Мәгълүмати технологияләр
үскән чорда телебездәге үзгәрешләр
Г.А.Сабирзянова
Татарстан Республикасы
Кукмара муниципаль районы «К.Ф.
Шакиров исемендәге Зур
Сәрдек гимназиясе» муниципаль бюджет
гомуми белем бирү учреждениесе
Кереш
Актуальлеге
Максат
– гимназиябезнең укытучылары, укучылары һәм әти – әниләрнең компьютер сленгын
куллануын, социаль челтәрләрдә (вконтакте, ватсап) аралашканда сүзләрне
кыскартып, “бозып” язышуларын өйрәнү.
Бурычлар:
-
Компьютер сленгының килеп чыгу (ясалу)
сәбәпләрен ачыклау
-
Компьютер сленгының гимназиябездә
кулланылышын анализлау, социаль челтәрләрдә аралашуны тикшерү
Метод:
күзәтү – укучыларның сөйләм телләрен күзәтү, сурәтләү (тасвирлау күзәтү
нәтиҗәләрен сурәтләү, статистик (анкета үткәрү)
Төп өлеш
И туган тел, и матур тел,
әткәм – әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем
син туган тел аркылы!
Г. Тукай
Туган
телебез (татар теле) язмышы турында соңгы дистә ел эчендә күпме язылды, күпме
сөйләнде... Барлык язмалар һәм чыгышларны бәяли башласак, аларның төп
юнәлешләре ачыклана. Ул телебезне саклап калу һәм аны үстерү чаралары.
90
нчы еллар башында бездә шактый күп эш эшләнде кебек – милли мәктәпләр, балалар
бакчалары ачылды, телгә игътибар да артты, киләчәккә өмет белән карарга
нигезләр дә барлыкка килгән шикелле иде. Ләкин, ни кызганыч, тормыш
үзгәргән кебек, җәмгыятьтә яңа технологияләр үтеп керүе дә телебезнең язмышында
бик зур роль уйный.
Чөнки
хәзер укучыларның, балаларның, әти- әниләрнең күпчелегендә – электрон
уенчыклар(гаджетлар) бик еш очратырга мөмкин.
Югарыда
саналган барлык катергория кешеләре дә электрон уенчыклары ярдәмендә төрле
социаль челтәрләргә кереп мәгълүмат эзлиләр, аны тараталар, алмашалар. Бу
вакытта безнең туган телебез нинди үзгәрешләр кичерә соң? Социаль челтәрләрдә
аралашканда нинди проблемалар килеп туа?
1.
Татар хәрефләрен язмыйча, рус хәрефләрен
татарчалаштырып язу
2.
Сүзләрне кыскартып язу
3.
Русча сүзләр “кыстырып” язу
4.
Смайликлар куллану
II
Практик
өлеш
Мин
гимназиябезнең укучылары, укытучылары һәм әти – әниләр арасында компьютер
сленгын һәм сүзләрне кыскартып һәм бозып язуны ачыклар өчен тикшерү үткәрдем.
Компьютер
сленгын һәм сүзләрне кыскартып, бозып язуны тикшерү өчен сораулар төзелде һәм
шул сораулар буенча анкета үткәрелде. Тикшерү эшенә укучылар, укытучылар һәм
әти – әниләр бик теләп катнаштылар.
Барлыгы
60 кеше катнашты, аның 30 ы укучылар, 15 е – укытучылар, 15 е – әти – әниләр.
Анкетада
түбәндәге сорауларга җавап бирергә кирәк иде.
1.
Сленг, жаргон сүзенең мәгънәсен
аңлыйсызмы?
2.
Санак(компьютер) сленгыннан нинди сүзләр
беләсез?
3.
Компьютер сленгын сөйләмегездә куллану
сөйләмегезгә уңай тәэсир итә диеп уйлыйсызмы?
4.
Компьютер сленгын сөйләмегездә ни өчен
кулланасыз?
5.
Электрон уенчыклардан (гаджет) вконтакте,
ватсап социаль челтәрләрендә ничек аралашасыз?
А)Татарчамы?
Русчамы?
Б)Татар
хәрефләрен дөрес язасызмы?(татарчамы)
В)
Ешрак нинди смайликлар кулланасыз?
Г)
татар сүзләрен ничек кыскартасыз?
Д)
нинди рус сүзләрен кыстырасыз?
6.
Кыскартылган татар сүзләрен, рус сүзләрен
сөйләмегездә куллану сөйләмегезгә уңай тәэсир итә диеп уйлыйсызмы? (әйе,юк)
7.
Кыскартылган татар сүзләрен, рус сүзләрен
сөйләмегездә ни өчен кулланасыз?
8.
Нинди рус сүзләрен кулланасыз?
Анкетаның
нәтиҗәләре белән таблицада танышырга мөмкин
Укучылар
(30 кеше)
№
|
әйе
|
юк
|
Җавап бирергә
авырсынам
|
1.
|
24
|
6
|
|
2.
|
Комп,
инет, вк, клава, хакер, мозг, юзер, ник, тупить итә
|
3.
|
7
|
23
|
|
4.
|
Дусларым
алдында “крутой” булып күренәсем килә,
Башка
кеше сөйләмебезне аңламасын өчен,
Үзем дә белмим.
|
5.
|
А)
татарча
Б) юк
В)
Г) бн, мкт,
матем, физра, госуслуги рф, расп, тел
Д)пож,
фио, ужжс, норм, пнт, спс, прив, пк, лан, бро, упр, ок
|
6.
|
5
|
25
|
|
7.
|
Вакытны
экономияләү өчен, дусларым алдында “крутой” булып күренәсем килә.
|
8.
|
Скриншот,
регистрация, ну, точно, обед, пробный, удалить, пожалуйста, лучше
|
Укытучылар
(15 кеше)
№
|
әйе
|
юк
|
Җавап бирергә
авырсынам
|
1.
|
15
|
0
|
|
2.
|
Комп,
инет, вк, клава, хакер, мозг, юзер, ник, гуглить, тупить итә, ноут
|
3.
|
0
|
15
|
|
4.
|
Яшьләр
белән аралашканда
Вакытка
экономия ясау өчен
Экономия
өчен
Кулланмыйм
|
5.
|
А)
татарча
Б) юк(13)
әйе (2)
В)
Г) бн,
матем, расп, тел, олимп, АБ, админ, админлык,
Д)пож,
фио, норм, еду, чт, пт,
|
6.
|
0
|
15
|
|
7.
|
Вакытны
экономияләү өчен, сообщениене тизрәк язу өчен,
кыскартмыйм
|
8.
|
Именно,
результат, ужас, причем, ну, да, солидный, молодцы
|
Әти
- әниләр (15 кеше)
№
|
әйе
|
юк
|
Җавап
бирергә авырсынам
|
1.
|
8
|
7
|
|
2.
|
-
|
3.
|
0
|
15
|
|
4.
|
Кулланмыйм
|
5.
|
А)
татарча
Б) юк(12)
әйе (3)
В)
Г) -
Д) -
|
6.
|
0
|
15
|
|
7.
|
кыскартмыйм
|
8.
|
Лафа, везде,
всему успеваете, кстати, стараемся, молодцы
|
Йомгаклау
Үткәрелгән
тикшерүләр буенча, түбәндәгеләрне билгеләп үтергә мөмкин.
1.
Татарча язу.
Социаль
челтәрләрдә (ватсап, вконтакте) дөрес орфография кагыйдәләрен бозмыйча язучы
кешеләр бик аз. Мин тикшергән 3 төркемнән: мөгаллимнәр – 30, укучылар – 15, әти
– әниләр – 15. Бары тик 5 кеше генә татарча дөрес итеп яза.(мөгальлимнәр
группасыннан – 2, әти – әниләр группасыннан – 3 кеше. Минемчә, бу бик аз. Татарча
язучылар купчелек, ләкин алар татар хәрефләре урынына рус хәреләрен куеп
язалар.
2.
Русча сүзләрне кыстыру
Өч
төркемдә дә русча сүзләр кыстыралар. Алар төрлесе төрле сүзләр кулланалар.
Укытучылар
|
Укучылар
|
Әти
– әниләр
|
Именно,
результат, ужас, причем, ну, да, солидный, молодцы
|
Скриншот,
регистрация, ну, точно, обед, пробный, удалить, пожалуйста, лучше
|
Лафа,
везде, всему успеваете, кстати, стараемся, молодцы
|
3.
Сүзләрне кыскарту.
Сүзләрне
укытучылар һәм укучылар бик нык кыскарталар. Ни өчен кыскартасыз? – дигән
сорауга. Вакытны экономияләү өчен диеп җавап бирәләр. Укытучылар арасында
сүзләрне бөтенләй кыскартмаган укытучыларны да очратырга мөмкин.Әти – әниләр
сүзләрне кыскартмыйлар.
Укытучы
|
Укучы
|
бн,
матем, расп, тел, олимп, АБ, админ, админлык, пож, фио, норм, еду, чт, пт,
|
бн,
мкт, матем, физра, госуслуги рф, расп, тел, пож, фио, ужжс, норм, пнт, спс,
прив, пк, лан, бро, упр, ок
|
4.
Смайликлар.
Социаль
челтәрләрне анализлаганда шуңа игътибар иттем, күпләп смайликлар кулланыла. Һәм
иң күп смайликларны укытучылар куллана. Туганнар төркемендә бик аз санда
кулланыла.
5.
Информатика, компьютер, компьютер уеннары
белән бәйле терминнарны да кыскартуны укучылар һәм укытучыларны күзәтергә
мөмкин. Алар күбрәк түбәндәге сүзләрне кулланалар: тычкан, гуглить, ник, юзер,
комп, инет, ноут, клава, инст, вк, тупить итә, кв(клеш рояль)икт, мкт
Газиз
туган телебез – татар телен кадерлик, саклыйк! Социаль челтәрләрдә туган
телебезне “бозмыйча” аралашыйк!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.