Фахртдинов
Ильнар 10.2-903 төркем 5 курс
Аманулланың
“ Бер кирпеч,ике кирпеч...” комедиясенә анализ
Һичшиксез
бик кызык эчтәлекле комедия,аны укуда бик җиңел.Автор шундый кызыклы формада
кеше холкының иң куркыныч сыйфатлары булган нәфесне, нәпселе булуны,байлыкка
кызыгуны төгәл итеп сурәтли алган миңа калса.Әлбәттә кеше матур.бәхетле,рәхәт
тормышта яшәргә тиеш тә,хокуклы да әмма бу бәхет белән рәхәткә ирешү юлының иң
гаделен, шул ук вакытта иң авыры булганын ялгансыз,алдаусыз тырыш хезмәт юлын
сайлаучылар бик сирәк шул. Комедия геройларына килсәк, шул ук хәл Ибатуллин
үзенең өч катлы коттедҗын тир түгеп салуында мин бик икеләнәм, шуңа өстәп
намуслы хезмәт итеп яшәгән кешене машинасында шартлатмаслар иде миңа
калса.Аферист образы белән дә шул ук хәл кеше алдап баерга аның төп
максаты,Ибатуллины алдау өчен дә бит театр артисты сыман ятим үскән бала ролен
башкара,әгәрдә Ибатуллины караучы Түтәй булмаган булса ул үзенең байлыгыннан
күптән колак кага иде.Хатын-кыз образларына аерым тукталасым килә,Бәдәр үзенең
сеңлесен Мәрзияне Ибатуллинга кияүгә бирергә максат куя,ә аның дус хатыны
Гөлфирә үзенең кызын Әминәне тизрәк уңышлы гына урнаштырмакчы була, уку
барышында бу ике образ арасындагы тартышу мине хатын-кыздан да хәйләкәр зат
юктыр дигән фикергә этәрде,ә бу бит чынлап та шулай,бер-берсенә елмаешып йөргән
булып күңелләрендә планнар корып аларны тормышка ашыралар.Гөлфирәнең ире Касыйм
белән табын артында сүзгә килүләрен әйтеп үтү урынлы дип саныйм,чөнки Гөлфирә
ире дача дип атаган “Шпалдан төзелгән будкадан” бер дә канәгать түгел.Бәлки
шуңадыр ул үзенең кызын җүләррәк, ләкин бик бай булган Ибатуллинга кияүгә
бирәсе киләдер. ( шунысы да мөһим, башта бит Гөлфирә үзенең ахирәтенең сеңлесен
Ибатуллинга кияүгә бирергә ярдәм итәм дип сүз кушкан кеше).Миңа калса
Гөлфирәнең кызын кияүгә бирергә шанслары бик зур иде ( әгәрдә Әминә моңа риза
булса әлбәттә ), чөнки Бәдәрнең ире Барый әйтмешли : - “ Кемгә кирәк синең
мүкләнә башлаган сеңлең ? “ дип Мәрзия турында әйтүе укучыда Мәрзия турында
хатын-кыз буларак тискәре фикер тудырырга мөмкин. Дөресен генә әйткәндә миндә
андый фикер күпмедер вакыт эчендә туып алды.Мин үзем бары Әминәне генә уңай
образ дип бәяләдем,чөнки ул әле яшь,хыялый, гашыйк ә әнисе кебек байлык
артыннан чабучы хатын түгел.Ул үзенең йөргән егетен,музыкантны аның матди яктан
бай булуы өчен түгел, ә бәлки рухи яктан бай булуы өчен яратадыр, ә мондый
ярату миңа калса иң чын ярату.Ләкин, мине канәгатьләндермәгән бер момент ул Мәгъсүмнең
бик тә бер катлы булып Аферистның сүзенә ышанып Әминәсе белән аңлашмыйча чыгып
китүе. Чынлап яраткан егет мондый булмас иде һәм булмаска да тиештер дип
саныйм.
Бу
комедия шундый үзенчәлекле формада кешене матди байлыгы өчен генә түгел, ә
бәлки аның сиңа карата мөнәсәбәтенә, кылган эш-гамәленә карап бәяләргә һәм иң
мөһиме миңа калса шулардан чыгып ул кешенең сиңа кем булуын ( туган, дус,
дошман ) билгеләргә һәм аның синең хөрмәтеңә лаекмы юкмы икәнлегенә ышанырга
ярдәм итә.
Алсу
Дамировна бу анализмны дөрес бәяләп сезнең фәннән уңай билге алырлык баллар
куюыгызны үтенәм!!!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.