Ачык дәрес 1-3 класс.Әйләнә-тирә дөнья дәресләре. Тема:

Предпросмотр материала:

Әйләнә-тирә дөнья

1 класс   Тема: Хайваннар кышка ничек әзерләнә?

 

3 класс    Тема: Кем нәрсә ашый?

 

Шаяхметова Н.Р.

План

Тема:хайваннар кышка ничек әзерләнә?

Тема: Кем нәрсә ашый?

Максат: Кыргый хайваннарның кышка ничек әзерләнүләрен аңлату.

Уйлау, фикерләү сәләтләрен үстерү.

Хайваннарга, кошларга сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: Әйләнә-тирә дөнья дәреслеге, 1 класс.

Җиһазлау: Картинкалар, диапроектор.

Максат:Туклану үзенчәлекләре буенча хайваннарны төркемнәргә бүләргә өйрәтү.

Туклану чылбыры төзү.

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Материал: Әйләнә-тирә дөнья дәреслеге, 3 класс.

Җиһазлау: Картинкалар, диапроектор.

 

l .   Оештыру өлеше.

       1.Дәрескә хәзерлекләрен тикшерү.

        2. Тынычландыру.

II.   Актуальләштерү.

Яшелчә һәм җиләк-җимеш рәсемнәрен аеру.

Такта янына чыгып бер хайванның кайсы төркемгә керүен аңлату.

 

 

III.  Яңа дәрес материалын аңлату.

1.  Саескан турында табышмак әйтү.

2.  “Урман җыелышы” турында әкият сөйләү.

3.  Дәреснең темасын, максатын хәбәр итү.

4.  Табышмаклар әйтү.

5.  Видео карау.

6.Дәреслек материалы буенча эш.

7. Дәреслек материалы буенча укучылар фикере.

6.Туклану чылбырын аңлату.

7. Дәфтәрләрдә эш.

 

IV. Ял итү.

V. Ныгыту.

8. Кышка азык җыймаучы җәнлек рәсемнәрен буяу.

8.Туклану чылбыры төзү.

 

VI. Йомгаклау.

Дәрескә нәтиҗә ясау.

 

9. Өй эше бирү.

10. Билгеләр кую.

 

Дәрес барышы.

-Исәнмесез, укучылар. Утырыгыз. Әйләнә- тирә дөнья белән танышу дәресебезне башлап җибәрәбез. Сез дәрескә әзерме?

-Әзер.

Укучылар, без хәзер алдагы дәрестә өйрәнгәннәрне кабатлап китәрбез.

Беренче класс укучылары яшелчә һәм җиләк -җимешләрне аерырга өйрәнгәннәр иде.Карточкадагы рәсемнәр буенча аерырга.

 

 

 

 

 

 

3 нче класс укучылары белән без хайваннарның күптөрлелеген өйрәнгән идек.Хәзер такта янына чыгып шул турыда сөйләп китәрбез.

 

Молодцы, укучылар! Булдырдыгыз. Ә хәзер бик игътибар белән мине тыңлагыз. Мин сезгә бер табышмак әйтәм.

 Һәр ялтыраганны оясына ташучы кош.(Саескан).

Дөрес, укучылар. Ул иртәдән бирле көз бетә, кыш җитә дип хәбәр тараткан.Моны ишеткән җәнлекләр “Урман җыелышы” җыйганнар. Бу җыелышта бүген без дә катнашабыз. 1 нче класс укучылары белән хайваннарның кышка ничек әзерләнүен, ә 3 нче класс укучылары белән “Кем нәрсә ашый?” дигән тема өйрәнербез.

Димәк, укучылар, без урманга кунакка китәбез.Урманда үзеңне ничек тотарга кирәк? Искә төшереп китик әле.

-Урманда тавышланырга ярамый.

-Үзебезне тыйнак тотарга кирәк.

-Кош ояларын туздырырга ярамый.

Дөрес, укучылар. Ә сезнең урман җыелышына кемнәр килгәнен беләсегез киләме? Без аны табышмакларга җавап тапкач белербез.

1.  Төлке түгел койрыклы

    Мәче түгел, мыеклы

     Куян түгел, кимерә.

    Туп шикелле сикерә.(Тиен)

2.  Чуар киемле урам малае

Борчак җыя, кырда куна.(Чыпчык)

3.  Сорыдыр үзе,

Үткендер теше.(Бүре)

4.  Тәнендә йөз инә

Тотармын димә.

5.  Кылый күз

Ярык ирен

Озын колак

Кушаматы:

“Елак-мылак”(Куян)

6.  Алпан-тилпән атлый ул

Балны кире какмый ул.

Гәүдәм авыр бит дими,

Бик оста итеп бии.(Аю)

7.  Соскы борын бакылдык

Күп сөйләшә такылдык.(Үрдәк)

8.  Су буенда осталар

Балтасыз йорт салалар.(Кондыз)

9.  Хәйләкәр диләр аны,

Шулай таралган даны.(Төлке)

Менә бөтенесе дә җыелып бетте. Аларның кышка ничек әзерләнүләрен 1 нче класс укучылары Күзәтер.

1 нче класслар дәреслектәге рәсем буенча сөйләргә өйрәнеп утыралар.         

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

1 нче класс укучыларының чыгышы. Һәр җәнлек турында мәгълүмат бирү.

 

Ял итү.

 

 

 

 

 

Кайбер җәнлекләр үзләренә бөтенләй азык әзерләмиләр икән. Шул җәнлекләрне буяп куйыйк әле.(Җәнлек рәсемнәрен буярга)

 

 

 

 

 

 

 

Төркемдә эш.” Кемнең өе кайда?” уены уйнау.

 

Йомгаклау.

-Без нәрсәләр турында өйрәндек?

-Җәнлекләр кышка ничек әзерләнәләр?

Мин сезгә Николай Сладковның “Юл буйлап керпе бара” дигән хикәясен сөйләп китәрмен.

-Керпе нәрсәләр белән туклана?

-Керпе тагын нәрсә ашый?

Хәзер тыңлаган хикәя буенча  хайваннарны туклануына карап төркемнәргә бүләбез.

-Үсемлек белән тукланучылар.

-Бөҗәкләр белән тукланучылар.

-Ерткыч хайваннар төркеме.

-Төрле азык белән тукланучылар төркеме була.

 

Төркемнәрне дәфтәргә язу.

Ял итү.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тереклек ияләре үзара бер-берсе белән туклану чылбырында бәйләнештә тора. Усак-куян-бүре мисалында аңлату.

 

 

 

 

Дәреслек материалындагы язманы укып танышу.

 

Туклану чылбыры төзү.Рәсемнәр бирәм.

 

 

“Кемнең эзе кайда яшеренгән?” уены уйнау.(Төркемләп)

 

 

 

Укучылар, безнең дәресебез ахырына якынлашты.

-Хайваннарны нинди төркемнәргә бүләләр?

-Нәрсә ул туклану чылбыры?

Өй эше бирү. 98 нче бит, 2 нче бирем.

Билгеләр кую.

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

Ачык дәрес 1-3 класс.Әйләнә-тирә дөнья дәресләре. Тема:

    DOCX

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Краткое описание материала

Автор материала

Шаяхметова Нурфия Рафаилевна

учитель начальных классов

  • На сайте: 11 лет и 2 месяца
  • Всего просмотров: 8229
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 8229
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Шаяхметова Нурфия Рафаилевна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~100

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: