Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Аннотации к рабочим программам по тат. языку,1-4 классы
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Аннотации к рабочим программам по тат. языку,1-4 классы

библиотека
материалов


2 нче сыйныф (рус төркеме) өчен

әдәби укудан эш программасына аннотация

2 нче сыйныф өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән

министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле


һәм әдәби уку» предметыннан программа: 1–4 нче сыйныфлар (Төзүче-авторлары: К. С. Фәтхуллова, Р. З. Хәйдәрова)” программасына нигезләнеп төзелде. Башлангыч белем бирү мәктәпләре өчен (1-4 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Нармонка гомуми белем мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 2 нче сыйныфта (рус төркеме) әдәби уку дәресләренә атнага 1 сәгать ( барысы 35 сәгать) вакыт бирелгән.

Программа эчтәлеге укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча базис дәрәҗәсендә (базовый уровень) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Эш программасын тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге укыту-методик комплексы кулланылды:


Күңелле татар теле, 2 нче сыйныф, Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева 2 нче сыйныфта әдәби укуны өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:


Сөйләү

сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;

персонажга кыскача характеристика бирү.


Тыңлап аңлау


аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;


аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү;


таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

Уку

укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;


өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;


өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;

текстның темасын, төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү;

текстны мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.


Планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку курсы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.

  • баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы;

  • (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре;

  • укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

  • Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

  • табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

  • башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

  • әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

  • эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

  • балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

  • куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

  • Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

  • Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

  • укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.

  • Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

  • Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

  • Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Программаның эчтәлеге .2класс (35 сәгать)

1. Без мәктәпкә барабыз. (5сәг.)

Исәнмесез, иптәшләр! Х.Гарданов. Диалог төзү Безнең сыйныфта. “Беренче сентябрь” тексты белән эшләргә. Хикәя төзеп сөйләү. Безнең мәктәп. Б.с.ү. Үзем турында. Монолог төзү. Мин дәрестә. . “Күмәч” әкияте. “Күмәч” әкиятен сәхнәләштерегә. “ Мәктәпкә” темасын кабатлау.

2. Көзге уңыш. (3 сәг.)

Б.с.ү. Мин көз турында сөйлим. “Базарда”. Диалог төзү. Көз билгеләре. “Көз” тексты. Г.Гәрәева “Көз һәм балалар җыры “Көзге уңыш”темасын кабатлау.

3. Мин чисталык яратам. (5сәг.)

Б.с.ү. Мин чисталык яратам. “Алсу-пөхтә кыз” хикәясе. М.Җәлил “Сәгать” шигыре. Кл. тыш уку М. Жэлил шигырьләре. “Марат авырый” хикәясе. “Табиб янында” диалоглар төзү. “Мин чисталык яратам” темасын кабатлау. Б.С.Ү. Мин чисталык яратам.

4. Кыш. (4 сәг.)

Кыш килә” хикәясе. “Яңа ел бәйрәме”. Б.с.ү. Яңа ел бәйрәме. . Б.с.ү. Тауда. “Тауда” тексты буенча диалог төзү. “Гали җимлек ясады” тексты

Кл.тыш уку “Кыш турында шигырьлэр”. “Кыш” темасын кабатлау.

5. Безнең гаилә. (5 сәг.)

Б.с.ү. Минем гаиләм. “Безнен гаилә” хикәясе. Ш.Маннур”Яратам” шигыре. “Айдар бездә кунакта.” Б.с.ү. Кунаклар. Гаиләмдә ял көне. Монолог төзү.

Кл.тыш уку. Г.Тукай. Безнең гаилә. “Безнең гаилә” темасын кабатлау.

6. Яз (2 сәг.)

Яз җитә” Ф.Карим шигыре. Б.с.ү. Яз җитә. Яз темасына диалог төзү. Саннар. Б.с.ү. Әнигә бүләк. Кл. тыш уку. Яз турында шигырьләр уку. “Яз ” темасын кабатлау.

7. Мин Татарстанда яшим. (2 сәг.)

Б.с.ү. “Туган ягым” хикәясе. “Минем туган ягым” хикәя төзергә. “Юлда” хикәясе. . “Мин авылда яшим” тексты буенча эшләргә. . Кл. тыш уку М. Жэлил шигырьләре. “Мин Татарстанда яшим” темасын кабатлау.

7. Кибеттә. (2 сәг.)

Б.с.ү. Киемнәр кибетендә. “Матур киемнәр” тексты буенча эшләргә. Б.с.ү. Әйдә уйныйбыз. “Ашамлыклар кибете”. Диалог төзү. “Кибеттә” темасын кабатлау.Теманы йомгаклау.

8. Җәй. (7 сәг.)

Б.с.ү. Ямьле май. “Җәй җитте” тексты буенча эшләргә. Г.Тукай “Бала белән Күбәләк” шигыре. Кл.тыш уку . Б.Рәхмәт” Сабантуй”. М.Газизов ”Балан” шигыре. Сабантуй-күңелле бәйрәм. Б.с.ү. “Җәй” темасын кабатлау. Йомгаклау дәресе. Уку тизлеген тикшерү.


Әдәби укудан язма контроль эшләрне үткәрү формалары:

коммуникатив биремнәр.

Әдәби укудан контроль эшләрне үткәрү формалары:

телдән сорауларга җавап бирү;

диалог төзү;

монолог төзү.

Эш программасының структурасы түбәндәгедән гыйбарәт:


титул бите

- аңлатма язуы укыту предметының эчтәлеге

укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр

календарь-тематик план

белемнәренә һәм күнекмәләрне бәяләү критерийлары

тикшерү характерындагы практик эшләр графигы

кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары

контроль тикшерү материаллары.




3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен




әдәби укудан эш программасына аннотация

3 нче сыйныф өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән

министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле


һәм әдәби уку» предметыннан программа: 1–4 нче сыйныфлар (Төзүче-авторлары: К. С. Фәтхуллова, Р. З. Хәйдәрова)” программасына нигезләнеп төзелде. Башлангыч белем бирү мәктәпләре өчен (1-4 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Нармонка гомуми белем мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 2 нче сыйныфта (рус төркеме) әдәби уку дәресләренә атнага 1 сәгать ( барысы 35 сәгать) вакыт бирелгән


Программа эчтәлеге укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча базис дәрәҗәсендә (базовый уровень) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Эш программасын тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге укыту-методик комплексы кулланылды:


Күңелле татар теле”, 3 нче сыйныф, Р. З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина


3 нче сыйныфта әдәби укуны өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:


Сөйләү

сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;


үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;

персонажга кыскача характеристика бирү.


Тыңлап аңлау


аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;


аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү;


таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.


Уку

укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;


өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;


өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;

текстның темасын, төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү;

текстны мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку курсы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.

  • баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы;

  • (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре;

  • укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

  • Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

  • табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

  • башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

  • әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

  • эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

  • балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

  • куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

  • Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

  • Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

  • укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.

  • Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

  • Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

  • Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.

Программаның эчтәлеге. 4класс (35 сәгать)

Укыту планында 4 нче сыйныфта әдәби укудан атнага 1сәг. вакыт бирелә.Программада 70 сәгать каралган.

1. Белем бәйрәме (3сәг)

Беренче сентябрь. Р. Миңнуллин. “Үсми калган хәреф”. “Эш урыны” хикәясе. Г Тукай “Сабыйга” шигыре

2. Туган як табигате.(5сәг)

Җ. Тәрҗеманов “Табигать китабы”Г Гәрәева “Көз һәм балалар җыры”. Г.Лотфиның “Песнәк б/н Әнисә” хикәясе. Җ.Тәрҗемановның “Чирик” хикәясе.

3. Хайваннар дөньясында(4 сәг)

Урманда.Ә.Кари-ның”Тиен”шигыре. Г.Тукай. “Ташбака б/н Куян”. Татар халык әкияте “Яшел энәле керпе”. Татар халык әкияте “Ялкау тиен”.

4. Кышкы уеннар(4сәг)

Г.Бакирның “Кышкы уен” хикәясе. Б.Рәхмәт”Яңа ел килгәч”шигыре. А.Алиш “Куян кызы”. Су буенда”хикәясе өстендә эш.Тест

5 Минем дусларым.(6 сәг)

Минем дустым” хикәясе. Г.Бәшировның. “Сылтау” хикәясе. И.Туктарның ”Алма” хикәясе. Д.Аппакова”Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе

6. Дүрт аяклы дусларыбыз.(4сәг)

Р.Батулланың “Чикыл б/н Мырый” әкияте. Р.Мингалимовның “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре. Г.Мөхәммәтшин “Ак песи” хикәясе.Тест.

7.Язгы бәйрәмнәр(3сәг)

Р. Вәлиева”Яз ”шигыре. Карга боткасы. М.Газизовның “Рәхмәт” шигыре

8. Минем туган илем(3сәг)

Дәүләт символлары. Диалог төзү. Казанның истәлекле урыннары. Татарстан шәһәрләре. Диалог төзү. Минем Лаешым..”Татарстан” темасы буенча уен-викторина үткәрү

9.Чәчәкле җәй, ямьле җәй.(4сәг)

Г.Нәбиуллинның “Урман сөйләшә” шигыре. Р.Корбанның”Җиләктә”шигыре. Г.Тукайның”Шүрәле” әкият


Әдәби укудан язма контроль эшләрне үткәрү формалары:

коммуникатив биремнәр.

Әдәби укудан контроль эшләрне үткәрү формалары:

телдән сорауларга җавап бирү;

диалог төзү;

монолог төзү.

Эш программасының структурасы түбәндәгедән гыйбарәт:

титул бите

аңлатма язуы

укыту предметының эчтәлеге

укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр

календарь-тематик план

белемнәренә һәм күнекмәләрне бәяләү критерийлары

тикшерү характерындагы практик эшләр графигы

кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары

контроль тикшерү материалары

2 нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасына аннотация


2 нче сыйныф өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы:

1-11 нче сыйныфлар (төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)” программасына нигезләнеп төзелде. Башлангыч белем бирү мәктәпләре өчен (1-4 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

Лаеш муниципаль районы МБОУ аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту планы нигезендә, татар теле 2 нче сыйныфта атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать сәгать укытыла.

Программа эчтәлеге укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча базис дәрәҗәсендә (базовый уровень) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Эш программасын тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге укыту-методик комплексы кулланылды:

“Күңелле татар теле, 2 нче сыйныф, Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева


2 нче сыйныфта татар телен өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

2 нче сыйныф укучыларының предмет нәтиҗәләре

  1. Без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

  2. Исемнең төшем килешендә төрләнеше белән таныштыру.

  3. Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.

  4. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү.

  5. Әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.

  6. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.

  7. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану.

  8. Астында, өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану белән таныштыру.

  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат күплек формасын сөйләмдә куллану.

  10. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта берлек сан 3 зат формасы белән таныштыру.

  11. Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

  12. 11дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.

  13. Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  14. Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.

  15. Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.

  16. Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану.


Универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.

Шәхси нәтиҗәләр.

  • Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

  • табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

  • башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

  • әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

  • эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

  • балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

  • куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

  • Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

  • Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

  • укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;


Предметара нәтиҗәләр

  • Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.

  • Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

  • Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

  • Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.


Программаның эчтәлеге . 2 класс

Тема

Сәгать

Коммуникатив максат

Без мәктәпкә барабыз

38 сәг.

Беренче сентябрь турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларын сорый, бирә белүәктәптәге уку хезмәте турында сөйли белү.


Нәрсә? кайда? кая? кайдан? нинди? ничек? кайчан? сорауларына җавап бирә белү. Сүз төркеме буларак исем. Исемнәрнең сораулары. Исемнәрнең 1, 2, 3 нче затта, берлектә тартым белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше. Үткән заман хикәя фигыль.Татар теленә генә хас авазлар. Транскрипция билгеләре.

Көзге уңыш.

10 сәг.

Көз билгеләре турында сөйли белү.

Җиләк-җимешләрнең, яшелчә-ләрнең тәмен, төсен әйтә белү, аларны сатып ала белү.

Татар телендә о, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.

Нинди? соравына җавап бирә белү.

Мин чисталык яратам


16 сәг.

Шәхси гигиена турында сөйли белу. Бер-береңне мактый белү. Каядыр баруны бергәләп планлаштыра белү.

Предметныцң барлыгын-юклы-гын әйтә белү.Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү. Киңәш бирә белү.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше.

Бал белән төзелмәсе

Кыш

9 сәг.

Кышкы табигатьне сурәтли белү.Кышкы уеннар турында сөйли белү.Кышкы уеннарга чакыра белү. Әйбернең бар-лыгын, юклыгын хәбәр итә белү.Чыршы бәйрәме турында сөйли белү.

Капма-каршы мәгънәле сүзләр {җылы салкын, зур кечкенә).

Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.

Безнең гаилә

8 сәг.

Гаилә турында сөйли белү.

Бергәләп табын әзерләүне планлаштыра белү.Бер-берең-нең, сөйләменә бәя бирә белү. Бер-береңне табынга чакыра, кыстый белү, аша-ганнан соң, рәхмәт әйтү.Бер-береңнән, нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне төшем киле-шендә куллану.

Пычак белән төзелмәсе.

Yткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

Яз

4 сәг.

Язгы табигатье турында сөйли белү.8 нче Март бәйрәме белән котлый белү.

Җылы яктан төзелмәсен сөйләмдә куллану. Син һәм сез алмашлыкларының юнәлеш һәм тешем килешендә кулланылышы.

Мин Татарстанда яшим

9 сәг.

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү. Татарстан турын-да кыскача мәгълүмәт бирә бе-лү. Казан шәһәре турында мәгълүмәт бирә белү.Юл йөрү кагыйдәләре турында әйтә бе-лү. Авыл турында мәгълүмәт бирә белү.

Исемнәрнең иялек килешендә төрләнеше.

Юл аша структурасы.

Кибеттә

5 сәг.

Кием исемнәрен әйтә, бер-береңә комплимент әйтә белү. Ашамлыклар исемен әйтә белү, нинди ашамлыклар кирәген әйтә, кирәклеген сорый белү. Кибеткә барганыңны һәм нәрсә алганыңны әйтә белү.

Исемнәрнең I , I I зат берлек сан тартым белән төрләнүе. Боерык фигылҗнең I I зат берлек сан формасы.

Җәй.

6 сәг.

Җәй көне турында сөйли белү.Каникулны ничек уткәрү турында сөйләшү. Нинди транспорт белән баруыңны әйтә белү.Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Кайчан? Соравын аңлап, дөрес җавап бирә белү.

Автобус белән барам төзелмәсе.

Контроль эшлэр

4




105



Татар теленнән язма контроль эшләрне үткәрү формалары:

  1. – контроль күчереп язу;

  2. – коммуникатив биремнәр;

  3. – сүзлек диктанты;

  4. – тест биремнәре.


Татар теленнән телдән контроль эшләрне үткәрү формалары:

  1. – диалог төзү;

  2. – монолог төзү;

  3. – телдән сорауларга җавап бирү.


Эш программасының структурасы түбәндәгедән гыйбарәт:

  1. – титул бите

  2. – аңлатма язуы

  3. – укыту предметының эчтәлеге

  4. – укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр

  5. – календарь-тематик план

  6. – белемнәренә һәм күнекмәләрне бәяләү критерийлары

  7. – тикшерү характерындагы практик эшләр графигы

  8. – кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары – контроль тикшерү материаллары.



кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.


Планлаштырылган нәтиҗәләр


  1. 3 нче сыйныф укучыларының предмет нәтиҗәләре

  1. Исемнең иялек килешендә төрләнеше белән таныштыру.

  2. Зат алмашлыкларын күплек санда юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.

  3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

  4. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасы белән текст аша танышу.

  5. Уйнарга яратам - конструкциясе белән таныштыру.

  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.

  7. Янында, алдында, астында, артында, өстендә, турында бәйлеге һәм бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.

  8. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллану.

  9. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.

  10. Сүзнең тамыры, кушымчасын аера белү.

  11. -чы/-че- исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

  12. Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.

  13. Казан шәһәре, киемнәр кибететөзелмәләрен белән таныштыру.

  14. Аннан соң рәвеше, һәр, һәркем, барлык, барысы алмашлыклары белән таныштыру.

Орфографик и орфоэпик минимум.

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.

  2. Алынма сүзләрне дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.

  3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.

  4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).

  5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.

  6. я, ю, е хәрефләре сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.

  7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.


Метопредмет(танып-белү,регулятив, коммуникатив) нәтиҗәләр:

Танып-белү

-фикерләрне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү ,сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу,индуктив,дедуктив фикерли белү;

-классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-ихтыяр көче,максанчанлык ,активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

-үрнәк буенча эшли белү;

-аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

-рәсем буенча җөмләләр,сораулар төзи белү;

-аңлап укый белү;

-укылган,тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү.

Регулятив

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя,бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлау,уку эшчәнлеген оештыру,нәтиҗәле эш алымнарын таба белү,

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контролҗгә ала белү;

-уку хезмәтенә бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның ,уңышсызлыкларның сәбәпләрен аңлый,анализлый белү;

-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын эзерли белү,ала белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйлҗ эзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый ,аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;

-аралаша белү сәләтен үстерү(аралашучанлык,хислелек,эмпатия хисләре);

-парларда һәм күмәк эшли белү;

-әңгәмәдәшең белән контактны башлый,дәвам итә,тәмамлый белү.

3 класс . Программаның эчтәлеге .

Төп

темалар

сәг.

Лексика

Белем һәм күнекмәләр. Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре


1


Белем бәйрәме.

19

Уку язу әсбаплары исемнәре, сөртә, тарата, уку елы, кәеф, уңыш, телим, шат, кыңгырау, шалтырый, озата, тарата, җәяү, мисал, мәсьәлә, ятлый, чишә, сөртә, шакмаклы, сызыклы, биредә, хезмәт, 20-100гә кадәр саннар, хаталы, хатасыз, китапханә(че), еш, урнашкан, бергә, бай, маҗара турында, , халык әкиятләре, хикәя.

Белем бәйрәме турында сөйләшә белү, өй эшләрен эшләү турында фикер алышу, уку елына әзерлек турында сөйләшә белү, сыйныфта дежур тору турында сөйләшә белү, укучының уку хезмәтенә бәя бирү, китапханә турында сөйли белү, китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү.

2. -мы/-ме сорау кисәкчәләре

Зат алмашлыклары

Исем

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Фигыльнең башлангыч формасы.

Хәз.,үтк. зам. хик. фигыль зат-сан белән төрл.

Теркәгечләр

Бәйлекләр

Ярдәм ит әле,ярдәм итегез әле төзелмәләре

Дистә саннары

Яңа уку елы белән котлыйм. Син бүген бик матур.

Син нинди дәфтәрләр алдың? Шакмак-лымы, сызыклымы? Минем сумкам яңа.


Синең өй эшең бармы? Мисал эшлим, мәсьәлә чишәм,

Безнең сыйныфта 25 укучы, 10 малай, 15 кыз. <...>

Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте, ... .

Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син китап укыдың?



Көндәлек режим

3


Сәгать ничәдә? Кайчан? Йокыдан тора, дәрес әзерли. Көндәлек, режим, иртәнге аш, көндезге аш, кичке аш


Вакытны әйтә, сорый белү.

Кайчан нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү

1. Сәгать ничә? Сәгать ничәдә? Вакыт күпме?

2. Көндәлек режим моментлары.

3. Тыңлап аңлау”Минем бер көнем”

4. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

5 Ян сүзенең килешләрдә төрләнеше.


2.

Ашханәдә

10

Ашханәдә, кәбестә ашы, токмачлы аш, дөге боткасы, карабодай боткасы, солы боткасы, пешеоә, пешекче, татар халык ашлары исемнәре, өлеш, төрле, ашларыгыз тәмле булсын, савыт-саба исемнәре, аш урыны, чайкый, әдәпле, әдәпсез, ватты, ватылган, ялган, ялганлый, үзе.

Минем яраткан ашларым

Боерык фигыль формасы

Исемнең төшем килеше.

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

Ян сүзенең килешләрдә төрләнеше

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

7. ... башлады” грамматик төзелмәсе.

.Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

Сыйфат+исем төзелмәсе

Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. <...>

Миңа өчпочмак кирәк.


Мин өстәлгә тәлинкә куям. Тәлинкә янына кашык, ... .

Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый.

Табын янында сөйләшми.

3.


Без әти –әниләргә булышабыз.

16

Гаилә, әсәр, тормыш юлы, авыр, өлкәннәр,,тату, йоклый, бергә, чигә, тегә, бәйли, булыша, су сибә, җир казый күңелле, эш урыны, һәркем, кадак, чүкеч, кайчы, тегү машинасы, кер юу машинасы, пычкы, соң, бияләй, бәйли,эзли, эри, җитез, бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, минемчә, синеңчә, сатучы, тегүче, эшче, җитез, әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез, саф һава, эшчән, ялкау, үзе, белә, каршында, өстендә, астында

Гаилә турында сөйли белү, ярдәмгә чакыра белү, өй эшләрендә булышу турында сөйли белү, эшне планлаштыра белү, яхшы эшләр турында мактый белү. Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү.


1. Аның китабы,әнисе төзелмәләре.

2. -чы, че сүз ясагыч кушымчасы.

3. Кем булып кайда эшли төзелмәсе

4 Үзе алмашлыгы + фигыль.

5 Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр

6 Үз алмашлыгының тартым белән төрләнеше.

7. Алдында, артында, янында, каршында, өстендә, астында бәйлек сүзләре.


Г.Тукай – бөек шагыйрь. <...>

Минем әни – сатучы. Ул базарда эшли.



Мин әтигә булышам. Без әти белән кибеткә барабыз, ашамлыклар алабыз. Мин идән юам, ә син нишлисең?

Ял көне күңелле үтә. Без бергә ял итәбез. <...>

Айдар – эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша. <...>

4..

Шәһәрдә һәм авылда.

7

Державин һәйкәле, Җиңү паркы, Чулман елгасы, киң, биек, кат, шәһәр исемнәре, эчендә, һәр, башында, бер ягында, спорт мәйданчыгы, һөнәр исемнәре, тирә-якта, күршеләр, уңган, түбә. Бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, аш бүлмәсе, якты, йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йорт, бакча, чишмә, агач.

Казан, Лаеш шәһәрләре турында сөйли белү, авыл турында аралаша белү, Татарстан шәһәрләре, һөнәр ияләре турында мәгълүмат бирә белү.

Үз фатирың турында сөйли белү

1. Казан шәһәре, Бауман урамында төзелмәсе.

2. Хәз. зам. хик. Фигыль.зат- сан белән төрләнүе.

3 .Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

4. Һәр, һәркем, барлык, барысы билгеләү алмашл.

5. Билгеләү алмашлыкларын ныгыту


Безнең шәһәр матур, зур. Анда музейлар, театрлар бар, кибетләр күп. <...>

Безнең авыл елга янында урнашкан. Йорт янында яшелчә бакчасы бар. <...>

Мин икенче катта, 57нче фатирда яшим. Безнең өч бүлмә бар: йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе.

5.

Әдәп төбе- матур гадәт.

8

Өлкәннәр, алда, урын, туктады, күрмәде, картлар өчен, як-ягы, буш,артта, тайгак, үтте, орлык, чәчте, ярты, киң күңелле, борчый, кирәк иде, шалтырата, тәртипле, тәртипсез.

Өлкәннәргә урын тәкъдим итә белү, ярдәм итә белү турында әйтә белү, телефоннан әдәпле сөйләшә белү. Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белү.Укылган хикәяләрнең эчтәлеге аша геройларның әдәпле булуына бәя бирә белү. Өлкәннәрне, дусларыңны бәйрәмнәр белән котлый белү.

1. 8нче Март – әниләр бәйрәме.

2. Туган көнгә ничек чакырабыз.

3. Боерык фигыльнең 2зат күплек сан формасы

4. Исемнең баш һәм юнәлеш килеше.

5. Чөнки, шуңа күрә, ләкин теркәгечләре.

6. Ярты +исем конструкциясе.

Өстәл артына рәхим итегез! Олег, утыр, чәй эч, шикәр ал.Ашларыгыз тәмле булсын! Рәхмәт. Сезгә бик зур рәхмәт.

Саша, сине туган көнгә чакырам. Туган көн сәгать икедә башлана.

Илдар – әдәпле малай, чөнки ул әбигә урын бирә. Әби, монда буш урын бар, утырыгыз.

Исәнмесез, мин – Оля, миңа Алсу кирәк иде.


Айдар – тәртипле малай, әбигә булышты.

Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

6.

Туган якка кыш килде.

12

Ап-ак, һава торышы, аяз, төньяк, кәшәкә, егылды, сынды, бервакыт, чаңгы ярышы, рәхәт, тәрбияле, саран, юмарт, ылыс, тормыш.

Кыш билгеләре, һава торышы, чаңгы ярышы турында сөйли белү, план төзеп сөйли белү,кышкы уеннар турында аралаша белү.

1. Яңа ел бәйрәме белән котлау.

2. ...булып киенә төзелмәсе

3. Сыйфат сүз төркеме.

4. Кая? Кайда? Кайдан?сораулары.

5. Хәзерге, үткән заман хикәя фигыльләр.

6. Хәзерге, үткән заман хикәя фигыльләренең күплек сан кушымчалар

7. Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

8. Чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләр.

9. Антоним сыйфатлар.

10. Үтк. зам. хик. Фигыль. 3 нче зат күплек сан форм.

Көн нинди? Көн аяз, салкын, җил исә, буран. <...>

Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?

Син кышкы каникулда нишләдең? Мин чаңгыда шудым, компьютерда уйнадым. <...>

7.

Кечкенә дусларым.

9

Авырта, ярдәмчел, тырыш, әдәпле, тимә, саклый, терелә, рәхимле, маэмай, өрә, ишетә, күрә, уйныйсы килә, тешләр иде, йомшак, тыңлый, хәйләкәр, шуңа күрә.

Үзеңнең кечкенә дусларың, аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны саклау турында сөйли белү.

1. Ул алмашлыгын килешләрдә төрләндерү.

2. Көн саен, һәр көн төзелмәләре.

3. Көн саен, һәр көн төзелмәләре.

4. Ул алмашлыгының иялек килеше.

5. Исемнең иялек килеше.

6. Сыйфатның артыклык,чагыштыру дәрәҗәсе


Нинди кошлар бездә кышлый? Син кошларга җимлек ясадыңмы? Кая куйдың?

Минем этем бар. Ул бик матур, акыллы, хәйләкәр. Ул ак (кара) төстә. Акмуенның койрыгы озын, йомшак, күзләре кечкенә.<...>

8

Күңелле җәй, ямьле җәй!

21

Салават күпере, яшенле яңгыр, бал кортлары, күбәләк, болын, кыздыра, тәмамлана, чалгы, тырма, сәнәк, печән, чаба, алан, балан, гөмбә, җир җиләге, кура җиләге, йөзә,кызына,чүлмәк вата, көрәшә, баганага менә,халык.

Җәйге көн, һава торышы, җәйге эш, уеннар турында сөйли белү. Сабантуй бәйрәме турында аралаша белү. Җиләк, кып-кызыл, җыям, эре, күп, агулы, яңгыр, кызына, су коена, чума, балык тота, чүп утый, качышлы, әбәкле, туп, атта чаба, чүлмәк вата, баганага менә.

1. Без җәйне яратабыз.

2. Сыйфатның чагыштыру дәрәҗәсе.

3. Әйтегез әле, бирегез әле төзелмәләре.

4.Капма-каршы мәгънәдәге сүзтезмәләр

5.Туры сөйләм.

6.Алынма сүзләр.

7.Хәзерге заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү.

8.Я,Ю,Ехәрефләре.Исемнең юн., ур-вак, ч.к.

9. Үтелгән темаларны кабатлау. Йомгаклау.

Мин урманга барам, урманда җиләк, гөмбә җыябыз.


Җәй көне су коенам, чумам, кызынам, балык тотам. <...>

Мин футбол уйныйм. Ә мин велосипедта йөрим.

Сабантуй - зур бәйрәм. <...>

Татар теленнән язма контроль эшләрне үткәрү формалары:

  1. – контроль күчереп язу;

  2. – коммуникатив биремнәр;

  3. – сүзлек диктанты;

  4. – тест биремнәре.


Татар теленнән телдән контроль эшләрне үткәрү формалары:

  1. – диалог төзү;

  2. – монолог төзү;

  3. – телдән сорауларга җавап бирү.


Эш программасының структурасы түбәндәгедән гыйбарәт:

  1. – титул бите

  2. – аңлатма язуы

  3. – укыту предметының эчтәлеге

  4. – укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр

  5. – календарь-тематик план

  6. – белемнәренә һәм күнекмәләрне бәяләү критерийлары

  7. – тикшерү характерындагы практик эшләр графигы

  8. – кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары

  9. – контроль тикшерү материаллары.






1 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасына аннотация

1 нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасына аннотация 1 нче сыйныф өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программасына (1-4нче сыйныфлар, төзүчеләр: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан: Мәгариф, 2011) нигезләнеп төзелде. Башлангыч белем бирү мәктәпләре өчен (1-4 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән. Мәктәпнең укыту планы нигезендә, татар теле 1 нче сыйныфта атнага 3 сәгать, елга 99 сәгать сәгать укытыла. Программа эчтәлеге укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча базис дәрәҗәсендә (базовый уровень) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Эш программасын тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге укыту-методик комплексы кулланылды: ” Күңелле татар теле”, рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүчеләр өчен дәреслек, авторлары Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012). 1 нче сыйныфта татар телен өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә: Тыңлап аңлау. Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру; сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү; сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү; ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. Диалогик сөйләм Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү; программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү; дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу. Монологик сөйләм. Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү; укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү; үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү. Уку. Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү; хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү; дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү; тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку; укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү; кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү; укыганда сүзлекләр куллана белү. Язу Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү; дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру; бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу; конверт һәм дәфтәр тышына яза белү; программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру. Татар теленнән язма контроль эшләрне үткәрү формалары: – коммуникатив биремнәр; – сүзлек диктанты; – тест биремнәре. Татар теленнән телдән контроль эшләрне үткәрү формалары: – диалог төзү; – монолог төзү;– телдән сорауларга җавап бирү. Эш программасының структурасы түбәндәгедән гыйбарәт: – титул бите – аңлатма язуы – укыту предметының эчтәлеге – укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр – календарь-тематик план –тикшерү характерындагы практик эшләр графигы – кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары.





