Ата
– аналар җыелышы өчен тәрбия темасына чыгыш
Игелек орлыклары чәчегез, бәхет игеннәре игәрсез
Ислам
дине өйрәткәнчә, кеше туганда ук саф мөселман булып — югары әхлакка, олы
мәрхәмәткә ия булып дөньяга туа. Саф күңелле, фәрештәдәй бала
үсә… Һәм тирә—ягындагы җәмгыять тормышының яхшы һәм бозык якларын үзенә сеңдерә
башлый. Кече яшьтән балага яхшы эшнең савап, яман эшнең гөнаһ булуын аңлатырга
кирәк. Моны мәгърифәтчебез Ризаэддин Фәхреддин
хезмәтләренә таянып алып барсаң үтемле була. Ризаэддин Фәхреддин бар гомерен
яхшылык, белем, мәгърифәт, дин өчен көрәшкә багышлый. Мәгърифәтче – галим “Бала
чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас,” – дип яза.
Шуңа күрә балаларны кече яшьтән ислам дине культурасы белән таныштыру бик
зарур.
Кызганычка каршы, хәзер безнең тирә—якта шайтан котыртуы, Иблис
бозыклыгы хакимлек итә төсле. Дөнья күбрәк начар гамәлләр, көчләү—талаулар,
үтерешләр, террор, наркомания, эчкечелек белән тулы. Адәм баласы күңеленә Аллаһ
Тәгалә тарафыннан салынган сафлыкны, әхлакый ныклыкны, мәрхәмәтлелекне ничек
саклап калырга соң?
Дин тәрбия нигезенә ике принципны куйган: нәрсә ярый һәм хуплана һәм нәрсә
ярамый. Әйтик, ярый: тыңларга, эш эшләргә, ярдәм итәргә, игелекле, намуслы
булырга һ.б. , ярамый: урлашырга, зыян китерергә, дорфа, саран булырга,
рәхимсез булырга һ.б. .Без боларны барыбыз да беләбез. Менә шушы гади мисалдан
чыгып кына да, үзебезнең тәрбия кыйбласын, әхлак тәрбиясен дингә йөз тотып,
ышанып, балаларыбызны дин кануннары буенча тәрбияләсәк кенә, балаларыбыз чын
кеше булып җитешерләр һәм үзебез дә бәхетле киләчәккә насыйп булырбыз. Р. Фәхреддин
хезмәтләреннән файдаланып укыту тәрбия өлкәсендә зур уңышларга ирешергә ярдәм
итә. Минем шуны ассызыклыйсым килә.
Халыкара, милләтара һәм диннәр арасында татулык кеше шәхесенә,
аның үсеш дәрәҗәсенә, нинди карашта торуына, нинди сыйфатларга ия булуына,
нинди кыйммәтләргә өстенлек бирүенә бәйле. Икенче төрле әйткәндә, кешеләрнең
нинди тәрбия алуы, кайсы тирәлектә үсүе, нинди принципларга өстенлек бирүе дә
бу проблеманы уңышлы хәл итүгә йогынты ясый. Башка факторлар белән беррәттән,
милләтара һәм диннәр арасында татулык урнаштыруда мәктәп, укытучылар,
әти-әниләр йогынтысы, укыту һәм тәрбия бирү юнәлешләре дә зур әһәмияткә ия.
Мәктәпләрдә укытыла башлаган диннәр тарихы һәм дөньяви этика нигезләре
дәресләре дә шушы максатны күз алдында тотарга тиеш. Бу фәннәрне укыту
эчтәлеген билгеле бер алым, ысул, чаралар тәшкил итә. Эшне оештырганда, Җир
йөзендә таралган диннәр, аларга карата төрле халыкларда һәм милләтләрдә
формалашкан карашлар турында мәгълүмат бирү, төрле дин тотучылар арасында
татулык һәм түземлелек тәрбияләү таләп ителә. Шулай ук мәктәпләрдә диннәр
тарихы дәресләрен укытканда, соңгы елларда халыкның дингә омтылышын, әхлак
нормаларын кайтаруда аңа ышаныч белдерүен, ата-аналарның, укучыларның дини
йолаларны үтәүгә күбрәк тартылуын да искә алмый мөмкин түгел.
Дин әһелләре әзерләү белән дини уку
йортлары шөгыльләнә. Ә мәктәп эшчәнлегендә диннең урынын билгеләү, аңа
мөнәсәбәт формалаштыру, динне файдалану алымнарын билгеләү бурычы тора.
Без мәктәптә дингә кагылышлы эшләрне
башкарганда, түбәндәге кагыйдәләрне истә тотып эш итәбез:
1.Дин
кабул итү, аның кануннарын үтәүнең һәр шәхеснең вөҗдан ирегенә бәйле булуы.
2.Барлык
мөмкинлекләрне һәм чыганакларны файдаланып, диннәр тарихын өйрәнү, аларга хас
үзенчәлекләрне һәм аларның әһәмиятен күрсәтү.
3.Дин
тотучыга комачауламау, ярдәм итү. (Дин тоту укучыга тискәре йогынты ясамаска
тиеш.)
4.Дини
гореф-гадәтләрне тәрбия эшендә куллану.
5.Толерантлылык,
динара мөнәсәбәтләрдә ихтирамлылык, милләтләр бергәлеге таләпләренә тугры
булып, фән гыйлемнәрен дини мәдәният алымнары белән бергә алып бару.
Дәресләрдә диннәр тарихын гына түгел, ә
дини мәдәниятне дин, фән, моң, мәгърифәт белән тыгыз бәйләнештә алып барганда
гына без әхлакый яктан камил балалар тәрбияли алабыз.
Дин һәм фәннең үзара бәйлелеге, шулай ук
сүз, үгет-нәсихәт һәм бу мәсьәләне яхшы белүче, мәгърифәтле мөгаллим-укытучы –
төрле афәтләргә каршы көрәшүче төп көч. Вөҗдан – әхлак эчтәлегеннән торган дин,
акыл-әхлак эчтәлеген хасил иткән фән балаларга аңлатылса, алдыбызда хакыйкать
ачылыр. Россиядә меңнәрчә дин әһеле, галиме бар. Ни кызганыч, дин әһелләренең
күбесе – фәнне, галимнәрнең шактый өлеше динне белми.
Алда әйтелгәннәрне истә тотып, мин үз
эшемне, иң беренче чиратта, бу өлкәдә булган белемнәремне барлаудан һәм
яңаларын туплаудан башладым. Башлангыч класс укытучысы буларак, диннәрнең килеп
чыгу һәм яшәү тарихы миңа яхшы таныш. Һәр диннең нигезен ныклап өйрәнү өчен мин
диннәрнең төп китапларын укуны максат итеп алдым.
Диннәр тарихы дәресләрендә төрле дәрес
формалары: лекция, диспут, экскурсия, интервью-дәрес (укучылар биш минут эчендә
үзләрен кызыксындырган сораулар әзерли, укытучы сорауларга җаваплар бирә) һ.б.
кулланам.
Укучыларның белемнәрен ачыклау һәм ныгыту
өчен дә төрле эш формаларына мөрәҗәгать итәм. Тест, кроссвордлар чишү,
рефератлар һәм чыгышлар, төрле темаларга презентация проектлары әзерләү, тәрбия
сәгатьләрендә чыгышлар ясау – шуларның кайберләре.
Дәресләрем
үстерелешле, проблемалы һәм гамәли характерда үтә.
Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге
була алмый. Иҗади үсеш технологиясенең атасы,
психология фәннәре докторы, профессор Ә.З.Рәхимов әйткәнчә, хәзерге укытучы
алдында торган беренчел бурыч – укучыларга әхлак тәрбиясе бирү.
Мин балаларны маңгай күзе белән түгел, “күңел” күзе белән күрергә омтылам.
Укучы әйләнә-тирәдәгеләрнең шатлыкларына һәм хәсрәтләренә игътибарлы булырга,
,матурлыктан ләззәт алырга, ямьсезлектән йөз чөерергә өйрәнергә тиеш.
Фәнне
тагын да тирәнтен укыту, укучыларның фән белән кызыксынуларын арттыру өчен,
күптөрле алымнар кулланырга тырышам. Шул нисбәттән, дини чыганаклар белән
таныштырам, укучыларның тормыш тәҗрибәсен кулланам, мәктәптән тыш вакытларда
дин әһелләре белән очрашулар, гыйбадәтханәләргә сәяхәтләр оештырырга омтылам.
Анда катнашу-катнашмау һәр укучының үз эше, ягъни бу – шәхеснең вөҗдан
ирегендә.
Аллаһы Тәгалә, барлык милләтләргә,
кабилә-ыруларга тигез карашта булып, дус яшәргә, бер-беребезне өйрәнергә,
күршеләрнең яхшы гамәлләрен үзеңдә булдырырга кушкан. Без бик кечкенә планетада
яшибез, барыбыз да – Адәм балалары. Бу җирдә нинди тереклек бар, барысы да –
Аллаһы Тәгаләнең гаиләсе. Күлдә коенсаң, чишмәдән алып су эчсәң, аңа төкермисең
бит. Димәк, дин аша әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләнә.
Әхлакый тәрбияне һәр дәрестә, һәр тәрбия
чарасында алып баруның әһәмиятен танып, бу өлкәдә гаиләнең дә тоткан урынын
аерып күрсәтәсем килә. Һәр бала динле булып туа, ә ата-анасы аны я мөселман, я
яһүд, я христиан динен тотучы итеп тәрбияли. Шуңа күрә гаиләләр белән дә даими
эш алып бару зарур.
Алда әйтелгәннәрдән күренгәнчә, диннәр
тарихы дәресләре кешелек җәмгыятендәге әхлакый нигезләрнең әһәмиятле состав
өлеше булган халыкара, милләтара татулык һәм төрле дин тотучылар арасында
түземлелек, әхлаклылык кыйммәтләре тәрбияләүдә искиткеч зур әһәмияткә ия.
Бала – җанлы, тере рух, аны баетырга, анда инанулар булдырып,
тормышка, үзенең милләтенә мәхәббәт тәрбияләргә, олы тормыш дәрьясында лаеклы
урынын табарга ярдәм итү укытучының, тәрбияченең гаилә белән берлектә эшләнергә
тиешле олы хезмәте дип уйлыйм мин.Һәрбарчабызга олуг мәгърифәтчебез Риза
Фәхретдин хезмәтләре изге эш-гамәлебездә ярдәм итәр.
Уңышлар юлдаш булсын!.
Әзерләде: Шакирова Диләрә Галимҗан кызы,1нче квалификацион
категорияле башлангыч класслар укытучысы
class=WordSection2>
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.