Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Воспитательная работа / Другие методич. материалы / Аналар коненэ багышланган сценарий

Аналар коненэ багышланган сценарий

Международный конкурс по математике «Поверь в себя»

для учеников 1-11 классов и дошкольников с ЛЮБЫМ уровнем знаний

Задания конкурса по математике «Поверь в себя» разработаны таким образом, чтобы каждый ученик вне зависимости от уровня подготовки смог проявить себя.

К ОПЛАТЕ ЗА ОДНОГО УЧЕНИКА: ВСЕГО 28 РУБ.

Конкурс проходит полностью дистанционно. Это значит, что ребенок сам решает задания, сидя за своим домашним компьютером (по желанию учителя дети могут решать задания и организованно в компьютерном классе).

Подробнее о конкурсе - https://urokimatematiki.ru/


Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

  • Воспитательная работа

Поделитесь материалом с коллегами:

hello_html_mf5f07f2.png Сценарий: “Әниләр бәйрәме”

 

1. Хәерле көн хөрмәтле укытучылар, килгән кунаклар!  Сезне Саклау-Баш урта мәктәбендә күрүебезгә бик шатбыз.

2.  Хөрмәтле укытучылар! Шушы көннәрдә бөтен ил халкы Әниләр көнен билгеләп үтәргә җыена. Сез дә, хөрмәтле укытучыларыбыз, мәктәптә укучыларыгызның яраткан укытучылары булсагыз, өйдә балаларыгыз өчен кадерле, газиз әни. Әйе, хатын – кыз белән бәйле бәйрәмнәребез күп безнең: 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, 15 нче май-Халыкара гаилә көне, 25 октябрь-Халыкара хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көне, 20 ноябрь-Халыкара балаларның хокукларын яклау көне, 26 нчы ноябрь - Әниләр көне.

1. Ана! Әни! Нинди бөек исем! Дөньяда әниләрдән дә газиз, изге зат юктыр. Әниләр, бүгенге көн сезгә багышлана! Бүгенге бәйрәм сезнең барлык борчу - мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

2. Һәркемгә дә газиз әни

Әни сүзе – изге сүз.

Күпме наз һәм нур сибелә

Бу гади сүз үлемсез.

Бәйрәмнәрдә кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирергә гадәтләнгән. Хәзер яңгыраячак җыр сезгә бәйрәм бүләге булып яңгырасын.  

Габдуллина Динә башкаруында җыр

1.  Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әни!” диеп,

Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң “Әти” диеп”,

Күзләреңә яшьләр тулыр.Туган телең әнә шул булыр.

Әйе, туган телебездә “Әни!” диеп әйтү –нинди бәхет!

2. Якты дөньяга аваз салган көннән башлап, безнең янда иң якын кешеләребез – әниләребез була. Алар безгә җан җылысы, ана мәхәббәте бирә, беренче адымнарыбызны алар ярдәмендә ясыйбыз.

1. Ана булу – изгелекнең таҗы,

Дөньяда иң олы дәрәҗә.

Ана кеше үзенең баласының

Бәхетенә ача тәрәзә.

2.Әни, әнием Әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездзге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли. Ана турында бер әйтемне искә алыйк:”Анаңны арка кочып Мәккәгә алып барсаң да, бурычыңны үтәп җиткерә алмассың. Аның өчен у төбендә тәбә куырсаң да, хакын хисаплап бетерә алмассың. Гасырлар аша килеп җиткән бу гыйбрәтле, канатлы фразаларны җаныбызга, аңыбызга сеңдерү зарур. Ана баласының якын дусты һәм киңәшчесе ул. Беркемгә дә сөйли алмый торган эч серләреңне әнигә, тик әнигә генә сөйләргә була. Үсеп кеше булгач та ана баласын онытмый, авыр вакытларда аңа беренче булып ярдәм кулы суза.

1. Әниләр – күңелгә иң якын тема. Бу җәһәттән шагыйрь Р. Миннуллин иҗатына тукталып үтәсебез килә.Р.Миннуллин – популяр җырлар авторы да. Аның шигырьләренә язылган “Әнкәй”, “Әни кирәк”, “Исән – сау бул әни”,”Әнкәйнең ак чәчләре”, “Талбишек”, “”Сөн буеннан әнкәй кайтып килә” кебек җырлары күптән инде халкыбызның яраткан җырларына әверелде.

Ә хәзер Р.Миннуллин сүзләренә язылган “Әнкәмнең догалары” җырын тыңлап китик (үзем).

 

 

2.  Ә хәзер, иң кызыгы башлана! Без сезне конкурс программасында катнашырга чакырабыз! Уен булгач бәя бирүче жюри да булырга тиеш, жюри белән ташыштырып китәм – ул мин! Җиңүчегә саллы бүләкләр дә әзерләдек. Уеннарга актив катнашырсыз дип ышанып калабыз.

 

1.Беренче бирем “Мәкальне тәмамла” дип атала.Әниләр турында  мәкальләр бик күп, аларны әниләребез белә микән, шуны тикшереп карыйбыз.

Без мәкальнең башын башларбыз, сез ахырын әйтеп бетерерсез.

-         Ана сүзен тотмаган олыгайганчы (игелек күрмәгән)

-         Ана ачуы – язгы кар: (күп булса да,тиз эри)

-         Ана куены (туннан җылырак)

-         Яктылык – кояш янында, (яхшылык – ана янында)

-         Үз анасын зурлаган, (кеше анасын хурламас).

-         Анасына өргән эт (бүре авызына төшәр).

-         Алтмышка җитсен бала (Ана өчен һаман да бала.)

 - Баланың бишеге – (тормышның ишеге).

  • Тән биргән дә ана,

  • Сөт биргән дә ана,

  • Тел биргән дә ана,

  • (Көй биргән дә ана)

  • Ата йөрәге – таудан өлкән,

  • Ана йөрәге – (диңгездән тирән. )

  • Кыз бала (анасына чын дус була)

5 нче класс укучысы Нурияхметова Айзилә башкаруында шигырь тыңлап китегез. “Сөн буенда әнкәй басып тора”. Роберт Миннуллин шигыре.

Җыр 6 класс укучылары “Әнием бар шул минем”

           

 Әни кебек булсам иде! -

Аның назлы сүзләре.

Их, яратам әниемне-

Аның нурлы күзләре.

 

2. Әни кебек булсам иде!

Гел елмаеп торсам иде.

Тирә – юньгә, әни кебек

Гел нур чәчеп торсам иде!

 

 

5. Җылы наз ул, әнием – синдә       генә,

Иркә сүзләр- синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

 

 7. Әни җирдә иң кирәкле кеше.

Әниләрнең белик кадерен.

Җил – давыллардан саклап үстерә ул

Кызганмыйча бөтен гомерен.

 

8. Гел шулай нур сибеп

Яшә син, әнием!

Исәнлек – саулык сорап,

Дога кылам,

Әниемнән аермасын

Берүк Аллам!

 



Җыр башкарыла. 5 класс “Әнием”

 

 1. Бәйгебезне дәвам итәбез. Алдагы бирем “Баш хисапчы” дип атала. акчаларны саный – саный, сорауларга җавап бирергә һәм хисапта ялгышмаска тиеш буласыз. (2 укытучы чыга)

- Үзегез белән таныштырып үтсәгез иде.

- Күзләрегезнең төсе нинди?

- Сезгә ничә яшь?

- Коррупция сүзенең тәрҗемәсе ничек була?

- Аяк киемегезнең размеры?

- Олы балагызның туган көне кайчан?

- Сез яраткан татар халык ашы?

- Көнгә ничә “2” куясыз”?

- Тукай туган ел?

- Тукай туган көн?

- М. Җәлил туган ел?

- Татар телендә ничә килеш бар?

- Икенче килешнең сораулары?

- Бер сүздә 100 “Ә” буламы?(йөзә)

- 30 “я” хәрефеннән торган кызлар исеме әйтегез?(Зоя)

Бию Исламия

А.Б: Кичәбезне дәвам итәбез.

Ромашка” уены уйнап алырбыз.


сораулар 1. Тормышыгызда иң шатлыклы көнегез 2. 9 класста укыган вакытыгыз кире кайтса сез нишләр идегез. 3. Балачакта, үсмер чакта кем булырга хыялландыгыз 4. Буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнәсез. 5. Ни өчендер үкенәсезме?

5.Өйдә телевизор берәү генә, тормыш иптәшегез хоккей карый, сезнең яраткан сериалыгыз башланды. Сез нишләр идегез.

 

6.Сез кунакка барырга чыктыгыз. Пычрак вакыт. Зур тизлектә үтеп баручы машина сезне баштанаяк коендырып китте . Сез нишләр идегез.7. Кунакка барырга чыкканда тормыш иптәшегезне шалтыратып эшкә чакырдылар. Сез ни эшләр идегез.

8 Әниләр турында нинди җырлар беләсез. Җырлап күрсәтергә.

Пантомима

Хәрәкәт белән күрсәтергә 1. Әминәнең тубы суга төшкән... .


2. Сез урамнан үтеп барасыз, сезне усал эт тешли...


3Сезнең бик каты чыдый алмаслык итеп тешегез сызлый....


4. сез арып-талып эштән кайттыгыз, ләкин ашарга әзер түгел...


5Сез ишектән кергәндә бармагыгыз кысылды...


Тегеннән- моннан" яки “Тел чарлау” бәйгесе. 1. Мунчала бирүче агач-юкә 2. Кыш көне бала чыгаручы кош-чукыр 3. Чәчәкләр патшасы (роза) 4. Сертотмас үрдәк әкиятен кем язган (А.Алиш) 5 Чебеннең ничә аягы(6) 6. Татлыдан татлы ни татлы (йокы) 7. Бер тавык- тавык, Ике тавык ( Тавыклар) 8 Усмановның исеме кем (Шамил) 9.Диңгез кәбестәсендәге төп элемент (йод) Балык ярым – тиен ярым, ике балык ничә тиен? Г.Тукайның “Бәйрәм бүген” шигыренә көй язган композитор?(Җ.Фәйзи)

           

Алып баручы 1. Бүген сезгә әзерләгән биремнәр тәмамланды. Җиңүчене билгеләп, аларны бүләкләргә вакыт җитте. Жюри – ул мин инде, җиңүчене билгеләргә авырсынып торам. Ләкин җиңүче итеп бар әнине дә игълан итәм. Ә бүләкләр, безнең  җиңүчеләр өчен генә дип әзерләнгән. Көйгә серле капчык җибәрәм, шуннан бер бүләк сертификат номерын алырсыз.

 

Бүләкләр:
1. Дачада киемнәр өчен кечкенә элгеч.
(Кадак)
2. Тап бетерүче машина. (Бетергеч).
3. Ерак арага уй – фикерләрне җиткерүче җайланма. (Конверт)
4. Пылесос «Метисам». (Кисточка)
5. Универсаль рюкзак. ( Пакет)
6. Мини-палас. (Кулъяулык)

7. Хрусталь ваза. (Пыяла стакан)

8. Яза торган машинка. (Ручка)

9. Электрощипцы. (Кер элгече)

10. Диетик чара. (Сагыз)

11. Күп сөйләшүдән чара. (Пустышка)

12. Уй – фикерләрне теркәүче. (Карандаш)

13. Табак – савыт юучы машина. (Губка)
14. Эмальны ялтырату өчен кулланма. (Теш щеткасы)

14.Элек очсыз гына иде,

белми дә идек хакын!

җаннарыгыз хуш-хуш чәчсен

бүләк итәбез-сабын!(хуш исле сабын алып бирә)


15.Әгәр бик башың авыртса, ,

Тәмле чәй эчеп җибәр!

ТОНУСЫҢ ДА КҮТӘРЕЛЕР,

СИҢА БҮЛӘК-ЧӘЙ БҮГЕН!


16.УРМАНДА ДА,КЫРЛАРДА ДА

ИҢ КИРӘК ӘЙБЕР СИҢА!

УЧАК ЯГЫП ҖЫЛЫНЫРСЫҢ,

МӘ ШЫРПЫ-САЛ КЕСӘҢӘ!


17.ИҢ БӘХЕТЛЕ КЕШЕ БҮГЕН

ЙОКЫДАН ТОРЫП ЧЫККАН.

СТИНОЛ СУЫТКЫЧЫНА

УЛ СЕРТИФИКАТ ОТКАН!


18. АЛМА ЯШЕЛ КИЛЕШ ТӘМЛЕ,

НЫК КЫЗАРЫП ПЕШМӘСЕН!

АШАП ҖИБӘР ИНДЕ ТИЗРӘК

ГЕМОГЛАБИН ТӨШМӘСЕН!


19. КӨЗГЕГӘ КАРА ӘЛЕ!

ЧӘЧЕҢНЕ ТАРА ӘЛЕ!

МАТУР ТАРАК БҮЛӘК ИТӘМ,

БЕР җырлап ҖИБӘР ӘЛЕ!


20. Миңа бер КАРА ӘЛЕ!

Кулларыңны суз ӘЛЕ!

Тәмле кәнфит БҮЛӘК ИТӘМ,

Бер мәзәк сөйлә әле!

Әлбәттә, бу шаярту бүләкләре булды. Ә хәзер, сезнең өчен иң кадерле бүләк – җыр башкарыла. Җырлый Сабирова Илүзә.

 

- Миңа гомер биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашлары өчен,

- Пешергән ашлары өчен,

- Йөрәк җылылары өчен,

- Шәфкатьле куллары өчен,

- Барсы, барсы, барсы өчен

Рәхмәт сиңа, сөенечем,

Котлы булсын бәйрәмнәрең,

Рәхмәт сиңа, бөек Кешем!

1. Хөрмәтле укытучылар,әниләр! Бүгенге  бәйрәмдә катнашканыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле , әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен рәхмәт сезгә. Озын гомер, тән сихәте, саулык телибез. Күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә, балаларыгызга алга таба да яхшы белем һәм тәрбия биреп яши алсагыз иде. Безнең әзерләнгән бәйрәм кичәбез шушының белән ахырыны якынлашты. Игьтибарыгыз өчен зур рәхмәт.



1 2 3 4 5

6 7 8 9 10

11 12 13 14

15 16 17 18

19 20

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy



Автор
Дата добавления 06.11.2016
Раздел Воспитательная работа
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров371
Номер материала ДБ-324555
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх