Тема:
Бер мәгънәле һәм
күп мәгънәле сүзләр (3нче сыйныф татар төркеме)
Максат:
1. Бер мәгънәле
һәм күп мәгънәле сүзләр турында төшенчә формалаштыру;
2. Бер мәгънәле
һәм күп мәгънәле сүзләрне аңлау өчен шартлар тудыру
3.Туган җиребез
табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Танып белү
эшчәнлеге:
Уку мәсьәләсен куя
белү .
Танып белү
активлыгын үстерү.
Чагыштыру, анализ,
гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.
Регулятив
эшчәнлек:
Уку мәсьәләләрен
мөстәкыйль билгеләү.
Уку операцияләрен
планлаштыру.
Белем алуның
рациональ ысулларын сайлау.
Мөстәкыйль белем
алу буенча эшне планлаштырырга өйрәнү .
Коммуникатив
эшчәнлек:
Төркемнәрдә эшли
белү.
Кагыйдәләрне
аңлап, эзлекле сөйли белү.
Сорауны формаштыра
белү һәм тулы җавап бирә белү.
Шәхси
эшчәнлек:
Мөстәкыйль
эшчәнлекне оештыру.
Үз эшчәнлегеңне
планлаштыра белү.
Эшчәнлегеңне
анализлау , аңа бәя бирү.
Бурычлар:
1.Белем бирү максаты: Сүзләрнең туры һәм
күчерелмә мәгънәләре үзенчәлеген
укучы аңына җиткерү өчен шартлар тудыру
2. Фикерләү сәләтен үстерү максаты: анализлау, чагыштыру,
гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
3. Тәрбия бирү максаты: сөйләм культурасын үстерү өстендә эшләү.
Дәрес тибы:
Уку мәсьәләсен кую
һәм чишү
Күрсәтмә материал:
Экран, рәсемнәр,
карточкалар, “Аңлатмалы сүзлек”
Дәрес барышы:
I.Мотивацион
этап. (2-3мин.)
1.Исәнмесез,
укучылар. Хәерле көн сезгә! Бүгенге дәресне башлап җибәрәбез. Хәзер экранга
игътибар белән карагыз, уйланыгыз. “Каз белән төлке” әкиятеннән өзек күрсәтелә.
Каз бер урында канатларын җилпеп тора-тора да очып китә. Шулай ук самолет
рәсеме күрсәтелә. Без дәреснең бу өлешенә тагын әйләнеп кайтырбыз әле.
II. Актуальләштерү
этабы. (5-7 мин.)
Укучылар,
ә хәзер әйдәгез, узган дәрестә үткәннәрне искә төшереп китик, сорауларга җавап
бирәбез. Үзегезнең җавапларыгызны бәяләп барырга онытмагыз.
1.
-Нәрсә ул сүз?
(Телнең
бербөтен һәм төп элементы)
1. Сүзләрнең
туры мәгънәләре дип нинди сүзләргә әйтәбез?
(
Сүзләр әйбернең турыдан-туры мәгънәсен белдергән сүзләргә)
2. Сүзләрнең
күчерелмә мәгънәләре дип нинди сүзләргә әйтәбез?
( Охшаш
билгеләренә карап күчерелмә мәгънәдә кулланылган сүзләргә)
3. -Сүзләрнең
мәгънәләрен нинди сүзлекләрдән карап белергә мөмкин?
(Аңлатмалы
сүзлекләрдән)
-Үзегезгә
бәя куегыз.
III. Уку
мәсьәләсен кую. (16-17 мин.)
1.Укучылар, тагын
экранга игътибар итәбез. Җөмләләрне укыйбыз. Үзегезне бәяләп барыгыз.
а)Колак яфраклары
кызарып чыкты..
б)Шушы сөлгене тиз
генә кояшка элеп кер әле.
2.Укучылар, бу
җөмләләрдә сез нинди сүзгә игътибар иттегез? Төркемегездә киңәшегез. (“яфрак”
сүзенә)
3.”Яфрак” сүзенең
һәр очракта мәгънәсен аңлатыгыз. Киңәшләшеп эшләгез.
1) агач яфрагы; 2)
колак яфрагы;
4. Бу сүзләрнең
охшаш яклары ягъни мәгънә уртаклыклары бармы?
(Әйе, кешенең
колагы яфракка ошаган)
5. Нинди нәтиҗә
чыгарырга мөмкин?
(Бер сүзнең
берничә мәгънәсе булырга мөмкин, алар арасында мәгънә уртаклыгы бар.)
6. Укучылар, тагын
экранга карыйбыз.
Антонимнар –
капма-каршы мәгънәле сүзләр.
7. Ничек уйлыйсыз,
“антонимнар” сүзенең ничә мәгънәсе бар? Киңәшегез.
(бер генә)
8.Нәтиҗә
чыгарабыз. (Сүзләр бер һәм берничә мәгънәле була. Күп мәгънәле сүзләрдә
мәгънә охшашлыгы бар.)
8. Ә хәзер
дәресебезнең темасын әйтеп китик инде. Без бүген нинди теманы өйрәнербез? (Бер
һәм күп мәгънәле сүзләр)
9. Дәфтәрләргә
числоны һәм теманы язып куябыз.
10. Китапларны
ачабыз.Рольләргә бүленеп Фәрит абый һәм Алсуның сөйләмен укыйбыз.
-кагыйдәне
кычкырып укыйбыз
11.Димәк,
укучылар, күп мәгънәле сүзләрнең нинди үзенчәлеге бар?
(аларның
мәгънәсендә уртаклык, охшашлык булырга тиеш)
Үзегезне бәяләгез.
Физкультминут.
Җил исә,
исә, исә,
Агачларны селкетә.
Җил тына,
тына, тына,
Агачлар үсә,
үсә.
IV. Уку мәсьәләсен
чишү. (3-4 мин.)
1. 54
нче күнегүне төркемнәрдә эшлибез. Үзегезне бәяләп барырга онытмагыз.
2. Тикшерәбез.
(2 укучы укый: берсе бер, икенчесе – күп мәгънәле сүзләрне)
(Экранда
дөрес җавап чыга)
3.
53 нче күнегү ( язмача). 3 укучы укый.
V.Үзбәя
белән мөстәкыйль эш. Карточкалар белән эш.
Бирем:
Бер һәм күп мәгънәле сүзләрнең мәгънәсен сүзтезмәләр белән язып аңлатыгыз.
1карточка. Кояш,
болыт
2 карточка. Яфрак,
алмашлык
3 карточка. Канат,
дәфтәр
4карточка. Энә,
күз
5 карточка. Алма,
йорт
6 карточка. Чүмеч,
үлән
7 карточка. Бит,
гөл
8 карточка. Тел,
теш
9 карточка. Агач,
китап
Дәфтәрләрен бер-берсе
белән алышып тикшерәләр.
-Үзегезнең
җавапларыгызны бәяләгез.
VI.
Яңа белемнәрне белем системасында куллану. (Иҗади эш) (5-8 мин.)
1.Төркемдә
эш. (Һәр кеше катнашырга тиеш.)
Бирем:
Табигать темасына багышланган картиналар. Рәсемнәр буенча кечкенә 4-5 җөмләдән
торган хикәя төзегез, күп мәгънәле сүзләрне кулланыгыз. Җавапларыгызны
бәяләгез.
VII.
Рефлексия.
1. Өй
эше (экранда чыга). Кагыйдәне өйрәнергә, 55 нче күнегүне телдән эшләргә.
2. Укучылар,
сез бүген нинди яңа белемнәр үзләштердегез?
3. Ничек
уйлыйсыз, ни өчен сүзләрнең бер һәм күп мәгънәле булуларын өйрәнергә кирәк?
4. Мотивация
өлешенә әйләнеп кайтабыз. Хәзер әйтегез инде, мин ни өчен әлеге мультфильмнан
шушы өзекне һәм самолет рәсемен күрсәттем икән? Сез монда күп мәгънә
белдерүче предмет күрдегезме? (канат)
5. Билге
кую.
-Укучылар, кем
бүген теманы аңладым, башкаларга да аңлата алам
дип саный, шулар “5”ле ала;
-теманы
аңладым, үзем генә эшли алам дип саный, шулар “4”ле ала;
-теманы
аңладым, тик ярдәмнән баш тартмыйм дип саный, шулар “3”ле ала.
-
Дәрес бетте, барыгызга да рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.