Инфоурок / Другое / Конспекты / А. Яхин программасы буенча "Габдулла Тукайның ” Таз” ,” Сабыйга” шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләренең бирелеше" темасына дәрес эшкәртмәсе

А. Яхин программасы буенча "Габдулла Тукайның ” Таз” ,” Сабыйга” шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләренең бирелеше" темасына дәрес эшкәртмәсе


Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 184 курса профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Сыйныфтан тыш уку дәресе

А. Яхин программасы буенча дәрес эшкәртмәсе, МБГББУ “Сарман гимназиясе” нең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханова Нурания Вәзир кызы эшләде.

Тема. Габдулла Тукайның ” Таз” ,” Сабыйга” шигырьләрендә тәрбия мәсьәләләренең бирелеше

Максат:1). Г. Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен уку

Һәм анализлау;

2). Шигырьләрне сәнгатьле укырга өйрәнү;

3). Әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Г. Тукайның портреты, шагыйрьнең балалар өчен язган китапларыннан күргәзмә, “Татар әдәбиятыннан хрестоматия” 5 нче сыйныф өчен ярдәмлек, Г. Тукайның “Таз” шигыренә иллюстрация (рәссам Б. Альменов эше. 1947)

Дәрес барышы.

I .Уңай психологик халәт тудыру.

Г. Тукайның “Сабыйлар җыруы” шигырен тыңлау.

- Укучылар, бу дүртьюллык белән Шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән дип уйлыйсыз?(Сабыйларның канат ныгыту вакыты – мәктәпләрдә уку чоры. Димәк,балалар мәктәпләрдә белем алып, тормышка әзерләнергә тиеш)

- Г. Тукайның балалар өчен иҗат иткән нинди шигырьләрен беләсез?

II. Белемнәрне актуальләштерү

- Өй эшен тикшерү (“ Г.Тукай- балалар шагыйре” темасына чыгыш тыңлау, “Таз”һәм “Сабыйга” шигырьләренең булу-булмавын ачыклау).

III. Яңа теманы өйрәнү

Габдулла Тукай – татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган әдәби мирас татар халкының бүгенгесе, үткәне һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән.

Тукай – балалар шагыйре. Үзенең шигырьләре белән ул безнең киләчәгебез булган балаларның аң үсешенә, әхлагына юнәлеш бирә, аларга белемнең әһәмиятен аңлатып, бәхетле булырга чакыра.

Без бүген бөек шагыйребезнең “Таз” һәм “Сабыйга” шигырьләрен укып анализларбыз. Бу шигырьләрнең уртак якларын табып нәтиҗәләр ясарбыз.

Укытучы “Таз” шигырен сәнгатьле итеп укый.

  1. Сүзлек өстендә эш үткәрелә.

Таз – чәче кырылган, пеләш, ялангач; чәчен кырып алдыра торган малайларны шулай атаганнар;

Мөмтаз – аерылып торган, танылган;

Казый – мәдрәсәдә тәртип саклаучы, гаеплеләрне хөкем итүче кеше;

Кизү – дежур, вакытлыча төрле йомышлар башкаручы ; чират, тигез бүленгән бурыч, йөкләмә;

Гафитте – гафу итте;

Гайрәте – ачуы.

2)Текст өстендә эш:

- бергә кычкырып уку;

- эчтән, аерым-аерым уку;

- рольләргә бүлеп уку;

- Г. Тукайның “Таз” шигыренә иллюстрация карау, фикер алышу.

3) “Таз” шигыренең сюжетын сөйләтү. (Мәдрәсә шәкертләре арасында үзенең шуклыгы һәм дә шаянлыгы белән аерылып торган бер малай була. Чәче кырып алынган булганга, аны Таз дип йөртәләр.Бервакыт малайлар Таз җитәкчелегендә шаяралар , уйныйлар, берәү дә күрмәс дип уйлыйлар . Ләкин аларны казый күрә һәм ярамаган , вакытсыз уеннары өчен җәза бирергә уйлый. Малайлар гаепле итеп Тазны күрсәтәләр. Җәзаны Тазга бирәләр. Казый талчыбык белән суктыра, башкаларны да җәзага тартырга исәпли. Таз-явыз монда да хәйлә итә: камзул астыннан каты әйбер куя. Моны белеп алган казый көлеп җибәрә, ачуы тәмам бетә. Тазның тапкырлыгы аркасында ул малайларны да гафу итә.)

4) Шигырьдә катнашучыларны табу (Таз, малайлар, казый, лирик герой) .

- Шигырьдән каршылык табыгыз, каршы якларның эш-гамәлләрен аңлатып, нәтиҗә ясагыз.

Биремне үтәү өчен таблица төзелә.



Таз һәм малайлар

Казый

Таз җитәкчелегендә шаяралар, уйныйләр

Казый моны күрә , тәртипсезлек өчен җәза бирергә уйлый

Таз

Малайлар

Шаян, шук, Лидер.



Үртәлми, үпкәләми.

Җәзадан курыкмый



Ул- берәү.

Уйнарга да, шаярырга да яраталар, иярүчеләр

Бүреген салдырып,кырылган башын күрсәтәләр, “Кояш чыкты ” дип үртиләр,котырталар

Бергә уйнасалар да, җәзадан куркалар, гаепне Тазга сылтыйлар.Алар- күбәү



















- Каршы якларны чагыштырыгыз( Казый – тәртип саклаучы,ул үз эшен башкара. Малайлар тәртип бозалар, гаеп аларда, шулай булгач, җәза алырга тиешләр. Малайлар куркалар, гаепләрен танырга теләмиләр. Таз – батыр, кыю, хәйләкәр һәм тапкыр.)

-Лирик геройга кайсы катнашучы якынрак? (Ул – Таз яклы, малайларны куркаклыкта гаепли).

- Шигырьнең исеменнән соң җәяләр эчендә язу бар, аны укыганнан соң сез нәрсә белдегез?( Бу вакыйганы Г. Тукай бер авыл малае авызыннан ишеткән була)

5)Нәтиҗә чыгарыгыз.(Таз үзенең хәйләкәрлеге аркасында суктырудан котылып калды, малайларны да коткарды , казыйның да күңелен йомшартты. Ул, чыннан да башка шәкертләрдән аерылып тора, шуңа күрә малайлар аннан көнләшәләр дип әйтергә мөмкин. Ә малайлар үзләре эшләгән эш өчен җавап бирә алмыйлар, аларны куркак дип әйтергә була. Малайлар әле кечкенә, алар яхшы якка үзгәрерләр дип ышанасы килә).

6) Таз казыйның күңелен ничек йомшарта алды дип уйлыйсыз?

-Ул камзул эченә каты әйбер куеп , үзен җәзадан сакларга уйлады. Бу- аның тапкырлыгы, хәйләсе. Үзенең тапкырлыгы, кызык уйлап табуы белән ул казыйның күңелен йомшартты

Укытучы сүзе:

  • Без Тукайның кызыклы”Таз” шигыре белән таныштык.Бу шигырь 1908 нче елда язылган.

Балаларның шаянлыгы, уйнарга яратуы, нидер уйлап чыгарырга осталыгы, үзләренчә куанып яки сагышланып яшәүләре дөреслеккә туры килә. Шигырьдә мәдрәсә тормышы кызыклы вакыйга аша сурәтләнә. Бу шигырь беренче тапкыр рәсем белән “Җуаныч” дигән шигырьләр җыентыгында басылган.

Ә хәзер Тукайның 1909 нчы елда язылган “Сабыйга” шигырен анализларбыз.

1) “Сабыйга ” шигырен сәнгатьле итеп укытучы укый.

2) Сүзлек үстендә эш үткәрелә.

Шагыйранә – шигъри, поэтик;

Албасты – “бастырылдыра торган өй иясе” сүзеннән, йоклаганда кешене саташтыра торган җен;

Убыр – “убу, йоту” сүзеннән, ут рәвешендә йөри торган рух-җан;

Шүрәле – урманда яшәүче, кешеләрне кытыклап үтерүче җан иясе, урман иясе;

Җен – кешеләргә явызлык эшләүче, үзе яратканнарга яхшылык эшләүче явыз зат;

Өрәк – үлгән кешенең башкаларга күренә торган рухы.

Мәгърифәт – аң-белем

Шигырьне сәнгатьле уку өстендә эшләү.

3) Шигырьне өлешләргә бүлү



Беренче өлеш


Икенче өлеш



1,2, 3 икеюллыклар

4 нче икеюллык


Халык ышануларында еш очрый торган шүрәле, җен, убыр, албастылар турында сөйләнә. Алар явызлык эшләүче затлар, халык күңелендә курку уятканнар. Автор аларның булмавы турында сөйли, курыкмаска өнди.

Үз сүзенең дөреслеген аңлату өчен, автор сабыйларга белем алырга кирәклеген әйтә. Белемнең әһәмиятен , дөресне ялганнан аера белергә өйрәтүен искәртә. Сабыйларны белем-гыйлемгә омтылырга чакыра. Мәгърифәтне нур белән чагыштыра, Караңгылыктан яктылыкка чыгу юлын күрсәтә.


Укытучы сүзе:

- Күргәнегезчә, шигырьдә мифик геройлар күп санала.Алар татар әдәбиятында, ислам дөньясында да еш очрый. Куркыныч булган мифик затларның уйдырма икәнен, уйлап чыгарылуын аңлар өчен укырга кирәклекне укучыга төшендерә.

Шигырь “Балалар күңеле” дигән җыентыкта бастырылган.

IV. Белемнәрне ныгыту

- Кайсы шигырь күңелегезгә аеруча ошады һәм ни өчен? (Әңгәмә уздыру)

- Шагыйрьнең әйтергә теләгән фикерен язып куегыз. (Җавапларны тыңлау)

V. Йомгаклау.

- Бүгенге дәрестә без нәрсәләр белдек? Ничек белдек? ( Мәдрәсәдә тәртип бозарга ярамый, моның өчен талчыбык белән суктыралар. Тәртип бозгансың икән, аның өчен җавап бирүдән курыкмаска кирәк. Урыны белән хәйлә дә файдалы икән. Хәйләсез дөнья -файдасыз, диләр өлкәннәр.

Курку хисен җиңәр өчен белемле булырга кирәк. Элек белемне мәдрәсәләрдә алганнар.Һ.б.)

Тукайның балалар өчен язган шигырләрен анализладык. Каршы кую, чагыштыру алымнарын кулланып, төп фикерне таптык )

- “Сабыйлар җыруы”, “Таз”, “Сабыйга ” шигырьләре арасында нинди охшашлык, уртак як бар? Аларны нәрсә берләштерә ала? (Алар белем алу, мәктәп-мәдрәсәдә уку, сабыйлык турында )

-Укучылар,бүгенге дәресебезне Эльмира Шәрифуллинаның “Тукай” шигыреннән өзек белән тәмамларбыз:

Җыры барның җирдә даны булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без бәхетле, без шагыйрьле халык,

Без – Тукайлы халык мәңгегә!”

VI. Өй эше бирү.

1) Шигырь язып карарга, рәсем ясарга да мөмкин.

2) Шигырьләрне хикәя рәвешендә язарга.

Кулланылган әдәбият:

  1. Яхин А. 5 нче класста татар әдәбиятын укыту. – Казан: Татар. кит. нәшир., 2006

  2. Ә. Закирҗанов. Сыйныфтан тыш уку дәресләре (V- I X с.)/ Укытучылар өчен методик кулланма. – Казан: “Печатный двор”, 2002.- 20-23 б.

  3. Юлдаш” газетасының баш мөхәррире Р. Р. Газизов редакциясендә басылган. Г. Тукай.—“Раннур” нәшрияты, 2001. – 65, 66,140, 141 б.

  4. Заһидуллина Д. Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы/ Д. Ф. Заһидуллина.- Яңадан эшләнгән һәм тулыландырылган икенче басма. – Казан: Мәгариф, 2004.-341-352 б.

  5. М. Ш. Җәләлиева. Әдәбиятта тойгы катламнары: Укытучылар, педагогика колледжлары һәм югары уку йортлары стедентлары өчен кулланма./ М. Ш. Җәләлиева. –Казан: Мәгариф, 2005.-10-31 б.

  6. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең кыскача тарихи- этимологик сүзлеге.- Казан: Тат. кит. нәшр., 2001. 14 б.,187б,217 б.

Татар әдәбиятыннан хрестоматия (ярдәмлек): Унберьеллык урта мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен. – Казан: Хәтер, 1999.-81, 82













Общая информация

Номер материала: ДВ-368538


Очень низкие цены на курсы переподготовки от Московского учебного центра для педагогов

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 60% скидки (только до конца зимы) при обучении на курсах профессиональной переподготовки (124 курса на выбор).

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: KURSY.ORG

Похожие материалы

Только до конца зимы! Скидка 60% для педагогов на ДИПЛОМЫ от Столичного учебного центра!

Курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации от 1 400 руб.
Для выбора курса воспользуйтесь удобным поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВЫ).

Московские документы для аттестации: KURSY.ORG


Вам будут интересны эти курсы:

Курс «Гид-экскурсовод: Основы туристского сопровождения»
Курс повышения квалификации «Формирование компетенций межкультурной коммуникации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Экскурсоведение: основы организации экскурсионной деятельности»
Курс профессиональной переподготовки «Организация логистической деятельности на транспорте»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания конституционного права с учетом реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Разработка бизнес-плана и анализ инвестиционных проектов»
Курс повышения квалификации «Основы менеджмента в туризме»
Курс повышения квалификации «Организация маркетинга в туризме»
Курс повышения квалификации «Источники финансов»
Курс повышения квалификации «Психодинамический подход в консультировании»
Курс повышения квалификации «Методы и инструменты современного моделирования»
Курс профессиональной переподготовки «Организация технической поддержки клиентов при установке и эксплуатации информационно-коммуникационных систем»
Курс профессиональной переподготовки «Корпоративная культура как фактор эффективности современной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Политология: взаимодействие с органами государственной власти и управления, негосударственными и международными организациями»
Курс профессиональной переподготовки «Осуществление и координация продаж»