1 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасына аннотация


1 нче сыйныф (рус төркеме) өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку” предметыннан программасына (1-4нче сыйныфлар, төзүче-авторлары: К.С.Фәтхуллова, Р.З.Хәйдәрова, Казан: Мәгариф, 2011) нигезләнеп төзелде. Башлангыч белем бирү мәктәпләре өчен (1-4 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән. Мәктәпнең укыту планы нигезендә, әдәби уку 1 нче сыйныфта атнага 1 сәгать, елга 33 сәгать укытыла.


Программа эчтәлеге укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча базис дәрәҗәсендә (базовый уровень) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Эш программасын тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге укыту-методик комплексы кулланылды:

Күңелле татар теле”, рус телендә белем бирүче дүртьеллык башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүчеләр өчен дәреслек, авторлары Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012). 1 нче сыйныфта әдәби укуны өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:

Сөйләү

сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;


предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;

персонажга кыскача характеристика бирү.


Тыңлап аңлау


аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;


аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү;


таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.


Уку

укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;

өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;

укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;

текстның темасын, төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү;

текстны мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.

Әдәби укудан язма контроль эшләрне үткәрү формалары:

коммуникатив биремнәр.

Әдәби укудан контроль эшләрне үткәрү формалары:

телдән сорауларга җавап бирү;

диалог төзү;

монолог төзү.

Эш программасының структурасы түбәндәгедән гыйбарәт:

титул бите

аңлатма язуы

укыту предметының эчтәлеге

укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр


календарь-тематик план

тикшерү характерындагы практик эшләр графигы

кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары


4 нче сыйныф (рус төркеме) өчен татар теленнән эш программасына аннотация


4 нче сыйныф өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы:

1-11 нче сыйныфлар (төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева)” программасына нигезләнеп төзелде. Башлангыч белем бирү мәктәпләре өчен (1-4 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

Лаеш муниципаль районы МБОУ аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче Нармонка урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту планы нигезендә, татар теле 4 нче сыйныфта атнага 3 сәгать, елга 105 сәгать сәгать укытыла

Программа эчтәлеге укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча базис дәрәҗәсендә (базовый уровень) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Эш программасын тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге укыту-методик комплексы кулланылды:

Күңелле татар теле”, 4 нче сыйныф, Р. З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина


4 нче сыйныфта татар телен өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау; тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү;

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.

Диалогик сөйләм

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә мәгълүмат бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карап, тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү, өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганд,а сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.


Планлаштырылган нәтиҗәләр

4 нче сыйныф укучыларының предмет нәтиҗәләре


  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.

  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.

  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.

  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.

  7. Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.

  8. Монда, анда күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.

  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.

  11. Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.

  12. Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру

Орфоэпия һәм орфографика

  1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү.

  2. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.

  3. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

  4. Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

  5. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу күнекмәләрен гомумиләштерү.

  6. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен тирәнәйтү.


  1. класс ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.

  • баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы;

  • (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре;

  • укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар.

Шәхси нәтиҗәләр.

  • Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

  • табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

  • башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

  • әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

  • эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

  • балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

  • куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

  • Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

  • Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

  • укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;


Предметара нәтиҗәләр

  • Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )


Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.

  • Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

  • Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

  • Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.


4класс . Программаның эчтәлеге

Яңа уку елы котлы булсын!Көзге табигать. ( 28сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү.

Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү.

Көндәлек режимны сөйли белү.

Уку хезмәтенә карашы буенча, укучыга бәя бирә белү.

Әңгәмәдәшеңнең ничәнче сыйныфта укуын, нинди өй эшләрен әзерләвен, дәрестә нәрсәләр эшләвен сорый белү.

Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү.

Яңа уку елы башланды. Без укытучыларны яңа уку елы белән котладык. <...>


Мин тәртип яратам. Минем эш урыны чиста.

Алеша иртән сәгать җидедә тора.

Оля яхшы укый. Ул - тырыш укучы.


Дәрестә нишләдең? Мин мисалны дөрес эшләдем, мәсьәләне дөрес ч чишмәдем.


Сездә кошлар турында китаплар бармы?

Чәчәк бәйләме, бәйрәмчә, эчтәлек, сәнгатьле, тәрҗемә ит, уйла, куш, ал, тапкырла, бүл, башлана, быел, былтыр, тәртип, эш урыны, һәрвакыт, кирәкле, игътибарлы(сыз), көндәлек, контроль эш, күчерә, чишә, гаепле, үкенә, оныта, күңелле.

Кошлар һәм хайваннар дөньясында (8 сәг.)

Кошлар, аларны саклау турында әдәби әсәрләр аша сөйләшү.


Хайваннар турында сорый һәм белешмә бирә белү. Аларны тасвирлый белү.

Кыш көне кошларга бик салкын. <...> Марат кошларга таш ата. Ул начармәрхәмәтсез малай. <...>

Аның төсе ... . Ул ... белән туклана. Ул кыш көне ... . Ул ... ашый. Ул ... бирә.

Буе, авырлыгы, энә, энәле, ташый, ташбака, ярыша, ояла,үкенә, урлый, кызгылт, чикләвек, каты, җәнлек, бөҗәкләр, арыслан, юлбарыс, таш, үлә..


Кышкы уеннар. (9 сәг.)

Балалар яратып уйный торган спорт төрләрен әйтә, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, төрле уеннарда катнашуың турында әйтә, уенга чакыра, уенның вакытын әйтә белү. Уенга барырга кирәклегенә инандыра, бару-бармауның сәбәбен атый белү.



Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү, геройларга бәя бирү

Мин хоккей яратам. Мин хоккей уйныйм. Әйдә, хоккей уйныйбыз. Хоккей сәгать унда башлана.



Әйдә, урамга чыгабыз. Урамда күңелле, рәхәт, саф һава. Синең чанаң бармы? Минем чанам юк. Миңа чана бир әле. Мин бармыйм, чөнки дәрес әзерлим.

Коля – батыр малай,ченки ул бабайга абыйсына ярдәм итте.

Рәхәт, шатлана, мактый, шуа белә (белми), бата, елга буе, туңган, коткарды, батыр, җитез, очрашабыз, куркак, туңа, бата, суза.

Минем дусларым (11 сәг.)

Үзеңнең дустың турында сөйли белү.


Кечкенә хикәяләрнең эчтәлеген сөйли, геройларга бәя бирә белү.

Минем дустым бар. Аның исеме –Айсылу. Без аның белән бергә укыйбыз. Без бергә мәктәпкә йөрибез. Ул тырыш, әдәпле, тыйнак. <...>

Бергә, тыйнак, ярар, соң, әйбер, бик, ямьле, гел, бал, айтмаде эндәшмәде, кемдер, сылтау, сыйныфташ,

күрше, бию түгәрәге, таныштык, көтә, табышмак, башмаклар, алып кайта, кия, сала.

Дүрт аяклы дусларыбыз (11сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтеләре, гадәтләре турында сөйли белү.

Аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Песиемнең койрыгы йомшак, колаклары кечкенә, күзләре яшел. <...>


Мин этемне бик яратам, аш бирәм, аның белән урамга чыгам.

Хуҗа, эзли, маңгай, адаша, коткара, кача, ябыша.

Яз килә (9 сәг.)

Язгы табигать турында сөйли белү.



8нче март бәйрәме белән котлый белү.


Яз бәйрәме – Карга боткасы турында сөйли белү.

Ямьле, күңелле яз җитте. Елгада боз китә. Җылы яктан кошлар кайта. Без кошларга оя ясыйбыз. Көннәр озын, төннәр кыска була.

Кадерле әнием! Сине бәйрәм белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек телим.

Яз көне матур бәйрәм була. Ул Карга боткасы. Балалар ... <...>

Җылы як, боз китә, кайта, озын, кыска, тамчы тама, кояш җылыта, кар эри, күгәрчен, сыерчык, оя ясый, Карга боткасы, өйдән-өйгә, буенда, алып килә.

Татарстан (6 сәг.)

Татарстанның символикаларын әйтә белү.


Казан шәһәре турында сөйли белү.


Татарстан шәһәрләре турында сөйләшү.


Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен, нәрсә язганын әйтә белү.

Татарстанның нинди дәүләт символлары бар? Дәүләт флагында нинди төсләр бар?

Казан бик матур, зур шәһәр. Миңа Казан Кремле ошады. Кремльдә Кол Шәриф мәчете бар. <...>

Татарстанда нинди шәһәрләр бар? Алабуга Казаннан еракмы?


Бари Рәхмәт – шагыйрь. Ул шигырьләр яза. Дәрҗия Аппакова – язучы. Ул хикәяләр яза. <...>

Дәүләт гербы, дәүләт, флагы, дәүләт гимны, дәүләт теле, манара, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, ерак (түгел), шәһәре, язучы.




Матур җәй җитә (12сәг.)

Җәй көне кая бару турында сөйлешү.


Җәйге бакчада хезмәт турында сөйли белү.

Син җәй көне кая барасың? Мин җәй көне авылга барам. <...>

Бакчада эшлим. Чүп утыйм, су сибәм. <...>

Ял итә, ярдәм итә, чүп утый, җыя.





Татар теленнән язма контроль эшләрне үткәрү формалары:

  1. – контроль күчереп язу;

  2. – коммуникатив биремнәр;

  3. – сүзлек диктанты;

  4. – тест биремнәре.


Татар теленнән телдән контроль эшләрне үткәрү формалары:

  1. – диалог төзү;

  2. – монолог төзү;

  3. – телдән сорауларга җавап бирү.

Эш программасының структурасы түбәндәгедән гыйбарәт:

  1. – титул бите

  2. – аңлатма язуы

  3. – укыту предметының эчтәлеге

  4. – укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр

  5. – календарь-тематик план

  6. – белемнәренә һәм күнекмәләрне бәяләү критерийлары

  7. – тикшерү характерындагы практик эшләр графигы

  8. – кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары

  9. – контроль тикшерү материаллары.






4 нче сыйныф (рус төркеме) өчен

әдәби укудан эш программасына аннотация

4 нче сыйныф өчен эш программасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән

министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле


һәм әдәби уку» предметыннан программа: 1–4 нче сыйныфлар (Төзүче-авторлары: К. С. Фәтхуллова, Р. З. Хәйдәрова)” программасына нигезләнеп төзелде. Башлангыч белем бирү мәктәпләре өчен (1-4 нче сыйныфлар) программалар гамәлдәге дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелгән.

. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе Нармонка гомуми белем мәктәбе”нең 2014-2015 нче уку елына укыту планы буенча 2 нче сыйныфта (рус төркеме) әдәби уку дәресләренә атнага 1 сәгать ( барысы 35 сәгать) вакыт бирелгән.


Программа эчтәлеге укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча базис дәрәҗәсендә (базовый уровень) белемнәргә ия булуларына юнәлтелгән. Эш программасын тормышка ашыру максатыннан, түбәндәге укыту-методик комплексы кулланылды:


Күңелле татар теле”, 4 нче сыйныф, Р. З. Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова, Л.Ә. Гыйниятуллина


4 нче сыйныфта әдәби укуны өйрәнү дәрәҗәсе түбәндәге таләпләргә туры килә:


Сөйләү

сөйләм этикеты үрнәкләрен кулланып, гади диалогларда катнашу;

предметны, персонажны яки рәсемне тасвирлау;

үзе, гаиләсе, дусты, шәһәре (авылы), табигать турында сөйләү;

укылган (тыңланган) текстның эчтәлеген кыскача сөйләү;

әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;

балалар фольклоры әсәрләрен яттан сөйләү;

персонажга кыскача характеристика бирү.


Тыңлап аңлау


аралашу барышында укытучының һәм сыйныфташларның сөйләмен ишетеп аңлау, вербаль яки вербаль булмаган рәвештә җавап кайтару;


аудиоязмадагы кечкенә хәбәрләмәнең, тыңланган хикәянең, әкиятнең төп эчтәлеген сөйләп бирү;


таныш булмаган сүзләрне үз эченә алган текстларны тыңлаганда, аларның эчтәлеген аңлау өчен, тоемлаудан файдалану.

Уку

укуның орфоэпик һәм интонацион нормаларын белү;


өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстны сәнгатьле итеп һәм әйтелеш нормаларын саклап уку;


өйрәнелгән материалга нигезләнгән кечкенә күләмле текстның эчтәлеген аңлап, эчтән уку;

тексттан кирәкле мәгълүматны табу;


укылган мәгълүматка бәйле гади нәтиҗәләр ясау.

таныш булмаган сүзләрнең мәгънәсенә контекст нигезендә төшенү;

- исеменнән һәм бизәлешеннән чыгып, әсәрнең эчтәлеген күзаллау;

текстның темасын, төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгеләү;

текстны мәгънәви өлешләргә бүлү һәм аларга исем бирү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Уку курсы ахырына универсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.

  • баланың шәхси сыйфатлары, белем алуга әзерлеге һәм белем дәрәҗәсен , танып белүен үстерүгә сәләтле булуы;

  • (баланың белем алуга сәләтен һәм алган белемнәрен практикада куллана белү осталыгын булдыручы универсаль уку гамәлләре;

  • укучылар тарафыннан үзләштерелгән регулятив, танып белү, коммуникатив универсаль уку гамәлләрен чагылдыралар..

Шәхси универсаль уку гамәлләре:

Туган республикага, туган илгә, халкына, ил тарихына карата гражданлык нигезләре, үз милләтен ярату, татар булуы белән горурлану хисләре формалаштыру;

  • табигать, халык, культура, дин төрлелеген берләштергән дөньяга социаль караш формалаштыру;

  • башка халыкларның культурасына, тарихына хөрмәтле караш, башкалар фикеренә карата түземлелек формалаштыру;

  • укучының тоткан урынын, укучы ролен кабул итү, укуга карата кызыксыну уяту, укуның шәхсән мәгънәсен аңлауны формалаштыру;

  • әхлакый нормаларны кузаллауга нигезләнеп, укучының үз эшләгән эшләре өчен шәхси җаваплылыгын, мөстәкыйльлеген үстерү;

  • эстетик ихтыяҗ һәм хис формалаштыру;

  • башкалар хисен аңлау, кайгырта белү, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, әхлакый хисләрен үстерү;

  • балаларның дуслары, олылар белән хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру, конфликтлы ситуацияләрне булдырмау һәм алардан чыгу юлларын таба белүләрен үстерү;

  • куркынычсыз һәм сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру, төрле тормыш ситуацияләренә һәм әдәби әсәрләрдәге геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

  • иҗади хезмәткә, эшнең нәтиҗәсенә мотивация булдыру, материаль һәм рухи байлыкларга сак караш формалаштыру.

  • Гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек”, “башкаларга карата түземлелек” төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;

  • Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;

  • укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;

  • әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.

  • Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.

  • Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.

  • Эш сыйфатына бәя бирә белү.

  • Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү.( линейка, бетергеч, карандаш, )

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • Дәреслек белән эш итә белү.

  • Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.

  • Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.

  • Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.

  • Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.

  • Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.

  • Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.

  • Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү

  • Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;

  • Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.

  • Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.

  • Парларда эшли белү.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

  • татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

  • телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

  • татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре белән танышу.



4класс (35 сәгать) Уку курсы темаларының эчтәлеге

Укыту планында 4 нче сыйныфта әдәби укудан атнага 1сәг. вакыт бирелә.Программада 70 сәгать каралган.

1. Белем бәйрәме (3сәг)

Беренче сентябрь. Р. Миңнуллин. “Үсми калган хәреф”. “Эш урыны” хикәясе. Г Тукай “Сабыйга” шигыре

2. Туган як табигате.(5сәг)

Җ. Тәрҗеманов “Табигать китабы”Г Гәрәева “Көз һәм балалар җыры”. Г.Лотфиның “Песнәк б/н Әнисә” хикәясе. Җ.Тәрҗемановның “Чирик” хикәясе.

3. Хайваннар дөньясында(4 сәг)

Урманда.Ә.Кари-ның”Тиен”шигыре. Г.Тукай. “Ташбака б/н Куян”. Татар халык әкияте “Яшел энәле керпе”. Татар халык әкияте “Ялкау тиен”.

4. Кышкы уеннар(4сәг)

Г.Бакирның “Кышкы уен” хикәясе. Б.Рәхмәт”Яңа ел килгәч”шигыре. А.Алиш “Куян кызы”. Су буенда”хикәясе өстендә эш.Тест

5 Минем дусларым.(6 сәг)

Минем дустым” хикәясе. Г.Бәшировның. “Сылтау” хикәясе. И.Туктарның ”Алма” хикәясе. Д.Аппакова”Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясе

6. Дүрт аяклы дусларыбыз.(4сәг)

Р.Батулланың “Чикыл б/н Мырый” әкияте. Р.Мингалимовның “Дөньяда бер эт бар иде” шигыре. Г.Мөхәммәтшин “Ак песи” хикәясе.Тест.

7.Язгы бәйрәмнәр(3сәг)

Р. Вәлиева”Яз ”шигыре. Карга боткасы. М.Газизовның “Рәхмәт” шигыре

8. Минем туган илем(3сәг)

Дәүләт символлары. Диалог төзү. Казанның истәлекле урыннары. Татарстан шәһәрләре. Диалог төзү. Минем Лаешым..”Татарстан” темасы буенча уен-викторина үткәрү

9.Чәчәкле җәй, ямьле җәй.(4сәг)

Г.Нәбиуллинның “Урман сөйләшә” шигыре. Р.Корбанның”Җиләктә”шигыре. Г.Тукайның”Шүрәле” әкияте

Әдәби укудан язма контроль эшләрне үткәрү формалары:

коммуникатив биремнәр.

Әдәби укудан контроль эшләрне үткәрү формалары:

телдән сорауларга җавап бирү;

диалог төзү;

монолог төзү.

Эш программасының структурасы түбәндәгедән гыйбарәт:

титул бите

аңлатма язуы

укыту предметының эчтәлеге

укучыларның белемнәренә һәм күнекмәләренә таләпләр

календарь-тематик план

белемнәренә һәм күнекмәләрне бәяләү критерийлары

тикшерү характерындагы практик эшләр графигы

кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары

контроль тикшерү материаллары.






Автор
Дата добавления 31.03.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров172
Номер материала ДВ-573098
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх