Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Ачык булса тарих капкалары Үткәннәргә кайтыр юллар бар...
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Другое

Ачык булса тарих капкалары Үткәннәргә кайтыр юллар бар...

библиотека
материалов

Ачык булса тарих капкалары

Үткәннәргә кайтыр юллар бар...


1 нче алып баручы: Исәнмесез кадерле кунаклар, китап сөюче укучыларыбыз. Хәерле көн барчагызга! Бүген без сезне авылдашыбыз Мөнир Борһановның “Дәһшәтле сугыш еллары хатирәсе” исемле яңа китабын тәкъдир итү кичәсенә чакырабыз!

2 нче алып баручы: “Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме - аның тышлыгын ачканда, син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың”. Бу сүзләр китап кешенең дусты икәнлеген, аны хөрмәт итәргә кирәклекне аңлата.

1 нче алып баручы: Кем күп белергә тели -

Китап була кулында.

Менә хәзер сүз башлыйбыз

Шул якын сүз турында.

2 нче алып баручы: Укый аны өлкәннәр дә.

Укый аны балалар -

Шулай гыйлем чишмәсеннән

Алар белем алалар.

1 нче алып баручы: Татар халкы гомер-гомергә китапка "табынган”, аңа зур хөрмәт белән караган, кадерләп саклаган һәм буыннан-буынга васыять итеп калдырган. Бу һәр гаиләнең үзенә күрә бер изге бурычы булып саналган. Шулай булмаса, меңьеллык әдәбиятыбыз турында мәгълүматыбыз бик аз булыр иде. “Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны, киләчәкнең таңы”. Китап! Гасырлар илчесе, тормыш көзгесе, белем чишмәсе, зирәк юлдаш, акыллы киңәшче һәм ышанычлы сердәш. Китап укыган кешенең фикере тирәнәя, зиһене арта. 

2 нче алып баручы: “Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, шатланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың.

1 нче алып баручы: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап иҗат ителгән “Дәһшәтле сугыш еллары хатирәсе” исемле китап белән якыннан таныша башларга вакыт җитте.

2 нче алып баручы: Китапның беренче битен ачабыз. “Гомер сукмаклары ” дип аталган кереш өлешендә автор үзенең тормыш юлы турында яза һәм кыскача китап эчтәлеге белән таныштырып үтә. Без моңа соңрак әйләнеп кайтырбыз, Мөнир Мостафа улы Борһановның үзеннән сөйләтербез.

1 нче алып баручы: Шулай итеп китапның беренче бүлеге белән танышып үтик. Автор беренче бүлекне “Май уны” дип атый. Хәзер Сез, хөрмәтле кунаклар, заманчарак “Май уны” бәйрәмен карап үтәрсез.

Май уны” күренеше.

2 нче алып баручы: Бәйрәм шулай гөрләп торган бер вакытта аланга Камалетдин Сәгъдиев исемле кеше килеп, сугыш башланганын хәбәр итә.

1 нче алып баручы: Бәйрәмне яме югала. Барысы да колхоз идарәсе янындагы мәйданга җыела. Авыл фронтка бер – бер артлы ир-егетләрне озата башлый.

2 нче алып баручы: Ә иртәгесен дөнья башка иде:

Кара сөрем белән таң атты.

Афәт килде җиргә,

Шомлы җилләр

Илгә авыр хәбәр таратты:

-Сугыш!

Левитан чыгышы. (егетләр китә)

1 нче алып баручы: Толымбай авылы зур түгел-

Илем картасында бер төртке.

Шул авылдан Ватан сагына

Күпме егет, күпме ир китте.

2 нче алып баручы: Без китәбез инде, сез каласыз,

Авылдашлар, якын туганнар.

Сугыш көтә безне, яу кырлары –

Ниләр күрер икән бу җаннар?!

1 нче алып баручы: “Хуш, авылым!”, “Кызыл олаулар” дигән бүлекләрендә авылыбызның алдынгылары турында сүз бара. Драматург Мирсәй Әмир дә авылыбызның тырыш хезмәтчәннәре турында “Тормыш җыры” драмасын иҗат итә. Әсәрнең төп геройлары Басыйр һәм Фатыйма - безнең авыл кешеләре.

М. Әмирнең “Тормыш җыры”ннан өзек

Җыр

1 нче алып баручы. Хәзер сәхнәгә кадерле авылдашларыбызны, бу китапта телгә алынган туганнары, бабалары, әтиләре булган кешеләрне чакырабыз.

