Инфоурок Начальные классы КонспектыАчык дәрес "Хайваннар дөньясы" (4 класс)

Ачык дәрес "Хайваннар дөньясы" (4 класс)

Скачать материал

Тема« Хайваннар дөньясы”

 (Кабатлау дәресе)

4 нче сыйныф (рус мәктәпләрендә укучы рус телле укучылар өчен)

Р.З. Хәйдәрова дәреслеге буенча

Укытучы:Бахтеева Г.Н.

I. Максатлар:

Фәнни максат: укучыларда татар телен өйрәнүгә ихтыяж тудыру, тормышта рус телле балаларның татарча сөйләшә белүенә ирешү, кошлар турында алдагы дәресләрдә алган белемнәрне ныгыту;

Коммуникатив максат: укучыларга хайваннар исемнәре  ярдәмендә җөмләләр төзеп, сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү, кыргый хайваннар һәм йорт хайваннарны танырга өйрәнү,  бәйләнешле сөйләм һәм язма телне, мөстәкыйльлекне, иҗади активлыгын үстерү; кызыксынучанлык, коллективта эшли белүне арттыру;

Тәрбияви максат: хайваннарга карата кайгыртучанлык, мәрхәмәтлелек, сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес методлары : Фонетик күнегүләр, сүзлек белән эш, җөмлә төзү һәм язу, тәрҗемә эше, әңгәмә, рәсем буенча хикәя төзү, сәнгатле сөйләм  (шигырь уку ), монологик һәм диалогик сөйләм карточкалар белән эш.

II.Бурычлар:

1) хайваннар турында алган белемнәрне ныгыту, кабатлау;

2) күнегүләрне эшләү, сөйләм күнекмәләре формалаштыруга игътибарны юнәлтү, проблемалы сорауларга җавап бирү;

3) укучыларның фикерләү сәләтен, иҗади активлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга әңгәмәләр үткәрү;

III. Укыту ысуллары:

1)    Аңлату-күрсәтү ысулы;

2)    Өлешчә эзләнү ысулы.

IV. Укыту алымнары: карточкалар белән эшләү, дәреслек белән эшләү, күнегүләр эшләү, фонетик күнегүләр белән эшләү.

V. Дәреснең төре: ныгыту дәрес.

VI. Җиһазлау: компьютер, рәсемнәр, карточкалар, дәреслек.

 

Дәрес планы.

 уку максатын кую этабы.

  1. Уку максатын чишү .      
  2. Хайваннар исемнәрен искә төшерү.
  3. Кыргый хайваннарны йорт хайваннардан  аера белү.
  4. Физкультминутка.
  5. Ныгытуга күнегүләр.

    Рефлексия һәм өй эше.   

  1. 1.Уку эшчәнлегенә мотивлаштыру -ориентлаштыру:

Максат: эмоциональ һаләт тудырып, укучыларны уку эшчәнлегенә мотивлаштыру.

а) - Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Хәерле көн, балалар!

- Хәерле көн!

- Кәефләрегез ничек соң?

- Рәхмәт ,яхшы,шәп!.

- Рәхмәт. Утырыгыз.

б) Кизү чыгышы (кизү укучы белән бүгенге число , атнадагы көн , һава торышы турында сөйләшү).

  1. Аудирование.
  2. 3. Актуальләштерү һәм проблема тудыру.

Максат: - яңа белемнәр алу өчен белемнәрне актуальләштерү;

              - фикер йөртү сәләтен, анализ, гомумиләштерү күнекмәләрен үстерү;

              - бүгенге теманы ачыклау.

Балалар, безнең бүгенге дәресебез гади генә түгел.

- Сез нәрсәләр күрәсез?

 Алар сезгә танышмы?

- Кайсыгыз әйтә ала, нигә мин бүгенге дәресемне шулай  башладым? (җавап)

- Дөрес укучылар, чөнки үткән дәресләрдә без сезнең белән хайваннарны өйрәнгән идек. Өй эшенә мин сезгә йорт хайваннарын исемнәрен өйрәнергә , сүзлек диктантына әзерләнергә кушкан идем . Беренче итеп без сүзлек диктанты язарбыз.

 Өй эшен тикшерү. Сүзлек диктант

  1. Сингапур структурасы: СИМАНЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ эшләп алыйк. Кара- каршы утыручылар дәфтәрләрегез белән алмашыныгыз, бер-берегезнекен тикшереге

Тикшерәбез.

  1. Уку максатын чишү. 

1.Проблеманы чишү.

Максат: - Кыргый хайваннарны йорт хайваннардан  аера белү;

                 -дәресне темасын Һәм максатын билгеләү.

а) Проблема тудыру.   

1.  Дәреснең темасы ,максаты белән таныштыру.

-       Укучылар без хайваннар турында әле күп беләбезме соң?

-        Күбрәк беләсегез киләме соң?

Димәк бүгенге темабыз: “Хайваннар дөньясы”(кабатлау , йомгаклау дәресе.)

Дәреснең максаты:

-         Хайваннар турындагы белемнәребезне тирәнәйтербез.

-        Йорт хайваннар исемнәрен кыргый хайваннардан аерырга өйрәнербез .

-        Сөйләм телебезне һәм иҗади фикерләү сәләтләребезне үстерербез.

-        Хайваннарга ихтирамлы булырга, табигатьнең матурлыгын күрә белергә аны сакларга кирәклегенә төшенербез.

Проблема тудыру.   Хәзер игътибар белән тактага карагыз әле .Сез монда нинди хайваннарны күрәсез ?(Бүре, песи, керпе, төлке, үгезпоши, дуңгыз, бәрән.)

- Аларны ничә төркемгә бүлеп була? (ике)

-        Кайсылары йорт хайваннары ?

(песи, үгез, дуңгыз, бәрән)

-Әфәрин! Ә безнең калган хайваннарыбыз кыргый хайваннар.Әйтегез.

2.  Дәреслек белән эш. (язмача)

 Дәфтәрләрен алабыз. Дәфтәрләргә число язып куябыз. Күнегүдә бирелгән сүзләрдне ике баганага бүлеп язабыз.

Парлап эшләү.Тикшерү.

 Физкультминут. Сингапур методикасы

Биибез. Туктап калабыз- төркемгә җыелабыз.

 Укучылар, без хәзер барыбыз да басабыз. Музыка кушыла, сез бию хәрәкәтләре ясагыз. Музыка туктагач, сез бер урында басып каласыз. Шуннан соң мин сезгә сорау бирәм, сез шул сорауның җавабын миңа укучылар саны ярдәмендә күрсәтергә тиеш буласыз.

Көй яңгырый. Музыка туктый. Сорау бирелә. Сораудагы җавап санына карап берләшәләр:

- Хайваннарны ничә төркемгә бүлдек? (2 төркемгә.  Музыка туктауга парлашалар)

- Фил сүзендә ничә хәреф бар? (3  хәреф.  Музыка туктауга өчәрләп берләшәләр.)

- Төлке сүзендә ничә хәреф бар? (5  хәреф.  Музыка туктауга дүртәүрләп берләшәләр.)

- Төлке сүзендә ничә хәреф бар?

IV.  Белем-күнекмәләрне ныгыту.

Сингапур структурасы: СОРТ КАРДС (классификация идей) эшләп алыйк.

       Максат: - группалы эшкә өйрәтү;

               - өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

Рәсемнәр белән эш .

- Беренче номерлы укучы А4 форматындагы битне ала, икегә бүлә, җилкәгә-җилкә укучыга яртысын бирә, алар таган икегә бүләләр, кара-каршы утыручыга бер кисәген бирәләр, тагын икегә бүләләр.

- Шул кисәкләргә хайваннарга характеристика биреп була торган сүзләр языгыз, сүзләр кабатланмасын.

- Хәзер карагыз сезнең өстәлләрегездә хайваннар рәсемнәре бар, шул рәсемнәр астына сүзләрне багана буенча төзеп чыгыгыз. ; 2нче№ укчы бер хайванга характеристика бирә, 3 нче № укучы икенче хайванга характеристика бирә.

1 . Группалы эш.

Максат: - группалы эшкә өйрәтү;

               - өйрәнгәннәрне практикада кулланырга өйрәтү,сөйләм телен үстерү.

 

1 нче группа

Бу сүзләрдә хәрефләр төшеп калган , шуларны куеп, күчереп язарга кирәк.

П.ши, б.ре, т.лке, б.р.н, үг.з, п...си, кә...ә, к.ян.

2 нче группа

Нокталар урынына сыйфатлар өстәп яз:

Поши ..., бүре... , куян ... , төлке .... , песи .... , кәҗә .... ,

Тикшерәбез. 

3  нче группа

Хайваннар исемнәрен күплек санда яз:

Кәҗә

Куян

Сыер

Төлке

Бүре

Песи

 Тиен -

Тикшерәбез. 

4  нче группа

Нәрсәне? соравына җавап яз:

Эт-этнекәҗә- ..., сарык - ..., бозау - ...., куян - ..., бүре - ...., аю - ... .

Тикшерәбез. 

  • “Сүзләрне тап” уенын уйнап алыйк. Өстәлләрегездә кроссворд, аларда хайваннар исемнәрен тап. Кайсы өстәл күбрәк һәм тизрәк таба.
  • Тикшерәбез.
  1. Ситуатив күнегүләр:

Спроси у друга :

  • Назовите  зверей обитающих  в наших лесах?
  • Назовите дом.животных?

Скажи что :

  • Мой друг любит дом.животных;
  • В нашем лесу много зверей.
    1. Тәрбияви момент.

Укучылар сез барыгызда хайваннарны яратасызмы?

 Аларга ничек ярдәм итеп була соң

V.  Рефлексия.

1Рефлексия. -Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?

- Хайваннарны  нинди ике төркемгә бүлдек?

2.Өй эше: 

Ошаган хайван турында кечкенә хикәя яз;

3. Үзбәя.

 Укучылар,сезгә дәрес ошадымы? Бүгенге дәресне “5” легә кемнәр үзләштерде? Шул укучылар кулларына кояшлар алап күрсәтәләр. Кемнәр үз эшчәнлегенә “4” ле куя, шулар болытлы кояшны күтәрәләр, кемнәргә иптәшләреннән ярдәм кирәк, шулар болытлар күтәрәләр.

4.                                                                  

•        Кемгә дәрес ошады смайлик күрсәтәбез;

•        Кемгә дәрес ошамады торып басыгыз;

Тырышлык булса, уңышлар да булыр! Сау булыгыз, укучылар! 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ачык дәрес "Хайваннар дөньясы" (4 класс)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Научный руководитель

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 660 507 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.01.2016 2321
    • DOCX 28 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Бахтеева Гузель Наилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Бахтеева Гузель Наилевна
    Бахтеева Гузель Наилевна
    • На сайте: 8 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 7703
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 335 человек

Курс повышения квалификации

Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 172 человека

Курс повышения квалификации

Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 953 человека из 81 региона
  • Этот курс уже прошли 7 684 человека

Мини-курс

GR: аспекты коммуникации и взаимодействия с государственными органами

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стрессоустойчивость и успех в учебе: практические методики и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 25 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Цифровая трансформация в управлении и информационных технологиях

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе