Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Ачык дәрес "Кошлар - безнең дусларыбыз".
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

Ачык дәрес "Кошлар - безнең дусларыбыз".

библиотека
материалов

Тема. Канатлы дусларыбыз.


Тибы.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.


Максат.1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү. Монологик сөйләмне үстерү. Иҗадилык сәләтен арттыру.

2. Кошларның корткычларны бетерүдә әһәмиятен аңлату.

3. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту

4.Уен төрләре аша татар теленә кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау.Дәреслек, кошлар рәсемнәре, презентация


Дәрес барышы



I.Оештыру:

Ук-чы:

-Исәнмесез!-диеп башлыйм әле,

Күрешү бит шулай башлана.

Сезнең белән очрашканга, дуслар,

Күңелем шундый шатлана!

-утырыгыз

-хәерле көн хөрмәтле кунаклар һәм укучылар!

Ук-чы: Сез әле генә рус теленнән ачык дәрес күрсәттегез. Ә хәзер инде алган белемнәребезне кулланып, татар теле дәресендә тырышып эшләрбез. Без ике телне дә яхшы белергә тиеш. Шәйхи Маннур сүзләрен искә төшерик:


Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел

Икеседә безнең өчен иң кирәкле, затлы тел.


Ярар, балалар, эшебезне башлыйк. Без берничә дәрес “Кошлар- безнең дусларыбыз” темасына проект эшләдек. Проектны без зтапларга бүлдек. Беренче этапта без нишләдек?. Искә төшерик эле.


I этап

1. Сүзләр өйрәнү (1 нче слайд. Кош фоторәсемнәре)


Ук-чы: Кошларны таныйсызмы? Терәк сүзләрне кабатлыйбыз. (2 нче слайдта кошлар рәсемнәре чыга)

Карга, күгәрчен, торна, акчарлак, сандугач, чыпчык, тукран, тургай, сыерчык, аккош, күке, песнәк,


Ук-чы: Терәк сүзләрне кабатлыйбыз


(3 нче слайдта төрәк сүзләр: Кошлар салкыннан курыкмый (не боятся), иң авыры –ачлык. (голод) Җимлекләр ясарга кирәк

Көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыклары

Без кошларга ярдәм итәбез

Җылы якларга китүче кошларны – күчмә кошлар дип атыйлар

Бездә калучы кошларны- кышлаучы кошлар дип атыйлар.

Кошлар кешеләргә файда китерәләр.

Зарарлы бөҗәкләрне юк итәләр

Синица ловкая, подвижная птица

Дятел –санитар леса.

Птицы- наши крылатые друзья.

Кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез.

Зимой пищи мало




2. Рәсемнәрден һәм фоторәсемнәрдән күргәзмә төзү. (1нче слайд)

( тактада укучыларның рәсемнәре эленгән)


3. Эзләнү эше алып бару: (1нче слайд)


--мәгълүмат (информация) җыю

-кошлар тормышыннан кызыклы фактлар

-татар халык иҗатында, татар әдәбиятында, музыка дөньясында «Кошлар» темасы чагылышы.

Ук-чы: Кошлар- табигать күрке. Шуңа күрә шагыйрьләребез аларга багышлап шигырьләр, композиторлар гүзәл эсәрләр иҗат итәләр.


Без нинди шигырьләр укыдык? - (Җаваплар тыңлана)


Кошлар турында нинди җырлар тыңладык?. - (Җаваплар тыңлана)


II этап

Материаллар туплау


III этап

Проект өстендә эш

- төркемнәргә бүленү

-презентация ясау

- проектны яклау


УК-чы: Бүгенге дәрестә без проект эшен йөмгаклыйбыз. Сез ике төркемгә бүлендегез: « Күчмә кошлар» һәм «Кышлаучы кошлар» төркеме. Һәр төркем үз темасы өстендә эшләде. Сез алган белемнәрегезне проект эшегезне яклаганда күрсәтерсез.


II Төп өлеше

«Күчмә кошлар» чыгышы


Камил: Әйдәгез бер кош сайравын тыңлыйк әле. Нинди кош икән бу? (кошлар авазын тынлау) Кошлар тавышын тыңлау һәм аерырга өйрәнү


Ук-чы: Дөрес җавап бирүчегә миннән бүләк. Килгән кунакларыбыз да җавап бирә ала. (кошлар авазын тынлау)


(слайд. Тургай)


Арсений

Әйдәгез бер кош сайравын тыңлыйк әле. Нинди кош икән бу? кошлар авазын тынлау)


(слайд . Сыерчык. Скворец)


Сыерчыкларны- «яз хәбәрчеләре» диләр. Күчмә кошлардан язын алар беренче очып кайталар.

Сыерчыклар Европаның көньягы: Италиядә, Испаниядә, Африканың төньягы: Тунис, м.Мисыр, Алжирда кышлыйлар.

Сыерчык зур түгел: озынлыгы 18-21 см., авырлыгы 75 гр. Муены кыска. Томшыгы озын, очлы, аска бөгелгән, кара төстә.



Марат:

Әйдәгез бер кош сайравын тыңлыйк әле. Нинди кош икән бу? кошлар авазын тынлау)

(слайд. Күке)


Күке – Татарстанда яшәүче, һәр урманда очрый торган кош. Ул безнең якларда кышламый. Алар апрель ахырында гына кайталар һәм июльнең уртасында Африкага очып китәләр. Күке кошчыкларының үзе утырып чыгармый, ә йомыркаларын башка кош ояларына салып калдыра. Күке беркайчан да бер ояга икедән дә артык йомырка салмый.

Күке күп ашавы белән файдалы. Ул бер сәгатьтә йөзгә якын корт ашый. Күке булмаса, агачлар өчен зур куркыныч туар иде


Алина:

Әйдәгез бер кош сайравын тыңлыйк әле. Нинди кош икән бу? кошлар авазын тынлау)


(слад. Кара карга)

Кара карга –иң файдалы кошларның берсе.Кара карга- бик күп ашый торган кош. Туяр өчен аңа әллә никадәр бөҗәк һәм корт ашарга кирәк. Кара каргалар бик зарарлы бөҗәк личинкасын юкка чыгаралар һәм шуның белән зур файда китерәләр.


Ульяна: Әйдәгез бер кош сайравын тыңлыйк әле. Нинди кош икән бу? кошлар авазын тынлау)


(слайд. Сандугач)


Укучылар татар халык җырын «Айбылбылым» җырлыйлар. (слайд)

«Күчмә кошлар» төркеме кошлар турында шигырьләрне сәнгатьле сөйли



Ира

Барии Рәхмәт


Сөенче сыерчык!


Сөенче! Сөенче!

Сыерчык! Сыерчык!

Сөекле кошчыклар

Килгәннәр ич очып.


Ямьле яз җырчысы

Сөйкемле сыерчык,

Эй, сайрый дәртләнеп,

Иңнәрен сикертеп.



Ангелина

Муса Җәлил

Күке


Калын урманда,

Гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

--Кәккүк, кәккүк

Кәккүк, кәккүк!

Ул ялгыз яши,

Чыгармый бала,

Менә шунлыктан
Ямансу аңа

--Кәккүк, кәккүк

Кәккүк, кәккүк!

Табышмак әйтәләр


. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.(Карлыгач).


.Борыны озын, боты озын,

Камышлыкта көнозын.

Сазлык җирләрдә йөри,

Тату торыйк!”-дип сөйли.(Торна)

 

. Өе- җирдә,

Җыры күктә.(Тургай).


Ук-чы: Балалар бик зур рәхмәт. Проект эшегез бик кызыклы һәм уңышлы булган.


Сүз «Кышлаучы» төркеменә бирелә.


Карина: : Әйдәгез бер кош сайравын тыңлыйк әле. Нинди кош икән бу? (кошлар авазын тынлау)


(слайд. Чыпчык)



Ваня: Әйдәгез бер кош сайравын тыңлыйк әле. Нинди кош икән бу? (кошлар авазын тынлау)

(слайд. Тукран)

Тукран ---урман докторы диләр.Ул бер көнгә 300дән алып 600данәгә кадәр бөҗәкне юк итә.



Артур: Әйдәгез бер кош сайравын тыңлыйк әле. Нинди кош икән бу?( кошлар авазын тынлау)


(слад. Күгәрчен).


Камиля: Бу кошның сайравы танышмы сезгә?. Нинди кош икән бу? (кошлар авазын тынлау)


(слайд. Песнәк)


Песнәк бездә кышлаучы кош. Алар агач куышларында, ояларда яши. Кышын алар бергә җыелып кеше яшәгән җиргә күченеп киләләр. Алар киндер, көнбагыш, кабак орлыгын, туңмай, ит кисәген аеруча яраталар.Песнәк иң күп ашаучы кошларның берсе. Кышкы салкыннарда алар күпләп үлә.Песнәк җәй буена 2шәр тапкыр 8-10 бала чыгара.

Шигырь сөйләү



Даниил :

Шәүкәт Галлиев

Тукран сые


Тукран тукый

Нарат чукый.

Тамак туйгач
Тукып туктый.

Сиздерә бит

Инде сусын

Ничек җайлар

Икән бусын?


Табышмак әйтү:


Гөлдерү-гү, гөлдерү-гү, 
Кызыл тәпи- кемдер бу? (күгәрчен)
 


Кигән киеме чуар, 
-Чык-чырыйк, дип чырылдар,
 
Борчак җыяр, кырда кунар.(чыпчык)
 


. Кара жилет, сары күлмәк, 
Кара бүреген кияр,
 
Бертуктаусыз: "Сип, сип”,-дия
 
Нәрсә сибик, кем белә?( песнәк)
 

III Йомгаклау өлеше


--Кошлар нигә җылы якка очып китәләр?

--Салкын

-Бөтен җирне кар каплый. Кошларга азык юк.


-Укучылар , кошлар өчен ачлык куркынычмы, әллә салкынмы?

- (Җаваплар тыңлана)


(слайд)

- Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык — аларның иң явыз дошманы. 10 песнәкнең бары тик 1-2се генә кышны исән-сау чыга ала.


Укучылар димәк, без сезнең белән кошларны ачлыктан коткару өчен нишләргә тиеш ? ( җимлекләр ясарга, кошларны ашатырга тиеш )


- Ә сез үзегез кошларга ярдәм итәсезме? ( Әйе, без кошларга ярдәм итәбез). Ничек итеп ярдәм итәсез?


Җим итеп нәрсәләр салырсыз?

- Әйе, иң әйбәт ризык – көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыкларын да кошлар яратып ашыйлар. Песнәкләрнең  исә иң яраткан ашы –терлек  мае, ит, сыр. Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт булыр.



-Проект эшенең нәрсә икәнең аңладыгызмы?


--Киләчәктә алган белемнәрегезне кулана аласызмы?


-Сез ничек уйлыйсыз, тагын нинди темаларга проект төзеп булла?


-Татар теле дәресләрендә алган белемнәрегезне сез тормышта ничек кулана аласыз?

-- тиздән без тестирование үтәбез. Кошлар турында алган информация «Окружающий мир» буенча тест биргәндә кирәк булыр.

-- җимлек ясый беләбез.

--кошларга нинди азык бирергә кирәклеген беләбез.


Ук-чы: Балалар бик зур рәхмәт. Проект эшегез бик кызыклы һәм уңышлы булган.



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 18 октября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДБ-338653

Похожие материалы