Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Һади Атласи "Шушы яктан, шушы туфрактан"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Һади Атласи "Шушы яктан, шушы туфрактан"

библиотека
материалов

Шушы яктан, шушы туфрактан...

( якташыбыз Һади Атласига багышлана.)

(талгын гына музыка яңгырый).

Алып баручы.

Исәнмесез,хөрмәтле кунаклар,укытучылар,укучылар,хәерле көн сезгә.

Алып баручы.

Ипи-тозда йөзнең аклыгы ул,

Ипи-тозда хөрлек төсе дә.

Ипи-тозда зурлык билгесе дә

Имин үткән көннәр көче дә.

Бөтен килеш,вакланмаган килеш,

Саклансын дип ныклы кулларда.

Җир шарында түм-түгәрәк ипи

Күчә килә елдан-елларга.

Хөрмәт белән без бирәбез сезгә

Бу авылның гүзәл бизәген

Данлы игенченең тире тамган

Туган ягыбызның икмәген.

Алып баручы.

Өстәлләрнең иң түрендә

Тәмле-татлы өй ашы.

Чәк-чәк табын матурлыгы,

Чәк-чәк табын кояшы.

Моңга каткан күңелләрне

Чәк-чәк балы эретсен.

Сибелгән татар баласын

Милли чәк-чәк бер итсен.

Баллы чәк-чәк,тәмле чәк-чәк

Кабып карагыз чак-чак.

Татарның матур күңелен

Аңлап алырсыз шул чак.

Алып баручы.

  • Туган як, туган туфрак, туган якның сихри табигате... Шундый кадерле, якын һәм назлы бу сүзләр.Иң беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытыбыздан алып, гомер агышы дәвамында бу изге сүзләр безне иркәли, назлый, сөя.

Һәркем өчен үзенең туган авылы җанына рәхәтлек бирә торган гүзәл табигате, шифалы чишмәләре бик тә газиз. Менә шуңа күрә дә, язмышка ияреп читләргә чыгып киткән кеше дә, авыр вакытта туган ягына кайтып сыена.

Шигырь уку. “Чәке ягы-Туган як”.

Чәке ягы-гөлләр иле,

Чәке буе-туган як.

Ата-бабам шунда торган,

Иман нуры тулган як.


Чәкеләргә кайтам әле,

Чәчәкле язлар белән.

Очрашырга дип чишмәләрдә,

Туганнар,дуслар белән.


Утар тавы” чишмәләре,

Ямьле урман буйлары,

Язлар җиткәч гөрләп уза,

Җырлы Сабан туйлары.


Чәке ягы-таулы урман,

Халкы горур –илһамлы.

Җир эшкәртә,иген игә,

Шуның белән ул данлы.


Чәкеләргә кайтам әле,

Язларда кошлар белән.

Чишмә тавышын тыңларга,

Утырып дуслар белән.


Алып баручы.

Туган туфракның әреме дә,миләш- мәтрүшкәсе дә синең күңелеңә дәва бирә, яшәү көче өсти, киләчәккә омтылыш тудыра. Һәр якның матурлыгы, гүзәллеге каләм әһелләре әсәрләре аша әдәбиятка үтеп керә, башкаларны да таң калдыра, сокландыра.

Безнең Чүпрәле районыннан чыккан каләм әһелләребез бик күп. Милләтнең тарихтагы урынын,интеллектуаль йөзен аның шәхесләре билгели.Безнең дә милләтебезне күтәргән, таныткан шәхесләребез шактый күп.Кызганыч ки, төрле чорларда татар зыялыларының күренекле вәкилләре төрле юллар белән юкка чыгарыла килгән.Мәсәлән,унтугызынчы йөз ахыры- егерменче йөз башында формалашып,ныгып җитешкән яңа заман татар зыялыларының тулы бер катламы да Сталинның репрессия машинасы тарафыннан юк ителә.

Укучылар һәм кунаклар игътибарына тәкъдим ителә торган кичәбез шундый корбаннарның берсе,мәшһүр татар тарихчысы, галим ,педагог һәм сәясәтче Мөхәммәтһади Мифтахетдин улы Атласи шәхесе һәм аның бай фәнни-иҗади мирасы турында.

Алып баручы.

Дөньяга бала аваз салды.Нинди шатлык!Гаиләгә бәхет иңде. Баланы яшьлектә- юаныч,картлыкта-таяныч,диләр.Иске Чәке авылында Мифтахетдин хәзрәт һәм остабикә Сәрбиҗамал гаиләсенә дә шундый зур шатлык иңә.Бу 1876 ел 29 август көне була.Авылның матурлыгын бизәп Һади Атласи дөньяга килә. Милләтебезнең һәм туган ягыбызның горурлыгы һәм танылган шәхесе була ул.Киләчәктә ул мәгълүм җәмәгать эшлеклесе, тарихчы галим һәм халык мәгарифе хезмәткәре булып таныла. Түбән Чәке авылының газиз кешеләре аның олуг зат икәнен онытмый.

Укучы шигырь укый. “Менә минем нигез”.

Дусларыма гел әйтәсем килә:

-Бу минем җир,минем авылым.

Мин иң элек шушы җирдә таптым

Язмыш каккан тормыш давылын.

Бу давылның дулкыннары мине

Еракларга чөеп җибәргән.

Утка,суга салып чыныктырган

Җил йөзенә куеп җилгәргән.

Дусларыма гел әйтәсем килә.

Мин тумыштан Иске Чәкедән!

Әткәй миңа бишек ясап элгән,

Әнкәй миңа сөтен имезгән.



Күңелемә саклык булып төшкән

Саф сөт тамчылары әнкәйдән.

Дәрт-ярсулык җанга йогып калган

Әткәй миңа биргән тәрбиядән.



Укучы.

Һади Атласидай асыл затлар

Халкым милләт өчен кирәкле.

Тарих төпкеленнән җыйнап алган

Энҗеләре кебек кыйммәтле.

Авылыбызның иң олуг улы-

Безнең Һади Атласи.

Үткәннәрдән юллар ярып

Асылыбызга кайта дин.

Мәгърифәтченең кыйбласы

Әдәп-әхлак, сабырлык.

Аның кылган гамәлләре...

Уйласаң таң калырлык.

Алып баручы.

Һади Атласины ни өчен олуг шәхес дибез? Нинди эш-гамәлләре аны үлемсез иткән? Ни өчен ул репрессиягә эләккән?

Алып баручы.

Тарихыбызда бу шәхес мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе, публицист һәм тарихчы-галим буларак эз калдырган.

Укучы.

Без һәммәбез җирдә берәү генә

Беркемнең юк җирдә алмашы.

Кабатланмас үз язмышы белән

Туа җирдә адәм баласы.

Гомеремнең соңгы киче җитәр, Гел төшлектә тормас көннәрем.



Кояш баткач, шәфакъ аллангандай

Сызылып калса иде эзләрем.

Алып баручы.

Әйдәгез мәшһүр галимнең тормыш сукмаклары буйлап үтик, тарих тәгәрмәчен кирегә әйләндереп карыйк: 1876 елда Татарстанның хәзерге Чүпрәле районы Иске Чәке авылында Мифтахетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. Башта аңа әтисе белем бирә, аннары атаклы Буа мәдрәсәсендә укый. Әтисе ярдәмендә һәм үзлегеннән рус, немец, гарәп, фарсы, төрек телләрен өйрәнә. Оренбургның Каргалы бистәсендә укытучылар семинариясендә белем ала. 1903 елда Һади әфәндене Бөгелмә өязе Әлмәт авыл мәдрәсәсенә имам һәм мөдәррис итеп чакыралар. Ләкин мондагы элекке имам Нургали хәзрәт үз урынын Һадига бирми. Атласи шул мәхәлләдә балалар укыту белән шөгыльләнә. Ул андагы мәдрәсә каршында кызлар мәктәбе ача. Атласи мәктәбенә тирә-як авыллардан укырга килүчеләр дә күп була. Нәтиҗәдә Һади Атласи мәктәбе мөгаллимнәр әзерләүче мәктәпкә, курсларга әверелеп китә. Бу курсны тәмамлаучылар үзләре дә җәдит мәктәбе оештыра башлыйлар.

Алып баручы.

1905-1906 елларда матбугатта аның “Ахырзаман ишаны”, “Идел буе”, “Мәктәп һәм мулла” исемле хикәяләре басылып чыга.

Шигырь уку. “Татар халкым”

Татар халкым!Язмышыңны уйлыйм,

Киләчәгең өчен борчылам.

Безнең арабызда Сөембикәләр

Булмас инде...”диеп утырам.

Юк,юк,халкым,андый уйлар белән

Тиеш түгел бит мин янарга.

Киләчәгең өчен һәрберебез

Тиеш татар булып калырга!

Минем кебек яшь буынга дәшәм:

Татар мин”- дип горурланыгыз.

Тукай, Туфан, Исхакыйлардан сез

Яшәр өчен үрнәк алыгыз!

Туфан кебек илне сөйсәк иде,

Исхакыйдай булсак җанатар-

Һәркайсыбыз өчен газиз булыр

Изге булыр иде бу Ватан.

Алып баручы.

Казан шәһәрендә 1906 елда чыга башлаган һәм 1917 елга даими чыгып килгән “Йолдыз” газетында Һади Атласи актив язышучы була. Ул шулай ук 1908 елда чыга башлаган, җитди журналларның берсе булган “ Шура” белән дә нык элемтәдә булган.

Россия хөкүмәтенең милли мәдәниятләр һәм милли үзаң үсешен тоткарлау максатын күздә тоткан 1906 елның 31 март кагыйдәләрен тәнкыйтьләп язган “ Яңа низам вә галямәләр” китабы конфискациягә эләгә. Ул анда учительский институт укытучыларын тәнкыйть итә. Моның өчен аны судка бирәләр һәм 3 айга төрмәгә хөкем итәләр, зур күләмдә штраф салалар. Нәтиҗәдә сәяси “ ышанычсыз кешеләр” рәтенә кертеп, даими полиция күзәтүенә алалар. Шуннан башланып киткән күңелсезлекләр галим һәм педагогны гомере буе әзерлекли башлый. Аны патша хакимияте чорында да, властьны советлар яулап алгач та күзәтү астында тотып, өч тапкыр атарга хөкем итәләр.

Укучы.

Үткәннәрне хәтерләмә, имеш,

Хәтерләми кара үткәнне.

Оныт, имеш, синең өскә ничек

Күпме гасыр пычрак түккәнне.

Алып баручы.

Һади Атласиның хаксызга рәнҗетелүе,эзәрлекләнүе аның гаиләсенә: хатыны Хөсбикамалга, балалары- Габделбәргә, Угызга, Сәлмага, Сылуга да гомер кичерүдә шактый җайсызлыклар, күңелсезлекләр тудырган.

1 нче күренеш.

( Гади авыл өе, Һади Атласи хатыны, балалары белән).

Малай.

Әни, әни! Авыртты!...Мин бүтән урамга чыкмыйм, ә минем уйныйсым килә. Ай!...

Ана.

Ярый,улым,тынычлан. Син зур малай бит инде. Түз,улым,түз! Бу эш озакка бармас...

Эй,Һади,Һади! Белсәң иде безгә монда ничек авыр икәнен...

Кыз.

Әни, нишләп үз-үзең белән сөйләшәсең?

Ана.

Урам малайларын ачуланам, кызым, Угызны тагы кыерсытканнар. Син нишләргә җыенып йөрисең?

Кыз.

Ә мин әтигә хат язам, күптән язган юк.

Ана.

Әллә нәрсәләр язма, син зур кыз ич, гадәттәгечә, бездән сәлам диген.

Алып баручы.

Халык мәнфәгатьләрен яклау буенча иҗтимагый әһәмияткә ия хезмәтләрен искә алып, Һади Атласи 1907 елда Бөгелмәдән II Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Анда ул, “мөселманнарның хезмәт таифәсе” дигән фирка оештырып, “Дума” исемле газета чыгаруда катнаша.

Мөселманнарның III Бөтенроссия съездына делегат итеп сайлана.

Алып баручы.

Һади Атласи мәгарифне үстерүгә дә зур өлеш кертә. Ул гомерен тулысынча фәнни, әдәби-публицистика һәм мәдәни-агарту эшчәнлегенә багышлый.

1911-1914 елларда аның төп тарихи хезмәтләре: “Себер тарихы”, “Казан ханлыгы” һәм “Сөембикә” китаплары дөнья күрә.

2 нче күренеш.

(төрмә күренеше).

Надзиратель.

Сезгә хатлар алып кердем, Ярулла. Рәшит Яруллинга... Әлмәттән.

Тоткын.

Миңа хат юкмы?

Надзиратель.

Фамилияң?

1 нче тоткын.

Фәттахов Бари Фәттах улы,Шөгердән.

Надзиратель.

Шөгер авылыннан хат бар. Алтынбаев Гани Әхмәтвәли улына. Кайсыгыз? Чирмешәннән Исхаков Кәрим Лотфулла улы.

2 нче тоткын.

Мин.

Надзиратель.

Менә соңгы хат Бөгелмәдән. Атласов Һади Мифтахетдин улына. (әсирләр хат укый башлыйлар.)

1 нче тоткын.

Әй,егетләр,безнең авылга яшь укытучы килгән.

2 нче тоткын.

Минем әнием авырып киткән.

Һади Атласи.

Әти син язган “Себер тарихы”, “Сөембикә”, “Казан ханлыгы” китапларын халык бик яратып укый. Ә сине Бөгелмә халкы сагына, бик яратып сөйлиләр. Әти,без синең белән горурланабыз.”



Алып баручы.

1913 елда ул бертавыштан Казан университеты каршындагы Архиология, тарих һәм этнография җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана.

Алып баручы.

Һади Атласи мәгарифне үстерүгә зур өлеш кертә. “Астрономия фәне”, “Тарих табигый” исемле дәреслекләр язып бастыра, махсус укыту планнары төзи. Февраль революциясеннән соң ул Бөгелмә өязе земство управасының халык мәгарифе бүлеген җитәкли. 1920-1929 нчы елларда Бөгелмә, Шөгер, Зәй-Каратай мәктәпләрендә тарих һәм немец теле укыта. 1927 нче елда татарда гарәп язуын латинга алыштыруга каршы чыга.

Алып баручы.

Совет чорында Һади Атласи өч тапкыр хөкемгә тартыла. 1920 нче елда аны Колчак армиясе, чехлар белән хезмәттәшлектә гаеплиләр, әмма дәлилләр табылмый. Һади Атласи аклана. 1922 нче елда Һади Атласи өстеннән гепеушникларның яшерен күзәтүләре оештырыла. Әйтергә кирәк, бу “күзәтүләр” нәтиҗәсендә галимнең һәлак булу чорына кадәр аның “контрреволюцион эшчәнлеге” турында калын-калын 20 томлык җинаять эше-“дело” лары барлыкка килгән. 1929 нчы елда, солтангалиевчелектә гаепләнеп 5 елга Соловки (Архангельск өлкәсе) хезмәт лагерена сөрелә.

Укучы.

Башын чайкап уйга калган

Туган як каеннары.

Җаннарыма кереп калган

Каеннарның кайгылары.

Каеннарны моңлы итмә:

Изге җиреңнән китмә!

Туган җиреңнән китмә.

Җыр “Сау булыгыз ак каеннар”.

Алып баручы.

1934 нче елда Архангельскидан Бөгелмәгә кайтып, ярты ел гына яши дә, гаиләсе белән Казанга күчеп килә. Монда ул немец теле укыта башлый. Тик 1935 нче елның 3 нче февралендә аны эштән азат итәләр.

Алып баручы.

1936 нчы елда “төрек шпионы” сылтавы белән “СССРны таркатырга һәм мөстәкыйль төрки-татар дәүләте төзергә маташуда” гаепләнеп, кабат кулга алына һәм 1938 нче елның 15 нче февралендә нахактан атып үтерелә.

3 нче күренеш.

Төрмә башлыгы.(әсирләргә карар укый)

Хәрби трибунал 1937 нче елның 28 нче октябрендә булган ябык утырышта милли конрреволюцион оешманы оештыруда, милләтчелектә, бөтен төрки-татарларны берләштереп, буржуаз демократик дәүләт төзергә теләүдә,чит илдәге совет дошманнары белән элемтәдә торуда гаепле 9 кешене- Һ.Атласов, Р.Яруллин, К.Туйкин, Ф.Туйкин, Б.Фәттахов, Г.Алтынбаев, К.Исхаков, С.Уразманов һәм З.Фәттаховны атарга, ә 24 кешене ГУЛАГка озатырга карар чыгарырга.

1938 нче елның 11 нче февралендә СССРның Югары Суды хөкем карарын үз көчендә калдыруны белдерә.

Һади Атласи.

Мин беркайчан да шпион, террорист булмадым, бернинди яшерен оешмалар һәм заговорлар оештырмадым. Мин хәзерге чор кешесе түгел, үткәннеке.

Шулай да Сез, татар балалары, әдәбиятыбызны баетырга, бабаларыгызның нурлы эшләре язылган тарихыбызны белергә, хөрмәт итәргә тиешсез.

(Әсирләр сәхнәдән чыгып китә, алар чыкканда көй астында шигырь укыла).

Шигырь уку. “Милли моңнар”

Ишеттем мин кичә:берәү җырлый,

Чын безнеңчә матур,милли көй;

Башка килә уйлар төрле-төрле-

Әллә нинди зарлы,моңлы көй.

Өзелеп-өзелеп кенә әйтеп бирә

Татар күңеле ниләр сизгәнен,

Мескен булып торган өч йөз елда

Тәкъдир безне ничек изгәнен.

Күпме михнәт чиккән безнең халык,

Күпме күз яшьләре түгелгән;

Милли хисләр белән ялкынланып,

Сызылып-сызылып чыга күңнлемнән.

Җыр “Гомерләр үтә икән ул”.


Алып баручы.

Шулай итеп,татар милли мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән педагог-галим,тарихчы,күренекле җәмәгать эшлеклесе Һади Атласовның гомере вакытсыз өзелә.Тетрәндәргеч вакыйганың тарихи кайтавазын ишетәм:“Мин милләтем өчен китәм.Бу- минем өчен бер горурлык”,-ди Һади Атласи.Һади Атласи туган халкының бәйсезлеге өчен әллә нинди авыр сынауларга да чыдый,түзә.Ул- татарның горурлыгы,халкыбыз бәйсезлеге өчен көрәштә мәйдан тоткан каһарманнарның берсе.

Алып баручы.

Соң булса да аның гөнахсыз булганлыгы исбат ителде,намуслы исеме халкыбызга,милләтебез тарихына кире кайтарылды.

























Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 05.11.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров69
Номер материала ДБ-322329
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх