Инфоурок Другое Конспекты8 нче сыйныф укучылары өчен "Һади Такташ “Җир уллары трагедиясе” (Геройларга бәя бирү. Хаклык-хаксызлык, гаделлек, гаделсезлек турында уйлану)" темасына дәрес конспекты.

Һади Такташ “Җир уллары трагедиясе” (Геройларга бәя бирү. Хаклык-хаксызлык, гаделлек, гаделсезлек турында уйлану).

Скачать материал

Тема: Һади Такташ “Җир уллары трагедиясе” (Геройларга бәя бирү. Хаклык-хаксызлык, гаделлек, гаделсезлек турында уйлану).

Максат: 1. Уйларга өйрәтү.

                 2. Шагыйрьнең заманга бәясен эзләп табу.

                 3. Кеше характерына бәя бирергә өйрәнү.

                 4. Әдәбият теориясе. Идея терминына аңлатма бирү.

                  5. Әхлак тәрбиясе бирү.

 

Дәрес барышы:

                  Дәресебезне президентыбыз Минтимер Шәймиевнең Такташ иҗатына биргән бәясе белән башлыйсы килә. Ул шагыйрьгә мондый бәя бирә: “Такташ–татар шигъриятенең алтын баганаларының берсе”. (Такташ рәсеме янына язып куелган).

Чыннан да, Такташ – татар шигъриятенең могҗизасы. Һәр укучысын дәртләндерә, дулкынландыра белгән, гади дә, үрнәге, охшашы булмаган уникаль, кабатланмас та шагыйрь.

Әдипләрне заман төрлечә сыный. Берәүләр вакыт сынавын үтә алмый, исемнәре дә, иҗатлары да, дәвер капкасының үзләре яшәгән ягында торып кала. Икенчеләре исә, бик тә бәхетле язмышларының иҗат биографияләре үз шәхесләре белән генә чикләнмичә, халык биографиясенә кушылып китә, аларның иҗаты үз халкының культура мандатына әверелә. Һ.Такташ иҗаты да менә шундый бәхетле язмышка очрады.

Халык язучысы, әдәбият галиме М.Мәһдиев шагыйрь тормышының фаҗигасе турында күп язды.Такташны Совет режимына мәдхия җырлаучы трибунага әйләнергә мәҗбүр булды дип исбатлады. Ләкин аның талантына сокланып, “Җир уллары трагедиясе” нә һәрвакыт югары бәя бирде.

Әлеге әсәргә карата әйтелгән уңай фикерләр белән без башка язучыларның һәм әдәбият галимнәренең мәкаләләрендә дә очрашабыз. (Күргәзмәдән Х.Хәйри, Р.Батулла, Р.Гаташ мәкаләләре һәм “Җир уллары трагедиясе” тулысы белән булган Һ.Такташның китабы күрсәтелә).

“Җир уллары трагедиясе” (1921) узган дәрестә сезгә өйдә укып, эчтәлеге белән танышып килергә бирелгән иде. Сез аны укып килдегез, хәзер Ләйсән безгә кыскача гына әлеге әсәр турында сөйләр.

( “Җир уллары трагедиясе” турында укучы сөйли).

– Әсәрнең язылу вакытына игътибар итегез. Анда сурәтләнгән чор һәм образлар заман тормышыннан бик ерак булса да, эчтәлегендә һәм авторның мәсьәләне яктыртуында заманга хас аваздашлык нәрсәдә сизелә?

– Ни өчен Һ.Такташ әсәр нигезенә мифологик сюжет алган?

– Ни өчен әсәр “Җир уллары трагедиясе” дип атала?

– Язучы һәм галим Нил Юзиев шагыйрьнең өч томлыгының беренче томына язган кереш мәкаләсендә “Җир уллары трагедиясе” нә карата мондый фикер әйтә: “…аеруча әсәрнең эчтәлегендәге дингә, аллага каршы көрәш мотивлары җәлеп итте, эчтәлектәге шушы аспект ныграк кызыксындырды”. Тәнкыйтьчеләр әсәрдән ни өчен аллага, дингә каршы көрәш мотивлары күрәләр, бу нәрсә белән бәйле?

Хәзер Кабил образы турында сөйләшә башлаганчы, әлеге образ турында Алия чыгышын тыңлап үтик.

(Кабил образы турында укучы сөйли).

– Аның беренче протесты нәрсәдән башлана?

– Кабилне нинди газаплы сораулар борчый?

– Кабил ни өчен көрәшә? Бу көрәшнең эчтәлеге нинди?

– Ул тормышка ашырырга теләгән максатлар нинди?

– Шушы максатларына ирешү өчен ясаган омтылышларын әйтегез?

– Теләген тормышка ашыруда кемнәр каршы килә?

– Кабилнең ирек өчен көрәшенә әтисе Адәм ни өчен риза булмый?

– Авторга әллә ничә максат, әллә ничә каршылык турында язу нигә    кирәк булды икән?

– Кабилнең трагик язмышына кемнәр гаепле?

– Сез әйткәннәрне схемада болай күрсәтеп булыр иде?

 

Кабил максаты                                                             Каршы көчләр

 

 

Коллыктан           

коткару                 

Әкълимә                  белән кавышу             

                                          

К

о  

н

ф

л

и

к

т                                      

Адәм 

Алла

Бәхетле утрауга китү                      

 

Үч алу

               Әкълимә                

 

Үзе

 

 

– Әйтелгәннәрдән чыгып, Кабилгә нинди бәя бирер идегез?

– Кабилнең максатына ирешү өчен каршы булган көчләрне без карап   чыктык. Ә аның теләкләрен тормышка ашыруда ярдәм итәргә теләүче бармы?

 – Әйе, Идея. Әсәрдәге Идея образы турында сөйләшә башлаганчы бу сүзнең үзенә аңлатма биреп үтик әле. Мин сезгә өйдә “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән идея сүзенә аңлатманы укып һәм күчереп алып килергә кушкан идем. Хәзер шул аңлатманы укып күрсәтегез әле.

(Бер укучы укып күрсәтә).

– Безнең әдәбият белемендә дә идея дигән термин бар. Сезнең дәреслекләрегездә дә бу терминга аңлатма бирелгән. Хәзер дәреслектән шуны укып күрсәтегез.

– Без бүген сезнең белән әдәбият теориясеннән идея турында белеп китәргә тиешбез. Шуңа “Әдәбият белеме сүзлеге” ннән дә идеягә бирелгән аңлатманы укып үтик әле.

(Һәр партага бер “Әдәбият белеме сүзлеге” бирелгән. Бер укучы идеягә аңлатманы укый).

– Хәзер әдәбият дәфтәрләренә число, тема язабыз. Дәреслектән һәм “Әдәбият белеме сүзлеге” ннән идеягә бирелгән аңлатманы файдаланып, дәфтәрләргә кыскача гына идеягә билгеләмәне конспектлап куябыз.

(Бер укучы укы күрсәтә).

– Такташның “Җир уллары трагедиясе” ндәге Идея образына әйләнеп кайтыйк. Бу образга әдәбият галимнәре нинди бәя биргәннәр икән, шул турыда Алинә сөйләр.

(Укучы сөйли).

– Әдәбият галимнәре бу образга әнә шундый билгеләмә биргәннәр икән. Без Идея образына үзебезнең аңлатманы бирергә тырышып карыйк. Идеянең бөтен сыйфатларын да әйтегез, шул урыннарны табып дәреслектән укыгыз әле.

– Димәк, бу кылыч белән Кабил күкләрне яндырырга, гөлләрне шиңдерергә, бөтен кануннарны баш идерергә тиеш. Кабил бу эшләрне башкара алмагач, Идея нәрсә эшләргә җыена?

– Әсәрдә бәхет утыравы турында сүз бара. Шул урынны табып укыгыз әле.

– Идея ни өчен бәхет утыравында түгел?

– Ни өчен Кабилне чакыра, башка кешене түгел?

– Идея нәрсә булыр?

– Әсәрдә чагылган вакыйгалар белән бүгенге көнебез арасында бәйләнеш бармы?

– Әсәр бүгенге көндә актуальме?

Димәк, бүгенге көндә дә Кабил кебек азатлыкка омтылучы татар халкы бар. Ә Идея образында без үзебез яшәргә теләгән бәхетле киләчәкне күрәбез. Ә чынлыкта аңа барып җитү бик авыр. Сез бүгенге буын яшьләре безнең киләчәгебез, бәлки бу теләкне тормышка ашыра алырсыз. Киләчәктә безнең дә бәйсез, азат Татарстаныбыз булыр. Сез хаксыз кануннарны җимерерлек көч тә табарсыз. Без сезгә ышанабыз.

Дәресебезне шуның белән тәмамлыйбыз, актив катнашкан укучыларга билгеләр куям. Киләсе дәрескә Һ.Такташның “Киләчәккә хатлар” әсәрен укып, анализга әзерләнеп килергә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "8 нче сыйныф укучылары өчен "Һади Такташ “Җир уллары трагедиясе” (Геройларга бәя бирү. Хаклык-хаксызлык, гаделлек, гаделсезлек турында уйлану)" темасына дәрес конспекты."

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 269 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 15.11.2015 2982
    • DOCX 19 кбайт
    • 22 скачивания
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Саляхова Зухра Габделахатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Саляхова Зухра Габделахатовна
    Саляхова Зухра Габделахатовна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 21088
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Бухгалтер

Бухгалтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 14 регионов

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 475 человек из 69 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 324 человека

Мини-курс

Феноменология в педагогике: основные концепции и их практическое применение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление проектами: концепции, практика и финансы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Мастерство влияния и успешных переговоров

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 32 человека из 18 регионов