Китап авторы – Мөнир абый Борһанов,

Күпне күргән, күп вакыйгаларның шаһиты булган ветераныбыз – Гарифҗан абый Хәйруллин,

Китап битләрендә урын алган шәхесләребезнең балалары, туганнары:

Хайсаров Фәяз абый белән Хәйсаров Фоат абыйлар,

Садриев Илдар абый белән Садриев Раил,

Салахиев Сәгыйть абый белән Кәримова Гөлшат апа,

Саттаров Алмаз,

Әхмәтҗанов Азат

Кукушкин Әнвәр абый

Рахматуллина Наҗия апа

Иң күп китап укучылар –

Мөлекова Гөлсинә апа

һәм шулай ук китапның соңгы 3 нче бүлегенә солдат хатлары белән кертелгән Хөсниев Шакирҗан абыйның оныгы Вәлиева Энҗе. Рәхим итегез!

2 нче алып баручы: “Без үзебезнең тарихыбызны, үткәнебезне белмәсәк, өйрәнмәсәк, аның киләчәге дә юк” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Авылыбызның үткәне турында Илдар абый Садриевтан сорасаң, бөтен күңелен биреп, җиде буын әби-бабайларга кадәр аңлатып бирә. Бу китапның Хуш, авылым!” бүлегендә Исмәгыйль абый Садриев турында язылган.

  • Сүзне Илдар абый Садриевка бирәбез.

  • Сүзне Раил Садриевка бирәбез.

1 нче алып баручы.


2 нче алып баручы: Китапның икенче бүлеге – “Фронт сулышы” дип атала. Бу бүлектә автор Сталинград сугышында катнашкан авылдашларыбыз Шакирҗан Саттаров, Гаязетдин Хәйсаров, Гарифҗан Хәйруллин турында очерклар тәкъдим итә.

  • Хәзер сүзне Шакирҗан абый Саттаровның оныгы, бабасының юлын дәвам итеп, үзе дә Чечня сугышында катнашкан солдат Саттаров Алмазга бирәбез.

  • Хәзер Хайсаров Гаязетдин абый улы Фәяз абыйга сүз бирик әле. Китапка кертелмәгән, әтисеннән ишеткән вакыйгалар белән безне таныштырып үтсен иде.

1 нче алып баручы: Сезнең язмыш сугыш уты белән үрелгән. Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

  • Инде сүзне “Фронт сулышы” бүлегенең төп герое – сугыш ветераны, Сталинград сугышының тере шаһиты Хайруллин Гарифҗан абыйга бирәбез

Җыр.

1 нче алып баручы: Шул ук бүлектә “Басыйр персонажы” исемле очерк та урын алган.

  • Сүзне Басыйр персонажы Салахиев Мәнсур абыйның балаларына бирәбез.

Җыр.

2 нче алып баручы: “Беренче, сез мине ишетәсезме?” һәм “Броньле солдат яки механик” бүлекләрендә Фазылҗан Әхмәтҗанов һәм Фәйзерахман Кукушкин турындагы мәкалә урын алган.

  • Сүзне сугыш кырында элемтәче булып хезмәт иткән Фазылҗан абый Әхмәтҗановның балаларына бирәбез.

1 нче алып баручы: Менә шулай олаулары-олаулары белән икмәк озатты алар. Икмәк озаттылар, ә үзләре алабутадан ипи пешерделәр, бәрәңге кәлҗемәсе ашадылар. Ашарга җитмәү сәбәпле ачлыктан шешенеп интектеләр, үлүчеләр дә булды.

2 нче алып баручы: Ә халык барыбер тырышты. Атлар беткәч, үгезләр җигеп җир тырмаладылар, бәләкәй арбага үзләре җигелеп, симәнә ташыдылар, билдән кар ерып урман кистеләр, фронт­ка өлешебез керсен дип, танк алырга дип акчалата өлеш керттеләр. Менә шулай авырлыкларны җиңә-җиңә, сыгылсалар да сынмый­ча җиңү көнен якынайттылар алар.

  • Сугыш елларында авылда һәм районда кыр эшләрен алып бару өчен күп көч куйган Фәйзерахман Кукушкинның балаларына сүзне бирәбез.

1 нче алып баручы: Өченче бүлек – “Солдат хатлары” дип атала. Бу бүлек тулысы белән солдат Шакирҗан Хөсниев хатларыннан тора.

Оныгы. Әбием, син бүген нигәдер бик уйчан. Кулларыңда тагын бабамнан калган солдат хатлары. Син аны һаман сагынасыңмы?

Әби. Әйе, балам.

Оныгы. Сөйлә, әбием, сөйлә миңа бераз бабам турында.

Әби. Шулай итеп, бабаң яуга китте, ә мин кечкенә улым белән ялгыз калдым. Авыр, бик авыр булды ул еллар. Сугыштагыларга җиңел булсын дип, көнне төнгә ялгап эшләде халык.

Оныгы. Әбием, ул сугышның никадәр авыр булуын мин дә китаплардан укып беләм.

Әби. Сугыш бетәр алдыннан бабаңның соңгы хаты килде. Менә ул хат бүген дә минем кулымда. Мин аның һәр сүзен отып алдым. Син дә тыңлап кара, балам, язылганнарны күңелеңә сеңдер. (Әби Ш. Мөдәрриснең “Аерылу моңы” шигыреннән өзек укый)

Килер ул көн: тагын күрешербез,

Сугыш бетәр, иркен суларбыз,

Бәлки хисне бергә бүлешербез,

Тормыш җебен бергә сузарбыз

Килер ул көн: тагын табышырбыз,

Сугыш кырын горур кичәрбез;

Исән булсак, бәлки кавышырбыз,

Гомер буйлап бергә китәрбез

Оныгы. Ә соңыннан ниләр булды, әбием?

Әби. Тиздән сугыш та бетте. 1945 елның 9 нчы Маенда ил халкы тантана итте. Исән калган солдатлар авылга кайтты. Шатлыкның иге-чиге булмады. Халык җиңүчеләргә дан җырлады.

Оныгы. Әбием, мин барысын да аңладым. Синең кулыңдагы солдат хатлары бабам хатирәсе генә түгел, ә ил тарихы, халкымның сагышлы үткәне дә икәнлеген аңладым.

  • Вәлиева Энҗе хатлар укый.

1 нче алып баручы: Инде сүзне китап авторы Мөнир Борһановка бирергә вакыт җитте. Бу китапны язу уе ничек барлыкка килде икән? Һәм китап дөнья күрсен өчен күпме вакыт кирәк булды?

2 нче алып баручы: Сүзне_____________________________________

1 нче алып баручы:

2 нче алып баручы:

1 нче алып баручы: Дөньялар тыныч, күк йөзебез аяз, киләчәгебез якты булсын . Менә шундый теләкләр юллап, без сезнең белән саубуллашабыз.

2 нче алып баручы: Ләкин моңсуланмыйк. Алда безне олуг бәйрәмнәр, зур шатлыклар көтә.

1 нче алып баручы: Зарланырга юк хакыбыз–

Дөнья тыныч, тормыш мулдан.

Аллаһының шөкер итеп,

Яшик атлап изге юлдан.

Бәрәкәтле озын гомер

Барчагызга насыйп булсын:

Борчылмагыз юкка-барга-

Кайгы-хәсрәт читтә торсын!


Мәңге сүнмәс якты кояш булып, ул нурларын сибә юлыма ”(С.Урайский)
























Алып баручы: “Китап тәктъдир итү” кичәсен дәвам итәбез.Без үзебезнең тарихыбызны, үткәнебезне белмәсәк, өйрәнмәсәк, аның киләчәге дә юк” дигән сүзләрне еш ишетәбез. Укучылар Йосыф – Алан һәм Калатау авылы тарихларын да зур кызыксыну белән өйрәнәләр, материаллар туплыйлар, авылның өлкән буын кешеләре белән очрашалар. “...Бер сәяхәт, мең сихәт” дигән китапчык шушы ике авыл тарихы турында. Бик төгәл саннар, вакыйгалар барышы авылларның төзелү көненнән алып, бүгенге көнгә кадәрге тарихы матур һәм һәр кешегә дә аңлаешлы гади телдә язылган. Без бу китапны авылның “визиткасы” итеп килгән кунакларга, бәйрәмнәрдә әти-әниләргә дә бүләк иттек. Бүгенге көндә тулылындырылган, яңартылган варианты өстендә эш бара. Авторларына уңышлар телик.

Мөнир Борһанов

Китапсыз узган гомерне мәгънәсез узган гомер диләр. Китап кешенең якын юлдашы, киңәшчесе. Ул кешедә күркәм сыйфатлар, батырлык, ихтыяр көче тәрбияли.

Китап- ул халыкның хәтере дә, язма тарихы да. Китап битләрендә халыкның җиңүләре дә, җиңелүләре дә, табыш-югалтулары да, өмет-хыяллары да чагылган.

1. Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган,беренче китабыңны хәтерлисеңме син? Әниең, я әбиең укыган әлеге китап, я Тукайның "Шүрәлесе" булгандыр, Һ. Такташ, Х.Туфан әсәредер., Ш.Галиевның "Шәвәлие" булырга да мөмкин.

Ләкин,кайсы гына авторның,нинди генә китабын укысаң да,ул сине игелеккә, шәфкатьле булырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтте.

Китаплар алар-буыннарның акылын,белемен үзләренә туплаган тиңдәшсез хәзинә.Китап ул-игелекле дус,киңәшче сердәш тә.Һәр яңа буын аңардан тиңдәшсез белем ала аның байлыгы киләсе буыннарга да кала.

Безнең татар халкында "Китапсыз өй-тәрәзәсез бүлмә" дигән мәкаль бар.Чыннан да китап укымаган кешенең күңеле тәрәзәсез бүлмә кебек караңгы булыр,ә китапларны яратучының күңеле күбрәк укыган сафланыр,ачылыр,дөньяга карашы киәңер.Китапларны күп укыган баланың күңелендә начарлыкка да урын калмаячак,

чөнки ул китаплардан яхшыны яманнан аерырга,үзендәге әйбәт һәм начар гадәтләрне бәяләргә өйрәнәчәк.

Хәзер язучы Гомәр ага Бәшировның китап турындагы фикерен тыңлап карыйк.
“Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле. Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, атланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде. 400 нче, меңенче, унмеңенче битләр һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч таптың.
Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.”

Китап битләренә сәяхәт

1нче алып баручы: Исәнмесез!-диеп башлыйм әле,
Танышу бит шулай башлана.
Сезнең белән очрашканга, дуслар,
Күңелебез шундый шатлана.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,
Сәлам сезгә роза гөленнән,
Сәлам сезгә барлык дусларымнан,
Сәлам сезгә китап иленнән.

2нче алып баручы: Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар. “Китап битләренә сәяхәт” дигән кичәбезне башлыйбыз.

Китап- ул халык тарихының елүязмасы. Китапта халыкның азатлык һәм бәхет өчен көрәштәге хыяллары һәм уңышлары, теләкләре һәм тәҗрибәләре, ачыш һәм ялгышлары теркәлгән. Шуның өчен дә язма һәм басма сүз- халыкның үткәнең, тарихы һәм мәдәниятен, дөньяга карашы һәм әдәбиятын өйрәнүдә алыштыргысыз чыганак.
(Китапханәче чыга)
Китапханәче: Әйе шул,барысы да дөрес. Автор китап яза, җәмгыять аны кабул итә
яисә кабул итми.

(Китап чыга)
Китап: Китапханәче дөресне сөйли, җәмгыять я кабул итә безне, я кабул итми. Күбесе
безнең заманда китапны кайсы ягыннан ачырга да белмиләр (елый башлый).

Китапханәче: Алай димә, дустым. Кеше китап укымый башласа , фикерли дә алмас.
ә безнең мәктәптә балалар укырга бик яраталар. Китапханәгә бик еш йөриләр, шуңа күрә татар әкиятләрен дә, шигырьләрен дә, татар мәданиятын да, җырларын да яхшы беләләр.Ә дәресләрдә беренче китапханәләр турында бик күп кызыклы матбугат белән танышалар. Менә, тыңлап кара.

(Укучы чыга)

Укучы: 1731нче елда Казанда ачылган беренче рус мәктәбе Федоров монастырена күчерелә. Әнә шул монастырьда епископ һәм башка руханилар бүләк иткән китаплардан беренче китапханә дә оештырыла, анда 1278 китап булган, алар арасында газеталар һәм журналлар булган. Хәзер Казанда дистәләрчә китапханә эшли.

Китап: Кызык, бик кызык...
Китапханәче: Безнең балалар әкиятләрдә яратып укыйлар. Үзең кара.
(“Куян кызы” әкиятен сәхнәдә кую)
Китап: Сез мине моның белән гаҗәпләндермәдегез.Әкиятләрне бары кеше укырга ярата.
Ә менә шигырьләрне, җырларны кем укысын, аларның авторларын да онытып бетергәннәр.

Китапханәче: Ялгышасын, дустым, балалар Тукайны да, Җәлилне дә, Ш. Галиевны да

Башкаларны да беләләр. Шигырьләр белән конкурсларда катнашалар, җырны бәйрәмнәрдә башкаралар. Менә үзең тыңлап кара.

(Г. Тукайның “Киңәш” шигырен сәхнәлештерү)

Китап: Булдырасыз! Молодцы! Ә менә миңа бик кызык: татар шәхесләре турында балалар укыйлармы?

Китапханәче: Ансын да кадерле, китап, безнең укучылар укыйлар һәм музыка дәресендә аерым үтәләр. Алар С. Сайдашевны да, Н. Җиһановны да һәм рус композиторларны Прокофьевны, Чайковскийны беләләр.Чайковский көенә балалар биюне дә башкара алалар.
(Чайковскийның “Чәчәкләр вальсы” көенә бию башкару)

Китапханәче: Безнең укучылар төрле балалар журналына язылып, дәрестә кулланып
эшлиләрләр.
Үзләре дә шигырьләр, хикәяләр язалар. Тыңлап кара.

(“Татарстан” турында укучы үз шигырен укый)
Китап: Ышаныргамы сезгә, юкмы. Белмим дә инде...
(Бер укучы йөгереп чыга)
Укучы: Тукта әле , кадерле китап, бәлки минем сүзләрем сине ышандырыр.
(Җ. Тәрҗеманов “Якын дус” )
Бар минем дускаем,
Иң якын сердәшем,
Һәр җирдә, һәр эштә
Киңәшчем, иптәшем.

Өйрәтә ул миңа
Бар фәнне, телләрне,
Юк аның белмәгән
Сәнгате, һөнәре.

Күргәнең, белгәнең
Барын да аңлата,
Көлдерә, җырлата,
Уйлата, юата.

Син аны беләмсең?
Кем соң ул? Уйлап тап!
Иң якын дускаем,
Киңәшчем,
Ул- китап!

Китап: Ярар. Мин ышанам сезгә. Шуңа күрә сезнең китапханәгездә калам. Миңа сездә
бик ошады. Укучыларыгыз күп укыйлар, күп беләләр, җырлый да, бии дә, сөйли
дә алалар. Мин калам.

Китапханәче: Әйдә, дускаем, безнең белән. (Җитәкләшеп китәләр)

1нче алып баручы: Сезнең белән хушлашырга
Матур сүзләр эзлибез.
Тормышыгыз гүзәл булсын,
Ак бәхетләр телибез.
Кеше күңелендәге тойгыларның агышын елга агышына ошатып була микән? Мөгаен, буладыр. Күңел агымының да ярсып шаулаган дәһшәтле бусагалары, җәелеп аккан тугайлары, шомлы чоңгыллары һәм чит күзләргә күренмичә генә, сабыр һәм тын гына гомерлек уйга талган яр куеннары була. Шигьри хис тә күңелдә табигатьнең бер халәте буларак туа. Гомер сукмагында аллы-гөлле чәчәкләр генә балкып утырмый. Әлеге сукмакта кешене зур югалтулар, көенечләр дә сагалап тора.Күңелдә дөньяның яңгыр җиле килеп кагылган икән, син гамьсез генә яши алмыйсың. Яшәешнең һәр мизгеле каныңда олы гамь тойгысы булып сулкылдый.Ул тойгы сүзләргә күчә, шигырьгә әверелә. Рауза апа, сезнең тормыш юлыгыз да бер уңай белән генә бармаган. Авыр вакытларыгызда каләм сезгә ярдәмгә килдеме?

Краткое описание документа:

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап иҗат ителгән “Дәһшәтле сугыш еллары хатирәсе” исемле китап белән якыннан таныша башларга вакыт җитте.

Китапның беренче битен ачабыз. “Гомер сукмаклары ” дип аталганкереш өлешендәавтор үзенең тормыш юлы турында яза һәм кыскача китап эчтәлеге белән таныштырып үтә.Без моңа соңрак әйләнеп кайтырбыз, Мөнир Мостафа улы Борһановның үзеннән сөйләтербез.

Шулай итеп китапның беренче бүлеге белән танышып үтик. Автор беренче бүлекне “Май уны” дип атый. Хәзер Сез, хөрмәтле кунаклар, заманчарак “Май уны” бәйрәмен карап үтәрсез.

“Май уны” күренеше.

Автор
Дата добавления 12.06.2015
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров245
Номер материала 304728
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх