Инфоурок Другое КонспектыАнтонимнар ( 5 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе )

Антонимнар ( 5 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе )

Скачать материал

Сарман муниципаль районы  МБББУ «Адлер Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе»

 

 

 

 

 

 

 

Антонимнар ( 5 сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе )

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нуртдинова Раушания Равил кызы

 

 

 

Февраль, 2014

Дәрес проекты:   5 сыйныфта «Антонимнар» темасын өйрәнү.

 

Максат :1. Телебездә синонимнарны,  антонимнарны дөрес итеп аера белергә өйрәтү.

2.Укучыларның тел байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру, укытучы куйган максаттан чыгып, үз эшчәнлекләрен планлаштыру һәм аларны тормышка ашыру юлларын, чараларын эзләү, табу, сынап карау, нәтиҗә ясау; укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, әдәби телдә дөрес һәм образлы итеп сөйләү телен үстерү, укучыларның сүзлек байлыгын арттыру.

3.Тел дәресләренә карата кызыксынучанлык тәрбияләү, укучыларда үз-үзләренә карата таләпчәнлек, төгәллек, әйләнә-тирә дөньяга, янәшәдәге кешеләргә игътибарлылык, дуслык хисе һәм дусларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү.

 

 Бурычым:

•        Бу проектым минем яшь укытучыларга ярдәмлек  булыр дип уйлыйм. Максатым-эш тәҗрибәмне хезмәттәшләрем белән уртаклашу.

•        Татар теле дәресләрендә төп юнәлешем - укучыларны мөстәкыйль рәвештә фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга, өйрәнгән лексик берәмлекләрне дөрес итеп билгеләргә, урынлы кулланырга өйрәтү. Дәресемдә укучыларның дәрәҗәләрен  тикшерү һәм аларның мөстәкыйльлеген үстерү өчен биремнәр бирелгән.

 

 

Дәрес төзелеше:

I. Кереш өлеш.

1.Исәнләшү,барлау.

2.Дәреснең темасын һәм максатын аңлату.

3.Актуальләштерү.

I I.  Яңа теманы аңлату.

1. “Антоним “сүзенең мәгънәсе.

2.Үзенчәлеге, кулланылышы.

I I I. Материалны ныгыту.

•        Күнегүләр эшләү.

•        Уеннар.

IV. Йомгаклау.

Җиһазлау: ноутбук,проектор, презентацияләр, дәреслек, , «Кызыклы грамматика» китабы, “Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел” китабы, сүзлекләр, 3 туп, ”Антонимнар” лотосы, Вәсимә Хәйруллинаның “Дуслык таганы”китабы.

Дәреснең тибы: катнаш.

Дәрес барышы.

- Хәерле көн,укучылар,исәнмесез!Дәресебезне башлыйбыз. Сез дәрескә әзерме?  Кәефләрегез ничек? Карагыз әле, бүген искиткеч матур көн. Көннең матурлыгына сокланып, елларның иминлегенә ышанып, бер-беребезгә карап елмайыйк та, дәресне башлыйк. Бүген дәресебездә кунаклар  катнаша, сез алардан читенсенмәгез, алар сезнең белән танышырга дип килгән, кунакларыбыз сезгә бары уңышлар гына тели.

 

I. Белемнәрне ныгыту, тикшерү.

1)Сингапур технологиясе буенча “Опроси –Опроси – Поменяйся”          (Quiz- Quiz-Trade). “Куиз-куиз-трэйд" структурасы.

-Һәрберегез карточкалар ясагыз,үтелгән кагыйдәләр буенча сораулар языгыз (укучылар сораулар яза)  1 минут вакыт бирелә.

- Укучылар,мин әйткәч торып басасыз,пар эзләр өчен кулларыгызны күтәрәсез.Пар тапкач,сәламләшәсез, бер –берегезгә сораулар бирешәсез,карточкаларыгызны алмашасыз, белемнәрегезне тикшерәсез.Иптәшегез дөрес җавап бирсә, мактыйсыз. Җавап бирә алмаган иптәшләрегезгә дөрес җавапны әйтәсез.Бер-берегезгә рәхмәт әйтәсез.Карточкаларыгызны алмашасыз. Кулыгызны күтәреп, яңа пар эзлисез.Шулай берничә тапкыр кабатлыйсыз.

2 минут вакыт бирелә.

 

2) Укучылар, хәлләрегез ничек? Презентация №1.

-Әйбәт. Дәрес башында кәеф ничек булса, азагында да шулай булырга тиеш. (Слайд №1)

-Тагын ничек әйтергә мөмкин?

-Яхшы,ару гына,шәп,искиткеч,менә дигән!(күрсәтәләр) (Слайд №2,3)

-Җавапларыгызда нинди сүзләр кулландыгыз?

-Синонимнар.

-Укучылар , әйдәгез синонимнарны искә төшереп алыйк. Аннан соң”Антонимнар”дигән теманы өйрәнүгә керешербез. Без өйрәнгән лексик берәмлекләр сезнең телегезне баетыр. Аларны дөрес итеп билгеләргә, урынлы кулланырга өйрәнү - дәресебезнең төп максаты.

 

- Нәрсә соң ул синонимнар? Мисаллар китерегез.

-Синоним дип бертөрле мәгънәле сүзләргә әйтәләр.

-Кем башкача җавап бирергә тели?

-Мәгънәләре белән бердәй яки мәгънә төсмерләре белән генә аерыла торган сүзләр синонимнар дип атала.

 

- Дәфтәрләрне ачабыз, число язабыз.

 

- “Кем тизрәк?” (Слайд №4) Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табарга.

- 1 нче төркемгә ирекле һәм беркатлы, 2 нче төркемгә кечкенә һәм укытучы сүзләренә слайдтан синонимнар  табып,  дәфтәрләргә язабыз.

- Дөрес җавапны күрсәтәм, ә сез, эшләрегезне алмаштырып, тикшерәсез.

(Дөрес җавапны күрсәтеп,үзара тикшерү оештыру)

 

II. Яңа теманы аңлату.

1)“Антоним”нар темасына слайдлар күрсәтү. Презентация №2.

2)Антоним сүзенең мәгънәсен аңлату. Презентация №1 (Слайд №5,6)

3)Үзенчәлекләре, кулланылышы.( Слайд №7,8,9,10)

4)Халык авыз иҗаты әсәләрендә антонимнар күп очрый,бигрәк тә мәкальләрдә.Мәкальләрне уку,антонимнарны таптыру.( Слайд №11)

Физкультминут.

Сингапур технологиясе буенча “Смешиваться-замирать-группироваться”(Mix-Freeze-Group). “Микс-Фриз-Груп" структурасы.

Ә хәзер, укучылар, ял итеп алабыз. Мин татарча бию көе куям, сез биисез. Музыканы туктату белән катып каласыз. Мин сезгә сораулар бирәчәкмен, ә сез  җаваптагы санны төркемнәргә берләшеп белдерерсез. Кемнәргә кеше саны җитми, кунакларны чакыра аласыз.

- Татар телендә ничә килеш бар?

- Җөмләнең баш кисәкләре ничәү?

- Балаларга сүзендә ничә иҗек бар?

- Җөмләнең иярчен кисәкләре ничәү?

Афәрин, укучылар, булдырдыгыз. Ә хәзер урыннарга утырабыз, дәресебезне дәвам итәбез.

 

5) Әдипләр, язучылар, тел осталары, логик яктан үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, сөйләмне җанландыра торган махсус сурәтләү чаралары тудырганнар : бай хәерче,акыллы юләр, юаш усал, надан галим, сакаллы сабый. ( Слайд №12)

6) «Төшеп калган сүзләрне куй”.Мәкальләрдә төшеп калган антонимнарны таптыру.(1,2 төркемнәрдән 2шәр укучыдан әйттерү) ( Слайд №13)

7)Грамматик яктан антонимнар бер сүз төркеменә керәләр.( Слайд №14)

8)Матур, зур, дөрес, (1 төркемгә),эссе, яхшы, дус(2 төркемгә) сүзләренә синоним һәм антонимнар язарга. 1 һәм 3 ( А) –синонимнар, 2 һәм 4 ( Б) – антонимнар яза.  ( Слайд №15)

Слайдтан карап, үзара тикшерү үткәрү.

III. Материалны ныгыту.

1)    “Антонимнар лотосы”.

Хәзер “Лото” уены уйнап алыйк.Капланган сүзләрне ачык торган сүзләр өстенә куярга кирәк.Төркемнәрдән 1 әр кеше 1 сүз ача һәм тиешле урынга  төркемдәге иптәшләренә кычкырып әйтеп куеп бара.

Төркемнәрдә эшне башладык.

        2)Туп белән уен уйнап алыйк.Төркемнәрдә 1 укучы (туп ыргытучы) бер сүз әйтә, кабул итүчесе антонимын әйтә. Мәсәлән, алга-артка; биек – тәбәнәк; матур – ямьсез.

        3) 208 нче күнегүне язмача үтәү.1 нче төркемдәге сүзләрнең антонимнарын, 2 нче төркемнән сайлап алып, сызык аша языгыз. Язылганнарны кычкырып әйттерү.Укытучы 1 төркемдәге сүзләрне әйтә, укучылар җавабын кычкырып әйтә.

       4)Районыбыз шагыйрәсе Вәсимә Хәйруллина шигъри юллар белән табышмаклар да иҗат итә. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавабын әйтәсез,табышмаклардагы антонимнарны да әйтәсез.

    5) Экспресс тест.

-Бүгенге дәрестә без нәрсә белдек ? Тикшереп карыйк.

 Бирелгән экспресс- тест ( антонимнар  темасына караган сорау- --                                                                                                                                                ларга  җавап язалар, үзара тикшерәләр. Салмак кына Г.Тукай сүзләренә язылган “И туган тел” көе яңгырый).

   IV. Йомгаклау, нәтиҗә ясау.

         -Укучылар, бүген безгә дәрестә өйрәнгәннәрдән чыгып, нәтиҗә ясарга кирәк.

          -Синонимнарның, антонимнарның роле нәрсәдә?

         -Синонимнар, антонимнар кулланып сөйләргә кемнән өйрәнергә була? (укучы фикере)

         - Дөрес әйтәсез. Менә минем бурычым, төп максатым, вазыйфам - тел өйрәтү.Сезне туган телебезнең серләренә төшендерү. Барыбыз да белгәнчә, иртәгә, 21 нче февраль, Халыкара Туган тел көне.Сезне барыгызны да бу көн белән тәбрик итәм.Туган телебезне яратыгыз.

V. Өй әше .Сайлап алу мөмкинлеге бар.

1)”Кышкы табигать”темасына антонимнар кулланып, миниатюр сочинение язып килергә.

2)Антонимнар кергән табышмаклар алып килергә.

VI. Билгеләр кую.

-Дәресебез ахырына якынлашты. Барыгыз да бүген бик актив катнаштыгыз.Бүген барыгызга да “5” ле билгеләре куям.

-Дәрес буенча сораулар бармы?

     Сингапур технологиясе буенча “Встать-сесть”(Take Off – Touch Down). “ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН" структурасы

 - Дәрес ошадымы? Кемнәргә дәрес ошады, шул укучыларның басуын сорыйм.

- Бүгенге дәрес нәтиҗәле үтте дип уйлаучылар утыра.

- Игътибарыгыз һәм хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Дәрес тәмам.

Дәресебезне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйк.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Антонимнар ( 5 сыйныфта татар теленнән сингапур методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе )"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по маркетингу (тур. агенства)

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 283 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 09.10.2015 2086
    • DOCX 28.1 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Нуртдинова Раушания Равиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Нуртдинова Раушания Равиловна
    Нуртдинова Раушания Равиловна
    • На сайте: 8 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13022
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Специалист в области охраны труда

72/180 ч.

от 1750 руб. от 1050 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 152 человека

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 284 человека из 67 регионов
  • Этот курс уже прошли 848 человек

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 25 человек

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 683 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 333 человека

Мини-курс

Занимательное обучение русскому языку: основы орфоэпии и тайны русской орфографии

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 33 человека

Мини-курс

Психология эмпатии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 35 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек