Инфоурок / Дошкольное образование / Конспекты / Ана теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспект
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 203 курсов со скидкой 40%

Ана теленнэн И авазын ойрэну буенча план конспект

библиотека
материалов
hello_html_70372aab.gifhello_html_m10b8edb8.gifhello_html_m472327bf.gifhello_html_40bdb8b4.gifhello_html_m1d9eccc5.gifhello_html_7295b8bc.gifhello_html_m14e60ae1.gifhello_html_2a8e8346.gifhello_html_6218cde7.gifhello_html_m39ea5f1d.gifhello_html_39218428.gifhello_html_29a47a5c.gifhello_html_m43018821.gifhello_html_m6fd7fcae.gifhello_html_m22f04db.gifhello_html_58adee.gifhello_html_58adee.gifhello_html_m730ae4bf.gifhello_html_m730ae4bf.gifhello_html_4315c383.gifhello_html_3d45e113.gifhello_html_3d45e113.gifhello_html_3d45e113.gifhello_html_m540df15.gifhello_html_62fa3ffa.gifhello_html_m7387beab.gifhello_html_789bfea7.gifhello_html_58a74b66.gifhello_html_58a74b66.gif

Баулы районы Татар Кандызы балалар бакчасы тәрбиячесе Галиуллина Роза Мияссаровнаның мәктәпкә әзерлек төркеме өчен ана теленнән шөгыль план - конспекты. 2013 нче ел.

Тема.[и] авазы һәм хәрефе.

Максат. [и] авазын дөрес итеп әйтү, сүзләрдән дөрес итеп аера белү күнекмәләрен бирү, фонематик ишетү сәләте һәм игътибарлылык тәрбияләү, хәрефнең язылышы белән таныштыру,хәрефне язарга өйрәтү.

Җиһазлау.Көзге; интерактив тактада күрсәтелә торган үрдәк, тычкан, итек, әтәч, кит, гөмбә, песи рәсемнәре; “и” хәрефе образлы рәсемдә, баш хәреф; таякчыклар; дәфтәр, ручка.

Шөгыль барышы

I Оештыру моменты.

Тәрбияче. Пес-пес-пес. Кайда син? Ә менә кайда качкансың икән, шаян. Балалар бүген безгә кунакка Йомшаккай исемле песи килде. Син Йомшаккай, тыныч кына менә бу урында утырып безне күзәтеп тор. Күрче, безнең бакчага нинди акыллы кызлар һәм малайлар йөриләр.

Балалар, әйдәгез, Йомшакка тизәйткечләр өйрәтәбез.

/ Тизәйткечләр әйтү- башта акрын, аннары уртача һәм кызу темпта./

  • И-и-и, әни он или-и-и.

  • И-и-и, җил исми-и-и.

II Өйрәнгән авазларны кабатлау.

Тәрбияче. Урманда адашкач кешеләр ничек кычкыралар?

Балалар. А-у

Тәрбияче.Җөмләне дәвам итегез: “Алсу керләрне...”

Балалар.У-а.

Тәрбияче. Айзилә “а” хәрефен күрсәтә.







А” хәрефе кулларын янга куеп, аякларын аерып баскан, кыска гына итәген дә күрсәтә.

Тәрбияче. Хәзер Райхан “у” хәрефен күрсәтә.







Кулларын өскә күтәреп, бергә кушылган аяклар тәрәзә ягына карый.

(яктылыкның сул яктан төшәргә тиешлеген исәпләсәк, тәрәзә балаларның сул кул ягында була).

III Яңа аваз белән танышу.

Тәрбияче. Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын әйтегез.

  • Өр-яңа савыт тишелеп беткән. /иләк/.

  • Ти дисәң тими

Тими дисәң тия. /иреннәр/.

Тәрбияче. Иләк һәм ирен сүзләре нинди авазга башлана?

([и] авазын аерып алу).

Тәрбияче. Бергә [и] авазын әйтәбез.

Тәрбияче

Балалар

и-и-и-и

Тәрбияче



Көзгеләрне алыгыз. Көзгегә карап [и] авазын әйтәбез.Карагыз әле, балалар, безнең [и] авазы иң шат, күңелле аваз. Ул гел елмаеп кына тора. Елмаябыз, минем арттан кабатлыйбыз: и-и-и-и.

Иреннәр торышы: елмая, тел аскы тешләргә тия, сырты аз гына күтәрелә, һава агышы иркен. [и] авазы-җырлый торган аваз. Күпме сузсаң да сузыла.

Без, сузыла торган авазларны “сузык” аваз диеп атыйбыз. Әйдәгез, бергәләп [и] авазын сузыйк әле.И-и-и-и.

IV Ял минуты



Тәрбияче.

Юл буенда ике бәбкә

Бер суалчан тотканнар

Икесе ике башыннан

Бик нык итеп капканнар

Тарта торгач, бу суалчан

Кинәт өзелеп китеп,

Ике бәбкә ике якка

Егылдылар “леп” итеп.

V Интерактив тактадан рәсемнәр күзәтү.

Тәрбияче. Балалар, мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм. Сезгә бик игътибарлы булырга кирәк, [и] авазы ишетелгән рәсемнәрне күрсәгез кул чабарга кирәк. Ә син Йомшаккай тыныч кына карап тор, балалар безнең бакчада бик игътибарлы да , акыллы да.

/рәсемнәр- тычкан, итек, әтәч, кит, гөмбә, песи /

Анализ:

Тәрбияче.Балалар , “итек” сүзендә [и] авазы кайда ишетелә.

Балалар. Башында.

Тәрбияче.Балалар , “кит” сүзендә [и] авазы кайда ишетелә.

Балалар. Уртасында.

Тәрбияче.Балалар , “песи” сүзендә [и] авазы кайда ишетелә.

Балалар. Азагында.

Тәрбияче. Балалар, хәзер [и] авазы кергән сүзләргә үзегез мисаллар китерегез.

Балалар: идән, ипи, китап....



V I Физкультминут



Колга башында – итек!

Менәргә ничек итеп?

( чүгәләп утыру, өскә карау )

Колга төбенә басып

Торам менә баш кашып

( басу, баш кашыган хәрәкәт ясау )

Итексез йөрим микән?

Колгага меним микән?

( аякка карау , аптыраган кыяфәт белән кулларны ике якка аеру).



V I I “и” хәрефе белән танышу.

Тәрбияче. (“и” хәрефен курсәтеп). Менә балалар, “и” хәрефе. Ике таягы- аягы бар аның һәм аларны астан өскә ялгап тагын бер таяк тора.

Әйдәгез,хәрефне һавада язып карыйбыз.

/тәрбияче артыннан кабатлап, һавада “и” хәрефен язып карау/.

Тәрбияче.Таякчыкларны алдык, “и” хәрефен төзеп карыйбыз.

/балалар “и” хәрефен таякчыклар ярдәмендә төзеп карыйлар/.

Тәрбияче.Ә хәзер Илмир белән Алмир “и” хәрефен төзеп күрсәтәләр.

Алмир туп-туры басып тора. Илмир Алмирга кулын бирә.



























V I I I Хәрефне язу.



Тәрбияче. Ә хәзер өйрәнгән хәрефне язып карыйбыз.

/ “и” хәрефен тактада язып күрсәтү. Ручканы дөрес тоту, дөрес утыруга игътибар итү. Балалар дәфтәрләренә язып карыйлар/.

IX Бармак уены.

  • Ике ишек, ике итек

  • Ике ишәк, ике итәк

  • Ике иләк, ике чиләк

  • Ике имән, ике идән,

  • Ә икесе бергә - ике йодырык.

X Йомгаклау.

Тәрбияче. Бүген нинди аваз белән таныштык?

[и] нинди аваз?

Хәрефне ничек истә калдырабыз?





Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Общая информация

Номер материала: ДВ-031759

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"