Инфоурок Другое КонспектыАчык дәрес Киләчәк заман хикәя фигыль һәм аның мәгънәләре. 7 нче сыйныф

Ачык дәрес Киләчәк заман хикәя фигыль һәм аның мәгънәләре. 7 нче сыйныф

Скачать материал

                                     Ачык  дәрес  үрнәге.

Тема: Киләчәк заман хикәя фигыль  һәм аның   мәгънәләре.                         Максат: 1) белем бирү: үткән  заман  хикәя  фигыльләр, төрләнешен  искә  төшерү.Киләчәк  заман хикәя фигыль, мәгънәләренә  белешмә.                                         2) күнекмәләр булдыру: практик куллану күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;                                                                                  

3) тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык,әниләргә  карата  хөрмәт  хисләрен  тәрбияләү; бердәм эшләү күнекмәләрен үстерү.                  

 

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек: 53-56 нчы битләр; Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Югары  һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. 110-113 нче битләр; Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр.                                       Җиһазлау: презентация; компьютер, проектор, таблица     

Дәрес тибы: яңа  белемнәр бирү                                                                         

Методлар: эзләнү.                                                                                       Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы сөйләү, дәреслек белән эшләү.  Сингапур  укыту  структуралары: ФЭН-ЭН-ПИК, Финкин Мепс, Сингл  Раунд  Робин   

Педагогик  технология: иҗади  үсеш, компьютер  технологиясе.

         

                             Дәрес  барышы

 

I. Оештыру моменты.

Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, балалар! Хәерле көн.     

Кояшлы көн телик һәр кешегә

Һәм иминлек телик җиребезгә.

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

 Менә шундый теләк – омтылышлар белән , эшләребез хәерле булсын дип , дәресебезне башлыйбыз.

           

            2. Үткән заман хикәя фигыль турында  белгәннәрегезне искә  төшерербез.

 ФЭН-ЭН-ПИК  структурасы  буенча     һәр төркем    карточкадагы  сорауларга  җавап бирә.

1 укучы карточканы тота һәм алырга  куша.

2 укучы-карточканы ала  һәм  сорауны кычкырып  укый.

3 укучы-җавап бирә.

4 укучы-дөреслеген раслый, мактый.

3.Өй эшен  тикшерү.

Әниләр  турындагы  хикәяне  укыту.

4.УМ кую.

Г.Тукай “Кышкы кич” өзек  тыңлату, фигыльләрне әйттерү, киләчәк заманга куйдыру,мәгънәләрен  аңлату. Дәреснең темасын, максатын әйттерү.

Фигыльләр проекторга чыга.

 Сизмисез, иссен, тузсын, килсен,оча, алмасын,өши,үлми, калса, була, очрый, калса, яратыгыз, сөеп, юатыгыз.

-Димәк, без бүген нинди тема үтәчәкбез?

Дәреснең максатын  билгелик.

 

“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит!” Кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез!

 

 II.Уку мәсьәләсен кую һәм чишү.

1.Киләчәк заман хикәя фигыль сөйләм вакытыннан соңрак булачак яки булмаячак эш-хәлне белдерә.Ике төре бар:билгеле һәм  билгесез  киләчәк заман.

   Билгеле киләчәк заман сөйләп торган  вакыттан соң буласы эшләрнең һичшиксез үтәләчәген белдерә.Ул тамыр,ясалма яки кушма нигезгә тартыктан соң  -ачак,-әчәк,сузыктан соң –ячак,-ячәк кушымчалары ялгана,нишләячәк?соравына җавап бирә.

    Билгесез киләчәк заман сөйләм вакытыннан соң буласы эшләрнең  үтәлешен ихтималлык төсмере белән  белдерә.Ул  нигезгә  соң  сузыктан соң р,тартыклардан соң –ыр,-ер,-ар,-әр,-яр кушымчалары  ялгана, нишләр?соравына җавап бирә.

1.Фигыль саңгырау тартыкка бетсә,киләчәк заман кушымчасы алдында яңгырау пары белән алышына:бөгәчәк.

2.[ й ] авазына һәм сузык авазларга беткән фигыльләргә -ячак,-ячәк кушымчасы ялгана:күбәячәк,җырлаячак.

Юклык төре –мас,-мәс кушымчасы белән ясала: укы-укымас,алыр-алмас.Юклык төре була:бармам,бармабыз.1 зат б.с яки к.с [с ]төшеп кала.-ар,-әр,-ыр,-ер ялганганда:

1.1 иҗекледә -р,-рт,-лт,-йт бетсә,-ыр,-ер ялгана: керер,илтер.

2.Бердән артык иҗектә -ыр,-ер ялгана: суытыр,пешерер.

3.Калган очракта –ар,-әр ялгана:сынар,туяр,пешәр.

4.  [ л] тәмамланса, -ыр,-ер, кайберләренә –ар ялгана:алыр,килер,эләр,көләр.                                                                                             

2.Моделен төзетү. Финкин  Мепс

Нәтиҗә  ясату.

Физминутка.  

3.Мин сезгә карточкалар таратам. Сез андагы җөмләләрне күчереп языгыз һәм киләчәк заман хикәя фигыльләрнең тиешле кушымчасын күрсәтегез, мәгънәсен  аңлатыгыз.

 

 Дөреслек  төркемнәрдә   чагыштырып  тикшерелә. Сингл  Раунд  Робин структурасы  буенча   һәр  өстәлдә  һәрбер  укучы   үз  фикерен  әйтеп  чыга. Аннан  соң  укытучы  һәр  өстәлдәге   бер  укучыдан  сорый.

Тиздән әниләр көне җит... . Бу көнне без кадерле кешеләребезгә котлау открыткалары бир...без. Әниләребез бик шат бул... . Алар белән  бергә  без  дә  сөен...без.

 

Тиздән әниләр көне җитәчәк. Бу көнне без кадерле кешеләребезгә котлау открыткалары бирәчәкбез. Әниләребез бик шат булачак. Алар белән бергә без дә сөенәчәкбез.

 

4. Ә хәзер  дәреслек белән  эшләп алабыз.104 нче күнегү (билгеле  һәм  билгесез киләчәк   заманда язу) .Тактада  эшләтү.(4 сүз) 

 

5.Рәсемнәр  буенча  фигыльнең  заманнарына  2 җөмлә  төзетү (билгеле  һәм билгесез фиг-р  кертү).

 

III. Рефлексия.                                                                                                 

1.Нәтиҗә  ясату.

 Тест  эшләтү.

2.Белемнәрне  бәяләү.

3.Өй  эше  бирү.

”Изгелек  эшләү” темасына  хикәя  язарга.

Дәресне  шигырь  юллары  белән  тәмамлау.

 

Әниләрнең  назы  белән 

Без  керәбез  һәр  көнгә.

Кояш  кирәк  җир  йөзенә,

Әни  кирәк  һәркемгә.

 

 

 

      

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал

Краткое описание документа:

Тема: Киләчәк заман хикәя фигыль һәм аның мәгънәләре. Максат: 1) белем бирү: үткән заман хикәя фигыльләр, төрләнешен искә төшерү.Киләчәк заман хикәя фигыль, мәгънәләренә белешмә. 2) күнекмәләр булдыру: практик куллану күнекмәләрен һәм бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) тәрбия бирү: укучыларда дөрес сөйләм һәм әхлаклылык,әниләргә карата хөрмәт хисләрен тәрбияләү; бердәм эшләү күнекмәләрен үстерү.

Материал: рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 7 нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек: 53-56 нчы битләр; Ф.С.Сафиуллина, М.З.Зәкиев. Хәзерге татар әдәби теле: Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. -Казан: Мәгариф, 2002. 110-113 нче битләр; Г.Р. Галиуллина. Татар теле. Лексикология.-Казан: Мәгариф, 2007.- 58-59 нчы битләр. Җиһазлау: презентация; компьютер, проектор, таблица

Дәрес тибы: яңа белемнәр бирү

Методлар: эзләнү. Алымнар: әңгәмә, күрсәтмәлелек, аңлатмалы сөйләү, дәреслек белән эшләү. Сингапур укыту структуралары: ФЭН-ЭН-ПИК, Финкин Мепс, Сингл Раунд Робин

Педагогик технология: иҗади үсеш, компьютер технологиясе.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 936 362 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.05.2018 490
    • DOCX 61 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафарова Гульнара Галимхановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 21
    • Всего просмотров: 553001
    • Всего материалов: 60

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой