Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының
“Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе”
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары
Тема: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларда
әхлакый сыйфатлар тәрбияләүгә шәхси якын килү”
Ачык дәрес
Тема: “Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре”
Укытучы Низамова Гөлзадә Илсуровна
2016
Тема: Эндәш сүзләр
һәм алар янында тыныш билгеләре.
Максат:
1. Эндәш сүзләр янында тыныш билгеләре
турында
гомуми мәгълүмат бирү;
2. Фикерли белү сәләтен үстерү; тыныш билгеләрен дөрес куюның әһәмиятен аңлату
3.Тәрбияви максат: аралашу чарасы
буларак, сөйләмдә эндәш сүзләрнең әһәмиятен, әниләргә карата һәм үзара
мөнәсәбәтләрнең мөһимлеген аңларга ярдәм итү.
Дәрес тибы:
системалаштыру.
Җиһазлау: Экран,проектор,ноутбук, мөстәкыйль эш өчен карточкалар, тест
биремнәре, дәреслек.
Дәрес барышы:
I.Ориентлашу
этабы.
1.Психологик уңай
халәт тудыру.
-Хәерле көн, хөрмәтле
кунаклар! Исәнмесез, балалар! Укучылар, безгә кунаклар килде, алар белән
исәнләшегез һәм, уң як җилкә күршегез белән белән японча, инглизләр, татарлар
кебек исәнләшәбез, матур сүзләр әйтегез. Утырышыгыз һәм дәресебезне башлыйбыз.
2.Белемнәрне
тигезләү.
а)- Укучылар, без
нинди зур тема үтәбез? ( Синтаксис һәм тыныш билгеләре)
-Рәхмәт, менә без
бүген дә тыныш билгеләре куелу кагыйдәләрен кабатлау һәм өйрәнүне дәвам
итәрбез.
б) Компьютер аша
экранда җөмләләр күрсәтелә һәм бирем бирелә.
- Нинди синтаксик
күренешләр күзәтелә һәм ни өчен шундый тыныш билгеләре куелган? Аңлатырга.
1)
Соңгы көннәрдә мин бик күп
уйландым. Сезнең турыгызда да. (И.Гази)
2)
Менә ул күл. Якында
гына. ( Т.Миңнуллин )
3) Әни, безнең
авылга әллә нинди кешеләр килде. Пар ат белән. (И.Гази)
- Димәк, өстәлмә дип
нинди күренешкә әйтәбез һәм аның янында нинди тыныш билгеләре куела?
(Мәгънәсенә аерым игътибар иттерү өчен, төп җөмлә ахырына чыгарылган һәм аерым
җөмлә интонациясе белән әйтелгән сүз яки сүзтезмә өстәлмә дип атала. Алар
җөмләдән нокта белән аерыла)
- Өстәлмәләр җөмлә
кисәге була аламы? Нинди җөмлә кисәкләре өстәлмә була ала? ( Юк. Хәбәрдән
башка барлык җөмлә кисәге дә өстәлмә була ала.)
(Үзегезгә билге
куя аласыз)
4) Ана! Нинди
бөек сүз ул!
5)
Аналар...
Кемнәр генә аларга карап сокланмаган да, кайсы шагыйрь
аларга дан җырламаган?!.
6)
Туган кырлар!.. Чәчәкле
болыннар!.. Аларны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. (Р.Төхфәтуллин)
7)
Ана һәм туган җир. Бик
якын төшенчәләр болар.
-Димәк, күзаллаулы баш килеш дип нинди күренешкә әйтәбез? Алар янында
тыныш билгеләре куелышы турында нинди нәтиҗә ясарга була?
( Күзаллауны белдерүче баш килеш 3нче зат белән мөнәсәбәттә була,
һәрвакыт үзе бәйләнгән җөмләдән алда килә. Җөмлә кисәге итеп каралмый,
! !.. . ... куела, җөмләдә инверсия күренеше (сүзләрнең кире тәртибе)була
)
( Үзегезне бәяләргә онытмагыз)
3. Тейк оф – тач даун ( бас, утыр)
-Балалар, мин
сорау бирәм, сез риза булсагыз, басасыз:
-мәгънәгә игътибар иттерә- өстәлмә (әйе)
сөйләмнең
тәэсирлеген арттыра- күзаллаулы баш килеш (әйе)
- ике өлеш тыгыз бәйләнештә- өстәлмә (юк)
- җөмлә кисәге булмый –өстәлмә дә, күзаллаулы баш килеш
(әйе)
-җөмләдән читтә-өстәлмә (әйе )
-Ә Кама! Ул диңгез булган бит. Өстәлмә (юк)
-3 зат белән мөнәсәбәттә була-өстәлмә(юк)
- нокта куела –өстәлмә (әйе)
-өндәү, өндәү һәм күпнокта, күпнокта,нокта куела-күзаллаулы баш килеш
(әйе)
II.Уку мәсьәләсен кую.
-Зирәк ишәк Печа-Куча технологиясе(мәгълүматны эзләү,
аерып алу, кызыклы итеп , ышандырып сөйли алу)
- Укучылар,
без сезнең белән “зирәк ишәк” дигән мәзәк укыдык.
Без аны укып
уйландык. Ә уйлана белү сезгә БРТ да сочинение язу өчен кирәк. Тагын бер экранга
карыйк әле. Син, ишәк, нигә кычкырасың? -дигән җөмләдә “ишәк”
сүзе нинди синтаксик күренеш? (Көтелгән җавап: Эндәш сүз )
- Димәк, безнең дәреснең темасы: ( балалар әйтә). Дәфтәрләрне ачабыз,
теманы язабыз. Эндәш сүзләр һәм алар янында тыныш билгеләре. (Укытучы тактада
яза)
III. Уку мәсьәләсен чишү.
1. - Нинди сүзләр соң алар- эндәш сүзләр. (Сөйләм төбәлгән затны,
предметны белдергән сүзләр. Мөрәҗәгатьне, тыңлаучыга мөнәсәбәтне белдерә. )
Кагыйдәне карыйбыз. 1)-Яңадан экранга карыйбыз. Җөмләләрне укырга. Эндәш
сүзләрне табарга, җөмләдәге урынын билгеләргә, тыныш билгесенә игътибар итәргә.
( Һәр җөмләне төркемнән бер укучы эшли, дәфтәрдә)
1.
Әнкәй, мине нинди көйләр
Көйләп тибрәттең икән?
Күңелемне моңланырга
Ничек өйрәттең икән
( Р.Миңнуллин)
2.
И изге йорт! Без киләбез
сиңа – Мәккәдән дә изге урынга.
( Р. Миңнуллин)
3. Мин әле дә,
Әнкәй, синең
Моңнарыңа елышам.
Асыл бишек җырларыңны
Хәтерләргә тырышам.
( Р.Миңнуллин)
4.Бу якты
кояшны күрә алганым өчен генә дә мин сиңа күпме бурычлы, әнкәй!
( Д.Галимов )
3.
Хикәя төзү.Һәр укучы дәрес буена җыелган җөмләләрен барлап, төркемнәрдә
бер кәгазьдә круг буенча “Эндәш сүзләр” темасына җөмләләр язалар. Ике круг
ясыйлар. Нинди хикәя килеп чыкканын һәр өстәлдән берәр укучы укый, яисә сөйли. Финк райт раунд робин. (Үзбәя)
3.Каршыбыздагы рәсемдә Г.Тукайның Шүрәлесе. Ә
хәзер укучылар Шүрәленең биремен үтик .
Бирем. Г.Тукай шигырьләрендә төшеп калган
эндәш сүзләрне һәм тыныш билгеләрен куярга, тыныш билгеләренең куелышын
аңлатырга. Төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркемгә 5 әр җөмлә. Кайсы төркем беренче
эшләп бетерә, баса
1)
Тынма, эшлә и __________
Бел тәңредән эшләргә көн.
Эшләп арыгачтын, бирелгәндер тыныч йокларга төн.
(“Эш”)
2)
Курыкмагыз ____________
күреп сез яныгызда мин барын;
Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны
тыңлармын. (“Кошларга”).
3)
Кызык сезгә
_________________ кышкы кичтә!
Җылы өйдә утырасыз якын мичкә;
Утырасыз рәхәтләнеп, тезелешеп, -
Шатлык сезгә, уңайсызлык килми һич
тә. (“Кышкы кичтә”)
4)
Йокла __________ йом
күзең,
Йом, йом күзең ___________
Кичтән йокың кала да,
Егълап үтә
көндезең. (“Бишек
җыруы”)
5)
Әйт әле __________
Сөйләшик бергәләп.
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син
ничек? (“Бала белән Күбәләк”)
6)
Ат та, сүзгә кушылып, үз
нәүбәтендә зарлана:
“Юк ла и ________________ - ди, - сезгә тормыш бик
уңай,
Эшләсәгез алты ай, сез ял итәсез алты
ай. (“Арба, Чана, Ат”)
7)
Әйдәле _________ өйрән
син, арт аягың берлә тор;
Аума, аума! Туп – туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
(“Кызыклы шәкерт”)
8)
И ________ һич юк икәндер
мәрхәмәт хисең синең,
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем
синең? (“Шүрәле”)
9)
Бар халык та: “Бар
_____________ бар,”- диләр,
“ Бу Кисекбаш хатынын коткар,” –
диләр. (“Кисекбаш”)
10)
... Ни карыйсың? Тиз бул
әле, тиз бул ________
Капчыктагы Бүре башын китер
алып!” (“Кәҗә белән Сарык”)
Файдалану өчен эндәш сүзләр: Җегет; Күбәләк; сабый;
Сарык; яшь балалар; Арба, чана; угълым, йолдызым; Карәхмәт; кошлар; Акбай.
4.
- Укытучы. Булдырдыгыз,
балалар. Үзбәя куярга онытмыйбыз. Ә хәзер без сезнең белән фонетик алфавит
эшлибез. Димәк, без бүген нинди төшенчәләрне карадык, шуларны алфавитка
тутырасыз.
Фонетик алфавит
А
|
Ә
|
Б
|
В
|
Г
|
Д
|
Е
|
Җ
|
З
|
И
|
К
|
Л
|
М
|
Н
|
О
|
П
|
Р
|
С
|
Т
|
У
|
Ф
|
Х
|
ц
|
Ч
|
Ш
|
Э
|
Ю
|
Я
|
-Укучылар, без хәзер
бер җыр тыңлап китәбез, сез ял итә- итә бу җырдан эндәш сүзләрне барлыйсыз. Җыр
кем турында? Әниләр иң кадерле кешеләр. Ләкин без һәрвакыт аларның кадерен
беләбезме? Алдагы текст шул турыда , без сезнең белән сочинениеның кереш
өлешен карап китәбез. Текс өстендә эшлибез. Текстның эчтәлеге буенча сорауга җавап бирәләр. Клок баддис.
Текст.
Аналар күңеле сизгер
1)-Анаң безне
сөймәде, иргә китте... 2)Ул сине кыйнарга әйтә икән... 3)Яшь әнкәң безне сөя...
4)Менә ул вакытларда
, анасы белән кечкенә кардәше Фатыйманы юксынганда, атасының аңар әйтә торган
шул сүзләре аның күңелендә анасына нинди салкынлык һәм нәфрәт хисләре
уяндырганлыгын һәм, ниһаять, анасыннан бөтенләй бизгәнлеген уйлап, ул хәзер
газап чигә иде.
5)Ул анасыннан
бизгәнмени инде? 6) Әйе,ул, үзен тудырган һәм бишеге янында катып, караңгы, тын
һәм күңелсез төннәрне "балам"дип йокысыз уздырган анасыннан бизгән
иде!
7)Ул яшьрәк
вакытында:
-Син минем анам
түгел!- ди иде.
8)Хәтта бервакыт аның
битенә көл сипкән иде. 9)Аны котырттылар.
10)-Мокай килгән,
битенә көл бәр!
11)-Әйдә!...
12)Болар һәммәсе -
яшь вакытында ... 13)Әмма зур булгач? 14)Менә хәзер аның беренче мәртәбә
бармагын тешләп аптыраганы да-үзенең анасына каршы атасы барында күрсәткән
тәрбиясезлекләреннән тыш,атасы үлгәч тә,анасыннан гафу сорамавы,һаман аңар
илтифатсыз һәм салкын мөгамәләсе өчен иде...
15)Төш вакыты узган,
буран һаман дулый... 16) Карт бик дикъкатле һәм җанлы күренә иде.
17) -Ярты юлны
килгәнбездер?-диде Мостафа.
18)-Артык
булыр...19)Ястү вакытларында җитәрбез ,-диде карт һәм янә өстәде: -Хәзер анаң
бик сөенеп көтә булыр...20)Сагынган булыр...дүрт ел бит!
21) -Егерме
ел...Ләкин...бүген кайтасымны белми ул...
22) Карт бераз уйга
калды.
23) -Аналар белә
...алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар...-диде
24) Мостафа
эндәшмәде.25)Ул бабайның "төзәп торалар" дигән сүзен аңларга тырыша
иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер ...26)Юк! 27)Гаепне
"сизәргә" ул гына җитмәс. 28)Юкса җаннары баланы күзәтәмә икән?
Укучылар, үткән
дәресләрдә без сочинение - фикерләмәнең төзелеше белән таныштык . Текст белән эшли башлаганчы, искә
төшереп китик әле.
ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН( укытучы
әйткән фикер белән килешүче укучылар урыннан торып баса, килешмәүчеләр утырган
килеш кала.)
-Сочинение-
фикерләмәдә төп 3 элемент булырга тиеш (Әйе)
- Сочинениедә 1 дәлил
дә җитә (Юк)
-Сочинениенең
эчтәлеген сөйләп чыккан эшкә 0 балл куела(Әйе)
-Текст өч абзацтан
кимрәк булырга тиеш (Юк) (Үзбәя)
3) Уку мәсьәләсен
чишү:
У: Рәхмәт, укучылар,
сез өйдә Шәриф Камалның "Буранда" дип аталган хикәясен 8 нче сыйныфта өйрәндегез. Бу текст сездә нинди тәэсирләр
калдырды? Текст нинди стильгә карый? ( әдәби стиль, публицистик, фәнни, рәсми, сөйләмә стильләр)
Көтелгән җаваплар:
1) Авыр, кызгану,
жәлләү хисләре
2) Текст әдәби стильгә карый.
Укучылар бу текста
өндәш сүзләр юк, ләкин куеп була, кайсы җөмләләргә сез өндәш сүзләр куяр
идегез?
У: Сочинение
фикерләмә кереш, төп, йомгаклау өлешеннән тора. Без бу өлешләрдә нәрсә эшләргә тиеш?
Көтелгән җаваплар:
Кереш өлештә: Исбатланырга тиешле фикерне
күрсәтү, текстта күтәрелгән проблеманы билгеләү, Төп өлештә: үз фикереңне логик дәлилле һәм стилистик
хаталарсыз язу осталыгы күрсәтелә. Тезиста чагылган фикернең дөреслеге дә төп
өлештә дәлилләнә,
Йомгак күләме
ягыннан төп өлештән зур булмаска тиеш. Бу өлештә нәтиҗә ясала, әйтелгәннәр
гомумиләштерелә, эш тәмамлана. Нәтиҗә кыска, ләкин эчтәлеге ягыннан тирән, алда
әйтелгәннәр белән логик бөйләнешле булырга, тезис һәм дәлилләргә мәгънәсе белән
каршы килмәскә тиеш. Йомгакны шулай итеп, димәк, шулай булгач, алдагыларга
нәтиҗә ясап һ.б. сүзләр белән башларга мөмкин.
У: Укучылар, бу
текстта исбатланырга тиешле фикер нинди?
Көтелгән җаваплар:
Әниләрне һәрвакыт
яратып, хөрмәт итеп, саклап торырга кирәк, соңыннан үкенерлек булмасын.
У: Әнисе Мостафаны
яратамы? Без моны ничәнче җөмләдә күрәбез?
Көтелгән җаваплар:
6 нчы җөмләдә
әнисенең бишек янында катып, караңгы, тын һәм күңелсез төннәрне
"балам" дип уздырганын күрәбез.
У: Димәк, автор нинди
теманы яктырткан?
Көтелгән җаваплар:
Автор аналар
мәхәббәте темасын яктырткан.
У: Автор игътибарны
нәрсәгә юнәлтә?
Көтелгән җавап:
Мостафаның анасыннан бизүе өчен газап чигүенә
У: Аны бигрәк тә нәрсә
борчый, шомландыра, ул нәрсәне ассызыклап үтә?
Көтелгән җавап:
Мостафаның зур булгач та әнисеннән гафу үтенмәве
У: Текстта нинди
проблема күтәрелгән дидек?
Көтелгән җавап: Ана
белән бала мөнәсәбәте проблемасы
У: Бу проблема
бүгенге көндә дә актуальме? (укучылар җавабы) Көтелгән җаваплар:
Актуаль, чөнки һәрбер
кешенең әнисе бар, кемнеңдер әнисе белән мөнәсәбәтләре яхшы, ә кемнекедер
начар... Ләкин,
кызганычка каршы, беребез дә алар янында күпме яшисебезне белмибез. Бу проблема
мәңгелек.
У: Укучылар , сез
текстта күтәрелгән проблеманы табырга тиеш дидегез. Ә нәрсә соң ул
проблема?(Укучыларның фикерләре тыңлана)
Проблема- текстта
автор күтәреп чыга торган мәсьәлә. Күп очракта, текстта берничә мәсьәлә була.
Слайд
У: Шулай итеп,
бирелгән текстта иң мөһиме кайсы мәсьәләләр?
Көтелгән җаваплар:
-Ана белән бала
мөнәсәбәте
- Әниләрнең балалары
өчен үзләрен корбан итүләре
-Соңлап үкенү
У: Кайсы мәсьәлә
сезнең күңелегезгә якын, һәм яхшы аңлашыла?
Көтелгән җаваплар:
Ана белән бала
мөнәсәбәте
У: Проблеманы
аңлатып, "Проблема нинди була ала?" дигән белешмәлек белән танышыгыз.
-фәлсәфи - әһәмиятле
-политик -җитди
-әхлакый -бәхәсле
- көнүзәк -үткен
У: Укучылар, бу
текстта күтәрелгән проблема кайсы төргә карый?
Көтелгән җавап:
әхлакый
4)Белем һәм
күнекмәләрне ныгыту:
Шаблон гыйбарәләр
буенча кереш өлешне укучылардан яздыру.
·
Текстның соңгы
юлларының мәгънәсе безгә ... аңлата.
·
Текст «...»
сүзләре белән тәмамлана. Минемчә, ... турында әйтелгән.
·
Әлеге текст
авторы укучыларны ... мәсьәләсе турында фикер йөртергә чакыра.
·
Минемчә,
бирелгән өлештә текстның төп мәгънәсе чагылган. Ул ... аңлата.
·
Бу өзектә
автор ... турында сөйли.
·
Мин
бирелгән өзекнең мәгънәсен түбәндәгечә аңлыйм: ...
Шаблоннар:
- Шулай итеп,
___________________саклау кебек җитди проблемалар турында яза
- Димәк,
текстның автор_______________________________________________ аңлау
мөһимлегенә ышандыра. _________________________________ булырга өнди.
·
IV.
Рефлексия.
V. Өй эше.
1.58 нче күнегү, эндәш сүзләрне табып, аңлатырга
2.Әдәби әсәрләрдән тыныш билгесенең куелышының һәр очрагына икешәр
җөмлә язарга;
3.Бирелгән текст
буенча шаблонга салып инша язарга
VI.1) Дәрес буенча сораулар бирү.
Без
нәрсә турында сөйләштек?
Кемнәргә
бүгенге дәрес кызыклы булды?
Кемнәргә
дәрестә авыр булды?
Дәрес
темасы буенча нинди нәтиҗә ясыйбыз?
Нинди яңалык алдык? (
Укучыларның җавабы)
2)Билгеләр кую. (Һәр
укучы үзенең үзбәясен тапшыра)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.