Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Директору, завучу / Конспекты / 9 нчы татар сыйныфы өчен ФГОСка нигезләнгән дәрес эшкәртмәләренең дәвамы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Директору, завучу

9 нчы татар сыйныфы өчен ФГОСка нигезләнгән дәрес эшкәртмәләренең дәвамы

библиотека
материалов

9 — методичка (ФГОС)

Фонетика, орфоэпия, орфография.

1 нче дәрес (1 нче бирем)

Тема: Сөйләм авазлары һәм аларның кулланылышы.

Максат: сөйләм авазлары турындагы белемнәрне актуальләштерү, фонема төшенчәсен формалаштыру. Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. Психологик уңай халәт тудыру.

2. УМ кую ситуациясе. 1 нче бирем. К.җ.: Фонетика сөйләм авазларын һәм аларның кулланылышын өйрәнә. Димәк, без бүген фонетика бүлеге, ягъни сөйләм авазлары һәм аларның кулланылышы турында сөйләшербез. Үзбәя. Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1.1 нче күнегү. К.җ.: юлдаш – ю, л, д, а, ш; [й], [у], [л], [д], [ао],[ш]; көймә – к, ө, й, м, ә; [к], [ө], [й], [м], [ә]; тавыш – т, а, в, ы, ш; [т], [ао], [w], [ы], [ш]; онык – о, н, ы, к; [о], [н], [о], [қ ]; затлы – з, а, т, л ы; [з], [ао], [т], [л], [ы]; хыялый – х, ы, я, л, ы, й; [х], [ы], [й], [ао] , [л], [ы], [й]; белешү – б, е, л, е, ш, ү; [б[, [э], [л], [э], [ш], [ү]; горур – г, о, р, у, р; [ғ ], [о], [р], [у], [р]; өченче – ө, ч, е, н, ч, е; [ө], [ч], [ө], [н], [ч], [ө]; ветеран – в, е, т, е, р, а, н; [в], [э], [т],[э], [р], [а], [н]; ерак – е, р, а, к; [й], [ы], [р], [ао],[қ ]; илле – и, л, л, е; [и], [л], [л], [э]; сәнгать – с, ә, н, г, а, т, ь; [с], [ә], [ң], [ғ ], [ә], [т]; сөенү – с, ө, е, н, ү; [с], [ө], [й], [ө],[н], [ү]; игълан – и, г, ъ, л, а, н; [и], [ғ ], [л], [ао], [н]; тәэсир – т, ә, э, с, и, р; [т], [ә], [,] ,[с],[и], [р]; хакыйкать – х, а, к, ы, й, к, а, т, ь; [х],о],[қ ], [и],[қ ], [ә], [т]; ваза - в, а, з, а; [в], [а], [з], [ы]; гадәти – г, а, д, ә, т, и; [ғ ], [ә], [д], [ә], [т], [и]; йөгерү – й, ө, г, е, р, ү; [й], [ө], [г], [ө], [р], [ү]. Түбәндәге авазларныӊ үз хәрефләре юк: [ғ ],[қ ], [,],[w]. Ь, ъ хәрефләре аваз белдерми. Үзбәя.

2hello_html_m62fb6cc1.gifhello_html_m65022cf7.gif. 2 нче күнегү. К.җ. : Арткы рәт сузык авазлары: [а], [у], [о], [о], [ы[, [ы] - 6;

Аhello_html_m70c1dd29.gifлгы рәт сузык авазлары: [ә],[ү], [ө], [э], [э], [и] - 6.Үзбәя.

3. 3 нче күнегү. К.җ.:

Тартык авазлар

парлы

парсыз

Яӊгырау

[б], [в], [ғ ], [г], [д], [ж],[җ],[з]- 8

[л],[м], [н],[w],[р],[й],[ң]- 7

Саӊгырау

[п ],[ф],[қ ],[к],[т],[ш],[ч],[с]- 8

[ц],[х], [һ],[щ], [,] - 5

Үзбәя.

4. Модельләштерү. 4 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_1554f555.gifАвазлар (фонемалар)

сөйләмнеӊ иӊ кечкенә берәмлекләре,

гомуми саны – 40,

шулардан: сузыклар – 12, тартыклар -28. Үзбәя.

5. 5 нче күнегү. К. җ.: 1) кар; 2) гомер; 3) сандугач; 4) өмет. Үзбәя.

6. 6 нчы күнегү. К.җ.: Бил – бел, бүл, бул, бал, бөл; кар – кыр, кер, көр,күр, кор; наз – баз, ваз (кичү), газ, каз, саз, таз; ут – ук, уз, уй, ул, ун, уң, ур, уч; сат – бат, ват, зат, кат, шат, хат, чат. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 7 – 9 нчы күнегүләр.

2 нче дәрес (2 нче бирем)

Тема: Сөйләмдә аваз үзгәрешләре.

Максат: сөйләмдә аваз үзгәрешләренең төрләрен искә төшерү, аларның үзенчәлекләрен аңлатып бирә һәм мисаллар белән дәлилли белү күнекмәсен үстерү.

Дәрес тибы – белемнәрне гомумиләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 8 нче күнегү;

ә) и 9 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 2 нче бирем. К.җ.: Модельдә 6 төрле сөйләмдәге аваз үзгәрешләре күрсәтелгән,димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1hello_html_m70c1dd29.gif. 10 нчы күнегү. К.җ.: Янгын – [йаоңғын] , бердәмлек – [бэрдәмнэк], игеннәр – [игэннәр], ташта – [таоштао ], унбиш – [умбиш], мәктәпкә – [мәктәпкә], быелгы – [быйылғы], кышкы – [қышқы], урманнан – [урмаоннаон], җирдә – [җирдә], кабарынкы – қ [қаобаорыңқы], кызчык - [қыччық], омонимнар – [аомонимнаор], сыйныфташ – [сыйныфтаош], якынлаш – [йаоқыннаош], атказанган – [аотқаозаоңғаон], юлдаш – [йулдаош], әнкәй – [әңкәй]. Үзбәя. (Ләлә Рәисовна! Укларны куя алмыйм)

2. 11 нче күнегү. К.җ.: Редукциягә мисаллар: [қ(ы)рлайғао], [йаон(ын)дағы], [төй(ө)рө],[йөг(ө)рөп], [ычқынд(ы)рып], [б(э)лән]. Үзбәя.

3. 12 нче күнегү. К.җ.: 1) рәт гармонисенә караган сүзләр: киӊәшле, юлга, остазлар, сагынылды, татарча, җырларым, авылдаш, туганлык, зиһенле, алтынчы; 2) ирен гармонисенә караган сүзләр: гомерлек, бөек, йолдызчык, сөекле, очсыз, өтер, төнге, өметсез, дөреслек, өлге. Үзбәя.

4. 13 нче күнегү. К.җ.: күп - рәк – күбрәк, сап- ы – сабы, кип - ү - кибү; күкрәк - е – күкрәге, түк – ә – түгә; кадак –ы – кадагы, как - у – кагу. Бу төр аваз үзгәрешләре чиратлашу дип атала. Үзбәя.

5. 14 нче күнегү. К.җ.: сат – сөт, бал – бил, оч – өч, уч – үч, кар- кер, боек – бөек, кул – күл, җай – җәй, ут – үт. Тартык авазларныӊ калын яки нечкә әйтелешенә сузык авазларның арткы яки алгы рәтнеке булуы тәэсир итә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 15 – 17 нче күнегүләр.

3 нче дәрес (3 нче бирем)

Тема: Сүзләргә фонетик анализ ясау. Сүзләрнең әйтелеше һәм язылышы.

Максат: фонетик анализ төшенчәсен актуальләштерү, сүзләрнең әйтелеше белән язылышы арасындагы аермалар турында белгәннәрне искә төшерү, күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 16 нчы күнегү;

ә) и 17 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 3 нче бирем. К.җ.: Бирелгән схеманы фонетик анализ ясау өчен файдаланабыз. Димәк, без бүген фонетик анализ ясау белән шөгыльләнербез.. Үзбәя.

Дәфтәрләргә һәм тактага тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 18 нче күнегү. К.җ.:

Болан – [болаон], әйтелеш белән язылыш арасында аерма юк.

Хыял – [хыйаол], аерма бар: я хәрефе ике аваз кушылмасы [йа] ны белдерә.

Саргай – [саорғаой], аерма бар: г хәрефе [ғ]авазын белдерә.

Яшел – [йәшэл], аерма бар: я хәрефе ике аваз кушылмасы [йә] не белдерә.

Мәгънә – [мәғнә], аерма бар: г хәрефе [ғ]авазын белдерә, ъ билгесе аваз белдерми, [ғ]итеп уку өчен кулланыла.

Кораб – [карап], аерма бар: басымсыз [ō] сузыгы басымлы иҗек алдыннан [а] авазына охшатып әйтелә; сүз ахырында [б] авазы саңгырау [п] авазын белдерә.

Галәм – әләм], аерма бар: г хәрефе [ғ]авазын белдерә, моның өчен анардан соң а хәрефе языла.

Компьютер – [кампйутэр], аерма бар: басымсыз [ō] сузыгы басымлы иҗек алдыннан [а] авазына охшатып әйтелә; ю хәрефе ике аваз кушылмасы [йу] ны белдерә; ь билгесе аваз белдерми; е хәрефе [э] авазын белдерә.

Ватык – [wаотық]; аерма бар: в хәрефе - [w]авазын, к хәрефе [қ]авазын белдерә.

Еш – [йыш], аерма бар: е хәрефе ике аваз кушылмасы [йы] ны белдерә.

Онык – [оноқ], аерма бар: ирен гармониясе нигезендз ы хәрефе [о] авазын белдерә, [қ] авазы к хәрефе белән бирелә.

Көчле – [көчлө], ирен гармониясе нигезендз е хәрефе [ө] авазын белдерә. Үзбәя.

2. 19 нчы күнегү. К.җ.: Мәсәлән: ботка, очкын, код, сорт, организм, помидор, ректор, профессор; ындыр, арыш, рыцарь, тыл; эмблема, экспонат, сер, теләк, маэмай, тәэсир; кинәт, карусель, канат, аксыл; мәңге, төгәл, гариза, маңгай; диван, вирус, авылдаш, әверелү, авторитет, автограф. Үзбәя.

3hello_html_m65022cf7.gifhello_html_643a6405.gifhello_html_m682ac218.gifhello_html_m682ac218.gifhello_html_5951fc3b.gifhello_html_7024fa14.gifhello_html_7024fa14.gif. 20 нче күнегү. К.җ.: язhello_html_m65022cf7.gifу – [йа], юкә – [йү], читен – [э], сигез – [э], иярү – [йә], октябрь – [а], бишек – [э], елан – [йы], бишьеллык – [йы], юмарт- [йу], бюллетень – [у], [э[, [э], элемент –[э], [э], [э], җимеш –[э], берьюлы –[э],[йу], кулъяулык –[йа], елъязма – [йы], [йа], белешмә – [э], [э], вестибюль – [э], [у], рецензия – [э], [э], [йә], футляр –[а].Үзбәя.

4. 21 нче күнегү. К.җ.: 1. Усак. 2. Кашык. 3. Тавыклар. 4. Таш. 5. Төш.

Үрнәк: җилсез – [җил-сэ'с] – 6 х., 6 ав.

җ – [җ] – яңгырау, парлы, тел-аңкау авазы,

и – [и] – иренләшмәгән, парсыз, басымсыз, югары күтәрелешле алгы рәт сузыгы,

л – [л] – яңгырау, парсыз, тел-теш тартыгы,

с – [с] – саңгырау, парлы, тел-теш тартыгы,

е – [э] - иренләшмәгән, парлы, басымлы, урта күтәрелешле алгы рәт сузыгы,

з – [с] - саңгырау, парлы, тел-теш тартыгы.

Сүз сингармонизм законына буйсына.

Әйтелеш белән язылыш арасында аерма бар: сүз ахырында сангыраулашу күзәтелә һәм з хәрефе [с] авазын белдерә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 22 – 24 нче күнегүләр.

4 нче дәрес

Тема: Грамматик биремле контроль диктант “Көзге урман”. (Кереш контроль эш)

Көзге урман” дигән диктант тексты ... нче (ы) биттә.

Максат: фонетика бүлеген гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Грамматик бирем: 1. Бирелгән сүзләрнең транскрипциясен язарга: йөрде, никадәр, ялкын, юрган, орлыкларын, пәрәвез, коры, ефәк, коена, янган. 2. Сыек һәм биек сүзләренә фонетик анализ ясарга (вариантлап).

К.җ.: 1. [йөрдө], [ниқәдәр],[йаолқын], [йурғаон],[орлоқлаорон],[пәрәwэз], [қоро], [йэфәк], [ қойонао],[йаоңғаон] .

2. Фонетик анализ үрнәге 21 нче күнегүне үтәгәндә бирелде. Сузык һәм тартык авазлар таблицасын экранда бирергә мөмкин.

5 нче дәрес (4 нче бирем)

Тема: Татар орфографиясенең төп принциплары.

Максат: татар орфографиясенең төп принциплары турында төшенчә бирү һәм, шуларга нигезләнеп, дөрес язу күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 23 нче күнегү;

ә) и 24 нче күнегү. Үзбәя.

Искәрмә: белемнәрне актуальләштерү һәм өй эшләрен тыӊлау урынына хаталарны төзәтү өстендә эш башкарырга да мөмкин.

3.УМ кую ситуациясе. 4 нче бирем. К.җ.: Модельнең исеме Татар орфографиясенең төп принциплары булырга мөмкин. Димәк, без бүген шул турыда сөйләшербез.Үзбәя.Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 25 нче күнегү. К.җ.:



hello_html_m1fc3ff3f.gifhello_html_7ff4c6bc.gifhello_html_27ee05c6.gifhello_html_27ee05c6.gifhello_html_m4209b86e.gifhello_html_7ff4c6bc.gifТатар орфографиясенең төп принциплары



фhello_html_1aa9deb3.gifhello_html_6df37f38.gifhello_html_1aa9deb3.gifhello_html_1aa9deb3.gifhello_html_6392eed4.gifонетик морфологик график экономия тарихи-традицион

ишетелгәнчә язу сүзнең беренчел алынма сүзләрне сүзләрне сүзлзрне борынгыча язу

морфологик нигезен шул телдәгечә язу кыскартып язу

саклап язу

Үзбәя.

2. 26 нчы күнегү. К.җ.: 1. Фонетик принцип: сулыш, алсу. 2. Морфологик принцип: зыянлы, көлке. 3. График принцип: менеджмент,филолог. 4.Экономия принцибы: журфак, АЭС. 5. Тарихи-традицион принцип: 20 нче урын, 15 ләп кеше. Үзбәя.

3. 27 нче күнегү. К.җ.: 1. Буранлы – [бураонны]. 2. Гомер – [ғөмөр]. 3. Йөзлекәй-[йөзлөкәй], борынгы – [бороңғо]. 4. Җиңелүләр –[җиңлүләр], илтә ала – [илтәлао]. 5. Соры - [соро]. Үзбәя.

4. 28 нче күнегү. К.җ.:

ф.пр. м.пр. ф.пр. эк. пр. г. пр. т.-тр.пр. м.пр. г.пр. ф.пр. м.пр.

киләчәктә, имәнлек, дусларча, КДУ, гитара, 5% лы, сүнгән, формула, түбән, тәнкыйть,

эк.пр. м.пр. ф.пр. ф.пр. г пр. т.-тр.пр. м.пр. г.пр.

медколледж, китә ала, сораш, күбрәк, помидор, 98 не 2 гә бүл, явымсыз, фильм Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 29 – 31 нче күнегүләр.

Лексикология

6 нчы дәрес (5 нче бирем)

Тема: Татар әдәби теленең сүз байлыгы.

Максат: сүзнең лексик мәгънәсе һәм грамматик мәгънәсе төшенчәләрен актуальләштерү, бер һәм күп мәгънәле сүзләрне, күп мәгънәлелек барлыкка килү ысулларын аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 30 нчы күнегү;

ә) и 31 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 5 нче бирем. К.җ.: Сүзнеӊ мәгънәсен, телнеӊ сүз байлыгын өйрәнә торган бүлек лексикология дип атала. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 32 нче күнегү. К.җ.: 1. Лексик мәгънә: Авылга – кешеләр яши торган урын мәгънәсен белдерә. Ерак – зур ара, якын түгел дигәнне аңлата. Грамматик мәгънә: авылга - исем, юнәлеш килешендә, берлек санда, җөмләдә урын хәле була. Хәтле – бәйлек, юнәлеш килешен таләп итә,ике сүзне бәйләү өчен хезмәт итә. Ерак – рәвеш, урын рәвеше, җөмләдә урын хәле була. Әле – кисәкчә, ышандырып әйтүне белдерә.2. Лексик мәгънә: Габдулла - ир-ат исемен белдерә. Апасының – үзеңнән өлкәнрәк булган кыз туганын белдерә. Йөзенә – чыраена, битенә дигән мәгънәдә кулланыла. Карады – күз салу, карашын юнәлтү мәгънәсен белдерә. Грамматик мәгънә: Габдулла - исем, баш килештә, берлек санда, җөмләдә ия була. Апасының - исем, иялек килешендә, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, җөмләдә аергыч була. Йөзенә - исем, юнәлеш килешендә, берлек санда, III зат тартым белән төрләнгән, җөмләдә тәмамлык була.Карады – фигыль, III затта, берлек санда, билгеле үткән заманда, барлыкта, төп юнәлештә, җөмләдә − хәбәр.Үзбәя.

2. 33 нче күнегү. К.җ.: 1.Бүлмәбез белән – метонимия. 2. Очлы күз – метафора. 3. Метафора – ак күңелле. 4. Йөзләрне – синекдоха. 5. Арыш – синекдоха. Үзбәя.

3. 34 нче күнегү. К.җ.: (Курай белән җыр ) агыла башлый – ишетелә дигән мәгънәдә. Капкынга эләккәндәй – аерылып китә алмау мәгънәсендә. Татлы әсирлек – үз теләгең белән тоткын булу мәгънәсендә. Бөтен дөньяны онытып – берни турында да уйламау мәгънәсендә. (Дала) җәелә дә җәелә – зур , киң дала мәгънәсендә. (Бөркет) йөзә – салмак, тыныч кына оча мәгънәсендә. Үзбәя.

4. 35 нче күнегү. К.җ.: Ак ромашка – ак көнләшү, алтын беләзек – алтын туй, бәхет теләү – бәхет йолдызы,сары роза – сары сагыш, салкын су – салкын караш, таш вату – таш йөрәкле, көмеш алка – көмеш чәчләр, күзгә дару салу – бәйләм күзе, чиста кием – чиста намус, тел күрсәтү – телгә килү. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 36 – 38 нче күнегүләр.

7 нче дәрес (6нчы бирем)

Тема: Синонимнар.

Максат: синонимнар төшенчәсен актуальләштерү, доминанта сүзнең вазифасын искә төшерү, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен билгеләү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 37 нче күнегү;

ә) и 38 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 6 нчы бирем. К.җ.: Мәгънәләре белән бер-берсенә бик якын торган төрле сүзләр синонимнар дип атала. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 39 нчы күнегү. К.җ.: Текстны күчереп языгыз, синонимнарныӊ асларына сызыгыз, алар арасыннан доминанта сүзне билгеләгез.

1.Барысыныӊ да кәефләре яхшы, күӊелләре күтәренке. 2.Бүген һәр бала үзе теләгәнчә, җаны тартканча ял итте: су коенды, балык тотты, төрле уеннарда катнашты, бүләкләр, призлар отты. 3.Тик Зөфәр сизеп, тоеп торды: никадәр генә шат булып күренергә тырышсалар да, Дәминнекеләр сынатты, чөнки табын янында ук күзләре йомыла башлады. 4. Палаткаларга кергәч тә, башкалар шикелле, юк кына сүздән дә кызык табып, шаярып, көлешеп ятмадылар. 5. Башлары мендәргә тиюгә, йомшарып, изрәшеп йокыга талдылар. Үзбәя.

2. 40 нчы күнегү. К.җ.: нәсел, нәсел-нәсәп, ыру

яшәү, тору, гомер итү, көн күрү, гомер сөрү

сагышлы, моӊлы, кайгылы, зарлы, моңсу

әкрен, салмак, талгын,

исәнлек, саулык, тазалык, иминлек

Үзбәя.

3. 4hello_html_m4c998ff7.gif1 нче күнегү. К.җ.: Синонимнар

- мәгънәләре белән бер-берсенә бик якын торган төрле сүзләр,

- якын мәгънә белдергән сүзләр төркеме – синонимик рәт,

- доминанта сүз бөтен рәттәге сүзләр өчен уртак төшенчәне белдерә,

- кешенең сөйләм культурасын үстерә. Үзбәя.

4. 42 нче күнегү.К.җ.: Хәтеремдә, исемдә тотамын, хәтеремдә саклыйм, беләм. Синонимнар куллану сөйләмне матурлый, кабатлаулардан азат итә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2.Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 43 – 45 нче күнегүләр.



8 нче дәрес (7 нче бирем)

Тема: Антонимнар.

Максат: антонимнар төшенчәсен актуальләштерү, даими антонимнарны контекстуаль антонимнардан аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау.

а) я 44 нче күнегү.

ә) и 45 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 7 нче бирем. К.җ.: Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр – антонимнар. Димәк, без бүген дәрестә антонимнар турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 46 нчы күнегү. К.җ.: дус – дошман (ис.), төньяк – көньяк (ис.), тырышлык – ялкаулык (ис.), кайгы – шатлык (ис.), кыш - җәй (ис.); ела – көл (ф.), уян – йокла (ф.), ач – яп (ф.), киӊәй – тарай (ф.), ки – сал (ф.); эссе – суык (с.), аяз – болытлы (с.), кичке – иртәнге (с.), ачы – төче (с.), җилле – җилсез, тыныч (с.); ерак – якын (р.), тиз – әкрен (р), юри – чынлап (р.), югары –түҗән (р.), эчтән – тыштан (р.). Үзбәя.

2. 47 нче күнегү. К.җ.: иртә-кич, вакытлы-вакытсыз, яше-карты, ут-су, егыла-тора, эреле-ваклы, уйлар-уйламас,көне-төне, аслы-өсле, җир-күк, ак-кара, кайта-китә, теләр-теләмәс, ул-кыз, уңлы-суллы, җәен-кышын.Үзбәя.

3. Модельләштерү. 48 нче күнегү . К.җ.:

hello_html_1554f555.gifАнтонимнар

капма-каршы мәгънәле сүзләр,

ике төре бар: даими һәм контекстуаль,

- сүзлек хәзинәсен баета, сөйләмнең сәнгатьлелеген көчәйтәләр. Үзбәя.

4. 49 нчы күнегү. К.җ.: 1) даими антонимнары булган мәкальләр:1,2,3,4,7,8. 2) контекстуаль антонимнары булган мәкальләр: 1,5,6. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 50 - 52 нче күнегүләр.

9 нчы дәрес (8 нче бирем)

Тема: Омонимнар.

Максат: омонимнар һәм аның төрләре турында белемнәрне гомумиләштерү, паронимнар төшенчәсен формалаштыру , аларны омонимнардан аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 51 нче күнегү;

ә) и 52 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 8 нче бирем. К.җ.: Бирелгән төшенчәләр арасыннан омонимнар турында аерып сөйләшмәдек. Димәк, без бүген омонимнар турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 53 нче күнегү. К.җ.: 1. Кырда куян эзе бар. (Җыр) – Син әбиләргә кунакка бар. 2. – Ач инде, акыллым! (И.Гази) – Ач кадерен тук белми. (Мәкаль) 3. Икенче көнне кичкә таба нарат астына эскәмия, урындыклар чыгарып тезделәр. (Г.Мөхәммәтшин) – Әнием таба ашлары пешерергә бик ярата. 4. Болында безне кошлар сайрап каршы алдылар. (Г.Ибраһимов) – Алмаз әтисенә безне китереп бирде. 5. Бер генә кеше дә аныӊ телләренә чыдый алмый бит! (Н.Исәнбәт) – Мин укып чыккан китапта 367 бит бар иде. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 54 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_mcde50ef.gifОмонимнар

- бертөрле аваз составына ия, ләкин мәгънәләре буенча төрле сүзләр,

- 4 төре бар: саф омоним, омофон, омограф, омоформалар,

- паронимнар – яӊгырашы ягыннан якын, бер тамырдан булган сүзләр белән бутамаска,

- омоним сүзләрнең мәгънәләре арасында бәйләнеш табып булмый. Үзбәя.

3. 55 нче күнегү. К.җ.: 1. Кар аталар - караталар (омофоннар). 2. Яшь – яшь (саф омонимнар) 3. Таң - таң (саф омонимнар) 4. Ура – ура (омоформалар) 5. Җәймә – жәймә (омографлар) 6. Башка – башка (омоформалар). Үзбәя.

4. 56 нчы күнегү. К.җ.: Уен омонимнардан оста файдалануга нигезләнгән.Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 57 – 59 нчы күнегүләр.

10 нчы дәрес (9 нчы бирем)

Тема: Фразеологик әйтелмәләр.

Максат: фразеологик әйтелмәләр турында белгәннәрне гомумиләштерү, аларны ирекле сүзтезмәләрдән аера белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 58 нче күнегү;

ә) и 59 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 9 нчы бирем. К.җ.: Дөнья иләгеннән иләнеп кала – әһәмиятен югалта, онытыла. Бу берәмлек – фразеологик әйтелмә. Димәк, без бүген фразеологик әйтелмәләр турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 60 нчы күнегү. К.җ.: 1.Тын алырга курку – бик игътибар белән тыңлау.2. Йөрәк түзмәү – сабырсызлану. 3. Телгә алу – искә төшерү, әйтү. 4. Чишмә булып яшь агу – көчле елау. Көн итү – яшәү. 6. Күңелне шик кимерү – шикләнү, ышанып бетмәү. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 61 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_m32cc6bf5.gifФразеологик әйтелмәләр

- кимендә ике сүздән торалар,

- составындагы сүзләр арасына башка сүзләр өстәп булмый,

- бербөтен мәгънә аӊлата,

- күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар,

- бер сүз белән алмаштырып әйтеп була. Үзбәя.



3. 62 нче күнегү. К.җ.: авызына су кабу – эндәшмәү, сөйләшмәү, энәсеннән җебенә кадәр – җентекләп, авызыннан сөт кипмәгән - яшь, йөрәк җитмәү - курку, күз ачып йомганчы - тиз, ачык авыз - игътибарсыз, араларыннан кара мәче үтү- үпкәләшү, керфек тә какмау - йокламау, килмәгән җире юк - матур, алтын куллы - оста, баш бирмәү - буйсынмау, табан ялтырату - качу, аяз көнне яшен суккандай – кинәт. Үзбәя.

4. 63 нче күнегү. К.җ.: Тел ярасы, кече телгә дә җитмәү, тел бистәсе, теле белән майлау, теленнән табу, теленә салыну, телсез калу, телгә килү, теле телгә йокмау, татлы тел, телгә дә алмау,телне тешләп түзү, телдән төшмәү, усал телле һ.б. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 64 – 66 нчы күнегүләр.

11 -12 нче дәресләр

Тема: Контроль эш. (Демоверсия № 1)

Максат:

13 нче дәрес (10 нчы бирем)

Тема: Татар теленең сүзлек составы.

Максат: тема буенча билгеләнгән төшенчәләрне актуальләштерү, кулланылу үзенчәлекләрен аерырга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: хаталарны төзәтү өстендә эш. Үзбәя.

2.УМ кую ситуациясе. 10 нчы бирем. К.җ.: Сорау билгесе урынына Татар теленең сүзлек составы дип язарга кирәк. Димәк, без бүген татар теленең сүзлек составы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.1. 67 нче күнегү. К.җ.: Татар теленеӊ үз сүзләре: дуслык, авыл, көлке, күңел, тамчы, сөенеч, урын, җырла, кинәт, йокы, теләктәш, көндез; алынма сүзләр: митинг, буфет, китап, фатир, институт,шифаханә, җәмгыять, дәва, вальс, җиһан, өстәл. Үзбәя.

2. 68 нче күнегү. К.җ.: Җанаш – җаный, җаным; әрләгән – ачуланган, орышкан; өрекмәсәнә – курыкмасана; басмак – басарга; берлә – белән; сәке – агач карават; чалшая – кәкрәя, төзлеген югалта; җәш – яшь; сораган итенәләр – сораган булалар; бакыт – вакыт; ару – чиста; әйбир – әйбер; беген – бүген; җангылышырмын – ялгышырмын; төн ката – төн буе; саташтым кана - саташтым бит; бичә- хатын; ләй –лә; сән – син; сауып – савып; җерәк – йөрәк; җатыйм – ятыйм; чүт кенә – аз гына. Үзбәя.

3. 69 нчы күнегү. К.җ: Бу сүзләр - тәрәзә куючылар куллана торган сүзләр . Үзбәя.

4. 70 нче күнегү. К.җ.: 1) архаизмнары булган җөмләләр: 1, 2, 3; 2) тарихи сүзләре булган җөмләләр: 4, 5, 6. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 71 – 73 нче күнегүләр.

Морфология

14 нче дәрес (11 нче бирем)

Тема: Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Хәбәрлек сүзләр.

Максат: сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне актуальләштерү, мөстәкыйль сүз төркемнәренең һәм хәбәрлек сүзләрнең төп үзенчәлекләрен искә төшерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 72 нче күнегү;

ә) и 73 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 11 нче бирем. К.җ.: Морфология сүз төркемнәрен өйрәнә. Димәк, без бүген сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.1.74 нче күнегү. К.җ.: Китәр (ф.) алдыннан (б.с.), мин (ал.) дустымны(ис.) юатырдай(р.) иӊ (к.) кадерле(с.) сүзләрне (ис.)әзерләдем(ф.). 2. Беркөнне (р.) капка (ис.) төбенә (б.с.) чыгып (ф.) бастык (ф.) та (т.)кая (ал.) барырга (ф.)белми (ф.)аптырап (ф.) торабыз (ф.). 3. Агыйдел! (ис.) Рәсемдәге (с.)төсле(б.) матур(с.), әкияттәге (с.) төсле (б.)серле(с.), җырдагы(с.) төсле(б.) моӊлы(с.) елга (ис.) ул(ал.) Агыйдел... (ис.) 4. Күрше (с.)бакчада (ис.), бөтен (ал.)һаваны (ис.)яӊгыратып(ф.), сандугач (ис.)сайрый (ф.)иде (я.ф.).Үзбәя.

2.Модельләштерү. 75 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_2f5c8a9d.gifhello_html_m1cc578ce.gifhello_html_69899f09.gifhello_html_m5c5af9f3.gifСүз төркемнәре - 13

мhello_html_1aa9deb3.gifhello_html_1aa9deb3.gifhello_html_1aa9deb3.gifөстәкыйль хәбәрлек сүзләр модаль бәйләгеч

исем, фигыль, кисәкчә, бәйлек һәм бәйлек сүз,

сыйфат, сан, ымлык, теркәгеч һәм теркәгеч сүз

алмашлык, модаль сүзләр

рәвеш, ияртем

Үзбәя.

3. 76 нчы күнегү. К.җ.: Бу – күрсәтү алмашлыгы, сыйфатны алмаштыра, төрләнми, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; кырлар - уртаклык исем, баш килештә, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә урын хәле була; үзәннәрдә - уртаклык исем, урын-вакыт килешендә, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә урын хәле була; минем - зат алмашлыгы, исемне алмаштыра, иялек килешендә, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; эзләрем - уртаклык исем, баш килештә, күплек санда, I зат тартым белән төрләнгән, тамыр сүз, җөмләдә ия була; бик - күләм-чама рәвеше, рәвешне ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә күләм хәле була; иртә – вакыт рәвеше, фигыльне ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә вакыт хәле була; салынган - хикәя фигыль, кайтым юнәлешендә, барлыкта, үткән заманда, III зат берлек санда, тамыр сүз, җөмләдә хәбәр була.

2. Иртәнге – нисби сыйфат, исемләшмәгән, исем сүз төркемен ачыклый, ясалма сүз, җөмләдә аергыч була; кояшныӊ - уртаклык исем, иялек килешендә, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә аергычбула; йомшак – асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, исем сүз төркемен ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; нурларына - уртаклык исем, юнәлеш килешендә, күплек санда, III зат тартым белән төрләнгән, тамыр сүз, җөмләдә кыек тәмамлык була; иркәләнеп - I төр хәл фигыль, кайтым юнәлешендә, барлыкта, ясалма сүз, җөмләдә рәвеш хәле була; уяндым - хикәя фигыль, төп юнәлештә, барлыкта, үткән заманда, I зат берлек санда, тамыр сүз, җөмләдә хәбәр була. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 77 – 79 нчы күнегүләр.

15 нче дәрес ( 12 нче бирем)

Тема: Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре.

Максат: сөйләмдә бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен тану, аңлатып бирә белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 78 нче күнегү;

ә) и 79 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 12 нче бирем. К.җ.: Модельдәге сорау билгеләре урынына бәйләгеч сүз төркемнәре һәм модаль сүз төркемнәре дип язарга кирәк. Димәк, без бүген бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1.80 нче күнегү. К.җ.: 1) модаль сүз төркемнәре: аһ (ымлык); кенә ( кисәкчә); 2) бәйләгеч сүз төркемнәре: әгәр (теркәгеч); дә (теркәгеч), белән (бәйлек), да (теркәгеч). Үзбәя.

2. 81 нче күнегү. К.җ.: 1. Мени – сорау кисәкчәсе, кушылып языла. 2. Генә – чикләүче кисәкчә, аерым языла. 3. Ай-һай – эмоциональ ымлык, төзелеше буенча парлы төп ымлык, сызыкча аша языла. 4. Һәм – тезүче (җыючы) теркәгеч. Бит – раслау кисәкчәсе, аерым языла. 5. Зинһар – модаль сүз, үтенү төсмерен белдерә. Дә – көчәйтүче кисәкчә, аерым языла. Әле – үтенүне белдерүче кисәкчә, аерым языла. Үзбәя.

3. 82 нче күнегү. К.җ.: 1.а 2.б 3.ә 4.а 5.а 6.б 7.ә 8.б 9.а 10 ә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 83 – 85 нче күнегүләр.

16 нчы дәрес

Тема: Контроль диктант “Туган тел”

Максат: I чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Дәрес барышы:

  1. Диктант язу.

  2. Биремнәр үтәү:

А) Бирелгән сүзләргә синонимнар табып язарга: уңай, әрнүле, көчәйтә, бәхет.

К.җ.: уңай, җайлы, ансат; әрнүле, газаплы, тирән сагышлы; көчәйтә, арттыра, күбәйтә; бәхет, сәгадәт, рәхәтлек.

Ә) Беренче абзацны сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

К.җ.: Якшәмбе(ис.) көнне(ис.) Мәскәү(ис.) татарлары(ис.) Измаил(ис.) паркына(ис.) җыелалар(ф.). Өч(сн.) ел(ис.)буе(б.с.)шушы(ал.) паркка(ис.) мин(ал.) дә(к.) йөрдем(ф.).

Туган тел” дигән диктант тексты ... нчы биттә.

Сүз ясалышы

17 нче дәрес ( 13 нче бирем)

Тема: Сүз ясалышы ысуллары.

Максат: сүз ясалышы төшенчәсен актуальләштерү, сүз ясалышы ысулларын искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 84 нче күнегү;

ә) и 85 нче күнегү. Үзбәя.

Искәрмә. Укытучы кирәк санаса, өй эшләрен тикшерү урынына хаталарны төзәтү өстендә эш башкарырга да мөмкин.

3.УМ кую ситуациясе. 13 нче бирем. К.җ.: . Татар телендә яӊа сүзләрнеӊ нинди чаралар, ысуллар белән барлыкка килүен өйрәнә торган бүлек сүз ясалышы дип атала. Димәк, без бүген сүз ясалышы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 86 нчы күнегү. К.җ.: 1. Шундый – алмашлыктан ясалган; шатлык, көрлек – сыйфаттан. 2. Конвертлап – исемнән; тартмасына – фигыльдән. 3. Уйланып – исемнән; бүлмәсендә – фигыльдән; көндезге – рәвештән. 4. Күңелле – исемнән; барлыкка – хәбәрлек сүздән; дәһшәтле – исемнән; гөрселдәвеннән – ияртемнән. Үзбәя.

2. 87 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: Өчпочмак, казаяк, суүсем – кушма сүзләр; очсыз- сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы белән ясалганнар. Үзбәя.

3. 88 нче күнегү. К.җ.: Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы (конверсия) белән ясалганнар.Үзбәя.

4. 89 нчы күнегү. К. җ.: Игелек – изгелек, акрын – әкрен, эндә'ш − э'ндәш, олы - олуг, биек – бөек, ке'реш - кере'ш, әзер- хәзер, ачы- әче, ... Үзбәя.

5. 90 нчы күнегү. К.җ.: Бу сүзләр исем сүз төркеменә карыйлар. Алар сүзнең мәгънәсен үзгәртү юлы белән ясалганнар. Бу сүзләрдә мәгънә уртаклыгын сизеп була.Үзбәя.

6. Модельләштерү. 91 нче күнегү.

Сүз ясалышы ысуллары: 1. Фонетик ысул (сүзнеӊ аваз составын үзгәртү).

2. Морфологик ысул (кушымчалау).

3. Синтаксик ысул (сүзләр кушылу).

4. Морфологик-синтаксик ысул(конверсия яки бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү).

5. Лексик-семантик ысул (сүзләрнеӊ мәгънәсе үзгәрү).

6. Аббревиация ысулы (сүзләрне кыскарту). Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 92 – 94 нче күнегүләр.

18 нче дәрес (14 нче бирем)

Тема: Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре.

Максат: сүзләрнең ясалыш буенча төрләрен аера һәм дөрес яза белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 93 нче күнегү;

ә) и 94 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 14 нче бирем. К.җ.:

hello_html_286c0b30.gifСүзләрнеӊ ясалыш буенча төрләре

hello_html_m524b0738.gifhello_html_51d2c5d1.gifhello_html_m4edf1676.gif

hello_html_79ebe228.gifhello_html_m55cb44f.gifhello_html_160f8d5c.gifhello_html_160f8d5c.gifhello_html_423b9ca4.gifhello_html_m5153c5de.gifтамыр ясалма

ясалма тезмә

кушма парлы

Димәк, без бүген сүзләрнең ясалыш буенча төрләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 95 нче күнегү. К.җ.: 1.Ясалма сүзләр: мондый (сыйфат), дәһшәтле(сыйфат), яшел(сыйфат), якынлашкан (фигыль), кадәрле(бәйлек), зураеп(фигыль), шомланып(фигыль), ачык(сыйфат), буйлы(сыйфат), ябалдашлары (исем). Кушма сүзләр: бермәлне(рәвеш). Парлы сүзләр: адаштыра-адаштыра(фигыль). Тезмә сүзләр: көн яктысын(исем), йота бара (фигыль), күк йөзен(исем). Үзбәя.

2. 96 нчы күнегү. К.җ.: РФ, райком, драмтүгәрәк,медкөллият, БРИ, профком, БМО, ДЙА, ТР, филфак, КФУ, ИҮТ, АЭС. Үзбәя.

3. 97 нче күнегү. К.җ.: 1) синоним сүзләрне парлап ясалган: җиде-сигез, уйнап-көлеп, абына-сөртенә, очсыз-кырыйсыз, этә-төртә; 2) антоним сүзләрне парлап ясалган: юк-бар, караӊгылы-яктылы, аклы-каралы, этле-мәчеле, урынлы-урынсыз, бата-калка; 3) сүзләрне кабатлау юлы белән ясалган: бөртек-бөртек,эшли-эшли, бергә-бергә, ерак-еракта; 4) аваздаш сүзләрне парлап ясалган парлы сүзләр: кәкре-бөкре, иләс-миләс, алпан-тилпән,иге-чиге.

4. 98 нче күнегү. К.җ.: 1.Кушма, батырлык, көйсез, җәяүле, аучы, сәхнәдәш, урак, изгелек, сөтләч, кирәкле, сакчыл, кискеч, очлы, бишлек, ялтыра, чүплек, ямьсез, дулкынлан, соӊгы, икелән, әтәчтәй, үсмер, яшьлек, нечкәлек. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 99 – 101 нче күнегүләр.

Гади җөмлә синтаксисы

19 нчы дәрес (15 нче бирем)

Тема: Сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

Максат: сүзләр арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнешләрне тану һәм аеру күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 100 нче күнегү;

ә) и 101 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 15 нче бирем. К.җ.: Сорау билгеләре урынына тезүле һәм ияртүле сүзләрен язарга кирәк. Димәк, без бүген җөмләдә сүзләр бәйләнеше турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 102 нче күнегү. К.җ.: (hello_html_bc0c1c8.gifhello_html_4652b696.gif225) көн һәм төн; туп һәм танклар (гөрелтесеннән); дәһшәтле, канкойгыч (сугышта); (ун меңнәрчә кеше) яралана һәм һәлак була. Тезүле бәйләнеш тиңдәш кисәкләр арасында була. Үзбәя.

2. 103 нче күнегү. К.җ.: 1. Егет йөрәге, зур хис, бер хис, йөрәгендә кабынып килү. 2. Андый көннәр, бик шат, шат күренү.3. Миңа алып килү, бик матур, матур курчак, курчак алып килү. 4. Кичә биләүдә яткан, бүген эшли башлау, акча эшли башлау, икмәклек акча, биләүдә яткан бала.Үзбәя.



3. Модельләштерү. 104 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_m28edb9de.gifhello_html_789f6454.gifСөйләмдә сүзләр бәйләнеше

hello_html_1aa9deb3.gifтезүле ияртүле

тиңдәш кисәкләр арасында, бер-берсенә буйсынып килгән сүзләр арасында,

бhello_html_abc50b0.gifәйләүче чаралар: бәйләүче чаралар:

тезүче теркәгечләр, килеш кушымчалары,

тезү интонациясе; бәйлек һәм бәйлек сүзләр,

янәшә тору,сүз тәртибе,

хәбәрлек кушымчалары, сүзләрне кабатлау.. Үзбәя.

4. 105 нче күнегү. К.җ.: Караңгы төн – янәшә тору; бернинди хәрәкәт - янәшә тору; бернинди тавыш - янәшә тору; хәрәкәт, тавыш – тезү интонациясе; кинәт сибәли башлау - янәшә тору; якында күренмәү- янәшә тору ; ышыкланыр агач – сыйфат фигыль формасы; караӊгы дала - янәшә тору; дала һәм уйларым – тезүче теркәгеч; минем уйларым – иялек килеш кушымчасы; ара-тирә узып китү - янәшә тору; караӊгы төндә - янәшә тору; юл буенда басып торган – бәйлек сүз; ялгыз кешене - янәшә тору; кешене утыртсын – төшем килеше кушымчасы; басып торган кешене – сыйфат фигыль формасы; төнлә чыккан - янәшә тору(рәвеш ясаучы кушымча); юл буенда ышанмыйлар – бәйлек сүз; ялгыз чыккан – янәшә тору; ялгыз чыккан кешегә - сыйфат фигыль формасы; кешегә ышанмыйлар – юнәлеш килеше кушымчасы; яныма килеп туктады – тартымлы юнәлеш килеше кушымчасы; өч күчәрле - янәшә тору;өч күчәрле ЗИЛ - янәшә тору(сыйфат ясаучы кушымча дип карарга мөмкин);(өсте )ябулы ЗИЛ - янәшә тору(сыйфат ясаучы кушымча дип карарга мөмкин); яшь солдат - янәшә тору. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 106 – 108 нче күнегүләр.

20 нче дәрес (16 нчы бирем)

Тема: Ияртүле бәйләнештәге сүзләр арасында мөнәсәбәтләр.

Максат: ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында хәбәрлекле, ачыклаулы (төгәлләүле) һәм аныклаулы мөнәсәбәтләрне таный һәм аера белү күнекмәсен камилләштерү, күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 107 нче күнегү;

ә) и 108 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 16 нчы бирем. К.җ.: Күзләре ялтырап киттеләр – хәбәрлекле мөнәсәбәт; сокланудан ялтырап киттеләр – ачыклаулы мөнәсәбәт; кызларның, бигрәк тә Нуриянең – аныклаулы мөнәсәбәт. Димәк, без бүген ияртүле бәйләнештә торган сүзләр арасында хәбәрлекле, ачыклаулы һәм аныклаулы мөнәсәбәтләр турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 109 нчы күнегү. К.җ.: 1. Хәбәрлек кушымчалары. 2. Зат-сан кушымчалары. 3. Сүз тәртибе. 4. Хәбәр итү интонациясе. Үзбәя.

2. 110 нчы күнегү. К.җ.: 1. Кышкы каникулдан – янәшә тору; каникулдан соң килү – бәйлек; аларныӊ сыйныфына – иялек килеш кушымчасы; сыйныфына килү – юнәлеш килеше кушымчасы; бер малай – янәшә тору; тагын бер – янәшә тору. 2. Агачлар артыннан агыла башлады – бәйлек сүз; тау-тау болытлар - сүзләрне кабатлау ; кара-кучкыллы болытлар - янәшә тору (сыйфат ясагыч кушымча дияргә дә мөмкин). 3. Казан-йорт көчле, халкыбыз тәвәккәл – сүз тәртибе (бу очракта хәбәрлекле мөнәсәбәт барлыкка килә). 4. Кеше күӊеле - янәшә тору; (кеше) күңеле өчен кирәк – бәйлек; туган як – янәшә тору (сыйфат фигыль кушымчасы итеп карарга да мөмкин). 5. Шомырт эзе - янәшә тору; юсаӊ бетмәү – шарт фигыль кушымчасы. Үзбәя.

3. 111 нче күнегү. К.җ.: 1. Аныклау интонациясе. 2. Аныклау интонациясе. 3. Аныклаучы теркәгеч. Үзбәя.

4. Модельләштерү. 112 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_m1e49c470.gifИяртүле бәйләнештәге сүзләр арасындагы мөнәсәбәтләр

hello_html_m2b4d0272.gifhello_html_abc50b0.gifhello_html_abc50b0.gifhello_html_51d2c5d1.gif

хhello_html_94b29e3.gifhello_html_abc50b0.gifhello_html_m469d9aa6.gifәбәрлекле ачыклаулы аныклаулы

ия белән хәбәр бер сүз икенче сүзне аныклагыч белән

арасында, ачыклап килгәндә, аныкланмыш арасында .

Үзбәя.

4. 113 нче күнегү. К.җ.: 1.Хәбәрлекле мөнәсәбәт: Хәерниса белән ике бала килгәннәр иде. 2. Ачыклаулы мөнәсәбәт: Бикъярдан килгәннәр иде; теге ике бала. 3. Аныклаулы мөнәсәбәт: ике бала - Фәгыйлә белән Миӊлегалим . Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 114 – 116 нче күнегүләр.

21 нче дәрес (17 нче бирем)

Тема: Җөмләдә кушымча, теркәгеч һәм кисәкчәләрнең язылышы.

Максат: җөмләдә кушымча, теркәгеч һәм кисәкчәләрнең язылышы турындагы кагыйдәләрне искә төшерү һәм аларны дөрес язу күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 115 нче күнегү;

ә) и 116 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 17 нче бирем. К.җ.:. Тә, соң, -мени, гына, -дер – кисәкчәләр, алар аерым да, кушылып та язылырга мөмкин. –да, -дә – урын-вакыт килеше кушымчалары, алар һәрвакыт кушылып языла. Да, да – кабатланып килгән теркәгечләр, алар аерым язылалар. Димәк, без бүген шул берәмлекләрнең язылышы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 117 нче күнегү. К.җ.: 1. Лагерьга икенче көнне үк кузгала алмадык. 2. Бу минутта мин үземне дөньяда иӊ бәхетле, иӊ көчле һәм чибәр бер кеше дип хис итәм. 3. Ара әллә ни ерак түгел. 4. Каз бәбкәләре әкрен генә әниләре артыннан йөзәләр. 5. Их, ямьле лә Агыйделнеӊ айлы кичләре! 6. Кубрат хан укныӊ агулымы-юкмы икәнен тикшерергә кушты. 7. Төрмә тып-тын, моӊсу караш белән Күктән карый тулган ай гына. 8. Карга саесканны каядыр куа... 9. Яшь Җегет! Килче, икәү уйныйк бераз кети-кети. 10. Беркөнне Наил, үзе ясаган чаӊгыга басып, япа- ялгыз чыгып китте. Үзбәя.

2. 118 нче күнегү. К.җ.: Тезүче теркәгечләр: да, ләкин, бәлки, һәм. Ияртүче теркәгечләр: гүя. Алар аерым язылалар. Үзбәя.

3. 119 нчы күнегү. К.җ.: 1. Быелгы мәйданда халыкныӊ күплеге! -да – урын-вакыт килеше кушымчасы, чөнки аңа басым төшә, кайда? соравы куеп карап була. 2. Марат кошка төзәп торды да бер таш атып җибәрде. Да – теркәгеч, чөнки аны һәм теркәгече белән алмаштырып була. 3. Бу вакытта аныӊ күзендә дә, кәҗәсенеӊ күзендә дә яшьләр мөлдерәп торалар. -та - урын-вакыт килеше кушымчасы, чөнки аңа басым төшә, кайчан? соравы куеп карап була; -дә- (күзендә) - урын-вакыт килеше кушымчасы, чөнки аңа басым төшә, кайда? соравы куеп карап була; дә, дә –кабатланып килгән теркәгечләр, чөнки аларны һәм теркәгече белән алмаштырып була. 4. Күктә болытныӊ әсәре дә күренми. –тә - урын-вакыт килеше кушымчасы, чөнки аңа басым төшә, кайда? соравы куеп карап була; дә - кисәкчә, чөнки һәм теркәгече белән алмаштырып булмый, үзенә басым алмый, кайда? соравын да куеп булмый. 5. Бигрәк тә оныкларын бик сагына карчык. Тә - кисәкчә, чөнки һәм теркәгече белән алмаштырып булмый, үзенә басым алмый, кайда? соравын да куеп булмый. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 120 – 122 нче күнегүләр.

22 нче дәрес (18 нче бирем)

Тема: Җөмләдә бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең язылышы.

Максат: бәйлек һәм бәйлек сүзләрнең дөрес язылышы белән бәйле кагыйдәләрне искә төшерү, күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне тигезләү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 121 нче күнегү;

ә) и 122 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 18 нче бирем. К.җ.:. 1. Беркөнне кичкә таба мине сагыш басты. 2. Рәхилә апасы укучысы янына зур йомыш белән килде. 1нче җөмләдә бәйлек бирелгән, ә 2 нче җөмләдә – бәйлек сүз. Димәк, без бүген аларның язылышы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 123 нче күнегү. К.җ.: 1. Белән – баш килешне сораучы бәйлек. 2. Өчен - баш килешне сораучы бәйлек. 3. Кебек - баш килешне сораучы бәйлек. 4. Күрә – юнәлеш килешен сораучы бәйлек.5. Соң - чыгыш килешен сораучы бәйлек.6. Саен - баш килешне сораучы бәйлек. 7. Элек - чыгыш килешен сораучы бәйлек. Үзбәя.

2. 124 нче күнегү. К.җ.: Алар учак ягып җибәрделәр. Утынга аптырыйсы юк монда. Урманныӊ эченә (Ю.к.) дә кереп торма, кырыйдагы чыршыларныӊ корыган ботакларын гына сындырып ал, бәләкәй генә учак түгел, ут тавы яндырырга була. Ләкин тау кадәр учак якмадылар алар, мондый утлар урман тирәсендә (Ур.-в.к.)куркыныч була. Шуӊа күрә, яр астына (Ю.к.) төшеп, чокыр сыман җир казыдылар да шунда ут яктылар. Коры чыбык, чатыр-чотыр килеп, бик тиз янып та китте. Елга өстеннән (Ч.к.)куе ак томан күтәрелде, һәм ул, төтен шикелле, яр өстенә (Ю.к.) үрмәләде.Үзбәя.

3. 125 нче күнегү. К.җ.: болытлар өстеннән йөзү – өс(т)-е-ннән - тартымлы чыгыш килеше; тау астына төшү – ас(т)-ы-на – тартымлы юнәлеш килеше; ишек ягына карау – як-ы-на - тартымлы юнәлеш килеше; өй эченә керү – эч-е-нә - тартымлы юнәлеш килеше; дәфтәр читендә билгеләү – чит-е-ндә - тартымлы урын-вакыт килеше; дуслар арасында булу – ара-сы-нда - тартымлы урын-вакыт килеше; елга уртасыннан йөзү – урта-сы-ннан - тартымлы чыгыш килеше; укытучы тарафыннан макталу – тараф-ы-ннан - тартымлы чыгыш килеше; агач төбендә утыру – төп-е-ндә - тартымлы урын-вакыт килеше; каен башына үрмәләү – баш-ы-на - тартымлы юнәлеш килеше; мәктәп тирәсеннән эзләү – тирә-се-ннән - тартымлы чыгыш килеше. Үзбәя.

4. Модельләштерү. 126 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_5c8a0b18.gifhello_html_5c8a0b18.gifБәйлек Бәйлек сүз

- сүзләрне һәм җөмләләрне бәйли, - сүзләрне һәм җөмләләрне бәйли,

-төрләре:1) Б.к.таләп итүче, -төрләре: 1) тартымлы Ю.к. була,

2) Ю.к. таләп итүче, 2)тартымлы Ч.к. була,

3) Ур.-в. к. таләп итүче. 3) тартымлы Ур.-в.к. була. Үзбәя.

5. 127 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән:1.Бәхетлеләр күп булган шикелле, бәхетсезләр дә аз түгел шул. 2. Иртәдән бирле кәефем начар. 3. Болытларга хәтле үреләсе иде. 4. Хәтердә калганнар буенча языгыз. 5. Әнием өчен бүләк сайлыйм. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 128 – 130 нчы күнегүләр.

23 нче дәрес (19 нчы бирем)

Тема: Аерымланган хәлләре булган җөмләдә тыныш билгеләре.

Максат: аерымланган хәлләр төшенчәсен актуальләштерү, алар янында тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 129 нчы күнегү;

ә) и 130 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 19 нчы бирем. К.җ.: Калын хәрефләр белән бирелгән берәмлек – аерымланган хәл. Бу очракта ул ике яктан да өтерләр белән аерымлана. Димәк, без бүген аерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 131 нче күнегү. К.җ.: 1. Иртәнге тынлыкны чатнатып, ату тавышы гөрселдәде. 2. Кошлар, котлары алынып, пар өянке ягына очтылар... 3.Ана үрдәк тәненә, яндырып, ядрә керүен сизде...4. Ул, балалары белән хушлашып, берничә тапкыр кычкырды да, мәрхәмәтсез кулларга эләкмәс өчен, әле генә үзләре күтәрелгән күлгә таба борылды. 5. Күлгә килеп җитү белән, таш кебек, туп-туры аска томырылды. 6.Иртәнге шәфәкътән алланган су өстенә якынайгач, инде аңа кереп киткәндә, ул үзенең шәүләсен күрергә өлгерде.Үзбәя.

2. Модельләштерү.132 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_77d62784.gifhello_html_3b6a9d05.gifАерымланган хәлләр янында тыныш билгеләре

hello_html_598055d9.gifhello_html_m3fd2b769.gifөтер өтерләр

аерымланган хәл җөмлә башында аерымланган хәл җөмлә

яки җөмлә ахырында килсә уртасында килсә Үзбәя.

3. 133 нче күнегү. К.җ.: 1.Урамда җыелган балаларны капкадан чыгуга күрдем. 2. Җил минем чәчләремне шаярып туздыра. 3. Әни: “Син кай арада кайтып җиттеӊ соӊ әле?” – диде гаҗәпләнеп. 4. Зилә эшен ахырына кадәр бик арган булуына карамастан җиткерергә булды. 5. Һәрвакыт максатыӊа тырышсаң ирешерсеӊ. Үзбәя.

4. 134 нче күнегү. К.җ.: 1. Күктәге болытка карап, җирдән урын сайлама.(рәвеш хәле)

2. Акчаӊны югалтсаӊ да, акылыӊны югалтма.(кире хәл)

3. Кешене беләсеӊ килсә, аныӊ дустына кара.(шарт хәле)

4. Сыйлаганда, су эч.(вакыт хәле)

5. Шапырынасыӊ икән, колакларыӊны тыгып куй.(шарт хәле) Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 135 – 137 нче күнегүләр.

24 нче дәрес (20 нче бирем)

Тема: Аныклагычлар янында тыныш билгеләре.

Максат: аныклагычлар төшенчәсен актуальләштерү, алар янындагы тыныш билгеләрен дөрес кую күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 136 нчы күнегү;

ә) и 137 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 20 нче бирем. К.җ.:

Аныклагычлар янында тыныш билгеләре

hello_html_m4a5f6332.gifhello_html_57aed7ff.gifhello_html_57aed7ff.gifhello_html_57aed7ff.gifhello_html_m60a9e078.gif

өтер сызык ике нокта җәяләр

Димәк, без бүген аныклагычлар янында тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 138 нче күнегү. К.җ.: Аныклагычлар: 1. Бөек Тукай теле – аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә, сызык куела. 2. Матурланды, түгәрәкләнде, акыллыланды - фигыль белән белдерелгән аныкланмыштан соң ягъни сүзе булмаса, аныклагыч алдыннан ике нокта куела. 3. 1942 нче елда – аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә, сызык куела. 4.Калий содасы - аныкланмышның башка исемен яки тәрҗемәсен белдергән аныклагыч җәяләр эченә алына. 5. Кытайдагы шәһәр - аныкланмышның башка исемен яки тәрҗемәсен белдергән аныклагыч җәяләр эченә алына. 6. Җир җиләкләре - аныклагыч та, аныкланмыш та исем белән белдерелсә, сызык куела. Үзбәя.

2.139 нчы күнегү. К.җ.: 1. Беренче аебызны Кара диӊгез буенда, дөресрәге Одессадагы иҗат йортында уздырдык. 2. Туйны без Яӊа ел кичендә, ягъни 31 нче декабрьдә ясадык. 3. Бик күп язучылар – Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Гадел Кутуй, Гази Кашшаф, Шәйхи Маннур, Нур Баян, Әхмәт Исхак, Гали Хуҗи катнашты. 4. Аны Хәсән абыйга, 16 ел буена төрмәләрдә, лагерьларда интегеп, газап чигеп кайтканнан соӊ, 1964 нче елда, үзебезнеӊ көмеш туйда укыдым.Үзбәя.

3. 140 нчы күнегү. К.җ.: 1.а; 2. б; 3. б; 4. ә;5. б. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 141 – 143 нче күнегүләр.

25 -26 нчы дәресләр

Тема: Контроль эш. (Демоверсия № 2)

Максат:

Дәрес тибы – контроль.

27 нче дәрес (21 нче бирем)

Тема: Тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләре.

Максат: тиңдәш кисәкләре, гомумиләштерүче сүзләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләрен кую үзенчәлекләрен күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: демоверсия буенча хаталарны төзәтү өстендә эш. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 21 нче бирем. К.җ.: Дуслар рәтенә ул шушы төбәкнеӊ җирен, күген,күктә йөзгән яшенле болытларын, урманда мәш килгән кырмыскаларын, җырлый-җырлый бал ташучы умарта кортларын - һәммәсен кертә иде .Бирелгән җөмләдә тыныш билгеләре тиңдәш кисәкләр һәм алар янындагы гомумиләштерәче сүз янында куелды. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 144 нче күнегү. К.җ.: Тиңдәш кисәкләр: 1. Матур, җыйнак (кәрзиннәр) - тиңдәш аергычлар. 2.Бер кыз белән бер малай (кайтты) – тиңдәш ияләр. 3. Арып-талып, тәмам хәлдән таеп (кайтуыбызга карамастан) – тиңдәш хәлләр, иркенләп, рәхәтләнеп (ял итәргә язмаган) - тиңдәш хәлләр 4. Шатлык, шифа, моӊ (бүләк иттеӊ) – тиңдәш тәмамлыклар. 5. Татар теле һәм әдәбияты (буенча лекция курслары) - тиңдәш аергычлар; әзерли, укыта, шөгыльләнүен дәвам итә – тиңдәш хәбәрләр; гарәп, фарсы, татар һәм төрек (телләрен) - тиңдәш аергычлар . 6. Оялам – туктый алмыйм – тиңдәш хәбәрләр. Санау интонациясе булган урыннарда - өтер, 6 нчы җөмләдә,кискен каршы кую булганга, сызык куела. Үзбәя.

2. 145 нче күнегү. К.җ.: 1. Инеш, чишмәләр, урамнар, тар тыкрыклар – һәммәсе – тиңдәш ияләр. 2. Барлык кошларны: песнәкләрне, саесканнарны, кызылтүшләрне, тукраннарны - тиңдәш тәмамлыклар. 3. Хәрәкәтен,йөз-кыяфәтен, буй-сынын, табигатен – барысын - тиңдәш тәмамлыклар.4. Түбәндәге күренекле кешеләр: Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев, Кәрим Тинчурин, Камил Якуп, Солтан Габәши - тиңдәш ияләр. Тиӊдәш кисәкләрдән соӊ килгән гомумиләштерүче сүз алдыннан сызык куела. Тиӊдәш кисәкләр алдыннан килгән гомумиләштерүче сүздән соӊ ике нокта куела. Үзбәя.



3. Модельләштерү. 146 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_7f23b305.gifhello_html_15cda6bf.gifhello_html_438366f3.gifТиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре

hello_html_160f8d5c.gifөтер нокталы өтер сызык

1)тезү интонациясе, тиӊдәш кисәкләр җәенке бер-берсенә кискен

2)каршы куючы теркәгеч, булып,үз эчләрендә каршы куюны

3) кабатлаулы җыючы, өтерләр булса белдерсә

бүлүче теркәгеч булса



hello_html_5c526fd0.gifhello_html_aa3d5a0.gifГомумиләштерүче сүзләр янында тыныш билгеләре

hello_html_mcde50ef.gifhello_html_mcde50ef.gifсызык ике нокта

тиңдәш кисәкләрдән тиңдәш кисәкләрдән

соң килсә алда килсә Үзбәя.



4. 147 нче күнегү. К.җ.: 1. ә; 2. а; 3. б; 4.а; 5. а. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 148 – 150 нче күнегүләр.

28 нче дәрес (22 нче бирем)

Тема: Кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәләре булган җөмләдә тыныш билгеләре.

Максат: кереш яки эндәш сүзе, өстәлмәләре булган җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес куеп язу күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 149 нчы күнегү;

ә) и 150 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 22 нче бирем. К.җ.:. 1 нче җөмләдә эндәш сүз бирелгән, 2 нче җөмләдә – кереш сүз һәм 3 нче җөмләдә - өстәлмәләр. Димәк, без бүген хикәя, шарт һәм боерык фигыльләрдә басым турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 151 нче күнегү. К.җ.: 1. Чыршы агай, сине йорт бүрәнәсенә дип кисмәсләрме? 2. Ә сез, печән кибәннәре, киртә буена килгән биек аяклы, кара ахак күзле беркатлы поши малайларына, кызларына бездән сәлам әйтегез. 3. Әй сез, чыбыклы юл буендагы чокырлар! Сезнеӊ иӊкүлектә уйнаган төлкеләргә әйтегез: сак булсыннар, аучы килүен сизми калмасыннар! Эндәш сүзләр җөмлә кисәкләреннән өтер яки өтерләр белән аерыла. Көчле тойгы белән әйтелгән эндәш сүздән соӊ өндәү билгесе куела, җөмләнеӊ дәвамы баш хәрефтән башлап языла. Бер гомуми интонация астында әйтелгән әй, ымлыгы белән эндәш сүз арасына өтер куелмый.Үзбәя.

2. 152 нче күнегү. К.җ.: 1. Ниһаять, күз алдында, ак шәүлә төсле генә булып, урман төсмерләнә башлады. 2. Син үзеӊ дә, Энәбикә, зинһар, саграк йөр инде. 3. Бу минутларда Әхтәм Мостафин да шул хакта уйлагандыр, мөгаен. 4. Яз-матур белән алтын көз, чыннан да, бергә атлыйдыр сыман. 5. Әлмәткә юл Чистай аша уза. Димәк, Хөсәен үзенеӊ каенатасында берәр кич кунмый булдыра алмастыр. Үзбәя.

3. 153 нче күнегү. К.җ.: 1. Апрель ахыры яңгыры. Ямьле-тәмле, рәхәтле-ләззәтле яңгыр. 2. Бер гомер. Безнең кыска гына гомеребезнең тылсымлы бер мизгеле. 3.Борылыш ачкычлары! Өстәлмәләр ярдәмендә язучы кайбер җөмлә кисәкләренең мәгънәләренә игътибарны тагын да ныграк җәлеп итә.Үзбәя.

4. 154 нче күнегү. К.җ.: 1. Халкым минем гомере буе читтә... Читтә... (урын хәле) 2. Безгә шагыйрь кирәк! Мәӊге кирәк! (хәбәр) 3. Юл буйлап киләм. Борынгы, бик әүвәлге юл бу. Меӊнәр вә меӊнәр үткән борынгы юл.(ия) 4. Кич тагын килегез. Сәгать төгәл җидедә. (вакыт хәле)5. Әгәр шул чакта иренеӊ телен чиштерсә, бүген бу хәлгә калмас иде. Калмас иде.(хәбәр)Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 155 – 157 нче күнегүләр.

Кушма җөмлә синтаксисы

29 нчы дәрес (23 нче бирем)

Тема: Җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш.

Максат: җөмләләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнеш төшенчәсен актуальләштерү, аның сүзләр арасында тезүле һәм ияртүле бәйләнештән аермасын ачыкларга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 156 нчы күнегү;

ә) и 157 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 23 нче бирем. К.җ.:. Модельдәге сорау бтлгеләре урынына тезүле һәм ияртүле дип язарга кирәк. Димәк, без бүген кушма җөмләдә бәйләнеш төрләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 158 нче күнегү. К.җ.: Схемалары: 1. [ ], ә [ ] – каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә. 2. Йә [ ], йә[ ] - бүлүче теркәгечле тезмә кушма җөмлә. 3. [ ], һәм[ ] – җыючы теркәгечле тезмә кушма җөмлә. 4. [ ], [ ] - теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. 5. [ ] – [ ] - теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. Бу җөмләләрнең гади җөмләләре үзара тезүле бәйләнештә торалар.Үзбәя.

2. 159 нчы күнегү. К.җ.: Схемалары: 1. (...-дә),[ ]- синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 2. (...-кәч), [ ]- синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 3. (...-еп),[ ] – синтетик иярчен рәвеш җөмләле иярченле кушма җөмлә. 4. [ ]: ( ) – аналитик иярчен тәмамлык җөмләле иярченле кушма җөмлә. 5. (Әгәр ...-сә),[ ] - синтетик иярчен шарт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 6. [... шул]: ( ) - аналитик иярчен хәбәр җөмләле иярченле кушма җөмлә. Бу җөмләләрнең гади җөмләләре үзара ияртүле бәйләнештә торалар Үзбәя.

3. Модельләштерү. 160 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_27f41280.gifhello_html_m75cfffdb.gifБәйләнеш төренә карап, кушма җөмләләр

hello_html_1a0aedbb.gifhello_html_m65f2009.gifтезмә иярченле

тезү юлы белән бәйләнәләр, ияртү юлы белән бәйләнәләр,

бәйләүче чаралар: бәйләүче чаралар:

санау, каршы кую интонациясе, синтетик (хәбәр составындагы чара),

тезүче теркәгечләр аналитик(хәбәр составында булмаган)Үзбәя.

4. 161 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: 1. Салкын җил исә, һәм агачлардан соңгы яфраклар төшә.- Салкын җил исә дә, агачлардан соңгы яфраклар төшә.- Салкын җил искәч, агачлардан соңгы яфраклар төшә.- Салкын җил искәндә, агачлардан соңгы яфраклар төшә. (Беренче ике җөмләдә - тезүле бәйләнеш , ә соңгы икесендә – ияртүле бәйләнеш). 2. Алар сөйләшкәндә, өстәлгә аш килде. (Ияртүле бәйләнеш)3. Мин шуны беләм: изгелек җирдә ятмый. - Мин шуны беләм ки, изгелек җирдә ятмый. - Мин изгелек җирдә ятмаганны беләм. (Ияртүле бәйләнеш) 4. Яңгыр яуды, һәм тузан басылды. (Тезүле бәйләнеш) – Яңгыр яугач, тузан басылды. (Ияртүле бәйләнеш) 5. Кояш елмаеп җибәрде дә, авыр болытлар таралды. (Тезүле бәйләнеш) - Кояш елмаеп җибәрүгә, авыр болытлар таралды .(Ияртүле бәйләнеш) 6. Көтегез: мин кайтырмын. (Ияртүле бәйләнеш)Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 162 – 164 нче күнегүләр.

30 нчы дәрес (24 нче бирем)

Тема: Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Максат: тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне тигезләү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 163 нче күнегү;

ә) и 164 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 24 нче бирем. К.җ.: 1. Хөсәен абзый скрипкасын алды, болын моңлы музыка авазы белән тулды. 2. Каты итеп җиңемнән тарттылар, һәм мин сикереп тордым. Ике очракта да өтерләр куела, чөнки болар – тезмә кушма җөмләләр. Димәк, без бүген тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 165 нче күнегү. К.җ.: 1.[ ], [ ] – б. ч . – санау интонациясе. 2. [ ] – [ ] – б.ч. – каршы кую интонациясе. 3. [ ]; [ ] – б.ч. - санау интонациясе. 4. [ ], [ ] – б. ч . – санау интонациясе. 5. [ ] – [ ] – б.ч. – каршы кую интонациясе. 6. [ ], [ ] – б. ч . – санау интонациясе. Үзбәя.

2. Модельләштерү.166 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_adebfb7.gifhello_html_2d51c592.gifhello_html_m3fd2b769.gifТеркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре

hello_html_m22df7bcd.gifhello_html_m22df7bcd.gifhello_html_m7b75a614.gifсызык нокталы өтер өтер

кискен каршы кую гади җөмләләрнең үз алдагы шартлар

булганда эчендә өтерләр булса булмаганда. Үзбәя.

3. 167 нче күнегү. К.җ.: Схемалары: 1. [ ] – [ ]. 2. [ ], [ ]. 3. [ ], [ ]. 4. [ ] – [ ]. 5.[ ]; [ ]. Үзбәя.

4. 168 нче күнегү. К.җ.: 1. Күтәрүе авыр - ашавы җиңел. 2. Юмарт көлә, саран елый. 3. Авырып китү тиз, савыгу озак. 4. Ай йокларга ята, кояш эшкә тора.Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 169– 171 нче күнегүләр.

31 нче дәрес (25 нче бирем)

Тема: Тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Максат: тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне тигезләү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 170 нче күнегү;

ә) и 171 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 25 нче бирем. К.җ.: Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрдә тыныш билгеләреннән өтер, сызык һәм нокталы өтер куела, ә теркәгечле тезмә кушма җөмләнең гади җөмләләре үзара өтер белән аерымлана. Димәк, без бүген дә тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куя белү турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 172 нче күнегү. К.җ.: 1. [ ] дә, [ ] – б.ч. – җыючы теркәгеч. 2. [ ], тик [ ] – б.ч. – каршы куючы теркәгеч. 3. [ ], һәм [ ] –б.ч. - җыючы теркәгеч. 4. [ ], ләкин [ ] – б.ч. – каршы куючы теркәгеч. 5. [ ], ә [ ] – б.ч. – каршы куючы теркәгеч. 6. Я [ ], я [ ] – б.ч. - кабатланып килгән бүлүче теркәгечләр. 7. [... дә...], [... да...]- б.ч. – кабатланып килгән җыючы теркәгечләр. Үзбәя.

2. 173 нче күнегү. К.җ.: 1) җыючы теркәгечле тезмә кушма җөмләләр: 1,2,7;

2) каршы куючы теркәгечле тезмә кушма җөмләләр: 3,5;

3) бүлүче теркәгечле тезмә кушма җөмләләр: 4, 6. Үзбәя.

3. 174 нче күнегү. К.җ.: 1. Тик. 2. Ләкин. 3. Һәм. 4. Дә. 5. Һәм. 6. Һәм.Үзбәя.

4. 175 нче күнегү. К.җ.: 1. а; 2. ә; 3. ә; 4. б; 5. а. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 176 – 178 нче күнегүләр.

32 нче дәрес

Тема: Контроль диктант “Нәрсә ул СПИД?”

Максат: II чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Дәрес барышы:

  1. Диктант язу.

  2. Биремнәр үтәү:

А) Тексттан аныклагычы булган җөмләне язып алырга.

К.җ.: 2 нче җөмлә.

Ә) “Нәтиҗәдә СПИД йоктырган кеше төрле авырулар китереп чыгаручы микробларга, яман шешләргә бирешүчән булып кала” җөмләсендә җөмләнең нинди кисәкләре тиңдәшләнгән? Җавапны бер сүз белән язарга.

К.җ.: Тәмамлыклар.

Туган тел” дигән диктант тексты ... нчы биттә.



33 нче дәрес (26 нчы бирем)

Тема: Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Максат: иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес куеп язу күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне тигезләү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: хаталарны төзәтү өстендә эш.(Укытучы кирәк дип санаса)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 177 нче күнегү;

ә) и 178 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 26 нчы бирем. К.җ.: Ике җөмләдә дә өтерләр куела, ләкин 1 нче җөмлә – тезмә кушма җөмлә, ә 2 нче җөмлә – иярченле кушма җөмлә. Без тезмә кушма җөмләдә куела торган тыныш билгеләре турында сөйләштек инде. Димәк, бүген иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 179 нчы күнегү. К.җ.: 1. [...(... –ган)...] – синтетик ииярченле кушма җөмлә.2. ( ... –кәч), [ ] - синтетик ииярченле кушма җөмлә. 3. (... –сын өчен), [ ] - синтетик ииярченле кушма җөмлә. 4. [ ... шулкадәр ...], ( ) – аналитик иярченле кушма җөмлә. 5. [ ]: ( ) – аналитик иярченле кушма җөмлә.6. [... (... дәрәҗәдә)...] – синтетик ииярченле кушма җөмлә.7. [ ], (әйтерсең ...) – аналитик иярченле кушма җөмлә.Үзбәя.

2. 180 нче күнегү. К.җ.: Иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләрен дөрес кую өчен, иярчен җөмләнең баш җөмләгә нинди бәйләүче чаралар ярдәмендә ияреп килүен белергә кирәк.

Бу чаралар синтетик һәм аналитик төзелешкә карый.

Синтетик чаралар ( кушымчалар, фигыль формасы, бәйлек һәм бәйлек сүзләр, янәшә тору) иярчен җөмләнең хәбәре составында тора, аңа бәйле була, ә аналитик чаралар (мөнәсәбәтле сүз, теркәгеч һәм теркәгеч сүз, көттерү интонациясе) иярчен җөмләнең хәбәренә бәйле түгел.

Синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында кайбер очракта тыныш билгесе куела, икенче очракта куелмый.Моның өчен махсус кагыйдәләр бар.

Аналитик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында һәрвакыт тыныш билгесе куела.Үзбәя.

3. 181 нче күнегү. К.җ.: 1. Ул күрсәткән якка борылып карадым. (... якка) [ ]- синтетик иярчен урын җөмләле иярченле кушма җөмлә.2. ( ... кебек),[ ] – синтетик иярчен рәвеш җөмләле иярченле кушма җөмлә. 3. [ ]: ( ) – аналитик иярчен тәмамлык җөмләле иярченле кушма җөмлә. Үзбәя.

4. 182 нче күнегү. К.җ.: 1. а; 2. а; 3. ә; 4. ә; 5. ә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 183 – 185 нче күнегүләр.

34 нче дәрес (27 нче бирем)

Тема: Синтетик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Максат: синтетик иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында тыныш билгесен кую яки куймау белән бәйле кагыйдәләрне гамәли куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 184 нче күнегү;

ә) и 185 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 27 нче бирем. К.җ.: Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән иде. ( ...-да), [ ] – синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. Димәк, без бүген синтетик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 186 нчы күнегү. К.җ.: 1.( ...-гач),[ ] – синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 2. (...-еп),[ ] - синтетик иярчен рәвеш җөмләле иярченле кушма җөмлә. 3. (...-салар да), [ ] - синтетик иярчен кире җөмләле иярченле кушма җөмлә. 4. [... , (..-кәнче), ...] - синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 5. (... –сен өчен), [ ] - синтетик иярчен максат җөмләле иярченле кушма җөмлә. 6. [... ( ) ...] - синтетик иярчен аергыч җөмләле иярченле кушма җөмлә. 7.( ... –ган җирдә) [ ] - синтетик иярчен урын җөмләле иярченле кушма җөмлә. 8. [... (...-не)... ]- синтетик иярчен тәмамлык җөмләле иярченле кушма җөмлә. 9. (...-да), [ ] - синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. 10. [... (...-гә) ...] - синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә. Үзбәя.

2. 187 нче күнегү. К.җ.: 1. Мин пәрдә алдына чыгып басуга, тавышлар басылды. 2. Бүреләр генә шулай тезелешеп йөри дип, куянның башына да килми. 3. – Микулай дәдәй, әти кайткач, без аның белән үрдәк атарга барабыз әле. 4. – Теге вакытта без утырткан сәрви куагы корыдымыни, Миңлеҗамал әби? 5. Көннәр үткән саен ,“Хөсәен” үсә бара... 6. Ай батып барган яктан һавага ике көтү үрдәк күтәрелә. 7. Чыршының куе ботаклары җимлектәге азыкны кар басудан сакларлык иде. 7. Гаҗәп йомшак, искиткеч саф тавышы тын урманда кош балаларына бишек җыры булып яңгырый. Үзбәя.

3.188 нче күнегү.К.җ.: Мәсәлән: 1. Төн бик краңгы булуга карамастан, без юлга кузгалдык. 2. Син килгәнне сизми дә калганмын. 3. Дустым килмәү сәбәпле, без бәйрәм чараларына бара алмадык. 4. Улы киткәч, Сания апа ялгыз калды. 5. Без эшләгән җирдә каеннар күп иде. Үзбәя.

4. 189 нчы күнегү. К.җ.: 1) аерымланган кисәкле гади җөмләләр: 2, 5, 6.

2)синтетик иярчен җөмләле кушма җөмләләр: 1, 3, 4, 7, 8. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 190 – 192 нче күнегүләр.

35 нче дәрес ( 28 нче бирем)

Тема: Аналитик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре.

Максат: аналитик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында белемнәрне тирәнәйтү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 191 нче күнегү;

ә) и 192 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 28 нче бирем. К.җ.: а. Бу - аналитик төзелешле иярчен җөмләле иярченле кушма җөмлә. Димәк, без бүген аналитик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 193 нче күнегү. К.җ.: 1.[...шунысына...]: ( ). 2. [ ]: ( ). 3. [... шулкадәр ...], (әйтерсең ...). 4. [... шуны ...]: ( ). 5. [ ], (гүя ... ). 6. (Кем ... ), [шул ...]. 7. [ ], (чөнки ... ). 8. [ ], (дөресрәге ...). Үзбәя.

2. Модельдәштерү. 194 нче күнегү. К.җ.:

Аhello_html_60f2e98c.gifhello_html_m50c0d2f3.gifhello_html_7dc6591b.gifналитик иярчен җөмләле иярченле кушма җөмләдә тыныш билгеләре

өhello_html_m6ab76547.gifhello_html_m60a9e078.gifhello_html_m60a9e078.gifтер ике нокта сызык

1)иярчен җөмлә алдан килеп, 1) мөнәсәбәтле сүзе булган 1)иярчен

баш җөмлә мөнәсәбәтле сүз баш җөмлә алдан килсә; җөмлә алдан

белән башланса; 2) көттерү һәм аныклау килеп, баш

2)иярчен җөмлә баш җөмләгә интонациясе ярдәмендә җөмлә

теркәгеч белән бәйләнсә; бәйләнеш булса. мөнәсәбәтле

3) теркәгеч сүз бәйләүче чара булса; сүз белән

4) теркәгеч яки теркәгеч сүз иярчен башланмаса.

җөмлә ягында килеп, баш җөмләдә

мөнәсәбәтле сүз булса;

5) бер сүзне аныклап, җөмлә эчендә

килгән компонент булса. Үзбәя.

3. 195 нче күнегү. К.җ.: 1. Класста, әйтерсең бомба шарлаттылар, гөрс итте дә тынды. 2. Соңыннан гына белдем : ул сакау балаларның телен ачтыра ала икән. 3. Тамань полкының батыр кызлары дошманга шундый курку салалар ,хәтта бу машиналарда хатын-кызлар очуына фашистлар ышанып та бетмиләр.4. Җәй ничек коры килмәсен -урманлы җирдә иген уңа. 5. Ханга хәбәр килде: кичә кичке якта каганның төп көче илхан белән очраша. 6. Ай яктысы каршы яктагы өйләрнең тәрәзәләренә төшкән, шунлыктан өй эчләрендә якты балкыш чагылып киткәли. 7.Кичкә таба ,кояш баер алдыннан, печәнчеләр кайтты. 8.Мин ышанам ки, сез ачу сакламассыз. 9. Телевизордан маҗаралы кино күрсәтәчәкләр - мин шуңа ашыгам. Үзбәя.

4.196 нчы күнегү. К.җ.: 1.б; 2. ә; 3. а; 4.б; 5. а. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 197 – 199 нчы күнегүләр.

36 нчы дәрес ( 29 нчы бирем)

Тема: Кушма җөмләләрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: кушма җөмләләрне һәм алар янында куела торган тыныш билгеләрен гомумиләштереп кабатлау, күнегүләр өстендә ныгыту. .

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 198 нче күнегү;

ә) и 199 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 29 нчы бирем. К.җ.:

hello_html_7d0ef130.gifhello_html_1f5b5754.gifКушма җөмлә

hello_html_5d0459bf.gifhello_html_m5ef461dd.gifhello_html_m26a3b153.gifhello_html_667666ac.gifтезмә иярченле

hello_html_588b9ec7.gifhello_html_m7205f2e4.gifhello_html_m54a53c2a.gifтеркәгечсез теркәгечле төзелеше мәгънәсе

hello_html_m32636c2c.gifhello_html_m32636c2c.gifhello_html_m32636c2c.gifhello_html_286c0b30.gifhello_html_423b9ca4.gifhello_html_104907d3.gifhello_html_mc9711da.gifсинтетик аналитик

ия аергыч хәл

хәбәр тәмамлык

Димәк, без бүген кушма җөмлә һәм алар янындагы тыныш билгеләрен кабатларбыз. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 200 нче күнегү. К.җ.: 1.(... –га карамастан), [ ]. 2. [... шунысы ...]: ( ). 3. [ ] – [ ]. 4. [ ]; [ ]. 5. ( ... –да), [ ]. 6. ( ... –гә) [ ]. 7. [ ], ләкин [ ]. 8. [ ... , ( ... –гач), ... ]. 9. [ ]; [ ]. 10. [ ] – [ ]. Үзбәя.

2. 201 нче күнегү. К.җ.: 1. [ ], ( чөнки ...). 2. [ ], әмма [ ]. 3. [ ... ки], ( ). 4. [ ], ләкин [ ]. 5. ( ... –сәләр дә), [ ]. 6. [ ... шулкадәр ... ]: ( ). 7. ( ...-нән соң), [ ]. Үзбәя.

3. 202 нче күнегү. К.җ.: 1. Көн җылынгач, каз бәбкәләрен чирәмгә чыгардык. (синтетик иярчен вакыт җөмләле иярченле кушма җөмлә)2. Аңлашыла ки, гаеп аның үзендә булган.( аналитик иярчен ия җөмләле иярченле кушма җөмлә) 3. Син миңа үпкәләмә: мин башкача эшли алмый идем.( аналитик иярчен сәбәп җөмләле иярченле кушма җөмлә) 4. Җил тавышы тынган кебек булды, һәм без тәрәзәләрне ачтык. ( теркәгечле тезмә кушма җөмлә) 5. Кунакларны бик озак көттек - алар күренмәде. ( теркәгечсез тезмә кушма җөмлә) Үзбәя.

4. 203 нче күнегү. К.җ.: 1. ә; 2. а; 3. б; 4.ә; 5. б. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 204 – 206 нчы күнегүләр.

Стилистика һәм сөйләм культурасы

37 нче дәрес (30 нчы бирем)

Тема: Әдәби сөйләм һәм аның стильләре.

Максат: әдәби сөйләм һәм аның стильләре турында төшенчә формалаштыру, стилистика бүлегенең өйрәнү объектын аңлатып бирә белү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 205 нче күнегү;

ә) и 206 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 30 нчы бирем. К.җ.: Димәк, без бүген әдәби сөйләм һәм аның стильләре турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 207 нче күнегү. К.җ.: 1.Нигезендә әдәби тел нормалары яткан сөйләмне әдәби сөйләм дип атарга мөмкин. Ул билгеле бер телдә сөйләшүче кешеләрнең фикерләрен аңлаешлы итеп һәм гасырлар буена урнашып килгән таләпләрне бозмыйча җиткерергә ярдәм итә. Үзбәя.

2. 208 нче күнегү. К.җ.: Стиль сүзе үзенчәлек, ниндидер аерым билгеләргә ия булу дигән мәгънәне белдерә. Мәсәлән, романтик стильдә иҗат итү дигәндә, чынбарлыкны бераз бизәп, хыялый күренешләргә бәйләп сурәтләүне күздә тотабыз. Кешенең киенү стиле дип тә әйтә алабыз. Кайбер кешеләрнең сөйләм стиле үзенчәлекле булып аерылып тора һ.б. Үзбәя.

3. Модельләштерү. 209 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_m5ff51161.gifhello_html_66f0c547.gifhello_html_57400e57.gifhello_html_5acc8038.gifhello_html_4f73915f.gifСөйләм стильләре

әдәби публицистик фәнни рәсми сөйләмә

Үзбәя.

4. 210 нчы күнегү. К.җ.: 1.Телдәге стильләрне өйрәнә торган фән стилистика дип атала. 2. Телдәге барлык стильләргә дә карый торган сүзләр битараф сүзләр дип йөртелә.Үзбәя.

5. 211 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: инеш, сабырлык, шикәр, әби, күзлек, бәйрәм, ачкыч, дуслык, йөрәк, бала, җиде, агач.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 212 – 214 нче күнегүләр.

38 нче дәрес ( 31 нче бирем)

Тема: Әдәби стиль.

Максат: әдәби стиль турында төшенчә формалаштыру, аның үзенчәлекле сыйфатларын аерып әйтә алу күнекмәсен булдырырга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 213 нче күнегү;

ә) и 214 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 31 нче бирем. К.җ.: Модельдәге сорау билгесе урынына әдәби сүзен язарга кирәк. Димәк, без бүген әдәби стиль турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 215 нче күнегү. К.җ.: 2 нче өзек әдәби стильгә карый. Беренчедән, бу – әдәби әсәрдән алынган өзек. Икенчедән, өзек укучының күңел хисенә дә тәэсир ясый. Тойгылы җөмлә булуы да моңа ишарә итә. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 216 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_m6ab76547.gifӘдәби стиль

  • әдәби телнең нигезен тәшкил итә,

  • барлык әдәби әсәрләр шул стильдә языла,

  • сурәтләү чараларына бай,

  • тойгы-кичерешләрне белдерә торган сүзләр күп. Үзбәя.

3. 217 нче күнегү. К.җ.: Беренчедән, бу –әдәби әсәрдән алынган өзек. Ул әдәби телдә язылган. Икенчедән, сурәтләү чараларына бай Мәсәлән: чагыштыру (минем шикелле бәхетсез), фразеологик әйтелмәләр(икәү бер иш, кирәгем бер тиен, икмәк өсте), мәкаль-әйтемнәр(Берәүгә берәү кирәк, кыешка терәү кирәк), сынландырулар(яшен суккан куш каенның берсе әйтте), гипербола (Баш очыбызда өзлексез кошлар сайрап торачак, алдыбызда пырылдап, ак күбәләкләр очып, безгә юл күрсәтеп барачак. Безнең куанычны күреп, чәчәкләр баш иячәк, еланнар - ояларына, бүреләр өннәренә качачак...) һ.б. Тойгы-кичерешләрне тирәнәйтү максатыннан, халык җыры кертеп җибәрелгән, диалогларга зур урын бирелгән.Үhello_html_3b28e33f.gifзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 218 – 220 нче күнегүләр.

39 нчы дәрес ( 32 нче бирем)

Тема: Публицистик стиль.

Максат: публицистик стильгә хас билгеләрне аерып әйтә белү күнекмәсе формалаштыру, аны әдәби стильдән аерып ала белү ысулын билгеләү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 219 нчы күнегү;

ә) и 220 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 32 нче бирем. К.җ.: Бирелгән текст публицистик стильгә карый дияргә нигез бар, чөнки ул аерым бер шәхес турында мәкалә рәвешендә язылган. Димәк, без бүген публицистик стиль турында сөйләшербез дип уйлыйбыз. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 221 нче күнегү. К.җ.: 1 нче өзек әдәби стильгдә язылган, чөнки ул – әдәби әсәр, тел-сурәтләү чараларына бай, тойгы бик көчле һ.б. 2 нче өзек публицистик стильгә карый,мәкалә формасында язылган, аның авторының Нил Юзеев булуы да моны дәлилли. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 222 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_m4edf1676.gifПублицистик стиль

  • газета-журнал мәкаләләре, юлъязмалар, очерк һәм фельетоннар иҗат ителә ,

  • алар яңалыкны хәбәр итә, авторның уй-фикерләрен халыкка җиткерә,

  • сәясәткә караган терминнар, автор карашын сиздерә торган сүзләр кулланыла,

- язмаларның һәркемгә аңлаешлы, гади, үткен тел белән язылуы шарт. Үзбәя.

3. 223 нче күнегү. К.җ.: Беренчедән, бу – журналист язмасы. Икенчедән, автор М10 трассасында булган автомобиль бөкеләренә карата үз фикерен белдерә, илнең кышка әзер булмавын тәнкыйтьли. Язма һәркемгә аңлаешлы, гади, үткен тел белән язылган. Үзбәя.

4. 224 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән:

1. Әлеге спорт төренең үзенчәлекләре.

2. Спорт мәйданында тоткан урыны.

3. Бу спорт төрен әйдәп баручы спортсменнар.

4. Минем бу спорт төренә мөнәсәбәтем һ.б. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 225 – 227 нче күнегүләр.

40 нчы дәрес (34 нче бирем)

Тема: Фәнни стиль.

Максат: фәнни стиль турында төшенчә формалаштыру, аңа хас үзенчәлекләрне аерып ала белү күнекмәсе булдыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 226 нчы күнегү.

ә) и 227 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 33 нче бирем. К.җ.: Модельнеӊ тулып бетмәгән өлешенә фәнни сүзен язарга кирәк. Димәк, без бүген фәнни стиль турында өйрәнербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 228 нче күнегү. К.җ.: Бу текстта кытай розасы турында белешмә бирелгән.Автор аз сүз белән дә бик күп мәгълүмат бирүгә ирешкән.Текст сурәтләү чараларына бай түгел. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 229 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_m645da581.gifФәнни стиль

-гыйльми мәкалә һәм китаплар, белешмә һәм дәреслекләр, диссертацияләр языла,

-махсус фәнни терминнар күбрәк кулланыла,

-сүзләр туры, төгәл мәгънәсендә бирелә,

-фикерне логик эзлеклелектә бирүгә аеруча игътибар ителә,

-калыплашкан сүзтезмәләр (дип атала, хасил була, булырга мөмкин ) еш кулланыла,

-кереш сүзләр, аныклагычлар киң файдаланыла. Үзбәя.

3. 230 нчы күнегү. К.җ.: 1. Аныклагычлар, теркәгеч аша бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмлә кулланыла. 2. Махсус фәнни терминнар, аныклагыч кулланыла. 3. Махсус фәнни терминнар, аныклагыч , теркәгеч аша бәйләнешкә кергән иярченле кушма җөмлә кулланыла. Барысының да авторлары – тел һәм әдәбият галимнәре. Үзбәя.

4. 231 нче күнегү. К.җ.: Фәнни стиль белән язарга туры килсә, без түбәндәге синонимик оялардагы сүзләрне сайлар идек: күп; ару; самолет; яхшы; кеше;авыру; боерык. Чөнки сүзләр туры, төгәл мәгънәсендә бирелергә тиеш. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 232 – 234 нче күнегүләр.

41 нче дәрес (34 нче бирем)

Тема: Рәсми стиль.

Максат: рәсми стиль турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 233 нче күнегү;

ә) и 234 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 34 нче бирем. К.җ.: Күп нокталар урынына рәсми стиль дип язарга кирәк. Димәк, без бүген рәсми стиль турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 235 нче күнегү. К.җ.: ТР Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

директоры Кайбышев Сәйфи Рифхәт улына

9 нчы а сыйныфы укучысы Галиев Нияз Гаяз улыннан

гариза.

Мин Сездән, яшь җырчылар конкурсында катнашу сәбәпле, 10 нче апрель көнендә дәресләрдән азат итүегезне үтенәм. Гаризама конкурста катнашу өчен бирелгән чакыру кәгазен дә терким.

08. 04.14. Имзам: ... Үзбәя.

2. 236 нчы күнегү. К.җ.: мәкалә, хат,белешмә, акт, аңлатма язуы, акт, гариза,расписка.

Белешмә

Бу белешмә Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе администрациясе тарафыннан Кыямов Альмирга аның әлеге мәктәпнең 9 нчы а сыйныфында укуын раслап бирелә.

Белешмә шәһәр Спорт сараена тапшыру өчен алына.

Мәктәп директоры С. Р. Кайбышев.

(Имза)

12.09.2014 ел

(Мөһер) Үзбәя.

3. Модельләштерү. 237 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_m4c998ff7.gifРәсми стиль

-гаризалар, ышаныч кәгазьләре, төрле дәүләт документлары, карарлар, әмерләр, указлар, шартнамәләр, беркетмәләр, актлар, аңлатмалар языла,

-алар билгеле бер калыпларга буйсыналар, мәҗбүри җөмлә калыплары, сүзтезмәләр кулланыла,

-сүзләр туры мәгънәләрендә генә кулланылалар,

-озак еллар дәвамында үзенең тотрыклылыгын саклап килә. Үзбәя.

4. 238 нче күнегү. К.җ.: Сыйныф җыелышының беркетмәсе түбәндәге тәртиптә языла:

Беркетмә.

Татарстан Республикасы Чирмешән районы Иске Кади урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары җыелышының 3 нче номерлы беркетмәсе.

11 нче декабрь, 2014 нче ел.

Рәис: (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)

Сәркатип: (фамилиясе, исеме)

Катнаштылар: ( катнашучыларның саны күрсәтелә)

Чакырылдылар: (фамилиясе, исеме, әтисенең исеме)

Көн тәртибе:

1.

2.

Тыңланды: (фамилиясе, исеме)

(Чыгышның эчтәлеге языла)

Өстәмә чыгыш ясадылар: (фамилиясе, исеме)

(Чыгышларның эчтәлеге языла)

Карар:

1.

2.

Рәис: (имза)

Сәркатип: (имза) Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 239 – 241 нче күнегүләр.

42 нче дәрес (35 нче бирем)

Тема: Эш кәгазьләре: ышанычнамә язу.

Максат: ышанычнамә турында төшенчә формалаштыру, язу тәртибен үзләштерергә ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 240 нчы күнегү;

ә) и 241 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 35нче бирем. К.җ.: Модельдәге безгә таныш булмаган эш кәгазе – ышанычнамә. Димәк, без бүген ышанычнамә язарга өйрәнербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1.242 нче күнегү. К.җ.: Ышанычнамә -

Үзбәя.

2. 243 нче күнегү. К.җ.: План.

1. Уртага ышанычнамә сүзе язып куела.

2. Ышанычнамә язылган урын, язылу вакыты күрсәтелә.

3. Ышанычнамә төзегән ике якның да исем-фамилияләре, кем булулары искәртелә.

4. Ышанычнамәнең эчтәлеге әйтелә.

5. Россия Федерациясе Граждан кодексының 185 – 189 нчы статьялары эчтәлеге искәртелә.

5. Ышанычнамәне яздыручының имзасы куела, ул имза раслана, мөһер сугыла.Үзбәя.

3. 244 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән:

Ышанычнамә

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре, ике мең ундүртенче ел, 14 нче март.

Мин, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы а сыйныфы укучысы Яппарова Физәлия Рафис кызы, шул ук мәктәпнең 10 нчы а сыйныфы укучысы Гыйльфанова Алия Фаяз кызына 2014 нче елның гыйнвар аенда “Ялкын” журналында басылып чыккан мәкаләм өчен 200 (ике йөз) сум гонорар акчасын алуны ышанып тапшырам.

Россия Федерациясе Граждан кодексының 185 – 189 нчы статьялары эчтәлеге безгә аңлатылды.

Имза

Ф.Р.Яппарованың имзасын раслыйм.

52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Имза

Мөһер Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 245 – 247 нче күнегүләр.

43 нче дәрес (36 нчы бирем)

Тема: Сөйләмә стиль.

Максат: сөйләмә стиль турында төшенчә формалаштыру, аны башка стильләрдән аеру ысулын билгеләргә ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 246 нчы күнегү;

ә) и 247 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 36 нчы бирем. К.җ.: Кешеләрнең көндәлек аралашулары вакытында кулланыла торган стиль сөйләмә стиль дип атала. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 248 нче күнегү. К.җ.: Конспект. Үзбәя.

2. 249 нчы күнегү. К.җ.: 1) хәбәр итү хатлары: 4; 2) хәл-әхвәл белдереп язылган хатлар: 1; 3) үз фикереңне белдереп язган хатлар: 2; 4) хисләреңне белдереп язган хатлар: 3. Үзбәя. 42 нче дәрес (35 нче бирем)

Тема: Эш кәгазьләре: ышанычнамә язу.

Максат: ышанычнамә турында төшенчә формалаштыру, аны язу тәртибен үзләштерергә ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

а) я 240 нчы күнегү;

ә) и 241 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 35 нче бирем. К.җ.: Бирелгән эш кәгазьләре арасыннан безгә ышанычнамә таныш түгел. Димәк, без бүген ышанычнамә язарга өйрәнербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 242 нче күнегү. К.җ.: Ышанычнамә – үз исемеңнән берәр җирдә эш йөртү(берәр нәрсә алу һ.б.) өчен бирелә торган махсус язу. Үзбәя.

2. 243 нче күнегү. К.җ.: План.

1. Уртага ышанычнамә сүзе языла.

2. Бирелү урыны, датасы күрсәтелә.

3. Кемнең кемгә ышанычнамә язуы һәм аның эчтәлеге искәртелә.

4. Ышанычнамә язучының имзасы куела.

5. Ышанычнамә язучының имзасы раслана һәм раслаучының имзасы белән мөһер сугыла.

Үзбәя.

3. 244 нче күнегү. К.җ.:

Ышанычнамә

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре, ике мең ундүртенче ел, 18 нче октябрь

Мин, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы а сыйныфы укучысы Зыятдинова Гөлназ Вәккас кызы, апам Зыятдинова Эльвира Вәккас кызына 2014 нче елның сентябрь аенда “Ялкын” журналында (№ 9) басылып чыккан мәкаләм өчен тиеш 350 (өч йөз илле)) сум гонорар акчасын алуны ышанып тапшырам.

Россия Федерациясе Граждан кодексының 185 – 189 нчы статьялары эчтәлеге безгә аңлатылды.

Имза

Г.В.Зыятдинованың имзасын раслыйм.

52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Имза

Мөһер

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 245 – 247 нче күнегүләр.



43 нче дәрес (36 нчы бирем)

Тема: Сөйләмә стиль.

Максат: сөйләмә стиль турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(План әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 246 нчы күнегү;

ә) и 247 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 36 нчы бирем. К.җ.: Күп нокталар урынына сөйләмә стиль дип язарга кирәк. Димәк, без бүген сөйләмә стиль турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 248 нче күнегү. К.җ.: (Конспект) Үзбәя.

2. 249 нчы күнегү. К.җ.: 1) хәбәр итү хатлары: 4; 2) хәл-әхвәл белдереп язылган хатлар: 1; 3) үз фикереңне белдереп язган хатлар: 2; 4) хисләреңне белдереп язган хатлар: 3.Үзбәя.

3. 250 нче күнегү. К.җ.: Бирелгән өзек сөйләмә стильгә карый. Дәлилләр: 1) диалог формасында төзелгән; 2) көндәлек тормышта күп кулланыла торган һәм һәр кешегә аңлаешлы сүзләрдән тора; 3) гади, ким җөмләләр күп. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 251– 253 нче күнегүләр.

44 нче дәрес (37 нче бирем)

Тема: Стилистиканың нигезе буларак синонимика.

Максат: стилистиканың нигезе буларак синонимика турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Конспектның төп фикерләре әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 252 нче күнегү;

ә) и 253 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 37 нче бирем. К.җ.: Димәк, без бүген стилистиканың нигезе буларак синонимика турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 254 нче күнегү. К.җ.: 1.Кайтырга җыенды, кайтырга булды, кайтырга тотынды, кайтасы итте – сүз формалары.

2. Күп, шактый, байтак, хәйран, хәтсез – сүзләр.

3. Бер кашык су белән йотарлык, күз өстендә каш кебек, күзнең явын алырлык – фразеологик әйтелмәләр.

4. Мамык кебек йомшак, мамык төсле йомшак, мамык сыман йомшак, мамыктай йомшак – сүзтезмәләр.

5. Кайда төрмә ябыла, шунда мәктәп ачыла. Төрмә ябылган җирдә мәктәп ачыла – җөмләләр. Үзбәя.

2. 255 нче күнегү. К.җ.: 1- морфологик синонимнар. 2- лексик синонимнар. 3 - фразеологик синонимнар. 4,5 - синтаксик синонимнар. Үзбәя.

3. 256 нчы күнегү. К.җ.: Кәеф китү, кәеф кырылу, кәеф төшү. Үзбәя.

4. Модельләштерү. 257 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_m3fd2b769.gifЭчтәлекләре ягыннан синонимнар

hello_html_m7d49efd4.gifhello_html_m736eec21.gifhello_html_51d2c5d1.gifhello_html_51d2c5d1.gif

hello_html_57aed7ff.gifhello_html_57aed7ff.gifhello_html_57aed7ff.gifтулы мәгънәви стилистик

мәгънәләре тәңгәл мәгънә төсмерләре стилистик кулланылыш

була белән аерыла белән аерыла Үзбәя.

5. 258 нче күнегү. К.җ.: Яхшы, әйбәт, ару, шәп; кеше, адәм, бәндә, җан, зат; буйсыну, баш ию, тез чүгү, кол булу; боерык, фәрман, әмер, приказ; төшем, доход, керем; зур, дәү, олы, олуг, өлкән; чиста, керсез, таза; игътибар, илтифат, дикъкать Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 259– 261 нче күнегүләр.

45 нче дәрес (38 нче бирем)

Тема: Синтаксик синонимнар.

Максат: синтаксик синонимнар турында белемнәрне тирәнәйтү, аларны сөйләмдә урынлы куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 260 нчы күнегү;

ә) и 261 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 38 нче бирем. К.җ.: Күп нокталар урынына синтаксик синонимнар дип куярга кирәк. Димәк, без бүген синтаксик синонимнар турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 262 нче күнегү. К.җ.: шул хакта уйлау, шул турыда уйлау, шуны уйлау; ишеккә кадәр озату, ишеккә хәтле озату, ишеккә чаклы озату, ишеккә тикле озату; китү сәбәпле күрешмәү, китү аркасында күрешмәү, киткәнгә күрә күрешмәү, киткәнлектән күрешмәү; укысаң белерсең, укыдың исә белерсең, укыйсың икән белерсең, укыган шартта белерсең; дусларча сөйләшү, дуслар кебек сөйләшү, дуслар шикелле сөйләшү, дуслар сыман сөйләшү. Үзбәя.

2. 263 нче күнегү. К.җ.: көймәсе комга терәлү – эш бармау, уңышсызлык; дилбегәне үз кулыңа алу – инициатива күрсәтү, җитәкчелек итү; теле телгә йокмау- матур, оста сөйләү; авыз итү – ашап карау; бармак аша карау – игътибарсыз булу, кирәк дип санамау; сират күперен кичү – авырлыкны җиңү, нидәндер котылу; баш вату – тирәнтен уйлау; трай тибеп йөрү – эшсез вакыт уздыру; аяз көнне яшен суккандай – көтмәгәндә начар хәлгә калу; күз-колак булу – күзәтү, игътибарга алып тору. Үзбәя.

3.264 нче күнегү. К.җ.: 1. Урманга керү белән - аерымланган вакыт хәле. 2. Урманга керүгә - аерымланган вакыт хәле. 3. Урманга кергәч - аерымланган вакыт хәле. 4. Тырышсам – аерымланган шарт хәле. 5. Тырышам икән - аерымланган шарт хәле. 6. Тырышкан очракта - аерымланган шарт хәле. Үзбәя.

4. 265 нче күнегү. К.җ.: 1. Кызның күлмәге яңа яуган кар кебек (төсле, сыман, шикелле, кардай) ап-ак. 2. Аяз эш буенча (белән бәйле, эшкә бәйле) командировкага китәргә тиеш иде. 3. Таштай (төсле, сыман, шикелле, кебек) каты бәгырьле кешеләр дә очрый шул. 4. Салкыннан(салкын булу сәбәпле, салкын булу аркасында) битләребез кызарган.Үзбәя.

5. 266 нчы күнегү. К.җ.: Мәсәлән: Бу киемнәр эшкә дип бирелде. Бу киемнәр эш өчен бирелде. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 267– 269 нчы күнегүләр.

46 нчы дәрес (39 нчы бирем)

Тема: Бер һәм ике составлы җөмләләр синонимлыгы.

Максат: бер һәм ике составлы җөмләләр синонимлыгы турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 268 нче күнегү;

ә) и 269 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 39 нчы бирем. К.җ.: 1 нче җөмлә – бер составлы, ә 2 нче җөмлә – ике составлы. Алар үзара синоним. Димәк, без бүген бер составлы һәм ике составлы җөмләләр синонимлыгы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 270 нче күнегү. К.җ.: 1. Аналы-кызлы аларның монда беренче мәртәбә килүләре икән. ( билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә) - Аналы-кызлы алар монда беренче мәртәбә килгәннәр икән.2. Ике көймә койрыгын тотып булмый. (гомуми үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә) – Кеше ике көймә койрыгын берьюлы тота алмый. 3. Юк, йоклап кителмәде. (үтәүчесез бер составлы фигыль җөмлә) – Юк, мин йоклап китәлмәдем. 4. Әйтергәме соң фамилиямне? (билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә) – Фамилиямне әйтим микән соң мин? 5. Миңа да шунда барырга иде! (билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә) – Мин дә шунда барырга тиеш! 6. Тимерне кызуында сугалар. (билгесез үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә)- Тимерне кызуында сугу яхшы. - Тимер кызуында сугылса яхшы.Үзбәя.

2. 271 нче күнегү. К.җ.: 1. Юк, минем башка нәрсә турында сөйләшәсем килгән иде. 2. Сезнең мине күрергә теләвегезне әйттеләр. 3. Аның беркайчан да, беркемгә дә хат яздырганы юк. 4. Синнән шүрләп утыруым, әнкәсе. 5. Онытылып ук кителгән. Үзбәя.

3. 272 нче күнегү. К.җ.: 1. Бу озын көннәрне ничек үткәрергә? – Бу озын көннәрне ничек үткәрим икән мин? 2. Садыйкны беләләр, яраталар. – Кешеләр Садыйкны беләләр, яраталар яки Садыйкны барысы да беләләр, яраталар. 3. Печәнчеләрнең авылга кереп килүе иде. 4. Анализ нәтиҗәләрен дәфтәрләрегезгә язып куярга кирәк. 5. Кинәт тирә-юнь караңгыланып китте. 6. Мин салкын суда коенган идем. Үзбәя.

4. 273 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: Әти-әниләрне һәрчак хөрмәт итәргә кирәк – Без әти-әниләрне һәрчак хөрмәт итәргә тиеш. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 274– 276 нчы күнегүләр.



47 нче дәрес (40 нчы бирем)

Тема: Туры һәм кыек сөйләм синонимлыгы.

Максат: туры һәм кыек сөйләм синонимлыгы турында төшенчә формалаштыру, туры сөйләмне кыек сөйләмгә әйләндерү ысулларын ныгыту.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 275 нче күнегү;

ә) и 276 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 40 нчы бирем. К.җ.: 1 нче җөмлә – туры сөйләмле, ә 2 нче җөмлә – кыек сөйләмле. Алар үзара синоним. Димәк, без бүген туры сөйләмле һәм кыек сөйләмле җөмләләр синонимлыгы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 277 нче күнегү. К.җ.: 1. Бал суырткан бабай белән әлеге малай умартаның аеруы турында шатланып сөйләп йөриләр. 2. Берничә минутлар шулай баргач, абый миңа атны чаптырырга кушты. 3. Әткәйдән безнең колынны да үтерү-үтермәүләре турында сорап кычкырып елап җибәрдем. 4. Ибрай Әсгатьнең уйлап чыгаруын әйтте. 5. Әркәшә үзенең бернәрсә дә белмәве турында сөйләнеп утырган иде. 6. Кешеләр аңа ишеткәннәрен, әмма күрмәгәннәрен әйттеләр.Үзбәя.

2. 278 нче күнегү. К.җ.: 1. Әни торды һәм миңа ни булуын сорады, минем дә читегемнең булуын әйтте. 2. Әби үзенең, мине акыллы дип санап, читек тегүен, ә минем зур башым белән елап утыруымны әйтте. 3. Әти дә миңа еламаска, алай булса, мулла абыемны кызганмасам, читекне киеп барырга кушты. Үзбәя.

3. 279 нчы күнегү.К.җ.: 1. Исемнәре уелган.(төшем юнәлеше) 2. Халык уйган. (төп юнәлеш)3. Дуслары җыелган. (төшем юнәлеше)4. Фәния җыйган. (төп юнәлеш) 5. Физәлия сөендерде. (йөкләтү юнәлеше) 6. Физәлиянең бу җиңүенә әнисе бик сөенде.(кайтым юнәлеше) 7. Тырыша торгач, йозак ачылды.( төшем юнәлеше) 8. Тырыша торгач, йозакны ачтык. (төп юнәлеш) Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 280– 282 нче күнегүләр.



48 нче дәрес (41 нче бирем)

Тема: Аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр синонимлыгы.

Максат: аналитик һәм синтетик иярчен җөмләләр синонимлыгы турында төшенчә формалаштыру, бирелгән фәнни мәгълүматны тезислар рәвешендә яза белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 281 нче күнегү;

ә) и 282 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 41 нче бирем. К.җ.:1. [... (...-дә) ...] 2. (Кайчан ...), [... шул чакта ...]. Ләкин аларның 1 нчесе төзелеше буенча – синтетик, 2 нчесе – аналитик. Димәк, без бүген синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләр синонимлыгы турында сөйләшербез.Үзбәя. Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 283 нче күнегү. К.җ.: 1. (... –гач), [ ]- синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмлә. – Күпмедер вакыт уза, шуннан соң кызның тагын моңлы тавышы ишетелә.2. (...-ган җирдә)[ ]- синтетик иярчен урын җөмләле кушма җөмлә. Син кайда буласың, аны һәрвакыт шунда күрергә була. 3. (...-сә дә), ] ] - синтетик иярчен кире җөмләле кушма җөмлә. Исле чәчәк өзелә, шуңа карамастан аның исе болында кала. 4. (...-са), [ ] - синтетик иярчен шарт җөмләле кушма җөмлә. – Сереңне эчеңдә тотасың икән, йортың тыныч булыр. 5. [...(... дип)...]- синтетик иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә.- Мәрьямбикә уйлагандыр: бу якта кеше юк. Үзбәя.

2. 284 нче күнегү. К.җ.: 1. [ ]: ( ). – Шунысын онытма ки, затлы мал дошман җанына вәсвәсә сала.2. [... бер нәрсә...]: ( ). – Шунысы ачык: игелекле түгел алар. 3. [Шунысы ... ки], ( ). – Шунысы мәгълүм: улыгыз исән, тап-таза. 4. ( ), [шунлыктан ...]. - Аның шатлыгы, әйтелмәгән сүзләре бик күп, шуна күрә иреннәре чатнагандай була.5. [ ], ( гүя ...). - Дөнья шундый тыныч, әйтерсең күңелсез сөйләшү бөтенләй булмаган да. Үзбәя.

3. 285 нче күнегү. К.җ.: 1. Ишек ачылды, шул вакытта класска Әхмәтша хәлфә килеп керде. 2. Кояш болыт астына капланган, шул сәбәпле көн бераз тоныграк. 3. Нурия үзенең ныклыгын танысын, моның өчен Зурганов сүзне теш арасыннан кысып чыгарды. 4. Күпме еллар узды, шуңа карамастан туган яклар онытылмый. 5. Адәм баласы, йөрәге ни тели, шуңа колак салып яшәргә тиеш.Синонимик парларның синтетик төрләренә күбрәк өстенлек бирелә, чөнки алар кыскарак. Үзбәя.

4. 286 нчы күнегү. К.җ.: (Тезислар языла) Үзбәя.

5. 287 нче күнегү. К.җ.: Парларның охшашлыгы: алар мәгънәләре буенча охшаш. Аерма: парларның беренчеләре – иярченле кушма җөмләләр, икенчеләре – гади җөмләләр. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 288 – 290 нчы күнегүләр.

49 нчы дәрес (42 нче бирем)

Тема: Тезмә кушма җөмләләр синонимлыгы.

Максат: тезмә кушма җөмләләр синонимлыгы турындатөшенчә формалаштыру, тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен аеру күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 289 нчы күнегү;

ә) и 290 нчы күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 42 нче бирем. К.җ.: 1. [ ], [ ]- теркәгечсез тезмә кушма җөмлә. 2. [ ], тик [ ]- теркәгечле тезмә кушма җөмлә. Димәк, без бүген тезмә кушма җөмләләр синонимлыгы турында сөйләшербез, чөнки ике җөмлә үзара синонимик мөнәсәбәттә торалар. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 291 нче күнегү. К.җ.: һәм, ләкин, вә, тик, фәкать, янә, яки, тагын, я, ә, бары, да, дә, яисә, бәлки, әмма, әле... әле, та, тә, ни... ни

hello_html_m736eec21.gifhello_html_m25a881d.gifhello_html_m168b4c18.gifТеркәгечләр

hello_html_m65f2009.gifhello_html_m65f2009.gifhello_html_5dc0bab4.gifҗыючы каршы куючы бүлүче

һәм,вә,янә, тагын,да, дә, ләкин,тик, фәкать, ә, бары, яки,я, яисә,

та, тә ,ни...ни бәлки,әмма әле...әле

Үзбәя.

2. 292 нче күнегү. К.җ.: Бәйләүче чаралары – санау интонациясе: 1, 4. Бәйләүче чаралары – җыючы теркәгечләр: 5, 6, 7, 8. Үзбәя.

3.293 нче күнегү. К.җ.: 1. Искесе бетте, ә (ләкин, тик, әмма )яңасы өлгермәгән. 2. Син чакырдың, һәм (да,вә,) мин килдем.3. Киләсе җәйгә сез кайтырсыз, яки (яисә) без барырбыз. Үзбәя.

4. 294 нче күнегү. К.җ.: 1. Сезнең нервларыгыз кузгалган, һәм сезгә тынычланырга кирәк. 2. Эшлегә сәгать җитми, әмма эшсезгә сәгать үтми. 3. Ничә тапкыр чакырдым, тик килмәдең. 4. Озынның бөгеләсе килми, ә кысканың үреләсе килми. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 295 – 297 нче күнегүләр.

50 нче дәрес ( 43 нче бирем)

Тема: Татар телендә калькалар.

Максат: татар телендәге калькалар турында төшенчә формалаштыру, аларның бүленеш үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 296 нчы күнегү;

ә) и 297 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 43 нче бирем. К.җ.: Белешмәдә сүз калькалаштыру турында бара Димәк, без бүген калькалар турында сөйләшербез.Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 298 нче күнегү. К.җ.: үзбилгеләнү - самоопределение, бозваткыч - ледокол, күпьеллык - многолетний, гомуми белем бирү (мәктәбе) – общеобразовательная (школа), икейөзлелек - двуличие, хәрәкәтчәнлек - подвижность, хәрәкәтле (уен) – подвижная (игра), берләшмә - объединение, суүсем - водоросль, күпнокта - многоточие, класстан тыш - внеклассный, сайлау алды (дебатлары) – предвыборные(дебаты), кулъязма - рукопись, күпмиллионлы – многомиллионный Үзбәя.

2. 299 нчы күнегү. К.җ.: (Тезислар) Үзбәя.

3. 300 нче күнегү. К.җ.: Нигезләмә – положение, җыелыш – собрание, общественное течение, черное золото,голубое золото,итог,социальнаясеть. Аларның мәгънәсе чит телдәгечә кала, ә сүз үзе тулаем (морфологик кисәкләр генә түгел) татарчалаштырыла. Үзбәя.

4. 301 нче күнегү. К.җ.: Сознательность – аңлылык – рус сүзенең морфологик кисәкләрен татарчага тәрҗемә итү.

Самоцель – үзмаксат – сүзләрне кушу.

Центр тяжести – авырлык үзәге – сүзтезмәләрне калькалаштыру.

Самостоимость продукции – продукциянең үзкыйммәте – сүзләрне кушу+ сүзтезмәләрне калькалаштыру.

Море по колено – диңгез тубыктан – фразеологик сүзтезмәләрне калькалаштыру.

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 302 – 304 нче күнегүләр.

51 нче дәрес (44 нче бирем)

Тема: Сөйләм культурасы. Сөйләм төгәл булсын.

Максат: сөйләм культурасы төшенчәсен формалаштыру һәм аңа ирешү кагыйдәләрен үзләштерергә ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Тезислар әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 303 нче күнегү;

ә) и 304 нче күнегү. Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 44 нче бирем. К.җ.: Дөрес җавап: а. Димәк, без бүген сөйләм культурасы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. Модельләштерү. 305 нче күнегү. К.җ.:

Сhello_html_m53717c98.gifhello_html_m474b13ce.gifөйләм 1) сөйләм төгәл булсын

кhello_html_17235be5.gifhello_html_45e9dcd6.gifhello_html_m437e8915.gifhello_html_m15a1b651.gifультурасы 2) сөйләм аңлаешлы, әйтергә теләгән фикер ачык булсын;

3) сөйләм саф (чиста) булсын;

4) сөйләм җыйнак булсын;

5) сөйләм аһәңле булсын. Үзбәя.

2. 306 нчы күнегү. К.җ.: 1. Кулындагы яңа портфелен уйнаткалап,бер яшь егет һәм зәвык белән киенгән, ефәктәй чәчләрен иңсәсенә туздырып салган яшь кыз килә. 2. Шайтаныма ашкынасыңмы? – дип кычкырды карт. 3. Үзеңнең сменаңдагы эшчеләр белән ешрак очрашыла. 4. Язгы кыр эшләре өчен план каралды. Аны берничә төзәтмә белән кабул иттеләр һәм район газетасында бастырырга дигән тәкъдим керттеләр. 5. Аны хәзер элеккеләр белән берни бәйләп тота алмады, һәм шунлыктан ул үзен бу минутларда яңа туган кеше кебегрәк хис итте. 6. Хәзер кузгалып киткән урын да, барасы җир дә коточкыч ераклыкта булып күренә. 7. Безнең ышанычыбыз бары син генә. Бу сүзләрне ул үз иптәшләренә мөрәҗәгать иткәндәй әйтә. Үзбәя.

3. 307 нче күнегү. К.җ.: (Тезислар) Үзбәя.

4. 308 нче күнегү. К.җ.: Текст әдәби стильгә карый. 3,4. (Үткәннәр, үткән заманар, үткәндәге)

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 309 – 311 нче күнегүләр.


52 нче дәрес (45 нче бирем)

Тема: Сөйләм аңлаешлы булсын.

Максат: сөйләм аңлаешлы булсын дигән таләпне үтәү өчен кирәкле шартларны үзләштерергә ярдәм итү, аларны сөйләмдә куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 310 нчы күнегү;

ә) и 311 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 45 нче бирем. К.җ.: Бирелгән җөмләне ике төрле аңларга мөмкин: 1) Үзенең өстәле белән янәшә торган кәнәфигә капитан Гатин утырды. 2) Гатин өстәле белән янәшә торган кәнәфигә капитан утырды. Димәк, без бүген сөйләмнең аңлаешлы булырга тиешлеге турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 312 нче күнегү. К.җ.: 1. Шуннан соң Сәйфуллага бардым, ул эшләгән чүлмәкләрен шул көнне генә сатып кайткан иде. 2. Олы күл буе гына йөрмәгән калды. 3. Тын торган нарат урманнары көтмәгәндә шаулады, елгаларда дулкын күбекләре уйнады. 4. Фәттах шулай мулла булып китте. 5. Ул нәфис аяклары белән җиргә түгел, йомшак кына итеп, Равилнең йөрәгенә баса төсле иде. 6. Мин шуны әйтмәкче идем: терелтелгән якташыбыз иртәгә иртәнге алтыда махсус поезд белән Казанга кайта. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 313 нче күнегү. К.җ.:

Сhello_html_m60489a1d.gifөйләм аңлаешлы 1) җөмлә төзек булсын, фикер төрлелегенә урын калмасын,

булсын өчен: 2) бер үк бәйләүче чаралар кабатланмасын,

3) туган тел үзенчәлекләре исәпкә алынсын. Үзбәя.

3. 314 нче күнегү. К.җ.: 1.Авыл халкы бары тик күлне пычратуны туктатуны таләп итә. (2 нче шарт үтәлмәгән: сүзләрдә бер үк бәйләүче чаралар кабатланган.)2. Юлда биш тәүлек килгәннән соң, аяклар алынды. (3 нче шарт үтәлмәгән: җөмлә туган тел үзенчәлеген искә алмыйча төзелгән) 3. Таз патша кияве була алганны, мин дә элемтәче генә була алырмын инде. (1 нче шарт үтәлмәгән: фикер төрлелегенә урын калган) 4. Кайбер нервлары йомшаграк кешеләр мондый фильмнарны карамасыннар. (1 нче шарт үтәлмәгән: фикер төрлелегенә урын калган)5. Белдерү Хәйрүш эшли торган автотранспорт хуҗалыгы конторасы ишеге катына да эленеп куелган. (2 нче шарт үтәлмәгән: сүзләрдә бер үк бәйләүче чаралар кабатланган) 6. Ирегез белән бәхетсезлек булды. (3 нче шарт үтәлмәгән: җөмлә туган тел үзенчәлеген искә алмыйча төзелгән) Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 315 – 317 нче күнегүләр.

53 нче дәрес (46 нчы бирем)

Тема: Сөйләм саф булсын.

Максат: сөйләм сафлыгына ирешү шартлары турында төшенчә формалаштыру һәм аларны үтәү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 316 нчы күнегү;

ә) и 317 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 46 нчы бирем. К.җ.: Сөйләм культурасына куелган 3 нче таләп – сөйләм саф булырга тиеш. Димәк, без бүген сөйләм сафлыгы, чисталыгы турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 318 нче күнегү. К.җ.: берәүсен – берсен; гөпелдәттек – аттык; кәнишне – әлбәттә; җаткан – яткан; җырткычның – ерткычның; мыркылдыгы – дуңгызы; җук – юк; җерәксез – йөрәксез; җаман – яман; иләс-миләс(кунак) - гадәти булмаган (кунак); колак артын кашымасын – ташланмасын, рәнҗетмәсен; чалыш –кәкре; сыптырды – йөгерде, качты. Автор бу сүзләрне персонажларның холкын, алар яшәгән җирлекне күрсәтү өчен кулланган булырга мөмкин. Үзбәя.

2. 319 нчы күнегү. К.җ.: Сөйләм сафлыгына ирешү шартлары: 1)сүз байлыгын дөрес куллана белү, 2) җөмлә төзегәндә, башка тел сүзләрен катнаштырмау, 3) сүз сөрешенә катнашы булмаган лексик берәмлекләр кулланмау. Үзбәя.

3.320 нче күнегү. К.җ.: 1. Өйгә керергә кыстамыйм инде, төнәген (кичә) идән-сайгакларны буядык әле менә. 2. Исән-сау гынамы, нанием? (нәнием) 3. Син үзең ни майтарып (эшләп) йөрисең?) 4. Ә баксаң, (карасаң) бик тә хикмәтле икән. 5. Җәренгә, (киләсе елга) алла бирсә, ат алырбыз, аннан өйне сипләтербез. (ремонтларбыз) 6. Менә атна көн ( пәнҗешәмбе) дә җитте. 7. Бер-икесе чыгып ук шылды. (качты) 8. Ә рабучи (эшче) налук (налог, салым) түлиме? 9. Бу нинди биззакун? (законсызлык) 10. Перәме (туп-туры) җылысы бәреп тора! Үзбәя.

4. 321 нче күнегү. К.җ.: 1. Ә. 2. А. 3. Ә. 4. А. 5. Б. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 322 – 324 нче күнегүләр.

54 нче дәрес (47 нче бирем)

Тема: Сөйләм җыйнак булсын.

Максат: сөйләм җыйнаклыгын тәэмин итүче шартларны үзләштерү һәм аларны дөрес куллана белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Шартлар әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 323 нче күнегү;

ә) и 324 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 47 нче бирем. К.җ.: Модельдәге сорау билгесе урынына сөйләм җыйнак булсын дип язарга кирәк. Димәк, без бүген сөйләм җыйнаклыгы турында сөйләшербез. Үзбәя. Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 325 нче күнегү. К.җ.: Җөмлә артык җәенке, мәгънәсен аңлау бик кыен. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 326 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_57aed7ff.gifСөйләм җыйнак булсын өчен

1) җөмләне артык киңәйтә торган ачыклаучы, аныклаучы сүзләр өстәмәскә,

2) бер үк мәгънәле сүзләрне янәшә кулланмаска,

3) бер үк сүз һәм җөмләләрне кабатламаска. Үзбәя.

3. 327 нче күнегү. К.җ.: 1. Биш кыз урманга җиләккә киттеләр. 2. Яран гөлдән башка үсентеләрем салкынга түзә алмады. 3. Илдар Юзеев поэма яза. Ул “Таныш моңнар” дип атала. 4. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады. 5. Махсус әзерләнгән урынга мал-туар сатарга китергәннәр. 6. Ике шәһәр арасында йөри торган автобуслар расписаниесен язып алдым. 7. Үзе белән булган сәер вакыйганы Алия дусларының һәрберсенә сөйләде.

Үзбәя.

4. 328 нче күнегү. К.җ.: 1 нче җөмлә - 1нче шарт бозылган. 2 нче җөмлә - 2 нче шарт үтәлмәгән (бөтенесе бергә барлык). 3, 4 нче җөмләләр - 2 нче шарт үтәлмәгән (аерым сүз белән бирергә мөмкин булганны берничә сүз тезмәсе белән бирү: эзләгәнен, ашау)

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 329 − 331 нче күнегүләр.

55 нче дәрес (48 нче бирем)

Тема: Сөйләм аһәңле булсын.

Максат: сөйләмнең аһәңле булу үзенчәлекләрен аӊларга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 330 нчы күнегү;

ә) и 331 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 48 нче бирем. К.җ.: Сөйләм культурасына куелган 5 нче таләп – сөйләм аһәңле булсын. Димәк, без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 332 нчы күнегү. К.җ.: 1. Курыккандай курыкты. 2. Өй турындагы бакча буендагы.3. [ш] авазының кабатлануы. 4. [Р], [б] авазларының кабатлануы. 5. Күп иҗекле сүзләр: бертөрлелекләр, туйдырдылар. 6. Әверелеп, яратылып, карала, фаш ителә, тәнкыйтьләнелә. Үзбәя.

2. Модельләштерү. 333 нче күнегү. К.җ.:

hello_html_m562b0fad.gifСөйләм аһәңле булсын өчен


  1. җөмләдә бер үк авазлар кабатланмасын,

  2. күп иҗекле сүләр урынсыз кулланылмасын,

  3. авазлары бер үк булган сүзләр янәшә тормасын,

  4. бер төркем кешенең аерым төбәккә бәйле икәнен күрсәткән сүзләр урынсыз кулланылмасын. Үзбәя.

3. 334 нче күнегү. К.җ.: 1. Азаплана торгач, авырлык белән булса да, Мортаза машинасын сазлыктан чыгарды. 2. Мин апама әлеге шатлыклы хәбәрне әйтергә ашыктым. 3. Гаиләле кешеләрнекедәй булсын дип тырыштык инде. 4. Сабирга урманнан утын алып кайтырга куштылар.5. Кесәләре булганнар яшел борчак тутырганнар. Үзбәя.

5. 335 нче күнегү. К.җ.: 1.б. 2. б. 3.б. 4.ә. 5.ә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 336 – 338 нче күнегүләр.

56 нчы дәрес (49 нчы бирем)

Тема: Телнең иҗтимагый әһәмияте. Тел һәм тарих. Хәзерге татар милли әдәби теленең тамырлары.

Максат: телнең иҗтимагый әһәмияте, тарих белән бәйләнеше һәм аның тамырлары турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 337нче күнегү;

ә) и 338 нче күнегү. Үзбәя.

4. УМ кую ситуациясе. 49 нчы бирем. К.җ.: 1. Иле барның теле бар. 2. Телләр белгән илләр белгән. Димәк, без бүген тел турында өйрәнербез. Үзбәя.

II. УМ адымлап чишү.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла

1. 339 нчы күнегү. К.җ.: (Тезислар) Үзбәя.

3. 340 нчы күнегү. К.җ.: 1. Телләр белү – бик яхшы эш. Ләкин бер тел сүзләрен икенче тел сүзләре белән катыштырып сөйләшү – культурасызлык билгесе. Автор сөйләм сафлыгына басым ясаган. 2. М.Гафури ана теленең үзеңнеке булуына басым ясаган, аның матурлыгына дан җырлаган. 3. Х.Туфан телебез белән горурлану хисләре кичерә, аның башка телләр арасында үз урынын кайтарасына өметләнә. 4. Татар теленең үз иле бар – Идел буе. Иле булган тел яшәргә хаклы, ягъни ул ятим түгел, аны назларга, үстерергә җирлеге бар. 5. И.Юзеев рус теленең көчен таный, ләкин аның башка телләрне алмаштырырга хакы юк. Һәр тел үз урынында, үзенчә бөек. Һәркем үз телен сакларга бурычлы! Үзбәя.

4. 341 нче күнегү. К.җ.: (Конспект) Үзбәя.

5. Модельләштерү. 342 нче күнегү. К.җ.: 2 тамыры бар: 1)сөйләмә тел, 2) иске татар язма әдәби теле. Сөйләмә тел икегә бүленә: диалекталь сөйләм һәм эшкәртелгән, шомартылган сөйләм. Иске татар язма әдәби теле иске төрки әдәби телгә, ә анысы борынгы төрки язма әдәби телгә барып тоташа. Үзбәя.

6. 343 нче күнегү. К.җ.: 1. Мәзәк. 2. Табышмак. 3. Бәет. 4. Җыр. 5. Мәзәкчә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 344 – 346 нчы күнегүләр.

57 нче дәрес (50 нче бирем)

Тема: Татар милли әдәби теленең формалашуы.

Максат: татар милли әдәби теленең үсеш этаплары турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 345 нче күнегү;

ә) и 346 нчы күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 50 нче бирем. К.җ.: Модельдә татар милли әдәби теленең үсеш этаплары күрсәтелгән. Димәк,без бүген шул хакта сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 347 нче күнегү. К.җ.: (Конспект) Үзбәя.

2. 348 нче күнегү. К.җ.: 1.К.Насыйри. “Югалган яшьлек”(“Кырык бакча” җыентыгыннан) 2.Г.Кандалый. “Сәхипҗамалга” поэмасыннан. 3.К.Насыйри. “Әбүгалисина” повестеннан. 4. Акмулла. 5 .Г.Тукай. “Дустларга бер сүз”. Үзбәя.

3. 349 нчы күнегү. К.җ.: Габделҗәббар Кандалый, Каюм Насыйри, Яков Емельянов, Габдрахман Ильяси, Фатих Халиди, Акмулла, Габдулла Тукай. Үзбәя.

4. 350 нче күнегү. К. җ.: Бирелгән өзекләрдә алынмалар юк диярлек, фикер җиңел аңлашыла. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 351 – 353 нче күнегүләр.

58 нче дәрес (51 нче бирем)

Тема: Татар сөйләмә теленең төп диалектлары.

Максат: татар сөйләмә теленең төп диалектлары турында төшенчә формалаштыру, аларныӊ төп үзенчәлекләрен аӊларга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 352 нче күнегү;

ә) и 353 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 51 нче бирем. К.җ.: Бирелгән өзектә әдәби тел нормалары сакланмаган. Мондый сөйләм диалекталь сөйләм дип атала. Димәк, без бүген диалектлар турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 354 нче күнегү. К.җ.: (Конспект) Үзбәя.

2. 355 нче күнегү. К.җ.: 1. Көнбатыш диалект. 2. Урта диалект. Үзбәя.

3. 356 нчы күнегү. К.җ.: 1. Ә. 2. Б. 3. Б. 4. А. 5. Б. 6. Ә. 7.Б. 8. Б. 9. Ә. 10. А. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 357 – 359 нчы күнегүләр.

59 нчы дәрес ( 52 нче бирем)

Тема: Икетеллелек. Татарстан Республикасы Законы.

Максат: икетеллелек төшенчәсен формалаштыру, аның төрләрен үзләштерергә ярдәм итү. ТР Законының кайбер статьялары белән танышу.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 358 нче күнегү;

ә) и 359 нчы күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 52 нче бирем. К.җ.: Кемнең дә булса ике телдә сөйләшә һәм аңлаша алуы икетеллелек дип атала. Димәк, без бүген икетеллелек турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 360 нчы күнегү. К.җ.: 1. Икенче телне дә тулы, камил белү тулы икетеллелек дип атала. Икенче телне өлешчә генә белү өлешчә икетеллелек дип атала. 2. Икенче телне халыкның зур күпчелеге яисә аерым кешеләре генә белүгә карап, икетеллелекне массакүләм һәм аерым (сирәк) икетеллелеккә бүләләр. 3. Үзара аралашкан ике халыкның бары берсе генә ике телне дә белеп, икенчесе туган телен генә белсә, бу очракта бер яклы икетеллелек барлыкка килә. Үзара аралашкан ике халыкның икесе дә бер-берсенең телләрен белсәләр, ике яклы икетеллелек туа. Үзбәя.

2. 361 нче күнегү. К.җ.: Безнең өчен татар-гарәп икетеллелеге бер яклы, чөнки гарәпләр безнең телне өйрәнмәгән. Үзбәя.

3. 362 нче күнегү. К.җ.: арыш,салам, алтын, бүрәнә, изюм, чулан, кәбестә, керән, деньги, тесьма, печать, аркан, арбуз, эскәмия, кәҗә, алмаз, барс, аршин, буразна, кафтан, паспорт, калпак, шалаш, герб, гражданин, атаман Үзбәя.

4. 363 нче күнегү. К.җ.: Татарстан Республикасы,граждан,территория, учреждение, система, закон.Үзбәя.

5. 364 нче күнегү. К.җ.: (Статьяларның кыскача эчтәлеге тыңлана) Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 365– 367 нче күнегүләр.

60 нчы дәрес ( 53 нче бирем)

Тема: Тел белеменең әһәмияте, төп бүлекләре.

Максат: тел белеме һәм аның төп бүлекләре турында төшенчә формалаштыру.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 366 нчы күнегү;

ә) и 367 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 53 нче бирем. К.җ.: Сорау билгесе урынына тел белеме дип язарга кирәк. Димәк, без бүген тел белеме турында сөйләшербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 368 нче күнегү. К.җ.: (Кыска конспект языла) Үзбәя.

2. Модельләштерү. 369 нчы күнегү. К.җ.:

hello_html_eefbf80.gifТел белеменең төп бүлекләре

  • фонетика- авазларны,

  • графика- авазларның язудагы билгеләрен,

  • орфоэпия – дөрес сөйләү нормаларын,

  • орфография – дөрес язу нормаларын,

  • лексикология – телнең сүзлек байлыгын,

  • семасиология - сүзләрнең мәгънә үзенчәлекләрен,

  • фразеология – фразеологик әйтелмәләрне,

  • лексикография- сүзләрне туплап, сүзлекләр төзүне,

  • терминология – термин, атамаларны,

  • этимология – сүзләрнең килеп чыгышын,

  • ономастика- ялгызлык исемнәрне,

  • сүз ясалышы- телдәге яңа сүзләр ясауны,

  • морфология – сүз төркемнәрен,

  • синтаксис – җөмлә төзелешен,

  • стилистика – сөйләм стильләрен,

  • диалектология – җанлы сөйләш үзенчәлекләрен,

  • әдәби тел тарихы – әдәби телләрнең барлыкка килү һәм үсешен,

  • гомуми тел белеме – телләр үсешенең гомуми закончалыкларын өйрәнә.

Үзбәя. р. р. р. ал. ф. ис. ф. ис. к.

3. 370 нче күнегү. К.җ.: Әле бик иртә. Мин, борылып, вокзалга кердем. Сагышым да

ал. ф. р. ф. ис. ф. ис. ф. ис. б.с. р. к.

миннән калмый бергә керде. Урын табып, күзләремне йомдым. Күз алдыма шунда ук

ис. ф. р. ал. ф. ф. к. ал. ис. б. ис. ис. ф.

Казан килде. Анда мин аңлап бетермәгән әллә нинди кайгысы белән Мирза абый торып

ф. с. с. ис. ис. ф.

калды; боек, гүзәл Нилүфәр җиңги калды...

Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 371 – 373 нче күнегүләр.

61 нче дәрес ( 54 нче бирем)

Тема: Үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Максат: ел буена үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау, күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне гомумиләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү. (Модель әйтелә)

а) я 372 нче күнегү;

ә) и 373 нче күнегү. Үзбәя.

3. УМ кую ситуациясе. 54 нче бирем. К.җ.: Уку елының соңгы дәресендә ел буена үт кәннәрне кабатлау була иде. Димәк, без бүген шул эш белән шөгыльләнербез. Үзбәя.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

II. УМ адымлап чишү.

1. 374 нче күнегү. К.җ.: 1. Ә. 2. Б. 3. Ә. 4. А. 5. А. 6. Б. 7. А. 8. Б. Үзбәя.

2. 375 нче күнегү. К.җ.: 1. [... ( ...-тан)...]- синтетик иярчен сәбәп җөмләле иярченле кушма җөмлә. 2. [... шулкадәр ...]: ( ) – аналитик иярчен күләм җөмләле иярченле кушма җөмлә. 3. ( ...-не)[ ] - синтетик иярчен тәмамлык җөмләле иярченле кушма җөмлә. 4.[... шундый]: ( ) - аналитик иярчен хәбәр җөмләле иярченле кушма җөмлә. 5. [ ], (әйтерсең ... ) - аналитик иярчен рәвеш җөмләле иярченле кушма җөмлә. Үзбәя.

3. 376 нчы күнегү. К.җ.: 1. Уйлап кара: бер гаебем булмыйча торып, нигә качыйм икән мин? 2. Инде алмагачларның чәчәк бөреләре ачыла, инде көймәләр суга төшкәндер. 3. Йомышым шул иде, Хәлим: әнә теге югарыгы киштәдән көрән тышлы китапны алып бирче. 4. Күрәсең, ишегалдында гына булгандыр, Сара үзе дә килеп чыкты. 5. Чишмә һәрвакыт күләгәдә булганганлыктан, суы да, картлар әйтмешли, җиң юанлыгы булып ага. Үзбәя.

4. 377 нче күнегү. К.җ. : 1. Баланың күзләреннән, мөлдерәп, яшьләре ага. (Сөйләм аһәңлелеге бозылган) 2. Бәхетемнең табылмасын шул көнне аңладым. (Сөйләм аһәңлелеге бозылган)3. Бик әйбәт егет булып чыктың әле син.(Сөйләм сафлыгы бозылган) 4. Вәлиева каршысына Зәкия килеп басты (Сөйләм төгәлсезлеге) Үзбәя.

5. 378 нче күнегү. К.җ.: ун-ынчы, көл-емсерә-де-ләр, очкын-лан-ып, бәхәс-ләш-ү-ләр-нең, ялгыз-лар-га, шук-лыг-ы-н, өч-әү-ләп, сора-ш-ма-ган-сыз, йөгер-еш-те-к, элек-ке-чә Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.







Язма эшләр

Еллык контроль диктант “Ут, Су һәм Намус” (9 класс)

Шулай бервакыт Ут, Су һәм Намус, өчәүләп, юлга чыгарга җыенганнар.

- Туктагыз әле, - ди Ут, - юлда барганда, берәребезнең аерылып калуы яки икенче юлдан китеп адашуы мөмкин. Ул чагында без бер-беребезне нинди билгеләргә карап эзләрбез соң? Безгә әнә шул турыда алдан ук сөйләшеп куярга кирәк. Мине, мәсәлән, төтенгә карап, ерактан ук табарга була, чөнки утсыз төтен булмый.

Су болай ди:

- Мине үсемлекләр көеп, башларын түбән иеп утыра торган җирләрдән, эсселектән җир ярылып, телгәләнеп беткән урыннардан эзләмәгез. Мин бөдрә таллар, зирек агачлары, камыш һәм биек яшел үлән үскән җирләрдә булырмын.

- Миңа килгәндә, - ди Намус,- минем күзгә бәрелеп тора торган билгеләрем юк. Минем белән дус буласыгыз килсә, сез үзегез мине югалтмаска тырышыгыз. Сыңар күзле кеше үзенең бердәнбер күзен ничек сакласа, мине дә шулай саклагыз. Минем шундый гаҗәп хасиятем бар: бер тапкыр югалткан кеше мине яңадан беркайчан да таба алмый инде. (Татар халык әкияте) (137 сүз)

Бирем үтәү: тексттан синтетик һәм аналитик иярчен җөмләләре булган ике иярченле кушма җөмлә сайлап язып алыгыз һәм схемаларын төзегез.















































80


Краткое описание документа:

                                        11 -12 нче дәресләр

Тема:  Контроль эш. (Демоверсия № 1)

                                       13 нче дәрес (10 нчы бирем)

Тема: Татар теленең сүзлек составы.

 Максат: тема буенча билгеләнгән төшенчәләрне актуальләштерү, кулланылу үзенчәлекләрен аерырга ярдәм итү.

Дәрес тибы – УМ кую һәм чишү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: хаталарны төзәтү өстендә эш. Үзбәя.

2.УМ кую ситуациясе. 10 нчы бирем.  К.җ.:  Сорау билгесе урынына Татар теленең сүзлек составы дип язарга кирәк. Димәк, без бүген татар теленең сүзлек составы турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.1. 67 нче күнегү. К.җ.: Татар теленеӊ үз сүзләре: дуслык, авыл, көлке, күңел, тамчы, сөенеч, урын, җырла, кинәт, йокы, теләктәш, көндез;  алынма сүзләр: митинг, буфет, китап, фатир, институт,шифаханә, җәмгыять, дәва, вальс, җиһан, өстәл.Үзбәя.

2. 68 нче күнегү. К.җ.: Җанаш – җаный, җаным; әрләгән – ачуланган, орышкан; өрекмәсәнә – курыкмасана; басмак – басарга; берлә – белән; сәке – агач карават; чалшая – кәкрәя, төзлеген югалта; җәш – яшь; сораган итенәләр – сораган булалар; бакыт – вакыт; ару – чиста; әйбир – әйбер; беген – бүген; җангылышырмын – ялгышырмын; төн ката – төн буе; саташтым кана  - саташтым бит; бичә- хатын; ләй –лә; сән – син; сауып – савып; җерәк – йөрәк; җатыйм – ятыйм; чүт кенә – аз гына.Үзбәя.

3. 69 нчы күнегү. К.җ: Бу сүзләр -  тәрәзә куючылар куллана торган сүзләр . Үзбәя.

4. 70 нче күнегү.  К.җ.: 1) архаизмнары булган җөмләләр: 1, 2, 3;  2) тарихи сүзләре булган җөмләләр: 4, 5, 6. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 71 – 73 нче күнегүләр.

                                                                Морфология

                                        14 нче дәрес (11 нче бирем)

Тема: Сүз төркемнәре. Мөстәкыйль сүз төркемнәре. Хәбәрлек сүзләр.

 Максат: сүз төркемнәре турында гомуми төшенчәне актуальләштерү, мөстәкыйль сүз төркемнәренең һәм хәбәрлек сүзләрнең төп үзенчәлекләрен искә төшерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 72 нче күнегү;

ә) и 73 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 11 нче бирем.  К.җ.:  Морфология сүз төркемнәрен өйрәнә. Димәк, без бүген сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.1.74 нче күнегү. К.җ.: Китәр (ф.) алдыннан (б.с.),  мин (ал.)  дустымны(ис.) юатырдай(р.) иӊ (к.) кадерле(с.) сүзләрне (ис.)әзерләдем(ф.). 2. Беркөнне (р.) капка (ис.) төбенә (б.с.) чыгып (ф.) бастык (ф.) та (т.)кая (ал.) барырга (ф.)белми (ф.)аптырап (ф.) торабыз (ф.).  3. Агыйдел! (ис.) Рәсемдәге (с.)төсле(б.) матур(с.), әкияттәге (с.) төсле (б.)серле(с.), җырдагы(с.) төсле(б.) моӊлы(с.) елга (ис.) ул(ал.) Агыйдел... (ис.) 4. Күрше (с.)бакчада (ис.), бөтен (ал.)һаваны (ис.)яӊгыратып(ф.), сандугач (ис.)сайрый (ф.)иде (я.ф.).Үзбәя.

2.Модельләштерү. 75 нче күнегү. К.җ.:

                                           Сүз төркемнәре - 13

мөстәкыйль            хәбәрлек сүзләр           модаль                   бәйләгеч

исем, фигыль,                                            кисәкчә,                       бәйлек һәм бәйлек сүз,

сыйфат, сан,                                             ымлык,                     теркәгеч һәм теркәгеч сүз

алмашлык,                                                 модаль сүзләр

рәвеш, ияртем

Үзбәя.

3. 76 нчы күнегү. К.җ.:Бу – күрсәтү алмашлыгы, сыйфатны алмаштыра, төрләнми, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; кырлар -  уртаклык исем, баш килештә, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә урын хәле була; үзәннәрдә -  уртаклык исем, урын-вакыт килешендә, күплек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә урын хәле була; минем - зат алмашлыгы, исемне алмаштыра, иялек килешендә, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була; эзләрем - уртаклык исем, баш килештә, күплек санда, I зат тартым белән төрләнгән, тамыр сүз, җөмләдә ия була; бик  - күләм-чама рәвеше, рәвешне ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә күләм хәле була;  иртә – вакыт рәвеше, фигыльне ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә вакыт хәле була;  салынган - хикәя фигыль, кайтым юнәлешендә, барлыкта, үткән заманда, III зат берлек санда, тамыр сүз, җөмләдә хәбәр була.

2. Иртәнге  – нисби сыйфат, исемләшмәгән, исем сүз төркемен ачыклый, ясалма сүз, җөмләдә аергыч була; кояшныӊ  - уртаклык исем, иялек килешендә, берлек санда, тартым белән төрләнмәгән, тамыр сүз, җөмләдә аергычбула; йомшак – асыл сыйфат, гади дәрәҗәдә, исемләшмәгән, исем сүз төркемен ачыклый, тамыр сүз, җөмләдә аергыч була;нурларына - уртаклык исем, юнәлешкилешендә, күплек санда, IIIзат тартым белән төрләнгән, тамыр сүз, җөмләдә кыек тәмамлык була; иркәләнеп  - I төр хәл фигыль, кайтым юнәлешендә, барлыкта, ясалма сүз, җөмләдә рәвеш хәле була; уяндым -хикәя фигыль, төп юнәлештә, барлыкта, үткән заманда, I зат берлек санда, тамыр сүз, җөмләдә хәбәр була. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 77 – 79 нчы күнегүләр.

                                         15 нче дәрес ( 12 нче бирем)

Тема: Бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәре.

 Максат: сөйләмдә бәйләгеч һәм модаль сүз төркемнәрен тану, аңлатып бирә белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 78 нче күнегү;

ә) и 79 нчы күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 12 нче бирем.  К.җ.: Модельдәге сорау билгеләре урынына бәйләгеч сүз төркемнәре һәм модаль сүз төркемнәре дип язарга кирәк.  Димәк, без бүген бәйләгеч  һәм модаль сүз төркемнәре турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1.80 нче күнегү. К.җ.: 1) модаль сүз төркемнәре: аһ (ымлык); кенә ( кисәкчә);  2) бәйләгеч сүз төркемнәре: әгәр (теркәгеч); дә (теркәгеч), белән (бәйлек), да (теркәгеч). Үзбәя.

2. 81 нче күнегү. К.җ.: 1. Мени – сорау кисәкчәсе, кушылып языла. 2. Генә – чикләүче кисәкчә, аерым языла. 3. Ай-һай – эмоциональ ымлык, төзелеше буенча парлы төп ымлык, сызыкча аша языла. 4. Һәм – тезүче (җыючы) теркәгеч. Бит – раслау кисәкчәсе, аерым языла. 5. Зинһар – модаль сүз, үтенү төсмерен белдерә. Дә – көчәйтүче кисәкчә, аерым языла. Әле – үтенүне белдерүче кисәкчә, аерым языла. Үзбәя.

3. 82 нче күнегү. К.җ.: 1.а  2.б  3.ә   4.а   5.а   6.б   7.ә  8.б  9.а  10 ә. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 83 – 85 нче күнегүләр.

                                        16 нчы дәрес

Тема: Контроль диктант “Туган тел”

Максат: I чиректә үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау.

Дәрес тибы – контроль.

Дәрес барышы:

  1. Диктант язу.
  2. Биремнәр үтәү:

А) Бирелгән сүзләргә синонимнар табып язарга: уңай, әрнүле, көчәйтә, бәхет.

К.җ.: уңай, җайлы, ансат; әрнүле, газаплы, тирән сагышлы; көчәйтә, арттыра, күбәйтә; бәхет, сәгадәт, рәхәтлек.

Ә) Беренче абзацны сүз төркемнәре ягыннан тикшерергә.

К.җ.: Якшәмбе(ис.) көнне(ис.) Мәскәү(ис.) татарлары(ис.) Измаил(ис.) паркына(ис.) җыелалар(ф.). Өч(сн.) ел(ис.)буе(б.с.)шушы(ал.) паркка(ис.) мин(ал.) дә(к.) йөрдем(ф.).

“Туган тел” дигән диктант тексты ... нчы биттә.

                                                 Сүз ясалышы

                                      17 нче дәрес  ( 13 нче бирем)

Тема: Сүз ясалышы ысуллары.

 Максат: сүз ясалышы төшенчәсен актуальләштерү, сүз ясалышы ысулларын искә төшерү һәм күнегүләр өстендә ныгыту.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

 Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 84 нче күнегү;

ә) и 85 нче күнегү.  Үзбәя.

Искәрмә. Укытучы кирәк санаса, өй эшләрен тикшерү урынына хаталарны төзәтү өстендә эш башкарырга да мөмкин.

3.УМ кую ситуациясе. 13 нче бирем.  К.җ.:  . Татар телендә яӊа сүзләрнеӊ нинди чаралар, ысуллар белән барлыкка килүен өйрәнә торган бүлек сүз ясалышы дип атала. Димәк, без бүген сүз ясалышы турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 86 нчы күнегү. К.җ.: 1. Шундый – алмашлыктан ясалган; шатлык, көрлек – сыйфаттан. 2. Конвертлап – исемнән; тартмасына – фигыльдән. 3. Уйланып – исемнән; бүлмәсендә – фигыльдән; көндезге – рәвештән. 4. Күңелле – исемнән; барлыкка – хәбәрлек сүздән; дәһшәтле – исемнән; гөрселдәвеннән – ияртемнән. Үзбәя.

2. 87 нче күнегү. К.җ.: Мәсәлән: Өчпочмак, казаяк, суүсем – кушма сүзләр; очсыз- сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы белән ясалганнар. Үзбәя.

 3. 88 нче күнегү. К.җ.:  Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләр бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү юлы (конверсия) белән ясалганнар.Үзбәя.

4. 89 нчы күнегү. К. җ.: Игелек – изгелек, акрын – әкрен, эндә'ш − э'ндәш, олы  - олуг, биек – бөек, ке'реш - кере'ш, әзер- хәзер, ачы- әче, ... Үзбәя.

5. 90 нчы күнегү. К.җ.: Бу сүзләр исем сүз төркеменә карыйлар. Алар сүзнең мәгънәсен үзгәртү юлы белән ясалганнар. Бу сүзләрдә мәгънә уртаклыгын сизеп була.Үзбәя.

6. Модельләштерү. 91 нче күнегү.

Сүз ясалышы ысуллары: 1. Фонетик ысул (сүзнеӊ аваз составын үзгәртү).

                                       2. Морфологик ысул (кушымчалау).

                                        3. Синтаксик ысул (сүзләр кушылу).

                                        4. Морфологик-синтаксик ысул(конверсия яки бер сүз төркеменнән икенчесенә күчерү).

                                        5. Лексик-семантик ысул (сүзләрнеӊ мәгънәсе үзгәрү).

                                        6. Аббревиация ысулы (сүзләрне кыскарту). Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 92 – 94 нче күнегүләр.

                                 18 нче дәрес (14 нче бирем)

Тема: Сүзләрнең ясалыш буенча төрләре.

Максат: сүзләрнең ясалыш буенча төрләрен аера һәм дөрес яза белү күнекмәсен камилләштерү.

Дәрес тибы – белемнәрне актуальләштерү.

Дәрес барышы:

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1. а) психологик уңай халәт тудыру;

   ә) белемнәрне актуальләштерү: үткән дәреснеӊ УМ искә төшерү.(Модель әйтелә)

2. Ярым иҗади һәм иҗади өй эшләрен тыӊлау:

а) я 93 нче күнегү;

ә) и 94 нче күнегү.  Үзбәя.

3.УМ кую ситуациясе. 14 нче бирем.  К.җ.:    

                       Сүзләрнеӊ ясалыш буенча төрләре                                      

 

 

              тамыр                                                       ясалма

                                                   ясалма                                            тезмә

                                                                       кушма     парлы

Димәк, без бүген сүзләрнең ясалыш буенча төрләре  турында сөйләшербез. Үзбәя.    

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла.

 II. УМ адымлап чишү.

1. 95 нче күнегү. К.җ.: 1.Ясалма сүзләр: мондый (сыйфат), дәһшәтле(сыйфат), яшел(сыйфат), якынлашкан (фигыль), кадәрле(бәйлек), зураеп(фигыль), шомланып(фигыль), ачык(сыйфат), буйлы(сыйфат), ябалдашлары (исем). Кушма сүзләр: бермәлне(рәвеш). Парлы сүзләр: адаштыра-адаштыра(фигыль). Тезмә сүзләр: көн яктысын(исем), йота бара (фигыль),  күк йөзен(исем).Үзбәя.

2. 96 нчы күнегү. К.җ.: РФ, райком, драмтүгәрәк,медкөллият, БРИ, профком, БМО, ДЙА, ТР, филфак, КФУ, ИҮТ, АЭС. Үзбәя.

3. 97 нче күнегү. К.җ.: 1) синоним сүзләрне парлап ясалган: җиде-сигез, уйнап-көлеп, абына-сөртенә, очсыз-кырыйсыз, этә-төртә; 2) антоним сүзләрне парлап ясалган: юк-бар, караӊгылы-яктылы, аклы-каралы, этле-мәчеле, урынлы-урынсыз, бата-калка; 3) сүзләрне кабатлау юлы белән ясалган: бөртек-бөртек,эшли-эшли, бергә-бергә, ерак-еракта; 4) аваздаш сүзләрне парлап ясалган парлы сүзләр: кәкре-бөкре, иләс-миләс, алпан-тилпән,иге-чиге.

4. 98 нче күнегү. К.җ.: 1.Кушма, батырлык, көйсез, җәяүле, аучы, сәхнәдәш, урак, изгелек, сөтләч, кирәкле, сакчыл, кискеч, очлы, бишлек, ялтыра, чүплек, ямьсез, дулкынлан, соӊгы, икелән, әтәчтәй, үсмер, яшьлек, нечкәлек. Үзбәя.

III. Рефлексия, бәяләү.

1.« Дәрестә нинди УМ тикшердек?» соравына җавап бирү.

2. Дәрескә гомуми бәя кую.

3. Өй эше: 99 – 101 нче күнегүләр.

Автор
Дата добавления 06.12.2014
Раздел Директору, завучу
Подраздел Конспекты
Просмотров1126
Номер материала 174957
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх