Инфоурок Внеурочная деятельность Другие методич. материалы"Ахмак куян"-курчак театры өчен мини-спектакль

"Ахмак куян"-курчак театры өчен мини-спектакль

Скачать материал

 

Ахмак  куян

 

( Курчак  театры  өчен)

 

Катнашалар:

Куян.

Тиен.

 Керпе.

 Төлке.

 

Вакыйга  урман  аланында  бара.  Аланда  Куян  уйнап  йөри.

Әлсерәп  Тиен  йөгереп  керә.

 

 

Т. Кылый! Кылый!

К. Нәрсә  булды?  Нәрсәгә  шулай  хәлсерәдең?

Т. Ардым!  Кайчаннан  бирле  сине  эзлим.  Баярак  кына  төлкене  күрдем.  Агач  башында  әти  алып  кайткан  чикләвекләрне  сыпыртып  утыра  идем,  төлке  килеп  чыкты.  Миңа  астан  озак  кына  карап  торды  да,  сиңа  буй  җитмәс   инде,  ә  менә  дустың  Кылыйны

эләктерергә  исәп  бар, - ди. 

К.( Калтырый  башлый)   Ә-ә-ә-ә-ә  ,  ми- не-е-е  , Төлке-е -е ...

Т.   Я,  ярар,  аның  кадәр  курыкма  әле  син ,  хәзер  аның  планы  безгә  билгеле  бит  инде.  Син  монда  уйнап  йөрмә,  өеңә  кайтып  тор.  Мин  бераздан  килеп  җитәрмен,  хәзер  әтигә  кышка  чикләвек  җыярга  булышасы  бар.( Китә).

К. (Калтыравыннан  туктый)  Тукта  әле,  мин  нәрсәгә  дип  коелып  төштем  әле?  Мин  бит  батыр  Куян!  Мин  3  кә  кадәр  саный  да  беләм!  Бер,  ике ...   Әй  калганын  оныттым.  Мин  ул  Төлкене  үзем  тотам  әле.  Акылга  утыртам  әле  мин  аны!  (Уйланып  йөри).  Ничек  итеп  тотарга  икән  ул  Төлкене ?  Әһә,  таптым! Әнә  Керпе  дус  та  килә  икән ,  аңа  мактаныйм  әле.  Керпетдин!  Кызуырак  кил  әле! 

К-е. Нәрсә  булды?  Итәгеңә  ут  капты  мәллә?  Нишләп  шулай  кычкырасың?

К.  Беләсеңме,  мине  “Төлке - Төлке  - Төлкетдин,  хәйлә  белән  эш  йөртим”  тотып  ашыйм  , -  дип  әйткән  ди.

К-е. Кит  аннан!  Нишләрсең  икән  инде  хәзер?   Ул  бик  хәйләкәр,  Явыз,  теләгенә  ирешмисә  калмас.

К. Һи,  борчылма , Керпе  дус.  Мине  аннан  курка  дип  беләсеңме  әллә?  Бик  беләсең  килсә,  мин  аны  үзем  тотам.

К-е.  Мактанчык  та  инде  үзең.  Төлкене  тел  белән  тотып  булмый аны.

К.  Алай  димә  син,  иң  башта  минем  башта  туган  планны  тыңла.

Мин  аның  юлына  чокыр  казып  куям  да,  Төлкене  шунда  төшерәм.

К-е.  Планың  шәп  икән  үзе.  Шәп  уйлап  тапкансың  син , молодец!

К. (Бии-бии) Әй  үзем,  әй  үзем,  маңгаемда  бар  күзем!

К-е.  Кара  аны,  чокырыңны  тирәнрәк  итеп  казы.  Бераздан  үзем  дә  килеп  булышырмын .  Түгәрәк  аланнан  алмалар  җыйган  идем( кәрзинен  күрсәтә),  шуларны  гына  кайтарам  да,  көрәк  алып  киләм.

К.  Ура!  Мин  нинди  молодец!  Ничек  оста  итеп  уйлап  таптым!  Лә -лә- лә ,  мин  төлкене  акылга  утыртам!  (Сикергәләп  чыгып  китә )

 

Төлке  керә,  куак  араларын караштыра.

 

Т. Кая  булыр  бу  Кылый?  Шуны  эзләп  ярты  көнем  узды.  Авылга  барып  карыйм  әле,  берәр  каз,  һич  югы  берәр  тавык- чебеш  булса   да  эләкмәс  микән    (Чыга).

 

Кулына  көрәк  тотып,  Куян  керә.

 

К. Әһә.  Төлке  шушы  юлдан  йөри  икән.  Чокырны  да  менә  монда  казырга  кирәк.  Авылга  барып  берәр  тавык-мазар  эләктереп  кайтыйм  диме?   Бар. бар,  әзерләгәннәр ,  ди.  әти  әйтә , элек  без  яшьвакытта  якындагы  авылга  барып  кәбестәләр  белән  сыйланып  кайта  идек,  хәзер  кешеләр  тимердән  без  үтә  алмаслык  әллә  нинди  зур  коймалар  корып  куйдылар  да  ,  каралты-  кураларына  якын  да  килә  торган  түгел,  ди.  Төлкене  дә  капкаларын  зу –у – р   итеп  ачып  көтеп  торалардыр  анда.  Күп  сөйләндем.  Инде  эшкә  тотынсам  да  ярар. ( Казый  башлый).  Бигрәк  авыр  эш  булып  чыкты  бу.  тагын  әз  генә  каыйм  да  ...  ( Бераз  эшләгәч ,  туктый).   Өф-өф,  кулларым  да  авыртып  бетте.  Җитеп  торыр,  бүтән  казыйсы  килми.  Инде  агач  артына  качып  Төлкене  көтеп  торырга  кирәк.

 

                                        Төлке  керә.

Т. Авылга  барып  та  рәт  чыкмады ...   Кая  булыр  бу  Кылый?

(Чокырга  егыла)  Ай –яй –яй!  Кем  эше  икән  бу?   Туктале,  бик  кечкенә  түгелме  соң  бу?  Мин  бит  моннан  сикереп  тә  чыга  алам.( шыпырт  сөйләшүгә  күчә)   Ә-ә,  әнә  тегеннән  карап  тора,  шул  Кылыйның  эше  икән  бу.   Хәзер  эләктерәм  инде  үзеңне.  Тукта ,  ашыкмаска  кирәк. Мин аны  монда  хәйләләп  китерим.  (Тавышын  көчәйтә)  У –у – у ,  монда  төсле  телевизор  да  бар  икән.  Абау,  Кылыйны  күрсәтәләр  түгелме  соң?  Карале .  Кылый  космонавт  булган !

 

Керпе  керә,  кулында  көрәк.

 

К-е. Кылый!

Т. Хәйләм  барып  чыкмады  инде,  Керпе  дусты  килеп  җитте. (Чокырдан  сикереп чыгып  кача)

К. ( Куак  артыннан  чыга) .  Нәрсә  кычкырасың  инде ?  Төлкене  чокырга  төшергән  идем  бит.

К-е. Әле  генә  төлке  син  казыган  чокырдан  чыгып  тайдымыни   ул ?

И-и ,  ахмак  Төлке  хәтле  Төлкене  тоту  өчен  шуның  кадәр  кечкенә  чокыр  казыйлармы  инде ?  

К. Ярар  инде...  Әйдә  барып  карыйк  әле.  Төлке  анда  төсле  телевизор  бар  дигән  иде .

К-е. И-и ,  Кылый , Кылый,  бигрәк  беркатлы  инде  үзең.  Чокыр  казыганда  телевизор  күрдеңме  соң?

К. Юк  иде...

К-е. Шулай  шул.  Бик  вакытлы  килеп  җиткәнмен,  Төлке  үзеңне  алдалап  китереп  эләктермәкче  булган  бит.

К.  Шулай  икән  шул.  Әй,  мин  аңа  барыбер  тотырмаган  булыр  идем!

К-е.  Мактанырга  дигәндә  булдырасың  инде  ансы.  Әйдә ,  Төлке  тагын  килеп  җитәр,    китик  моннан. (Кулыннан  җитәкләп  алып  китә).

 

                         Куян  кире  йөгереп  килә.

К.  Мин  ул  төлкене  барыбер  тотам! (Йөгереп  чыгып  китә).

ПӘРДӘ.

 

 

 

                             

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Ахмак куян"-курчак театры өчен мини-спектакль"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Клининговый менеджер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Разработку можно использовать в работе драмкружка для учащихся начальных классов.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 663 820 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.12.2020 240
    • DOCX 39.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зиятова Дильбар Халиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зиятова Дильбар Халиловна
    Зиятова Дильбар Халиловна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10787
    • Всего материалов: 21

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика и организация образовательной деятельности дополнительного образования

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 30 человек из 18 регионов
  • Этот курс уже прошли 352 человека

Курс повышения квалификации

Креативное вокально-исполнительское искусство

36 ч.

1700 руб. 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 100 человек из 46 регионов
  • Этот курс уже прошли 205 человек

Курс повышения квалификации

Организация досуговой деятельности учащихся в рамках реализации дополнительной общеобразовательной программы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 141 человек

Мини-курс

Коррекционно-развивающая работа и оценивание в образовании для детей с ОВЗ

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 57 человек из 30 регионов
  • Этот курс уже прошли 39 человек

Мини-курс

Этапы развития речи: от первых звуков до полноценной коммуникации

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 161 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 144 человека

Мини-курс

Адаптация и расстройства: понимание, преодоление, развитие

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 18 регионов