Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Другое / Другие методич. материалы / Анализ произведения "Сүнгән йолдызлар" К.Тинчурин

Анализ произведения "Сүнгән йолдызлар" К.Тинчурин

  • Другое

Поделитесь материалом с коллегами:

Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” пьесасына анализ.

Сүнгән йолдызлар” әсәренең эчке һәм тышкы конфликтларын билгелибез.Тышкы конфликт нидән гыйбарәт соң? Кәрим Тинчурин әсәрне халыкта яшәгән ышануга бәйләп яза.Без хәзер дә һәр кешенең күктә үз йолдызы бар дигән гыйбарәгә ышанабыз. Кешенең үз йолдызы ул аның яшәү мәгънәсе, ягъни яшәешендәге төп, зур бәхете. Драма “Сүнгән йолдызлар” дип атала. Ни өчен йолдызлар сүнгән? Сәбәбе – драманың тышкы конфликты. Драманың һәр герое бәхетне үзенчә аңлый һәм үз бәхетенә омтыла, ләкин аларның барысын да чынбарлык, реаль тормыш чолгап алган. Реаль тормыш һәр геройга карата рәхимсез. Тормыш гаделсезлеге сугышка бәйле. Сугыш геройларны барысын да бәхетсез итә , хәтта Надирны да. Эчке конфликт исә геройларның һәрберсендә. Исмәгыйль Сәрвәрне ярата. Ә ул бары үз төшенә ышана. Ул бәхетле булырга теләсә дә, шул ук вакытта үз бәхетенә ышанмый. Ул мескен, ярлы. Исмәгыйльнең эчке конфликты аның мәхәббәт хисе һәм аңы арасында. Сәрвәр рухи яктан көчле. Ул үз бәхете өчен үзе көрәшә. Шул ук вакытта ул Надирны да кире какмый. Ул аны җәлли аның белән кешеләрчә сөйләшә. Сәрвәрнең бәхете -Исмәгыйль. Ул аның йолдызы. Исмәгыйльне үз кулы белән үтергәч, үзен үзе кичерә алмый, бәхете үлгәч, акылдан шаша. Ягьни, аның яшәү мәгънәсе Исмәгыйль иде. Ул улгәч, аның йолдызы сүнә. Надир драмада иң көчле. Ләкин аңарда эчке каршылыклар бик күп. Беренчедән, ул горур. Тышкы кыяфәте белән башкаларның чиркануын тудырса да, ул мескен булырга теләми. Надирның эчке каршылыгы – аның үз бәхетен ничек аңлаудан гыйбарәт. Надир Сәрвәрне ярата, ул аның белән булырга тели, ләкин шул ук вакытта ул акылы белән моның мөмкин булмаганын аңлый. Сәрвәр авылда иң чибәр кыз. Надирның Сәрвәрне яратуыннан авыл егетләре дә көлә. Надирның төп эчке конфликты – аның теләге һәм реаль аңы арасында. Әсәрдән тыш вакыйгалар – каз өмәсе күренеше һәм шулай ук яшь һәм карт көтүчеләр Сираҗи белән Шәйбәкнең сөйләшүе. Автор метафоралар файдалана. Аҗдаһа – сугыш, йолдызлар – бәхет. Кара болыт – сугыш. Җиһаншаның басуын боз сугып киткән. Басу- сугыш басуы ; басу ботка булган – сугыш басуында кешеләрнең мәгънәсез һәлак булуы. Метафоралар авторның геройларга һәм тормышка үз карашларн ачарга ярдәм итәләр. Авторның әйтергә теләгән фикере – һәр кеше үз бәхетенә омтылып яши, ләкин җәмгыять кешеләрне бәхетле итә алмый. Сугыш кешеләрнең бәхетен сүндерә, асыл егетләрнең тормышын эзә. Чылбыр рәвешендә бәхетсезлек тагын да арта. Нәтиҗәдә һәрбер кешенең бәхетсезлеге җәмгыять бәхетсезлеге булып усеп җитә. Бер-берсен шашып яраткан яшьләр чынлыкта бәхетнең мәгънәсен аңламыйча һәлак булалар. Кешеләрнең бәхетсезлеге шулай ук Фәрхи кебек им- том итүче карчыкларга бәйле. Андый кешеләрне бары матди як кызыксындыра, яшьләр бәхетлеме, бәхетсезме кызыксындырмый. Бу яктан андый карчыклар дәүләт җитәкчеләренә охшаш.



Автор
Дата добавления 30.10.2016
Раздел Другое
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров144
Номер материала ДБ-302383
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх