2 нче сыйныфның татар
теленнән арадаш
аттестация үткәрү өчен контроль
үлчәү материалы.
Аңлатма
язуы
2 сыйныфта арадаш аттестация эшен үткәрү
өчен контроль үлчәү материалы укучыларның уку елында алган белемнәрен тикшерү
максатыннан ,ФДББС Гомуми белем бирү учреждениесенең башлангыч белем бирү
программасына, арадаш аттестация эше турындагы нигезләмәгә таянып төзелгән .
Тест 21 сораудан
тора, 2 вариантта бирелә. 1-20 биремнәрдә дөрес җавапны сайлап алып билгеләргә
кирәк. 21 бирем логик фикер йөртүне таләп итә (сүзләрдән
җөмләләр төзеп язу, җөмләләрдән текст төзү).
Материалның эчтәлеге
1.Контроль эш (тест)
2.Кодификатор
3.Бәяләү нормалары
4.Җаваплар
Тест эшенә бирелгән вакыт: 45 минут
Арадаш
аттестация эшенең кодификаторы
Бирем №
|
Тикшерелә торган элемент
коды
|
Тикшерелә торган
материалның эчтәлеге
|
|
4
|
Тел материалы
|
|
4.1.3
|
|
|
4.1.4
|
Җөмләнең грамматик
кисәкләре. Баш кисәкләр (ия, хәбәр). Иярчен кисәкләр (аергыч, тәмамлык, хәл)
|
|
4.1.5
|
|
|
4.1.6
|
|
|
4.1.7
|
Җөмләдә сүз тәртибе
|
|
4.1.8
|
|
|
4.1.9
|
|
Бәяләү
нормалары:
1-20 биремнәр 1
әр бал белән бәяләнә.
21 нче бирем аерым
бәяләнә һәм дөрес эшләнгән очракта 5 балл куела.
Барысы – 25
балл (100%)
80-100% эш өчен
“5” билгесе
60-80% - “4”
40-60% - “3”
40% тан түбән –
“2” билгесе куела.
“5” куела
|
23-25 балл
|
80-100%
|
“4” куела
|
16-22 балл
|
60-80%
|
“3” куела
|
10-15 балл
|
40-60%
|
“2” куела
|
0– 9 балл
|
40% тан түбән
|
1- вариант
1) Татар
алфавитында ничә хәреф бар?
а)
36; б) 33; в)39;
2) Кайсы рәттә
нечкә сузык аваз хәрефләре язылган?
а) ә, ө,
ү, э(е), и; б) а. ә, ө, о, ү; в) у, ү, э(е), ә, а.
3) Икешәр
аваз белдерүче сузыклар рәтен тап:
а) о, ы,
э; б) а, ә, о; в) у, ү, ы.
4) Кайсы
сүздә а хәрефе о лаштырып әйтелә?
а)
шатлык; б) китап; в) алфавит.
5) Кайсы
рәттә нечкә сүзләр язылган?
а) әни,
шат, укучы; б) икмәк, тиен, әти; в) оя, бәби, шалкан.
6) Татар
сүзләрендә о, ө хәрефләре кайсы иҗектә языла?
а)
беренче; б) икенче; в) өченче.
7) Калын сузыклардан
гына торган сүзне билгелә:
а)
китап; б) өстәл; в) укучы.
8)
"Юл" сүзендә ничә аваз бар?
а)
ике; б) өч; в) дүрт.
9) [ э ]
авазы язуда ничә хәреф белән белдерелә?
а)
бер; б) ике; в) өч.
10)Яңгырау тартыклардан
гына торган сүзне билгелә?
а)
чиләк; б) барабан; 3) ботка.
11) К, г
хәрефләре йомшак (нечкә) укыла торган сүзләр рәтен билгелә:
а) көймə,
күмәч, Гата; б) көл, чәчәк, Гөлгенә; в) дөге, карга,
катык.
12) Ирен –
теш [ в ] авазы булган сүзне билгелә?
а) ватык;
б) вертолёт; в) Вәсилә.
13)Дөрес язылган
сүзне тап:
а)
шәһәр; б) шәхәр; в) шәһар.
14) ь хәрефе
кайсы сүздә нечкәртү өчен куелган?
а)
Ильяс; б) мәкаль; в) дөнья.
15) Кайсы
сүздә ъ хәрефе аеруны белдерә?
а)
ашъяулык; б) мәгънә; в) Әкълимә.
16) Җөмләне дәвам
ит:
Исем…
а)
билгенебелдерә; б) предметны белдерә; в) эшнебелдерә.
17) Кем?
Соравына җавап биргән исемне тап:
а) болыт;
б) болан; в) бабай.
18) Сыйфат нәрсәне
белдерә?
а)
предметны; б) билгене; в) эшне.
19)
Хәзерге заман фигыльләр нинди сорауларга җавап бирә:
а) нишли?,
нишлибез?; б) нишләде?, нишләгән?; в) нишләр?,
нишләячәк?.
20)Җөмлә нәрсәне
белдерә?
а)
тәмамланган уйны; б) предметны; в)
тәмамланмаган уйны.
21)
Түбәндәге сүзләрдән җөмләләр төзеп яз, җөмләнең баш кисәкләрен билгелә.
Җөмләләрне текст булырлык итеп билгеле бер тәртиптә урнаштыр.
( )
эләкте, Азатка, чабак кечкенә.
( )
буена, менә, елга, алар, җиттеләр, килеп.
( )
балыкка, киттеләр, балалар.
2- вариант.
1) Татар телендә
ничә сузык аваз бар?
а) 10;
б) 9;
в) 13.
2) Кайсы
рәттә калын сузык аваз хәрефләре язылган?
а) а, о,
у, ы; б) а, ә, о, ө; в) у, ү, ы, о.
3) Кайсы
сүздә а хәрефе олаштырып әйтелә?
а) балалар;
б) туган; в) касса.
4) Калын
сүзләрдән генә
торучы рәтне билгелә:
а) бәби,
өстәл, такта; б) урам, агач, бакча; в) чиләк, сандугач,
көрәк.
5) Татар
сүзләренең беренче иҗегенд генə языла торган сузыкларны билгелә:
а) у,
ү; б) о, ө; в) а, ә.
6) Нечкә
сузыклардан гына торган сүзне тап:
а)
тату; б) китап; в) әни.
7)
"Ял" сүзендә ничә аваз бар?
а)
ике; б) өч; в) дүрт.
8) Кайсы
аваз язуда ике хәреф белән белдерелә?
а) [ о
]; б) [ а ]; в) [ э ].
9)Саңгырау
тартыклардан гына торган сүзне билгелә:
а)
гөл; б) катык; в) урам.
10) к
хәрефе калын укыла торган сүзне билгелә:
а)
кабак; б) көймә; в) китап.
11) Ирен –
ирен [ w ] авазы булган сүзне тап:
а)
авыл; б) вертолёт; в) ваза.
12)Дөресязылгансүзнебилгелә:
а)
рәһмәт; б) рәхмәт; в) рахмәт.
13) ь
хәрефе кайсы сүздә нечкәртү өчен куелган?
а)
ямьле; б) көньяк; в) төньяк.
14)Кайсы сүздә
ъ хәрефе аеруны белдерә:
а)
вәгъдә; б) кулъяулык; в) нәкъ.
15) Җөмләне
дәвам ит:
Исем…
а)
предметны белдерә; б) билгенебелдерә; в) эшнебелдерә.
16)Дәвам ит:
Татар
телендә кем? соравы…
а)
кошларга карата куела; б) хайваннарга карата куела; в)
кешеләргә карата куела.
17) Фигыль нәрсәне
белдерә?
а)
эшне; б) предметны; в) билгене.
18)Фигыль кайсы
заманда килгән?
Таңнан торып,Зәйнәп
апа хат тарата.
а)
үткән; б) хәзерге; в) киләчәк.
19)Җөмлә нәрсәне
белдерә?
а)
тәмамланган уйны; б) предметны; в)
тәмамланмаган уйны.
20) Җөмләнең
төрен билгелә:
Дәресеңне вакытында эшлә!
а)
хикәя; б) сорау; в) өндәү.
21)Түбәндәге
сүзләрдән җөмләләр төзеп яз, җөмләнең баш кисәкләрен билгелә. Җөмләләрне текст
булырлык итеп билгеле бер тәртиптә урнаштыр.
( )
эләкте, Азатка, чабак кечкенә.
( )
буена, менә, елга, алар, җиттеләр, килеп.
( )
балыкка, киттеләр, балалар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.