Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Альбом" Секреты родного края"
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

Альбом" Секреты родного края"

библиотека
материалов
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль бюджет гомуми белем бирү учрежденияс...
ТУГАН ЯКНЫҢ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ТАРИХИ РЕСПУБЛИКА ЭКСПЕДИЦИЯСЕ Пионерлар хә...
ЛЕНИН ОРДЕНЛЫ, В. И. ЛЕНИН ИСЕМЕНДӘГЕ БӨТЕНСОЮЗ ПИОНЕР ОЕШМАСЫ ТУРЫНДА ПОЛОЖ...
Кереш Һәрбер ил тарихында истәлекле сәхифәләр була. Безнең илдә-яшьләрне комм...
Бөтенсоюз пионерлар оешмасы тарихыннан. 1922 елның февраль-апрель айларында М...
РКСМның  II Бөтенроссия конференциясе карары илебезнең барлык почмакларында...
Пионер оешмасының истәлекле даталары. - 1922 елның 19 маенда РКСМның 2 нче Бө...
- 1960 ел июнь Бөтенроссия пионерлагере «Орленок» ачыла. - 1960 ел 20 октябрь...
Пионерларның законнары
Пионерларның символлары
Яшь пионерлар маршы Ялкынлан учак, Дөрлә югары. Без пионерлар- Эшче уллары. К...
Мәлләтамак авылы пионер оешмасының тарих битләреннән
20 нче еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр Беренче пионер отряды Мөслим...
Безнең Мәлләтамак җирлегендә музейда сакланып калган истәлекләр буенча берен...
Мәлләтамак җирлегендә беренче пионер сафында булган Батыршина Камилә (Вәлиев...
30-40 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр. “Гомерсезләр чирләп үлә; чирс...
Яугир шагыйрь Рәдиф Гаташ 1997 ел 9 май, “Социалистик Татарстан” гәҗитенең “Ә...
1941-1945 елларда пионерлар өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшлиләр: утын...
50-60 еллардагы пионерлар турында сәхифәләр Сугыштан соңгы авыр елларда да пи...
Садыйкова Мәзкүрә Хөҗҗәт кызы варислар җыенында
Хабибуллина Люция Хабибулла кызы “Туган елым - 1940 нчы елның 5 марты. 1947 е...
Давлетшина Зәмдәрия истәлекләреннән: 1952 елда укырга кердем. 4 класста укыга...
60 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр Шушы авылда туып үскән Гыймазова...
70 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр “1954 елның 1 нояберендә Мәлләтам...
Мәлләтамак урта мәктәбенең “Аркадий Гайдар” исемендәге пионер дружинасында Ги...
1968 елда “Кызыл Октябрь” колхозының Нарат Асты авылында “Урман иле ”пионерла...
Мин 1972 нче елда Яңа-Усы сигезьеллык мәктәбенең 1нче классына укырга кердем....
Картаймагыз әле ветераннар! Сезгә тиеш әле бик күп язлар, Сезгә тиеш әле бик...
“1964 елда тудым. Елгабаш башлангыч мәктәбендә укыган вакытта, безне укытучыб...
Нуруллина (Латыпова) Әлфия Казанда 1985 елда зона комсомол укуларында
Нуруллина (Латыпова) Әлфия җитәкләгән “Аркадий Гайдар” исемендәге пионер друж...
Мәлләтамак мәктәбендә эшләгән пионервожатыйлар исемлеге: Шадрина Диләрә Дәүлә...
Кызганычка каршы, боларның барысы да еракта калды. Хакимият башына демократл...
РКСМның  II Бөтенроссия конференциясе карары илебезнең барлык почмакларында п...
1990 нчы… 2000 нче… Безнең көннәр 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь - Татарстан Ва...
21 гасыр варислары Мәгълүмат картасы: Туган вакыты: 1991 нче ел, 19 май. Штаб...
Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек у...
Варислар вәгъдәсе Рамиль Курамшин музыкасы Шәүкәт Галиев сүзләре 1.Очраштык б...
Варислар сугыш һәм тыл ветераннарында кунакта Миңнемөхәммәт бабай һәм Мөзәянә...
Ахметшина Зөлхия әби белән рәхәтләнеп серләштек Варислар туган көн-табигатьтә...
“ТАҢ” ВАРИСЛАРЫНЫҢ ЭШЧӘНЛЕГЕ Гаделбану әбиебезнең суы беткән,су кертик әле Бу...
ВОЛОНТЕРЛАР… Күмәк эштән соң ял итеп тә алабыз (Сара әбиләрдә) Ахметшина Гаде...
КҮП ТАПКЫРЛАР РАЙОН КҮЛӘМЕНДӘ ҖИҢҮ ЯУЛАГАН “КӘЕФ” КВН КОМАНДАСЫ
ТӨЗЕДЕ: 70 НЧЕ ЕЛЛАР ПИОНЕРЫ- БАШЛАНГЫЧ КЛАССЛАР УКЫТУЧЫСЫ ГӘРӘЕВА РӘСИМӘ РӘС...
44 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль бюджет гомуми белем бирү учрежденияс
Описание слайда:

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе «Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» “Таң” варислар берлеге оешмасы 2013 ел

№ слайда 2 ТУГАН ЯКНЫҢ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ТАРИХИ РЕСПУБЛИКА ЭКСПЕДИЦИЯСЕ Пионерлар хә
Описание слайда:

ТУГАН ЯКНЫҢ ТАРИХЫН ӨЙРӘНҮ БУЕНЧА ТАРИХИ РЕСПУБЛИКА ЭКСПЕДИЦИЯСЕ Пионерлар хәрәкәтенең 91 еллыгына багышлана

№ слайда 3 ЛЕНИН ОРДЕНЛЫ, В. И. ЛЕНИН ИСЕМЕНДӘГЕ БӨТЕНСОЮЗ ПИОНЕР ОЕШМАСЫ ТУРЫНДА ПОЛОЖ
Описание слайда:

ЛЕНИН ОРДЕНЛЫ, В. И. ЛЕНИН ИСЕМЕНДӘГЕ БӨТЕНСОЮЗ ПИОНЕР ОЕШМАСЫ ТУРЫНДА ПОЛОЖЕНИЕ ВЛКСМ Үзәк Комитеты Бюросы тарафыннан 1967 елның 17 мартында расланган В. И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы — Советлар Союзы балалары һәм яшүсмерләренең массовый үзешчән коммунистик оешмасы, ВЛКСМның алмашчысы һәм резервы.

№ слайда 4 Кереш Һәрбер ил тарихында истәлекле сәхифәләр була. Безнең илдә-яшьләрне комм
Описание слайда:

Кереш Һәрбер ил тарихында истәлекле сәхифәләр була. Безнең илдә-яшьләрне коммунистик рухта тәрбияләү максатыннан оештырылган пионер оешмалары. 19 май-пионер оешмасының туган көне.Ул СССРда 1922 нче елда оеша.Пионерлар хәрәкәте безнең ил тарихында бер чорны биләп алды. Ләкин бу хәрәкәт турында бик аз билгеле. Безнең илдә хәзер пионер оешмасы юк инде, ләкин әле күптән түгел генә ул бик популяр иде. Олылардан пионер оешмасы турында сорасаң, аларның йөзләре яктырып китә, күзләре нурлана. Алар үзләренең пионер бала чагы турында озак һәм бик күп сөйләргә әзер: пионер җырлары, үзләренең вожатыйлары һ.б. турында. Бу тема әле хәзер дә күпләрне кызыксындыра,чөнки сәясәтләндерелгән булса да, пионер оешмасы берничә буын үз иленең лаеклы гражданнарын тәрбияләде. Чынлыкта бу нәрсә булган? Ничек булган? Бу проблемалар мине дулкынландырды, һәм мин үземнең олы булмаган тикшеренү эшен үткәрдем. Тикшеренү эшемнең максаты: Бөтенсоюз пионер оешмасы ничек яшь буында гражданлык һәм гомум-кешелек сыйфатлары тәрбияли алганны ачыклау. Ни өчен элеккеге пионерлар бу чорны җылы хисләр белән искә алалар? Бурычлар: Бөтенсоюз пионер оешмасының барлыкка килү тарихы, бурычлары, максаты белән танышу. Аерым шәхесләрнең тормышы һәм эшчәнлеге мисалында гомум-кешелек кыйммәтләре, патриотик хисләр тәрбиялүдә Бөтенсоюз пионер оешмасының уңай ролен күрсәтү. Тикшеренү юллары: төрле документлар,фотосурәтләр, белешмә материаллар белән танышу; авылыбызның пионер оешмасы ветераннары белән очрашу; фактик материалны анализлау; гомумиләштерү; нәтиҗәгә килү. Үз авылыңның пионер эшенең үзенчәлекләрен белү теләге күбесенчә архивка китерә. Кызганычка каршы, төрле сәбәпләр аркасында материаллар аз сакланган. Шулай да, бу чорны хәтерләүче кешеләр, туган як музее материаллары, фотосурәтләр, “Авыл утлары”гәҗите ярдәмгә килә.

№ слайда 5 Бөтенсоюз пионерлар оешмасы тарихыннан. 1922 елның февраль-апрель айларында М
Описание слайда:

Бөтенсоюз пионерлар оешмасы тарихыннан. 1922 елның февраль-апрель айларында Мәскәү урамнарында тигез сафларга тезелеп үткән кызыл галстуклы балалар күренә башлый. Болар беренче пионер отрядлары була. В.Ленинның тормыш иптәше Н.Крупская балалар оешмасын төзүгә үзенең бөтен көчен бирә. 1922 елның 19 маенда комсомолның II Бөтенроссия съезды пионер оешмалары төзү турында карар кабул итә. Әлеге карар нигезендә барлык шәһәрләрдә, авылларда пионер оешмалары төзелә башлый. Мин Владимир  Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионер оешмасы сафларына басканда, иптәшләрем алдында тантаналы вәгъдә бирәм: Ватанымны чын күңелдән яратырмын, бөек Ленин васыять иткәнчә, Коммунистлар партиясе өйрәткәнчә яшәрмен, укырмын һәм көрәшермен. Советлар Союзы пионерларының законнарын һәрвакыт үтәрмен”. Пионер сафларына кергәндә иптәшләре алдында тантаналы төстә әйтелә торган  вәгъдә сүзләрен ХХ гасыр балалары яхшы хәтерлиләрдер дип беләм. Минем дә бу сүзләрне ятлаганым, кызыл галстукны муеныма таккан мизгелләрдә бик зур  горурлык хисе кичергәнем бүгенгедәй хәтеремдә. Пионер булу зур дәрәҗә иде. Кызыл галстук – Кызыл байракның аерылмас бер өлеше. Ул пионер оешмасында булуны аңлата. Галстукның өч очы өч буынның: коммунистларның, комсомолларның һәм пионерларның какшамас бердәмлеген чагылдыра. Кызыл галстукны өйдә онытып калдыру бернинди кагыйдәләргә дә сыймый иде. Хәтерләре начар булган укучыларны өйләренә кат-кат йөгертәләр иде. Нәкъ моннан 91 ел элек, ягъни 1922 нче елның 16 – 19 нчы майларында Мәскәүдә РКСМның II Бөтенроссия конференциясе үтә. Ул яшь пионерларның коммунистик балалар группаларын оештыруга Мәскәү комсомолларының эш тәҗрибәсен тикшерә һәм хуплый, соңыннан түбәндәге резолюцияне кабул итә: “Бөтенроссия конференциясе, пролетариат балаларының үз оешмасын булдыруның зарурлыгын истә тотып, балалар хәрәкәте турындагы мәсьәләне хәл итүне Үзәк Комитетка тапшыра. Конференция, Мәскәү оешмасының тәҗрибәсен исәпкә алып, бу тәҗрибәне шул ук нигезләрдә Үзәк Комитет җитәкчелегендә РКСМның башка оешмаларында да киңәйтергә карар бирә”.

№ слайда 6 РКСМның  II Бөтенроссия конференциясе карары илебезнең барлык почмакларында
Описание слайда:

РКСМның  II Бөтенроссия конференциясе карары илебезнең барлык почмакларында пионер отрядлары төзүгә нигез сала. Илдә интенсив рәвештә пионер хәрәкәте җәелә башлый. Шул елдан башлап 19 май пионер туган көн булып санала. Гадәт буенча ел саен бу көнне мәктәп укучылары табигатькә экскурсиягә чыгалар, пионер туган көненә багышлап, тантаналы линейка уздыралар. СССРда В.И.Ленин исемендәге ирекле коммунистик балалар оешмасы 10-15 яшьтәге мәктәп балаларын берләштерә. Пионер оешмасына 1922 нче елның 19 нчы маенда нигез салына. 1924 нче елның 23 нче январенда Владимир Ильич Ленин исеме бирелә. Пионер оешмасының Пионер исемле журналы чыга. журнал аена бер мәртәбә чыгарыла. Балалар язучылары А.Гайдар, С.Михалков, А.Барто, Л.Кассиль үзләренең беренче иҗади юлларын бу журналда башлап җибәрәләр. Автономияле республикаларда үзәк пионер журналыннан башка милли телләрдә 15 журнал чыгарыла. Пионер оешмасының нигезе булып, пионер дружинасы тора. Дружина отрядларга, отрядлар звеноларга бүленә. Ул вакытта Советлар Союзының күренекле эшмәкәрләре М.И.Калини, Н.К.Крупская, СМ.Киров, Ф.Ә.Дзержинский, Е.М.Ярославский, Н.М.Подвойский, А.В.Фрунзе, П.П.Постышев булдылар. Крупская һәрвакыт пионерлар белән очрашып торды. 1924нче елның 23нче мартында Мәскәүдә Кызыл мәйданда РКП(б)ның 13 съезды делегатлары алдында пионерлар Коммунистлар партиясе һәм совет халкына турылыклы булулары турында ант бирделәр.

№ слайда 7 Пионер оешмасының истәлекле даталары. - 1922 елның 19 маенда РКСМның 2 нче Бө
Описание слайда:

Пионер оешмасының истәлекле даталары. - 1922 елның 19 маенда РКСМның 2 нче Бөтенсоюз конференциясендә балаларның коммунистик группаларын оештыру буенча Мәскәү тәҗрибәсен җәелдерү турында карар кабул ителә - 1923 ел. Мәскәүнең Хамовник районында илебездә иң беренче тапкыр пионерлар йорты ачыла. -1923 ел. Пионер отрядлары каршында октябрят группалары оеша. -1923 ел. Март. Беренче пионер журналы «Барабан» чыга башлый. -1924 ел. Январь. Бөтенсоюз пионер оешмасына В.И. Ленин исеме бирелә. -1924 Апрель «Пионер» журналының беренче номеры чыга. -1924 ел 23 май . Мәскәүнең Кызыл мәйданында пионер оешмасына В.И. Ленин исеме бирелүгә багышланган беренче пионер парады була. - 1925 ел. 6 март «Пионерская правда »газетасының беренче саны чыга. - 1925 ел. 16 июнь Бөтенсоюз пионер лагере «Артек» оеша. -1927 ел Кызыл Пресняда балалар өчен беренче тапкыр хәрби спорт пионер уены оештырыла. - 1929 ел 18-25 август пионерларның 1 нче Бөтенсоюз слеты уза. -1932 ел завод- фабрикаларның комсомол ячейкаларыннан пионер отрядлары hәм дружиналары мәктәпләргә күчә. -1935 ел. ВЛКСМ ның ҮК бюросы карары белән мәктәпләрдә өлкән пионер вожатый вазифасы кертелә. 1940 ел Тимурчылык хәрәкәте башлануга этәргеч булып, А. Гайдарның «Тимур hәм аның командасы» дигән китабы дөнья күрә. 1945 ел Бөртенсоюз пионер оешмасының мактау китабы ачыла. -1959-1960 еллар «Ленинча яшәргә, эшләргә өйрән!» дигән девиз астында пионер дружиналарының Бөтенсоюз смотры уза. -1956-1957 еллар. Пионер экспедициясе уза. -1956-1957 еллар Ленинград пионерлары инициативасы белән Кызыл эзтабарлар отряды оеша.

№ слайда 8 - 1960 ел июнь Бөтенроссия пионерлагере «Орленок» ачыла. - 1960 ел 20 октябрь
Описание слайда:

- 1960 ел июнь Бөтенроссия пионерлагере «Орленок» ачыла. - 1960 ел 20 октябрь пионер икееллыгына старт бирелә. - 1962 ел 18 май Бөтенсоюз пионер оешмасы Ленин ордены белән бүләкләнә. - 1962 ел Август. «Артекта» пионерларның 2 нче Бөтенсоюз слеты уза. - 1967 ел. Севастопальдә пионерларның Бөтенсоюз хәрби- спорт уены «Аҗаган» ( Зарницага ) старт бирелә. - 1964-1967 еллар «Ленин йолдызлары, балкыгыз!» дигән девиз астында пионер дружиналарының Бөтенсоюз смотры үткәрелә. - 1967 елның июль- август айларында 3 нче Бөтенсоюз слетына нәтиҗә ясала. -1967-1970 еллар В.И. Ленинның 100 еллыгына багышлап, «Ленин васыятьләренә тугры без!» дигән Бөтенсоюз экскурсиясе уза. - 1970 ел 29 июнь-3 июль Ленинград пионерларың 4 Бөтенсоюз слеты үтә. - 1972 ел 17 май Бөтенсоюз пионер оешмасы икенче Ленин ордены белән бүләкләнә. - 1972 ел 29 май – 4 август. «Артекта» пионерларның Бөтенсоюз слеты уза. - 1972 ел «hәрвакыт әзер!» Бөтенсоюз маршына старт бирелә. - 1976 ел 1- 4 август. Пионерларның VI Бөтенсоюз слеты була. - 1976 ел 17 май. Пионер вожатыйларның бөтенсоюз слеты - 1976 ел 11- 14 август. Пионерларның VII Бөтенсоюз слеты була. - 1979 ел . «Илебез пионерлары Ленин эшенә тугры» дигән Бөтенсоюз пионер маршына старт бирелә. - 1981 ел 18-21 май Мәскәү пионерларының 8 нче Бөтенсоюз слеты ачыла. «Пионер даны» операциясе башлана. -1982-1986 еллар яшьленинчыларның Бөтенсоюз маршы үтә. 1989 еллар- Пионерларның 9 нчы Бөтенсоюз пионер слеты булып уза. 1990 елның 15 сентябрендә Артекта булып узган 10 Бөтенсоюз слетында Бөтенсоюз пионер оешмасы бетерелү hәм балалар оешмалары федерациясе төзелү турында карар кабул ителә.

№ слайда 9 Пионерларның законнары
Описание слайда:

Пионерларның законнары

№ слайда 10 Пионерларның символлары
Описание слайда:

Пионерларның символлары

№ слайда 11 Яшь пионерлар маршы Ялкынлан учак, Дөрлә югары. Без пионерлар- Эшче уллары. К
Описание слайда:

Яшь пионерлар маршы Ялкынлан учак, Дөрлә югары. Без пионерлар- Эшче уллары. Киләчәк чорлар Чакыра безне “Һәрвакыт әзер”- Пионер сүзе. Пионер оешмасы гимны

№ слайда 12 Мәлләтамак авылы пионер оешмасының тарих битләреннән
Описание слайда:

Мәлләтамак авылы пионер оешмасының тарих битләреннән

№ слайда 13 20 нче еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр Беренче пионер отряды Мөслим
Описание слайда:

20 нче еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр Беренче пионер отряды Мөслим районында 1924 елда башлангыч мәктәптә укытучылар Курмашева, Мостафина һәм Гарипова Мәрзия апалар җитәкчелегендә барлыкка килә. В.М.Измайлова хәтирәләреннән: “Мин районның беренче пионеры булдым. Беренче пионер отрядлары 40 – 50 баланы берләштерә иде. Ул елларда пионерлар укуда артта калучылар белән шөгыльләнәләр, авылдашларлар алдында концертлар куялар иде. Коллективлашу елларында колхозга ярдәм йөзеннән көл,ашлама җыйдык, чәчүдә, уңыш җыюда катнаштык, стена газеталары чыгардык, лозунглар яздык. Ул вакытта пионер оешмалары тулы көчкә эшләми иде әле. Тантаналы вәгъдә биреп пионер сафларына керү 1928 нче елда кабул ителде. Шул ук елда районда беренче комсомол оешмасы төзелде һәм мин комсомол булдым.” М. В. Измайлова 1924 елда Мөслим районында барлыкка килгән беренче пионер оешмасы

№ слайда 14 Безнең Мәлләтамак җирлегендә музейда сакланып калган истәлекләр буенча берен
Описание слайда:

Безнең Мәлләтамак җирлегендә музейда сакланып калган истәлекләр буенча беренче пионер отрядларының активисты буларак Аглямов Миңнулла исәпләнә һәм ул 1932 елда комсомол сафларына кабул ителә. Аңа кадәр ул барлык пионерларның әйдәүчесе булган. Мәктәптә балалар укыткан, коллективлаштыру чорында беренче оештыручылардан булган. Бүгенге көндә аның комсомол билеты мәктәп музеенда саклана.

№ слайда 15 Мәлләтамак җирлегендә беренче пионер сафында булган Батыршина Камилә (Вәлиев
Описание слайда:

Мәлләтамак җирлегендә беренче пионер сафында булган Батыршина Камилә (Вәлиева)дә бар. Камилә Батыршина 1912елның 21 июлендә Мәлләтамак авылында туган. Мәлләтамак авылының ТБУМын тәмамлагач, Горький шәһәрендә элемтәчелеккә укыган.Кулына диплом алгач, Ярославль шәһәрендә телефон станциясендә өлкән элемтәче һәм просоюз комитеты рәисе булып эшләгән. Камилә Батыршина туган авылыннан читтә яшәсә дә мәктәп белән даими элемтәдә яшәде. Пионер сборларына, комсомоллар оештырган бәйрәмнәргә, очрашуларга килеп йөрде. Пенсия яшенә җиткәч, Чаллы шәһәренә күчеп кайтып, 2009 елның 13 декабренә кадәр яшәде. Пионер оешмалары төзелү, аның сафларына кабул ителү, балаларда белемгә омтылыш һәм аңа җаваплы караш тәрбияләгән. Фән һәм техника,культура һәм сәнгать белән кызыксыну уяткан, аларның һәрьяклап үсешенә ярдәм иткән. Батыршина Камилә

№ слайда 16 30-40 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр. “Гомерсезләр чирләп үлә; чирс
Описание слайда:

30-40 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр. “Гомерсезләр чирләп үлә; чирсез үлә. Кемгә күпме гомер язган – Ходай белә. Чир-чир инде,саулык телә, гомер телә, Кадерен белеп, яшәү хакын яшәп түлә.” Закиров М. З. М.Закиров 1924 елда Мәлләтамакта туа. Мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укый. 1941 нче елның 11 августында Совет Армиясе сафларында хезмәт итәргә алына.шуннан Кврелия фронтына җибәрелә. Сугыштан контузия алып исән-сау кайта. 1946 нчы елда мәктәптә эшли башлый. 1946-1950 елларда читтән торып КДПИ ны тәмамлый. Шул елларда М. Закиров абый пионервожатый вазифасын да алып бара. Соңрак комсомол оешмасын җитәкли. Партия сафларына кереп ,иң актив коммунистларның берсе була. 1950 нче елда Пермь өлкәсе педучилищесында укыта. 1952 нче елда Район Мәгариф Бүлегендә эшләп ала. 1953 нче елдан бирле һәм пенсиягә чыккач та Мәлләтамак урта мәктәбендә тарих, немец теле фәннәрен укытты. Закиров Мөхәммәтдин Закир улы укучылар белән

№ слайда 17 Яугир шагыйрь Рәдиф Гаташ 1997 ел 9 май, “Социалистик Татарстан” гәҗитенең “Ә
Описание слайда:

Яугир шагыйрь Рәдиф Гаташ 1997 ел 9 май, “Социалистик Татарстан” гәҗитенең “Әллүки” кушымтасы

№ слайда 18 1941-1945 елларда пионерлар өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшлиләр: утын
Описание слайда:

1941-1945 елларда пионерлар өлкәннәр белән беррәттән колхозда эшлиләр: утын кисәләр, фронтовикларның гаиләләренә булышалар. Алар дару үләннәре, гөлҗимеш җыеп фронтка озаталар, "Татарстан пионериясе" дигән танк колоннасы төзү өчен металл ватыклары җыеп тапшыралар, башак җыюда катнашалар. Авылларда төнге пионер патрульләре оештырыла, тимурчылык эше алга китә. Сугыш чоры пионерлары тыныч тормышта

№ слайда 19 50-60 еллардагы пионерлар турында сәхифәләр Сугыштан соңгы авыр елларда да пи
Описание слайда:

50-60 еллардагы пионерлар турында сәхифәләр Сугыштан соңгы авыр елларда да пионерлар зур һәм мактаулы эшләр башкаралар. Өлкән һәм урта яшьтәге кешеләр күңелендә пионер оешмасы һәм аның эшчәнлеге әнә шулай саклана. Яшьләр һәм балалар белән эшләүнең нинди матур традицияләре бар иде илдә. Садыйкова Мәзкүрә Хөҗҗәт кызы 1947 елда беренче класска укырга керә. Пионер сафларына 1950 елда алына. “Класс белән ант укып кердек. Башлангычлар 1-3,2-4 класслар булып укыдык.Безне 2-4 классларны Кәримов Мәсәлим абый укытты.1-3 классларныкы Хәйретдинова Камәрия апа иде. Ул чагында галстук юк. Авылда Бәдрисафәттәйгә читтән товар җибәрәләр иде. Без шуннан кызыл сатин алып галстук тегеп тактык. Аны кайнар самавырда үтүкли идек. Дәрестән соң көл, тавык бугы, (басуга ашлама), чүпрәк, сөяк җыеп тапшырдык. Сөякне яндырып, көлен малларга бирәләр иде. Мәллә – Катмыш арасындагы агачларны безнең әниләр утырткан булган. Шул агачларны корт басты. Мәсәлим абый белән шул кортларны һәрберебез берәр чиләк җыя идек тә ул аларны итекләре белән таптап үтерә иде. Ул чорда да картларга булыша идек. Басуга чыгып башак җыю, печән җыю кебек эшләрдән калмадык. 4 класс укучысы, яъгни пионер отрядлары бар эшкә дә йөри иде. ” Садыйкова Мәзкүрә Хөҗҗәт кызы Мәлләтамак урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укытып, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы

№ слайда 20 Садыйкова Мәзкүрә Хөҗҗәт кызы варислар җыенында
Описание слайда:

Садыйкова Мәзкүрә Хөҗҗәт кызы варислар җыенында

№ слайда 21 Хабибуллина Люция Хабибулла кызы “Туган елым - 1940 нчы елның 5 марты. 1947 е
Описание слайда:

Хабибуллина Люция Хабибулла кызы “Туган елым - 1940 нчы елның 5 марты. 1947 елда беренче класска укырга кердем. 1935-1936-1937 нче елгылар белән бер класста укыдык. Укытучыбыз Илвира апа иде. 1954 елда пионер сафларына кердек. Пионервожатыебыз Хәйретдинова Наҗия апа булды. Значок, галстуклар тагып йөрдек. Тәнәфесләрдә әйләнеп җырлый, бии, уйный идек. Дәрестән соң урам белән урам аерылып, пионерлар отрядлары җәмәгать эшләрендә катнаштык. Көл, тавык бугы, чүпрәк, сөяк җыеп тапшырдык, киндер йолкып чүмәләгә өю, кычыткан камыш җыюда булыштык. Печән чорында зурлар белән бергә печәнгә төштек, көз көне басудан башак җыйдык” Хабибуллина Л. Х. “Кызыл октябрь” колхозында бик күп еллар терлекчелектә орлыкландыручы булып эшләгән, хэзерге көндә лаеклы ялдагы хезмәт ветераны

№ слайда 22 Давлетшина Зәмдәрия истәлекләреннән: 1952 елда укырга кердем. 4 класста укыга
Описание слайда:

Давлетшина Зәмдәрия истәлекләреннән: 1952 елда укырга кердем. 4 класста укыганда безне пионерга алдылар. Муенга кызыл сатиннан үзебез тегеп гастуклар тагып йөрдек. 7-10 классларда укыганда отряд воҗатыйлары булып эшләдек. Безнең өлкән пионервожатыебыз Хөсәенова Зәмзәмия апа иде. Ул безне, мәктәп тормышында эшләрлек итеп, хезмәткә өйрәтте. Ул елларда мәктәпләрдә куян фермалары бар иде. Без, пионерлар, куяннарны чын күңелдән тәрбияләдек. Яз көне иртә белән (ял көнендә) иртәнге катыда әрәмәгә талга киттек. Чанага күп итеп таллар төядек. Малайлар тиз генә кайтып киттеләр. Кызлар күп итеп төягәнче, кояш чыгып эретеп бетерде. Язгы су, шаулап гөренделәр ага, без яртылаш чишенәбез дә, чананы өскә күтәреп, су аша ярга чыгарабыз, кире киемнәре кереп алып чыгабыз. Шулай итеп, 4 мәртәбә салкын су аша чыктык. Пионер бит, куяннар рәхмәте өчен эшләдек. Мин 1963-1964 нче елларда Мәлләтамак урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләдем. Ул чорда мәктәптә пионервожатый эше өстәмә эш буларак бирелә иде. Иң беренче эш итеп, тезелеп, рапортлар бирергә, отряд һәм дружина сборларын үткәрү тәртибен өйрәттем. Ул вакытта да мәктәптә отряд вожатыйлары төп рольне уйный иделәр, өлкән воҗатыйның уң кулы булдылар. Давлетшина Зәмдәрия апа -Мәлләтамак урта мәктәбенең ветеран укытучысы

№ слайда 23 60 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр Шушы авылда туып үскән Гыймазова
Описание слайда:

60 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр Шушы авылда туып үскән Гыймазова Асия 1966 елдан Мәлләтамак мәктәбендә Давлетшина Зәмдәрия ападан соң өлкән пионервожатый вазыйфасын башкара. Гыймазова апа чорында үткән дружина сборыннан бер күренеш

№ слайда 24 70 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр “1954 елның 1 нояберендә Мәлләтам
Описание слайда:

70 еллардагы пионерлар турындагы истәлекләр “1954 елның 1 нояберендә Мәлләтамак авылында тудым. 1964 елның 22 апрелендә пионер сафларына кабул ителдем. Яңа оешкан яшь пионер отрядының отряд советы рәисе итеп Сабирова Нурия сайланды. Звеноларга бүленеп, отряд эшен оештырып җибәрдек. Өлкән пионервожатый булып мәктәптә Хөсәенова Асия апа эшли иде. Дәрестән соң атлар белән көл, сөяк, алама чүпрәк, тимер калдыклары җыйный идек. Күңелле итеп отряд сборлары үткәрү истә калган. Без ул сборларда герой пионерлар турында өйрәнә идек. Очрашуга хезмәт алдынгыларын чакыра идек. Картларга шефлыкны отрядлар белән бүлешеп оештырдык.Фермаларга концертларр белән бәйрәм саен бара идек. Мин үзем мәктәпне тәмамлагач 1972 нче елның сентябреннән өлкән пионервожатый булып эшли башладым. Шушы вазыйфаны 1980 нче елга кадәр алып бардым. Эшләгән дәверемдә макталып һәм яратып эшләдем. Гимазова (Хөсәенова) Зөлфирә

№ слайда 25 Мәлләтамак урта мәктәбенең “Аркадий Гайдар” исемендәге пионер дружинасында Ги
Описание слайда:

Мәлләтамак урта мәктәбенең “Аркадий Гайдар” исемендәге пионер дружинасында Гимазова (Хөсәенова) Зөлфирә эшләгән еллар

№ слайда 26 1968 елда “Кызыл Октябрь” колхозының Нарат Асты авылында “Урман иле ”пионерла
Описание слайда:

1968 елда “Кызыл Октябрь” колхозының Нарат Асты авылында “Урман иле ”пионерлар лагеры төзелә. 2001 елда ул Район Мәгариф бүлегенә тапшырыла.

№ слайда 27 Мин 1972 нче елда Яңа-Усы сигезьеллык мәктәбенең 1нче классына укырга кердем.
Описание слайда:

Мин 1972 нче елда Яңа-Усы сигезьеллык мәктәбенең 1нче классына укырга кердем.Без,1-3 классларны Клавдия Васильевна укытты.2,3 нче классларда Галина Романовна.булды. 1975 нче елда пионер сафларына кабул ителдек.Пионервожатыебыз Кондратьева Рәйсә Фаил кызы иде.(Соңрак Смелова Любовь Аврамовна булды.Без 8 дә укыганда Латыйпова Индира Хәмит кызы эшли башлады.) Тантаналы төстә дружина сборында ант әйтеп,байрак үптек.Аннан соң отряд вожатыйлары галстук бәйләделәр,значок тактылар.Шул мизгел әле дә булса истә:күңелдә горурлык хисе,йөрәк дөп-дөп тибә. Безнең пионер отряды Зоя Ксмодемьянская исемен йөртте.Пионер отрядлары барлык эштә дә актив булды.Күмер.көл,чүпрәк.сөяк.кәгазь җыя идек.Урман янында яшәгәч,нарат күркәсе,имән чикләвеге җыеп тапшыру бар иде.Һәр бәйрәмдә монтаж-концертларда катнаштык.Өлкәннәргә ярдәм,фермага шефлык,өмәләрдән читтә калмадык. Гараева Рәсимә Рәсим кызы. Мәлләтамак урта мәктәбендә 1984 нче елдан бирле бүгенге көнгә кадәр башлангыч класслар укытучысы. 1984 елны Гараева Р. Р. өлкән вожатый буларак беренче класс укучыларын балалар бакчасыннан мәктәпкә алып бара Гараева Р. Р.ның 1983 елда “Березка” пионер лагеренда отряд вожатые булып эшләгән чагы

№ слайда 28 Картаймагыз әле ветераннар! Сезгә тиеш әле бик күп язлар, Сезгә тиеш әле бик
Описание слайда:

Картаймагыз әле ветераннар! Сезгә тиеш әле бик күп язлар, Сезгә тиеш әле бик күп назлар... Гәрәева Рәсимә Рәсимовна варислар белән сугыш ветераны Халиуллин Миңнемөхәммәт бабайларда бәйрәмдә

№ слайда 29 “1964 елда тудым. Елгабаш башлангыч мәктәбендә укыган вакытта, безне укытучыб
Описание слайда:

“1964 елда тудым. Елгабаш башлангыч мәктәбендә укыган вакытта, безне укытучыбыз Хөсәенова Мөнҗия Мөбәрәкша кызы пионер сафларына керергә әзерләде. Җырлар өйрәндек, шигырьләр ятладык, ант өйрәтте. Тезләнеп, байрак үбеп ант бирергә өйрәндек. Без класста 11 укучы идек. Бик дулкынландык. 22 апрель көнне укытучыбыз Мөнҗия апа белән җәяүләп Симәк авылына киттек. Анда без 5 класста бергә укыйсы Торыш авылыннан, Краснояр, Симәк, Кырынтау авылларыннан килгән октябрятлар белән пионер сафларына кабул ителдек. Өлкән вожатый Рәйсә апа Шакирова бик хәтердә калган. Ул үзе матур итеп баянда уйный иде. Тантаналы дружина сборыннан соң, Симәк урта мәктәбе укучылары безгә , яшь пионерларга, бик матур концерт күрсәттеләр. Бу көн минем киләчәк һөнәремне сайларга этәргеч булгандыр дип уйлыйм. 1983 елда музыка укытучысы дипломын алып, Мәлләтамак урта мәктәбенә музыка укытучысы булып эшкә килдем. 1985 елда өлкән пионервожатый вазыйфасы да йөкләнде. Шул көннән алып, бүгенгә кадәр шул ук эшләрне бик яратып башкарам.

№ слайда 30 Нуруллина (Латыпова) Әлфия Казанда 1985 елда зона комсомол укуларында
Описание слайда:

Нуруллина (Латыпова) Әлфия Казанда 1985 елда зона комсомол укуларында

№ слайда 31 Нуруллина (Латыпова) Әлфия җитәкләгән “Аркадий Гайдар” исемендәге пионер друж
Описание слайда:

Нуруллина (Латыпова) Әлфия җитәкләгән “Аркадий Гайдар” исемендәге пионер дружинасы күп тапкырлар районың “Уң фланг” тагы дружина исеменә лаек булды

№ слайда 32 Мәлләтамак мәктәбендә эшләгән пионервожатыйлар исемлеге: Шадрина Диләрә Дәүлә
Описание слайда:

Мәлләтамак мәктәбендә эшләгән пионервожатыйлар исемлеге: Шадрина Диләрә Дәүләтшина (Бакирова) Зәмдәрия Закиров Мөхәммәтдин Гимазова Асия Насыйрова (Галиева) Нәкыя Гимазова (Хөсәенова) Зөлфирә Нуретдинова Земфира Фарукшина Альфира Демидова Альбина Шәмсетдинова Гөлүсә Гатупова Рузилә Галиева Лилия Садертдинова Гөлия 1985 нче елдан бүгенге көнгә кадәр Нуруллина Әлфия Хәниф кызы.

№ слайда 33 Кызганычка каршы, боларның барысы да еракта калды. Хакимият башына демократл
Описание слайда:

Кызганычка каршы, боларның барысы да еракта калды. Хакимият башына демократлар килгәч, ул тәрбия мәктәбе төбе-тамыры белән корытылды, пионер оешмаларына кадәр таратылды. Булганны җимерү җиңел ул. Ә менә яңаны, төзү ай-һай авыр! Кайчакта мөмкин дә түгел. Үткән буыннарның идеаллары Александр Матросов, Зоя Космодемьянская, яшь гавардиячеләр кебек каһарманнар булса, бүгенге көн балаларының идеаллары инде башка геройлар. Ләкин мин ышанам: кайчан да булса пионер ялкыны хәзерге һәм киләчәк буын балалар күңелендә дә кабынып китәр. Чөнки кайбер республикаларда һәм күп кенә авылларда кызыл галстуклы балалар күренә башлады инде. ФИКЕР…

№ слайда 34 РКСМның  II Бөтенроссия конференциясе карары илебезнең барлык почмакларында п
Описание слайда:

РКСМның  II Бөтенроссия конференциясе карары илебезнең барлык почмакларында пионер отрядлары төзүгә нигез сала. Илдә интенсив рәвештә пионер хәрәкәте җәелә башлый. Шул елдан башлап 19 май пионер туган көн булып санала. Гадәт буенча ел саен бу көнне мәктәп укучылары табигатькә экскурсиягә чыгалар, пионер туган көненә багышлап, тантаналы линейка уздыралар. Ул еллардан бирле бик күп сулар аккан. Замана да, кешеләр дә үзгәргән. Ә балалар оешмасы нинди икән? Хәзер бармы ул пионер варислары? Булса, кемнәр алар? Нәрсә белән шөгыльләнәләр? Пионерга алмашка нинди  оешма килде? Кем ул хәзерге замана лидеры? Ул нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Мәктәпләр ирекле рәвештә үзләре теләгән юнәлештәге оешманы сайлый алалар. Безнең мәктәптә түбәндә санап үтелгән оешмалар эшләп килә: - “Волонтерлар” - “Тимурчылар” - “Бердәмлек” - “Укучылар үзидарәсе” - “Юл хәрәкәте инспекторлары” - “Тәртип саклаучылар отряды” ХХI  гасырда да бар икән ул пионер варислары. Шулай ук янып-көеп яшәүчеләр, максатка омтылучы балалар. Алар әби-  бабайларга  булышалар, тәртип саклыйлар, кечкенәләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтәләр, әйләнә-тирә чисталыгын саклыйлар. Коллективта була торган бердәмлек, бер-  береңә ярдәм итү кебек яхшы сыйфатлар да яши балалар арасында. Балаларның  ниятләре изге. Аларга киләчәктә, тарихка тугры калып, традицияне дәвам итүләрен, куйган максатларына ирешүләрен телибез. Уңышлар сезгә, пионер варислары Безнең Республиканың балалар оешмасы лидерлары В. Дергунов, С. П. Федоров һәм башкалар “Татарстан Варислар Берлеге” программасын тәкъдим иттеләр. 1990 елдан алып бүгенге көнгә кадәр бу программа камилләште, төрле сынаулар аша үтеп, яңа юнәлешләр барлыкка килде. С. П. Федоров, Н. Сөләйманова

№ слайда 35 1990 нчы… 2000 нче… Безнең көннәр 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь - Татарстан Ва
Описание слайда:

1990 нчы… 2000 нче… Безнең көннәр 1990 нчы ел, 15 нче сентябрь - Татарстан Варислары берлегенең туган көне Оешма законнары: 1. Варис республикасына булыша, аның лаеклы гражданины булырга тырыша. 2. Варис дөреслек, хаклык өчен кыю тора. 3. Варис тугрылыклы иптәш, олыларга һәм кечеләргә булыша, беркемне дә авырлыкларда ялгыз калдырмый. 4. Варис күп белергә,көчле һәм җитез булырга омтыла. 5. Варис табигатьне,туган ягын, мәдәниятне уяу саклый - Варисларның девизы - “Һәрвакыт әзер!” - Лозунгысы - “Көн саен яхшылык кыл!”

№ слайда 36 21 гасыр варислары Мәгълүмат картасы: Туган вакыты: 1991 нче ел, 19 май. Штаб
Описание слайда:

21 гасыр варислары Мәгълүмат картасы: Туган вакыты: 1991 нче ел, 19 май. Штаб-квартирасы: Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы Мәлләтамак төп гомуми белем бирү мәктәбе. Безнең девиз: “ Һәр кешенең елмаюы өчен яшәргә, Тирә-юньгә шатлык очкыннары чәчәргә!” Оешманың законнары: “Сәнгать законы”- барысын гаҗәп күңелле, мавыктыргыч итеп оештыру. “Кешелеклелек законнары “ – бер-беребезгә ягымлы, кайгыртучан булу. “Үзидарә законы”- һәркем оештыруда, анализлауда катнаша. Символлары: Ак,яшел,кызыл төсләрдән тоган галстук. Атрибуты: Барабан. Җыры: “Варислар вәгъдәсе” Р.Курамшин көе,Ш.Галиев суз. Традицияләр: Милли йола-бәйрәмнәрне өйрәнү, мәктәп күләм оештыру. Эзтабар, варис, отряд вожатыйлары составын тулыландыру. Тимурчылык, шефлык эшен оештыру.

№ слайда 37 Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек у
Описание слайда:

Безнең оешманың максаты - кешеләрдә әйләнә-тирә мохиткә карата шәфкатьлелек уяту, табигатьне саклау, туган ягыбыз белән тирәнтен танышу, ялыбызны бергәләп күңелле итеп оештыру. Варислар алар - юлда, хәрәкәттә, эзләүдә: алар үзләре өчен яңа дөнья ачучылар; кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүчеләр; алар күп нәрсә белән кызыксынучылар; тирә якны нык күзәтүчеләр. Варис тирә-юньне өйрәнеп, анда үз урынын эзли. Ул яшь разведчик, туган як серләрен, аның җир асты байлыкларын, тарихын һәм мәдәниятын өйрәнүче, тикшерүче. Ул-үзеннән алдагы буыннарның бар байлыгын, туган җирен, телен, гореф-гадәтләрен һәм республикада яшәүче башка халыкларның милли традицияләрен мирас итеп алучы яшь гражданин. Бүгенге көндә “ТАҢ” варислар оешмасы 6 эзтабарны һәм 18 варисны берләштерә

№ слайда 38 Варислар вәгъдәсе Рамиль Курамшин музыкасы Шәүкәт Галиев сүзләре 1.Очраштык б
Описание слайда:

Варислар вәгъдәсе Рамиль Курамшин музыкасы Шәүкәт Галиев сүзләре 1.Очраштык без мәктәпләрдә, Бастык бердәм сафларга- Милләтебезне якларга, Туган телне сакларга. Кушымта: Сүз бирәмен: Вәгъдә-иман. Иманым камил- Тугры калырмын гомергә Шушы сафка мин. 2.Тарихлар кичкән бабайлар, Авыр юллар үткәннәр, Бетмәбез, дәвам килер дип, Алар безне көткәннәр. 3.Без гасырларга сузылган Озын сафлар башында- Бурычлы да, җаваплы да Һәрчак алар каршында. Кушымта. 4.Югалтмыйк рухи мирасны Бөек акыл затларны- Килер татар бәхетенең Чәчәк аткан чаклары. Кушымта. 5.Ышаныгыз, әти-әни Ышансын милләттәшләр- Улларыгыз, кызларыгыз “Таң”оешмасы врислары утырышы

№ слайда 39 Варислар сугыш һәм тыл ветераннарында кунакта Миңнемөхәммәт бабай һәм Мөзәянә
Описание слайда:

Варислар сугыш һәм тыл ветераннарында кунакта Миңнемөхәммәт бабай һәм Мөзәянә әби Халиуллиннар Хәмзина Галимә әби Ризатдин бабай һәм Хәят әби Сәхбиевләр Истәлеккә фото булсын әле

№ слайда 40 Ахметшина Зөлхия әби белән рәхәтләнеп серләштек Варислар туган көн-табигатьтә
Описание слайда:

Ахметшина Зөлхия әби белән рәхәтләнеп серләштек Варислар туган көн-табигатьтә бәйрәм ”Таң” оешмасы варислары фикер алыша ”Дуслык”варис отряды сборы ”Кояшкай” варис отряды сборы

№ слайда 41 “ТАҢ” ВАРИСЛАРЫНЫҢ ЭШЧӘНЛЕГЕ Гаделбану әбиебезнең суы беткән,су кертик әле Бу
Описание слайда:

“ТАҢ” ВАРИСЛАРЫНЫҢ ЭШЧӘНЛЕГЕ Гаделбану әбиебезнең суы беткән,су кертик әле Бу карны таратыйк.Гөлҗиһан әбинең капка төбе тизрәк кипсен Колхозыбызга ярдәм- безнең өчен күңелле хезмәт Рабит бабай, Фатыйма әби безгә рәхмәтле

№ слайда 42 ВОЛОНТЕРЛАР… Күмәк эштән соң ял итеп тә алабыз (Сара әбиләрдә) Ахметшина Гаде
Описание слайда:

ВОЛОНТЕРЛАР… Күмәк эштән соң ял итеп тә алабыз (Сара әбиләрдә) Ахметшина Гаделбану әбидә кунакта Кашапова Рәшидә әбидә эштән соң Яхшы килгәнбез әле, Әлфия әби чистартканга сөенеп йөри

№ слайда 43 КҮП ТАПКЫРЛАР РАЙОН КҮЛӘМЕНДӘ ҖИҢҮ ЯУЛАГАН “КӘЕФ” КВН КОМАНДАСЫ
Описание слайда:

КҮП ТАПКЫРЛАР РАЙОН КҮЛӘМЕНДӘ ҖИҢҮ ЯУЛАГАН “КӘЕФ” КВН КОМАНДАСЫ

№ слайда 44 ТӨЗЕДЕ: 70 НЧЕ ЕЛЛАР ПИОНЕРЫ- БАШЛАНГЫЧ КЛАССЛАР УКЫТУЧЫСЫ ГӘРӘЕВА РӘСИМӘ РӘС
Описание слайда:

ТӨЗЕДЕ: 70 НЧЕ ЕЛЛАР ПИОНЕРЫ- БАШЛАНГЫЧ КЛАССЛАР УКЫТУЧЫСЫ ГӘРӘЕВА РӘСИМӘ РӘСИМ КЫЗЫ



Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-338185

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"

Комментарии:

27 дней назад

Мы должны помнить и знать прошлое своего края.