирү – тәкъдим ителгән теманы сөйләү формасында була.

М а т е р и а л:

  1. программа материалы буенча бирелгән яисә үзе сайлап алган тема;

  2. эчтән укылган текстның (нигездә, әдәби әсәрдән яисә әдәбият дәреслегеннән алынган, күрсәтелгән яисә үзе сайлап алган) эчтәлеге.

С ө й л ә ү г ә б и р е л ә т о р г а н в а к ы т:

X - XI классларда 7-10 минут,

IX класста 5-7 минут,

VIII класста 4-7 минут,

VII класста 3-6 минут,

VI - V класста 2-5 минут.

Әдәбият дәфтәренә таләпләр

Әдәбият дәфтәрендә һәр уку елы дәвамында түбәндәге төп язмалар була:

  1. планнар

  2. эчтәлекне хикәяләп язу

  3. цитаталар (күчереп язу)

  4. аңлатмалар (сүз һәм төшенчәләргә)

  5. фикер язмалары (үз фикереңне язып кую)

  6. укучы үзе иҗат иткән әдәби әсәрләр (хикәяләр, шигырьләр, мәзәкләр, сценарийлар һ.б )

  7. халык авыз иҗатыннан җирле материаллар

  8. аннотацияләр (11кл.)

  9. тезислар 98-11кл.)

  10. конспектлар (8-11 кл.)

  11. рефератлар (8-11 кл.).

Әдәбият дәфтәрендә бары тик программа материалын үзләштерүгә һәм аны язып бирә белергә өйрәтә торган язмалар гына булырга тиеш. Язма эшләр сочинение таләпләре белән бәяләнә.

Әдәбияттан белем дәрәҗәсен бәяләү соңгы чиктә сочинение яздыру белән кылынса да, өлгереш билгеләре чыгарган вакытта аның белән генә чикләнмичә, уку, сөйләү, телдән җавап бирү дә исәпкә алына.


Укуга карата төп таләп – сәнгатьле уку.

Уку материалы:

  1. Укучы үзе язган текст яки сочинение.

  2. Әдәби әсәрдән, публицистик һәм фәнни хезмәттән өзек.

Материалның күләме:

Һәр класс өчен билгеләнгән сочинение күләме икеләтә алына.

Материалны сайлап алу:

  1. Укучы үзе сайлый, үзе теләгән текстны укый.

  2. Укытучы күрсәтмә бирә.

Укуны әдәбият фәне буенча бәяләү өчен таләпләр:

  1. Уку тел (грамматика) фәне буенча уңай билге куярлык булсын.

  2. Сәнгатьле яисә логик сәнгатьле (текстның характерыннан чыгып) башкарылсын.

  3. Уку интонациясен бөтен текстка һәм аның аерым өлешләренә карата укучы аңлатып бирә белсен.

И с к ә р м ә. Уку интонациясен аңлатканда:

1. V – VII классларда интонациянең текст эчтәлегенә карата булган ягын аңлату җитә (ягъни объектив эчтәлектән чыгып).

2. VIII класста авторның тексттагы эчтәлеккә мөнәсәбәтен чагылдыру дәрәҗәсенә бәйләп аңлату да таләп ителә.

Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларының әдәбияттан белем, осталык һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Тикшерү-бәяләү укучыларның әдәбияттан белемнәрен, аерым темаларның, әсәрләрнең, язучы иҗаты һәм әдәби чорларның үзләштерелү дәрәҗәсен, укучының иҗади һәм логик фикерләү сәләтен, теге яки бу әсәргә шәхси мөнәсәбәтен, карашын җиткерү осталыгын, аны мөстәкыйль анализлау дәрәҗәсен, укытуның сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген ачыклау өчен кулланыла.

Уку күнекмәсе ничек бәяләнә?

Уку күнекмәсен тикшергәндә, мөгаллим сезнең ни дәрәҗәдә дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм аңлап укуыгызга игътибар итә.
Әдәби әйтелеш кагыйдәләрен саклап, текстны хатасыз итеп уку дөрес уку дип атала. Укучы аваз, иҗек һәм сүзләрне кабатламыйча, аларны төшереп калдырмыйча, урыннарын алыштырмыйча, грамматик формаларын бозмыйча һәм дөрес әйтелешкә карата куела торган иң төп таләпләргә җавап бирерлек дәрәҗәдә укырга тиеш.
Йөгерек уку - укыганның эчтәлеген аңлы рәвештә зиһенгә алуны тормышка ашырырга ярдәм итүче уку тизлеге.
5 нче сыйныф укучысы уку елы азагына 70-100 сүз укырга тиеш.
6 нчы сыйныфта - 75-115 сүз
7 нче сыйныфта - 80-125 сүз
8-9 нчы сыйныфларда - 85-130 сүз
10 нчы сыйныфта - 90-135 сүз
11 нче сыйныфта - 100-145 сүз

Игътибар итегез: укуның төп максаты - текстның дөрес укылуына һәм эчтәлеген аңлауга ирешү. Эчтән уку тизлеге, кычкырып уку белән чагыштырганда, 5-7 нче сыйныфларда - 40-50 процентка, ә 8-9 нчы сыйныфларда 60 процентка югарырак булырга тиеш.
Сәнгатьле уку текстның эчтәлеген аңлап, автор әйтергә теләгән фикер, хис-тойгыларны тавыш, басым һәм башка барлык фонетик чараларны дөрес кулланып укый алуны белдерә.
Аңлап уку, ягъни текстның төп эчтәлеген аңлау һәм аңа карат үз карашыңны яки мөнәсәбәтеңне белдерә алу сәнгатҗле укуга ирешүнең төп шарты булып тора. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, сәнгатьле һәм аңлаешлы итеп, әдәби әйтелеш нормаларын саклап, дөрес интонация һәм басым белән тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының текст эчтәлегеннә чыгып бирелгән сорауларына төгәл җавап бирәсез - "5"ле.
Таләп ителгән күләмдәге текстны тиешле тизлектә укыйсыз, укытучының сорауларына төгәл җавап бирәсез, ләкин кайбер сүзләрнең укылыш үзенчәлекләре орфоэпик нормаларга туры килми, сөйләмнең структур бүленешендә кайбер хаталарыгыз бар, интонацион яктан 1-2 төгәлсезлек җибәрәсез - "4"ле.
Уку тизлеге тиешле нормада түгел, текстны аңлыйсыз, әмма сорауларга биргән җавапларыгызда төгәлсезлекләр җибәрәсез, уку барышында 3-4 фонетик, 2-3 орфоэпик хата ясадыгыз, интонацияне төгәл бирмисез - "3"ле.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген аңламыйсыз, эчтәлек буенча бирелгән сорауларга өлешчә генә җавап бирәсез, тиешле тизлектә уку күнекмәләрегез юк, фонетик, орфоэпик, интонацион хаталар текст эчтәлеген аңлауга комачаулый - "2"ле.
Өйдә әзерләнеп укуны бәяләгәндә, таләпләр югарырак була.

Сөйләм күнекмәсе ничек бәяләнә?

Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле һәм эчтәлеге ягыннан тулы монологик сөйләм төзи аласыз, бирелгән әсәр яки өйрәнелгән тема буенча әңгәмә кора беләсез - "5"ле.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле, әмма эчтәлеге ачылып бетмәгән монологик һәм диалогик сөйләм өчен "4"ле аласыз.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән тема буенча логик яктан эзлекле итеп сөйли белмисез, эчтәлекне ачып бетерә алмыйсыз, әңгәмәдә өстәмә сораулар бирелгәндә генә катнашасыз - "3"ле.
Өйрәнелгән яки тәкъдим ителгән темага монолог та, диалог та төзи алмыйсыз - "2"ле.

Анализ күнекмәләре һәм теоретик белемнәрегез ничек бәяләнә?

Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап, урынлы кулланасыз, анализыгыз нигезле, җавабыгыз теоретик яктан югары оештырылган - "5"ле.
Әсәрне анализлау яки чорга характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрне аңлап тааларны куллану барышында аерым төгәлсезлекләр җибәрәсез, анализ эчтәлек сөйләүгә "борыла" - "4"ле.
Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләр кулланасыз, әмма алар күренешкә туры килми, хаталар ясыйсыз; анализ әсәр эчтәлеген кабатлап сөйләүдән генә гыйбарәт - "3"ле.
Әсәрне анализлау яки характеристика бирү барышында әдәби-теоретик төшенчәләрдән мәгълүматсыз булуыгыз күренә, аларны җавабыгызда кулланмыйсыз, анализ бөтенләй юк - "2"ле.


Сорауларга җаваплар язу ничек бәяләнә?

Эшләрегезне бәяләгәндә, укытучы җавабыгызның тулы, төгәл, дөрес булуына, сөйләмегезнең стилистик яктан камил, орфографик һәм пунктуацион яктан грамоталы булуына игътибар итә.
Барлык сорауларга да дөрес җавап бирдегез (1 сөйләм хатасы яки 1 пунктуацион хатагыз булырга мөмкин) - "5"ле.
Сорауларга дөрес җавап бирдегез, ләкин 2 сөйләм хатасы, 3 орфографик, 2 пунктуацион хата яки 2 сорауга җавап язганда, төгәлсезлек җибәрдегез - "4"ле.
Язма эштә сорауларга җавап бирә белү күнекмәсе сизелә, 3 сөйләм хатасы, 4 орфографик, 5 пунктуацион хатагыз бар - "3"ле.
Җавапларыгызның яртысы дөрес түгел, сөйләм хаталарыгыз 3 тән артык, 5 орфографик, 6 пунктуацион хатагыз бар - "2"ле.

Сочинение ничек бәяләнә?

Сочинение язганда, укучы өйрәнелгән зур күләмле әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга; шуларга бәйләп, язучы яшәгән, әсәрнең нигезенә алынган чорга, ул вакыттагы тарихи һәм иҗтимагый шарталарга; шул чорга хас әхлакый нормаларга; әсәрдә бирелгән геройларга һ.б. карата мөнәсәбәтен белдереп, үзенең әдәби язма текстын "тудыра".
Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме түбәндәгечә билгеләнә:


5 нче сыйныфта 0,5-1 бит
6 нчы сыйныфта - 1-2 бит
7 нче сыйныфта - 2-3 бит
8 нче сыйныфта - 3-4 бит
9 нчы сыйныфта - 4-5 бит
10 нчы сыйныфта - 5-6 бит
11 нче сыйныфта - 6-7 бит


Сочинениене озын итеп язу төп максат түгел, чөнки, билге куелганда, беренче чиратта, язмада теманың тулы һәм эзлекле итеп ачылуына, тел байлыгына, хаталарның булмавына, грамоталылык дәрәҗәсенә игътибар бирелә.
Хаталар поляда күрсәтеп барыла. Югары сыйныфларда хата төзәтелми, хаталы урын астына сызып күрсәтелә. Язма эштән соң беренче юлда укытучы ялгышларның санын күрсәтә: башта орфографик (вертикаль сызык рәвешендә "I"), аннан соң пунктуацион ("V" рәвешендә) һәм стилистик ("С" рәвешендә) хаталар санын яза. Алар ике нокта аша (1:3:2 рәвешендә) яки хәрефләр белән тамгаланып (О-1, П-3, С-2 рәвешендә) күрсәтелә. Моннан тыш сочинениедә логик (Л рәвешендә күрсәтелә) һәм фактик хаталар (Ф рәвешендә) да билгеләнә ала. Логик хаталарга орфографик һәм грамматик кагыйдәләрне бозу нәтиҗәсендә мәгънә төгәлсезлегенә китерә торган кимчелекләр керә. Әсәр исемен, вакыйгаларны, чорны (гасыр, ел, ай, көн һ.б.); персонажларның (герой, катнашучы яки аның турында нинди дә булса фикер әйтүче кешенең) исем һәм фамилияләрен, алынган цитаталарның чыганагын бутау; техник төгәлсезлекләр фактик хатага санала.

Сочинение ике билге белән бәяләнә: беренчесе - эшнең эчтәлеге һәм теленә, икенчесе грамоталылыкка куела.






























Укыту-тематик план

Бүлекләр

Сәгать саны



Дәрестән тыш уку

Бәйләнешле сөйләм үстерү

1

“Идегәй” дастаны

1



2

Ф.Кәрими

1



3

М.Фәйзи

2



4

Ш.Камал

1



5

Һ.Такташ

2

1


6

Г.Бәширов

2

1


7

М.Җәлил

2



8

Н.Фәттах

3



9

Т.Миңнуллин

1



10

А.Гыйләҗев

2

1


11

С.Сөләйманова

1



12

М.Юныс

1



13

Г.Әпсәләмов

2



14

Г.Афзал

1

1


15

Уку елы дәвамында өйрәнелгәннәрне кабатлау

1





23

4

8



Курсның эчтәлеге

“Идегәй”. Дастан турында төшенчә.

Ф.Кәрими. “Салих бабайның өйләнүе”. Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар.

М.Фәйзи. “Галиябану”. Татар сәнгатендә музыкаль драма туу.

Ш.Камал. “Акчарлаклар”.

Ш.Бабич. “Халкым өчен”.

Һ.Такташ. “Зәңгәр күзләр”. “Болай...гади җыр гына” “Алсу”. “Киләчәккә хатлар”. Идея турында төшенчә. “Мәхәббәт тәүбәсе”.

Г.Бәширов. “Туган ягым – яшел бишек”.

Р.Фәйзуллин. “Якты моң”. “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга”. “Якты моң”. “Вакыт”.

М.Җәлил. “Тик буса иде ирек”. “Соңгы җыр”. “Серле йомгак”. “Сандугач һәм чишмә” балладасы.

Г.Әпсәләмов. “Алтын йолдыз”. Роман турында төшенчә. “Газинур”.

Р.Төхфәтуллин. “Йолдызым”.

М.Юныс. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна”.

Г.Афзал. “Дөнья матур, дөнья киң”. “Мыштыбый”. “Тәнкыйть сүзе”. “Ялкау кызлар”. “Өф-өф итеп”. Сатира турында төшечә.

Н.Фәттах. “Итил суы ака торур”. Тарихи роман турында төшенчә.

Р.Батулла. “Сөембикә”.

Т.Миңнуллин. “Бәхетле кияү”. “Әлдермештән Әлмәндәр”.

А.Гыйләҗев. “Язгы кәрваннар”. “Җомга көн кич белән”

А.Расих. “Язгы кәрваннар”.

С.Сөләйманова. “Туган җирем, эчкән суым!”. “Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”. “Кеше”. “Сулар ага, күлләр күккә бага...”. “Этюд”. “Тагын узды кыңгыраулы язлар”.

Ш.Галиев. “Камырша”. “Утсыз төтен булмый”. “Үзең нинди”. “Тимерсе Гомәр һәм гомер”.

Р.Харис. “Ант суы”. “Борылышта”.


Ятлау өчен тәкъдим ителгән әсәрләр


  • Идегәй” (“И Идел-йорт, Идел-йорт...” дип башланган өзек).

  • Ш.Бабич. “Халкым өчен”.

  • Һ.Такташ “Алсу”.

  • М.Җәлил “Кичер, илем!”

  • Р.Фәйзуллин, Р.Харис шигырьләре.














Татар әдәбиятыннан

тематик план


Сыйныф: 8 сыйныф

Укытучы: Ибраһимова Р.Х.

Дәресләр саны

Барлыгы 35 сәгать.; атнага _____минут, сәгать. Тема өйрәнү - 23 сәг.

Бәйләнешле сөйләм үстерү: 8 сәгать.

Дәрестән тыш уку: 4 сәгать.

Планлаштыру түбәндәге программа нигезендә төзелде: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. – Казан: “Мәгариф”, 2010

Дәреслек (исеме, авторы, нәшрият, басылган елы: Әдәбият: Татар урта гомуми белем мәкт. 8нче с-фы өчен дәреслек/ А.Г.Әхмәдуллин, Ф.А.Ганиева. – Үзгәртелгән 4-нче басма. – Казан: Мәгариф, 2006.



Дәреснең темасы

Вакыт



Искәрмә


Җиһазлау, материал


Белемнәрне тикшерү, практик эзләнү эшчәнлеге


Әдәбият теориясе

План

Факт

1

Идегәй” дастаны белән танышу. “Идегәй” дастаны. Дастан героеның тарихи җирлеге




Мәгариф” ж., 1991, №11.

Фән һәм мәктәп” ж., 1999, №1 (100-102 б.).

Иллюстрацияләр.

  1. Актуальләштерү. Халык авыз иҗаты. Төрләре.

  2. Укытучы сөйләме.


Фольклор төрләре. Дастан

2

Ф.Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясе белән танышу Ф.Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясендә гореф-гадәтләрнең бирелеше




Әсәрнең эчтәлеге белән танышу, фикер алышу, сорауларга җавап бирү. (39-40 бб.) Татар мәгърифәтчеләре

1. Мәгърифәтчелек әдәбияты һәм мәгърифәтче язучылар турында белешмә

Мәгърифәтчелек әдәбияты, мәгърифәтче язучылар.

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Салих бабайга характеристика бирү





Геройга хас уңай сыйфатлар


4

М.Фәйзинең “Галиябану” драмасы – татар драматургиясенең йөзек кашы





Монологик сөйләм күнекмәләре


5

Олы, саф мәхәббәт моңы. Галиябану, Хәлил, Исмәгыйль образлары




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Рольләргә бүлеп уку. Өлешчә анализ. Әсәр тукымасында реалистик һәм романтик алымнар. Сәнгатьле детальләрнең роле

Музыкаль драма. Аның тууы.


6

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Нәрсә ул мәхәббәт?”, план төзү





Сочинение язу


7

Ш.Камалның тормышы һәм иҗаты турында кыскача белешмә. “Буранда” хикәясе.Ш.Камалның “Акчарлаклар” повесте, Гариф, Газизә, Шәрәфи карт образлары.. Сезонлы эшчеләр тормышының яктыртылышы.




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр.

1. Ш.Камалның Казандагы музей-фатирына виртуаль экскурсия:

Повесть

8

Дәрестән тыш уку. Ш.Бабич “Халкым өчен” һ.б. шигырьләре





Ш.Бабич шигырьләрен укырга. Биографиясе һәм иҗаты буенча индивидуаль биремнәр

Лирик герой

9

Һ.Такташ иҗаты. “Зәңгәр күзләр”, “Болай...гади җыр гына” шигырьләре. Һ.Такташның “Алсу” пэмасында яшәү шатлыгы, оптимизм хисләренең чагылышы




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр (Б.Альменов. 15 б.). ”Мәгариф” ж., 1992, №1 (18 б.).

6 класста әдәбият дәресләре. К., 1985, 40-43 б.

Истәлекләр.

Алсу”поэмасының бер өлешен ятларга.

Поэма

10

Һ.Такташның “Киләчәккә хатлар” поэмасы белән танышу. 30 нчы еллар башындагы социаль-психологик каршылыклар




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр

Мәхәббәт тәүбәсе”н укырга.


11

Бәйләнешле сөйләм үстерү. ”Алсу” һәм “Мәхәббәт тәүбәсе” “Мәхәббәт тәүбәсе” поэмаларыннан өзекләрне сөйләү.







12

Г.Бәширов. Язучы турында биографик белешмә. “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә төп образлар




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Әдәби бюллетень.

Мәгариф”, 1999, №8, 25 б.; 1997, №6, 27-29 б.



13

Г.Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәрендә халыкның ерак тарихтан килә торган яшәү рәвеше, рухи байлыгы, әхлак кагыйдәләре, гореф-гадәтләрне чагылдыру




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр



14

Дәрестән тыш уку. Р.Фәйзуллинның “Җаныңның ваклыгын сылтама заманга”, “Якты моң”, “Вакыт” шигырьләре.




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр.



М.Җәлил биографиясен искә төшерергә.

15

М.Җәлилнең биографиясе. “Тик булса иде ирек”, “Соңгы җыр”, “Серле йомгак” шигырьләре.




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Аудиоязма (Ф.Галимуллин укуында).

Иллюстрацияләр.

Китап күргәзмәсе.

Лирик герой һәм шагыйрь хисләренең бердәмлеге. Лирик геройның көрәшкә, иреккә омтылышы, интернационалист булуы, немец халкының бөек улларына хөрмәте. Яу кырында сугыша алмау үкенече, моңсу хисләр.

1. Биографиясен хронологик тәртиптә өйрәнергә.

Кичер, илем”, “Соңгы җыр” шигырьләрен ятларга. “Серле йомгак” – ятларга.

16

М.Җәлилнең “Сандугач һәм чишмә” балладасы




Ана бәйрәме” – мультфильм, Казан: Татарстан –синема”, 2006.

Кош һәм Чишмә образлары ярдәмендә Туган ил азатлыгы өчен фидакарь көрәшнең изгелеген раслау.

Поэтик предмет һәм җан ияләрен кешечә хис итәргә сәләтле итеп сурәтләү.

17

Н.Фәттахның “Ител суы ака торур” романы белән танышу. Болгар дәүләте тормышын тасвирлау, гореф-гадәт,йолалар




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр.

Әдәби бюллетень.

1. Укытучы лекциясе.

2. Әсәр белән таныша башлау (189-194 б.).


18

Н.Фәттахның “Ител суы ака торур” романында төп образлар. Сюжетка киеренкелек, җанлылык бирүдә Тотыш холкының роле.





Н.Фәттахның “Ител суы ака торур” романында Болгар дәүләте тормышын, кабиләләр тартышын, гореф-гадәтләрен, йолаларын, сәүдә, мәдәният, дин мөнәсәбәтләрен, геройларның хисләрен тасвирлау.

Тарихи роман

19

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Тарихлардан килгән хакыйкать”







20

Дәрестән тыш уку. Рабит Батулла “Сөембикә” романы.







21

Т.Миңнуллинның биографиясе, иҗаты. “Бәхетле кияү” комедиясен анализлау.




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр.

Әдәби бюллетень

Рольләргә бүлеп уку.

Авыл кешеләре арасындагы эчкерсез, саф мөнәсәбәт һәм мөгамәләләрнең кызыклы ситуациядә ачылуы һәм сурәтләнүе


22

Аяз Гыйләҗевнең “Язгы кәрваннар” әсәрендә авыл яшьләре образы




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Авылда сугыш чоры яшьләренә килгән тормыш һәм хезмәт авырлыкларының чагылышы. Күңел төшенкелегенә бирелмәү, яшьлек хисләренең юл яруы.


23

Аяз Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәрендә төп проблемалар




Әдипнең портреты. Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр



24

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение. “Аяз Гыйләҗев әсәрләрендә образлар”







25

Дәрестән тыш уку. Атилла Расих “Урланган хәзинә”.




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.



26

С.Сөләйманованың тормыш юлы һәм иҗаты. С.Сөләйманованың “Туган җирем, эчкән суым...” шигырен анализлау





Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр

Аларда хисләр байлыгы, күңел тирбәнешләренең табигыйлеге, поэтик бизәкләргә муллык.


27

С.Сөләйманованың “Кеше барыбер кошлар нәселеннән...”, “Кеше” “Этюд”, “Сулар ага, күлләр күккә бага...”, “Тагын узды кыңгыраулы язлар” шигырьләрен анализлау




Әдипнең портреты.

Китап күргәзмәсе.

Фотогалерея.

Иллюстрацияләр



28

М.Юныс. Язучы турында кыскача белешмә.М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестеның үзенчәлеге, төп геройлар.




1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр


Образлар системасы.

29

Бәйләнешле сөйләм үстерү. М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повестендагы образларга характеристика бирү.







30

Г.Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” әсәрендә яшьләрнең романтик образлары, үзенчәлекле тасвир




1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Батырлык турында әңгәмә.

Роман. Образ

31

Г.Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романында образлар.




1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр



32

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Сочинение “Нәрсә ул батырлык?”







33

Г.Афзал иҗатына гомуми бәяләмә. “Дөнья матур,дөнья киң”,”Мыштыбый”.Г.Афзал шигырьләрендә юмор аша кеше холкының чагылышы.”Т”әнкыйть сүзе”,”Ялкау кызлар”,”Өф-өф итеп”.




1. Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Фотогалерея.

4. Иллюстрацияләр.

5. Әдәби бюллетень.

Көлү объектлары һәм предметлары. Аларның халыкчан җирлекләре һәм халыкчан чаралар куллану.

Дөнья матур, дөнья киң” һ.б. шигырьләрендә Туган ил, туган җир, халкыбыз турындагы шигьри сурәтләр

Сурәтләү чараларына анализ.

Сатира турында төшенчә.

34

Бәйләнешле сөйләм үстерү.Шигырь язып карау







35

Уку елы дәвамында өйрәнелгәннәрне кабатлау
















Укыту – методик комплекты:

Укытучы өчен кулланма:

  1. Казан утлары” журналлары

  2. «Мәгариф» журналлары

  3. «Мәйдан» журналлары

  4. 5-11 нче сыйныфларда татар теле һәм әдәбиятыннан дәрестән тыш эшләр. –Казан: Мәгариф, 2000.

  5. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. (А. Г. Яхин программасы нигезендә) Абдрәхимова Я. Х. Барда, 2002

  6. Әдәбият теориясе. Хатипов Ф. –Казан: Мәгариф, 2000.

  7. Г. Камал исемендәге ТДАТ. 50 ел. – Казан. Т.к.н., 1957

  8. Сочинение язарга өйрәнәбез. Методика һәм үрнәкләр. Хәбибуллина З. Н., Миңнуллина Р. В. –Казан: Яңалиф, 2002.

  9. Татар телендә 100 сочинение. Рифә Рахман. –Казан: Раннур, 2001

  10. Һәр сыйныфта сочинение. Рифә Рахман. –Казан: Раннур, 2003

  11. 5,8, 11 нче сыйныфларда татар әдәбиятын укыту. Укытучылар өчен кулланма. А. Г. Яхин. – Казан: Мәгариф, 1996.

Укучылар өчен кулланмалар:

1. Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге.Галиуллин Т. Н., Заһидуллина Д. Ф. –Казан: Мәгариф, 2007

2. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Заһидуллина Д. Ф. , Закирҗанов Ә. М., Гыйләҗев Т. Ш.–Казан: Мәгариф, 2004

3. Олимпиадага әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар әдәбияты. – Казан:Школа, 2004

Интернет – ресурслар.

http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.ed.gov.ru Белем бирү буенча федераль агентлык

http://www.fasi.gov.ru Фән һәм инновацияләр буенча федераль агентлык

http://www.obrnadzor.gov.ru Рособрнадзор

http://www.apkppro.ru РФ мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү һәм профессиональ әзерләү академиясе

http://www.lexed.ru Федеральный центр образовательного законодательства

http://www.rustest.ru Федераль тест үткәрү үзәге

http://www. tatedu.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы

http://www.edu. kzn.ru ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Белем полрталы

http://www.mon.tatar.ru

http://pedsovet.org Бөтенроссия интернет-педкиңәшмәсе

http://www.bytik.ru Мәгариф системасында яңа технологияләр куллану – халыкара конференция

http://www.shoolexpo.ru

http://www. it-n.ru

http://. belem.ru

http://. tatar.ru ТР рәсми серверы

http://. tatcenter.ru ТР мәгълүмати – аналитик порталы

http://. Tat. Tatar - inform.ru ТР мәгълүмат агентлыгы

http://. intertat.ru ТР электрон газетасы

http://. vatantat.ru “Ватаным Татарстан” газетасы

http://. Tatar - kongres.ru Бөтендөнья татар конгрессы

http://. xat.ru Татар хат алышу хезмәте

http://. suzlek.ru on- line русча сүзлек

http://. Abaga.h16.ru “Абага чәчәге” олимпиада

http://. Tugan-tel.at.ru Шрифтлар һәм IT- технологияләр

http://. Kitapxane.at.ru татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://. Tatar.com.ru татар теле сүзлекләр һәм үзөйрәткечләр

http://. Tatarca.boom.ru татарча текстлар

http://. tataroved.ru Татар тарихы: төрки – татар дөньясы



Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 65% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG


Краткое описание документа:

1.      Дәреслек: А.Г.Әхмәдуллин, Ф.Ә.Ганиева. Әдәбият. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслке-хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2006

Мәктәпнең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 8 нче сыйныфта өй шартларында укучы Вәлиев Рәзил өчен әдәбият дәресләренә атнага 0,5 сәгать (елына 17,5 сәгать)вакыт каралган.  Тематик план, программа материалын 35 сәгатькә бүлеп, атнага 30  минут  хисабыннан төзелде. Ел дәвамында түбәндәге практик эшләрне үтәү каралган: әсәрләрне өйрәнү: -  23 сәгать; бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать; дәрестән тыш уку - 4 сәгать.

 

5-9 нчы сыйныфларда татар әдәбиятыннан гомуми төп белем бирү максатлары

·      матур әдәбият әсәрләрен форма һәм эчтәлек берлегендә аңларга һәм анализларга өйрәтү;

·      төп тарихи-әдәби мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне җиткерү һәм кулланырга күнектерү;

·      дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт тәрбияләү;

·      матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗы булдыру;

·      укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү.

Программада әдәби әсәрләрне  өйрәнгәндә укучыларның сөйләм телен һәм язу культурасын үстерүгә һәрчак игътибарлы булуны күздә тоткан эшләр дә алынды. Укучыларның мөстәкыйль әдәби иҗатка омтылышларын мөмкин кадәр үстерү өчен иҗади биремле эшләр мөһим бурычларның берсе.

Конкрет  биремнәргә килгәндә:

 -Татар халкының милли казанышлары буларак татар әдәбияты. Татар әдәбиятының бөтендөнья матур әдәбияты, аерым алганда төрки әдәбиятлары арасындагы урыны;

- Сүз сәнгате буларак матур әдәбият, аның тел үзенчәлекләре. Тезмә һәм чәчмә сөйләмнәр. Халык авыз иҗаты һәм әдәбият. Әдәби телләр һәм жанрлар.

-Образлылык-әдәби әсәрнең төп сыйфаты; сәнгатьле  сурәтләүнең асыл чаралары.

-Әдәби әсәрнең эчтәлеге һәм төзелеше (тема, идея, сюжет, композиция, образлар системасы).

-матур әдәбитятагы мәңгелек темалар һәм “мәңгелек образлар”. Андагы әхлакый һәм тарихи-мәдәни проблематика (алла һәм кеше, изгелек һәм явызлык көрәше, кеше һәм җәмгыять, кеше һәм табигать, буыннар мөнәсәбәте4 намус, туганлык, бурыч һәм  вәгъдәгә тугырылык, ватанпәрвәрлек, мәхәббәт һ.б.)

-Әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре арасындагы мөнәсәбәт.

-Әдәби әсәрдә тормыш материаллары һәм сәнгатьле уйланманың үзара мөнәсәбәте. Матур әдәбиятта милли үзенчәлек һәм гомумкешелек кыйммәтләре.

-Классик әдәбият  әсәрләренең үз чоры һәм бүгенге көн өчен әһәмияте.

 

Формалаштырылырга тиешле белем-күнекмәләр (уку елы ахырына)

·Сүз сәнгатенең образлы табигате турында күзаллау булу.

·Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларыннан төп фактларны белү.

·Өйрәнелгән төп әдәби-теоретик төшенчәләрне белү.

·Әдәби текстның сюжетын сөйли белү.

·Өйрәнелә торган әсәрнең аерым эпизодын (яисә күренешне) анализлый алу.

·Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын ачыклый белү.

·Әдәби әсәрләрне чагыштыра белү.

·Әдәби әйтелеш таләпләрен саклаган хәлдә өйрәнелгән әсәрләрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку.

·Өйрәнелгән әсәргә дәлилле рәвештә  үз мөнәсәбәтеңне белдерү.

·Әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерү, аларга бәя бирү.

·Диалогта яисә бәхәстә катнашу.

·Сүзсәнгатенең аерым күренешләре белән мөстәкыйль танышу һәм аларның эстетик кыйммәтен бәяләү (класстан тыш вакытта әсәр укуга ихтыяҗ булу).

 

·Татар әдәби теленең нормаларына нигезләнеп, кирәкле темага телдән һәм язмача бәйләнешле текст төзү күнекмәсенә ия булу.

Общая информация

Номер материала: 308271

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>