Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Адәм баласының иң зур байлыгы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Адәм баласының иң зур байлыгы

библиотека
материалов

Саулык — зур байлык.

(доклад)


  Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең.
    Чирнең сәбәбен белеп, аны китереп чыгаручы нәрсәләрдән сакланырга кирәк. Мәсәлән, тирләп салкынга чыгу, исле бүлмәдә тору, майлы ризыклар ашау болар барысы да чирләүгә китерә.   Саулык – иң зур байлык, диләр.  Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк – омтылышларына ирешә, тирә - юньне танып белә, хезмәттән, уеннар, бию һәм физик кәнегүләрдән канәгатьлек ала.

     Безнең мәктәптә физкультура һәм спортка зур игътибар бирелә. Балаларны физик яктан тәрбияләү максатыннан мәктәптә футбол, волейбол, чаңгы шуабыз.Безнең укучылар ел буе чирләүне белмиләр.   Спорт бәйрәмнәре, хәрәкәтле уеннар,  җәяүле сәяхәтләр һәм спорт ярышларында укучылар бик теләп катнашалар. Хоккей (кич белән су буенда) уйныйлар, футбол һәм "Күңелле старт” бәйгеләрен бездә һәркем ярата.  

 Адәм баласының иң кадерле, иң затлы һәм иң кыйммәтле  байлыгы — аның  саулыгы. Ул шуны саклау өчен тырышырга тиеш. Мин дәресләрдә мәкальләрне, әйтемнәрне  еш әйтәм.Аларны тормышыгызда кулланып яшәсәгез, сәламәт булырсыз дип кисәтеп торам.

  •   Байлык – бер айлык, саулык – гомерлек.

  •  Гыйлемнән яхшы дус юк, чирдән яман дошман юк.

  •  Саф һава —  тәнгә дәва.

  •  Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала

  •   Таза булсаң, таш та ярып була.

      Авыл мәктәбе укучылары кечкенәдән үк авыл хуҗалыгы эше, һөнәрләре белән танышып үсәләр.Укытучылар, малайлар һәм кызларны көчләре җиткән эштә катнаштырып, үз эшен бирелеп башкара торган белемле шәхес  формалаштыруга нигез салалар. Мәктәп яны территориясендә һәм яшелчә бакчасында язгы һәм көзге өмәләргә катнашып балалар хезмәт  тәрбияcе алалар. 

       Яшьләрнең сәламәтлеге мәсьәләсе
бүген илнең иң югары ноктасына күтәрелде. Алар өчен теләсә-нинди спорт төре белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган. Спорт – вакыт үткәрү өчен генә
кирәкле чара түгел, ул – сәламәт яшәү рәвеше, яшәү өчен көрәшнең бер формасы.
Спорт белән дус булган кешенең үз-үзенә ышанычы арта, яшәү дәрте көчәя.    

  Безнең  мәктәптә патриотик тәрбия, укучыларга белем бирү белән беррәттән, төрле  кичәләр була.  

       Яңа ел кичәсендә “Кыш бабайда кунакта” дигән

сәламәтлек театры

үткәрәдек. Сәхнәләштерелгән күренешләр белән  әти-әниләр, авыл тамашачылары каршында чыгыш       ясадык, сәламәт яшәү рәвешен  пропагандалыйбыз.

Укучыларның сәламәтлеген формалаштыруда мәктәп зур роль уйный. Чөнки укучы үз тормышының күп өлешен мәктәптә үткәрә. Белгечләр укучыларның сәламәтлеге күбесенчә укыту процессының үтәлү шартларына бәйле дигән нәтиҗәгә килә. Сәламәтлек- шәхес үсешенең нигезе, исәнлек булмаса, ирешелгән уңышларның әһәмияте юк.

Дәресләрдә сәламәтлек технологияләрен куллану да шушы эшнең бер өлеше. Дәресне дөрес оештыру укучыларның көн дәвамында акыл хезмәтен тиешле дәрәҗәдә тотарга ярдәм итә. Язу дәресләрендә укучыларга күп язырга туры килә. Бер урында озак утыру аркасында гәүдә, арка, кул-бармак мускулларына авырлык килә. Шуңа күрә һәр дәрестә физкультминуткалар үткәрелә. Мөмкин кадәр дәрестәге эшне төрләндерәм.

Автор
Дата добавления 08.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров215
Номер материала ДВ-043570
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх