Инфоурок / Иностранные языки / Рабочие программы / Адаптированная программа кружка "Халык җәүһәрләре"
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям рекомендуем принять участие в Международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

СЕГОДНЯ (15 ДЕКАБРЯ) ПОСЛЕДНИЙ ДЕНЬ ПРИЁМА ЗАЯВОК!

Конкурс "Я люблю природу"

Адаптированная программа кружка "Халык җәүһәрләре"

Напоминаем, что в соответствии с профстандартом педагога (утверждён Приказом Минтруда России), если у Вас нет соответствующего преподаваемому предмету образования, то Вам необходимо пройти профессиональную переподготовку по профилю педагогической деятельности. Сделать это Вы можете дистанционно на сайте проекта "Инфоурок" и получить диплом с присвоением квалификации уже через 2 месяца!

Только сейчас действует СКИДКА 50% для всех педагогов на все 111 курсов профессиональной переподготовки! Доступна рассрочка с первым взносом всего 10%, при этом цена курса не увеличивается из-за использования рассрочки!

ВЫБРАТЬ КУРС И ПОДАТЬ ЗАЯВКУ
библиотека
материалов

Татарстан республикасы Әлки муниципаль районы

Укучылар иҗат йорты” балаларга өстәмә белем бирүнең муниципаль бюджет учреждениесе




Расланган:

МББУ БӨББ “УИЙ”

директоры

_____________ Ә.Ә.Гайфуллина

_____” ________201___ел



Каралган:

педагогик берләшмә

беркетмәсе №______

____август 201____ ел







Халык җәүһәрләре”

җайлаштырылган белем бирү

программасы

(Программа 3 елга каралган)

Укучыларның яше 11-14






Өстәмә белем бирү педагогы

Галиуллина Гөлсинә Әнвәр










Базарлы Матак





АҢЛАТМА ЯЗУЫ


Карга мәктәбендә “Халык җәүһәрләре”түгәрәге эшли.

Бу түгәрәк укучыларның артистлык сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылды. “Халык җәүһәрләре” түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучыларны туплады. Бу түгәрәк шулай ук сәхнә серләренә төшенү, тамашачылар алдында үз-үзеңне тотарга өйрәнү бурычларын үз эченә ала.

Түгәрәктә  сәләтле балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган. Чөнки мәктәбебездә сәнгать сөюче балалар бик күп.  Шундыйларны сайлап алып һәм теләк-хыялларын истә тотып эшләү уңышлы булыр дигән фикергә килдем.

        Һәр халык үзенә хас булган гореф-гадәтләргә бай. Соңгы вакытта туган телебезгә, шулай ук борынгыдан килгән йолаларга игътибар бик нык артты, чөнки татар халкының, башка халыклар кебек үк тарихы, үткәне бик бай, йола-бәйрәмнәре һәм уеннары да күп төрле.

Түгәрәк программасын төзегәндә, укучыларны шушы халык бәйрәмнәре һәм йолалары үрнәгендә тәрбияләү, җыр-биюләрне, такмак-такмазаларны өйрәтү, шулар аша дуслык хисләре тәрбияләү, милли хисләр, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү алгы планга куелды.

Түгәрәктә йөрүче укучыларны балалар шагыйрьләре, әсәрләре белән тирәнрәк таныштыру, аларның әсәрләрен күбрәк уку теләге уяту максатлары да күздә тотылды.

Укучылар шулай ук үткән темалар ярдәмендә иҗади эш итеп шигырь, әдәби әсәр, мәсәл укырга өйрәнеп, сәхнәдә күрә белү, тыңлый һәм ишетә белү күнекмәләрен үстерә ала.

Түгәрәккә йөрүче укучылар югарыда күрсәтелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерергә тиеш.

Түгәрәк дәресләрендә татар теле, әдәбияты, рәсем, җыр сәнгате, уеннар һәм сәхнә әсәрләре бәйләнештә бирелә. Дәресләр халкыбызның гореф-гадәтләрен, әдәбиятын, мәдәниятын өйрәнүгә нигезләнә.

Укучыларның активлыгын, иҗади эшчәнлеген, кызыксынучанлыгын үстерүгә күнекмәләр формалаштыруга төрле иҗади биремнәр, күнегүләр бирелә, эзләнү методы  кулланыла.

Халык җәүһәрләре” түгәрәге берләшмәсенә11-14 яшьлек укучылар тупланды

Дәресләр атнага 4 сәг. үткәрелә (атнага 2 көн).

Түгәрәкнең максаты hәм бурычлары:


  1. Белем бирү, өйрәтү максаты :

  1. Шәхес формалаштыруга юнәлтелгән технология аша укучыларда әдәбиятка-сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләп, иҗади үсешләрен булдыру”.

  2. Укучыларны татар театр сәнгатен аңларга hәм образларны иҗат

итәргә өйрәтү.


Бурычлары :

1.Укучыларны түгәрәк эшенә җәлеп итү, театр белән кызыксыну уяту.

2.Сәнгать әсәрләренә мәхәббәт уяту.

3.Укучыларның артистлык сәләтен, иҗади талантларын күрә, уңышларга

дәрт уята алуга ирешү.

4.Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.


2.Тәрбияви максат:

  1. Татар театры тарихы, анын беренче карлыгачлары, беренчел адымнары белән кызыксыну хисләре уяту.

  2. Татар театры сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, әхлак сыйфатлары формалаштыру, киләчәк тормышка әзерләү


Бурычы:

  1. Театрның үткән юлын, анын беренче яралгыларын аңлауларына ирешү.

  2. Драма жанрының төрләрен аера алуларын булдыру.

  3. Классик әсәрләр сәхнәләштерү.


  1. Үстерелешле максат :

  1. Сәнгатьле уку hәм сөйләм күнекмәләрен үстерү.

  2. Иҗади сәләтләрен үстерүhәм тирәнәйтү.


Бурычы:

  1. Аеруча балалар өчен язылган hәм классик әсәрләр сәхнәләштерү, иҗат итү.

  2. Төрле бәйге-ярышларда, ата-аналар алдында чыгышлар ясау.

  3. Сүз сәнгатеннән алган белемнәрен тагы да тирәнәйтү, гомумиләштерү.



Тугәрәк дәресләре төрле формада үткәрелә. Күбрәк теоретик һәм практик юнәлештә эш башкарыла. Дәрес-әңгәмә, дәрес-очрашу, дәрес-экскурсияләр үткәрү дә күздә тотыла. Төп игътибар балаларнын иҗади сәләтен үстерүгә, аларны милли жанлы, милли рухлы итеп тәрбияләүгә, сәнгатьле һәм образлы сөйләм формалаштыруга, мөстәкыйль шәхес үстерүгә, әзерләүгә юнәлтелә.


Уку елы ахырында укучылар белергә тиеш:


  1. Театр сәнгате, аның төпүзенчәлеге.

  2. Татар театр сәнгате, аның тәүге адымнары, формалашу чоры, уткән юлы.

  3. Милли театрыбыз, аның беренче карлыгачлары (Язучы-драматурглары, артист-актерлары, режиссерлары).

  4. Драма жанрлары.

  5. Классик драма, классик драматурглар иҗаты.

  6. Актерлык бурычы, образга керу hәм тоемлап сөйләү.

  7. Режиссер күрсәтмәләрен аңлый, үти белү.

  8. Мәдәниятне аңлый белүче, иҗади талантлы, әхлак сыйфатларына ия кеше булу серләре ачып,спектакльләрдә уйнау.


Укучы эшли, башкара белергә тиеш:


  1. Театр сәнгатен башка сәнгать төрләреннән аера.

  2. Татар театры тарихы, үткән юлы белән таныш.

  3. Сәнгатьле сөйли, образга керә.

  4. Актерлык талантына ия.

  5. Иҗади hәм мөстәкыйль, үз киңәшләрен башкаларга да бирә ала.

  6. Драма төрләрен аера, классик әсәрләрне аңлый.

  7. Сәхнә тормышы белән таныш, башка милләт театрлары белән дә кызыксына.








1нче елына тематик-укыту программасы



п/п



Эш төре


эчтәлек

Барысы

бергә


Теория


Практика



1.


Театр сәнгате

Аның үзенчәлеге

дикция, сәнгатьлелек өстендә эшләү;



34



10



24

2.




Г.Камал

Беренче театр”

Рольгә керү, сәхнә телен үстерү юнәлешендә эш алып бару.


8



2



6



3


Әбием сандыгы”

Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү


10


4


6


4


Ф.Хөсни “Кабак”

Җыр, бию, сүз сәнгате өстендә эш алып бару


8


2


6


5


Ана-бөек исем”

Т.Миңнуллин

Әниләр һәм

Бәбиләр”

Рольгә керү, сәхнә телен үстерү юнәлешендә эш алып бару.


30



10



20


6.


А.Әхмәт

Үги кыз”

Актерлык сәләтен үстерү

өстендә эш


24



10


14

7.

Тел язмышы-милләт язмышы

Сүз сәнгате өстендә эш алып бару

14

6

8

8.

Авылымда-фольклор”

Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү

16

8

8



1нче уку елына календарь-тематик план.


п/п

Эчтәлек

Барлыгы

теория

практика

Үткәрү вакыты

Кереш занятие. Эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.

2



4.09

Театр сәнгате, аның төп үзенчәлеге

2

2


8.09

Татар театры тарихы, анын беренче адымнары.

2

2


11.09

Театрның барлыкка килүе,формалашу чоры

2

2


15.09

Беренче драматурглар иҗаты

2

2


18.09

Театрның беренче карлыгачлары

2

2


22.09

Татар театры.Ачык рәвештә куелу тарихы

2

2


25.09

Сәйяр”труппасы,аның иҗаты,йолдызлары

2

2


29.09

Татар Дәүләт театры,аның беренче иҗат труппасы

2

2



2.10

Бүгенге драматурглар,аларның иҗат алымнары

2

2


6.10

Татар театрының бүгенгесе

2

2


9.10

И.Зәйниев,Р.Батулла иҗатлары белән танышу

2


2

13.10

Драма жанры төрләре

2

2


16.10

Комедия турында

2


2

20.10

Трагедия

2

2


23.10

Драма

2

2


27.10

Водевиль,мелодрама

2


2

30.10

Әсәрне иҗат итәргә әзерләү,актерлык серләре

2


2

4.11

Г.Камал”Беренче театр”рольләргә бүлү

2

2


6.11

Беренче театр”әсәрен сәхнәләштерү

2


2

11.11

Беренче театр”әсәрен сәхнәләштерү

2


2

13.11

Әсәрне сәхнәгә кую

2


2

18.11

Әбием сандыгы” кичәсенә әзерлек

2

2


20.11

Кичәгә материал туплау

2


2

25.11

Әбием сандыгы”на сценарий төзү

2

2


27.11

Кичәнең төзелешен кабатлау

2


2

2.12

Әбием сандыгы”кичәсен үткәрү

2


2

4.12

Ф.Хөсни “Кабак”хикәясенең сценариясен төзү

2

2


9.12

Ф.Хөсни “Кабак”хикәясен сәхнәләштерү

2


2

11.12

Ф.Хөсни “Кабак”рольләргә бүлү

2

2


16.11

Ф.Хөсни “Кабак”кабатлау

2


2

18.11

Ф.Хөсни “Кабак”сәхнәгә кую

2


2

23.11

Ана –бөек исем”театр сәнгатендә ана образы

2

2


25.12

Т.Миңнуллин “Әниләр һәм бәбиләр”әсәрен уку

2

2


30.12

Әниләр һәм бәбиләр”дән өзекләр сайлау.

2

2


6.01

Әниләр һәм бәбиләр”әсәрен рольләргә бүлү

2

2


8.01

Әниләр һәм бәбиләр”әсәрендә ремаркалар

2

2


13.01

Әниләр һәм бәбиләр”әсәренә кием сайлау

2


2

15.01

Әниләр һәм бәбиләр”әсәренә декорация

2


2

20.01

Мезансценалар өстендә эш

2


2

22.01

Гөлфинә,Валентина ролен кабатлау

2


2

27.01

Алтынчәч,Дилемма ролен кабатлау

2


2

29.01

Әсәрдәге геройлар образлары өстендә эш

2


2

3.02

Генераль репетиция

2


2

5.02

Әсәрне сәхнәгә кую

2


2

10.02

Тел язмышы-милләт язмышы әңгәмә

2

2


12.02

Тел язмышы-милләт язмышы” кичәгә әзерлек

2

2


17.02

Тел язмышы-милләт язмышы” кичәсенә җырлар,шигырьләр туплау

2

2


19.02

Сценария төзү

2


2

24.02

Кичәне кабатлау,репетиция ясау

2


2

26.02

Җырлар,шигырьләрне кабатлау

2


2

3.03

Тел язмышы-милләт язмышы “кичәне үткәрү

2


2

5.03

А.Әхмәтнең “Үги кыз”әкиятен уку.

2

2


10.03

Әсәрне сәхнәләштерергә әзерләнү

2

2


12.03

Ремаркалар,диалог,монологлар өстендә эш

2

2


17.03

Ремаркалар,диалог,монологлар өстендә эш

2

2


19.03

Образларга күзәтү

2

2


24.03

Рольләр өстендә эш.

2


2

26.03

Рольләр өстендә эш.

2


2

31.03

Мезансценалар буенча эшләү

2


2

2.04

Мезансценалар буенча эшләү

2


2

7.04

Мезансценалар буенча эшләү

2


2

9.04

Генераль репетиция

2


2

14.04

Әсәрне сәхнәгә кую

2


2

16.04

Туган авылымда-Фольклор “әңгәмә

2

2


21.04

Халык авыз иҗаты-йолалар турында дискуссия

2

2


23.04

Халык авыз иҗаты-гореф-гадәтләр турында

2

2


28.04

Халык авыз иҗаты- бәетләр.Авыл бәетләрен туплау.Наилә апа белән очрашу

2


2

30.04

Халык авыз иҗаты-мөнәҗәтләр көйләү

2


2

5.05

Халык авыз иҗаты- табышмак,мәкальләр җыю

2

2


7.05

Халык авыз иҗаты бәйрәме үткәрү

2


2

12.05

Йомгаклау,табигатьтә Сабантуй бәйрәме

2


2

14.05



144





2 нчы елга укыту программасы


п/п



название

содержание

Всего


Теория


Практика



1.


Театр сәнгате

үзенчәлекләре

дикция, сәнгатьлелек өстендә эшләү;


20


10


10

2.



Мәктәп театрына киң юл”бәйгесе

К.Тинчурин

Зәңгәр шәл”

Рольгә керү, сәхнә телен үстерү юнәлешендә эш алып бару,


28



14



14




3

К.Тинчурин

Сүнгән йолдызлар”

сәхнәләштерү


Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү



24




8




16



4



Хәй Вахит
“Беренче мәхәббәт”өзек сәхнәләштерү

Җыр, бию, сүз сәнгате өстендә эш алып бару


30




2




28





5


Кыз озату”

кичәсе

Халкыбызның гореф – гадәтләрен искә төшерү

14

4

10


6.




Озын толым”

бәйгесе

Халкыбызның гореф – гадәтләрен

киләчәк буынга

тапшыру


14




6



8


7.

Ат саклаганда”

уен-тамашасы

Халкыбызның гореф – гадәтләрен оныттырмау

өчен


10


4


6




2нче уку елына календарь-тематик план.


п/п

Эчтәлек

Барлыгы

теория

практика

Үткәрү вакыты

Кереш занятие. Эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү

2




Театр сәнгате,аның үзенчәлекләре

2




«Мәктәп театрына киң юл» бәйгесенә әзерлек

2

2



Бүгенге драматурглар, аларның иҗат алымнары,әсәрләре белән танышу

2

2



Г.Камал театры эшчәнлегенә күзәтү

2

2



К.Тинчурин театры эшчәнлеге белән танышу

2

2



Якташ артистлар эшчәнлегенә күзәтү

2

2



Якташларыбыз иҗатын видеодан карау

2


2


К.Тинчурин туган көне уңаеннан үткәрелә торган бәйгедә катнашу

2


2


Казанга спектакль карарга экскурсия

2


2


Әсәрне иҗат итәргә әзерләү,актерлык сәләтен өйрәнүне дәвам итү.

2


2


Әсәрне сәхнәгә кую(актерлык сәләтен тикшерү)

2


2


К.Тинчурин иҗатын өйрәнү

2

2



Зәңгәр шәл”әсәреннән өзекләр сайлау

2

2



Әсәрне рольләргә бүлү

2

2



Ремаркалар,персонажлар сөйләмен өйрәнү

2

2



Абыстайлар образларын өйрәнү

2

2



Ишан карт образын өйрәнү

2

2



Галәви ролен кабатлау

2

2



Мезансценаларны билгеләү

2


2


Әсәрне сәхнәләштерү өчен кабатлау

2


2


Әсәрне сәхнәләштерү өчен кабатлау

2


2


Әсәрне сәхнәләштерү өчен кабатлау

2


2


Әсәрне сәхнәләштерү өчен кабатлау

2


2


Генераль репетиция

2


2


Әсәрне сәхнәгә кую

2


2


Кәрим Тинчурин “Сүнгән йолдызлар” драмасы белән таныштыру. Рольләргә бүлү

2

2



Сәрвәр Исмәгыйль ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Сәрвәр Исмәгыйль ролен уйнауны үзләштерү.

2

2



Сәрвәр Исмәгыйль ролен уйнауны кабатлау.

2


2


Надир мәхдүм, Сәрвәр ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Надир мәхдүм, Сәрвәр ролен үзләштерү.

2

2



Надир мәхдүм, Сәрвәр ролен уйнауны кабатлау.

2


2


Гөлнур, Фәрхи, Сәрвәр ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Гөлнур, Фәрхи, Сәрвәр ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Сәрвәр, Фатыйма ролен уйнауны үзләштерү.

2

2



Спектакльне тулысы белән кабатлау.

2


2


Генераль репетиция

2


2


Хәй Вахит “Беренче мәхәббәт”уку,роль бүлү

2

2



Тәлгать ролен уйнарга өйрәнү

2


2


Тәлгать ролен уйнауны камилләштерү

2


2


Рәхилә ролен уйнарга өйрәнү

2


2


Рәхилә ролен уйнауны камилләштерү

2


2


Госман, Камилә рольләрен уйнарга өйрәнү

2


2


Госман, Камилә рольләрен камилләштерү

2


2


Әпсәләм ролен уйнарга өйрәнү

2


2


Әпсәләм ролен уйнауны камилләштерү

2


2


Сәлим һәм Тәлгать рольләрен уйнарга өйрәнү

2


2


Сәлим һәм Тәлгать рольләрен камилләштерү

2


2


Рәхилә, Тәлгать рольләрен өйрәнү

2


2


Спектакльне тулысы белән кабатлау.

2


2


Генераль репетиция

2


2


Генераль репетиция

2


2


Кыз озату кичәсе”белән таныштыру.

2

2



Рольләргә бүлү.

2

2



Сөлге чигәм” җырын өйрәнү.

2


2


Ал тирәк, гөл тирәк “ уенын өйрәнү

2


2


Татар халык биюен өйрәнү.

2


2


Каз канаты” биюен өйрәнү.

2


2


Генераль репетиция

2


2


Озын толым бәйгесенә әзерләнү.

2

2



Катнашучылар белән елмаю серләренә өйрәнү.

2

2



Кызлар беләнчәч тәрбияләү серләренә өйрәнү.

2

2



Кызлар белән чәчтарашлар бәйгесенә өйрәнү

2



Кызларны чәч нурлый” бәйгесенә өйрәнү.


2


2


Генераль репетиция

2


2


Озын толым”бәйгесен күрсәтү

2


2


Ат саклаганда” күңелле кичәгә әзерләнү

2

2



Рольләргәбүлү

2

2



Табышмаклар,тизәйткечләр өйрәнү.

2


2


Бабай,балалар ролен өйрәнү.

2


2


Табигатьтә”Ат саклаганда” уены белән йомгаклау

2


2




144










3 нче елга укыту программасы


п/п



Эш төре


эчтәлек


Барысы бергә


Теория



Практика



1.


Без яшь артистлар инде”

дикция, сәнгатьлелек өстендә эшләү;

26

18

8

2.



Чәчәкләр аланында” сәхнә

уеннары

Рольгә керү, сәхнә телен үстерү юнәлешендә эш алып бару,

18

4

14



3




Мәктәп кыңгыраулары”


Халык авыз иҗатын тирәнтен өйрәнү




24





4





20



4



Яңа ел бәйрәменә театр-тамаша

Җыр, бию, сүз сәнгате өстендә эш алып бару

24

4

20



5


Убырлы кияү эзли”

сәламәтлек театры

12

2

10

6

Елак батыр”

Ике бүлектән торган комедия

20

2

18

7

Нәүрүз” бәйрәме

Халкыбызның гореф – гадәтләрен искә төшерү

10

4

6

8


Казан сөлгесе”


Әдәби кичә өчен сценарий

10

2

8

3нче уку елына календарь-тематик план.


п/п

Эчтәлек

Барлыгы

теория

практика

Үткәрү вакыты

Кереш занятие. Балаларны туплау. Эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.

2

2



Алдагы еллардагы эшләрне анализлау, төзәтмәләр...

2

2



Без – яшь артистлар инде,сәләтлеләр үзебез.

2

2



Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

2

2



Сәхнә серләренә өйрәнү. Видеоязмалар карау.

2

2



Киенү-бизәнү осталыгы. Декорациянең роле.

2

2



Укучыларның иҗади эшләрен искә төшерү

2

2



Татар халык иҗаты. Җырлар тыңлау.

2

2



Татар халык җыры өйрәнү.

2


2


Татар халык биюе ( ялгыз кызлар өчен).

2


2


Татар халык биюе (төркемдәге кызлар өчен)

2


2


Сәхнә уеннарын барлау

2

2



Такмак, такмаза, тел шомарткычлар.

2


2


Чәчәкләр аланында” сәхнә уенының эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

2

2



Сценарийны кабатлау.

2


2


Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләрне, бию өлешләрен өйрәнү.

2


2


Сценарийны кабатлау. Музыкаль бизәлеш.

2


2


Сценарийны кабатлау. Киемнәр әзерләү.

2


2


Парлы бию. “Кармакчы”.

2


2


Парлы бию. “Су юлында”.

2


2


Күмәк заманча бию. Зонтиклар биюе.

2


2


Сәхнәдә чыгыш ясауга әзерлек.

2

2



Мәктәп кыңгырауларыконкурсына театр.

2

2



С. Сәүбанова “Арыслан буласым килә” театр-тамашаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку.

2

2



Сәнгатьле уку буенча эш.

2


2


Кабатлау. Хәрәкәтләр. Музыка.

2


2


Киемнәр әзерләү.

2


2


Театр атналынгына әзерлек.

2


2


Театр атналыгы. “Мәктәп кыңгыраулары” конкурсында катнашу.

2


2


Кассетадан балалар өчен җырлар тыңлау.

2


2


Җыр өйрәнү. Караокега кушылып җырлау.

2


2


Балалар өчен җырлар өйрәнү.

2


2


Вальс өйрәнү.

2


2


Яңа ел бәйрәменә театр-тамашага әзерлек

2

2



Көмеш мөгез” әкият-пьесаның эчтәлеге белән танышу. Рольләргә бүлеп уку

2

2



Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр.

2


2


Сценарийны кабатлау. Музыка.

2


2


Сценарийны кабатлау. Хәрәкәтләр, музыка.

2


2


Киемнәр әзерләү.

2


2


Җырлы-биюле уеннар.

2


2


Такмак әйтешле уеннар.

2


2


Башлангыч сыйныфлар өчен уеннар – ял сәгате.

2


2


Яңа ел бәйрәменә залны бизәү.

2


2


Яңа ел бәйрәмендә чыгыш.

2


2


Кышкы табигатькә экскурсия.

2


2


Саф һавада уеннар.

2


2


Нәүрүз бәйрәменә әзерлек

2

2



Сценария төзү,рольләр бүлү

2

2



Нәүрүзбикә ролен кабатлау

2


2


Генераль репетиция

2


2


Нәүрүз бәйрәмен үткәрү

2


2


Убырлы кияү эзли”әсәрен уку

2

2



Убырлы, Пәри ролен уйнарга өйрәтү.

2


2


Аждаһа ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Бармалей ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Карлсон ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Үлмәс Кощей ролен уйнарга өйрәнү

2


2


Елак батыр”ике бүлектән торган комедия.

2

2



Рәсим ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Рәсим ролен уйнауны камилләштерү.

2


2


Илнур ролен уйнауны камилләштерү.

2


2


Алмаз, Рәдиф ролен уйнарга өйрәнү.

2


2


Алмаз, Рәдиф ролен уйнауны камилләштерү.

2


2


Класс җитәкчесе һәм Хәерниса әби

ролен уйнарга өйрәнү

2


2


Класс җитәкчесе һәм Хәерниса әби ролен

уйнауны камилләштерү

2


2


Комедияне тулысы белән кабатлау.

2


2


Генераль репетиция

2


2


Казан сөлгесе” Әдәби музыкаль кичә

2

2



Сөлге чигәм” көен өйрәнү

2


2


Сабантуй” уеннарын өйрәнү

2


2


Сабан туе”җырын өйрәнү.

2


2


Йомгаклау.Табигатькә экскурсия

2


2




144








Бүлек һәм темаларның эчтәлеге


Кәрим Тинчурин “Сүнгән йолдызлар”,”Зәңгәр шәл”

Әсәрне бергәләп укып чыгу. Эчтәлеген тирәнрәк аңлау, катнашучылар сөйләме аша аларның холкын билгеләргә өйрәнү.Аңлатмалар биреп пьесаны анализлау. Тикшерү беренче пәрдә яки андагы берничә күренешне бергәләп күзәтүдән кичерүдән башлана.

Иң баштан төп геройларга характеристика бирү.Сәрвәр һәм Исмәгыйль образларына характаристика бирү. Беренче бүлектә

Беренче пәрдәдә Исмәгыйль белән Сәрвәрнең бер –берсенә булган мәхәббәтләрен күрсәтү. Сабыр холыклы Гөлнур Әбинең кызы өчен ничек аны яратуын, аның йчен йөрәге әрнүен уйнарга өйрәтү.Надыйр образы аркылы явыз, мәкерле, усал кешене күрсәтү. Исмәгыйль белән Надыйр образы аркылы конфликтның нәрсәгә китереп җиткерүен төшендерү. Бу конфликтны чишүдә акыллы фикер йөртүчеТаһирның зур роль уйнавын дөрес юллар белән ачу.

Сабыр холыклы Галим роле аша тамашачыга тормышта үз юлыңны дөрес табу юлларын өйрәтү. Якты , матур хыяллар белән яшәүче, бәхеткә тулы хокуклары булгангеройларның үлеме бөтен кара көчләргә, беренче чиратта сугышка һә аны башлаучыларга нәфрәт, ләгънәт булып яңгырый

Һәрдаим дикция, сәнгатьлелек өстендә эшләү;

Кыз озату” кичәсе

Шигырьләр өйрәнү, җырлар өйрәнү. . “Каз канаты”, “Челтәр элдем читәнгә” җырлары көйләренә бию элементлары уйлау. Аларны камилләштерү. Туй җырларын өйрәнү.

Г.Камал “Беренче театр”

Комедияне бергәләп укып чыгу. Рольләргә бүлү. Рольләргә бүлеп, рольгә кереп укырга өйрәнү.

Комедия алдынгы карашлы, акыллы Вәли монологы белән башлана.Хәмзә бай бөтен искелекне үзенә туплаган, кире образ итеп бирелә.Кызы Гафифә белән, малае Хәбибрахман заманнан артта калган образлар ны күрсәтү.

Әбием сандыгы” кичәсенә укучылар белән чиккән сөлгеләр, яулыклар, кулъяулыклар җыю.



Тел язмышы – милләт язмышы.

Туган телгә мәхәббәт, халкыңа хөрмәт тәрбияләү;татар шагыйрьләренең телгә багышланган шигырьләре белән таныштыру.Туган тел турында З. Насыйбуллин, Р. Фәйзуллин, Г. Мөхәм мәтшин, М.Хафизов, Э. Шәрифуллигна Р. Әхмәтҗанов шигырьләрен өйрәнү.Туган тел тында шигырьләр туплау.

Театр яктылыкка, нурга илтә

Театр – ул искиткеч могҗиза. Сәхнәгә чыгып кечкенә генә булса да роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр. Тормышта без көн саен билгесез режиссер язган пьесада үзебезнең рольләрне уйныйбыз бит.

Шулай итеп, сәхнәдә 2 театр коллективы чыгыш ясаячак. Ә театр коллективының кайсысы Шүрәле премиясе лауреаты булуын билгеләү иҗади берләшмәгә йөкләнә. Аның составында: Шүрәле абзый үзе һәм аның дуслары Шүәлия, Шүрәлинә, Шүрулла һәм Шүрвәли.

Гримерларны ярышы булачак.Гример- ул театрның тылсымчысы,чөнки алар гади кешене патша яки хәерчегә әйләндерә алалар.Убырлы карчыкка,яки кечкенә балага , ак чәчле бабайга әверелдерү дә алар эше. Грим- француз сүзе-“җыерчыклы” дип тәрҗеиә ителә. Буяулар, гримнар, париклар ярдәмендә актерларның йөзе үзгәрә.

. Гримерларның максаты: индеец, убырлы качык, клоун ясау һәм костюмнарын яклау.

Ана – бөек исем” дигән кичә.

Балалар күңелендә кадерле кешеләребез әниләргә карата хөрмәт, олылау хисләрен үстерү, әниләргә бәйрәм кичәсе оештыру максатыннан алынды.Әниләр турында шигырьләр ятлау, яңа җырлар өйрәнү, төрле халык биюләрен өйрәнү. Бу кичәдә әти – әниләрнең әниләрен дә чакырып, алар турында чыгышлар әзерләү.

Убырлы кияү эзли” (Сәламәтлек театры).
Наркоманиягә, алкогольгә, тәмәке тартуга каршы көрәшү максатыннан әлеге театрны өйрәнергә алындык. Киемнәр әзерләү, сүзләрен дөрес итеп әйтергә өйрәнү, рольгә кереп уйнарга өйрәнү.

Ат саклаганда

Бу кичә Укучыларда табигатькә сакчыл караш, зирәклек, тапкырлык, кыюлык тәрбияләү. Бу кичәгә әзерләнер алдыннан Г. Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе укып чыгыла. Башка татар халык әкиятләре укыла. Беренче занятиеләрдә кешеләрнең атларны кулга ияләштергән бик борынгы заманнардан башлап, бүгенге көнгә кадәр, бу игелекле малларның кешегә никадәр зур ярдәм итүе, хезмәттә дә, бәйрәмнәрдә дә, сугыш кырларында да кеше белән янәшә атлавы турында сөйләшү аып барыла. “Акбүз атым” ( Г. Зәйнәшева, сүз., Г. Сәйф. муз) , “Җайдаклар””Көмеш тояк тулпар атым” дигән җырлар өйрәнелә.

Үги кыз “ әкияте.

Әкиятнең эчтәлеге белән танышу. Эзлекле рәвештә әкиятнең эчтәлеген үзләштерү. Аерым өлешләр, вакыйгалар турында фикерләр әйтү. Уңай образларның төп сыйфатларын билгеләтү. Тискәре образларның характерлы билгеләрен күрсәтү. Тамашачыларга уңай һәм тискәре образлар арасында тоган ата образын күрсәтә белүләренә ирешү. Халык авыз иҗатын дөрес файдалану. Фольклорның жанрларын өйрәнү. Әкиятләр төрләре белән таныштыру, әкиятләр алып килеп, аны анализлау.

Җырлар турында төшенчә бирү, аларны магнитафон тасмасыннан тыңлау, җыр төрләрен аера белүләрен тикшерү. Бию такмагы — борынгы жанр. Ул әле биюләр музыкасыз гына башкарылган заманнарда ук туган. Чөнки кешеләр аптырап калмаганнар: такмак әйтеп биегәннәр. Хәзерге көннәргә кадәр телдә сакланган «Әпипә», «Әнисә», «Бас, бас эзенә», «Бие-бие, Хәйбулла» кебек, бию көенә җырлана торган бик күп сандагы шигъри тезмәләр бар. Такмакларның максаты — биючеләргә ритм биреп, дәртләндереп тору. Такмак чыгару, аны әйтү бүгенге көндә дә саклана. Гармунга бию белән бергә такмакка биюне дәӘкиятнең эчтәлеге белән танышу. Эзлекле рәвештә әкиятнең эчтәлеген үзләштерү. Аерым өлешләр, вакыйгалар турында фикерләр әйтү. Уңай образларның төп сыйфатларын билгеләтү. Тискәре образларның характерлы билгеләрен күрсәтү. Тамашачыларга уңай һәм тискәре образлар арасында тоган ата образын күрсәтә белүләренә ирешү. Халык авыз иҗатын дөрес файдалану,төрләрен аера белүләрен тикшерү. Бию такмагы — борынгы жанр. Ул әле биюләр Фольклорның жанрларын өйрәнү. Әкиятләр төрләре белән таныштыру, әкиятләр алып килеп, аны анализлау.

Җырлар турында төшенчә бирү, аларны магнитафон тасмасыннан тыңлау, җыр музыкасыз гына башкарылган заманнарда ук туган. Чөнки кешеләр аптырап калмаганнар: такмак әйтеп биегәннәр. Хәзерге көннәргә кадәр телдә сакланган «Әпипә», «Әнисә», «Бас, бас эзенә», «Бие-бие, Хәйбулла» кебек, бию көенә җырлана торган бик күп сандагы шигъри тезмәләр бар. Такмакларның максаты — биючеләргә ритм биреп, дәртләндереп тору. Такмак чыгару, аны әйтү бүгенге көндә дә саклана. Гармунга бию белән бергә такмакка биюне дә күзәтергә мөмкин. Такмак әйтешле әйлән-бәйлән уеннарында яшьләр теләп катнашалар.

Җыйнап кына әйткәндә, такмаклар татар халкының сурәтле фикерләү мәйданы иксез-чиксез икәнлеген, ә туган телебезнең сыгылмалы, шигъри яктан бай, бизәкле булуын исбатлый. Җырлы уеннар бездә бик киң таралган булган. Яшьләр су буйларында, болыннарда күмәк җырлап күңел ачканнар. Мәсәлән:

Бас, кызым Әпипә,

Син басмасаң, мин басам;

Синең баскан әзләреңә

Мин дә китереп басам («Әпипә»).

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Төркемнәргә бүлеп, бер төркемнән мәкаль төркемнән әйтемнәр әйттерү.

Табышмаклар кичәсенә әзерләнү. Табышмакларны җыю, төрләргә бүлү.

Мөнәҗәтләр сүзенә төшенчә бирү, мәгънәсен аңлату. Мөнәҗәтләрне көйләп күрсәтү.

Авылдан чыккан бәетләрне уку, тыңлау.

Әкиятләрне сәхнәләштерү өстендә эшләү. Рольләргә бүлү. Төп геройләрның холыклары билгеләү. Декорация уйлап табу. Аларны әзерләү. Катнашучы геройларга киемнәр табу, тектерү.

Озын толым” Татар халык биюләре үзләренең нәфислеге һәм затлылыгы, биюченең зирәклеге һәм кыюлыгы белән күңелне әсир итә. “Каз канаты”, “Челтәр элдем читәнгә” җырлары көйләренә бию элементлары уйлау. Аларны камилләштерү.

Нәүрүз” бәйрәме. Татар халкының милли бәйрәмнәрен искә төшерү. Алар турында мәгълүмат бирү.

Сабан туе

һәр халыкның үзенә хас күңелле бәйрәме бар. Безнең ямьле сабан туебыз да шундый милли бәйрәмнәрнең берсе.

Татарстанда һәм татар халкы яши торган башка җирләрдә июнь аенда сабан туйлары үткәрелә. Сагынып алынган бу бәйрәмдә кешеләр көч сынашалар. Алар көрәшәләр, йөгерешәләр, сикерәләр, авыр герләр күтәрәләр.Сабан туйларында кыюланалар, күчле егетләргә дан җырлана, мактку ява.

Сабан туе - хезмәт бәйрәме. Язгы кыр эшләрен тәмамлаганнан соң, совет кешеләре җиң сызганып башкарган эшләренә йомгак ясыйлар, мәйданнарга җыелалар, ярышалар, батырлыкларын Күрсәтәләр, күңел ачалар,бәйрәм итәләр. Котлы булсын сабан туйлары!

Халкым бәйрәм итә

Җәй башының хуш исле һавасында иркен табигать кочагында халык атна-ун көн ял итеп ала. Аның ата бабадан калган эше хезмәт бәйрәме, яраткан җыен һәм сабан туйлары башлана. Кешеләр, төркем-төркем, авыл-авыл булып урман башына, алан кырларга чыгалар.

Яшел чирәмле бер мәйданга малай-шалай, егет-җилән, кыз-кыркыннан алып, ир уртасы абзыйлар, өлкән хатыннар, карчык-корчык һәм ак сакаллы карт-корыларга кадәр бөтен халык җыела. Барысы да иң яхшы, иң матур киемнәрен кигән, бала-чага, хатын-кызлар аллы-гөлле күбәләкләр кебек айкалалар. Шат күңелдән сөйләшүләр, исәнләшү, сәламләшүләр, уен-көлке, җыр, музыка авазлары тирә-юньне яңгырата.



Кулланма әдәбият.


  1. Классик драматургларның сайланма әсәрләре.

  2. Татар халык әкиятләре.

  3. Тәрбия” газет

  4. Җырлыйк әле” җыр китабы.

  5. Х. Халиков “Зиһен ачкычлары”

  6. Мәктәп сәхнәсе” китабы.

  7. Табышмаклар, тизәйткечләр, тел шомарткычлар.

8 “Сәхнә”журналлары

9 .Татар халык уеннары.

  1. Татар халык биюлә

11. Балачакның гүзәл мизгелләре. Казан, 2002 ел.

12. Мәктәптә сәнгатьле уку.

  1. Үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен пьесалар.

14. Күңел ачыйк бергәләп. “Мәгариф” нәшрияты 2013 н.

15.“Могҗизалы мәктәп сәхнәсе “Мәгариф” нәшрияты 2009 ел.


Укыту-тәрбия бирү планы.


БУРЫЧЛАР

ТЕМА

СРОК

1.

Үз иҗатың белән башкаларны таныштыру, кеше алдында үзеңне иркен, тиешле тота алу. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Бәйрәмнәрдә чыгыш ясау, белгәнеңне башкаларга өйрәтү. Очрашу, юбилей кичәләрендә катнашу.


2.

Укучыларның үз-үзләренә бәя бирүләре.

Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр. Газета чыгару.


3.

Татар театры ,фольклор белән кызыксындыру, милли хисләр уяту

Киләчәк тормыш өчен милли рухлы шәхес үстерү


Видеофильмнардан татарча спектакльләр,концертларны

карап бару


5.

Сәхнә тормышына лаеклы алмаш әзерләү


Даими Г.Камал, К.Тинчурин,Г.Кариев театрларына экскурсияләргә бару


6.

Бер-береңә хөрмәт, игътибар хисләре тәрбияләү.

Күңелле ял. Туган көннәрен билгеләп үтү.


7.

Талантлы артистлар тормышын өйрәнү. Үз-үзеңне культуралы тотарга, зәвыклы киенергә өйрәнү.

Телевизордан концертлар, юбилей кичәләре карау, газета-журналларга даими күзәтү алып бару.


8.

Иҗади дәртне үстерү.

Якташ артистлар белән даими элемтәдә тору.













Үткәреләчәк чаралар

Үткәрү вакыты

Үткәрү урыны

1



2

Ата-аналар белән эш:

А) ата-аналар жыелышы

Б) аерым әңгәмәләр

Чаралар:

  • «Көзге бал»

  • Театр көне

  • Чыршы бәйрәме

  • Театр бәйгесе

  • 23 февраль

  • 8 март

  • Нәүрүз бәйрәме

  • Юмор кичәсе

  • Балалар өчен сәнгать фестивале


Чирек саен

Даими


Октябрь

Ноябрь

Декабрь

Январь

Февраль

Март

Март

Апрель

Апрель-май


Класс, мәктәп


Мәктәп

Мәктәп

Мәд. йорты

Мәд.йорты

Мәктәп

Мәктәп

Мәктәп

Мәд.йорты

Мәктәп

Мәд.йорты


Краткое описание документа:

Карга мәктәбендә “Халык җәүһәрләре”түгәрәге эшли.

Бу түгәрәк укучыларның артистлык сәләтен, сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен, логик фикерләүләрен үстерү максатыннан чыгып оештырылды. “Халык җәүһәрләре” түгәрәге, исеменнән үк күренгәнчә, театр, сәнгать, җыр-бию яратучы укучыларны туплады. Бу түгәрәк шулай ук сәхнә серләренә төшенү, тамашачылар алдында үз-үзеңне тотарга өйрәнү бурычларын үз эченә ала.

Түгәрәктә  сәләтле балалар белән күмәкләп, шулай ук индивидуаль эшләү дә урын алган. Чөнки мәктәбебездә сәнгать сөюче балалар бик күп.  Шундыйларны сайлап алып һәм теләк-хыялларын истә тотып эшләү уңышлы булыр дигән фикергә килдем.

        Һәр халык үзенә хас булган гореф-гадәтләргә бай. Соңгы вакытта туган телебезгә, шулай ук борынгыдан килгән йолаларга игътибар бик нык артты, чөнки татар халкының, башка халыклар кебек үк тарихы, үткәне бик бай, йола-бәйрәмнәре һәм уеннары да күп төрле.

Түгәрәк программасын төзегәндә, укучыларны шушы халык бәйрәмнәре һәм йолалары үрнәгендә тәрбияләү, җыр-биюләрне, такмак-такмазаларны өйрәтү, шулар аша дуслык хисләре тәрбияләү, милли хисләр, туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү алгы планга куелды.

Түгәрәктә йөрүче укучыларны балалар шагыйрьләре, әсәрләре белән тирәнрәк таныштыру, аларның әсәрләрен күбрәк уку теләге уяту максатлары да күздә тотылды.

Укучылар шулай ук үткән темалар ярдәмендә иҗади эш итеп шигырь, әдәби әсәр, мәсәл укырга өйрәнеп, сәхнәдә күрә белү, тыңлый һәм ишетә белү күнекмәләрен үстерә ала.

Түгәрәккә йөрүче укучылар югарыда күрсәтелгән белем һәм күнекмәләрне камилләштерергә тиеш.

 

Түгәрәк дәресләрендә татар теле, әдәбияты, рәсем, җыр сәнгате, уеннар һәм сәхнә әсәрләре бәйләнештә бирелә. Дәресләр халкыбызның гореф-гадәтләрен, әдәбиятын, мәдәниятын өйрәнүгә нигезләнә.

Общая информация

Номер материала: 162193

Похожие материалы