Инфоурок / Иностранные языки / Другие методич. материалы / “А.Г.ЯХИН ТЕХНОЛОГИЯСЕНӘ НИГЕЗЛӘНЕП, ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ ИҖАТЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕН ӨЙРӘНҮ” ДИГӘН ТЕМАГА МАСТЕР-КЛАСС ФРАГМЕНТЫ
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 21 ОКТЯБРЯ!

Конкурс "Законы экологии"

“А.Г.ЯХИН ТЕХНОЛОГИЯСЕНӘ НИГЕЗЛӘНЕП, ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ ИҖАТЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕН ӨЙРӘНҮ” ДИГӘН ТЕМАГА МАСТЕР-КЛАСС ФРАГМЕНТЫ

библиотека
материалов

А.Г.ЯХИН ТЕХНОЛОГИЯСЕНӘ НИГЕЗЛӘНЕП, ШӘЕХЗАДӘ БАБИЧ ИҖАТЫНЫҢ ҮЗЕНЧӘЛЕГЕН ӨЙРӘНҮ” ДИГӘН ТЕМАГА МАСТЕР-КЛАСС ФРАГМЕНТЫ( УМК буенча А.Г. Яхин “7нче сыйныф өчен дәреслек-хрестоматия)



Вафина Валентина Ивановна

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе

Зур Мәшләк урта белем бирү мәктәбе”

Зур Мәшләк авылы

Балык Бистәсе районы,Татарстан Республикасы



Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү- мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр Галимҗан Ибраһимов



XX гасыр башында әйткән Г.Ибраһимовның сүзләре белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тулысы белән ача.

Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларның берсе : мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш. Ул стандартның нигезе булып тора. Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш.

Яңа федераль дәүләт стандартларының төп максаты һәм бурычлары булып балаларда белем алырга кызыксыну һәм теләк уяту, мөстәкыйль уйларга, алган белемнәрен практикада куллана белергә өйрәтү тора.

Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары таләпләре А.Г. Яхин технологиясенә бик тә туры килә. Чөнки галимнең белем бирү нигезен- эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү тәшкил итә.





Мастер-класс барышы

1.Исәнмесез кадерле хезмәттәшләр! Без бүген сезнең белән “А.Г.Яхин технологиясенә нигезләнеп, Шәехзадә Бабич иҗатының үзенчәлеген өйрәнү” дигән тема буенча сөйләшү алып барырбыз. Теманы ачу юнәлешендә түбәндәге мәсьәләгә тукталырбыз:

-Шәехзадә Бабичның “ Халкым өчен” шигыре мисалында шигъри әсәргә анализ ясау тәртибе.[2]

1. Язучы иҗатын өйрәнү.

Бөек Тукай яшенә дә җитмәгән , тормыштагы кыенлыкларга каршы скрипка моңы белән юанучы шагыйрь-Шәехзадә Бабич.Кем соң ул? Замандашлары арасында “мәшһүр көлдерүче”, “көлке капчыгы”, “парадист”, “фельетончы”, декломатор буларак дан казана.

а)Аның туган елы, туган авылы, гаиләсе.

Ул 1895елның 2 гыйнварында Башкортстанг Республикасының Дүртөйле районы Әсән авылында туа. Әтисе Мөхәммәтзакир шул авылның мулласы була.Күп итеп китаплар җыя, газета-журналлар яздыра

б)Кечкенә вакытында Ш.Бабич нинди булган?

Кечкенәдән Шәехзадә бөтен күңелен китапка багышлаган, шигырь дөньясына чумган. Аның яратып укыган әсәрләре Г.Тукай әсәрләре булган.

в) Ни өчен Шәехзадә дип исем кушканнар?

Шәехзадә[3]-гарәп исеме, халыкка хезмәт итүче, әхлаклы дигән мәгънәне аңлата.

г) Нинди нәселдән булган?

-Мулла нәселеннән булган

2. Шигырьне сәнгатьле уку

3.Сүзлек эше

Зәвык(зәүкым)-матурлык, гүзәллекне тоя белү.[1]

Фида-корбан[1]

4.Лирик герой әйтергә теләгән фикер

1строфа-туган халкы өчен горурлык

2строфа- сай йөрәкле халык өчен горурлык

3строфа-чәчкәдәй кызларга бай халкы өчен сөенү

4строфа-шат. Дәртле,көләч халкы өчен сөенү

5строфа-кызганыч,ярлы, мескен халкы өчен өчен елау

6строфа-халыкны бәхетле итү өчен ант.

-Шагыйрьнең лирик герое нинди кеше?

Лирик герой ялгызмы?

-Юк, ул ялгыз түгел.Ул кешеләр белән бергә.

5. Чагыштыру

Шагыйрь әйтергә теләгән фикеренә төгәллек кертер өчен чагыштыруларның төрле формаларыннан файдалана[1]:

  • Ап-ак алтын җырларымны

  • Саф көмештәй җырларымны

  • Чәчкә төсле җырларымны

  • Тик чәчкәдәй кызлар

6.Шигырь ничәнче елны язылган?

1914нче елда язылган “Халкым өчен” шигыре аның өлгергәнлеген күрсәткән шигырь.

20гасыр башында татар дөньясында нинди үзгәрешләр була?

1905ел революциясе татар поэзиясен активлаштыра. Татар дөньясында матбугат, театр, сәнгать, һәм әдәбият киңәеп үсеп китә.

1905нче елдан соң реакция еллары килә. 1912нче елларда реакция бераз йомшарган кебек булса да, 1914нче елгы-Бөтендөнья сугышы белән яңадан кайта.

Димәк, шигырьнең темасы: халык

Шагыйрь нинди проблема күтәрә: милләтнең үсеш кыйбласының тоткарлануы.

Шигырьнең идеясе: милләт азатлыгы өчен көрәш.

20гасыр башында яшәгән Шәехзадә халкыбызны бәхетле, алдынгы, белемле, әхлаклы, азат итеп күрәсе килә. Милләтнең киләчәге өчен көрәш алып бара.

Ул үзенә бирелгән гомерне метеор кебек, вулкан кебек янып яши. Аның бу яктылыгы, аның бу кайнарлыгы, шигырьләренә күчеп, һаман да яктырта, һаман да җылыта.

Шәехзадә Бабич хатын-кызны олылый, хатын-кызны олылау аша милләтне дә күтәрә.

Шәехзадә Бабич әсәрләренә хас үзенчәлекләр: техник яктан камил эшләнүе, нәфислеге, ритмик төзеклелеге, музыкальлеге, төрлелеге, тел-сурәтләү чараларының бай булуы.

7. Йомгаклау

Кадерле хезмәттәшләрем! Татар теле һәм әдәбияты укытучысы алдында белем бирү белән беррәттән бала күңелендә әхлак орлыкларын иңдерү, милләтпәрвар гражданнар тәрбияләү бурычы да йөкләнгән.

















Кулланылган әдәбият

  1. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М, Гыйләҗев Т.Ш., Йосыпова Н.М. Татар әдәбияты: Теория.Тарих .-Казан:Мәгариф,2006.

  2. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.-Казан: Мәгариф,2005

  3. Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли?- Казан: Раннур,1998.

  4. Яхин А.Г. 7нче сыйныф өчен дәреслек.-Казан: Мәгариф,2006.

  5. Яхин А.Г. Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә альтернатив дәреслекләрдән әдәбият укыту программасы, 5-11 нче сыйныфлар - Казан: Мәгариф нәшрияты, 2008





Общая информация

Номер материала: ДA-033852

Похожие материалы