Абдулла
Алиш исеме балаларга да, олыларга да чит исем түгел. Без аның “ Сер тотмас
үрдәге” белән беренче серләребезне сакларга өйрәндек.Үсмер чакларыбызда
ватанына тугры калган каһарман “ Җәлилче” буларак исебездә калган. Балалар
язучысы буларак безне сер сакларга өйрәткән, үзедә туган иленең серен соңгы
сулышына кадәр саклап җан биргән язучы, ир-ат, татар милләтенең горурланырлык
улы ул Алиш.
Аның
шигырьләрен укымыйча, аларга салынган мәгънәне аңламасак аның иҗатына карата
фикеребез субъектив булыр иде дип саныйм,күпләр минем белән килешер дип саныйм.
Ә хәзер әйдәгез конкрет шигырьләргә тукталыйк.Безнең беренче тукталышыбыз
“Туган илгә” шигьре.Сөйекле әниләребездән соң безнең өчен икенче кадерле урын
ул безнең туган җиребез, аның нинди булуы безгә бердә мөһим түгел, ул күл
буендагы кечкенә генә авылмы, шаулап торган зур шәһәрме ул безнең туган
җиребез.Аннан аерылгач кына без үзебезнең ятим икәнлегебезне аңлыйбыздыр
мөгәен.Шигырьнең соңгы юллары артык сүзләр таләп итми миңа калса:
Якынлыгың
синең белмәдем мин
Ерак
китми торып,
Ничек
яшьлек тәмен без белмибез,
Картлык
килми торып!
Икенче
тукталышыбыз” Көтмә инде, көтмә...
(Әнигә
багышлыйм)”шигьре бу
юлларны укыгач нигәдер төпсез күл образы күз алдыма килде, ни өчен диярсез
сез?! Ә мин әйтәм сезгә әнкәйләребезнең күңелләре, йөрәкләре күпме даирә
сагышын җыйган, бигрәк тә балаларын сугыш утына озатып, кайтуларын күрә алмаган
аналарның күңел сагышын күз алларыбызга китерә алмабыздыр мөгәен, менә шуңа да
инде мин төпсез күл образы аша аналар күңеленең тирәнлеген күрсәтә ала алдым
дип санарга рөхсәт итсәгез иде, әлеге мәкаләне укучы коллегаларым һәм
укучыларым.
Алдагы тукталышыбыз “Очрашу”
дип аталачак бу сүзләрдән мин үзем өчен шундый нәтиҗә чыгардым, кеше нинди генә
михнәт һәм газап кичермәсен аның күңелен үзенең нык канатларында үткәнгә,
киләчәккә илтергә сәләтле булган хыял турында сүз алып баруым. Карагыз сез
лирик герой нинди шартларда интегә, әмма барыбер аның өмет хыяллары якты
киләчәккә илтәләр, матур үткәрелгән мизгелләр.....
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.