Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / "Адымнар нык, юллар имин булсын"
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Дошкольное образование

"Адымнар нык, юллар имин булсын"

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы

Мөслим муниципаль районы

«Миләшкәй» балалар бакчасы









hello_html_1befca99.gif


hello_html_m47f81e7a.jpg






Автор: Мөслим муниципаль районы «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Эльза Уйдат кызы


Төп проблема: Балаларга урамда hәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекне мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә үк оештыруны максат итеп кую.







hello_html_6b0d554b.png




















Кереш



Соңгы елларда республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән- көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларнын юл-транспорт hәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга мәктәпкәчә яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтү кирәклегенә басым ясый.

Балачакта алган белем hәм кунекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларга кечкенәдән үк юл әлифбасын өйрәтү, аларда юл йөрү күнекмәләре формлаштыру – әти- әниләрнең, балалар бакчасы тәрбиячеләрнең, барлык педагогларның изге бурычы. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы hәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә , дәресләрдә, башка чаралар ярдәмендә юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен баланың күңеленә әкренләп- әкренләп сеңдерергә кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмчебез, ә эшләребез нәтиҗәле булыр.


Уңышлар сезгә!

.


hello_html_32b82bf9.png


Викторина «Юлларда»


Максат : балаларга транспорт төрләрен, узенчәлекле сыйфатларын , юл билгеләрен өйрәтү, иҗади уйлау кунекмәләрен ныгыту, игътибарлылык тәрбияләү .

Балаларны ике командага бүлү, сораулар биру. Дөрес җавап биргән командага берәр очка биреп бару . Соңыннан очколарны санап җиңүче команданы билгеләү


Сораулар

  1. Узе йөри торган дүрт тәгәрмәчле транспорт төре (автомобиль)

  2. Куп урынлы кешеләр йөртә торган транспорт төре.

( автобус)

  1. Аяк белэн этеп йөртә торган , малайлар яраткан транспорт .

(самокат)

  1. Машиналарның өе

(гараж)

5 Җәяүлеләр йөри торган юл ( тротуар)

6. Самолет йортүче ( летчик)

7. Җәмагать транспортына утыра , тошә торган урын .

( остановка)

8. Җәяүлеләр юлны курыкмыйча чыга торган урын .

( зебра)

9. Мотоциклда кия торган баш киеме

(каска)

hello_html_m2ed3c06.jpg

10. Билетсыз пассажир ( куян)

11. Автобус, трамвай, троллейбус бер суз белән ничек атала (җәмәгать транспорты)

12 Машинанын «күзе» (фара)

13 Шофернын эш урыны ( кабина)

14 Нинди транспорт төре бөек елга исеме белән атала ( волга)

15. Юл йөрү кагыйдәсен бозган очен нәрсә салына

( штраф)

16. Машиналарның йөк төйи торган урыны ( кузов)

17. Ничә яшьтән велосипед белән юлда йөрергә була ( 14 яшьтән)

18. Машина белән идарә итуче ( шофер)

19. Двигательне каплаучы ачыла торган капкач

( капот )

20. Машинанын аяклары ( тәгәрмәч)

21. Тротуардан баручы кеше (җәяуле)

22. Спидометрдагы ук нәрсәне белдерә ( тизлекне)

23. җәмагать транспортында билет сатучы

( кондуктор)

24. Трамвай юлы ( рельс)

25. Автомобильләрне туктата торган җайланма

( тормоз)

26. Самолет очен гараж ( ангар)










hello_html_3a299b1c.png


Тема: «Юлда да акыл кирәк»

Максат : балаларның тапкырлык – зирәклек кунекмәләрен үстерү . Иҗади кузаллау сәләтләрен ныгыту . Игътибарлылык тәрбияләү.


  1. Барам – барам очы юк ( юл)

  2. «На» - дисәң, йөрми

«Тыр» - дисәң, туктамый

Койрыгын борсаң

Кычкыра - кычкыра чаба ( автомобиль)

  1. Уф - туф сулар ,

Уфтанса да алып китәр ,

Барыр жиренә илтәр ( поезд)

  1. Аяклары тугәрәк ,

Куышалар тәгәрәп ,

Үзем утырам үзем чабам

Теләсә кая табан ( велосипед)

  1. Килеп бастым

Алдымда -

өч күзле бер багана ( светофор)

  1. Ике аяклы үгез ,

Мангаенда куш мөгез

Нәрсә ул ? ( велосипед)

  1. Үзе атта бара

Үзе атлап бара ( велосипедчы)

  1. Канаты бар, йоны юк

Үзе бара юлы юк ( самолет)

  1. Ура , суга , жилгәрә

Узе тояп жибәрә ( комбайн)

10. Иснәми ул печәнне

Капмый солы , саламны

Үзе бара остерәп

Үзе хатле сабанны ( трактор)

  1. Чаба ул аттан тизрәк ,

Лэкин аңа юл кирәк ( машина)

  1. Сыер тугел - мгезле

Аягы юк - йогерә ( велосипед)

  1. Язын -козен ул кырда

Сорәәчә , тырмалый ( трактор)

  1. Иген өлгерә

Эш кайный кырда ,

Аны җыеп алуда булыша елда ( комбайн)

  1. Ул узе шундый кочле ,

Тешле – тешле чумечле

Берүзе эшли ала

Йоз кешелек эшне (экскаватор)

  1. Ду - ду килеп үкерә

Басу иңләп йөгерә

Ботен кырда игенне

Урып сугып бетерә (комбайн)

  1. Канаты бар, җилпеми

Эче җылы, җил тими

Корыч йөрәкле кош ул

Безнен яраткан дус ул ( самолет)

  1. Ут булып куккә атыла

Кош кебек жиргә омтыла (ракета)

  1. Алмаш - тилмәш өч күз Яна ,

Яшел , сары hэм кызыл,

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын ( светофор)

  1. Дурт аяклы, бер катлы

Йөргән җире мең чатлы (машина)

  1. Ике аяклы,бер күзле ,

Сыер тугел, мөгезле (мотоцикл)



hello_html_m117f0fef.jpg



Тема : «Шәhәргә бару өчен юллардан үтәсе бар»


Максат : Балаларга юл йөру билгеләрен , светофорнын төсләре нәрсә аңлатканны өйрәту, җәмәгать транспортында үз -үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен ныгыту. Юлларда йөргәндә сакчыллык тәрбияләү.

Балалар бүген без сезнен белән автобуска утырып шәhәргә барабыз.

Әйтегез әле балалар автобуска утырып баручы кешеләр ничек дип атала ?

- Пассажирлар

- Э автобус йөртүче кеше?

- Шофер

- Кемнәрнең әтиләре шофер булып эшли?

Баларнын, җаваплары тыңлана

Шигырь: «Минем әтием шофер»

Минем әтием шофер

Зур машиналар йөртә

Рульне борып карарга

Кайчак та рөхсәт итә

Утырам машинага

Китәм ерак еракка

Бер көнне барып килдем

Шәhәргә мин кунакка ,

Әйдәгез балалар автобуска, җайлап кереп утырыйк

( шофер билгеләп куела)


Башта автобуста уз- үзеңне ничек тоту кагыйдәләрен әйтеп китик әле .

- Балалар автобуста кычкырып сойләшеп барырга ярыймы?

- Юк , чөнки шофер абыйга автобус йөртергә комачаулыйсың .

_Балалар автобуста кычкырмаска йөгермәскә, чупләмәскә, тәрәзәләргә, ишекләргә тимәскә кирәк . Бу кагыйдәләрне үтәмәсәк нәрсә килеп чыга?

- Авария

Шофер: «Сак булыгыз! ишекләр ябыла»

- Менә балалар кузгалып та киттек, озакламый шәhәргә барып житәбез .

- Карагыз әле шәhәргә килеп кергәч тә безне нәрсә каршы ала .

- Светофор

- Балалар мин сезгә светофор турында сөйлим сез игътибар белән тыңлагыз .

Беренче светофор йөз ел элек Лондонда куела . Анда ике төс генә була : кызыл hәм яшел . Махсус Кеше ярдәмендә кирәкле төс күтәрә торган булган .

1929 елда Мәскәүдә беренче светофор куела.Ул түгәрәк формасында була : кызыл , сары , яшел .

Бүген без яңа 1994 елда кабул ителгән , кагыйдәләрдән файдаланабыз.

- Әйдәгез светофорның төсләрен әйтеп үтик .

- Светофорның кызыл төсе хәрәкәтне тыя .

- Сары төсе сигналларның тиздән алмашыун белдерә.

-Яшел төсе хәрәкәтне рөхсәт итә.

-Светофор икенче төрле Уткүз дип атала икән.

Шигырь сөйләү .

Шәhәр урамнарың бизи ,

Елмая безгэ Уткүз

Каршы ала, озатып кала ,

Әйтә кебек жылы сүз.

Юллар хужасы Уткүз

Яшел, сары, кызыл күз .

Шофер : «Сак булыгыз , ишекләр ачыла. Остановка

«Балалар бакчасы»

Балалар автобустан төшә.

-Балалар карагыз эле юлда бу нинди сызыклар дип беләсез .

әяулеләр чыга торган урын .

- Әйе балалар жәяүлеләр курыкмыйча чыга торган урынны сызыклар (полосалар) белән билгелиләр .

- Бу билге - шундый билге

Сине саклый ул , җәяуле !

Чыгабыз бергә- бергә Без юлны шушы , җирдә .

Менә юлның икенче ягына чыгып та җиттек .

-Балалар карагыз эле шәhәрдә кешеләр каян йөри ?

- Тротуардан .

- Тротуар - минем юлым !

җәяүлеләр азмы , купме ,

Барын да белеп алар -

Йөрергә кирәк ун яктан !

Балалар урамда машиналар күп хәрәкәт иткән урында , җир асты юлы бар . Ул ничек атала икән ?

- Метро


- Ә монсы нинди тамга икән, ике бала йөгереп бара .

-Монда якында гына мәктэп яки балалар бакчасы уранашканлыгын аңлата.

Бу урыннарда бигрәк сак булырга кирәк икән .

Монсы нинди тамга икән пычак , чәнечке төшкән .

-Бу билге әйтеп тора, монда ашхәнә бар икәнен . Ашыйсың килсә шул якка бар.


Ә менә бу тамга авырсагыз сезне шифаханәгә алып бара икән .

Менә балалар без сезне белән шәhәргә килеп күпме Юл билгеләре , светофор белэн таныштык . Узебезне автобуста ничек итеп тәртипле тотарга өйрәндек . Юлларда игътибарлы, сак булырга кирәклеген тагын бер тапкыр төшендек . Хәзер инде автобуска утырып үзебезнең Мөслимгә кайтып китәбез.

Йомгаклау


hello_html_m75f673e0.jpg









Тема “Транспорт төрләре белән танышу”

Максат: – балаларны транспорт төрләре белән таныштыру, аларның җәмәгать транспорты турындагы белемнәрен тулыландыру;

транспортта үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтү;

балаларда игътибарлылык, хезмәт кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлау: транспорт төрләренең рәсемнәре, табышмаклы уен өчен кояш макеты.

Эшчәнлек барышы.

Хәерле, кояшлы иртәләр телим мин сезгә балалар! Карагыз әле, нинди матур кояш! Аның нурлары гади генә түгел, серле нурлар. Анда нинди сер яшерелгәнен белер өчен кояшның hәр нурын алып, ачып карарга кирәк. (Балалар бер-бер артлы кояш нурларын алалар. Анда табышмаклар язылган).

Канаты бар җилперми,

Эче җылы, җил тими.

Корыч йөрәкле кош ул,

Безнең яраткан дус ул (самолет)

Самолетны икенче төрле әйтсәк, ул очкыч була.

Дүрт дөбердек,

Ике елтырыйк,

Бер ыжгырык (автомобиль)

Уф-пуф сулар,

Уфтанса да алып китәр,

Барыр җиренә җитәр (поезд)

Арбасы бар, арты юк,

Тәртә мазар заты юк.

Тоткасына кулың тисә,

Атны да узып китә (автобус)

Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утырып чаба

Теләсә кая (трамвай)


Ике көпчәкле арба,

Атсыз да алга бара (велосипед)


Иснәми ул печәнне,

Капмый солы, саламны.

Үзе бара өстерәп

Алты япьле сабанны (трактор)

Трактор нәрсә эшли ул балалар? (Җир сөрә, сукалый, тырмалый).

Ду-ду килеп үкерә,

Басу иңләп йөгерә

Бөтен кырда игенне

Урып-сугып бетерә (комбайн)

Ә комбайн белән нишлиләр? (Ашлык уралар, сугалар).

Бик дөрес, балалар. Без сезнең белән кояшның нурларын ачып серләрен белдек.

Шулай итеп без бүген транспорт төрләре турында сөйләшәбез. Безнең коры җирдә, һавада һәм суда йөрүче транспортлар бар. Тактага игътибар итегез әле. Транспорт чаралары бик күп төрле.

Бу транспорт чаралары кайсылары кайларда йөри икән? (коры җирдә, hавада оча, суда йөзә)

Кайсылары җирдә йөри?

Кайсылары hавада оча?

Суда нинди транспорт чаралары йөзә?

Уен “Бу транспорт кайда йөри?”

Балалар транспорт чаралары рәсемнәрен һава, су, коры җир рәсеме төшерелгән кесәләргә салалар. Сез бакчага ничек киләсез? Шулай итеп транспорт нәрсә өчен кирәк? (Кешеләр бер җирдән икенче җиргә тиз барып җитсен өчен. Теләгән җиреңә, еракларга самолет белән hавада очып, теплоход белән диңгездә йөзеп, ә коры җирдән машина белән, автобус белән барып була).

Ә сез беләсезме кемнәр машиналарны йөртә(шофер)?

Поездны(машинист)?

Самолетны (очучы)?

Теплоходны (капитан)?

Тракторны? (тракторчы),

Комбайнны?(комбайнчы).

Менә сез бакчага күбегез җиңел машина белән киләсез. Ә кайсыгызның автобус белән берәр җиргә барганы бар? Балалар, автобуста утырып йөрүче кешеләрне пассажирлар дип атыйлар. Автобуска бер генә кеше утырса, ул- пассажир, ә инде күп кеше утырса – пассажирлар була.

Ә сез автобуста үзеңне ничек тотарга икәнлеген беләсезме?

Әйдәгез шул кагыйдәләрне искә төшереп алыйк:

транспортта тавышланма, чүпләмә, кычкырып сөйләшмә;

транспортка беренче керәм дип кешеләрне этмә;

транспорт тәрәзәләреннән кулыңны, башыңны чыгарма;

транспорттан чыкканда игътибарлы бул.

Балалар, шөгылебезне йомгакларга да вакыт җитте. Әйдәгез, тагын бер кабат искә төшереп китик әле.

Без буген, нинди транспорт төрләре белән таныштык? (Коры җирдә, һавада һәм суда йөрүче транспорт төрләре белән таныштык).

Балалар, сез бүген барыгыз да актив булдыгыз,шуның белән шөгылебезне тәмамлыйбыз, бик зур рәхмәт! Сау булыгыз!




hello_html_m1591347a.png





Тема: “Адымнар нык, юллар имин булсын”

5-6 яшьлек балалар өчен

Максат: светофор сигналларын, транспорт төрләрен танып белүләрен ныгыту.

Бурычлар: балаларга юлда светофорның кирәклеген аңлату; игътибарлылык, тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү, юл кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тәрбияләү.

Җиһаз: өч төстәге түгәрәкләр, зебра юлы, юл билгеләре, “Юл билгеләре” дидактик уены, светофор, шарлар.

Төп өлеш:

Исәнмесез, балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга, зур сәфәргә чыгарбыз. Без бит бергә бер зур гаилә. Без, олыларның максаты – сезне сау-сәламәт, таза, нык, акыллы итеп күрү.

Безне юллар, юллар чакыра,

Чакырган юл якын дус кебек.

Безне якын дуслар чакыра кебек , – дип җырлана җырда да. Балалар, юллар безнең якын дустыбыз булсын өчен безгә нишләргә кирәк? Әйе, юл кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә кирәк.

Җыр: «Күңелле сәяхәт»

Балалар, кичә миңа Светофор агайдан хат килеп төште. Ул безне «Светофория» иленә кунака чакыра. Ләкин анда юл ерак, анда барып җитәр өчен безгә төрле сынаулар үтәргә кирәк.

Менә план.

Тонель аша узарга кирәк.

«Зебра» – юлыннан үтәргә.


«Светофор» – яшел түгәрәкләр буенча сикерү. Безгә яшел түгәрәкләргә басып кына сикерергә кирәк.

(Балаларны светофор каршылый) Мин сезне көтеп зарыгып беттем инде. Балалар,сез беләсез инде,юлларыбыз һәрчак имин булсын өчен безгә юл кагыйдәләрен белергә кирәк.Ә иң кирәкле кагыйдә кайсысы дип уйлыйсыз? Әйе, балалар, юлларда һәрвакыт игътибарлы булырга һәм беркайчан да ашыкмаска кирәк.

Ә хәзер сезгә тагын бер сынау.Ул «Табышмак – зиһен ачкычы» – дип атала. Мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табарсыз.

Юл чатында тора батыр,күзләре төрле – төрле,

Берсен йома,берсен ача – аны белә һәр кеше.(Светофор)

Дөрес, балалар,бу светофор. Ул юл хәрәкәтен көйләп торучы. Без анны ихтирам итәргә тиеш.

Ә сез,балалар, светофор төсләрен беләсезме? Әйдәгез әле кабатлап алыйк.

(Кызыл,сары, яшел.)

Шигырь: «Светофор»

Икенче табышмак.

Алда да бар,артта да бар,

Борылган да сырылган.

Озын булып сузылган. (Юл)

Ә хәзер транспорт төрләре турында табышмаклар әйтәм.

Нинди гаҗәп өй бу? Һәр ягы тәрәзәле.

Аягында резина,бар ашаганы бензин.

Бу нинди өй? (Автобус)

Ат түгел ул, кешнәми

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә,

Йә, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)

Балалар, транспорт төрләрен яхшы беләсез икән. Җавапларны бик тиз таптыгыз. Ә хәзер

уйнап алабыз.

Игътибар, «Светофор» уены.

Минем кулда өч әләм (флажок), алар светофор төсләрендә. Кызыл әләм күтәрелсә – бер- берегезгә бармак янагыз. Сары әләм күрсәгез – бер урында атлап торабыз. Яшел әләм күтәрсәм – атлап китәбез. Килештекме? Бер, ике,өч – уен башланды.

Булдырдыгыз ,балалар,молодцы ! Ә хәзер тагын бер уен уйнап алыйк. Юлларыбыз һәрчак имин булсын өчен безгә юл билгеләрен дә танып белергә кирәк бит әле. Шуның өчен мин сезгә хәзер юл билгеләрен бирәм, ә сез аларның парын табып нәрсә аңлатканын әйтергә тиеш буласыз. Уен «Парын тап» дип атала.

Рәхмәт, балалар, булдырдыгыз. Балалар, сез юл билгеләрен дә яхшы беләсез икән. Сезнең белән зур юлга чыксаң да була, ышанычлы, белемле юлдашлар. Ә хәзер әйдәгез светофор ясыйк. (Балалар төсле кәгазьдән светофор ясыйлар.) Бу биремне дә балалар зур тырышлык белән башкарып чыктылар. «Юлга чыкканда, юлдашың үзеңнән дә яхшы булсын» дигән халкыбыз. Әйе, юлда яхшы юлдаш бик кирәк. Кичәбез тәмамланып та килә. Без көн дә юл йөрибез, сәфәр чыгабыз. Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез булсын дисәк, юл йөрү кагыйдәләрен беркайчан да истән чыгармыйк. Юлларда үзебезне әдәпле, тәртипле тотыйк. Бүгенге күтәренке күңел, бердәмлек көндәлек юлдашыбыз булсын.

Ә хәзер, балалар, безнең хушлашу вакыты да җитте. Игътибарлылыгыз, тырышлыгыгыз, җитезлегегез өчен мин сезгә бүләк бирәм. (Светофор төсендәге шарлар буләк итә)















hello_html_464579e1.png














Табышмаклар


  1. Озын- озын җеп-

Очы каян табылыр.


/юл/


2. Барам, барам-

Очы юк.


/юл/


3.Баскыч, дисәң, баскыч түгел,

Ә охшаган баскычка.

Күпер дисәң, күпер түгел,

Якларны тоташтыра.


/Җәяүлеләрнең юл аркылы чыгу урыннары/


4. Юл чатында тора батыр,

Күзләре төрле – төрле,

Берсен йома,берсен ача –

аны белә һәр кеше.


/Светофор/


  1. Селкенми дә, кычкырмый да

Тыныч кына тик тора.

Машина һәм кешеләрне

Дөрес юлга бастыра


/Светофор/


  1. Юл уртасында тора,

Үзе елмая, көлә.

Кешеләр аңа карый,

Машиналар да тыңлый

/Регулировщик/


Тимер ат җир сөрә,

Ашарга сорамый.


/Трактор/


Әйтемнэр


Юл йөрү кагыйдәләрен юлга

Чыкканчы өйрән



Юл кагыйдәләрен белгәннең

Гомере озын булыр.


Шофер булсаң, үзең турында уйлама.

Кешеләр гомере турында уйла.




Мәкальләр


Светофорга карасаң уңырсың,

Карамасаң бәлагә юлыгырсың.


Юл кагыйдәсен белгән – бик сак атлый,

Белмәгән бик тиз аксаклый.


Юлдашына ихтирамлы бул,

Юл башында игътибарлы бул.


Күп йөрдем дип мактанма,

Күп белдем дип мактан.


Юлда сак йөргән бар эшкә өлгерер,

Артык ашыккан – бары кеше көлдерер.


Машинаның матурын,

Юлдашның батырын сайла.













Хәрәкәтле уеннар


ЮХИДИ инспекторы Һәм транспорт йөртүче

Максат: балаларның өлкәннэр / ЮХИДИ инспекторы, машина иөртүче/ хезмэте турында белемнәрен арттыру, юл билгеләре турындагы белемнәрен ныгыту.

ҖиҺазлау: штативлардагы юл билгеләре төшерелгән табличкалар, конфет кәгазьләре /төймәләр, рәсемнәр/ транспорт чаралары төшерелгән япма, рульләр.

Уен эчтәлеге: берничә бала - транспорт йөртүче. берсе- ЮХИДИ инспекторы. Уенчылар автомобильләрен гаражга куялар. ЮХИДИ инспекторы юл билгеләре төшерелгән табличка белән алар каршына баса. Ул чиратлап билгеләрне күрсәтә. Транспорт йөртүчеләр. гараждан чыгып, шушы билгеләр буенча хәрәкәт итәргә тиеш. Кем моны булдыра алмый, аңа штраф салына - конфет кәгазе /картинка, төимә/ . Кем финишка иң әз конфет кәгазе белән килеп җитә - шул җиңүче була.


Йөк машиналары

Максат: балаларны башка йөк куеп иөргәндә тигезлекне сакларга өйрәтү /хәрәкәтне салмак кына башлап, тизлекне арттыра барырга, тигез йөрергә, кисәк туктамаска/

ҖиҺазлау: йөк машиналары төшерелгән япмалар, рульләр, светофор, пычкы чүбе тутырылган капчыклар.

Уен эчтәлеге: балаларның кулларында рульләр. Аларга ашыгыч рәвештә йөк алып кайтырга кирәк. Һәр баланың башына , пычкы чүбе, яки ком тутырылган кечкенә капчык куелган. Бер бала светофор кабыза. Балаларга машиналарга юл йөрү кагыйдәләрен утәп йөрергә генә яраганлыгын аңлаталар. Кем светофорны дөрес үтәп Һәм йөген төшермичә билгеләнгән урынга тизрәк алып килеп җиткерә - шул җиңүче була.



Юл чатында светофор

Максат: светофор утына дөрес реакция ясау, урамда җәяүлеләрнең Һәм транспорт иөртүчеләрнең иң гади кагыидәләрне үтәвенә ирешү, юл иөрү кагыидәләре турында белемнәрен ныгыту.

ҖиҺазлау: уен балалар бакчасы урнашкан җирдә үткәрелә, ике кисешкән юл, тротуар линияләре, җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу юлы билгеләнә.

Уен эчтәлеге: юл чатына светофор: ян якларына кызыл, ә аркасына Һәм күкрәгенә яшел түгәрәкләр салган, кулына ике сары түгәрәк тоткан бала баса.

Балалар ике төркемгә буленә:

- /җәяүлеләр/ берәмләп, парлап, төркем белән,

- /автомобильләр/ берәмләп,

- /автобуслар/ берничә бала бер- бер артлы тезелеп. Күршесенең җилкәсенә иә биленә тотынып баса.

-

Светофор утына карап җәяүлеләр – тротуар буенча, машиналар, автобуслар юл буенча йөри башлый. Светофор аларга әле яны, әле йөзе йә аркасы белән баса йә кулындагы сары түгәрәкләрне күтәреп хәрәкәтлэнергэ яисә туктарга куша.

Юл кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылалар. Уен туктатыла Һәм балаларга үзләренең ялгышларын аңлаталар.

Юл чатының хуҗасы

Максат: юл хәрәкәтен җайга салучының сигналлары турындагы белемнәрен ныгыту.

ҖиҺазлау: атрибутлары /жезл/, Һәр балага өчәр кызыл, сары Һәм яшел төстәге түгәрәкләр /шарлар/.

Уен эчтәлеге: уенчылар ике командага бүленә _5тән алып 10 кешегә кадәр/, аларның Һәрберсе 3түгәрәк, яки шарлар әзерләргә тиеш.

Юл хәрәкәтен җайга салучы ролен яшь хәрәкәт инспекторы башкара. Уенчыларга карап, ул болай ди:

Халык бер дә курыкмыйча

Урам аша чыга.

Чөнки торам юл чатында

Мин – ЮПХ инспекторы.

Автомашиналар минем

Таягына бусына.

-Бу шигырь кем турында,,,

Ни өчен Юл хәрәкәтен җайга салучы юл чатында тора?

/уенчылар яшь хәрәкәт инспекторының – алып баручының сорауларына җавап бирәлэр/.

-Дөрес. Бу юл хәрәкәтен җаига салучы. Юл хәрәкәтен җаига салучы – полиция кулындагы таягын күрсәтә. /жезл/. Дөрес.

Юл хәрәкәтен җайга салучы ишарәләр белән генә сөйләшә: уңга – сулга борыла. Таягын болгый: аны әле өскә күтәрә, әле төшерә. Әйдәгез, юллар хуҗасының кул хәрәкәтләре җәяүлегә нәрсә аңлатканын карыик. Сигналлар күп түгел.

1. яшь хәрәкәт инспекторы уинаучыларга иөзе иә аркасы белән басып, жезл тоткан кулын аска төшерә.

- Юл хәрәкәтен җаига салучычының әлеге торышы светофорның каисы утына туры килә Һәм юлны аркылы чыгып буламы...

Уенчылар юлны аркылы чыгарга ярамаганын аңлаткан кызыл шарлар өскә күтәрергә тиеш. Уинаучылар арасында ялгышучылар булса. Ул штрафлы балл, карточка ала.

Мин сиңа иөз белән торам,

Түзем бул, акыллы бул,

Игътибар ит, рөхсәт бирмим,

Димәк юл буш түгел.

2. 1. яшь хәрәкәт инспекторы жезл күтәргән кулын өскә күтәрә.

- Таяклы кул өскә күтәрелгәндә светофорның каисы утын аңлата... Юл аша чыгарга ярыимы...Уенчылар сары түгәрәкләрне күтәрергә тиеш. /Юлны аркылы чыгарга ярамыи/. Уинаучылар арасында ялгышучылар булса. Ул штрафлы балл, карточка ала.

Әгэр кулымны күтәрсәм

Беркемгә хәрәкәт юк.

3. яшь хәрәкәт инспекторы уинаучыларга ны белән борылып, жезл тоткан кулын аска төшерә. /иә кулларын як якка җәя/.

4. Хәзер мин борылдым,

Алда юл ачык:

Иоклама юл аша чык

Юл хәрәкәтен җайга салучычының болаи торышы светофорның светофорның каисы утына туры килә Һәм юлны аркылы чыгарга ярыимы.. Уенчылар яшел түгәрәкләрне күтәрергә тиеш: юлны аркылы чыгарга ярыи. Уинаучылар арасында ялгышучылар булса. Ул штрафлы балл, карточка ала. Каисы команданың штрафлы баллы азрак, шул команда җиңүче була.


Автобус”

Максат: Автобуслар хәрәкәтенә кызыксыну уяту, командада узара тәэсир итүгә (взаимодействие) өйрәтү.

ҖиҺазлау: команда санынына карап сыбызгылар, флажоклар.

Уен эчтәлеге: балалар командаларга бүленә (автобуслар). Командадагы беренче бала-“транспорт йөртүче”, калганнары “пассажирлар”. Һәр командадан 6-7 м читтә флажоклар куела. “Марш!” командасы яңгырауга, алдагы уенчылар кызу адымнар белән (йөгерергә ярамый!) флажокка кадәр барып, командага әйләнеп кайталар,аларга чираттагы уенчылар кушыла, Һәм алар бергә тагын шул ук юлны үтәләр... Уенчылар бер берсенең терсәгеннэн тоталар. Автобус (беренче уенчы- автобус йөртүче) барлык пассажирлары белән үз урынына әйләнеп кайткач, сыбызгы белән сызгыртып сигнал бирергә тиеш. Кайсы команда соңгы тукталышка беренче булып килә, шул җиңүче була.


Автоинспектор Һәм транспорт йөртүче”

Максат: юл йөрү турындагы белемнәрне уен формасында ныгыту, транспорт йөртүче Һәм ЮХИДИ инспекторлары эшенә ихтирам тәрбияләү.

ҖиҺазлау: балалар санына карап урындыклар, транспорт йөртү таныклыклары ( картоннан ясалган турыпочмаклар), автоинспектор өчен – карандаш белән блокнот, юл билгеләре җыелмасы.

Уен эчтәлеге: уенда 5-6 бала катнаша.

Уен мәйданында акбур белән хәрәкәт этабын белдерүче 4-5 паралель сызык сызалар. Уенчылар (транспорт йөртүчеләр) үзләренең машиналарын 9 урындыкларын) иң соңгы линия артына куеп утыралар. Транспорт йөртүчеләрнең “таныклыклары” була. Мәйданның каршы ягында “транспорт йөртүчеләр” гә карап кулына юл билгелэре тотып автоинспектор утыра. Ул транспорт йөртүчеләргэ чиратлап юл билгеләрен күрсәтә. Дөрес җавап бирмәсәләр блокнотында кисәтү ясый.

Күрсәтелгән билгенең нәрсә аңлатканын дөрес әйткән транспорт йөртүче алдагы сызык артына күчә. Дөрес җавап бирмәгәне автоинспектордан кисәтү ала. Дүрт кисәтү алган уенчы уеннан чыгарыла. Барлык этапларны да кисәтүләрсез үткән транспорт йөртүче автоинспектор була, ә автоинспектор - транспорт йөртүче. Уен кабатлана. Уеннан чыгарылган транспорт йөртүчеләр яңа таныклык ала Һәм уенга кертелә.




Юл, транспорт чарасы, пассажир, җәяүле”

Максат: фикерләү тизлеген, сыгылмлылыгын тәрбияләү, юл хәрәкәте терминологиясен ныгыту.

ҖиҺазлау: туп.

Уен эчтәлеге: балалар түгәрэк ясап, тәрбияче түгәрәк уртасына кереп баса. Ул кулындагы тупны берәр балага җибәрә, үзе шул ук вакытта “ юл, транспорт чарасы, җәяүле, пассажир” дигән сүзләрне әйтә. “Юл!” дип әйтсә, тупны тотучы тиз генә юлга бәйле берәр сүз әйтергә тиеш (мәсәлән: урам, тротуар, юл кырые...). “ Транспорт чарасы” дигән сүзгә шуңа бәйле сүз әйтергә тиеш; “җәяүле” дигән сүз – светофор, юл аша чыгу). Аннан соң туп юл хәрәкәтен җайга салучыга әйләнеп кайта. Ялгышкан бала уеннан чыга.

Юл буйлап барам”

Мак сат: юл йөрү кагыйдәләре буенча терминнарны кабатлау.

Уен эчтәлеге: балалар юл буйлап баралар, Һәр адым саен юл билгесе исемен, транспорт чаралары төрләрен.... әйтергә тиешләр. Кем күбрәк адым ясый, күбрәк сүз әйтә, шул җиңүче була.




hello_html_22322e68.png






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 22.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Конспекты
Просмотров214
Номер материала ДБ-208561
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх