Инфоурок Другое Другие методич. материалы8нче В сыйныфының рус төркеме өчен «Телләр белгән, илләр гизгән” спецкурсының авторлык программасы

8нче В сыйныфының рус төркеме өчен «Телләр белгән, илләр гизгән” спецкурсының авторлык программасы

Скачать материал

Килешенгән Расланган

Уку-укыту буенча директор урынбасары 10нчы гомуми урта белем бирү

___________/ Гыйльметдинова Г.М./ мәктәбе директоры

2014 ел _________ / Бликин А.И./

2014 ел









Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 10нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”

I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Никитина Альбина Егор кызының

2014-2015 уку елына

8нче В сыйныфының рус төркеме өчен

«Телләр белгән, илләр гизгән” спецкурсының

авторлык программасы















Педагогик совет утырышында каралган

1нче № беркетмә

2014 ел











Аңлатма язуы.

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы, күп телләр белү- ул зур байлык, хәзинә. Әмма кайбер ата – аналар әле моны аңлап бетерми. Саф татар кешесенең : ”Минем балам татар телен аңламый, өйрәнәсе килми, диючесе дә юк түгел. Бу зур ялгышлык, әлбәттә. Күп телләр белү ул бит мәртәбә, ул бит авыр йөк түгел, аны күтәреп йөрисе дә юк.

Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел,”- диләр борынгылар, чөнки туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе –анасы өйрәтә, өйрәтергә тиеш. Шуңа күрә дә аны –Ана теле – дип атыйлар.Безнең телебез бик матур, ягымлы, шуңа да аны яратмый мөмкин түгел.Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләшкән, безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар,әкиятләр сөйләгәннәр. Һәркем үз телендә сөйләшә белергә, үз телен яратырга тиеш.

Ләкин хәзерге вакытта милләте татар булып та татар телен белмәүче балалар көннән көн арта. Мәктәпләрдә алар татар төркемендә укыйсы урында рус төркемендә утыралар. Әти-әнисе баласына җанга ятышлы матур татар исеме куша, ә телне өйрәтми. Минемчә, саф татар исеме тагып йөреп телне белмәү, бу – зур проблема. Шуларны истә тотып мин балаларга өстәмә курс программасы төзергә уйладым. Мәктәп программасында бирелгән татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балалар программа кысаларында булганны гына өйрәнәләр, ә курсларда алган белемнәр балаларга телебезнең матурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә , өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр. Балаларга татар телен өйрәтүне уңышлы, нәтиҗәле итеп оештыру өчен, аларның татар телендәге тел күренешләре үзенчәлекләрен, нинди белем һәм күнекмәләргә ия булуын белү һәм уку-укыту барышында алардан дөрес файдалану зарури. Ә моның өчен, һичшиксез, баланың ана теле һәм ул өйрәнергә тиеш телләрдәге барлык тел үзенчәлекләрен дә белеп эш итәргә кирәк.

Татар теле дәресләрендә мәктәп программасы буенча тел белеменең кайбер үзенчәлекләре буенча тулы белем бирү каралмаган. Фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү курсның нигезендә ята. Программа 8нче сыйныфларда татар теле укыту программмаларында каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнеп төзелде.

Программаның актульлеге шунда: укучыларга төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда нәтиҗәлелеккә ирешер өчен, мәктәп программасы буенча алган белем-күнекмәләрне киңәйтү, тирәнәйтү, көндәлек тормышта татар телеңдә иркен аралашу зарури.


Программаның максаты :Рус телендәге охшашлыкларга һәм аермалыкларга бәйләп, укучыларның белем дәрәҗәләрен үстерү. Татар телен практик яктан куллануга ирешү. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

    1. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, татар милләтенә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү.

    2. Балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.

    3. Укучыларда коммуникатив компетенция булдыру. Аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

    4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

    5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

    6. Тел белеме буенча белемнәрне арттыруга ярдәм итү;

    7. Фикерләү сәләтен үстерүгә мөмкинлекләр булдыру;

    8. Үзара зәвыклы итеп аралашуга теләк тудыру һәм Татарстан Республикасы тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт хисе тәбияләү;

Көтелгән нәтиҗә

Бу программаны өйрәнгәннән соң укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

Татарстан, татар халкы, аның тормыш-көнкүреше, традицияләре, әдәбияты, сәнгате турында әдәби телдә сөйли һәм яза белергә;

Текстны камилләштерергә, кабатлауларны булдырмыйча сүзләрне синонимнары белән алмаштырырга;

Сөйләм культурасы таләпләрен үтәргә;

Сөйләмдә антонимнарны кулланырга;

Еш кулланыла торган кушымчалар белән эшләргә, аларның ни өчен кулланылуын аңлата, куллана белергә;

Өйрәнелгән темалар буенча стандарт булмаган биремнәрне үтәргә;

Чит тирәлектә үзеңне иркен тотарга.

Программа тел һәм сөйләм материалының эчтәлеген, күләмен билгели. Гамәли эштә ул гомумдидактик (фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, укучыга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, иҗади үсеш технологиясенә корылган укыту, тәрбия бирү), лингвистик (системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик), методик (аралашу, ситуатив-тематик, дифференциацияләү (аеру, бүлү), интеграцияләү (бер-берсенә керешеп китү) һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота.

Татар телен укытканда тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы.

Программаның үзенчәлеге шунда: татар милләтендәге татарча белмәүче балаларны татар сөйләменә якынайту; рус телле балаларны татар мохитында татарча аралашуга тарту.

Бу программа, укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Курсның эш режимы:

  • елга 34 сәгать;

  • атнага 1 сәгать ;



Курсның укыту-тематик планы елга 34 сәгать



Тема

Сәгать

саны

Теория

Практика

1

Татар халкының үткәне һәм бүгенгесе. (татар халык авыз иҗаты , мәкаль, табышмак, җырлар, әкиятләр, йолалар, хәзер сакланып калган йолалар, бәйрәмнәр, милли киемнәр, кеше исемнәре)

10



8



2

2

Татарстан дигән Ватаным бар! (Татарстан республикасы, танылган шәхесләр, татар балалар язучылары

10



8



2

3

Татар матбугаты.(татар телендә чыгучы газета-журналлар)

5



5




4

Гаилә. Туганлык мөнәсәбәтләре. Шәҗәрә.

4

3

1

5

Әдәпле сүзләр. Кешенең тәрбиялелеген күрсәтүче сөйләм алымнары. Транспортта, кибеттә , җәмәгать урыннарында үз-үзеңне әдәпле тоту, әдәпле сөйләшү алымнары.

4



3



1

6

Татарча телевидение.Татарча мультфильмнар, кинолар, татарча тапшырулар

1




1


Барлыгы

34

27

7













Календар-тематик план

П/п


Тема занятия

Дата

проведения

1

Татар халык авыз иҗатына күзәтү.

2.10

2

Мәкальләр. Рус һәм татар телендәге мәкальләрне чагыштыру.

9.10

3

Табышмак әйтәм, җавабын тап.

16.10

4

Җырлар өчен җырларым бар.

23.10

5

Әкият сөйлим, тыңла.

30.10

6

Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр.

13.11

7

Хәзер сакланып калган йолалар

20.11

8

Татар халкының милли бәйрәмнәре

27.11

9

Татар милли киемнәре

4.12

10

Исемең матур, кемнәр куйган.

11.12

11

Татарстан республикасы

18.12

12

Татарстан республикасының танылган шәхесләре

25.12

13

Татар балалар язучылары.

13.01

14

Шәүкәт Галиевнең балалар өчен язган шигырьләре

15.01

15

Бари Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре

22.01

16

Татарстандагы музейлар

29.01

17

Музейга сәяхәт

5.02

18

Татарстандагы китапханәләр

12.02

19

Шәһәрдәге Г.Тукай китапханәсенә экскурсия

17.02

20

Түбән Кама – яшьлек каласы!

19.02

21

Татар матбугатына күзәтү

26.02

22

Балалар өчен чыгучы татарча журналлар

5.03

23

Балалар өчен чыгучы татарча газеталар

12.03

24

Электрон газета-журналлар

19.03

25

Электрон китаплар

31.03

26

Тату гаилә-ил күрке

2.04

27

Туганлык мөнәсәбәтләре

9.04

28

Гаилә турында канатлы сүзләр

16.04

29

Шәҗәрә – гаилә көзгесе

23.04

30

Әдәпле булу серләре

30.04

31

Кешенең тәрбиялелеген күрсәтүче сөйләм алымнары

7.05

32

Әдәплелек турында халкыбыз мәкальләре

14.05

33

Әдәплелек иленә сәяхәт

21.05

34

Татарча телевидение.Татарча мультфильмнар, кинолар, татарча тапшырулар карау.

28.05



Әдәбият исемлеге


  • С.Г.Вагыйзов, Р.Г.Вәлитова. «Кызыклы грамматика».Казан «Мәгариф» 2009

  • Ф.М. Мусин; Т.К. Мусина. «Татар теле». Казан «Мәгариф» 2001.

  • З.А. Казыйханова; Д.Ш. Гыйльманов. «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр hәм күнегүләр җыентыгы» Яр Чаллы, 2003.

  • Хөсни Ф. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Таткитнәшр., 1974.

  • Абдуллина Р.С. Стилистика һәм сөйләм культурасы мәсьәләләре. Яр Чаллы, 1997.

  • Йосыпов Р. Сөйләшү әдәбе. Казан утлары, 1988, №2.

  • Саттаров Г.Ф. Татар телендә шәхескә олылап эндәшү. Казан. Татарстан китап нәшрияте, 1995.

  • Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 2005.

  • Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. Казан. "Мәгариф" нәшрияты, 1976.

  • С.М. Трофимова «Татар теле hәм әдәбияты укытучысына» Казан, 2005.

  • Хангилдин В.Н. Татар теле культурасының кайбер мәсьәләләре. – Казан: Таткитнәшр., 1980.

  • Юсупов Р.А. Укучыларда сөйләм культурасы тәрбияләү. – Казан: Таткитнәшр., 1983.

  • Сүз эчендә хикмәт бар: Татар халык иҗаты. _Казан: Мәгариф, 2001, 319б.

  • Мәгариф”, “Казан утлары”, “Мәйдан”, “Идел”, “Мәдәни җомга”, “Ялкын”, “Сабантуй” һ.б. газета-журналлар.

  • Электрон ресурслар: “Бала” китапханәсе, “Татар мультфильмнары” мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (http://tatar.com.ru/fonetika.php, http://tatar.com.ru , http://shigriyat.ru, http://www.tatknigafund.ru, http://tatar.moy.su, http://www.tugantelem.narod.ru, http://www.belem.ru/. )





Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "8нче В сыйныфының рус төркеме өчен «Телләр белгән, илләр гизгән” спецкурсының авторлык программасы"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Хранитель музейных предметов

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Аңлатма язуы.

Тел – кешеләрнең аралашу чарасы, күп телләр белү- ул зур байлык, хәзинә. Әмма кайбер ата – аналар әле моны аңлап бетерми. Саф татар кешесенең : ”Минем балам татар телен аңламый, өйрәнәсе килми, диючесе дә юк түгел. Бу зур ялгышлык, әлбәттә. Күп телләр белү ул бит мәртәбә, ул бит авыр йөк түгел, аны күтәреп йөрисе дә юк.

“Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел,”- диләр борынгылар, чөнки туган телдә сөйләшергә баланы иң якын кешесе –анасы өйрәтә, өйрәтергә тиеш. Шуңа күрә дә аны –Ана теле – дип атыйлар.Безнең телебез бик матур, ягымлы, шуңа да аны яратмый мөмкин түгел.Бу телдә безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз сөйләшкән, безгә бишектә чакта ук туган телдә җырлар җырлаганнар,әкиятләр сөйләгәннәр. Һәркем үз телендә сөйләшә белергә, үз телен яратырга тиеш.

Ләкин хәзерге вакытта милләте татар булып та татар телен белмәүче балалар көннән көн арта. Мәктәпләрдә алар татар төркемендә укыйсы урында рус төркемендә утыралар. Әти-әнисе баласына җанга ятышлы матур татар исеме куша, ә телне өйрәтми. Минемчә, саф татар исеме тагып йөреп телне белмәү, бу – зур проблема. Шуларны истә тотып мин балаларга өстәмә курс программасы төзергә уйладым. Мәктәп программасында бирелгән татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә балалар программа кысаларында булганны гына өйрәнәләр, ә курсларда алган белемнәр балаларга телебезнеңматурлыгын, байлыгын аңларга, аны сиземләргә, үзләрендә күркәм сыйфатлар булдырырга, тел хәзинәсен тирәнтен аңларга, кеше өчен газиз булган туган җиргә, туган телебезгә мәхәббәт, әти-әниләргә , өлкәннәргә карата хөрмәт-итәгать тәрбияләргә, үзләрендә хезмәт сөю, тыйнаклык, шәфкатьлелек кебек күркәм сыйфатлар булдырырга ярдәм итәр. Балаларга татар телен өйрәтүне уңышлы, нәтиҗәле итеп оештыру өчен, аларның татар телендәге тел күренешләре үзенчәлекләрен, нинди белем һәм күнекмәләргә ия булуын белү һәм уку-укыту барышында алардан дөрес файдалану зарури. Ә моның өчен, һичшиксез, баланың ана теле һәм ул өйрәнергә тиеш телләрдәге барлык тел үзенчәлекләрен дә белеп эш итәргә кирәк.

Татар теле дәресләрендә мәктәп программасы буенча тел белеменең кайбер үзенчәлекләре буенча тулы белем бирү каралмаган. Фәнгә кагылышлы теоретик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйрәтү курсның нигезендә ята. Программа 8нче сыйныфларда татар теле укыту программмаларында каралган таләп һәм биремнәргә нигезләнеп төзелде.

Программаның актульлеге шунда: укучыларга төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда нәтиҗәлелеккә ирешер өчен, мәктәп программасы буенча алган белем-күнекмәләрне киңәйтү, тирәнәйтү, көндәлек тормышта татар телеңдә иркен аралашу зарури.

Программаның максаты :Рус телендәге охшашлыкларга һәм аермалыкларга бәйләп, укучыларның белем дәрәҗәләрен үстерү. Татар телен практик яктан куллануга ирешү. Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Татар теленә өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

1. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну, омтылыш уяту, татар милләтенә һәм аның теленә мәхәббәт тәрбияләү.

2. Балаларда татар теленең барлык бүлекләре буенча мәгълүматлылыкны (компетенцияне) булдыру.

3. Укучыларда коммуникатив компетенция булдыру. Аралашканда тел чараларыннан урынлы файдаланырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларда татар мәдәниятенә караган мәгълүматлылыкны үстерү.

6. Тел белеме буенча белемнәрне арттыруга ярдәм итү;

7. Фикерләү сәләтен үстерүгә мөмкинлекләр булдыру;

8. Үзара зәвыклы итеп аралашуга теләк тудыру һәм Татарстан Республикасы тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт хисе тәбияләү;

Көтелгән нәтиҗә

Бу программаны өйрәнгәннән соң укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

Татарстан, татар халкы, аның тормыш-көнкүреше, традицияләре, әдәбияты, сәнгате турында әдәби телдә сөйли һәм яза белергә;

Текстны камилләштерергә, кабатлауларны булдырмыйча сүзләрне синонимнары белән алмаштырырга;

Сөйләм культурасы таләпләрен үтәргә;

Сөйләмдә антонимнарны кулланырга;

Еш кулланыла торган кушымчалар белән эшләргә, аларның ни өчен кулланылуын аңлата, куллана белергә;

Өйрәнелгән темалар буенча стандарт булмаган биремнәрне үтәргә;

Чит тирәлектә үзеңне иркен тотарга.

Программа тел һәм сөйләм материалының эчтәлеген, күләмен билгели. Гамәли эштә ул гомумдидактик (фәннилек һәм дәвамчанлык, теориянең практика белән бәйләнеше, аңлылык һәм активлык, аңлаешлылык һәм көч җитү, укучыга аерым якын килү, күрсәтмәлелек, иҗади үсеш технологиясенә корылган укыту, тәрбия бирү), лингвистик (системалылык һәм аңа бәйле комплекслылык, функциональ-семантик, культурологик), методик (аралашу, ситуатив-тематик, дифференциацияләү (аеру, бүлү), интеграцияләү (бер-берсенә керешеп китү) һәм психологик принципларга таянып эшләүне күз алдында тота.

Татар телен укытканда тәрҗемә итү, таныштыру, аудиовизуаль, күзәтү, әңгәмә кебек методларны файдалану отышлы.

Программаның үзенчәлеге шунда: татар милләтендәге татарча белмәүче балаларны татар сөйләменә якынайту; рус телле балаларны татар мохитында татарча аралашуга тарту.

Бу программа, укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын яшь һәм психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде.

Курсның эш режимы:

• елга 34 сәгать;

• атнага 1 сәгать ;

Курсның укыту-тематик планыелга 34 сәгать

Тема

Сәгать

саны

Теория

Практика

1

Татар халкының үткәне һәм бүгенгесе. (татар халык авыз иҗаты , мәкаль, табышмак, җырлар, әкиятләр, йолалар, хәзер сакланып калган йолалар, бәйрәмнәр, милли киемнәр, кеше исемнәре)

10

8

2

2

Татарстан дигән Ватаным бар! (Татарстан республикасы, танылган шәхесләр, татар балалар язучылары

10

8

2

3

Татар матбугаты.(татар телендә чыгучы газета-журналлар)

5

5

4

Гаилә. Туганлык мөнәсәбәтләре. Шәҗәрә.

4

3

1

5

Әдәпле сүзләр. Кешенең тәрбиялелеген күрсәтүче сөйләм алымнары. Транспортта, кибеттә , җәмәгать урыннарында үз-үзеңне әдәпле тоту, әдәпле сөйләшү алымнары.

4

3

1

6

Татарча телевидение.Татарча мультфильмнар, кинолар, татарча тапшырулар

1

1

Барлыгы

34

27

7

Календар-тематик план

П/п

Тема занятия

Дата

проведения

1

Татар халык авыз иҗатына күзәтү.

2.10

2

Мәкальләр. Рус һәм татар телендәге мәкальләрне чагыштыру.

9.10

3

Табышмак әйтәм, җавабын тап.

16.10

4

Җырлар өчен җырларым бар.

23.10

5

Әкият сөйлим, тыңла.

30.10

6

Хәтер катламнарындагы гәүһәрләр.

13.11

7

Хәзер сакланып калган йолалар

20.11

8

Татар халкының милли бәйрәмнәре

27.11

9

Татар милли киемнәре

4.12

10

Исемең матур, кемнәр куйган.

11.12

11

Татарстан республикасы

18.12

12

Татарстан республикасының танылган шәхесләре

25.12

13

Татар балалар язучылары.

13.01

14

Шәүкәт Галиевнең балалар өчен язган шигырьләре

15.01

15

Бари Рәхмәтнең балалар өчен язган шигырьләре

22.01

16

Татарстандагы музейлар

29.01

17

Музейга сәяхәт

5.02

18

Татарстандагы китапханәләр

12.02

19

Шәһәрдәге Г.Тукай китапханәсенә экскурсия

17.02

20

Түбән Кама – яшьлек каласы!

19.02

21

Татар матбугатына күзәтү

26.02

22

Балалар өчен чыгучы татарча журналлар

5.03

23

Балала

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 097 материалов в базе

Скачать материал

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 21.01.2015 1336
    • DOCX 35.3 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Никитина Альбина Егоровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Никитина Альбина Егоровна
    Никитина Альбина Егоровна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 3842
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 849 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Продуктовый успех: стратегии и инструменты для создания, улучшения и продвижения продуктов на рынке

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интегративный коучинг: от теории к практике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 26 человек

Мини-курс

Введение в медиакоммуникации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе