Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Другое / Конспекты / Ачык дәрес "Туган як"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Другое

Ачык дәрес "Туган як"

библиотека
материалов

Шушы җирдән, шушы төбәктән...

(сыйныфтан тыш уку дәресе)

Гыйльманова Сәкинә Минеһади кызы,

2 нче номерлы гимназиянең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат. Якташ язучы – Кояш Тимбикованың тормыш юлы һәм иҗаты белән танышу, аның үзенчәлекле иҗатына мәхәббәт тәрбияләү, укучыларның туган төбәк турында белемнәрен арттыру, тулыландыру, яшь буынга эстетик тәрбия бирү.

Җиһазлау. Кояш Тимбикова портреты, китаплар күргәзмәсе, мулльтимедия.


Дәрес барышы.

Укытучы. Татар халкы үзенең олы һәм катлаулы тарихында бөек шәхесләрне аз тудырмады. Теләсә кайсы милләтне барыннан да элек аның күренекле кешеләре аша беләләр. Балалар, һәр төбәкнең мактанырлык, горурланырлык шәхесләре бар.

Без бүгенге дәрестә шушы җирдән, шушы туфрактан үсеп чыккан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге бүләге иясе, якташыбыз Кояш Тимбикова иҗаты турында сөйләшербез.


1нче укучы.

Өйрәттең үрләргә менәргә

Дулкыннарга каршы йөзәргә

Урманнар, далалар гизәргә

Һәр адым – җиңәргә,җиңәргә!

Һай авыр үрләргә менүе,

Дулкыннарга каршы торуы.

Ярый ла көч бирдең йөзәргә,

Сабырлык – барына түзәргә.

Еллар уза, артта калалар,

Калалар бары тик хәтердә.

Әй, илем, балаңны бер назла!

Кадерлә, аз гына кадерлә!


Укытучы. Бу шигъри юллар Кояш Тимбикованың “Кадерлә” шигыреннән. Инде арабызда булмаса да, ул әдәбият сөючеләрне үзенең җан җылысын биреп язган әсәрләре белән яктырта, җылата, нурлары белән күңелләргә керә, уята, тормыш турында төптәнрәк уйларга этәрә. Әйдәгез, аның тормыш юлына күз салыйк.


2нче укучы. Кояш апа Тимбикова Чистай районы Наратлы Елга авылында укытучы гаиләсендә туа. Әнисе – тел һәм әдәбият укытучысы, әтисе – Закир абый – математик булган. Ул Иске Роман һәм Каргалы авылы мәктәпләрендә белем алганнан соң, 1954 – 1959 нчы елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый (тормыш юлы турында слайдлар күрсәтелә).



3нче укучы. “Менә дигән педагог чыгар әле аннан,” – дип уйласалар да, Кояш бөтенләй икенче юлдан китә: журналистлык һәм язучылык һөнәрен сайлый, әдәбият дәньясына үтеп керә. Ихлас җанлы Кояш Тимбикованың әсәрләрендә реаль күренешләр, тормыш чынбарлыгы сурәтләнә. Барлык әсәрләре дә, автор үзе әйткәнчә, “укучыны бер нәрсәгә өнди: иптәшеңә, күршеңә, танышыңа, гомумән, тирә - юнеңдәге кешеңә битараф булма!”

(китаплары турында слайдлар күсәтелә) Соңгы елларда проза әсәрләре белән генә чикләнмичә, шигырьләр яза башлый ул.

Кояш Тимбикова геройлары арасында кемнәр генә юк: игенче – механизатор, терлекче, укытучы, төзүче... Тормыш ямен, гомер матурлыгын мактый Кояш Тимбикова. Ә тормышның төп яме – кешеләр.


4 Укучы. Кояш Тимбикованың авылдашларына багышлап язган шигыре:

Тормыш юлы үргә күтәрелсә,

Горурлыктан күккә тия башлар.

Күңел тоя, әмма зур уңышлар

Сездән килә безгә,авылдашлар.

Кичтек бергә авыр сугыш чорын:

Яшьле күзләр, җыерылган кашлар...

Җиңү безгә җиңел бирелмәде –

Чаларып кайтты япь – яшь башлар...

Әле дә була күңел сүнгән чаклар,

Моңсуланып кала карашлар.

Ярый әле сез бар бу дөньяда!

Таянырга сез бар, авылдашлар!

Эшләрегез гел уң булып торсын,

Телим сезгә якты язмышлар.

Сезнең бәхет – безнең бәхет бит ул,

Бәхетле булыгыз, авылдашлар!

Мең, мең рәхмәт сезгә, авылдашлар!


Укытучы. Туган ил. туган авыл, туган җир – күңелгә иң якын сүзләр. Бу шигырьгә музыканы мәшһүр композитор Сара Садыйкова язган. Нинди тирән мәгънәле җыр. Үзенең авылдашларына булган иң җылы хисләрен чагылдыра.

Кояш Тимбикова - киң күңелле, олы йөрәкле шәхес. Ул үзенең әнисен, абыйсы Азатны тәрбияли, игелек кыла, әнисенең хәер – фатихасын алып кала. Ире Рейнның вафатын Кояш апа бик авыр кичерә. Аңа булган саф хисләре, олы мәхәббәте иҗатында урын алган.


5 Укучы. “Кышларга да бергә керсәк иде”. Бу җырның көен җырчы Вафирә Гыйзәтуллина язган.

Язлар безне очраштырган иде,

Язы, җәе узды ваемсыз.

Көзләр җитте, алда – салкын кышлар,

Былбылларсыз, бөдрә каенсыз.

Язлар безне ничек шатландырды:

Гүзәл гөлләр, назлы җил анда.

Кышлар бүтән, зәмһәрирләр көтәм,

Адашмабыз микән буранда?

Кышларга да бергә керсәк иде!

Бар теләгем хәзер шул гына.

Тирән кардан мин барырмын алдан,

Зинһар, яннарымда бул гына.


6 Укучы. “Синсез язлар миңа кирәк түгел”. Бу шигырьне Сара Садыйкова көйгә салган.

Язларны мин көтеп ала идем:

Якты нурлар, гөлләр чоры яз.

Ялгыз калган моңсу минем җанга

Язгы җилләр назы гына аз.

Язлар язга охшамыйлар икән,

Быелгы яз безне аерды.

Сайрар кошларым да моңайдылар,

Хыял канатларым каерылды.

Язларыңда ялгыз калма икән,

Шифасы тик сагыш арттыра.

Гөлләрем дә сине юксыналар,

Яннарыма тизрәк кайт кына!

Синсез язлар кирәк түгел миңа,

Җырым тулы сагыш, моң гына.

Син кайтачак бәхет көзен көтәм,

Сабыр гына көтәм, тын гына.


Укытучы. Ак калфагы, ап-ак ефәк шәле - үзенә бер затлылык, гүзәллек билгесе. Ул үз милләтен яратты, аның белән горурланып, татар кызы булуына сөенеп яшәде. Аның бу халәте иҗатында да ярылып ята.

Мин – татар кызы” шигыренә өч композитор – Марс Кәшипов, Альберт Җаббаров, Сәйдә Вәлиди көй язган. Ул җырның өчесе дә төрлечә яңгырый, ләкин язучының стиле югалмый.


7нче укучы. “Мин татар кызы” шигыре.

Кайберәүләр сорый: нигә, нигә

Җырың тулы сагыш, моң гына?

Карашларың уйчан, көлгәндә дә

Елыйсыңдыр кебек тын гына?...


Кушымта:

Шатлыгым да шул үзе

Хәсрәтем дә - шул үзе

Мин татар кызы!

Мин татар кызы!


Горур үзең, тик нигә шулай да

Кайчак башың түбән иелә7

Ни шатлыктан йөзең балкып яна?

Ни хәсрәттән җаның кыела?


Кушымта


Уйлый китсәң син кичергәнне,

Уелып – уелып хәйран калырлык!

Әйтче: синдәйләргә кайдан килә

Хәйран калдырырлык сабырлык?


Укытучы. Кояш Тимбикава милли музыканы кабатланмас сәнгәть төре, “милләтне милләт итә торган чара” дип билгели. Милли җырның гаҗәеп бер үзенчәлеге шунда ки: ул сүз белән аңлатып бирә алмаслык көчкә ия булып тора. “Җыр дигән сихри көч мине сабый чактан әнә шул рәвешле әсир итте”, - дип яза Кояш апа “Уртак яр” китабында. Шул көч тә, мөгаен аңа җыр язарга ярдәм иткәндер.

Кояш Тимбикова безнең төбәкнең кояшы һәм горурлыгы булды. Аның образы безне бик озак еллар буе җылытыр. Аңа багышлап язган башка шагыйрьләрнең шигырьләрен тыңларбыз.

8 Укучы. “Кояш” Рәзил Вәлиев шигыре.

Нурлар сибеп чорга,

Моңнар салып җырга

Без туганнан бирле

Кояш көн дә чыга.

Чыга гәҗитләрдә,

Чыга журналларда...

Чыгып китә юлга

Кара бураннарда.

Балкып керә Кояш

Авыл йортларына

Аның нуры күчә

Казан утлары”на.

Кайчак Кояш, ярсып,

Трибунага чыга:

Өтеп ала уты, -

Чыдый алсаң, чыда!

Авыр сүзләр аның

Күңелләрен телә...

Кайгыларын йотып,

Кояш бездән көлә.

Барып чыга Кояш

Җирнең читләренә,

Нурын сибә Кояш

Китап битләренә.

Яна күктә кояш,

Ә син тиң бит аңа!

Мәңге балкы җирдә,

Кояш Тимбикова!!!


9 нчы укучы. “Оча яфрак” Илсөяр Иксанованың шигыре.

Оча, яфрак оча, сары яфрак оча,

Сагыш иңәр инде көзләремә.

Мин җәйләрне сагынып сиңа киләм,

Җәйнең яшеллеге күзләреңдә.

Исә җилләр, исә юеш җилләр, исә.

Дымы үтәр инде көннәремә.

Мин җәйләрне сагынып сиңа киләм,

Җәйнең тыныч киче күзләреңдә.

Дулый, суык дулый, шыксыз суык дулый.

Салкын үтәр инде үзәгемә.

Мин җәйләрне сагынып сиңа киләм,

Җәйге кояш балкый күзләреңдә.


Укытучы. Дәресне Кояш Тимбикованың туганнан туган сеңелесе Рушания Закирова шигыре белән тәмамлыйбыз. “Мең – мең рәхмәт, сиңа, Кояш апа!”

Якташларың сагынып килде сиңа

Хөрмәт итеп кечесе, олысы,

Йөрәкләрдән чыккан хисләрнең без

Тапшырабыз иң-иң җылысын.

Мин – татар кызы!” – дип горурландың

Милләтеңне чөеп бөеккә,

Горурландың туган халкың белән

Бәхет теләп гомер – гомергә.

Җылылыгың тойды сөйгән халкың

Әсәрләреңдәге битләрдә,

Син аларны бер дә онытмадың

Йөргән чакта кайчак читләрдә.

Көзге рәнҗү”, “Кышкы талпыну”лар,

Ачык хат”, я “Кышкы былбыллар”...

Күпме якташларның язмышларын

Сыйдырганнар синең китаплар!

Бүген кабат туган ягыңда син,

Зур тантана синең тирәңдә.

Исемең атап уза Укуларың!

Калсын, диеп эзең тирәңдә.

Туган ягыбызның Кояшы син!

Нурларың да сибелеп ята.

Җылылыгың, яктылыгың өчен

Мең – мең рәхмәт, сиңа, Кояш апа!



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 24.11.2016
Раздел Другое
Подраздел Конспекты
Просмотров79
Номер материала ДБ-386098
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх