Инфоурок / Другое / Конспекты / Ачык чара " Гасырларны иңләп Тукай килә" 8 нче сыйныф

Ачык чара " Гасырларны иңләп Тукай килә" 8 нче сыйныф

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Гасырларны иңләп Тукай килә.

Шагыйрьнең 130 еллыгына багышлап, мәктәп күләмендә үткәрелә торган әдәби музыкалы, сәхнәләштерелгән шигърият бәйрәме.

Бәйрәм үтәчәк бүлмә матур итеп бизәлгән. Экранда Тукайның зурайтылган портреты һәм Шәүкәт Галиевнең “ Котлы булсын, ил рухланып бәйрәм иткән Тукай көне “, - дигән сүзләре күрсәтелә. Кечкенә өстәл, аңа шагыйрьнең китаплары куела. “ Әкият геройлары бездә кунакта “ дип исемләнгән иҗат күргәзмәсенә балалар ясаган рәсемнәр һәм башка төрле әйберләр урнаштырыла.

З. Яруллинның “ Тукай маршы “ көе яңгырый. ( Алып баручылар чыга)

1 ал. бар. Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм кунаклар!

2 ал. бар. Илебезне, җиребезне ямьләп менә тагын язлар килде. Һәр елны язлар белән бергә үзенең мәңгелек иҗаты, халкына тирән эчкерсез мәхәббәт белән сугарылган җырулары белән татар шигъриятенең моң һәм нур дәрьясы булып, бөек шагыйребез Г.Тукай әйләнеп кайта.

1 ал.бар. Апрель булып җиргә шатлык килә,

Яз уяна һәрбер күңелдә.

Күзен ача агач бөреләре,

Чәчәкләргә илем күмелә.

Апрель булып җиргә Тукай килә,

Мәңгелек яз җиргә китерә.

Шул язларны йөрәкләргә салып,

Киләчәккә безгә илтергә.

2 ал.бар. Бүген без сезнең белән зур бәйрәмгә – татар шигърияте күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы – Г. Тукайның 125 еллык юбилеена багышланган зур бәйрәмгә җыелдык.

1 ал. бар. Котлы булсын ил рухланып

Бәйрәм иткән Тукай көне.

Күңелләрне дәртләндергән

Туган телнең, шигъриятнең туган көне.

Курайда “ Тәфтиләү “ көе уйнала.

2 ал. бар. Иң матур җир кайда?- дисез.

Билгеле Кырлай җире.

Барча әкият геройлары

Кырларда туган инде.

Ишетәсезме, тояк тавышлары?

Атлар килә, бәйрәм атлары.

Арбаларда Су анасы, Былтыр, Шүрәлеләр

Кырлайдан безгә бәйрәмгә киләләр.

( Былтыр, Шүрәле, Су анасы, Сарык белән Кәҗә, бүреләр, күбәләкләр һәм башка әкият геройлары залга керәләр.)

1 ал. бар. Бәйрәмнәрең алда икән әле

Кара шагыйрь, бүген текәлеп.

Халкың килде сиңа, геройларың килде

Мәхәббәтен ал чәчәкләр белән күтәреп.

Бер укучы “ Чәчәкләр китерегез Тукайга “ шигырен сөйли.

Залдагылар барысы бергә Тукайның портреты янына урнаштырылган зур вазага чәчәкләр куялар. Музыка астында залдан чыгалар. Былтыр, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, бүреләр кала. Шулвакыт кычкыра –кычкыра сәхнәгә Шүрәле күтәрелә. Бармаклары бүрәнә ярыгына кысылган.

Шүрәле. А-а-а! Я хода кем коткарыр, кем йолыр мине бу бәладән? Бармакларымны Былтыр кыстырган иде, әле менә быел да кычкырам. ( Былтырга карап) Зинһар, коткара күрче, батыр егет. Башка үзеңә дә, нәселеңә дә тимәм. Бүгенге зур бәйрәм хөрмәтенә коткара күр!

Былтыр. Әйе, чыннан да бүген безнең мәктәбебездә зур бәйрәм бит. Безнең турыда иҗат иткән бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган бәйрәм хөрмәтенә әллә соң Шүрәлене коткарыйкмы, җәмәгать, сез ничек уйлыйсыз?

( Шүрәленең бармакларын бүрәнә ярыгыннан алырга булыша)

Шүрәле. Ай рәхмәт, батыр егет, яхшылыгыңны мәңге онытмам. Ә хәзер миңа шушы зур бәйрәмдә калырга рөхсәт тә бирсәң, мин бик шат булыр идем.

Су анасы. ( Чәчен тарый – тарый Былтыр янына чәчрәп чыга)

Былтыр әфәнде, бер үк риза була күрмәгез, юкса бу урман сарыгы бәйрәмнең ямен җибәрүе ихтимал, бармаклары бик озын, әнә кети-кети уйнарга гына тора.

Шүрәле. Тик тор! Үзең дә әллә кем түгел әле, Су анасы гына. Шушы су буе чәчләреңне тараудан башың чыкмый.

Су анасы. Белсәң белеп тор, мин тегенди- мондый гына Су анасы түгел. Мине Тукай үзе шундый югарылыкка күтәреп, исемемне бөтен дөньяга мәгълүм иткән.

Былтыр. Туктагыз әле! Сез нәрсә, бирегә бәхәсләшергә килдегезме, әллә бәйрәмгәме?

Барысы бергә. Әлбәттә, бәйрәмгә, бәйрәмгә!

Былтыр. Бәйрәмгә булгач, бәйрәмгә, дусларым!

Рәхим итегез!

Әдәби геройлар залдан чыгалар. Г. Тукай сүзләре, халык көе “ Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

2 ал.бар. Кем уйлады икән ятим бала

Якты йолдыз булып калкыр дип,

Мәңге, мәңге халык йөрәгендә,

Халык күңелендә балкыр дип.

Татар халык көе яңгырый. Көй астында залга кучер белән кечкенә Апуш чыгалар. Нариман Камаловның “ Кечкенә Тукайның Казанга килүе “ поэмасыннан өзек укыла.

Тояк тавышлары...Арба килә,

Шыгыр – шыгыр килә көпчәкләр.

Тын да алмый тыңлап тора сыман

Юл буенда купшы чәчәкләр.

Кучер җырлый сузып бишек җырын:

Кучер. “ Йом күзләрең, йокла син, сабый...”

Апуш. Йоклап булмый. Тавыш. Майланмаган

Арба җиккәнсең лә син абый.

Юл газабы. Бәлкем талчыккандыр

Йомды сабый арыган күзләрен.

Ишетми ул хәзер көпчәк җырын

Олаучының көйле сүзләрен.

Йоклый сабый. Бәлкем төш күрәдер –

Кырлай урманнарын гизәдер.

Шүрәлеләр белән кети уйнап,

Былтыр белән утын кисәдер.

Арба килә. Таш урамнар. Мәчет манарасы.

Иртәнге чак. Аһәң. Моң. Азан.

Атлар чаба, тәгәрмәчләр җырлый:

И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан!

Тик кучер гына әллә нишләп

Уйга чумган, моңсу, күңелсез

Күңелендә тирән борчу бармы?

Эндәшми ул бара берсүзсез.

Дилбегәсен уңга тарткач кына

Әйтте сүзен:

Кучер. Җиттек базарга!

Бу базарда ниләр генә юктыр:

Итек- читек, чүлмәк, йөзек – каш..

Бер дә гаҗәп түгел, хәтта монда

Бардыр яхуд Яңа Кисекбаш.

Базар халкы шундый халык инде:

Берсе алдый, берсе алдана.

Алыш – биреш, бәхәс, сатулашу

Мәслихәттер базар халкына.

... Базар уртасында атлы арба,

Ә арбада – бала. Кем ала?

Базар халкы ! Сорамагыз миннән

Бу сабыйның бәһа, кыйммәтен.

Әгәр тиенен әйтсәм, сату булыр

Бөтенләйгә татар милләтен.

(“ Ватаным Татарстан “, 26 нчы апрель, 1995 нче ел, 3 нче бит.)

1 ал.бар. Күбәләкләр оча, гөлгә куна

Ямьле язны алар сагынган.

Кояш нурларында уйнаклыйлар

Бәйрәм җиле ахры, кагылган.

Залда бүгенге бәйрәмебезнең күбәләкләре “ Бала белән Күбәләк “

2 ал.бар. Тукай кайтты чаптырып пар атларда

Курай моңы чыңлады наратларда.

Пар ат “ җыры башкарыла.

Залга Г. Тукайның “ Кәҗә белән Сарык “ әкиятеннән әдәби геройлар Кәҗә белән Сарык чыгалар.

Сарык. Я, Кәҗә дус, бик зур юл үттек, бераз утырып ял итеп, тамак та ялгап алсак, зарар булмастыр шәт.

Кәҗә. Сарык туган, карале, кара. Ә-әнә ерактагы утларны күрәсеңме? Анда казаннар да асканнар, кемнәрдер кайнашкан да кебек, нидер пешерәләр бугай.

Сарык. (кулын маңгаена куеп) Күрәм, күрәм (куркудан калтырап) Ул казаннар янында бүреләр ич. М-м-мин ку-уркам...

Кәҗә ( гайрәтләнеп) Нәрсәдән куркасың? Хәзер без синең белән туп –туры алар янына барабыз, шунда ут янында җылынырбыз да, ял да итәрбез, тамак та ялгап алырбыз.

Сарык. Әгәр алар безне тотып ашасалар?

Кәҗә. Алар бүген безне һич тә тотып ашый алмыйлар. Чөнки аларның казаннарын тутырып итле ботка пешә. Шулай булгач, бездән башка да аларга ашарга күп анда. Аларга гына түгел, бүгенге бәйрәмдәге тамашачыларга да әле авыз итәрлек ботка пешә, төшендеңме инде. Я, ярый киттек.

Сарык. Кәҗә дус, капчыктагы бүре башын алырга онытмыйк әле. Я, аллага тапшырдык. Әйдәгез хөрмәтле кунаклар, сезне дә үзебез белән алып барабыз. Бәйрәм боткасыннан авыз итәрсез. ( Кунакларны чакыра-чакыра залдан чыгып, казаннар янына китәләр)

Укучылар башкаруында татар халык биюе.

1 ал.бар. Г. Тукай музыкант та булмаган, көйләр дә язмаган, шулай да аның һәр шигыреннән музыкаль аһәң, моң бөркелә. Казанның “ Болгар “ кунакханәсендә Г. Тукай кемнеңдер моңлы итеп җырлавын ишетә. Җыр тәмам булгач, шагыйрь җырлаучыдан әлеге җырның исемен сорый. Җырлаучы: “ Бу көй була “Әллүки”- дип җавап бирә. Тукай үзе дә бик күп көйләр белгән һәм еш кына җырлаган да. Бу көй аны бик тәэсирләндергән, ул үз бүлмәсенә кайтып, “ Милли моңнар” дигән шигырен язган. Бу шигырь тора-бара “ Әллүки “нең яңа сүзләре булып китә. Тукай аны үзе дә шул сүзләре белән җырлап, көйләп йөри башлый.

Әллүки “ көе уйнатыла, бер укучы “ Милли моңнар “ шигырен сөйли.

2 ал.бар. Хөрмәтле кунаклар! Ә хәзер сезнең белән викторина үткәреп алабыз, сорауларга дөрес җавап бирүчеләрне бүләкләр көтә.

1. Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген... (дәвам итәргә)

( Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген)

2. Г. Тукайның “ Шүрәле “ поэмасы буенча куелган “ Шүрәле” балетына музыканы кем язган? ( Фәрит Яруллин )

3. “Мин сөям, хәтта гаклымнан шашам,

Сөйгәнемнән Шүрәле төсле качам.” – шушы шигырь юлларын язарга Тукайны кем рухландырган?

( Чистай кызы Зәйтүнә Мәүледова)

4. Г. Тукайның Казанда яшәгән гостиница исеме ( “ Болгар “)

5. Тукай поэзиясенең тематикасы. ( Ата- ананы ярату, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, хезмәтне яшьтән ярату, табигатьне ярату, милли хисләргә мәхәббәт тәрбияләү)

1 ал. бар. Һәр тарафтан Тукай җырын тоям,

Сукмагымда Тукай эзләре.

Күңелемдә балкый маяк булып,

Тукай моңы, Тукай сүзләре.

Г. Тукай сүзләренә язылган “ Туган авыл “ җыры башкарыла.

2 ал.бар. Тукайның тормышында туган җире Кырлай авылы аерым урын алып тора. “ Бу Кырлай авылы- минем дөньяга иң элек күзем ачылган –урыным “- дип язды ул. Соңыннан шагыйрь “ Туган җиремә “ шигырен Кырлай истәлекләренә багышлаган.

Бер укучы “ Туган җиремә “ шигырен сөйли.

Укытучы. Кадерле дуслар! Бәйрәмебез тәмамланып килә. Бәйрәм тәмамланса да, ул безнең күңелләрдә һәрчак дәвам итәр. Чөнки бөек Тукаебыз һәм аның әсәрләре мәңгелек.

1 ал. бар. Буын арты буын алышыныр,

Гасыр арты узар гасырлар.

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

2 ал.бар. Халык моңы – синең моңың булды.

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере халык гомере кебек,

Озын булыр шагыйрь гомерең.

1 ал.бар. Кадерле дуслар! Бәйрәмебезне татар халкының гимнына әйләнгән “ Туган тел “ җыры белән тәмамлыйбыз. Бергәләп җырласак, тагын да күңеллерәк булыр. ( Бөтен катнашучылар да залга чыгып, җырга кушыла)









Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Общая информация

Номер материала: ДБ-080250
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>