1827020
столько раз учителя, ученики и родители
посетили официальный сайт проекта «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыАчык класс сәгате "Музейда"

Ачык класс сәгате "Музейда"

библиотека
материалов

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Актүбә ш.т.п. 3 нче урта белем бирү мәктәбе

З класста үткән класс сәгате



СУГЫШЧАН ДАН ҺӘМ ХЕЗМӘТ ДАНЫ МУЗЕЙЛАРЫ- БЕЗНЕҢ ТАРИХИ МИРАСЫБЫЗ”

Класс сәгатенең формасы – проблемалы дискуссия

Класс сәгатенең темасы “ Сугышчан Дан һәм Хезмәт Даны музейларының патриотлар тәрбияләүдә әһәмияте”

Максатлар :

  1. кече яшьтәге укучыларны музейлар, аларның эшчәнлеге белән таныштыру;

  2. тирә-юньдәге музейлар эшчәнлеге мисалында укучыларда патриотик хисләр тәрбияләү;

  3. Укучыларда кызыксынучанлык хисләре тәрбияләү, үз тарихларын өйрәнүгә теләк уяту.

Җиһазлау : музейда булуларын искә төшерүче фотолар, китаплар, мәктәп музей почмагы экспонатлары,проектор,презентация.

Катнашалар: ата-аналар,шефлыкка алган сугыш һәм тыл ветераннары, 3 класс укучылары.

КЛАСС СӘГАТЕНЕҢ БАРЫШЫ

  1. Класс җитәкчесенең кереш сүзе. Проблемалы сорау кую.

  • Укучылар, сезнең туган илне саклаучы, яратучы кешеләрнең кем булуы турында беләсегез киләме?

  • Сезнең патриот дигән сүзне ишеткәнегез бармы?

  • Сезнең бүгенге көндә караган киноларда сугыш,тынычлык турында нәрсә әйтергә телиләр?

( Укучыларның җаваплары тыңлана)

  • Бүген без бу сорауларга киңрәк тукталып тынычлык, сугыш темаларын ачарбыз, без белгән кешеләр, батырлар арасында кемнәрне патриот дип санарсыз икән, үзегез дә киләчәктә патриотлар булып үсәр ,тәрбияләнер өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиешлегегез турында сөйләшербез.



  1. Туган җир, патриот дигән сүзләрнең мәгънәләрен ачыклау

  • Сез туган ил дигән сүзне ничек аңлыйсыз?

  • Сез үзегезнең туган җирегезне яратасызмы?



  1. Тест үткәрү

1) Туган илен сөюче кеше :

А) туган җиреннән ерак китми

Б) чит илдә яши



2) Туган илен сөюче кеше :

А) башка милләтләрне яратмый

Б) бөтен халыкларны да бертигез күрә.

( Укучыларның җаваплары тыңлана, мисаллар китерелә)

  1. Патриот кем ул? Әңгәмә кору.

  • Димәк укучылар, туган илен сөюче кеше - ул башкаларны да хөрмәт итә, туган иленнән ерак яшәми. Үзенең туган иле, халкы өчен утка да,суга да керә. Шундый кешеләрне патриотлар дип атыйлар.

  • Укучылар, ә сез белгән кешеләр арасында без кемнәрне патриотлар дип атарбыз? (җаваплар тыңлана)

  • Туган иле өчен башын салган,җанын да биреп үлеп калган кешеләр белән без кайларда таныша алабыз?



  1. Батырлар турында китаплар,альбомнар белән танышу

(Хәтер китабы, Геройлар турында, Җәлилчеләр альбомы һ.б)



  1. Сугышчан Дан һәм Хезмәт Даны Музейлары турында укучыларның белгәннәрен ачыклау

( Азнакай төбәк Музее, Яр Чаллы Сугышчан Дан Музее турында слайдлар күрсәтелә,әңгәмә корыла )



  1. Укучыларның музейларда алган тәэсирләре белән уртаклашулары



  1. Музейларның әһәмиятен ачыклау. Нәтиҗә ясау.

  • Димәк ,укучылар, музейлар - безнең тарихи байлыгыбыз. Алар кеше хәтереннән югалырга мөмкин булган вакыйгаларны, батырларны искә төшереп, саклап килүче мирасыбыз.Шуңа күрә без анда бик еш барып,үзебезнең тарихыбыз белән кызыксынып торырга тиешбез..

  1. Мәктәп музей почмагы экспонатлары белән танышу. Тыл һәм хезмәт ветераны Салахова Г. Ф., сугыш ветераны Ахметшин Якуб чыгышы.

Алар үзләренең балачагы,борынгы эш кораллары белән таныштыралар, Салахова Г.Ф.сугышта үлеп калган абыйсының хатларын укый.



  1. Укучылар белән класс сәгатенә нәтиҗә ясау.

  • Укучылар, бүгенге класс сәгатендә без нәрсәләр турында сөйләштек?

  • Кем ул патриот?

  • Безнең тарихи мирасыбыз кайларда саклана?

  • Без дә патриот була алабызмы?

  • Аның өчен нишләрбез?

( Укучыларның җаваплары тыңлана)



  1. Патриотик җыр тыңлау “ Салют сиңа , Муса Җәлил” җырын укучылар басып җырлыйлар



  1. Рефлекция

Бүгенге класс сәгате сезгә ошадымы? Ул сездә нинди хисләр уятты?





















Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:

Вам будут интересны эти курсы:

Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»
Курс повышения квалификации «Актуальные проблемы обучения детей с нарушением слуха в образовательных организациях общего и среднего профессионального образования»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация инклюзивного обучения в сфере образования»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Специфика преподавания информатики в начальных классах с учетом ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогическая диагностика в современном образовательном процессе»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Техники креативного мышления как инструмент формирования общих компетенций по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы ФГОС»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.