Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Дошкольное образование / Другие методич. материалы / Ата- аналар җыелышы. Тема: Балаларның психоэмоциональ халәте. Максат: Ата- аналарда актив педагогик караш тәрбияләү.

Ата- аналар җыелышы. Тема: Балаларның психоэмоциональ халәте. Максат: Ата- аналарда актив педагогик караш тәрбияләү.



  • Дошкольное образование

Поделитесь материалом с коллегами:

Уртанчылар төркемендә танып белү буенча үткәрелгән оешкан белем бирү эшчәнлеге.

Тема: Күчмә кошлар. Кара карга белән сыерчык.

Максат: 1. Күчмә кошлар: кара карга белән сыерчык турында, аларның язгы табигатьтәге тормышы турында белем бирү;

2. Кошларның тавыш сигналлары, оя төрләре һәм урнашулары турында мәгълүмат бирү;

3. Кошлар тормышына карата кызыксыну уяту, күзаллауларын, сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү;

4.Кошларга карата җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Җиһазлау: кошлар турында презентация, экран, чыпчык курчагы, кошлар тавышы язылган диск, магнитофон, Г.Тукайның шигырьләр җыентыгы, “Могҗизалар кыры” уены өчен атрибутлар.

Белем бирү өлкәләрен интегралләштерү: Физик үсеш, социаль – коммуникатив, сөйләм үсеше, сәнгати – эстетик.

Эшчәнлек барышы.


  • Исәнмесез балалар, кунаклар белән исәнләшегез.

  • Урамга карагыз әле, бүген көн нинди? (балалар җавабы)

  • Язгы кояш нинди? (якты,җылы, ягымлы)

  • Сез дә ягымлы итеп бер – берегезгә елмаегы .

  • Бүген миңа юлда күптәнге танышыбыз – чыпчык очрады. Кышны исән – сау үткәргән. Аның кәефе шундый яхшы. Ни өчен дисәгез, аның җылы яклардан дуслары – күчмә кошлар кайткан .

  • Балалар, җылы яктан нинди кошлар кайтты ( кара каргалар)

  • Әйдәгез кара каргаларны чакырыйк .

Күктә оча каргалар

Кычкыралар – кар да,- кар.

  • Исәнмесез каргалар (балалар белән бергә исәнләшәләр)

(экранда каргалар рәсеме).

-Кара каргалар яз хәбәрчеләре, алар язны алып кайталар. Туган якларына исән – сау кайтып җиткәнгә сөенешеп җырлыйлар алар. (магнитофонда кара каргалар тавышын тыңлыйлар)

  • Кара карганың тавышы нинди?(калын, көчле)

Тәрбияче магнитофонда икенче кош – сыерчык тавышын куя.

  • Ә бу тавыш нинди кошныкы булыр?(сыерчык) (экранда сыерчык рәсеме куела)

  • Исәнме сыерчык. (балалар белән бергә исәнләшәләр)

  • Сыерчыкның тавышы нинди? (матур, күңелле)

  • Сыерчык та җылы яклардан кайта. Кара карга белән сыерчык – күчмә кошлар.(балалар кабатлыйлар)

Тәрбияче экранга сыерчык белән кара карга рәсемен куя.

-Балалар чыпчыкның ничә дусты булды? (ике дусты булды)

- Барлыгы бергә ничә дус - кош булды?(өч кош булды)

- Кош күп булса, ничек дип әйтәбез?(кошлар)

Ял минуты. “Кошлар”

Балалар идәндә чүгәләп утыралар

Нәни кошлар уяндылар, әкрен генә торалар

Канатларын кагындылар. Кулларны як – якка селкиләр

Чырык – чырык чыркылдашып, чәбәклиләр

Төрле якка таралдылар. Төрле якка таралышалар

-Балалар, кошларның төзелешен искә төшерик әле. Алар нинди өлешләрдән торалар? Тәрбияче ике – өч баланы экран янына чакыра. Уен: “Кошларның өлешләрен ата”

Бала. – Бу чыпчык, аның гәүдәсе, ике аягы, койрыгы, башы, ике күзе, томшыгы бар.

-Балалар, ике кош бер – берсенә охшаганмы? ( гәүдәсе, ике аягы, койрыгы, башы, ике күзе, томшыгы бар икесенең дә)

-Әкайсы яклары белән аерылалар? Кара карга мактана да башлады.

Тәрбияче карга ролендә, балалар сыерчык ролендә уен уйныйлар.

Карга (тәрбияче). -Мин сыерчыктан зуррак.

Сыерчык (балалар) –Әмин каргадан кечкенәрәк,җиңелрәк.

Карга (тәрбияче). –Минем томшыгым зу – у - р.

Сыерчык (балалар) – Минем томшыгым кечкенә,агачның иң кечкенә ярыкларыннан да кортларны чүпли алам.

Карга (тәрбияче). –Минем тавышым көчле, еракларга ишетелә.

Сыерчык (балалар) –Ә минем тавышым матур, кешеләр яратып тыңлыйлар.

Карга (тәрбияче). –Минем төсем төн кебек кап – кара.

Сыерчык (балалар) –Ә мин барлык төсләрне дә җыйганмын – чуар төсле.

Карга (тәрбияче). – Мин ояны үзем ясыйм.

Сыерчык (балалар). – Мине кешеләр яраталар, шуңа күрә үзләре ясап бирәләр.

  • Балалар, чыпчык дустыбызны кышкы салкыннан нәрсә саклый? (мамыгы)

  • Ә без кыш көне нинди ярдәм күрсәттек кошларга?(җимлекләр куйдык)

  • Кошларның тамагы тук булса гына, алр кышны исән – сау чыга ала.

  • Ә менә күчмә кошлар – сыерчык белән кара карга нәрсә белән тукланалар?(бөҗәкләр, үсемлек орлыклары, җимешләре белән) (экранда күчмә кошларның туклану чылбыры куела)

-Балалар, бөҗәкләрне чүпләү, агачлар өчен яхшымы, әллә начармы?(яхшы)

Тәрбияче белән балалар “Яхшы – начар” уенын уйныйлар.

-Кошларның яхшы ягы дигәндә, нәрсәне күз алдына китерәсез? (сыерчыкларның матур тавышын тыңлыйбыз, һ.б)

-Начар ягы дигәндә нәрсәне күз алдына китерәсез?(кырга чәчелгән орлыкларны чүпләү, яшелчә бакчаларын туздыру)

-Җылы яктан кайткан кошларның беренче эше нинди булыр?

(ояларын төзәтү, яңаны ясау)

-Кара каргалар ояны кайда коралар?(биек агач башында)(экранда рәсем куела)

- Кара каргалар төркемнәре белән бергә яшиләр. Ояны агач ботакларыннан, тимерчыбыклардан, кош мамыкларыннан ясыйлар. Шунда йомырка салып, бала үстерәләр.

- Ә сыерчыклар кайда яши?( Аларга ояны кешеләр ясый)

-Ни өчен кешеләр сыерчыкларга оя ясарга тиеш?(кошлар ояда йомырка салып, бала үстерсен өчен, табигатебезне корткычлардан сакларга ярдәм итсеннәр өчен). Өй аларга бала үстерер өчен, җил – яңгырдан сакланыр өчен, дошманнарыннан сакланыр өчен кирәк.




Автор
Дата добавления 30.09.2016
Раздел Дошкольное образование
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров50
Номер материала ДБ-227323
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх