Инфоурок Другое КонспектыАчык дәрес план – конспекты "Каршы куючы теркәгечләр"

Ачык дәрес план – конспекты "Каршы куючы теркәгечләр"

Скачать материал

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МӘГАРИФ ҺӘМ ФӘН МИНИСТРЛЫГЫ АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ

МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

АЗНАКАЙ ШӘҺӘРЕ МУНИЦИПАЛЬ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ 2НЧЕ  ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

 

 

 

 

 

Каршы куючы теркәгечләр

 

 

 

 

 

 

Азнакай шәһәре 2 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алтынбаева Светлана Сәгыйдулла кызының Азнакай шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучыларының “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә аудио-визуаль технологияләр куллану”дигән район семинарында күрсәткән  ачык дәрес план – конспекты.

 

 

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр

      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү.

                 2. Бәйләгеч сүз төркемнәре белән танышуны дәвам итү, алган        

                 белемнәрне ныгыту.

                 3.Сөйләм телен, матур язу күнекмәләрен үстерү.

                4. Мөстәкыйльлелек тәрбияләү.

 

Җиһазлау.  Дәреслек (Ф.С. Сафиуллина.7 нче класс.)

                     Гаилә һәм кыш  темасына карата рәсемнәр.

 

Дәрес барышы.

 

I. Оештыру өлеше.

    -Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Хәзер безнең татар теле дәресе. Бүген без дәресебез барышында каршы куючы теркәгечләргә төшенчә бирербез, бәйләгеч сүз төркемнәре турында алган белемнәрне ныгытырбыз, бәйләнешле сөйләм телен үстерү өстендә эшләрбез. Моның өчен мин сездән дәрестә игътибарлы булуыгызны сорыйм.

 

II.  Актуальләштерү.

    -Укучылар! Узган дәрестә без сезнең белән “Яңа ел киче”, “Кышкы табигать”, “Кыш һәм җәнлекләр” дигән темаларга төркемнәрдә сочинение язган идек. Хәзер һәр төркемнең иң уңышлы хикәясе белән таныштып китәрбез. Ә сезгә бирем:

а) һәр калган 2 төркем укучылары бу сочинениягә   тәкъдимнәр   кертәләр;

б) ә үз төркем укучылары сочинение кайсы ягы белән уңышлы, якларга әзерләнәләр.

     - Беренче төркемдә иң уңышлы сочинение Закуанов Русланда.

(Тәкъдимнәр: 1)Азнакаебызда яңа елга әзерлек  турында өстәргә була иде; 2) шигырь юллары булса, уңышлырак булыр иде.

Үз төркеме уңышлы ягы дип милли йолаларыбызны искә алу ытурында язуны атый.)

   -Икенче төркемдә иң уңышлы сочинение Хилова Катяда.

(Тәкъдимнәр: 1) әйләнеп кайткан кошларга кешеләр тарафыннан кирәкле ярдәм турында язылса, 2)  кошларны күбрәк атаса уңышлырак булыр иде.

Хуплау: татар халык иҗатыннан мәкальләрне уңышлы  кулланган.)

-         Өченче төркемдә иң уңышлы сочинение Әпсәләмов Эмильдә.

(Тәкъдимнәр: 1)Кышын йоклый торган җәнлекләрне атаса уңышлырак булыр иде; 2) мәкальләр кулланса уңышлырак булыр иде.

Хуплау: Кошларга һәм җәнлекләргә үз гаиләсе белән ярдәм итүләре турында язуы бик уңышлы.)

-         Рәхмәт, укучылар, бик яхшы!

 

III. Яңа материал өстендә эш.

  - Укучылар, тактадагы әйтемгә игътибар итегез әле.

Дөнья матур, тик матур итеп гомер итә белсәң.

-         Сез бу әйтемне ничек аңлыйсыз?

(Укучылар җавабы: Тәртипле булып, яхшы укысаң; үз гаиләңдә әти-әниле булып яшәсәң; гаиләңне, туганнарыңны, гомумән, кешеләрне хөрмәт итә белсәң, әлбәттә, дөнья матур булачак.)

 - Әйе, укучылар. Гаиләле кеше, әлбәттә, бик бәхетле кеше. Нәрсә соң ул гаилә? Гаиләгә   кемнәр  керә?

(Укучы җавабы: гаилә ул - синең белән бер өйдә яшәүче җан ияләре, ә мәктәпкә килсәк, бер сыйныфта укучы сыйныфташлар, укытучылар. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай менә бу шигырендә хәтта песине дә үзенең гаилә әгъзәсе итеп күрсәтә . Шигырь укыла.)

 -Ярый укучылар, бик яхшы. Ә хәзер җөмләнең төзелешенә игътибар итик.

( Кушма җөмлә. Беренчесе: дөнья матур;  икенчесе: тик  матур итеп гомер итә белсәң.)

- Бу җөмләне сүз төркемнәре һәм җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерик әле.

- Балалар, кайсы сүз төшеп калды?

(Тик сүзе)

-         Карагыз әле, бу сүз җөмләдә нинди рольне үти соң?

(Ул ике гади җөмләне үзара теркәргә ярдәм итә)

-Димәк, тик сүзе турында нәрсә әйтә алабыз?

( Тик сүзе ярдәмлек сүз төркеменә керә. Аны без теркәгеч дип атыйбыз.)

- Балалар, ә хәзер сыйныф эше дәфтәрләрен ачабыз, бүгенге числоны, теманы, тактадагы матур язу күнегүе - әйтемне дәфтәргә күчереп язабыз.

 

IV. Яңа теманы ныгыту.

-Балалар, ә хәзер күрмә диктант язабыз, поляга к/д дип куегыз. Чират буенча һәр төркемнән берәр укучы такта алдына чыга бараҖөмлә кисәкләре ягыннан тикшерәбез. Җөмләнең төрен атыйбыз.

 

Күрмә диктант.

 

1. Кош канаты белән, ә гаилә татулыгы белән көчле.

 (Гади җөмлә. Ә теркәгече тәмамлыкларны бәйләү өчен килгән.)

2. Киек җәнлек оясыз яши ала, әмма кешеләргә гаиләсез яшәве авыр.

( Бу кушма җөмлә, әмма теркәгече гади җөмләләрне үзара бәйләү өчен кирлгән.)

3. Тату гаиләдә ял итәсең, ә тавышлы гаиләдә арып бетәсең. (Гади җөмлә. Ә теркәгече хәбәрләрне бәйләү өчен килгән.)

 

-Укучылар, әйдәгез теркәгечләргә билгеләмә биреп карыйк.

( Җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйли торган бәйләгеч сүз төркеме теркәгеч дип атала. Союз связывает однородные члены и простые предложения в составе сложного.)

- Укучылар, каршы куючы теркәгечләр белән танышып, аларны рус теленә тәрҗемә итик әле.

Каршы куючы теркәгечләр.
Противительные союзы.

*    Ләкин         а                      

*    Ә                но

*    Әмма         да( = но )

*    Тик            однако ( же )          

*    Бәлки        зато

*    Исә

*    Бары

 

 

V. Ял вакыты.

-         Хәзер ял итеп алабыз. Күзләргә гимнастика ясыйбыз.

 Күзләрне йомабыз, ачабыз,

 Тәрәзәгә карыйбыз;

    Стенага, түшәмгә,

Аннан торып басабыз.

 

Бу бармагым – бабаем,

Бу бармагым – әбием,

Бу бармагым – әтием,

Бу бармагым – әнием,

     Ә бу бармагым – мин илә.

     Без барчабыз – дус гаилә.

 

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез.

Алга да иеләбез,

Артка да бөгеләбез,

Сикергәләп алабыз да,

Урынга утырабыз.

 

VI. Үткән материалны ныгыту.

-         Укучылар, хәзер ярдәмлек сүз төркемнәре темасына тест сорауларына җавап бирәбез, бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлекне дәвам итәбез.

1. Хаталы сүзтезмәне табыгыз.

     1) акыллы бала;

     2) кыйбат мисал;

     3) буталчык мәсьәлә.

2.Фразеологизмны бер сүз белән әйтегез.

      Куян йөрәк

     1)хәйләкәр;

     2) батыр;

     3) куркак.

3. Нокталар урынына кереш сүзне сайлап языгыз.

      ..., мин кичә аның туган көненә бара алмадым.

     1) минемчә ;

     2) кызганыч ;

     3)  зинһар.

4.  Кирәкле алмашлыкны сайлап языгыз.

... абыйсының яңа машинасы бар.

   1) минем ;

   2) синең ;

   3) аның .

 

5.Дөрес җавапны табыгыз!

    Көзен кыр эшләре беткәч, нинди бәйрәм була?

     1) Нардуган;

      2)Нәүрүз;

      3)Сөмбелә.

6. Бу фигыль нинди заманда?

      Узган җәйне мин диңгез буена бардым.

       1)хәзерге заман;

       2) билгеле үткән заман;

       3) билгесез үткән заман

VII. Төркемнәрдә мөстәкыйль эш.

-         Рәсемнәргә туры китереп, теркәгечләр белән җөмләләр төзибез.

I төркем – “Күңелле ял итәбез”   

II төркем – “Чаңгы ярышында”

III төркем – “Мәктәптә ярыш”

VIII.     Йомгаклау өлеше.

-         Бүген дәрестә нәрсә өйрәндек?

-         Нинди темаларга сөйләштек?

     -    Дәрескә нәтиҗә ясыйбыз. Билгеләр куябыз.

*    Өй эше:  I төркем - каршы куючы теркәгечләр белән “Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы” темасына кечкенә хикәя язарга.

*    II төркем - әдәбият дәреслегеннән теркәгечләр кергән 3 җөмлә табып яза.

*    III төркем – каршы куючы теркәгечләр белән   5 җөмлә уйлап язарга.

 

      - Укучылар, дәресебез тәмам, ял итегез.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Ачык дәрес план – конспекты "Каршы куючы теркәгечләр""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Ученый секретарь

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 508 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.02.2017 489
    • DOCX 68.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Алтынбаева Светлана Сагидулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 4
    • Всего просмотров: 33247
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 45 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 22 регионов
  • Этот курс уже прошли 153 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5600 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 487 человек из 71 региона
  • Этот курс уже прошли 2 326 человек

Мини-курс

Прощение и трансформация: освобождение от родовых программ и травм

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 179 человек из 56 регионов
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Мини-курс

Современные направления в архитектуре

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Цифровая трансформация в управлении и информационных технологиях

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе