Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Аларга мәңгелек дан!(Музыкаль әдәби кичә)
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Аларга мәңгелек дан!(Музыкаль әдәби кичә)

библиотека
материалов

hello_html_m6eef9e49.gifhello_html_39fbbebc.gifТема: Аларга мәңгелек дан!

Максат: Укучыларны герой- пионерлар батырлыгы белән таныштыру,

сугыш чоры кешеләренең җиңүгә булган ышанычын, батырлыгын, рухи ныклыгын аңлату,

укучыларда патриотик хисләр уяту.

Җиһазлау: плакат- лозунг “Туган илебез өчен көрәшкән батырларга мәңгелек дан!”, презентация,

Әдәби кичәнең барышы:

Бүген без сезнең белән “Аларга мәңгелек дан!” дигән тема астында Бөек Ватан сугышында безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән яшьтәшләрегез – пионерлар турында сөйләшербез.

Сугыш... Бу сүздән дә каты, бу сүздән дә авыр сүз юктыр , мөгаен.

Бу – хәтәр көн. Юк, хәтәр көн таңы...

Безнең өскә фашист ташланды.

Чиктә идек. Хәтта тел әйләнми –

Әйтеп булмый: “Сугыш башланды...”

Палаткадан атылып чыкты берәү,

Ә берәүләр... чыга алмады.

Нинди давыл үрмәләвен илгә

Шунда гына солдат аңлады. ( З. Нури. “Егерме икенче июнь”)

Без беркайчан да сугыш китергән авырлыкларны онытмабыз, җиңүнең нинди кыйммәткә төшүен истән чыгармабыз.

- Кайчан башланган соң Бөек Ватан сугышы?

Әйе, ул көнне иртәнге тынлыкны көчле ату тавышлары бозды. Фашист танклары һәм самолетлары көнчыгышка ыргылдылар. Алар артыннан кан коярга ашкынып торган үтерүчеләр иде. Шулай итеп, совет халкының тыныч хезмәте өзелде.

( “Священная война” җыры ( Б. Александров сүзләре һәм музыкасы) яңгырый.)

Күпме егетләр һәм кызлар илебезне фашистлардан саклау өчен сугышка киттеләр. Алар арасында сезнең яшьтәшләрегез дә бар иде.

Шепетовка авылына фашистлар бәреп кергәч, Валя партизан отрядының иң кыю разведчигына әйләнә.Командование өчен кирәкле документлар алып кайта, өлкәннәр белән беррәттән бәрелешләрдә катнаша. Кыюлыгы өчен орденнар,медальләр белән бүләкләнә. Ә 1958 нче елның 27 нче июнендә аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелү турында указ игълан ителә. Шепетовкада пионер-партизанга һәйкәл куела. Валя Котикның батырлыгы турында Г.Надзарованың ”Кыюлар үлмиләр” исемле китабыннан укый аласыз. Валяның әнисе А.Р.Котик язган”Ул пионер иде” дигән китап та сезгә күп нәрсәләр турында сөйләр.(слайд)

Ленинград пионеры Саша Ковалёв моряк булу турында хыяллана.Ләкин Бөек Ватан сугышы башлана.Саша дөм ятим кала.Фронттан әтисенең һәлак булуы турында хәбәр килгән көнне , йортларына бомба төшеп, әнисе дә үлә. Малай, пионер галстугын куенына яшереп, фронтка китәргә ниятли.

Төньяк флоты өчен юнгалар хәзерли торган мәктәпне тәмамлагач, Саша торпеда катерының мотористы итеп билгеләнә.Бервакыт бик каты бәрелештә, снаряд тиеп, катерның коллекторы тишелә.Эссе су һәм кайнап торган май ургылып ага башлый.Шул минутта мотор шартларга тиеш! Саша күкрәге белән тишекне томалый. Корабль исән кала. Яшь пионер Саша Ковалёв батырларча һәлак була.

Саша Ковалёв исщн чагында Кызыл Йолдыз ордены һәм Ушаков медале белән бүләкләнә. 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены аңа һәлак булгач бирелә.

Заполярьедагы Североморск шәһәренең бер урамы Ковалёв исемен йөртә. Ә Баренц диңгезе ярындагы Гранитный посёлогында яшь геройга һәйкәл куелган.(слайд).

1941 нче елның җәендә, мәктәптә укулар тәмамлангач, Ленинград кызы Лида Матвеева Мәскәү янындагы Иваново авылына әбиләренә кунакка килә. Җәйге ялны су кереп. Болында чәчәк җыеп, әбисе янында рәхәттә генә уздырасы бит.Ләкин туган илебезгә куркыныч яный.Бөек Ватан сугышы башлана.Гитлерчы фашистлар ,үз юлларында бөтен нәрсәне кыра-җимерә ,Руза шәһәре янына ук килеп җитәләр.Иваново авылын басып алалар.

Беркөнне Лида, өй түбәсендәге кечкенә тәрәзә аша тирә-юньне күзәтеп утырганда,авылга ике танкның керүен күрә.

Башта ул аларны фашист танклары дип уйлый.Аннары күрә- безнекеләр. Совет танкларын гитлерчылар да күреп алалар һәм чокырда аларга тозак коралар.Кыз боларны күзәтеп тора һәм, тиз генә өй түбәсеннән төшеп, танкларны кисәтергә йөгерә.Танкистлар аңа рәхмәт әйтәләр һәм, фашистларга пулемёттан ут ачып, туп-туры чокырга юнәләләр. Танклар авылдан исән-имин чыгып китә. Фашистлар исә Лиданы искәреп калалар. Обер-лейтенант аннан сорау ала.Ләкин кыз аларга җавап бирергәдә теләми. Лиданы асарга алып китәләр.Үлгәндә дә ул дошманга сер бирми.Үлемнән куркуын да,яшисе килүен дә гитлерчыларга сизднрми.Үзен чын батырларча тота.

Толя Шумов Бөек Ватан сугышы ...Фронт сызыгы Мәскәүгә якынайганнан-якыная бара.Башкалабыз янындагы Осташево авылында фашистларга каршы көрәшү өчен истребительләр батальоны төзелә.

Пионер Толя Шумов шул батальонга языла. Батальон илбасарларга каршы арысландай сугыша, аннары урманга күчә һәм партизаннарга барып кушыла.

Толя Шумов , партизаннар белән бергә,юлларга миналар куя, дошманның корал складларын, сугыш кирәк-яраклары төялгән машиналарын шартлата. Толя кыю разведчик һәм элемтәче була.Фашистларның борын төбендә үк листовкалар ябыштырып йөри.

Бервакыт Толя фашист офицерының “күңелен күрә”. Мунча ягып, офицерны мунча керергә чакыра.Тегесе кергән арада, аның бик кыйммәтле документлар салынган кыр сумкасын эләктереп урманга тая.

Полицайлар малайны бик озак эзәрлеклиләр.Ниһаять тотып алалар.Гестапода Толяны кыйныйлар, каты җәзалыйлар. Әмма батыр пионериптәшләрен сатмый.

Фашист илбасарларларга каршы көрәштәкүрсәткән батырлыгы өчен Толя Шумов , үлгәннән соң, Ленин ордены белән бүләкләнә.(слайд)

Бөек Ватан сугышы....

Галяның туган авылы –Ленинград өлкәсендәге Лужск районы Тарковичига фашистлар басып керә. Пионерка Галя Комлева илбасарларга буйсынырга теләми һәм көрәшчеләр сафына баса. Ул ел ярым дәвамында партизаннар элемтәчесе вазифаларын үти.Караңгы төннәрдә япа-ялгызы карурманнар аша узып партизаннарга азык-төлек ташый, кирәкле хәбәрләрне җиткерә.Үзе листовкалар язып, аларны коймаларга ябыштыра.

Фашистлар батыр пионерның эзенә төшәләр һәм кулга алалар.Галя Комлеваны гестапода ике ай буе җәзалыйлар, партизаннарның кайдалыгын әйттерергә телиләр.Кызны һәр көнне аңын югалтканчы кыйнап, камерага кертеп ыргыталар.

Иртәгесен тагын шундый ук хәл...Ләкин аның авызыннан бер сүз дә ала алмыйлар.(слайд)

1943 нче елның 20 нче февралендә гестапочылар партизан кызны аталар.Фашистлар Германиясен җиңүнең 20 еллыгын бәйрәм иткәндә , Галя Комлева , үлгәннән соң ,1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Совет флотының бер судносына Галя Комлева исеме бирелгән.(слайд)

Леня Голиков. Сугыш башланганда аңа бары 13 яшь була. Фашистлар аның туган авылын басып алгач, Леня партизан булып китә. Ул кыю, җитез малай була.

Бервакыт ул, граната ыргытып, немец машинасын шартлата. Ул машинада 2 немец утырган була. Аларның берсе үлә, икенчесе, алтын генерал погоннары такканы, портфелен кыстырып, качарга өлгерә. Леня немец артыннан 1 км дан артык йөгерә һәм, куып җитеп, атып үтерә. Леня алып кайткан документлар гаять әһәмиятле булалар. Шушы һәм тагы башка батырлыклары өчен Леня Голиковка Советлар Союзы исеме бирелә.

Минскида Марат Казейга һәйкәл куелган. Бронза гимнастеркада – бронза орденнар һәм медальләр. Сугыш башланганда ул 4 нче класста укый. Фашистлар Маратлар мәктәбен казарма итәләр. Әнисен фашистлар җәзалап үтергәч, Марат партизаннар янына урманга китә. Анда отрядның сугышчан заданиеләрен үти, бәрелешләрдә, күперләрне шартлатуда катнаша.

Марат Казей дошман кулына тереләй бирелергә теләми. Соңгы гранатасы белән ул үз- үзен шартлата. (слайд)

Зина Портнова Ленинград кызы. 7 нче классны тәмамлагач, җәйге каникулга Белоруссиягә әбисенә кунакка китә. Ул офицерлар ашханәсенә урнаша һәм яшерен генә азыкларны агулый. Шулай Зина 100 фашистны үтерә. Аннан соң партизаннар отрядына китә һәм кыю разведчик була. Отрядта аны комсомолга алалар.

Бервакыт, сугышчан задание үтәгәндә, Зинаны фашистлар тотып алалар. Аны озак кына җәзалыйлар, ләкин кыз берни дә әйтми. Сорау алган вакытта немец офицеры Зинага пистолет белән яный һәм ялгыш пистолетын өстәлгә куя. Зина тиз генә пистолетны ала да немецка ата. Аннан икенче офицерны үтерә. Шуннан соң аягы белән тәрәзәне тибеп вата да сикереп тышка чыга. Ләкин дүртенче тапкыр ата алмый: патроны бетә. Зинаны тотып алалар. Аны бик каты җәзалыйлар һәм атып үтерәләр. ( слайд).

Ялгыз кабер тора тау башында,

Яшь бер батыр анда күмелгән.

Таңда искән таң җилләре аңа

Күп – күп итеп сәлам җибәргән.

Баш очында аның шаулый нарат,

Ә наратта кошлар сайрыйлар.

Эссе көндә аны каплый болыт,

Ә суыкта нурлар карыйлар.

Бер яшь батыр ята тау башында,

Дусты килгән аны күрергә.

Ул ант итә аның баш очында

Дошманнарга җәза бирергә.

Мин ант итәм үбеп туфрагыңның.

Мин ант итәм синең кабереңдә,

Һич кызганмам явыз дошманнарны,

Син яшәрсең минем хәтеремдә.

Менә без берничә герой – пионер белән таныштык. Үзегез тагы кемнәрне беләсез? Алар нинди батырлыклар күрсәткәннәр?

Батырлык турында нинди мәкальләр әйтә аласыз? Мәгънәләрен ничек аңлыйсыз? (слайд )

Бу сугышта меңнәрчә яшь гомерләр өзелде, меңнәрчә совет кешеләре лагерьларда ачтан, суыктан интегеп үлделәр, ләкин аларның җиңүгә ышанычлары бервакытта да какшамады. Сугышта 20 млн совет кешесе үлә. Әнә шуларны искә алып, җирдә тынычлык һәм бәхет өчен, безнең гүзәл киләчәгебез, бүгенге матур тормышыбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алып, 1 мин тын калыйк.( басабыз)

Һәйкәл булып калка җиңүчеләр,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар

ике тапкыр үлми,

Җирдә алар мәңге балкырлар.

Батырларга мәңгелек дан!

Хор. Дан! Дан! Дан!

Җыр “Һәрвакыт булсын кояш!” ( Л. Ошанин сүзләре, А.Островский музыкасы. Л. Айтуганов тәрҗемәсе)

Татарстан Әлки районы мәгариф белән идарә итү органы

Иске Чаллы урта гомуми белем бирү мәктәбе

Башлангыч сыйныф укытучысы:

Әхмәтшина Л Т.

2014- 2015 нче уку елы

Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Тема:      Аларга мәңгелек дан!

Автор
Дата добавления 04.06.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров211
Номер материала 556519
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх