Инфоурок Другое КонспектыАчык чара "Сәләтлеләр көч сынаша", 5 нче сыйныф

Ачык чара "Сәләтлеләр көч сынаша", 5 нче сыйныф

Скачать материал

Закирова Фәния Гомәр кызы, Чистай шәһәре 5нче урта гомуми белем мәктәбенең беренче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.(контакт өчен телефон: 8-9274747790)

“Сәләтлеләр көч сынаша” интеллектуаль бәйге эшкәртмәсе

 

Максат: укучыларда укуга, татар теле һәм әдәбияты фәненә карата аңлы караш булдыру;

 тел байлыгын үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру, эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү; халык авыз иҗаты һәм фольклоры белән кызыксыну уяту, туган телгә, төбәккә, аның күренекле кешеләренә карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: эмблемалар, компьютер, мультимедия аппараты, уен барышындагы темаларга караган презентация (гиперссылкалар белән).

 

( Музыка астында укытучы уенны башлап җибәрә)

Укытучы.

                   Исәнмесез, кадерле дуслар! Хөрмәтле килгән кунаклар, жюри әгъзалары, укытучылар, укучылар! Без бүген “ Сәләтлеләр көч сынаша” дип аталган интеллектуаль уенга җыелдык. ( Слайд “ Сәләтлеләр көч сынаша”...)

                   Без туган телебезне, әдәбиятыбызны, халык авыз иҗатын беләбезме? Аның үткәне, хәзергесе, милли бәйрәмнәре һәм мәдәниятебез белән кызыксынабызмы? Үзенең телен камил белгән һәм яраткан, мәдәнияте белән кызыксынып яшәгән кеше генә үзенең милләтенең ышанычлы дәвамчысы. Бүгенге уенда шулар турында сөйләшеп, үзебезнең булган белемнәребезне күрсәтсәк иде.

                   

Инде уеныбызны башлап җибәрик. Безнең бүгенге бәйгедә 5 нче сыйныф укучылары катнаша. Менә алар. ( Бәйге буласы бүлмәгә укучылар керәләр) Ә хәзер сүзне командаларга бирик. Командалар бер – берсен сәламлиләр.

1 нче команда капитаны: безнең командабыз – “Ышаныч”

                                                   Девизыбыз: “Без алга ышаныч белән атлыйбыз”

Үзләре белән таныштыру.

                                                    Ал таң ата, кояш чыга

                                                    Әтәч кычкыра: Илнур!

                                                    Тор тизрәк, әйдә тышка

                                                    Бөтен җир өсте тулы нур.

 

Кодрәте, куәте булсын дип,

Кушканнар миңа Ильяс.

Минем кебек тырышучылар

Безнең сыйныфта бик аз.

                                                     Регина минем исемем,

                                                     Алия белән дуслар без.

                                                     Эштә уңган, укуда тырыш

                                                     Булырга тырышабыз.

 

Минем исемем - Алия,

Миңа әле 11 яшь.

Әниемә булышырмын,

Зур булып үсеп җиткәч.

                                                    

                                                    Эльмиралар, Эльвиралар

                                                     Ә мин Эльвина булам.

                                                     Күп укырга, күп язарга

                                                     Күп белергә тырышам.

Укытучы.  Инде сүзне икенче командага бирәбез.    

2 нче команда капитаны: безнең командабыз-  “Өмет”

                                                 Девизыбыз: “ Без- илебезнең өметле киләчәге”

 

Үзләре белән таныштыру. Минем исемем- Алия

                                                  Унбер яшьне тутырдым.

                                                  “4”ле, “5”легә укыймын

                                                   Бик яратам укуны.

 

Әти- әни исем кушкан

Рифат дип атаганнар.

Бу исемне сүзлек китабында

Мәртәбәгә менү, бөеклек дип мактаганнар.

                                                                                   Рифнур минем исемем

                                                                                   Мин Рифнур буламын.

                                                                                    Нинди эшкә тотынсам да,

                                                                                    Җиренә җиткереп эшләп куямын.

Ай һәм гөлгә охшаганга,

Исем биргәннәр – Айгөл.

Әллә шуңадамы инде

 Тәрәз төбем чәчәк, гөл.

                                                           Ләйсән яңгыр җылы була диләр,

                                                           Мин дә җылы ләйсән яңгыр күк.

                                                           Әниемнең бер генә кызы булгангадыр,

                                                           Эш яратам, минем эшем күп.     

 

Командалар сәламләшә:

                                                 “Ышаныч”тан “Өмет”кә дусларча кайнар сәлам.

                                                  “Өмет” тән “ Ышаныч” ка ялкынлы кайнар сәлам.

Эмблемалар яклау. ( Слайдта эмблемалар күрсәтелә, капитаннар эмблемаларның кәгазьдә эшләнгән вариантын жюрига тәкъдим итә һәм кыскача аңлатма бирәләр)

 

“ Ышаныч”ком.   Күгебез аяз, дөньяларыбыз тыныч, имин булса иде. Шул теләкләр белән без алга ышаныч белән атлыйбыз. Эмблемабызда да тынычлык символы булган – күгәрчен рәсемен күрсәттек.

 

“ Өмет” ком. Яңа көн туа. Һәр яңа туган көн җир йөзендәге кешеләргә шатлык, бәхетләр генә алып килсен иде. Үзебездә бары тик яхшы сыйфатлар гына булдырырга тырышабыз, чөнки без- илебезнең өметле киләчәге. Эмблемабызда да яңа көн тууын ясарга булдык.

 

Сәламләү өлеше тәмамланды, уенны башлап җибәрәбез.

1нче тур. ( Слайд “ Кем тизрәк”)

Укытучы.

                    Беренче турыбызны башлыйбыз. Әлеге турның исеме: “ Кем тизрәк? ” Мин сораулар бирәм, кайсы командадан кемнең җавабы әзер, шул карточканы күтәрә. Бер дөрес җавапка бер балл куела.

 

 

1. Татарстан флагындагы төсләрне санарга. (яшел, ак, кызыл)

2. Кабул ителгән билгеле бер тәртиптә урнашкан хәрефләр җыелмасы.( Алфавит)

3. Г.Тукайның кайсы шигыре татар халкы өчен гимн булып тора? ( “Туган тел”)

4. Алтын таракның төшеп калган урыны? ( Басмада)

5. Былтыр исемле егет кайсы әкият герое? ( “ Шүрәле” әк.)

6. Татарстандагы дәүләт телләре. ( Рус, татар)

7. Татар телендә ничә сузык аваз бар? ( 12)

8. Капма – каршы мәгънәдәге сүзләр. ( Антоним)

 

Укытучы.

                 Яхшы. 1нче турны тәмамладык. Инде 2 нче турны башлыйбыз. ( Слайд “ Игътибарлылык”)

Инде исеменнән үк күренә, уенның бу өлеше игътибарлы булуны сорый. Экранга карап, үзегез теләгән теманы сайлап аласыз. Һәр блокта 2 шәр сорау, теманы сайлаган команда 1 нче сорауга, ә 2 нче команда икенче сорауга җавап бирә, киләсе теманы икенче команда сайлый. 1 дөрес җавапка 1 балл куела. Түбәндәге темалар бирелә:

1.  Татарстан Республикасы

2.  Татар теле

3.  Татар халык ашлары

4.  Төрлесеннән

5.  Татар халык авыз иҗаты

6.  Чистай шәһәре

7.  Шагыйрьләр, язучылар

8.  Композиторлар, җырчылар

9.  Татар халык бәйрәмнәре

10. Татар халык киемнәре.

 

Татарстан Республикасы

1. Кайсы шәһәр Татарстан республикасында урнашмаган?

А) Бөгелмә              Б) Уфа

Ә) Яр Чаллы            В) Түбән Кама

 

2. Татарстан урманнарында нинди кыргый җәнлекләр юк?

А) бүре                     Б) фил

Ә) куян                     В) төлке

 

Татар теле

1. Сүздәге хатаны тап!

Әдибиат

А) бер хата               Б) ике хата

Ә) өч хата                 В) хата юк

 

2. Юнәлеш килеш кушымчасы:

А) – га/гә, -ка/кә      Б) – ны/не

Ә) – да/дә, -та/тә     В) – ның/нең

 

Татар халык ашлары

( Слайдта рәсем күрсәтелә) Бу нинди ашамлык?

А) вак бәлеш            Б) чәкчәк

Ә) өчпочмак             В) кыстыбый

 

 

2.  Татарларда кунакларны нинди милли ризык белән каршылыйлар?

А) чәкчәк                   Б) гөбәдия

Ә) өчпочмак             В) кош теле

 

Төрлесеннән

1. Казанда чыга торган балалар газетасы?

А) Шәһри Казан          Б) Татарстан яшьләре

Ә) Сабантуй                 В) Ватаным Татарстан

 

2. Татарларның милли уен коралы?

А) пианино                   Б) гитара

Ә) аккордеон               В) тальян гармун

 

Татар халык авыз иҗаты

1. Татар халык авыз иҗатына нәрсә керми?

А) әкият                          Б) шигырь

Ә) мәкаль                       В) җыр

 

2. “ Әпипә” көенең авторы:

А) Г. Тукай                       Б) халык

Ә) М.Җәлил                    В) А. Алиш

 

Чистай шәһәре

1. Чистай шәһәрендә нинди урам юк?

А) Вахитов                        Б) Бауман

Ә) Тукай                            В) Хамзин

 

2. Шәһәребездә нинди завод юк?

А) ипи заводы                  Б) сөт – май комбинаты

Ә) сәгать заводы             В) КамАз

 

Шагыйрьләр, язучылар

1. Балалар шагыйрен тап!

А) Р.Миңнуллин                Б)  Р. Фәйзуллин

Ә) Р.Гаташ                           В) Ә.Баянов

 

2. “Кояштагы тап” исемле әкиятнең авторы кем?

А) Г.Бәширов                       Б) Ф.Яруллин

Ә) Г.Исхакый                        В)  Ә.Фәйзи

 

Татар халык бәйрәмнәре

1. Сабантуйда нинди ярыш үткәрелми?

А) чүлмәк вату                       Б) көрәш

Ә) суга сикерү                        В) капчык сугышы

 

2.Нәүрүз бәйрәмен икенче төрле ничек дип атаганнар?

А) иске елны озату               Б) чәчүгә чыгу

Ә) боз озату                            В)яңа елны каршылау   

 

Композиторлар, җырчылар

1. “ Алтын тарак” балетының көен язучы композитор?

А) С.Садыйкова                      Б) Ә.Бакиров

Ә) С.Сәйдәшев                       В) Җ.Фәйзи

2. Кем композитор түгел?

А) С.Фәтхетдинов                    Б) С.Сәйдәшев

Ә) З.Хәйретдинов                    В) С.Садыйкова

 

Татар халык киемнәре

1. Татар хатын – кызларының милли баш киеме

А) түбәтәй                                 Б) кепка

Ә) калфак                                  В) бүрек

 

2. Милли киемнәрдә нинди төс өстенлек итә?

А) кызыл                                    Б) яшел

Ә) ак                                            В) зәңгәр  

 

 

Укытучы.

                 ( талгын гына музыка куела) Яхшы укучылар, 2 нче турны да тәмамладык. Инде бәйгебезне дәвам итеп, 3нче турны башлыйбыз. Бу тур – “ Сүз төзе” дип атала.(Слайд “Сүз төзе”) Сезгә хәзер “ Сандугач” сүзендәге хәрефләр ярдәмендә исем сүз төркеменә кергән яңа сүзләр уйларга. (3 минут вакыт бирелә, аннан соң 2 команда чиратлашып үзләренең сүзләрен әйтәләр)

Укытучы.

                  Укучылар, монда да сынатмадыгыз. Бәйгебезне дәвам итәбез.

                 4 нче тур “ Шигърият” дип атала. ( Слайд “ Шигърият”) Табигатебезгә кыш килде. Күргәнегезчә, җир ап-ак кар белән капланды. Күчмә кошлар күптән инде җылы якларга киттеләр. Көннәр кыска, төннәр озын. Елга – күлләр бозланып туңды. Кыскасы, табигатебез кышкы йокыга талды. Әйдәгез әле, кыш темасына һәр команда матур, эчтәлекле итеп дүрт юллык шигырь уйлап карагыз. (талгын гына музыка уйный, 5 минут вакыт бирелә) Вакыт үткәч, һәр командадан бер кеше шигырьләрен укый. ( эшләр жюрига тапшырыла)

 

Укытучы.

                    Уеныбызны дәвам итеп, 5нче турга күчәбез. Бу тур “ Мин- сиңа, син – миңа” дип атала.( Слайд “ Мин- сиңа, син – миңа”) Ике команда бер- берсенә табышмаклар әйтешә.

 

1. Алсу битле кыз үсте,

    Агачтан сикереп төште. ( Алма)

 

2. Бары төнлә генә нәрсәне күреп була? ( Йолдыз, ай)

 

3. Карыйбыз да күккә без,

     Аны көтә барчабыз!

     Килеп җитсә – качабыз. ( Яңгыр)

 

4. Аягы юк – йөреп тора,

    Ачык җиргә кереп тора.

    Авызы юк – сызгыра,

    Юлдан тузан туздыра. ( Җил)

 

5. Ул җир астына төшкән,

    Кып – кызыл булып пешкән.

    Ашка тәм һәм төс бирер,

    Аны кем тизрәк белер? ( Кызыл чөгендер)

 

6. Үскәндә яфрагын ашыйлар,

    Үсеп җиткәч, үзен ашыйлар. ( Суган)

 

Яхшы, укучылар. Монда да тапкырлыгыгызны күрсәттегез. Инде соңгы турга килеп җиттек. ( Слайд “ Капитаннар ярышы”) Бу турда капитаннар ярышырлар. Хәзер мин мәкальнең беренче өлешен әйтермен, ә капитаннар чиратлашып дәвам итәрләр. Бер дөрес җавапка 1 балл куела. “ Ышаныч” командасыннан башлыйбыз, “ Өмет” командасы белән дәвам итәрбез.

             Иле барның...( теле бар)

             Күп бел...( аз сөйлә)

             Яхшы белән юлдаш булсаң, эшең бетәр... ( яман белән юлдаш булсаң, башың бетәр)

              Ата – ананы тыңлаган – адәм булган...( тыңламаган әрәм булган)

              Кешегә таш атсаң... ( үз маңгаеңа тияр)

 

              Тырышкан табар...( ташка кадак кагар)

              Үзеңне – үзең мактама... ( кеше сине мактасын)

              Күңелең саф булса... ( көннәрең шат булыр)

               Яхшылык күрәсең килсә...( яхшылык ит)

               Һөнәрле үлмәс...( һөнәрсез көн күрмәс)

Укытучы.

                      Укучылар, бу турда да сынатмадыгыз, үзегезнең зирәклегегезне күрсәттегез, афәрин. Бәйгебез тәмамланды, уеннар буенча нәтиҗәләр чыгарыр вакыт җитте. Жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясаган арада, Диананың Э.Мөэминова сүзләренә язылган “ Туган телем” исемле җырын тыңлап китик әле.( Җыр тыңлана)

       Хәзер сүзне жюри әгъзаларына бирәбез, алар командаларның эшләрен бәяләрләр.

Укучылар, сез бүгенге уенда үзегезнең тапкырлыгыгызны, телебезне ни дәрәҗәдә белүегезне, зирәклегегезне күрсәттегез. Телебез, мәдәниятебез белән күпме күбрәк кызыксынсагыз, күп белергә тырышсагыз, бу милләтебезнең өметле, ышанычлы киләчәге булуы турында сөйли. Рәхмәт сезгә!

    Хөрмәтле кунаклар, сезгә игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!                                      

 

                 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ачык чара "Сәләтлеләр көч сынаша", 5 нче сыйныф"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Педагог-психолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 719 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.05.2016 667
    • DOCX 69 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Закирова Фания Гумеровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Закирова Фания Гумеровна
    Закирова Фания Гумеровна
    • На сайте: 8 лет
    • Подписчики: 6
    • Всего просмотров: 7693
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой