Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Иностранные языки / Конспекты / 9 класс әдәбият "Мөхәммәдьяр"ның "Нуры содур" поэмасын анализлау
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Иностранные языки

9 класс әдәбият "Мөхәммәдьяр"ның "Нуры содур" поэмасын анализлау

библиотека
материалов

Мөхәммәдьярның

Нуры содур” поэмасын анализлау

(шул исемдәге дәрестән фрагмент)


Нуры содур” поэмасын шагыйрь 1542 елда Казан ханы Сәхибгәрәйгә (1521-1524 елларда идарә иткән) багышлап язган. Кереш өлешендә ул, бу ханны хөрмәтләп, аның акыллы һәм гадел хан булуы турында әйтә.

Олуг солтан бөек Сахибгәрәй хан.

Пәйгамбәрлек белән ул хан ибне хан.

Мөхәммәдьяр туры сүзле кеше булган, шуңа күрә аның бу сүзләре һич тә ханга ярарга тырышу була алмый. Ул ханның теләкләре изге булуын белә. Чыннан да, бу хан Казан ханлыгын ныгытырга, Мәскәү йогынтысыннан арындырырга теләгән. Сәхибгәрәй кебек гадел хөкемдарлар булганда, капма-каршы яклар да тату яшәячәк, ягъни “бүре белән сарык бергә су эчәр, үрдәк белән карчыга бергә очар”.

Кереш өлешендә шулай ук шагыйрь үзенең догачы Мәхмүд улы Мөхәммәдьяр булуын хәбәр итә. Биредә шулай ук поэманың һәр бабында (бүлегендә) нинди әхлакый мәсьәләләр хакында сөйләячәген әйтеп уза.

Бу поэмада да кешедә рухи кыйммәтләр тәрбияләү беренче урында тора. Алар һәрберсе аерым бабларда чагылыш тапкан. “Нуры содур”да мондый баблар унау.

Беренче бабта шагыйрь гаделлекнең, игелекле булуның зур әһәмиятен күрсәтә. Бигрәк тә патшаларның гадел булуы халыкка ирек китерә, ил төзек була. Гаделлекне Аллаһы Тәгалә дә сөя, шуңа күрә бер сәгать гаделлек кылу алтмыш ел гыйбәдәт кылуга тиң булуына ышандыра шагыйрь.

Гаделлек белән золым да янәшә яши алмый. Золым хәтта дәүләтне дә юк итәргә сәләтле.

Көфер белән мәмләкәт булмас харап,

Золым белән егылыр дәүләт йөдәп.

Гомумән, Мөхәммәдьярның бу поэмасында да гомумиләштерүләр күп. Ул әйтергә теләгән фикер, якут ташы кебек ялтырап, һәр бабның ахырында урын алган.

Икенче бабта шагыйрь рәхим-шәфкатьле булырга чакыра. Миңа ошаган фикернең берсе шул: кеше байлыкка ия икән, ул башкаларга да булышырга тиеш.

Кемгә байлык, бәхет юлдашлык итәр,

Хак колларына ул булышлык итәр.

Бу бүген дә бик актуаль нәрсә. Бездәге бай кешеләрнең һәрберсе, байлыгын казиноларда әрәм-шәрәм итмичә, бер генә кешегә (мәсәлән, ятим балаларга) булышсалар да, күпме кеше бәхетле булыр иде.

Өченче бабта бу фикерләрне тагын да тирәнәйтеп җибәрә автор, чөнки сүз юмартлык хакында бара, ә ул, минем фикеремчә, игелекнең нигезендә ята. Үз фикерен Мөхәммәдьяр бер хикәят мисалында раслый. Утын ташучы бер егет базарда утын сатып көн күрә. Беркөнне ул көн буе балыгын сата алмыйча интеккән кешенең бозылган товарын алып, тегенең гаиләсенә ярдәм итә, ә үзе буш кул белән өенә кайтып китә. Кайткач, шул балыкны пешереп ашарга уйлыйлар. Эчен ярып җибәрүгә, аннан зур бер энҗе-якут чыгып, ярлы егет көтмәгәндә бай кешегә әйләнә. Автор моның белән кешегә эшләгән яхшылык үзеңә меңе белән кире кайтачак, ягъни “юмартлык бар гаепләрне бетерер, юмартка ул әҗерен дә китерер” дияргә тели. Минемчә дә, юмарт кеше һичкайчан ярлы булмас, чөнки аның дуслары күп булыр, күңеле, рухы бай булыр.

Оялчанлык, тыйнаклык турындагы дүртенче бабта шагыйрь тыйнаклыкның иман белән янәшә торуын әйтә.

Иманы юк кешедә булмас оят.

Тик оятсыз кешедән килер яман,

Һич оялмас, китерер илгә зыян.

Шулкадәр дөрес фикер. Иманын, намусын саткан кешеләр башкаларны рәнҗетеп, байлык артыннан куып, дөнья минем кулымда дип яшәсәләр дә, чынлыкта алар бик бәхетсез, чөнки аларны берәү дә яратмас, берәүгә дә кирәкләре булмас. Тыйнаклык кешенең йөзен нурлы итә.

Бишенче бабул газәват төшедер,

Күп яхшылык газиларның эшедер.

Шагыйрь иман сафлыгы өчен көрәшне газиләр (дин-иман өчен көрәшүчеләр) эше дип саный, ләкин моны башка диндәге кешеләр белән каршылыкка керү дип аңларга ярамый. Гомумән, ул чорда чит дин кешеләренә кырын карау гадәте булган, ләкин бүген без чит дин кешеләре белән аңлашып яшәргә тиешбез. Бу бүлекне укыганда хәзерге җирлеккә күчереп уку һәм аңлау мөһим.

Алтынчы бабта Мөхәммәдьяр урта гасыр әсәрләренең барысына да хас булган сабырлыкны мактауга әһәмият бирә.

Сабыр белән кеше теләккә җитәр,

Сабыр белән кайгыны шатлык итәр.

Сабыр кылган барын үзенә каратыр, –

Сабырларны дөнья халкы яратыр.

Әлбәттә, сабыр иткән морадына җиткән, диләр безнең халыкта. Якыннарың, гаиләң, дусларың алдында сабырлык күрсәтү макталса да, сиңа һәрчак басым ясарга теләгән һәм сине хөрмәт итмәгән явызларга карата сабырлык күрсәтү, минемчә, мәгънәсезлек булыр иде. Сабыр төбе – сары алтын диеп, сабыр итә-итә, шундый мескен хәлгә калмады микән безнең милләт?! Мәсәлән, башка милләт балалары, әрсезләнеп, максатларына ирешергә омтылганда, безнең татар балалары, сабырлык саклап, юл бирә. Ә шулай да сабыр булу матур сыйфатлардан санала, бигрәк тә кыз баланы бизи ул.

Сүздә тору кебек асыл сыйфатны сурәтләгән җиденче бабның әһәмияте бик зур. Тормышта нәкъ менә сүзендә тора белгән кешеләр белән яшәү җиңелрәк, чөнки алар ышанычлы дус та, ныклы терәк тә. Сүз бирдеңме, нинди генә хәлдә калсаң да, аны үтә. Ата-ана баласын шул юнәлештә тәрбияләргә тиеш, тормышның иң авыр минутларында да ул якыннарына зур таяныч булачак.

Сигезенче бабта сөйләнә торган тугрылык сыйфатыннан башка кеше тормышын күз алдына да китереп булмый. Тугрылык – дөреслек белән гаделлекнең юлдашы, тугрылык ялган янәшәсендә яши алмый.

Дөреслектән бәхет табар барысы,

Чын сүз итәр кечене ил олысы.

Ялган булса тел, бары ялган килер,

Шул сәбәпле абруе түгелер.

Мөхәммәдьяр тугызынчы бабта аз сүзлелекне мактый. Аз сөйләүчене ул батыр белән тиңли. Аз сөйләүче ул һәрчак тыныч була, ә тынычлык – сәламәтлекнең нигезе, дип уйлый автор. Минемчә, сүзеңне үлчәп сөйләү кирәкмәгән хата ясаудан да саклый. Гадәттә, күп сүзле кешеләр гайбәтче була, ә безнең изге Коръәнебездә гайбәт сөйләү иң авыр гөнаһлардан санала.

Унынчы баб гафу итү, кичерү сүзләрен аңлата. Кеше ялгышмый тормый, ләкин ул хатасын аңлап, Ходайдан, якыннарыннан, әти-әнисеннән гафу сорый икән, аны кичерәчәкләр. Минем уйлавымча, кешене гафу итә белү куенда таш саклап йөртүгә караганда мең тапкыр яхшырак. Мондый кешенең күңеле дә саф, гомере озын, тормышы да бәхетле була. Гафу итә белү – кешене бизи торган иң матур сыйфатларның берсе. Йосыф пәйгамбәр дә гафу итә белгән, шуның белән күпме кешене бәхетле иткән, туры юлга кайтырга булышкан.

Мөхәммәдьяр “Нуры содур” поэмасының ахырында тургай турындагы хикәятен сөйли. Ул үзен тургай белән чагыштыра. Хикәядәге тургай туйга кечкенә генә бүләк китерсә дә, Сөләйман пәйгамбәр аны аңлый һәм тургайның үзенә дә бүләк бирә. Шагыйрь дә падишаһка атап кечкенә генә китап язса да, зур итеп кабул итүләрен тели. Ул үз язганнарының кешеләргә файда китерүенә ышана. Әйе, бу китап безнең өчен беркайчан да кыйммәтен югалтмас, чөнки ул кешелекле булырга өйрәтә.


Краткое описание документа:

“Нуры содур” поэмасын шагыйрь 1542 елда Казан ханы Сәхибгәрәйгә (1521-1524 елларда идарә иткән) багышлап язган. Кереш өлешендә ул, бу ханны хөрмәтләп, аның акыллы һәм гадел хан булуы турында әйтә.

Олуг солтан бөек Сахибгәрәй хан.

Пәйгамбәрлек белән ул хан ибне хан.

 

Мөхәммәдьяр туры сүзле кеше булган, шуңа күрә аның бу сүзләре һич тә ханга ярарга тырышу була алмый. Ул ханның теләкләре изге булуын белә. Чыннан да, бу хан Казан ханлыгын ныгытырга, Мәскәү йогынтысыннан арындырырга теләгән. Сәхибгәрәй кебек гадел хөкемдарлар булганда, капма-каршы яклар да тату яшәячәк, ягъни “бүре белән сарык бергә су эчәр, үрдәк белән карчыга бергә очар”. 

Автор
Дата добавления 10.12.2014
Раздел Иностранные языки
Подраздел Конспекты
Просмотров794
Номер материала 183266
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх